Главная

Популярная публикация

Научная публикация

Случайная публикация

Обратная связь

ТОР 5 статей:

Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия

Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века

Ценовые и неценовые факторы

Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка

Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы

КАТЕГОРИИ:






Тема: Типологик тел белеменең барлыкка килүе һәм үсеше




Хәзерге тел белемендә телләрнең ике төрле классификациясе яшәп килә: телләр арасындагы материаль якынлык, материаль охшашлык буенча төркемләү һәм структур-типологик охшашлык буенча, ягъни тел структурасындагы охшашлык буенча төркемләү.

Типологик тел белеме төрле телләрне аларның тугандаш булу-булмавына, бер-берсе белән күрше яшәмәвенә, бер тарихи чорга карау-карамуларына бәйле төстә янәшә куеп чагыштыруны күздә тота. Ул бер гаилә яки ареал телләре белән генә чикләнеп калмый. Типологик чагыштырулар өчен дөньяның барлык телләре дә кызыклы.

Телләрнең типологиясе белән кызыксыну телләргә карата генетик караш формалашкан чорда ук барлыкка килә. 18 гасыр ахыры-19 гасыр башында формалашкан лингвистик компаративизм үз эченә чагыштырма-тарихи һәм типологик методларны да ала.

 

Беренче тапкыр типологик идеяләр Р.Декарт, Г.В.Лейбниц, А.Смит, И.Г.Гердер хезмәтләрендә шактый җентекле формалаштырырла. Лингвистик компаратизм башлангычында бертуган Фридрих фон Шлегель һәм Август Вильгельм фон Шлегель тора. Алар телләрне типологик (конкрет алганда, морфологик) классификациянең беренче тәҗрибәсен эшлиләр.

Фр. Шлегель флектив телләр төшенчәсен кертә һәм аны санскрит, грек һәм латин телләренә мөнәсәбәтле куллана. Флектив телләр эстетик яктан камил телләр дип санала. Иерархиядә иң түбән баскычта кытай теле урын ала. Бу ике баскыч арасында аффиксаль телләр урнаша.

А.В. фон Шлегель грамматик структурага ия булмаган телләр төшенчәсен кертә, соңрак алар аморф яки изоляцияләнгән телләр дип атала.

19 гасырда Вильгельм фон Гумбольдт барлык тел типларының да тигезлеге хакындагы теорияне үстерә. Ул изоляцияләнгән, агглютинатив һәм флектив телләрне аера.

Типологик телләр турындагы карашларны үстерүгә 19 гасырның башка галимнәре дә шактый зур өлеш кертә. Бигрәк тә Август Шлейхер карашлары әһәмияткә ия.

ХХ гасырның беренче яртысында Эдуард Сепир тарафыннан яңа концепция эшләнә. Аның фикеренчә, морфологик структураны сурәтләгәндә, тамыр, деривацион, саф реляцион һәм катнаш реляцион морфемалар арасындагы бәйләнешләр үзенчәлеге исәпкә алынырга тиеш. Шулай ук мөнәсәбәтләрне белдерүнең грамматик чаралары (изоляция, агглютинация, фузия һәм символизация) һәм синтезлашу дәрәҗәсе (аналитик, синтетик һәм полисинтетик) аерыла. Нәтиҗәдә, телләрнең күпбаскычлы классификациясе эшләнә.

Джозеф Гринберг сан индекслары төшенчәсен кертә. Аның фикеренчә, 100 сүзлек (W) текстта 100 дән алып 200гә кадәр морф (М) табылса, ягъни M/W синтезының индексы бердән зуррак һәм икедән кечерәк дип билгеләнсә, без аналитик телләр белән эш итәбез. Зуррак индекс аффиксаль телләр өчен хас, аерым алганда синтетик телләр икедән өчкә кадәр индекска ия, ә полисинтетик телләрнең индексы өчтән зуррак була. Шушы ук юл белән агглютинация, сүз кушылу, деривация, префикация, суффиксация, изоляция кебек төшенчәләрнең индекслары билгеләнә. Бу методиканы соңрак үстерүче галимнәрнең эшчәнлеге, нигездә, контроль текстларның күләме, аларның стилистик үзенчәлекләре һәм авторлыгы мәсьәләләрен төгәлләштерү рәвешен ала.

Морфологик типологиядә аффиксларның тамыр морфемаларга ялгану үзенчәлекләре һәм грамматика мәгънәләрнең аффикслар белән белдерелү үзенчәлекләре исәпкә алына. Шушы эзләнүләр нәтиҗәсендә, телләрнең морфологик (структур-типологик) классификациясе алар арасындагы структур охшашлыкларга нигезләнүе ачыклана. Әлеге принципка нигезләнеп, телләр 4 төркемгә бүленә:

1) Изоляцияле телләр сүзләрнең төрләнмәве белән характерланалар. Сүз формасы башка сүзләргә бәйле түгел, ул аерым тора. Мондый телнең классик үрнәге – кытай теле. Мондый телләрдә сүзләр арасынданы мөнәсәбәтләр сүз тәртибе, ярдәмлекләр, интонация ярдәмендә белдерелә.

2) Агглютинатив телләр сүз ясау һәм төрләндерү өчен аффикслардан файдаланалар. Сүзләр арасындагы мөнәсәбәтләр сүзнең үз эчендәге чаралар белән белдерелә. Сүз күп морфемалардан тора, ләкин морфемалар арасындагы чикләр бик ачык күренә. Менә шуңа күрә дә морфемалар чигендә аваз үзгәрешләре әлә ни зур түгел. Мондый телләрдә тамыр гаять отрыклы була, нинди генә кушымчалар ялганганда да үзенең тышкы төзелешен югалтмый: кил-гән, кил-де, кил-м-и; күз-ләр, күз-лек, күз-л-и. Төрки телләр дә агглютинатив телләр төркеменә карый.

3) Флектив телләрнең тө үзенчәлеге морфемаларның төрле фонетик шартларга бәйсез үзгәрешләреннән гыйбрәт. Мәсәлән, сүз тамыры эчке флексия нәтиҗәсендә үзгәрергә мөмкин: ингл. give (бирү) – gave (бирдем).

Флектив телләрдә аффикслар берьблы берничә мәгънә белдерәләр. Мәсәлән, рус телендәге килеш кушымчалары еш кына род, килеш, сан күрсәткечләре булалар: девочку сүзендәге –у кушымчасы женский родны, төшем килешен, берлек санын белдерә.

4) Полисинтетик телләрдә эшнең объекты, хәле, субъекты фигыль формасына керә торган махсус сүз – аффикслар белән белдерелә.

ХХ гасырда типологлар игътибарын тел системасының башка катламнары җәлеп итә. Мәсәлән, фонологик типология (Н.С. Трубецкой, Р.О. Якобсон һ.б.) фонемалар төзелешендәге, сузык һәм тартыкларның текст системасындагы күләме, иҗек төзелешендә, просодик системадагы охшашлыклар һәм аермалыкларны эзләүне күздә тота.

ХХ йөздә төрле телләрнең синтаксик төзелешен типологик тикшерү проблемасы аеруча игътибарны җәлеп итә..И. Мещанинов, Г.А. Климов, С.Д. Кацнельсон, Дж. Гринберг һ.б. тарафыннан субъект-объект мөнәсәбәтләрен тапшыру чаралары анализлана. Синтаксик типология өчен сүз тәртибе аеруча кызыклы булып чыга.

 

Тема: Фердинанд де Соссюр эшчәнлеге.

Фердинанд де Соссюр – швейцария лингвисты, семиология нигезләре һәм структур лингвистикага нигез салучы. Әдип XX гасыр лингвистикасына үзеннән зур өлеш кертә, еш кына аны XX гасыр лингвитикасының “әтисе”дип йөртәләр. Соссюрның теоретик хезмәтләре лингвистикадагы телләрне аларның чагыштырма үсешендәге тарихи һәм чагыштырма тикшеренүдән конкрет телнең билгеле бер вакытындагы структур анализга, ягъни диахрониядән синхрониягә күчүне күрсәтә. Соссюр беренчеләрдән булып телгә синхрон һәм диахрон якын килүне чикли. Аның синхрониягә мөрәҗәгать итүе лингвистикада инкыйлаб китереп чыгара.

Фердинанд де Соссюр 1857 елның 26 ноябрендә Женевада француз эмигрантлары гаиләсендә дөньяга килә. 18 яшендә Германиянең Лейпциг университетына укырга керә, 1880 елда доктор дәрәҗәсен ала. Франциягә кайта, Париждагы Югары тикшеренүләр мәктәбендә санскрит телен укыта. Соңрак, 1906-1911 елларда Женева университетында чагыштырма грамматика һәм гомуми тел белеменән лекцион курслар укый.

Соссюр 1913 елда вафат була.

Фердинанд де Соссюрның төп хезмәте булып “Гомуми лингвистика курсы” (“Курс общей лингвистики”) тора.

Гомуми лингвистика курсын якынча 1916 елда Шарль Балли һәм Альбер Сеше Соссюрның университеттагы лекция материаллары буенча бастыралар.

Соссюр телнең табигатен аңлау максаты белән, психология һәм социологиягә таяна. Ул “сөйләм эшчәнлеге” һәм “сөйләм”не аерып чыгара. Сөйләм эшчәнлеге – кешенең уй-фикерләрен җиткерү һәм бер-берсе белән аралашу чарасы булып тора. Шул ук вакытта төрле фәннәр – тел белеме, психология, физиология, физика һ.б. предметы да. Тел белеме предметы булып гомуми тел берлегенә караган индивидлар аңында потенциаль яши торган тел чаралары системасы тора.

Фердинанд де Соссюр барлыкка китергән семиология җәмгыять яшәеше кысаларында билгеләр (знак) тормышын өйрәнә торган фән, дип карала. Соссюр болай ди: “ семиология - социаль психологиянең бер өлеше һәм психологның бурычы булып аның урынын билгеләү тора. Ә лингвистларның бурычы булып семиологик күренешләр җыелмасында телнең аерым бер система икәнен ачыклау тора. Башка фәннәр арасында лингвистиканың урынын билгеләүне Соссюр семиология белән бәйләнештә күрә.

Гомуми лингвистика курсының нигезе булып, сөйләмдә тел һәм сөйләмне аеру тора. Соссюр сөйләм белән тел арасында бик зур аерымлыклар булуын искәртә.

Сөйләм, сөйләм акты 3: физик, физиологик һәм психик өлешләрдән тора.

Тел линвистикасы ул лингвистиканың үзәге.

Тел билгесе акустик образ һәм төшенчәдән тора һәм 2 төп үзенчәлеге бар. Беренче үзенчәлек – акустик образ һәм төшенчәнең ирекле булуы, ягъни алар арасында бернинди дә бәйләнешләр булмавын күрсәтә. Икенче үзенчәлек исә акустик образның билгеле бер вакыт аралыгында сузылуы.

Тел үзе генә яши алмый, аны хасил итүче, тулыландырып торучы берәмлекләр бар. Тел берәмлекләре – телдәге төрле аермалар, билгеләр. Әлеге берәмлекләр билгеләмәләр белән беркетелә, ягъни бер берәмлеккә бер билгеләмә туры килә. Тел берәмлеге – билгеле бер аңлатмасы булган аваз өзеге (физик түгел, ә психик).

Тел – “әһәмиятлекләр” системасы. Билгенең әһәмиятлелеге телнең башка билгеләре белән мөнәсәбәтләреннән килеп чыга.

Төшенчәләр һәм акустик образлар буларак телне барлыкка китерә торган мөһимлекләр дифференциаль булып торалар. Икенче төрле әйткәндә, эчтәлекләре белән уңай билгеләнмиләр, шул ук вакытта, системаның башка әгъзаларына мөнәсәбәтләре белән дә тискәре билгеләнәләр. Телдә үзеннән башка яши торган уңай элементлар юк. Бары тик мәгънәви аерымлыклар һәм аваз аерымлыклары гына бар.

Телдә тагын синтагматик һәм ассоциатив мөнәсәбәтләр дә бар. Синтагматик мөнәсәбәтләр – сөйләм агымында бер-бер артлы килә торган берәмлекләр мөнәсәбәтләре, ягъни, билгеле бер вакыт аралыгында булган тел берәмлекләре эчендәге мөнәсәбәтләр. Тел берәмлекләренең мондый кушылмасы синтагмалар дип атала. Ассоциатив мөнәсәбәтләр исә сөйләм процессыннан, вакыттан тыш “яшиләр”.

“Гомуми лингвистика курсы”ның төп положениесында шулай ук диахрон (тарихи һәм чагыштырма) һәм синхрон (дескриптив) лингвистикага аеру да бар. Соссюр фикеренчә, телнең диахрон һәм синхрон аспектлары исәпкә алынганда гына лингвистик тикшеренү үз предметына адекват була ала. Диахрон тикшеренү җентекләп эшләнелгән синхрон тасвирламаларга нигезләнергә тиеш. Телнең тарихи үсеше вакытында булган үзгәрешләрне тикшерү телнең синхрон анализыннан башка була алмый. Ике телне чагыштырыр өчен иң элек синхроник анализ башкарырга кирәк.

Фердинанд де Соссюрның икенче билегеле хезмәте булып – “Һинд-европа телләрендәге беренчел сузыклар системасы турында мемуар” (Mémoire sur le système primitif des voyelles dans les langues indo-européennes) 1878 елда языла, 1879 елда басылып чыга. Әлеге хезмәте Соссюрны бөтен дөньяга таныта. Бу эшендә ул һинд-европа телләрендә булган, ләкин соңга таба югалган фонемалар барлыгын әйтә. Әгәр әлеге сузыкларның чиратлашу мәсьәләсенә (ларингаль гипотеза) күз салсак, аларның кайчандыр яшәгәнлеген әйтергә мөмкин. Соссюр тәкъдим иткән гипотезаның үзенчәлеге булып гомуми һинд-европа телләренең, баба һәм санскрит теллләрен эчке анализлау фактларына нигезләнә.

Үз элементлары арасындагы мөнәсәбәтләрне ачыклый торган телне тулы бер система буларак карый. Шуңа нисбәтле, Соссюр югалган элементларны торгыза алган. Ярты гасыр үткәч – хет теле дешифрланганнан соң гына, Соссюр фаразлары тулысы белән раслана.

Фердинанд де Соссюр Ч.С.Пирс һәм башка атаклы галимнәр белән беррәттән XIX-XX гасырларда барлыкка килгән семиология фәненә нигез салган галим булып тора.

1906-1911 елларда Женева университетында гомуми тел белеме буенча лекцияләр курсы укый.

Соссюр лингвистика тарихында беренчеләрдән булып тел һәм сөйләмне аерырга кирәклеген әйтә. Бу исә үз чиратында хәзерге тел белемендә төп таяну ноктасы булып тора. Бу системада тел шартлы нормалар системасы буларак, ә сөйләм – бу системаның булуын күрсәтүче форма буларак карала.

Фердинанд де Соссюр беренчеләрдән булып диахрон һәм синхрон якын килүне бер-берсенә каршы куя. Үзенең идеяләрен иллюстрацияләү өчен Соссюр шахмат уены тәртибен куллана торган булган.

Фердинанд де Соссюр бер үк юнәлештә эш күрсәтеп дан казанган лингвистлар плеядасын тәрбияләгән гаҗәеп педагог. Аның теориясе тәэсире белән XX гасыр тел белемендә яңа лингвистик юнәлеш барлыкка килә.

Фердинанд де Соссюр тел һәм сөйләм төшенчәләрен чикли, икесе ике мәгънә аңлатканлыгын әйтә һәм аларның аерым-аерым шәргә хокуклы икәнлекләрен таный; телдә ике як булуын әйтә: беренчесе – материаль – тел берәмлеге, икенчесе – релятив – алар арасындагы мөнәсәбәтләр берлеген тәкъдим итә.

Соссюрны һинд-европа сузыкларының ларингаль тикшеренү теориясенә нигез салучы булып тора. Озын сузык авазларының барлыкка килүе белән шөгыльләнгән, дифтонглар икәнлеген тәкъдим итә.

 






Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:

vikidalka.ru - 2015-2024 год. Все права принадлежат их авторам! Нарушение авторских прав | Нарушение персональных данных