ТОР 5 статей: Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы КАТЕГОРИИ:
|
КӨЗГЕ ЯҢГЫРГА КАДӘР 9 страница— Йә-йә, ярамый алай, безгә рәхмәт әйтегез! Сездән сорау алуның кирәге калмады!— Тиз-тиз язып, кызның кулына кәгазь тоттырды.— Монысын дежурныйга бирерсез. Юкса чыгармас. Ә тегесен, кая, китер әле! Монда куям!— Ашыгып-ашыгып төенчегенә кыстырды да, анысын Марфага сузды.— Бар, сеңлем! Барысы өчен дә гафу үтенәм. Чыннан да гаепле дип уйлаган идек бит. Үз кулым белән тоткан идем шул. Янгын чыккан яктан килеп төшмәгән булса, бу бәлагә тармас та иде. Марфаны, җиңеннән тотып, ишеккә китерде. — Хушыгыз! Кыз башын гына селкеде һәм салмак адымнары белән озын коридор буенча атлады. Тикшерүче Васька Дурной аның артыннан күзе белән озата калды. Кыз, тагын да салмак хәрәкәт белән кулын сузды, каршысына чыгып баскан дежурный милиционер хатынга кәгазь тоттырды һәм төенчеген кочаклаган килеш атлады да атлады. Беркая борылмады һәм туктамады. Юл уртасыннан барды да барды. Йөзеннән хуш исле җил сыпырып үтте, басуларда җитлеккән иген тәме, икмәк җылысы иде бу. Шунда гына Марфа айныгандай булды, уңын-сулын каранды һәм үксеп елый-елый йөгерә башлады. Тыны кысылып, тамагына тузан утырды. Әмма кыз туктамады, күзләреннән яшь акты, җаны тетрәп үкседе, кемнәндер куркып качкан төсле чапты да чапты. Хәтта юлга аркылы аккан инешне дә ерып кына чыкты һәм, каенсарга кереп, каеннар арасына капланды. ... Тыныч, рәхәт. Әйләнә-тирәдә яшел чирәм. Алга таба үр менә. Ә Самуил белән Марфа янәшә баралар да баралар. Әйе, рәхәт шул. Егете түгел, инде ире икән, имеш. Кыймыйча гына күтәрелгәләп бер-берсенә карыйлар. “Самуил,— ди Марфа,— синең күзләрең караңгы көрән түгел идемени? Нигә ачык зәңгәр төскә кергәннәр?” Ә ул — елмая: “Мин хәзер шулай инде!”— ди. Карый. Аралары ераклаша бара. Яшел чирәм үзалдына саргаеп, баскан җирләре сазлыкка әверелә. Араларында әллә ниткән чокыр, упкын. Буйга сузылган. Һаман киңәя. “Самуил!”— дип кычкыра Марфа. Ә ул — эндәшми. “Нигә әйтмисең? Чакырсаң, хәзер яныңа барып җитәр идем!”— ди Марфа. Ә ул һаман зәңгәр күзләрен тутырып карап тик тора, ерагая. Нидер эйтә, ишетелми. Әллә татарча эндәшә инде шунда? Юк, тавышы русча яңгырый бугай? Аңлашылмый бит... — Что случилось, дочка? Чего такой? Марфа башын күтәрде, каршысына иелеп, аңарга ак сакаллы түгәрәк кенә бер татар карты дәшә икән. Кыз сикереп торды. Итәкләрен какты. — Нәрсә кызым? Чего такой? — А вот, устала и заснула... — А я думал, что-чего недобрый... — Ничего, спасибо, бабай, за то, что разбудили! Ул-бу булдымы дип борчылып килгән бабай елмаеп җибәрде. — Ничего, дочка, бывайть-бывайть... Откуда будешь? Марфа туган авылының исемен әйтте. Бабай һаман елмаеп тора бирде. Аның нурланып балкыган йөзе Марфаның күңеленә ягымлылык салды. Уйлары да, күргән төше дә берьюлы онытылды. Югарыга менеп җитеп, инде авышырга да әзерләнгән кояш дөнья йөзенә шатлык бүләк итә иде. Кыз үзенең монда ничә сәгатьләп ятканлыгын чамаларга маташты. Бабайдан сорарга яхшысынмады. Төенчеген кулына алып, үз юлы белән атламакчы иде, чыбык сындырып маташкан бу татар карты аны туктатты: — Садись, дочка, садись. Я ведь туда еду.— Бара торган ягына таба кулы белән изи-изи күрсәтте.— Вот моя кобыла, хороша лошадка, хороша! Наши деревня, ведь, в той стороне. До этого довезу, как это... Һе-һе!.. Вот память. Ну ладны, там скажу!.. — Спасибо, бабай! — Даг бог здравия, дочка, дайты бог! — Вам тоже! Арбасында бабай ялгызы гына түгел иде. Башын-чәчен бөркәнеп утырган хатыны, Марфаны әйдәкләп китерүен күргәч, яратмады булса кирәк, йөзен читкә борды. Бу кыланышын күреп алган кыз кыенсынып куйды. Әмма бабай һаман да кыстый иде: — Садись, дочка, садись!.. Үзе хатыны янына менеп, алга карап утырды, дилбегәне кулына алды. Әмма Марфа һаман да тәвәккәлләми тора иде. Бабай моны күргәч, ашыктырып карады, ә кыз мыштырдый бирде. Ул да түгел, йөзем ярым каплап, теге әби борылып карады, башын селкеп: — Садыс-садыс...— дип үтенде. Марфага шул сүз генә җитмәгән икән, җәһәт кенә арбага менде, артка карап утырды. Аска калын итеп түшәлгән печән җылысы озакламый тәненә күчте. Авыр гына кузгалып киткән ат рәхәтләндереп юырта бирде. Бераз юл үткәч, бабай елмаеп кына Марфага борылды да сорап куйды: — Говорят, наш Исмагил у вас пожар делал, не знам? — Знам, бабай, знам,— дип белдерергә ашыкты Марфа.— Только, бабай, это не он зажег. Его неправильно обвинили! Того, кто делал, поймали, бабай! Скоро и Исмаила освободят... Кызның бу кадәр белдекле сөйләүләреннән бабай үзе генә түгел, янындагы әбисе дә аптырап китте. Алар Марфага дүрт күз белән текәлделәр. Яңадан да яңа хәбәрләрне ишетәселәре килде. Горур итеп башын күтәргән, әмма кабат бер сүз дә эндәшмәгән кызга бабай тагын да сорау бирергә уйлады. Атының дилбегәсен тәмам кулыннан төшереп, борылып диярлек утырды. Үзе кебек хәйләкәр сыйфатлы биясе исә, хуҗасының юлдан күңеле читләшкәнен сизенеп, акрыная-акрыная туктады һәм рәхәтләнеп иген басуыннан ашлык башакларын гына сайлап чәйнәргә кереште. — Откуда знам, дочка, откуда знам? — Марфа рәхәтләнеп елмайды. — Знам, бабай, очень хорошо знам, я ведь его невеста! Только что, то-есть утром у следователя была, в милиции! Там сказали! — Кту сказал? — Этот, как его, Васька Дурной. — А-а, если Дурной, то верно, значит правда и есть! — Правда-правда, бабай, поверь мне. Исмаила, наверно, уже освободили. — Ву радость какуй! Алгы ягына таба борылып, арбадан төшеп барган дилбегәсенең очын эләктереп алды да, биясенә эндәште: — На-а, малкай, яхшы хәбәрләр алып кайтабыз икән, әлхәмделиллаһ! Йөгерсәң дә була, чапсаң да ярый! Моңа кадәр эндәшмәгән хатыны, чабып барган атка әле бая гына бабай сындырып биргән чыбык белән сугып, Марфаның сүзләрендә олы мәгънә күргәндәй, картыннан сорап куйды: — “Невеста” дип әйтәме? Шушы микәнни инде ул кыз? — Невеста-невеста, хороша невеста!— дип бабай рәхәтләндереп елмайган хәлендә аңа тиз генә җавап та бирде. — И карт юләр,— диде хатыны, иренә терсәге белән төртеп.— Кызлар күрсәң, котыра башлыйсың... Бик чибәр нәрсәкәй бит бу!.. — Хороша невеста, хороша! Марфага бик тә, бик тә рәхәт, күңелле булып китте. “Спасибо, бабай!” Җаны шулай дия-дия сөенә иде. Бабай атын юл чатына җиңел генә китереп туктатты. — Ну, дочка, нам — сюда, вам — туда! Марфа аптырап китте. “Кара әле, безнең Исмәгыйль дигәннәр иде түгелме соң? Авылдашлары булып чыктылар бит! Барыбер аларга барырга ниятләгән идем инде, яхшы икән әле!”— дип, татарның арбасында юлын дәвам итәргә уйлады һәм: — Я, бабай, также с вами еду! К Исмаилам зайду! — Кара-кара, нәрсә ди ул? Исмәгыйльләргә барам, диме? Булмаганны, оят кирәк азрак! Бабайның әбисе Марфаны авылга алып кайтасы килмәде, терсәге белән картына төртеп-төртеп куйды. Аларның ни сөйләшкәннәрен Марфа ачык ишетмәгәнлектән, бер нәрсә дә аңламады. — Халык ни әйтер? Без алып килгән булып чыгабыз! Юк-юк, әниләре дә эзли торганнардыр бу баланы, кайтсын авылына! Гомер булмаган эш. Өйләнергә исәбе бар икән, Исмәгыйль үзе дә бик оста алып кайтыр! Төшсен! Әби тормышны белеп сукалый иде. Бабай кыенрак хәлдә калды. Шулай да Марфага аңлатып карарга булды: — Дочка, ведь какое дело, мой старуха говорит, обычай, говорит, не разрешает. Нельзя тебе в наш деревня-то, очень нельзя. Пойми, дочка, гороша желая говорит. Обычай-то есть, такой вот дело-то. Этот премета такуй. Какая невеста без жениха домой зайдет, та невеста нехороша будет. Жених приведет. Ой жених у тебя, дочка, такой хорош. Нельзя, ведь, очень нельзя! Добро хочу, плохого не хочет бабай. Мой старуха говорит правду. Она из-за добра так говорит! Әмма кыз аны тыңларга теләмәде. Исмәгыйлен бик тә сагынганлыгы сәбәпле, йортларын гына булса да кырын күзе белән күреп китәсе, күңелен тынычландырасы килде. Бәлки кайтып та җиткәндер? Юк-юк, арбадан төшеп калса да калыр, җәяү барачак ул! — Бабай, я уж к ним в дом не зайду. Так, краешком глаза на них посмотрю. Не бойтесь, ничего не будет! Марфаның үтенеч катыш сүзләрен ишеткәч, бабай уйга калды. Әмма әбисе тагын тынгылык бирмәде. Терсәге белән кабыргасына төртеп-төртеп алды: — Нәрсә ди ул бала? Барам дип әйтә түгелме соң? Әллә аңлата белмәдеңме? Җебеп торма инде! “Татарда ирләр хатыннары өстеннән идарә итәләр дип сөйләгән булалар, бер дә белеп әйтмиләр икән!— Марфа шушы фикереннән елмаеп куйды.— Кара ничек изә бабайны!” Картлач, тагы да арбадагы кызга борылып, җай гына аңлатырга кереште, бу юлы тавышы ачулырак иде: — Иди, дочка, иди! Если надо, мать Исмагыйла от меня узнает, что его освободили. Расскажу, что ты — хороша невеста сказала. Нельзя тебе к ним. Вот Исмагыйль придёт, сам к тебе и, этот, придёт. Так хороша будет... Әйе, балам, әйе!.. Бабай сүзләрен татарча бетергәч, әбисе дә Марфага таба борылып, матурлап үгетләргә тотынды: — Бар-бар, балам, бар! Әти-әниең дә көтә торганнардыр... Кайтып сөендер үзләрен. Ә без үзебез әйтербез. Сине күрдек, диярбез. Исмәгыйльне ялгышлык белән зинданга салган булганнар, гаепле кешене тотканнар, диярбез. Бар, балам, бар! Бабай әйткәч, Марфа әле киреләнергә, барыбер анда барасы барлыгын аңлатмакчы да иде, әмма әбинең бу кадәр үгетләүләрен ишеткәч, бу уеннан кайтты. Чыннан да, бәлки аларда шундый гадәт бардыр, ырым? Марфа арбадан төште. Төенчеген ике куллап күкрәгенә кысты. Моңа бабайның күңеле булды, елмайды да: — Хороша, невеста, очень хороша! Будь счастлива!— дип, дилбегәсен тартып куйды. Авылларының инде кыек очлары күренгәнлеген ат та белә иде. Сукмыйча да юыртып китте. Кыз, кулын күтәреп болгый-болгый: — Спасибо, бабай, спасибо, бабушка! Счастливого пути!— дип калды. Әмма алар артларына борылып карамадылар. Аркаларына төшкән кояш нуры ул әби белән бабайның гәүдәләрен бергә кушып, очып кына баралардыр төсле итеп күрсәтә иде. Марфа үз авылларына таба борылды. Юлда һичкем юк иде. Тик киң кырлар вә үзәнлекләр буйлап зең-зең иткән тонык тимер тавышы һәм саранчалар-чикерткәләр терт-терт сикергәләгәне генә ишетелеп куя. Тимерчеләр урак теши бугай? Ни кадәр вакытлар үткән. Әле кичә генә чәчелгәннәр төсле иде, үсеп тә җиткәннәр. Уракка төшәр вакытлар да якынлаша. Кояш, Марфаның күзләренә кырын-кырын карап, юри шаяртып уйныйдыр төсле иде. Кыз әле кытыкланып, әле теге бабай белән әбинең нинди яхшы кешеләр булуларын исенә төшереп, әле Исмәгыйленең менә тиздән азат ителәсенә чын күңеленнән ышанып, шул уйларында көлә-елмая кайта бирде. Әмма егете мәсьәләсендә әлегә ашыгып уйлый иде ул.
XII Сузып-сузып кына телефон сызгырды. Айзикның сак колагы кузгалып-кузгалып алды. Әмма хуҗабикә йокысыннан уянырга теләми иде бугай. Телефон тавыш бирде. Ул тагын кабатланачак. Айзик хуҗабикәнең бүлмәсенә үтте, битен ялады. Альбина, иренеп кенә: — Кирәкми, кирәкми инде!— дип ыңгырашты. Ул, гадәте буенча урынына шәрә тән белән чумып, изелеп-йончып йокларга ярата иде. Телефон тагын сузып-сузып кына сызгырды. Бу юлы хуҗабикә күзләрен ачты, трубканы кулына алды. Йокы аралаш эндәште: — Әйе-әйе, мин тыңлыйм! Шалтыраткан кеше ире иде. Инде ничә көннәр Мәскәүдә бизнес эшләре белән мәшгуль булып, көннең теләсә кайсы вакытында хатынына шалтырата, хәлен белешә, бүген-иртәгә кайтып җитәм дип әйтә, мәхәббәте хакында сөйли. — Тыңлыйм-тыңлыйм, Геннадий! Альбина торып утырды. Затлы йомшак юрганын ачып, читкә кайтарды. Шәрә калган тәненнән оялыпмы, әллә инде итагать белепме, Айзик шыңшый-шыңшый үз бүлмәсенә чыкты. Геннадийның тавышы бик борчулы иде. — Мин кичә кич сиңа шалтыраттым, нигә телефонда юк идең? Нәрсә булды? Хатыны уйларга өлгермәде, әмма гадәтләнгән җавабын бирде: — Һичнәрсә булмады, Айзикны йөрттем! — Шулай соңга калганчымы? Мин бит унбердә шалтыраттым! — Айзик теләгәч, мин нишли алам? Нигәдер кәефе китеп тора. — Дару бир! — Бирдем, файдасы булмады. Әллә кайда түгел идем бит, подъезд төбендә генә! Альбина әлбәттә алдый һәм ялганы тотылачагын белми иде. Ире чыгырыннан чыга язып диярлек тагын үкерде: — Мин Вариска да шалтыраттым. Ул сине карап килде. Звонок та биргән, подъезд тирәләрендә йөргән. Борчылып беттем. Сине тапмаган! Әмма хатынының исе дә китмәде, шунда ук башы эшләп алды: — Тынычлан, иркәм, тынычлан! Айзик мине һичкемнән кимсеттерми, янымда саклап кына йөри. Читкәрәк киткән булганбыздыр. Көннәр буе өйдә генә утыру күңелсез бит. Кайт инде тизрәк, көтәбез. Икебез дә көтәбез. Айзик, бара да, гел синең кием шкафыңны исни... Ул да сагынды! Бу сүзләрен ишеткәч, ире эреп китте булса кирәк, тавышы тынычланды, сүзләре дә ягымлы булып ишетелә башлады: — И җан кисәгем, синең өчен генә борчылып әйтәм бит. Ул-бу хәтәрләрдән Аллаһ сакласын! Төшемә дә янгын, гел пожар керә. Котларым оча инде. Менә бүген бер килешүне төгәлли алсам, кичке рейс белән Казанга очармын дип торам... — И-и-и юләрем! Төш тә юрый белмәгәч, нигә дип күрәсең аларны? Янгын — яхшы фал, никадәр көчлерәк, шулкадәр әйбәтрәк! Байыйсың дигән сүз, череп байыйсың! Альбинадан бу сүзләрне ишеткәч, Геннадий үкереп җибәрде. Бизнеска кереп киткәнче үзенең хисләрен болай кыргый рәвештә әкәмәт итеп белдерми иде, хәзер үзгәреп бетте. Начарга да үкерә, яхшыга да. Имеш, йоласы шундый. Кемнең ничек үкерүенә карап акчасы арта, эше уңышлырак бара. Әйтик, горилла кебек бии-бии үкерсәң, синең эшләр уңышлы, башка суга-кага уһылдасаң — оттырдың, авызны дүрт бармак белән яба-яба һо-һо килсәң — бу товар һичшиксез синеке, аһ-уһ килсәң — кайгың бар, яки банкротлык яный, гү-гү дию — мәхәббәт һәм бәхет... Морза системасы кебек, барысын да сөйләп бетерергә мөмкин түгел. Коммерция һәм бизнеста шушыны белмичә эшкә тотынган кешеләр беренче көнне үк уңышсызлыкка очрыйлар. — Нәрсә алып кайтыйм үзеңә, җан кисәгем? — Бернинди әйбер дә кирәкми. Үзең кайт тизрәк! — Мин монда сиңа атап тун алган идем, матур, яратырсың дип беләм! — Нәрсәгә алар шулкадәр? Альбинаның исенә яңа танышкан дусты Ханбал килде. Кухня тәрәзәсенең челтәре юк иде бит. Алып кайтсын әле Геннадий! — Иркәм, челтәр алып кайт! Кухня тәрәзәсенә. Бик әллә ни затлысы кирәк түгел. — Безнеке бар бит әле... — Бар дип, искерделәр инде, алыштырырга вакыт! — Тагын нәрсә? — Кочаклыйм, үбәм, сагынып көтәм! — Мин дә! Айзикка сәлам! Сөйләшүләре шушының белән тәмамланды. Альбина, урыныннан кузгалырга теләмичә сузылып-тартылып, кабат йомшак түшәккә чумды. — Казалып китсеннәр әле, йоклыйм!.. Бераз ятты, әмма йокысы ачылган иде инде. Торырга булды. Тагын телефон шалтырады. — Ә-ә, Варис, сәлам, кичә мине эзләдеңмени? Тегесе акланып маташты. Һәрхәлдә Геннадий өйдә югында Альбина янына берсенең дә килергә хакы юк иде. Белмәссең, дус кебек йөрерләр, хатыныңны кочарлар. Шунлыктан ире югында ханым япа-ялгызы кала, кемнәрнеңдер читтән генә күзәткәннәрен дә тоя, сер генә бирми. Аларның иминлеге хакында кайгырталар икән, начармы? — Шалтыратты, үзе шалтыратты дим бит! Бәлки кайтыр! Шпион! Варис тагын аклана башлады бугай, Альбина, аны тыңлап та бетермичә, телефон трубкасын куйды: — Олак! Көзге алдына килде. Исенә күптән укыган бер хикәя килеп, үзалдына көлеп куйды. Ничек иде әле анда? Бер бай кызы, ишеген бикләп, анадан тума шәрә кала да үзен көзге алдына арттан-алдан карый. Чибәрлегенә гашыйк була һәм үзеннән башка һичкемне яратмас дәрәҗәгә җитә. Хезмәттәге асравының күреп калганын сизенә дә, дөньяның һәм андагы бәндәләрнең нинди шакшы икәнлекләренә үз-үзен ышандырып, ахыр чиктә һәркемнән чирканып, хәнҗәргә кадала, үлә. Ахмак! Була бит шундыйлар! Көзгедә Айзикның ишек артыннан карап торганын күргәч, Альбина тыела алмыйча көлеп җибәрде: — Һай чукынчык, кит моннан! Шыңшый-шыңшый эт яңадан үз бүлмәсенә кереп китте. Ханым, кулына тарак алып, чәчләрен тарамакчы иде, бу ниятеннән кире кайтты, өстенә халат салып, душ бүлмәсенә таба юнәлде, сөлге башын гына чылатып биен-кулын сөртте. Ашыкмыйча гына кием шкафы янында күлмәген яңартты һәм залга таба башын тыгып: — Айзик, йөреп керәбез!— дип дәште. Инде күптән шуны көткән эт ачык ишектән подъездга ташланды. Әмма чыгып йөгермәде. Хуҗабикәнең йозакларны бикләгәнен көтте. Ханым лифт чакырырга уйлады, әмма ул эшләми иде. — Чукындылар инде!.. Урамда көзгә тартым алтын кояш үз биләмәләренә карап соклана-көлә иде. Айзик озак йөрмәде, иснәнде, йөгерде, йомышын үтәде дә, Альбинага карый-карый, артыннан иярде. Подъезд төбендә ике татар әбисе һәрвакыттагыча кулларына сумкаларын тоткан килеш нәрсәләрдер хакында ваклап-ваклап озын итеп сөйләшәләр иде. Утырган эскәмияләре әллә кайчан буялган зәңгәр төсен югалтып яшелләнә-яшелләнә кыршылган, тик чит-читләре генә элеккеге сыйфатын саклап калдырган иде. Альбина аларны яхшы белә, берсе — сигезенче каттан, бабасы белән бергә тыныч кына шөкрана кылып, Ахирәт тормышына әхбарлык кылып яши, икенчесе — беренче катта шаулы тормыш белән гомер кичерүче гаиләдә тора, оныкларын тәрбияли, алар каникулда булгач, рәхәт әбигә, төшкә кадәр йоклата үзләрен, торуларына ашарга әзерләп, чәй куеп көтә. Әле иртә, авылда булсаң, соң, дияр идең, шәһәр тормышы өчен иртәрәк. Сәгать тугыз тулып, кимендә-күбендә унынчы яртылардыр. Әбиләр белә: әле бу вакытта кибетләрдә товар гына бушаталар, кичәдән калганын сатып бетереп маташалар. Мәгәрем ки, унберләргә, унберенче яртыларга барып җитсәләр дә таман гына! — Исәнмесез, әбекәйләр! Алар Альбинаның үтеп-сүтеп йөргән саен исәнлек-саулык сораштыруына күнегеп беткән гадәт белән ялт кына эндәшә калдылар: — Исән әле, кызым, исән әле, Аллага шөкер! — Саумы, кызым, иминме! Дини бәйрәм көннәре булганда Альбина, бер дә кызганмыйча, бу әбиләргә хәер-садакалар чыгарып бирә, хәтта кайвакыт шушы гадәтен белгән абыстайлар бишәү-алтау җыелалар, рәхмәт укып, дога кылып калалар. Бу хөрмәтләрен күрсәтсә дә, артыгына базмый ханым. Өенә кертеп Коръән дә укытканы юк. Шулай да һәр ел саен, ире белән язылышып тора башлаган көнгә туры китереп, Ахирәт әбисенә алдан ук күчтәнәчләр һәм хәер акчасын кертеп бирә һәм үзенең теләген кабатлый: — Безнең исемебезгә, фатирыбыз саулыгына, имин тормышлар өчен Аллаһы тәгалә шушыларны кабул итсә иде, Коръән укысаң иде, атап! Альбина оялып китә. Тапканнар бит үзен ничек атарга. Мөселман исеме юк иде микәнни? Альбина! Бала чагында җиңел бу исем, үскәч — авырлаша, йөк кебек күтәреп йөрисең төсле. Картайгач ничек булыр икән? Альбина әби! Бигрәк көлке инде! Альбинаның иренең дә, үзенең дә исемен әби юри бозып, мөселманчага яраклаштырып әйтә: — Генасы Гали булыр, синеке, кызым, Әминә! Калган бар җирләрегез дә килеп тора! Укырмын, кызым, укырмын! Бар шартын да туры китереп укырмын, Аллаһы тәгалә кабул итеп алсын!.. Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:
|