Главная

Популярная публикация

Научная публикация

Случайная публикация

Обратная связь

ТОР 5 статей:

Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия

Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века

Ценовые и неценовые факторы

Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка

Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы

КАТЕГОРИИ:






КӨЗГЕ ЯҢГЫРГА КАДӘР 4 страница




За­ма­на Вә­ли­шин фай­да­сы­на чу­ар­лан­ды. Җәм­гы­ять­тә пар­ти­я­нең дә, ком­со­мол­ның да ав­то­ри­те­ты төш­те. Өл­кә ком­со­мол кон­фе­рен­ци­я­се­нең ки­рәк­ле­ге-ки­рәк­сез­ле­ге көн тәр­ти­бе­нә мен­де. Әм­ма Вә­ли­шин өчен ул ут һәм су ке­бек за­рур иде. Бе­рен­че­дән, аның шәх­си биз­не­сы бар, ә бу — ус­тав бе­лән бер дә яраш­мый, икен­че­дән, ул үзе­нең пар­тия карь­е­ра­сы­на үз кул­ла­ры бе­лән бал­та чап­ты. Аңа бер ге­нә ка­ла: ком­со­мол йө­ген­нән иң­нә­рен азат итү.

Ни­ят­лә­рен күп­ләр бел­ми вә сиз­ми дә кал­ды­лар.

Кон­фе­рен­ция көн­нә­ре якын­лаш­кан са­ен, өл­кә ко­ми­те­тын­да тар­кау­лык һәм баш­баш­так­лык кө­чәя бар­ды. Ел са­ен би­ре­лә тор­ган яшь­ләр пре­ми­я­сен хәл ит­кән көн­нәр­дә Вә­ли­шин ин­де бар нәр­сә­гә дә кул сел­тәү дә­рә­җә­се­нә җит­кән иде. Тар­кау­лык вә тар­лык үз эшен баш­кар­ды. Ле­нин­чыл сә­я­сәт кор­бан­на­ры бул­ган вак җан­лы хез­мәт­тәш­лә­ре шу­шы за­ман­да, прин­цип­лар ва­тыл­ган һәм җи­ме­рел­гән чор­да Ле­нин те­ма­сын кү­тәр­гән һәр­бер ша­гыйрь яки язу­чы­га пре­мия тап­шы­рып ка­лыр­га ашык­ты­лар. Ан­дый бе­рәү­не әдә­би­ят өл­кә­сен­дә тиз ара­да эз­ләп та­бар­га, аны кү­тә­реп мак­тар­га әзер тор­ды­лар. Бу ахыр­за­ман ал­дын­нан туй итү­гә ох­шаш иде. Алар­ның их­лас кү­ңел­дән йө­рү­лә­ре көл­ке дә, кыз­га­ныч та иде. Күз­лә­ре­нә ар­тык ча­лын­мас­ка ты­ры­шып, фа­ти­ры­на Вә­ли­шин ва­кы­тын­нан күп­кә ир­тә­рәк кай­тып ке­рә һәм яшь ха­ты­ны­на мең рәх­мәт­лә­рен яу­ды­рыр­га то­ты­на:

— Әгәр дә, сө­ек­лем, си­нең бе­лән ка­выш­ма­ган бул­сак, шу­шы саз­лык­та ба­тып ка­ла­сы идем бит! Шө­кер, мең шө­кер­ләр үзе­ңә!

Аль­би­на аның нәр­сә ха­кын­да шу­лай шау­лап ку­а­ну­ла­рын аң­лап та җит­ке­рә ал­мый иде. Кү­ңел тү­рен­дә баш­ка хәс­рәт­ләр йөр­теп, һа­ман да буй­га уза ал­ма­вы­на бор­чыл­ды. Та­бип­лар­га да кү­рен­гә­ләп ка­ра­ды, әм­ма кү­ңе­лен юа­тыр­лык бер ге­нә җы­лы сүз тап­ма­ды. Ал­ла­һы тә­га­лә­нең ка­һә­ре төш­кән ке­ше ке­бек хис ит­те үзен. Ә юк­са га­еп ике­сен­дә дә иде. Ул гө­наһ­ла­ры бе­рен­че кү­ре­шеп ка­выш­кан көн­нә­рен­нән үк баш­ла­нып кит­те.

Аль­би­на сту­дент кы­на иде әле. Чи­бәр, бө­тен инс­ти­тут­ка бер­дән-бер сок­лан­дыр­гыч кыз. Про­фес­сор­лар аның бер наз­лы күз ка­ра­шы таш­ла­вын­нан за­чет­ка­сы­на “биш­ле” бил­ге­се ку­яр­га әзер тор­ды­лар. Та­би­гать та­ра­фын­нан мул итеп би­рел­гән чи­бәр­ле­ге өс­те­нә ул әле зи­рәк тә иде. Бер ке­реп тың­ла­ган лек­ци­я­се озак хә­те­рен­дә сак­ла­нып, аның ха­кын­да: “У­кы­мый­ча да бе­лә ул!”— ди­гән бил­ге­лә­мә та­ра­лу­га сә­бәп­ле бул­ды. Мәк­тәп­тән үк кү­ңе­ле­нә нык­лап са­лын­ган бе­лем ни­гез­лә­ре һәр­ва­кыт ди­яр­лек Аль­би­на­ны кот­ка­рып кил­де. Чит тел­не бик җи­ңел үз­ләш­те­рү­ен үзе дә ях­шы сиз­гән­гә кү­рә, бер дә сер бир­мә­де, дә­рес­ләр­не мөм­кин ка­дәр кал­дыр­мый­ча укы­ды. Дүр­тен­че курс­та укы­ту­чы­ла­ры бе­лән яры­шыр­лык дә­рә­җә­дә инг­лиз­чә сөй­лә­шә, фи­кер йөр­тә баш­ла­ды.

Шә­һәр ком­со­мол оеш­ма­сы кон­фе­рен­ци­я­се­нә аны да де­ле­гат итеп күр­сәт­те­ләр. Хә­зер­лек ике-өч ай ал­дан ук баш­ла­нып, Аль­би­на­га инг­лиз те­лен­дә чы­гыш ясар­га бу­рыч йөк­лә­де­ләр. Бак­саң, Ка­зан уни­вер­си­те­тын­нан Ин­тер­на­ци­о­наль дус­лык клу­бы­ның чит ил сту­дент­ла­ры да өл­кә ко­ми­те­ты сек­ре­тарь­ла­ры бе­лән бер­гә ки­лә­се­ләр икән. Алар кар­шын­да Ала­бу­га шә­һә­ре­нең һәм дан­лык­лы инс­ти­ту­ты­ның дә­рә­җә­сен күр­сә­тү за­рур.

Аль­би­на бе­лән укы­ту­чы­ла­ры көн-төн шө­гыль­лән­де­ләр, аның бо­лай да ях­шы вә сок­лан­ды­рыр­лык бе­лем­нә­рен та­гын да ка­мил­ләш­тер­де­ләр. Кыз алар­ның һәр сү­зе­нә кү­ңел сал­ды, дикъ­кать бир­де. Бар­лык лек­ци­я­ләр­дән дә үзен азат ясап, ба­ры тик инг­лиз­чә­гә ге­нә йөрт­те­ләр, ял итәр­гә ту­лы мөм­кин­лек­ләр ач­ты­лар. Аның бул­ган­лы­гы­на һәм ты­рыш­лы­гы­на, хә­те­ре­нең ка­мил­ле­ге­нә тә­мам ыша­нып җит­кәч ке­нә укы­ту­чы­ла­ры Аль­би­на­ны га­җиз­ләү­дән тук­та­ды­лар. Кон­фе­рен­ция баш­ла­ныр­га да са­нау­лы көн­нәр кал­ган иде.

Җы­е­лыш тан­та­на­лы төс­тә ачыл­ды. Зал­ның ал­ды-ар­ты, яны-кы­ры кы­зыл ко­мач­лар һәм пар­ти­я­нең олуг җи­тәк­че­лә­ре­нең порт­рет­ла­ры бе­лән ту­лы иде. Кон­фе­рен­ци­я­не өл­кә ком­со­мол ко­ми­те­ты җи­тәк­че­се Вә­ли­шин ач­ты. Мо­ңа ка­дәр үз кү­ңе­лен яу­лап алыр­лык ке­ше­не оч­рат­ма­ган Аль­би­на­ны би­һуш ит­те. Ул тә­мам тел­дән яз­ды. Кем­нең нәр­сә ха­кын­да сөй­лә­гә­нен тө­ше­нә ал­ма­ды, акы­лы ка­бул ит­мә­де. Үз чы­гы­шы­ның эч­тә­ле­ге нин­ди икән­ле­ген дә оныт­ты.

Аның исе­мен ата­ды­лар. Сүз бир­де­ләр. Ян-як­та утыр­ган ип­тәш­лә­ре аңа төрт­кә­ләп куй­ды­лар: “О­зак­ла­ма! Ни бул­ды? Әй­дә ин­де!” Шу­шы сүз­ләр­не “бис­мил­лаһ” уры­ны­на ка­бат­лап, три­бу­на­га чы­гып бас­ты. Док­ла­ден, дө­рес­рә­ге, баш­та та­тар­ча, ан­нан рус­ча, ан­на­ры инг­лиз­чә сә­лам­ләү бе­лән баш­лап кит­те. Те­ле та­кыл­да­ды, кү­ңе­ле ки­ре­лән­де. Аның һәр ха­та­сын эләк­те­реп ала бар­ган укы­ту­чы­ла­ры хәй­ран­га кал­ды­лар: “Нәр­сә бул­ган мо­ңа? Әл­лә ар­ты­гын кы­ла­нып таш­ла­ган­быз­мы?”— дип пы­шыл­даш­ты­лар.

Һәм сөй­ләп бе­тер­де. Ар­тын­нан ук Ка­зан­нан кил­гән чит ил сту­дент­ла­ры си­ке­ре­шеп тор­ды­лар да: “Рот фронт!”— дип, йод­рык­ла­рын күк­кә чөй­де­ләр. Со­ңын­нан гы­на бил­ге­ле бул­ды: Ку­ба­дан кил­гән бу Ка­зан уни­вер­си­те­ты сту­дент­ла­ры инг­лиз те­лен бел­ми­ләр һәм ярым-йор­ты гы­на тө­ше­нә­ләр икән! Әм­ма дә өл­кә ко­ми­те­ты та­ләп ит­кән эф­фект ба­рып чык­ты. Зал шау-гөр кил­де. Биг­рәк тә Вә­ли­шин утыр­ган уры­нын да оныт­ты, Аль­би­на­ны мә­хәб­бәт­ле күз­лә­ре бе­лән элеп ке­нә ал­ган­дай, зал буй­лап ка­раш­ла­ры бе­лән оза­та бар­ды. Һәр ады­мы, һәр тән сел­ке­нүе ягым­лы да, якын ке­бек то­ел­ды. Кон­фе­рен­ция бет­кән­че Аль­би­на­ны кү­зә­теп утыр­ды. Ахыр­да аңа ка­ра­та мә­хәб­бәт хис­лә­ре ка­бын­ган, үзе­нең ике ба­ла ата­сы икән­ле­ген дә оныт­кан иде.

Ала­бу­га ком­со­мол­ла­рын бә­хет күм­де. Вә­ли­шин мак­та­ды да мак­та­ды үз­лә­рен. Әгәр дә шун­да Аль­би­на ти­рә­сен­дә бе­рәр егет­нең кай­наш­ка­нын күр­гән бул­са, бө­тен­ләй дә баш­ка төр­ле сүз­ләр сөй­лә­гән бу­лыр иде. Ярый әле мон­да­гы ке­ше ита­гать­ле икән!

Кич­кә өл­кә ко­ми­те­тын­нан кил­гән ку­нак­ла­ры хөр­мә­те­нә шә­һәр ком­со­мол оеш­ма­сы зур сый­лы бан­кет оеш­тыр­ды. Аль­би­на­ның исем фа­ми­ли­я­се языл­ган кә­газь­не Вә­ли­шин, мах­сус ча­кыр­тып, рай­ко­мол җи­тәк­че­се­нә тот­тыр­ды:

— Шу­шы чит тел­дә сөй­лә­гән ком­со­мол­ка бан­кет­та кат­наш­са, ях­шы бу­лыр!

— Һич­шик­сез!

Мес­кен җи­тәк­че, алам-бә­рәм ке­ше ерып, ка­я­дыр ке­реп югал­ды. Тиз ара­да Аль­би­на­ны та­бар­га бо­ер­ды. Әм­ма кыз кон­фе­рен­ция бе­тү­гә үк чы­гып кит­кән, ту­лай то­ра­гы­на да кайт­ма­ган, инс­ти­тут­ка да кер­мә­гән бу­лып чык­ты. Мах­сус БКД[1] от­ря­дын куз­га­тып, ике ми­ли­ция ма­ши­на­сын ял­ла­тып, Аль­би­на­ны урам­нар буй­лап та эз­ләп йө­реп ка­ра­ды­лар. Та­был­ма­гач: “Та­ны­мый­быз!”— дип ак­лан­ды­лар. Тиз ара­да шәх­си хи­сап ке­нә­гә­сен­дә­ге фо­то­сын зу­рай­тып кү­бәйт­тер­де­ләр. Энә тү­гел, та­бы­лыр­га ти­еш иде. “Су­га тө­шеп бат­ма­ган­мы?”— ди­гән сүз дә та­ра­лыр­га өл­гер­де. Ян­гын­чы­лар­ны куз­га­тып, әле яңа гы­на боз кап­лар­га ма­таш­кан Ка­ма ел­га­сы­ның яр­ла­рын ай­кат­тыр­ды­лар. Бә­ке ачыл­ган җир­ләр­дә һәр­кем­гә кыз­ның фо­то­сын күр­сә­теп: “Бу ти­рә­дә йөр­гә­не кү­рен­мә­де­ме?”— дип со­раш­тыр­ды­лар.

Ә Аль­би­на бер­кай­да да тү­гел, Шиш­кин му­зей-ты­ю­лы­гы­на ке­реп, экс­по­нат­лар бе­лән ял­гы­зы гы­на та­ны­шып йө­рү­дә иде. Һәр әй­бер­гә озак­лап күз таш­лап, кү­ңе­лен ты­ныч­лан­дыр­ды. Ни­лек­тән кау­ша­ган­лы­гын аң­лар­га те­лә­де. Вә­ли­шин ха­кын­да ин­де ул оныт­кан, ыша­ныч­ны ак­ла­ма­вы­на гарь­лә­нү­дән ге­нә иза­ла­на иде.

Му­зей­дан ул саф­ла­нып, ты­ныч­ла­нып чык­ты. Уң­га-сул­га йө­реп тор­ган ми­ли­ция ма­ши­на­ла­ры­на игъ­ти­бар бир­ми­чә, ту­лай то­ра­гы­на та­ба юнәл­де. Ачу­ла­ныр­лар ин­де укы­ту­чы­ла­ры, ачу­ла­ныр­лар. Әл­лә соң инс­ти­тут­ны таш­лап ки­тәр­гә­ме ди­гән уй­лар бе­лән кай­тып кер­де. Вах­та­да утыр­ган әби­нең, шар­ан ярып:

— Вот она!— дип кыч­кы­рып җи­бә­рү­ен­нән сис­кә­неп, үзе­нә тө­бәл­гән бар­мак очы­ның авыр­лы­гын­нан ага­ры­нып кит­те. Гү­я­ки аңа мыл­тык көп­шә­сен те­рә­теп куй­ган иде­ләр.

Тиз ара­да ике ми­ли­ци­о­нер ике ягы­на ки­леп бас­ты­лар, аңын­нан кит­кән кыз­ны кул­тык­лап кы­на ма­ши­на­га та­ба алып чык­ты­лар, утырт­кан­да, ар­тын­нан ия­реп кил­гән вахтёр­ша әби­нең сүз­лә­ре ко­ла­гын ярып, бә­гы­ре­нә үт­те:

— Юнь­ле ке­ше ба­ла­сы дип то­рам бит, ка­ра син аны ә, явыз нә­мәр­сә икән, җир йот­кы­ры!..

Аль­би­на һич­нәр­сә­не аң­лар­лык дә­рә­җә­дә тү­гел иде. Җит­мә­сә кы­рын­да­гы са­сы авыз­лы ми­ли­ци­о­нер аның паль­то төй­мә­лә­рен чиш­кән бу­лып, туй­ган­чы күк­рәк­лә­рен кап­ша­ды, итәк ас­ты­на тө­шәр­гә ма­таш­ты, кул­ла­ры бер дә тик тор­ма­ды. Ярый әле икен­че ягын­да утыр­га­ны ты­ныч кы­на ка­ла бир­де. Кү­гәр­чен­гә таш­лан­ган коз­гын исә һа­ман ка­зын­ды да ка­зын­ды. Әгәр дә янын­да икен­че ип­тә­ше бул­ма­са, мак­сат та­шы­ның кы­зу­ын да ба­сар­га җа­ен та­ба­сы иде.

Ул ара­да ак “Вол­га” ма­ши­на­сы яны­на ки­леп тә тук­та­ды­лар. Ялт кы­на чы­гып, кыз­ның та­бы­луы ха­кын­да әле­ге дә ба­я­гы са­сы авыз­лы ми­ли­ци­о­нер хә­бәр сал­ды. Аль­би­на­ның хә­лен бе­ле­шеп, үзен бик ты­ныч һәм җит­ди тот­кан бер яшь ир аны “Вол­га”­га кү­че­реп утырт­тыр­ды. Ми­ли­ци­о­нер­лар­ны азат ит­те.

— Кай­да йөр­де­гез, ма­ту­рым?

— Шиш­кин му­зе­ен­да!

— Һай кре­тин­нар! Бө­тен шә­һәр­не куз­гат­ты­лар бит. Юнь­ле ке­ше­нең кай­да йөр­гән­ле­ген дә бел­ми­ләр. Өй­рән­гән­нәр... — дип, ул яшь ир нә­ти­җә чы­гар­ды да, шофё­ры­на: — Рес­то­ран­га!— ди­гән әме­рен җит­кер­де.

Аль­би­на нәр­сә уй­лар­га да бел­мә­де. Әм­ма дә шу­шы­лай ягым­лы сөй­ләш­кән ир­дән со­рар­га ки­рәк тап­ты, бер-ике тап­кыр тал­пы­нып ка­ра­ды, ба­рып чык­ма­ды. Ахыр­да, ба­тыр­лы­гын җы­еп, ярым пы­шыл­да­ган хәл­дә үтен­де:

— Абый, абый, дим, бе­рүк әйт­сә­гез иде, ми­нем ни га­е­бем бар соң? Ни­гә ми­не ми­ли­ция кул­га ал­ды? Ар­тым­нан әл­лә ни­ләр әй­теп кал­ды­лар...

— Кем­нәр?

Ап­ты­ра­ган ир Аль­би­на­га та­ба бо­рыл­ды. Ул ал­да уты­ра иде. Авыр­лы­гын­нан урын­ды­гы да сы­гы­лып куй­ды.

— Вахтёр әби, мә­сә­лән...

— Ни­чек, ди­сез, кул­га ал­ды­лар, ди­сез­ме?

— Әйе, абый...

— Әй­тәм бит, кре­тин­нар. Ба­ры­сы­на бел­де­рел­де. Та­выш-гау­га чы­гар­мас­ка, та­бар­га да үзе­мә хә­бәр итәр­гә дип. Ах­мак­лар!

— Абый, ми­нем га­е­бем юк­мы­ни? Алай бул­гач, кая алып ба­ра­сыз?

Аль­би­на үз яз­мы­шы өчен ха­фа­га төш­кән иде.

— Ты­ныч­ла­ны­гыз, сең­лем, ты­ныч­ла­ны­гыз!— дип юа­тыр­га ашык­ты яшь ир.— Ку­нак­ка ча­кы­ру­лы сез! Ме­нә ки­леп тә җит­тек...

Шә­һә­ре­нә тү­гел, тө­бә­ге­нә бер­дән­бер ях­шы са­нал­ган рес­то­ран тө­бе­нә ки­леп тук­та­ды­лар. Бө­тен бул­ган ут­лар да бар көч­лә­ре­нә як­тыр­тып, эч­тән тан­та­на­лы марш һәм сөй­лә­шү та­выш­ла­ры ише­те­леп то­ра иде. Би­на кар­шы­на бер­ни­чә ми­ли­ци­о­нер бас­ты­ры­лып ку­ел­ган­ны күр­гәч, Аль­би­на арт­ка чи­ген­де.

— Абый, мон­да ми­не ни­гә алып кил­де­гез?— дип ка­чар­га те­лә­де. Әм­ма ул ир аны, җай гы­на сөй­ләш­те­реп, кул­тык­лап ал­ды һәм:

— Сең­лем, ни­гә алай ку­рык­ты­гыз әле? Ки­рәк­ми,— дип үгет­ләр­гә ке­реш­те, ә үзе, кү­ңе­лен­дә­ге­сен сөй­ләп­ме, ми­ли­ци­я­не би­тәр­лә­де: “Шу­лар­га эш ку­ша­лар ди­ме­ни, кре­тин­нар, то­ра са­лып кыз ба­ла­ның өнен ал­ган­нар. Ах­мак­лар! Юләр­ләр иле!”— Сең­лем, сез­нең чы­гы­шы­гыз өл­кә ко­ми­те­ты җи­тәк­че­ле­ге­нә дә, чит ил ку­нак­ла­ры­на да бик оша­ган, шун­лык­тан үзе­гез бе­лән якын­нан­рак та­ны­шу өчен бан­кет­ка ча­кырт­ты­лар. Ба­ры тик шул гы­на. Бер дә бор­чыл­ма­гыз,— ди­гәч ке­нә, Аль­би­на аның әй­дәк­лә­ве­нә буй­сын­ды. Үзе­нә ка­ра­та ишек тө­бен­нән үк күр­сә­тел­гән ка­дер-хөр­мәт­кә ис­лә­ре-акыл­ла­ры ки­теп, кү­гәр­чен бу­лып ке­реп кил­гән җи­рен­нән ак­кош­ка әве­рел­де. Аны һәм­мә­се ди­яр­лек кү­тә­реп ке­нә ал­ма­ды­лар ин­де, ба­ры­сы да кы­зык­сы­ну­лы вә сок­лан­ган күз ка­раш­ла­рын аңа таш­лап, кул­лар ча­бар­га ке­реш­те­ләр. Шу­шы ал­кыш­лар эче­нә кер­де дә эре­де кыз. Әле яңа гы­на ба­шын­нан уз­ган хәс­рәт­ле ми­нут­ла­ры оны­тыл­ды, шик-шөб­һә­лә­ре югал­ды һәм ул...

Һәм ул адаш­ты. Вә­ли­шин әле аның ку­лын­нан тот­ты, әле би­ю­гә ча­кыр­ды, әле ае­рым бүл­мә­гә дә­шеп, зат­лы эчем­лек­ләр бе­лән сый­ла­ды, нәр­сә­ләр­дер ки­ңәш ит­те, ни­ләр­дер вәгъ­дә­лә­де, үтен­де, со­ра­ды. Әм­ма Аль­би­на бер ге­нә сү­зен дә аң­ла­ма­ды, ку­лы­на та­гы­лып йөр­де дә йөр­де. Өл­кә ко­ми­те­ты җи­тәк­че­се­нең Аль­би­на­га күр­сәт­кән хөр­мәт­лә­ре мон­да­гы­лар­ның бер­се­нә дә тә­те­мә­де. Ул алар­ны бө­тен­ләй үк оныт­ты да бул­са ки­рәк. Кыз җи­де кат күк­ләр­нең рә­хә­тен та­тый бир­де. Вә­ли­шин аның са­ен үз яны­на­рак елыш­тыр­ды. Аль­би­на мәҗ­лес­тән тә­мам ары­ган, таш­лап чы­гып ка­чар­дай хәл­гә җит­кән иде. Әм­ма Вә­ли­шин то­за­гын­нан ыч­кы­на ал­ма­ды.

— Мин си­не яра­там! Син — ми­не­ке, ба­ры тик ми­не­ке ге­нә!— дип пы­шыл­да­ды ул кыз­ның ко­ла­гы­на...

— Син — ми­не­ке, ба­ры тик ми­не­ке ге­нә!..

Аль­би­на йо­кы­дан ай­нып кит­те. Аның ана­дан ту­ма шә­рә тә­не өс­тен­дә йон­лач җил­кә­ле авыр ир ке­ше ята иде. Тук­тау­сыз ни­дер пы­шыл­да­вын­нан кыз бер­ни дә аң­лый ал­ма­ды. Ара-ти­рә чия төс­ле кы­зыл­га бу­ял­ган яс­тык-мен­дәр­ләр идән­гә кый­ша­еп төш­кән. Әл­лә төш, әл­лә өн иде.

 

VI

Шә­һәр өс­те­нә кү­гел­җем-зәң­гәр кич иңеп ки­лә. Ка­зан суы ир­тә­гә­ге көн­нең ма­тур бу­ла­сын вәгъ­дә ит­кән­дәй наз­лы кыз ба­ла ке­бек ел­мая, ан­нан-мон­нан исеп куз­гал­га­ла­ган сал­кын­ча җил чер­ки­ләр­не ку­ак ара­сы­на сө­рә. Тын­лык.

Хан­бал да, Аль­би­на да яр кы­ры­е­на утыр­ган урын­на­рын­нан кү­тә­ре­лер­гә җы­ен­мый иде­ләр төс­ле. Ха­ным­ның сө­ек­ле Ай­зи­гы ча­бып йө­рү­дән тә­мам ту­еп, аның ал­ды­на ки­леп ба­шын сал­ган хәл­дә ят ир­гә үз итеп сак-сак кы­на ка­рап куй­га­лый.

Бу сер­ле ва­кыт­ла­рын бер-бер рәс­сам кү­реп ал­са, һич­шик­сез үзе­нең күз нур­ла­рын та­мы­за-та­мы­за бе­рәр кар­ти­на ясап, му­зей­лар­ны би­зәр иде. Әм­ма бу ти­рә­дә һич ке­нә дә чит-ят адәм әсә­ре кү­рен­ми шул. Хан­бал бе­лән Аль­би­на егет һәм кыз ши­кел­ле оны­ты­лып уты­ра­лар да уты­ра­лар. Ан­да-сан­да ко­лак арт­ла­рын­да бе­зел­дәш­кән чер­ки­ләр­гә дә игъ­ти­бар ит­ми­ләр төс­ле.

Хан­бал ха­кын­да нәр­сә со­рар­га мөм­кин бул­са, Аль­би­на ба­ры­сын да бе­ле­шеп бе­тер­де. Хәт­та бе­рен­че мә­хәб­бә­те ха­кын­да аз­мы-күп­ме мәгъ­лү­мат ал­ды. Егет­кә ка­ра­та кү­ңе­лен­дә из­ге хис­ләр уя­нып, ул аны әле бер­ту­ган эне­се төс­ле якын ит­те, әле яшь­ле­ген­дә югалт­кан сө­ек­ле яры ке­бек кү­зал­ла­ды.

— Үзе­гез ха­кын­да бер­нәр­сә дә со­ра­ма­дым ин­де, сөй­лә­дем дә сөй­лә­дем,— ди­де Хан­бал, үкен­гән­дәй итеп.

— Бе­рен­че тап­кыр гы­на оч­ра­шу­ы­быз тү­гел­дер әле, ба­­р­сын да бе­лер­гә өл­ге­рер­сез,— дип, Аль­би­на та­гын сер­ле ге­нә ел­май­ды. Әм­ма бу сүз­лә­ре оч­ра­шып-та­ны­шып кит­кән­дә­ге­чә итеп Хан­бал­га тәэ­сир яса­ма­ды. Үз ис­тә­лек­лә­рен­нән үзе үк бо­е­гып кал­ган егет кү­ңе­лен­дә ха­ти­рә­ләр чиш­мә­се саф су­ла­рын та­шы­тып кай­ный иде.

— Бәл­ки кай­тыр­га чы­гар­га ва­кыт­тыр?

— Аз­рак уты­рыйк ин­де,— дип ки­ре­лән­де Аль­би­на.

Ха­ным­ның бу сүз­лә­ре­нә буй­дак буй­сын­мый бул­ды­ра ал­ма­ды. Му­ен тө­бе­нә утыр­ган чер­ки­не шап итеп сыт­ты да:

— Ир­тә­гә көн ях­шы бу­ла­сы,— дип әй­теп куй­ды,— бо­лар да ко­ты­ры­на баш­ла­ды­лар, кич­нең бар ямен җи­бә­реп.

— Куз­га­лыйк алай­са,— ди­де Аль­би­на.

— Бу тын­лык­та уты­руы рә­хәт бит әле!— дип ки­ре­лән­де бу юлы Хан­бал.— Ба­лык­лар да уй­ный баш­ла­ды­лар, күк йө­зен­нән йол­дыз чүп­ләр­гә ты­ры­шу­ла­ры, ах­ры­сы.

Бу сүз­лә­ре сә­ер бул­са да кы­зык кы­на ки­леп чык­ты. Ике­се дә шә­мә­хә­лә­неп кал­ган төн­ге күк йө­зе­нә те­кәл­де­ләр. Дө­рес­рә­ге, өче­се дә. Алар­га ка­рап Ай­зик та юга­ры­га тө­бәл­де. Аль­би­на бе­лән Хан­бал йол­дыз­лар­ны күз­лә­сә­ләр, ул адәм кү­зе­нә кү­рен­мә­гән сих­ри хә­рә­кәт­ләр­гә игъ­ти­бар ит­те. Ха­ным­ның вә егет­нең кү­ңе­лен­нән чык­кан җы­лы нур­ла­ры бер-бер­се­нә та­ба тар­ты­ла, әм­ма якы­на­еп җи­тә ал­мый иде­ләр.

— Ә син йол­дыз са­нар­га яра­та­сың­мы?

— Бел­мим,— дип җа­вап бир­де Хан­бал.— Шу­лай сту­дент чак­ла­рым­да күм­хуҗ­га көз­ге эш­кә ат­кар­ган­нар иде. Ул ка­дәр йол­дыз­лар­ны го­ме­рем­дә дә күр­гә­нем бул­ма­ган­дыр. Бө­тен күк йө­зе эн­җе си­бел­гән төс­ле ялык-йо­лык ки­леп то­ра иде, хә­те­рем­дә шул кал­ган.

— Бе­рәр авыл кы­зын оза­та бар­ган­сың­дыр!

— Бо­лай гы­на ин­де, оза­тып ка­ра­ган­дай ит­тем. Алар­ның га­дәт­лә­рен бе­леп бе­те­рер­гә мөм­кин­ме­ни? Ки­лә­сең, кап­ка төп­лә­рен­дә уты­ра­сың-уты­ра­сың, ке­реп ки­тә бел­ми. Йок­лар­га ва­кыт иде. Ар­ган идем. Кайт­тым да кит­тем. Икен­че көн­не бө­тен авыл­ла­ры бе­лән үзем­нән кө­леп йөр­де­ләр, кыз­лар да оза­та бел­мим икән, имеш.

— Кы­зык ит­кән­нәр үзең­не...

— Бик үк кы­зык бул­ма­ды шул.

— Уҗым бо­за­вы ди­гән исем дә так­ты­лар­мы соң?

— Кем бе­лә ин­де алар­ны­кын? Шу­лай да, ки­тәр көн­нәр якын­лаш­кач, та­гын бер­се ар­тын­нан ба­рып ка­ра­дым. Ул әй­тә: “Кап­ка тө­бен­дә кал­ды­рыр бул­ма­саң гы­на оза­та кил!”— ди. “Я­рар!”— мин әй­тәм. Ә ул бө­тен­ләй кап­ка төп­лә­ре­нә кайт­ма­ды, тау­га алып ме­неп кит­те. Ме­нә шун­да күр­дем мин ул йол­дыз­лар­ны. Акыл­лы кыз икән. Бар­ча йол­дыз­лар­ны исем­нә­ре бе­лән атап чык­ты. Та­тар­ча ин­де, бил­ге­ле. Шак­лар кат­тым. Со­рыйм мон­нан: “Йол­дыз­лар­ның да та­тар­ча ата­ма­ла­ры бар­мы­ни?”— дим. Ә ул кө­лә. “Нәр­сә,— ди,— та­тар­га йол­дыз­лар як­тырт­мый дип уй­ла­дың­мы әл­лә?”— ди. Ми­ңа да кы­зык бу­лып кит­те. “Әй­дә,— мин әй­тәм,— өй­рәт әле, та­тар­ча исем­нә­рен бе­леп ка­лыйм!” Ә ул: “Әй­дә!”— ди. Тө­не буе аңа ия­реп йөр­дем. Йо­кы кач­ты. Таң бе­лән ге­нә авыл­га кай­тып төш­тек. “Хә­зер адаш­мам, оза­тып йөр­мә!”— ди­де дә ки­теп бар­ды, кай­да тор­га­нын да бел­ми кал­дым. Икен­че көн­не клуб­ла­ры­на да чык­ма­ды. Нәр­сә бул­ган­дыр? Ә оч­ра­ша­сы кил­де үзе бе­лән, ба­рып кы­на чык­ма­ды.

— Кай­сы як­та бул­ды­гыз соң?

— Апас ра­йо­нын­да, Бур­сык­мы, Ур­сак­мы ди­гән авыл­да ин­де.

— Апас кыз­ла­ры бе­раз хәй­лә­кәр ин­де алар.

— Шу­лай­дыр...

Хан­бал чын­нан да яшь­кә үтеп, акыл­га ма­лай­лар хә­лен­дә­рәк кал­ган иде. Аль­би­на аның мон­дый ­бер­кат­лы бу­лу­ы­на эч­тән ге­нә ку­а­нып та куй­ды. Һай, ни­чән­че кат көл­де­рә ин­де үзен­нән бу са­кал­лы са­бый. Әм­ма аның бе­лән сөй­лә­шү­лә­ре рә­хәт. Һич­бер кат­лау­лы ма­те­рия мәсь­ә­лә­лә­ре­нә кер­ми. Са­бый да са­бый, бу да са­бый!

— Со­ңын­нан оч­раш­ма­ды­гыз­мы соң?

Аль­би­на та­гын да кы­зык­лы хә­бәр ише­тә­чә­ге­нә ни­ят то­тып со­рап куй­гач, егет сүз­сез ге­нә бо­ры­нын тарт­ты да:

— Юк шул!— дип әй­теп сал­ды.

“Һай ул кыз мин бул­сам!— дип уй­лап куй­ды Аль­би­на.— Ә ни­гә, үзем ха­кын­да әл­лә ни­ләр сөй­лә­мә­дем бит әле. Кай­дан икән­ле­гем­не дә бел­ми, ша­яр­тыйм әле үзен!..”

Ха­ным фи­ке­рен тө­ен­лә­де дә, егет­кә:

— Ә ул кыз мин бул­сам, нәр­сә әй­тер­сең?— дип ел­май­ды.

— Юк ла,— ди­де Хан­бал,— ша­яр­та­сыз гы­на. Аны ут як­ты­сын­да күр­гә­нем бар иде ми­нем. Ямь­сез ге­нә, сип­кел­ле ге­нә, ке­че бо­рын­лы бер кыз­чык сы­ман­рак иде. Кая ди ул, юк. Сез­не аның бе­лән һич ча­гыш­ты­рыр­га мөм­кин тү­гел, чын­лап әй­тәм!

Аль­би­на­га кы­ен бу­лып кит­те. Ник ша­ярт­ка­ны­на үкен­де. “Са­бый дип уй­ла­сам да, хә­те­ре ях­шы икән, ял­ган­ны чын­нан ае­ра бе­лә!”— ди­я­рәк фи­ке­рен тө­ен­ләп куй­ды.

Алар кай­ту ягы­на куз­гал­ды­лар. Арт­ла­рын­нан Ай­зик ияр­де. Ба­шын са­лып кы­на юырт­ты, әле егет ягы­на чы­гып бас­ты, әле ху­җа­сы­ның аяк ас­тын­да бө­те­рел­де.

— Ашый­сы ки­лә!— ди­де Аль­би­на.

— Ан­нан йок­лый­сы ки­лә!— дип өс­тә­де Хан­бал.

Ике­се дә кө­ле­шеп куй­ды­лар.

Хан­бал алар­ны йорт­ла­ры кар­шы­сы­на ка­дәр үк оза­та бар­ды. Әм­ма ха­ным­ның үте­не­че бу­ен­ча, ал­дан үзе кай­тып кит­те. “Арт­ла­рын­нан кү­зә­теп кил­мәс­кә шу­лай та­ләп ит­кән­дер ин­де!”— дип уй­ла­ды.

Үз­лә­ре­нә кай­тып җит­кәч, подъ­езд тө­бен­дә­ге утыр­гыч­тан урын ал­ды. Дя­дя Фё­дор­ның да, ни хик­мәт, тә­рә­зә­лә­рен­дә ут сүн­мә­гән иде әле. “Бик ир­тә ята тор­ган­нар иде, бер-бер хәл бул­ма­ган­дыр бит?”— дип уй­лап куй­ды Хан­бал. Күз­лә­ре, алар­ның ка­тын­нан кү­тә­ре­лә-кү­тә­ре­лә, күк­кә те­кәл­де­ләр. Мон­нан да ачык кы­на кү­ре­нә­ләр йол­дыз­лар. Әм­ма ба­шы­на бө­тен­ләй бү­тән уй кил­де егет­нең: “Ка­ра әле, те­ге исе­рек­ләр­гә Аль­би­на ха­ным за­жи­гал­ка чы­га­рып бир­гән иде, тар­та ми­кән­ни? Бер дә сиз­дер­мә­де! Кы­зык бит, ә!”

Хан­бал, утыр­ган җи­рен­нән куз­га­лып, подъ­езд­га чум­ды. Әм­ма нәр­сә­се­дер оны­ты­лып кал­ган ши­кел­ле ки­ре бо­ры­лып ка­ра­ды. Ишек­тән төш­кән як­ты­лык­тан ка­ра тим­гел­ле ак эт­нең йө­ге­реп уз­ган­лы­гы кү­зе­нә ча­лын­гач, урам­га чык­ты. Әм­ма ан­да һич­кем юк иде. “Кү­зе­мә ге­нә кү­рен­гән икән!”— дип уй­ла­ды ул. Фа­ти­ры­на кү­тә­ре­леп, газ­га чәй­нек утырт­ты.






Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:

vikidalka.ru - 2015-2024 год. Все права принадлежат их авторам! Нарушение авторских прав | Нарушение персональных данных