Главная

Популярная публикация

Научная публикация

Случайная публикация

Обратная связь

ТОР 5 статей:

Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия

Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века

Ценовые и неценовые факторы

Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка

Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы

КАТЕГОРИИ:






Тема: Совет тел белеме урнашуы һәм тотрыклануы




Совет тел белеме милли тел белеменең традицияләрен дәвам итә. 1917 нче елгы Октябрь революциясеннән соң тел белеме бай эмпирик базаны үзенә туплаган күп тармаклы фәнгә әверелә. Күптөрле мәктәпләр һәм юнәлешләр булуга карамастан, тел белеме бер методологиягә нигезләнә. СССР лингвистик теориясенә телне кешеләрнең бер-берсе белән аралашу чарасы буларак аңлау, аның социаль табигатен кабул итү, телнең эчтәлеге үзгәрмәс булуын тану, телнең өйрәнү объекты буларак тарихилык методына мөрәҗәгать итү хас. СССР тел белеменең үзенчәлеге булып телнең теоретик һәм практик төзелеш ягыннан тыгыз бәйләнгән булуы санала. Мәдәни яктан аның төп вазыйфасы булып язуы булмаган 50 телгә алфавит төзү, иске алфавитларны реформалаштыру, беренче чиратта рус һәм берничә төрки телләрнең алфавитларын реформалаштыруны күз уңында тота (гарәп алфавитыннан латинга, аннары кириллицага күчү), орфография һәм пунктуация принципларын оештыру, терминология, сүзлекләр, грамматикалар, уку әсбаблары төзү тора, болар барысы да телләрнең әдәбияты үсүгә һәм формалашуга, әдәби нормаларның тотрыклануына китерделәр (В. В. Виноградов, Б. А. Ларин, Д. Н. Ушаков, Ф. П. Филин, В. И. Чернышев, Л. В. Щерба һ. б.) Фонологик теорияләр беренче чиратта Л. В. Щерба, Н. Ф. Яковлев, Р. И. Аванесов, С. И. Бериштейн хезмәтләрендә чагылыш таптылар. Төрле телләр группасына караган СССР халыклары теллләрен өйрәнү ареаль методны баетты. Славян, төрки, иран һ.б. телләргә караган, чагыштырма-тарихи методка нигезләнгән гомуми характердагы хезмәтләр языла. Гомуми тел белеме буенча коллектив хезмәтләр язу мөмкинлеге телнең структурасы һәм җәмгыятьтәге торышына булган карашлар берлеге белән генә түгел, ә СССРда булган фәнни тикшеренүләрнең планлаштыру таләпләренә дә карый. Шул чор лингвистикасында милли әдәби телләрнең формалашу һәм үсү проблемаларына зур урын бирелә. Бу өлкәдә фундаменталь теоретик эзләнүләр барлыкка килде. Миилли телләрнең торышы нацияләрнең барлыкка килү процессы эчендә өйрәнелә, халык һәм нация телләре тәңгәллеге проблемалары чишелә. СССРда яшәгән кайбер халыклар милли телләрен Октябрь революциясеннән соң гына әдәби тел буларак куллануга ирешә алдылар. СССРда гомум әдәби телләр теориясе тел төзелешенең ныклы фәнни фундаментына әверелде. Совет тел белемендә теориягә һәм методика караган төрле аспектлар эшләнә.

Нчы елларда тел белеменең күпкырлы үсешен, аеруча типологик һәм лингвистик универсалларны тикшерү өлкәсендә зур рольны И. И. Мещанинов хезмәтләре уйнады. Алдагы елларда тел билгесе проблемалары, кешенең чынбарлыкны Ленин теориясе нигезендә танып белүендә телнең роле һәм урыны тикшерелә. Телне типологик тикшерүләр беренче чиратта И. И. Мещанинов, Г. А. Климов, Панфилов, Б. А. Успенский хезмәтләрендә киңәяләр. Аларда төп типологик төшенчә, аның башка лингвистик дисциплиналарга мөнәсәбәте билгеләнә. Телләрнең морфологик классификациясе белән беррәттән аларның синтаксик һәм семантик өлкәләре тикшерелә.

Нче еллардан чагыштырма-тарихи тел белеме үсеш ала. Тел һәм җәмгыять арасында яшәп килүче катлаулы бәйләнешләрне өйрәнү нигезендә тел гаиләләре үсеше процессының бердәй булмаулары турында күзаллаулар формалаша. Күп телләр чагыштырма-тарихи тикшеренүләргә дучар булдылар. Бу чорда Кытай һәм Көньяк-Көнчыгыш Азия телләре арасындагы генетик бәйләнешләрне тикшерү буенча хезмәтләр языла башлый. Лингво-географик тикшеренүләр нигезендә ареаль лингвистикага караган хезмәтләргә кызыксыну үсә. Телләрне картографияләү күренеше һәм аларны атласларга төшерү практик яктан киң үсеш ала (М. А. Бородина, И. М. Дзендзелевский һ.б.) Телләр берлеге, субстрат, суперстрат һәм адстрат төшенчәләре кулланылышка керә. Актив рәвештә топонимик тикшеренүләр алып барыла (Э. М. Мурзаев, В. А. Никонов, А. В. Супераиская). Тикшеренү объекты булып торган телләр саны арта: борынгы шумер һәм Египет, Урарту, Хетс патшалыгы, борынгы һәм бүгенге Һинд-Европа телләре, монгол, фин-угор, палеоазиат, тунгус, кавказ телләре.

60-80 нче елларда телләрне чагыштырып тикшерү интенсив рәвештә үсә башлый, ул үз чиратында чит телләрне өйрәнү практикасы белән тыгыз бәйләнештә тора. Гомуми тел белемен өйрәнү шулай ук лексикология үсешенә дә зур йогынты ясый. Номинациянең төп принциплары һәм шулай ук лексиканың төрле тип телләрдәге үзгәрешләре тикшерелә (О. С. Ахманова, Гак, А. И. Смирницкий, Ю. С. Степанов, А. А. Уфимцева, Д. Н. Шмелев һ.б.). Сүз ясалашы да интенсив рәвештә өйрәнелә башлый (Г. О. Винокур, Е. А. Земская, Е. С. Кубрякова, В. В. Лопатин, Севортян, И. С. Улуханов). Фразеология, исә, мөстәкыйль тикшеренү объектына әверелә (Виноградов һ.б галимнәр, алар төрле телләр материаллары белән эш итәләр). Бу чорда фразеологик сүзлекләр тупланмалары басылдылар (“Фразеологический словарь русского языка”, 1967; “Французско-русский фразеологический словарь”, 1963; “Англо-русский фразеологический словарь”, 1967; “Немецко-русский фразеологический словарь”, 1975). Сүзясалышы һәм фразеолгия өлкәлерендә шул чор лингвистикасы алдынгы урынны алып тора. Яңа перспектив юнәлеш булып функциональ грамматикалар төзү тора. Җөмләнең актуаль кисәкләргә бүленешә дә анализлана. Шулай ук лингвистик текст теорияләре дә эшләнә (И. Р. Гальперин, Колшаиский, О. И. Москальская һ.б.ның хезмәтләре).

Морфология өлкәсендә, исә, сүзнең морфологик төзелеше, грамматик категориянең эчтәлеге, сүз үзгәртүче парадигманың төзелеше, сүз төркемнәре һәм җөмлә кисәкләренең үзара мөнәсәбәтләре тикшерелә; тикшеренүләр телләрнең типологик үзенчәлекләренә бәйле мөнәсәбәттә алып барыла. Фонетика һәм фонология телнең аваз төзелеше турындагы фәнннең ике аспеткты буларак каралалар. Фонологиянең алга китүендә Мәскәү (Аванесов, Кузнецов, Реформатский, В. Н. Сидоров, М. В. Панов), ленинград (Щерба, Зиндер, М. И. Матусевич, Л. В. Бондарко һ.б.), шулай ук Прага (В. К. Журавлёв, А. Гирдянис һ.б.) мәктәпләренең синтез тенденциясе зур йогынты ясады.

Фронталь рәвештә Көнчыгыш славян халыклары сөйләме тикшерелде, төрле атласлар барлыкка килде (“Атлас русских народных говоров центральных областей к востоку от Москвы”, [ч. 1—2], 1957; “Дыялекталагічны атлас беларускай мовы”, [ч. 1—2], 1963), завершается работа над украинским атласом (Жилко), опубликованы закарпатский атлас (Дзендзелевский, 1958) и другие региональные атласы. По инициативе Аванесова, П. А. Бузука, С. Б. Бернштейна создаётся Общеславянский атлас как международное научное исследование (с 1958).

Милли сөйләмнәрнең лексикасы шулай ук өйрәнелә (Ларин, Н. И. Толстой һ.б.),Көнчыгыш славян халыклары телләренең сүзлекләре төзелә, шул исәптән рус милли сөйләмнәре җыелмасы сүзлеге дә.

Иске юнәлешләрнең тарлыгын аңлаган галимнәр тел белеме фәнендә телнең гомуми торышына караган кагыйдәләрен төзүгә бар көчләрен юнәлтәләр, бу кагыйдәләр телне һәм аның табигатен тулысы белән яктыртырга тиеш булалар. Бу өлкәдә эшләгән тел галимнәре үзләренең хезмәтләрендә марксистик тәгълимәтнең җәмгыятьнең материаль нигезе һәм класслар арасындагы сугыш турындагы бүлекләренә таяналар.

Социаль аспектта өйрәнелүче тел фактлары Совет телчеләре хезмәтләрендә киңрәк тикшерелә башлыйлар. Алар түбәндәгеләрдә аеруча чагылыш таптылар:

а) социаль диалектларның ачыграк билгеләнүендә;

б) җирле диалектларның таралышына бәйле гомум тел турында сорау куелуда;

в) милли телгә килү;






Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:

vikidalka.ru - 2015-2024 год. Все права принадлежат их авторам! Нарушение авторских прав | Нарушение персональных данных