Главная

Популярная публикация

Научная публикация

Случайная публикация

Обратная связь

ТОР 5 статей:

Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия

Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века

Ценовые и неценовые факторы

Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка

Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы

КАТЕГОРИИ:






Син өйрәттең миңа һәммәсен.

Р нәрсәнең асыл мәгънәсен

Син аңлаттың миңа, туган телем,

Син өйрәттең миңа һәммәсен.

Х.Туфан «Туган тел»

 

Безнең туган телебез – татар теле, зур тарихлы, бай, җырлы, моңлы тел. “Без – татарлар, телебез – татар теле, мөстәкыйль һәм төзек кагыйдәле камил тел ул,” – дигән телебезне үстерүгә зур көч куйган Каюм Насыйри.

Дөньяда 7 меңгә якын тел бар. Кайбер телләр үсә, байый, ә кайбер телләр юкка чыга. Ә тел үлә икән, ул халыкның гореф – гадәтләре, йолалары, мәдәнияте, әдәбияты, халкы үзе дә бетә дигән сүз бит. Ә без татар теленең, татар милләтенең юкка чыгуын теләмибез. Кечкенәдән үз телебез белән горурланабыз, аны тырышып өйрәнәбез. Безнең мәктәптә укыту рус телендә алып барыла. Шуңа күрә, рус балаларында татар теленә карата кызыксыну уяту максытыннан, төрле эш төрләре оештырыла. Мәсәлән татар теле укытучылары җитәкчелегендә “Тылсымлы каләм” газетасы чыгарыла. Газетада укучылар, төрле милләттән булуларына карамастан, әледән-әле үзләренең иҗатлары белән үз яшьтәшләрен таныштырып баралар. Рус мохитендә белем,тәрбия алган укучылар нинди милләттән булуларына карамастан, татар телендә үткәрелгән чараларда да бик теләп катнаша, әдәби – мәдәни чараларның үзәгендә булырга тырыша. “Сөмбелә”, “Алиш әкиятләре бездә кунакта”, “Гаилә бәйрәме”, “Нәүрүз” һ.б. чараларда активлык күрсәтәләр. Моның белән генә тукталып калмыйча, без Республика күләмендә игълан ителгән “Мин татарча сөйләшәм!” акциясенә дә актив катнаша башладык.

Акция кысаларында мәктәптә бәйгенең программмасы төзелде, төрле чаралар уздырылды. Һәрбер чарада укучылар да, укытучылар да бик теләп катнаштылар. Русча сөйләшүче балалар өчен бу чаралар телләр белүнең файдасы күп булуын раслады. Алар татар милләтеннән булган иптәшләре белән, бер-берсе белән татарча исәнләштеләр, саубуллаштылар. Ашханәдә, китапханәдә татарча сөйләшергә тырыштылар. Үткәрелгән чараларда үзләре өчен бик күп файдалы мәгълүмат алдылар.

“Мин татарча сөйләшәм!” акциясенең максаты – шәһәр кешеләрен, башка милләт вәкилләрен татарча сөйләшүгә тарту, җәлеп итү. Әлеге акция барышында 600 ләп кеше катнашты: мәктәбебезнең 438 ләп укучысы, 35ләп укытучысы, 6 ашханә эшчесе, балалар бакчасы – 20 ләп,кибетчеләр – 5 ләп, шәһәр кешеләре – 30 лап, “Ак Барс”, пенсия фонды – 30 лап, хастәханә -15 ләп татарча сөйләшүгә тартылды.

Акция барышында без “Төремкәй” балалар бакчасында кунакта булдык. Нәни дусларыбыз белән очрашу күңелле үтте. Тамаша тәмамланганнан соң, көчле алкышлар яңгырады. Халкыбызның халык уеннарында, бию – җырларында балалар бик теләп катнаштылар. Укучылар балалар бакчасы тәрбиячеләре белән татарча аралаштылар, аларга буклетлар бүләк иттеләр. Шулай ук татарча аралашу өчен укучылар “Татар халкының гореф-гадәте, мәдәнияте һәм көнкүреше” музеена сәяхәт кылдылар. Мәктәбебездә 1-8 нче сыйныф укучылары өчен “Гаилә бәйрәме” һәм 4-9 нчы сыйныф укучылары катнашында “Нәүрүз” бәйрәме узды. Бәйрәмдә татар балаларыннан тыш рус балалары да катнашканга, акция шартлары буенча номерлар бары татар телендә генә булды. Укучылар ата-аналары белән татар телендә генә аралаштылар, “Мин татарча сөйләшәм” акциясенең эмблемаларын һәм логотипларын кулландылар.

Без, сәламәтлегебезне саклаучылар татар телен белә микән дигән максат белән, юлыбызны район хастәханәсенә тоттык. Анда безне якты йөз белән, татарча исәнләшеп каршы алдылар. Укучылар хастаханә хезмәткәрләре белән татарча сөйләштеләр, аларга “Минем беренче 150 сүзем” буклетларын бүләк иттеләр.

“Без үзебезнең һөнәргә караган теминнарны татар телендә дә атый беләбез,”- дип җавап бирде безгә хастәханәнең табибы Маракаева Р. А.

Бу акциягә багышлап үткәрелгән чараларда мәктәп администрациясе, укытучылар, техник, ашханә хезмәткәрләре дә читтә калмады.

“Мин татарча сөйләшәм” акциясе үзенең эшен шәһәр урамнарында дәвам итте. Шәһәр кешеләре белән “Минем беренче 150 сүзем” дип исемләнгән чара аеруча мавыктыргыч үтте. Укучылар башка милләт кешеләренә татар сүзләре өйрәтеп, сүләр язылган памяткалар тапшырдылар. Бу акция мәктәбебездә үзенең эшен бүген дә дәвам итә. Алда безне төрле –төрле кызыклы очрашулар, күңелле чаралар көтә. Бер – беребез белән аралашып, дус яшик, туганнар!

<== предыдущая лекция | следующая лекция ==>
для предоставления портфолио | Задачи развития в период юности.


Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:

vikidalka.ru - 2015-2024 год. Все права принадлежат их авторам! Нарушение авторских прав | Нарушение персональных данных