Главная

Популярная публикация

Научная публикация

Случайная публикация

Обратная связь

ТОР 5 статей:

Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия

Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века

Ценовые и неценовые факторы

Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка

Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы

КАТЕГОРИИ:






Тема: Тел белемендә психологик юнәлеш.




Тел белемендәге психологик юнәлеш (лингвистик психологизм) - телне психологик халәтнең феномены һәм кеше яки халыкның эшчәнлеге итеп караган мәктәп яки аерым концепцияләр агымы. Тарихи лингвистиканың төрле периодларында психологик юнәлеш вәкилләре аның аңлатмасын, предметын һәм бурыч-вазифасын төрлечә аңлатканнар. Психологик табигый телгә кагылышлы карашлар үзгәргән. Шуңа күрә психологик юнәлеш, мәктәп һәм концепияләрнең бердәм яклары: 1) тел белеменең логик һәм формаль мәктәпләрнең уртак оппозицияләре; 2) психологияне методологик база итеп карау; 3) телне реаль куллануга юнәлтү турында әйтеп була.

Психологик юнәлеш 19 гасырның 50 нче елларында В. фон Гумбольд фәлсәфәсе йогынтысында барлыкка килә.

Чагыштырма-тарихи тел белеменең психологик юнәлешенә нигез салучы булып немец галиме Хейман Штейнталь (1823-1899) тора. Үз эшләрендә ул Гумбольдт фикеренә, идеяләренә таянган. Үз карашларын Штейнталь “Грамматика, логика и психология, их концепции и взаимоотношеня”, “Введение в психологию и в языкознание”, “Классификация языков как развитие языковой идеи” һ.б. хезмәтләрендә күрсәтә. Аның эшләренең йогынтысын Потебня, Пауль, Бодуэна Куртенэ, Ф. де Соссюр һ.б. күрергә мөмкин. Сөйләм эшчәнлегенң социаль характерын Бодуэн дэ Куртенэ һәм де Соссюр ассызыклый. Шул ук концецияләрдә индивидуаль-лексик һәм социаль-грамматик, ассоциатив бәйләнешләрнең аермалары искәртелә.

Үзенең хезмәтләрендә Штейнталь тел белеменең гомумтеоретик проблемаларын күзәткән: халык рухы һәм тел мөнәсәбәтләре, индивид – халык – тел, тел системалылыгы һ.б. ул телнең ничек барлыкка килгән дигән сорауга җавап табарга тырыша, фикерләү һәм тел мөнәсәбәте турында сөйли, һәм ул логик-грамматик карашка каршы чыга. Штейнталь фикеренчә, берничә төр фикерләү бар, һәркемнең үз логикасы, һәм тел бик тә үзенчәлекле фикерләү тибы, ул үз законнары буенча үсеш ала. Тел һәм тел фикерләве бердәм булганга күрә, тел белеме тел аңы белән генә эш итә һәм аны күзәткәндә логикага түгел, ә психологиягә таянырга тиеш. Чөнки тел сөйләме (речь) – рухи эшчәнлек, тел белеме психологик фәннәр санына керә. Лингвист нәрсә турында гына язмасын, ул “психология чигендә” булырга тиеш. Штейнталь индивидуаль психология һәм этнопсихологияне аера, соңгысы холыкларны, җыр җырлау, традицияләр, халык легендаларны өйрәнергә тиеш, чөнки алар халык психологиясен, халык рухын чагылдыра. Халык рухының төп бимеше – тел. Тел белеме – халык психологиясенә иң яхшы кереш. Штейнталь “Этническая психология и языкознание” журналына нигез сала, ләкин ул этнопсихологияне аерым фән итеп аерып чыгара алмады. Үзәк урынны Ш. этнопсихологиясендә халык рухы турында өйрәтмә ята, ләкин аны күзәтү мөмкин түгел. Штейнталь телнең килеп чыгышында материаль җитештерү һәм һөнәр роль уйнамый. XX – XXI гасырларда ул куйган проблемаларны этнолингвистика һәм коллектив психология чишә. Штейнтель телнең ничек барлыкка килүенә сорау эзли һәм телнең килеп чыгышы белән аның асылы арасында тигез билге куя (бертигез). Ул телнең чыганагы үзаң дип уйлый. Штейнтель Гумбольдның “эчке форма” дигән төшенчәсен тирәнәйтәсе килә. Ш. буенча эчке форма үз эченә 3 этап ала: 1) бик борынгы, сүзләр юк, аваз ияртемнәре генә; 2) эчке тел формалары белән беррәттән бара; 3) тарихи, аваз һәм мәгънә кушылалар, эчке форма аңнан юкка чыга. Штейнталь теорияләре реаль тел фактлары белән үзара килешеп бетми һәм коры фикерләүгә корылган (абстракт) характер йөртә.

Вильгель Вундт – врач, галим, психолог лингвистика белән бары тик телнең белем чыганагы булганга гына шөгелләнә башлый. “История языка и психология языка” хезмәтендә ул телнең һәм психологиянең үзәге булып “тел фактларыннан психологик белемнәрне чыгару” ятырга тиеш ди. Вундт Штейнтальнең халык психологиясе турындагы идеясен үстерә. 1900 елда Лейпцигта аның “Психология народов, исследование законов языка, мифов и обычаев” дип аталган күптомлык хезмәте чыга. Вундт яңа фән алдындагы кебек халык психологиясе алдында түбәндәге вазифалар куя: 1) кушылган фәннәрдән халык психологиясен аера; 2) индивидуальлек белән көрәшә. “Халык психологиясен” яклап, Вундт, индивидуум халык эшчәнлегендә катнашый һәм төпләнгән төбәкнең алгарышыннан бәйсез түгел. Шуңа күрә аның эшчәнлеге борынгы кешеләргә юнәйтелгән иде. Ләкин аның эшендә җитешмәүләр дә бар: ул кешелек җәмгыятенең формалашуында телнең, хезмәтнең ролен бөтенләй читкә кага, психик рольне күтәрә, арттыра. Халык психологиясенең предметы итеп ул тел, миф, гадәт (йола) дип ала. Ләкин барлыкка килү турындагы уйланулары эксперименталь психологиягә генә таяна һәм бәхәсле булып күренә. Вундт уйлавынча барлык психик процесслар физик хәрәкәт белән бәйле. Борынгы кешеләрнең беренче сөйләшү-аралашулары коралы итеп (кул) хәрәкәтләре (жест) булуы очраклы түгел. Вундт уйлавынча хәрәкәтләр 1) күрсәтүче һәм 2) иярү, охшату, кабатлаучы. Ишарә (жест) теленең үз синтаксисы, үз җөмләсе (кыска), үз диалекты бар, ул аны универсаль ди. Ул, ишарә беренче язуга да йогынты ясый, ди. Аның уйлавынча, гадәти сөйләм – ул шулай ук ишарә теле (тавышлы). “Психологии народов” хезмәтенең икенче томында Вундт синтаксисны психологик караштан күзәтә. Ул җөмләне күзгә китереп түгел, ә аңда барлыкка килгән психик комплексның таралуы итеп күрә, аңлый. Вундт сүз төркемнәрнең җөмлә кисәкләреннән(член предлоения) барлыкка килүе белән бәйли. Вундт төрле интонацияләргә игътибарын юнәлтә, чөнки һәрбер җөмлә интонация белән әйтелә. Вундт XIX гасырда үзенең психологик мәктәбен барлыкка китерә, нигезли. Ул телдә психологик күренеш күрә һәм идеалистик позицияда тора.

Гумбольдның төп постулатына тугры калып, психологик юнәлеш телне динамик һәм һаман саен үсә торган итеп карыйлар. Психологик юнәлеш вәкилләре телнең сөйләм актларына, эчке төзелешенә, сүзнең һәм җөмләнең мәгънәсенә игътибар юнәлтә. Чын сөйләмне күзәтү, алар уйлавынча, телнең барлыкка килүен һәм асылын аңларга мөмкинлек бирә. Потебня әйткәнчә без “постоянное повторение акта” (актның һаман саен кабатлануын) күрәбез. Сөйләшүчеләрнең психологиясе ягыннан карап, П.ю. телнең һәм фикерләүнең (мышление) тыгыз бәйләнешен ассызыклаганнар. Штейнталь тел ул фикерләүнең үзе дип әйтә. Ләкин предметлы фикерләүнедән аермалы буларак, телле фикерләү телнең эчке формасына басым ясый.

П.ю. вәкилләре “эчке форма” төшенчәсенә зур мәгънә, игътибар биреп, аны тел тарихына да кулланалар. Штейнталь элек телнең эчке формасы байрак булган дип әйтә, тора-бара ул аны югалта. П.ю. вәкилләре өчен эчке форма сүзнең килеп чыгуы нәтиҗәсе. Аңа алар зур игътибар юнәлтә. Бу прцессларны психологик аңлату өчен, алар психологиянең ассимиляция, ассоциация, апперцепция психология законнарын китерәләр.

Рус мәктәбе П.ю. немец мәктәбеннән аерыла. Шулай итеп Потебня грамматиканың специфик сыйфатын, аның формаль ягын ассызыклый. Штейнталь һәм Вундт телнең психологик ягына, әлеге дә баягы психологиядә иң элек телне күзәтмәкче була, ә телнең психологиясен түгел. П.ю. вәкилләре психологик факторларның роленә зур (артык зур) игътибар бирәләр.

20 нче г. 1нче яртысында лингвистик психология урынына социологик һәм формаль юнәлешләр, беренче чиратта структур лингвистика, килә. Ләкин телгә психологик яктан килү традицияләре югалмады: яңа идеяләр нәтиҗәсендә психологиядә кебек үк фәлсәфәдә, тел белемендә төрле илләрдә психологик принципка юнәлгән аерым концепцияләр барлыкка килә. Шулай итеп 20нче г. Башыында А. Марти психологик башлангычка нигезләнгән универсаль грамматика теориясен тудыра. Аның уйлавынча, бөтен телләр дә бертөрле психологик эчтәлек белдерә һәм бер үк нигездән төзелгән. Чөнки бөтен кеше дә, нинди телдә сөйләшүенә карамастан, уртак психофизик якка ия. Мартин уйлавынча, лингвистиканың төп бурычы психик функцияләрнең дөрес анализлавында һәм эчтәлегендә ята. Мартин биргән автосемантия (тел компонентлары тулы булу) һәм синсемантия (аларның семантик тулы булмавы) күренешен чикләү әле дә үз мәгънәсен югалтмаган.

 

Востоков Александр Христофорович (1781-1864) - танылган рус филологы, шагыйрь һәм тәрҗемәче - 1781 елның 16 (27) мартында Эзель утравындагы (хәзерге Эстония, Сааремаа) Аренсбургта (Курессаар) дөньяга килә. Тумышы белән алманлы Александр (чын исеме – Александр-Вольдемар) остзей бароны Х. И. Остен-Сакенның никахтан тыш туган баласы була. Тугач та аңа уйлап чыгарылган Остенек дигән фамилия бирәләр.

Җиде яшенә кадәр малай алман телендә генә сөйләшә, ә 1788 елда, әтисе аны Петербургка җибәргәч, Шляхет кадетлар корпусында француз теленә өйрәнә, бу вакытта рус телен инде ул үзенең туган теле итеп саный, аерым бер кызыксыну белән гарнизон сержанты Савелийның әкиятләрен тыңлый. Кадетлар корпусында Александр тулысынча руслаша, хәтта 13 яшеннән яза башлаган шигырьләре дә алман теленә караганда, рус телендә яхшырак килеп чыга. Аның таланты зур була, ләкин тотлыгуы комачаулый. Моны күздә тотып аны 1794 елда сәнгать академиясенә күчерәләр, монда ул француз телен камилләштерә. Биредә Александр булачак беренче рус палеографы А. И. Ермолаев белән таныша.

1801 елның октябрендә “Нәзәкатьлелекне яратучылар җәмгыятенә” ("Общество любителей изящного") аяк баса. Тиздән әлеге җәгыять “Словесность, фәннәр һәм сәнгатьне яратучыларның ирекле җәмгыяте” ("Вольное общество любителей словесности, наук и художеств")исемен ала. Аның әгъзалары: И. Б. Борн, В. В. Попугаев, В. И. Красовский, В. В. Дмитриев, М. К. Михайлов, И. П. Пнин, Г. П. Каменев, А. Е. Измайлов, Д. И. Языков, А. Н. Радищевның улары – Николай һәм Василий, соңрак К. Н. Батюшков, С. С. Бобров; аларга шулай ук Н. И. Гнедич та якын торган. Яшьләр шигырьләр язганнар, әдәби осталыкның проблемалары, шигырь язу теорияләре һәм эстетика хакында фикер алышканнар. Җәмгыятьтә А. Остенек иң авторитетлы шагыйрьләрдән саналган, 1802 елның 1 маеннан алып 1805 елның 18 мартына кадәр ул җәмгыятьнең сәркатибе вазыйфаларын башкарган, ә 1807-1826 елларда казначей булган. Н. И. Греч сүзләре буенча: “Егерме елдан артык ул җәмгыятьнең әгъзасы була, бу вакыт аралыгында 2-3 тапкыр утырышны калдыра, алары да көчле авыру аркасында. Һәрвакыт беренче булып килә һәм соңгы булып кайтып китә. Һәрбер кеше аңа ышанып һәм хөрмәт белән карый иде”.

Аны шигырь теориясе дә кызыксындыра: соңрак А. Остенек шигырь язу турында рус телендә беренче китап язачак, әлеге китап А. Пушкин тарафыннан югары бәйяләнәчәк. 1801 елда аның беренче әдәби һәм фәнни хезмәтләре “Словесность, фәннәр һәм сәнгатьне яратучыларның ирекле җәмгыяте” журналларында барлыкка килә, ә 1802 елда Остенек Академияне тәмамлый, ләкин биредә пансионер буларак тагын өч елга кала, ләкин аны сәнгать бер дә кызыксындырмый. 1803 елда ул сәнгать Академиясе китапханәсендә китапханәче булып эшли башлый, ләкин монда юк-бар белән шогыльләнергә мәҗбүр булганлыктан, бу эшенә артык игътибар бирми; соңрак Гиральдиядә законнар төзи торган комиссиядә тәрҗемәче булып хезмәт итә, ләкин аның күңеле һәрвакыт фәнгә тарта. А. Н. Оленин киңәше буенча, үзенең шигырьләрен алман теленнән калькалаштырган Востоков фамилиясе белән атый. Шул ук вакытта ул славян телләрен һәм борынгы славян язма истәлекләрен өйрәнә башлый, бу өлкәдә “Славян теленең борынгы язма истәлекләргә карап төзелгән грамматикасына кереш сүз буларак хезмәт иткән әлеге тел хакында уйланулар” ("Рассуждение о славянском языке, служащее введением к Грамматике сего языка, составляемой по древнейшим оного письменным памятникам") (1820) исемле хезмәт бастырып чыгарырлык зур дәрәҗәдәге камиллеккә ирешә. Бу хезмәттә чиркәү славян теленең рус теле белән бәйләнеше билгеләнә, славян телләре тарихында өч чор аерып чыгарыла. Востоков беренче тапкыр иске славян телендә борын сузыклары барлыгын сурәтли, «ъ» һәм «ь» билгеләренең славян кулъязмаларында сузык авазларны белдергәннәрен исбатлый. Шулай ук ул славян телләренең үзара якынлыгын дәлилли, чиркәү славян теле истәлекләренең хронологик урынын күрсәтә, аның борынгы рус теленнән аермалыкларын билгели, борын һәм саңгырау сузык авазларының әһәмиятен, киң сузык авазларның тел арты авазларыннан соң кулланылуын, польшалылар телендә борын сузыкларының булуын күрсәтә, сыйфатларда кушымчаларның барлыкка килүен аңлата, чиркәү славян телендә деепричастиеларның булмавын, супинаның булуын ачыклый. Әлеге төшенчәне ул “достигательное наклонение” дип атый. Әлеге нәтиҗәләр русларны гына түгел, ә бөтен Европа галимнәрен дә таң калдыралар.

Бу хезмәт, 1816-1819 елларда басылган Ф. Бопп, Р. Раск һәм Я. Гримм хезмәтләре белән бер үк вакытта дөнья күрә һәм А. Х. Востоковны чагыштырма-тарихи тел белеменә нигез салучылар белән бер рәткә куя һәм славян телләре тарихын фәнни юнәлештә өйрәнүне башлап җибәрә. Филологлар аның турында: “Востоков – славян филологиясен уйлап чынаручы,” - диләр. Буш вакытларында ул рус теленең этимологиясе белән шөгыльләнгән, “Этимологик сүзъязылышы” ("Этимологическое словорасписание") дип аталган зур хезмәт язган. Биредә “эзлекле рәвештә сүзләрнең барлыкка килүен һәм бер телдән икенче телгә күчүен” ачыклап барган.

Эшчәнлегенең башлангыч чорында Востоков шигырьләр язган: “Лирик тәҗрибәләр һәм шигырьләр рәвешендә язылган башка иншалар”("Опыты лирические и другие мелкие сочинения в стихах", 1805-1806). Җыентыкта 57 шигырь, 2 поэма. Алар сәнгатилек ягыннан йомшак булалар, ләкин мәгънәлелекләрен югалтмаганнар, классик поэзиядэ кулланылган метрика белән язу аның тарафыннан уңышсыз килеп чыга. “Рус телендә шигырь язу тәҗрибәсе ” ("Опыте о русском стихосложении") хезмәтендә Востоков беренче тапкыр рус халык шигыренең үлчәмнәрен билгели. Бу рус теленең тоник шигырь язу системасын фәнни эзләнү рәвешендә өйрәнгән беренче хезмәтләрнең берсе. Аны Пушкин да югары бәяләгән. Аларның аралашулары төрле утырышларда булган.

1810 елга Востоков “Русская правда”, “Поучение Владимира Мономаха”, "Летопись Нестора", "Слово о полку Игореве", "Сборник Святослава 1076 года" кебек борынгы рус әдәбияты истәлекләре белән якыннан таныш була. Шул ук 1810 елда ул Шлецерның иске славян теле хакындагы уйлануларына Добровский тарафыннан язылган искәрмәләрне тәрҗемә итеп, аны Словесностьны яратучылар җәмгыятендә укый һәм үзенең искәрмәләре белән дә тулыландыра.

1815 елда Востоков Император халык библиотекасына (Императорская Публичная библиотека) язмаларны саклаучы А. И. Ермолаевның ярдәмчесе булып эшкә керә. Бу урынны ул 4 ел буе көткән була һәм эшкә урнашу белән үзен борынгы славян язма истәлекләрен, славян телләренең грамматикасын, (беренче чиратта рус телен) өйрәнүгә багышлый. 1824 елда эшеннән китә һәм граф Н. П. Румянцев җыентыкларыннан язмаларны сурәтләп, аңлатып язу эшенә керешә. 1828 елда Востоков “Манускриптлар Депо”сының саклаучысы итеп билгеләнә. 1831 елдан ул Румянцев музееның өлкән китапханәчесе вазыйфаларын да үти. Әлеге эш урыны аңа кулъязма истәлекләр белән якыннан танышырга мөмкинлек була. Востоков монда славян кулъязмаларының каталогын төзи һәм аларны сурәтли, бу эш ун елга сузыла. “Румянцев музеумының рус һәм славян кулъязмаларының тасвирламасы” (“Описание русских и славянских рукописей Румянцевского музеума") (1842) үзендә 473 истәлекнең палеографик, археологик, әдәби сурәтләүләрен туплый. Шушы хезмәттән соң гына борынгы рус әдәбиятын һәм рус борынгылыкларын өйрәнергә мөмкинлек туа. Востоков кулъязмаларның исемен, форматын, бит санын, материалның характерын, язылу датасын (хәрефләрнең формасыннан, язылышыннан чыгып билгели), эчтәлеген тасвирлап яза.

Моннан тыш, Востоков Киев митрополиты Евгений һәм Несторов елъязмасының Лаврентьев исемлеге кулъязмаларын (рукописи Киевского митрополита Евгения и Лаврентьевского списка Несторовой летописи) тасвирлау белән дә шогыльләнгән. 1827 елда аның “Фрейзинген кулъязмаларыннан өч мәкаләгә грамматик аңлатмалар” ("Грамматические объяснения на три статьи фрейзингенской рукописи") ("Собрание славянских памятников, находящихся вне России") исемле мәкаләсе басыла.

1827-1831 еллар аралыгында Востоков рус теле дәреслеге өстендә эшли. Грамматиканы өйрәнүгә ул нигез итеп сөйләмә телне ала. 1831 елга галим өйрәнү өчен рус теленең ике грамматикасын чыгара: “Түбән уку йортларырында куллану өчен кыскартылган рус грамматикасы” ("Сокращенная русская грамматика для употребления в низших учебных заведениях") - 16 тапкыр басыла, “кыскартылган грамматика нигезендә тулыландырып эшләнгән Александр Востоковның рус грамматикасы” ("Русская грамматика Александра Востокова, по начертанию его же сокращенной грамматики полнее изложенная") - шулай ук күп тапкырлар басыла. Ул беренчеләрдән булып рус телендә бары тик бер санда гына кулланыла торган сүзләрне (ходьба, сани) һәм гомуми родтагы исемнәрне (староста) аерып чыгара. Грамматиканың тулылындырылган варианты Демидов премиясенә лаек була.

Китапханәдә яхшы эшчәнлеге өчен Востоковны Тюбинген университетының (1825) ихтирамлы профессоры итеп сайлыйлар, 1820 елда Россия академиясе әгъзасы итеп сайланыла, 1841 елга инде ул Петербург Фәннәр Академиясе рус теле һәм словесносте бүлегенең ординар академигы итеп билгеләнүгә ирешә. Бу урынга билгеләнгәннән соң ул сүзлекләр төзү эше белән күбрәк шогыльләнә башлый. Ул “Чиркәү славян һәм рус теле сүзлеге” ("Словарь церковнославянского и русского языка") (1847, 4 томда) төзүдә катнаша. Монда 114 менңнән артык сүз урын алган. Күп еллар дәвамында “Славян-рус этимологик сүзлеге” ("Славянско-русский этимологический словарь") өстендә эшли һ. б.

Востоковның эшчәнлеге һәм Россиядә, һәм чит илләрдә таныла. Ул Прага университеты докторы (1848), чит илләрдәге бик күп фәнни җәмгыятьләрнең, университет, академияләрнең хөрмәтле әгъзасы, Мәскәү университетының ихтирамлы әгъзасы (1855) була.

Куйган зур хезәтләренә карамастан Востоковны 29 ел эшләгәннән соң Публика библиотекасы һәм Румянцев музеендагы эшеннән азат итәләр. Сәбәбе: Кайбер галимнәргә китапларны өйгә биреп җибәрә торган булган һәм кулъязмалар арасында галимнәргә үзләре генә калып укырга рөхсәт иткән. Бу нәтиҗәдә кайбер хезмәтләрнең югалуына китергән.

А. Х. Востоков 8 (20) февральдә Петербургта вафат була. Ул Волков Лютеран зияратында җирләнгән.






Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:

vikidalka.ru - 2015-2024 год. Все права принадлежат их авторам! Нарушение авторских прав | Нарушение персональных данных