ТОР 5 статей: Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы КАТЕГОРИИ:
|
КӨЗГЕ ЯҢГЫРГА КАДӘР 51 страница— Гали Гәрәевич та кандидатурасын куйды, нигә сез читтә калдыгыз? Исемлектә фамилиягез алда тора, диде! Шушы хәбәреннән соң профессор уйга калды. Ашыгычлык белән эш йөртергә өйрәнмәгән кешегә җиңел генә мәсьәләне хәл итеп ташлау авыр иде. Җитмәсә, икеләнәсең дә шул әле: лаеклымы син, түгелме? Ярар, лаек та, ди. Ә сайларлармы? Ансы да бар бит әле аның. Һәр ялтыраган алтын түгел дигән төсле, һәр чакырган җиргә мулла төсле йөгерергә Солтан кебек яшь чагы да түгел. Кисәргә ашыкканчы, ялгарга кирәк булачагын да уйларга ярый торгандыр? — Үзегез ничек соң? Нәрсә әйтәсез, дигәнем? Сабир Кәшфиевичның соравы урынлы иде, тик хәзергә җавабы булмаганга Наил Фатыйхович тынлыкны саклаудан узмады. Ныклы, әмма авыр карашын хезмәттәшенә юнәлтеп алды да, башын учы белән тотып, чәчләрен артка таба сыпырды. — Җавабы кайчанга кирәк инде? Сүзсезлек Сабир Кәшфиевичны борчуга салганлыктан гына шулай сорарга мәҗбүр булды. Ул менә хәзер үк документлар әзерләшүгә кичекми ябышачагын профессорга белдерергә теләде. Шунда гына Наил Фатыйхович аның соравына җавап бирүне кирәк тапты: — Бу хакта сүз дә чыкмады. Ризван Хафизович теләгемне дә белешеп тормады. Гариза язарга, документларны гына җыйнарга кушты. — Соң, булган инде бу, алайса,— дип, куанычын яшермичә, Сабир Кәшфиевич күтәрелеп куйгандай итте.— Димәк, мәсьәлә хәл ителгән. Ашыктырырга кирәк, ашыктырырга. Гали Гәрәевич, әнә, бар нәрсәгә дә алдан җитешә. Калышмаска иде, кичектерергә ярамый. Бүлекнең авторитеты мәсьәләсе дә бар бит әле. Ул хаклы иде. Соңгы көннәрдә матбугат та Татарстанда электән булган, әмма тоталитар система урнаштырылгач, Сталин вакытында ябылган Фәннәр Академиясен торгызу хакында шаулады. Инде, вакыты килеп, бу эшкә галимнәр ныклап алынды. Республиканың гыйльми потенциалы кат-кат тикшерелде. Төрле илләрдәге фәннәр академияләрдә күпме татар галиме хакыйкый әгъза икәнлегенә төгәл хисап ясалды. Алар, бергә җыелып, хәтта карар да чыгардылар һәм үз туган җирләрендә шушындый үзәкне булдыруны бик хуп күрделәр. Мәсьәлә дәүләт тарафыннан да уңай хәл ителде, бу исә зур сөенеч иде. Танылган галимнәр тарафыннан Татарстан Фәннәр Академиясе оешуы игълан ителгәч, аның системасына нигез салу буенча да зур эшләр башкарылды. Вакыты җитеп, аның эшчәнлегенә шулай ук танылган фән эшлеклеләрен тарту мәсьәләсен дә көн тәртибенә куйдылар. Дөрес, Наил Фатыйхович үзе дә бер ара шул академия турында хыялланып, бераз “кытыкланып алды”, әмма җанын тиз сүрелдерде, моны артык мәшәкать дип санау белән бергә, өметен кистерерлек сүзләр дә ишеттерделәр, шунлыктан бу шау-шулардан читтәрәк торудан башка чарасы калмады. Әмма, аңа да карамастан, менә ничек килеп чыкты бит әле: кандидатурасын академик дәрәҗәсенә куюны сорыйлар! Сабир Кәшфиевич — акыллы кеше. Үлчәп сөйләшә. Ул да аның бу биеклеккә күтәрелүен өнәгәч, Наил Фатыйховичның хыяллары нигезсез булмаганнар икән дияргә була. Ә менә Гали Гәрәевич кая үрелә инде? Гаризасын бирергә дә өлгергән. Димәк, Наил Фатыйхович та бәхетен сынамый кала алмый. — Килешергә кирәк, Наил Фатыйхович. Алар анда бу хакта уйланганнардыр инде. Сез дә академик булмасагыз, җыен юк-барлар кереп тулырга мөмкин. Бездә гел шулай, һәр мөмкинлекне карап кына торалар. Ишек ачылуга, хәзер шунда таба йөгерешә башлыйлар. Үз сәгатьләрен көтмиләр! Сабир Кәшфиевич бу сүзләренең дөреслеген раслау өчен дәлилләр дә китерергә әзер иде. Әмма сөйләшүнең башка юнәлешкә кереп китүе бар. Моны яхшы сизенгән Наил Фатыйхович, әңгәмәне озынга сузарга теләмичә: — Ярар, ашыкмыйк әле,— дип әйтеп куйды.— Уйларга кирәк, үлчәргә! — Әйе-әйе, уйларга кирәк, килешергә, һичшиксез килешергә!— дип шунда ук куәтләде аны Сабир Кәшфиевич. Аның соңгы вакытларда болай ук кистереп сөйләшкәне юк иде. Аңардан мондый сүзләрне ишеткәч, профессорга да җиңел булып китте. Әмма ул ашыгырга яратмый, акрынлык белән барып, бүтәннәрне, инде әллә кайчан җитешеп килгәннәрне узып та китә торган иде. Кайберәүләр, ашкын йөрәклеләр, аның болай салмаклавын яратып та бетермиләр, әмма эшенең ахыргы нәтиҗәсен күргәч, үзләренең ялгышканлыкларын танырга мәҗбүр булалар. Мондый вакыйгалар аның хәтерендә бик күп саклана. Әнә, Гали Гәрәевич, элекләрне ничек ярышып карады аның белән? Гали Гәрәевич, дигәннән, аның белән Наил Фатыйховичның бервакыт юллары кискен кисеште һәм араларында бик тә күңелсез бер вакыйга да килеп чыкты. Кайчакларда менә шул исенә төшә дә, профессорның эш дәрте бөтенләй сүнгәндәй була. Юк, хаксызга, гаять тә хаксызга рәнҗетте аны ул вакыт Гали Гәрәевич. Үзе генә түгел, артыннан бүтәннәрне дә тартты. Аңа “яшь” дип, “яңача фикерләүче” дип ничәләр ышаныч баглаган, сердәшенә әверелгән иделәр ул елларда. Акыл яшьтә түгел, башта икәнлеген оныткан иделәрме? Ә Наил Фатыйхович бер ялгызы торып калган иде. Хәтта Сабир Кәшфиевич та Гали Гәрәевич каршында коерык болгап йөри башлаган ул чакларны хәзер дә онытырлык түгел. Әмма... Шулай да бер-бер гадел булмаган сүз әйттеләрме Сабир Кәшфиевичка, әллә акылына килдеме — билгесез, ул Гали Гәрәевичның сердәшләреннән берсе булып китә алмады, профессор ягында кайтты. Сәбәбен Наил Фатыйхович сораштырып тормады. Аннары вакыты да андый түгел, башы башка хәсрәтләр белән каткан иде. Болар турында хәзер дә искә төшереп торырлык түгел, хәтерендә яңарттымы, җаны чымырдап, бавыры көя башлый. Һай, нахакка рәнҗетмәсәләр иде, ул вакытта сүздә генә түгел, чынлыкта да Гали Гәрәевичны гафу итәр иде Наил Фатыйхович. Менә тагын юллары кисешергә маташа. Хәзер ниләр булыр, белгән юк... Профессорның бер карарга тиз генә килмәячәген төшенгән Сабир Кәшфиевич үз бүлмәсенә чыгып китте. Ялгызы калганда “югалып” эшләргә ярата торган Наил Фатыйхович бүген дә уйларын тикшеренә торган гыйльми мәсьәләгә бәйле юнәлешкә кертеп җибәрә алмады, кәгазьләрен бер урыннан икенчесенә алып кую белән генә канәгатьләнергә мәҗбүр булды. Бүлмәсендә телефоны шалтыраганда ул инде аннан чыккан, күршедәге биолог дусты Хәй Сабирович янына дип кергән иде. Аны бу юлы да таба алмадылар.
Иртәннән Солтан Җәләевичны яңа эш урыны белән таныштырдылар. Музейның идән чүпрәгеннән алып иң затлы экспонатына кадәр аның карамагына һәм җаваплылыгына күчте. Канәгатьлек аның йөзенә елмаю белән бергә кушылып балкып чыкты. Моңа кадәр элекке эш урынындагы бүлектә бердән-бер телефонга да якын килергә курыккан кешенең хәзер борын төбендә заманына күрә иң яхшы, кнопкалы затлы аппарат иде. Нәрсә-нәрсә, әмма монысының да шулай булуы аңа олы шатлык түгелме? Кабинетына кереп утыруына, хәтерендә яхшы сакланган беренче номерны җыйды. Телефонны Сабир Кәшфиевич алды. Рәхәтләнеп сөйләштеләр. Элекке хезмәттәшенең күңеле шат иде, Солтан Җәләевичны яңа хезмәт урынында эшен башлап җибәрүе белән тәбрик итте, уңышлар теләде, үзләрен дә онытып бетермәскә, кергәләп йөрергә чакырды. — Һичшиксез, Сабир Кәшфиевич, әле бер түгел, мең тапкыр очрашырбыз. Сезнең ярдәмегездән башка гына булдыра алмам,— дип, Солтан Җәләевич аның салпы ягына салам кыстыргандай әйтте. Моның бары яхшы атлылану гына икәнлеген белгән Сабир Кәшфиевич исә бер дә алдатмады, рәхәтләнеп җәелеп көлде дә: — Без картларның фикере яшьләрнең күңеленә бик алай үтеп керерлек түгел шул. Үзегез дә белеп эшлисез,— диде. Бу сүзләр исә Солтан Җәләевичка борынын шактый югарыга чөеп җибәрү мөмкинлеген бирделәр. Ул үзенең кемлеге белән чиксез горурланып алды, әмма хәйләкәр генә әйтеп тә куйды: — Анысы бәлки шулайдыр да... Тагын да аның, ни, дигәнем... Сезнең кебек дөнья күргән кешеләрнең ярдәменнән башка гына мондый җаваплы хезмәтләрне, бурычларны башкару-үтәү авырга киләчәк. Дөньяны белүдә, кешеләрне тануда тәҗрибәм җитенкерәми. Сүзләрен ул мөмкин кадәр чын күңелдән әйтергә тырышты, әмма, асылда, үзе хакында башкача фикердә иде: дөньяны да бик яхшы белә, кешеләрне дә җиңел таный! Моңа кадәр ялгышканы бар идеме? — Үзегезгә тәнкыйди карый алу яхшы, анысы,— диде Сабир Кәшфиевич, Солтан Җәләевичның мин-минлеген бу юлы игътибарсыз гына уздырып җибәреп һәм әйткән сүзләреннән итагать төсмерләрен табуына куанып. Йомышы чыкса, шалтыратырга кабаттан рөхсәтен бирде, ярдәм итәчәгенә дә ышандырды. Аннары:— Наил Фатыйховичмы? Ул әле үзендә юк икән. Эшләре тыгыздыр. Ярый, күренсә, сәламегезне һичшиксез тапшырырмын. Үзегез дә шалтыратырсыз әле,— дип белдерде. Шуның белән сүзләре тәмамланды. Сабир Кәшфиевич белән чагыштырганда Солтан Җәләевич бик тә “яшел” иде. Мин-минлеге һәм остазының хәерхаһлы һәрдаим ярдәме булмаса, хисапка кертеп санарлык әллә нәрсәсе юк аның. Шулай да үзеннән, әгәр дә аны тагын берәр дистә ел фән диңгезенең төбендәрәк калдырсаң, яхшы гына галим кисәге чыгарга мөмкин иде. Ашыгалар яшьләр, ашыгалар. Болай сабырлыкларын җуйсалар, янулары да бар. Өлкәннәрнең саклавына, киңәшенә мохтаҗ алар. Ярый да Солтан Җәләевич шуны чын күңеленнән аңлап, юри, сүз өчен генә әйтмәгән булса? Кемлеген алдагы тормыш күрсәтер әле. Солтанга эш кабинетың яктылыгы һәм иркенлеге дә ошады. Олы тәрәзәләрдән кышның сүрән кояшы туры карый, күзен чагылдыра, күңеленә шатлык өсти иде. Кабинетындагы затлы келәм җәелгән паркет идән, оста куллар тарафыннан эшләнелгән диван һәм кресло-урындыклар, һәртөрле җиһазлар аның акылын били бардылар. Аларга күз йөртеп чыкканнан соң ул: — Рәхмәт Раббым Аллаһы тәгалә, дөньялыкта мондый җәннәт урыннарың да барлыгын күрсәттең, аны безгә дә насыйп иттең!— дип, куаныч белән йөзен сыпырды. Әлегә аңа рәхәт, авырлыклар алда саклап торганлыгын белми һәм уйларга да теләми иде. Сабир Кәшфиевич белән сөйләшкәч, шкафлар һәм өстәл тартмалары тулы документларны актарырга, өйрәнергә тотынды. Берсен ачып карады, икенчесен. Алардан үлгән коммунистик режимның иске исе аңкып тора иде. Комитет карарлары, җыелыш беркетмәләре, төрле исемлекләр, югарыдан төшерелгән күрсәтмәләр — боларның берсе дә Солтанны кызыксындырмады. Аларны төпләнмәләре белән бергә үзенчә чүплеккә чыгара барды. Ниндидер бер кечкенә һәм әһәмиятсез партия ячейкасының эшен сөйли торган ул язмаларның һичбер тарихи, мәдәни, хәтта сәяси әһәмиятләре юк иде. Бер кәгазьдән шакшы һәм мәгънәсез интрига белән бәйле күрсәтмәләр укыды, икенче һәм өченчеләрендә партия взносларына бәйле хәбәрләр булып чыкты. Җитмәсә төпләнгән һәм таралып ятучы ул докуметлар артык күп иделәр. Ташып кына бетерерлек түгел. Хәтта чүп савыты да тулып, кәгазь өеме өстәлгәннән-өстәлә барды. Вакыт-вакыт Солтан Җәләевич, шушы эшеннән тукталып, кайбер беркетмәләргә күз дә салгалавын дәвам иттерде. Әмма арадан тарихка калдырырлык һичнәрсә таба алмады. Ашыгычлык белән генә язылганнармы, әллә формаль рәвештә генә тутырылганнармы, белмәссең. Бәлки караламалар гынадыр? Бер кәгазьдәге язуны икенчесе кабатлый, теге яки бу “бик мөһим” вакыйга алдыннан оештырылган коммунистик шау-шуны хуплау сүзләре тутырылган андый беркетмәләрнең хәзер инде һичбер әһәмияте юк иде. Боларның һәммәсен бер сүз ярдәмендә сөйләп бирергә мөмкин: “Яшәсен совет халкының авангарды— коммунистлар партиясе!” Әйе, алар мәңгегә дип килгән булганнар икән. Әмма гомерләренең бик аз калганлыгын шушы лозунгларны кычкырган җирләреннән искәрергә өлгермәгәннәр. Ә бәлки киредән кайтырлар? Дөнья ул — куласа дип юкка гына әйткәнме борынгылар? Әйләнә дә бер баса... Моны шулай булыр дип күз алдына китерү түгел, уйлавы да куркыныч иде. Солтан да агарынып китте. Чыннан да дөньяның куласасы, әйләнеп килеп, аны да сытып үтсә, болар өчен җавап бирәчәк түгелме соң? Чүпкә чыгарган беркетмәләрне һәм документларны, киредән кулына күтәреп, ачып-ачып укырга һәм урыннарына куярга башлаган иде, тагын тыелды. Нәрсәгә кирәк соң болар? Кайсы тарихлар аларга таянып хакыйкатьне ача алырлар икән? Юк, мондый чүп-чарның кешелеккә файдасы күренми, әһәмияте дә булыр сыман түгел. Элеккеге иптәш, монда эшләгән музей директоры коммунистик ячейканың да җитәкчесе вазифасын башкарган. Ул да бу документларын ташлап калдырган. Солтан катгый карарга килде: ул язма һәм төпләнмәләрне кочагына күтәреп алды да ишектән чыгып китте. Аның болай мәш килүе гаҗәп иде. “Юк-юк, кая, үзебез”,— дип ярдәмгә ашыккан музей хезмәткәрләренә игътибар да итеп тормастан, ишек алдына таба атлады һәм ул кәгазьләрне чүп контейнерына томырды. Гүяки Солтан түгел, тарих үзе шул ялган һәм ялганчы кәгазьләрне шушы рәвешле чыгарып ыргытты. Артык әйберләрдән киштәлекләрне бушата торгач, шактый вакытлар үтеп китте. Кышның кызгылт кояшы, шәһәрнең биек йортлары арасына кысыла-кысыла диярлек, баюга якыная барды. Ничәнче көн әүварә килеп, үзенең фәнни язмаларын кулына алмаган Солтан бүген дә алар эченә чума алмады. Иртәгәгә калдырды. Әмма алардан аерыла баруын сизенмичә, алга таба бүтән төрле эшләр һәм борчулар белән гомере үтеп китәргә мөмкин икәнлеген ул әлегә башына да кертеп карамады. Инде кайтып китәргә генә җыенганда телефоны шалтырады. Людмила Борисовна икән. Иртәгә тугызга ук Берләшмәгә килеп җитәргә тиешлеген белдерде. Киңәшмә буласы икән. Мөдир икәнсең, андый гына җирләргә бармый калу мөмкин түгел. Бу синең вазифаң. Хуҗаларның эше көн дә утырышлардан башланып китә, диләр. Шулайдыр инде. Кичә генә фәннән килгән Солтан Җәләевич бүген әлегә кабинеты, урындыгы, өстәле белән генә танышты. Иртәгәдән аны яңа төрле дөнья, яңа юнәлешле эш көтә иде. Солтанны Берләшмәнең коллективы белән таныштырдылар һәм кемлеген кадрларны исәпкә алу кәгазеннән укып чыктылар. Партия сафларында тормаганлыгына, дәүләт тарафыннан һичбер тапкыр да бүләкләнмәвенә һәм чит илләргә чыкканлыгы булмавына аерым басым ясалды. Аның каравы фәнни эше һәм язмаларының исемлеге белән мактана ала иде ул. Әмма боларына әллә ни әһәмият бирелеп тормадылар. Басылып чыккан монографиясе генә искә алынды. Шулай да “генеральный”, аны зурлагандай итеп: — Менә, җәмәгать, безгә соңгы вакытларда нинди кадрлар килә,— диде. Әлегә кемнең ничек сөйләшүен белеп бетермәгән Солтан бу сүзләрнең төсмереннән мактау билгеләре тапса да, асылда алар көлүгә һәм мыскыллауга корылган иделәр. Өлкә Комитетында кайчандыр җаваплы инструктор булып эшләгән бүгенге “генеральный” административ идарә өлкәсендә үзен гаҗәеп дәрәҗәдә җитлеккән кешеләрдән саный иде. Мондыйларны тормышта таный башлар өчен Солтанга шактый күп гаҗизләнергә туры киләчәк әле. Бер көндә генә бөтенесен дә аңлап бетерү мөмкинме соң? Белеп-күреп калу да таманга килә әле ул күп вакытта. Берләшмә утырышына куелган мәсьәләләрнең төше һәм аерым әһәмияте юк иде. Боларын Солтан Җәләевич киңәшмәнең беренче өлешендә үк сизенеп алды. Шунда аңа нигәдер тынчу һәм авыр булып китте. Үзен нәрсәнедер аңламауда гаепләргә маташып карады, әмма күңеле һәм табигый тойгылары моның белән килешмәде. Аннан ул, бар игътибарын җыеп, һәр сүзне колагына элеп барырга тырышты. Юкка. Буш сүзләрдән әвәләнгән киңәшмә “боткасы”ның тәмен “яшә иптәш”нең акылы ошатмады. Бу утырышлары киңәшмә түгел, бәлки кичә генә фәннән килеп кергән һәм төгәл фикерләргә өйрәнгән Солтан Җәләевич өчен бер газап урынына әверелде. Шунысы гаҗәп, Берләшмәдә мондый җыелышлар көн дә кабатлана тордылар. Алар гүяки Солтанның гыйльми мәсьәләләр белән тулы акылын бушату, аңардан чиновник әвәләү өчен махсус оештыралар сыман иде. Берләшмәдә чишелмәгән проблемаларның чиктән ашканлыгына карамастан, һаман да юкны бушка аудару белән шөгыльләнүгә корылган эш стиле мондагы җитәкчелеккә ошый идеме, әллә ни чарадан бичарага әверелгән хезмәткәрләргә бүтән чара юк идеме — Солтан бу кадәресен аңлап бетермәде. Затлы кабинетында баш күтәрмичә эшлисе урынга, ул хәзер һаман да коры сүз боткасын чәйнәүчеләрнең һәр ярмадан тәм табарга омтылуына биһуш булырга тиеш иде. Әмма көннәрнең берендә хәрәкәткә күчәргә мәҗбүрлектән: — Бетәме инде бу утырышлар?— дип аваз салды. Аның түземен сынарга җыенганнар идеме, әллә сүзләрен үлчәмәкчеләрме — һәркем колагын торгызды. Әмма астыртын эш итеп, игътибар бирмәгәндәй кыландылар. Шулай да ярап куйды... Көннең-көненә диярлек Солтан Җәләевичның ярты гомере Берләшмәдәге шушы мәгънәсез утырышларда катнашу белән узса, моннан соң, киңәшмәләр бераз азаеп, вакыты Әдәби музейга бирелә торган булып китте. Киңәшмәләрдән башкасына әлегә ул риза калды. Шулай кирәктер инде дигән фикергә үзен буйсындырып, алга таба мөмкин кадәр сабыр итәргә тырышты. Бәлки бу стильдәге утырышлар вакытлы күренеш булганнардыр? Мөдирлек арбасының әлегә җиңел генә тәгәрәп баруына шатланса да, тиздән аның ташка килеп орыласын уйлап та бирмәгән һәм күз алдына да китермәгән Солтан Җәләевичка, вакыт табып, яңа эшкә күчүенең беренче ае узып барганда түрә Барун Бариевич шалтыратты: — Исәнмесез, яшь иптәш!— диде ул, көр һәм ныклы тавыш белән. Әлегә борчылырлык нәрсә юклыктан, Һарун Бариевичның бу сүзләрен шатланып кабул итте Солтан. Аны-моны сөйләшкәләгәч, түрәнең: — Министрның үзе белән дә таныштырырга уйлаган идек... Иртәрәк вакытта, иртәнге якта килеп чыгыгыз әле,— дигән тәкъдимен ишетү үзе бер куанычка әверелде. Солтан Җәләевич, моны иртәгәгә калдырмыйча, бүген үк министр каршысына йөгереп барырга әзер иде, аңа ашыкмаска, итагать сакларга туры килде. Әмма Һарун Бариевичның сүзләре болар белән генә бетмәгән икән: — Музейда эшли башлавыгызга бер ай булып килә түгелме әле, яшь иптәш?— диде ул, канәгатьсез генә. Ул хаклы иде. Чит илләрдә, ерак сәфәрдә йөргән министр белән моңа кадәр танышып өлгермәве өчен Солтан гаепле түгел дә түгелен... Әмма бу уе бары тик үз йөрәген генә яндырып үтте. Бер ай узып та киткән икән. Ә министрлыкка юри генә дә кереп чыкмады. Алай ярамый бит инде ул. Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:
|