Главная

Популярная публикация

Научная публикация

Случайная публикация

Обратная связь

ТОР 5 статей:

Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия

Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века

Ценовые и неценовые факторы

Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка

Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы

КАТЕГОРИИ:






КӨЗГЕ ЯҢГЫРГА КАДӘР 8 страница




Ту­ган авыл­ла­рын­да баш­та дүрть­ел­лык, ан­на­ры җи­де­ел­лык мәк­тәп­ләр­не тә­мам­лап, ун­биш яшен­нән кол­хоз эше­нә тар­тыл­ган Мар­фа­ны ип­тәш­лә­рен­нән со­ңар­тып кы­на ком­со­мол­га ал­ды­лар. Мо­ның сә­бә­бе ба­ба­сы­на ях­шы мө­нә­сә­бәт ар­ка­сын­да иде. Әм­ма әти­се­нең дан­лык­лы кы­зы­лар­ме­ец икән­ле­ген исәп­тән югал­тыр­га һич­кем­нең ба­тыр­чы­лы­гын­нан кил­мә­де. Ара­да кыз­ның уң­ган һәм ты­рыш бу­луы да фай­да бир­де. Ком­со­мол­га кер­гән­гә ка­дәр үзе­нә ка­ра­та ях­шы хөр­мәт күр­мә­гән Мар­фа тиз ара­да бер баш­ка кү­тә­ре­леп кит­те. Йөз­гә-бит­кә ма­тур­лы­гы көн­нән-көн­гә арт­ты. Һәм ме­нә аны бы­ел, мең дә ту­гыз йөз дә кы­ры­гын­чы ел­да, ком­со­мол­лар җы­е­ны­на да алып бар­ды­лар. Бу шат­лык-ку­а­ныч­лар ба­ры­сы бер­гә җы­е­лып кил­гән бә­хет иде. Ахы­ры ях­шы­га ил­теп, сә­га­дәт­кә ти­ен­де­рер­гә ти­еш исә дә, ян­гын чык­кан төн­нән соң бө­тен ыша­ныч­ла­ры җи­ме­ре­лә баш­ла­ды. Ун­си­гез яшь­лек кыз ба­ла һич тә бо­лай бу­лыр дип көт­мә­гән иде.

Куш­тан бия үр­ тү­бән ку­ша­як­лап ча­ба баш­ла­гач, Алё­ша дил­бе­гә­лә­рен ике кул­лап ка­ты­рак тар­тып җи­бәр­де­ме, әл­лә ин­де бе­рәр нәр­сә­дән өр­кеп­ме, ки­нәт тук­тал­ды да кал­ды. Юл ча­ты иде.

— Нәр­сә бул­ды?

— Бар­мый... Өрек­те­ме?— дип ак­лан­ды Алёш­ка.— Сул­га тар­та, та­тар аты ах­ры бу!

Мар­фа ар­ба­дан төш­те. Ат тез­ге­не­нә бас­кан, шун­лык­тан дил­бе­гә ба­шын­да­гы ма­лай­ның нәр­сә те­лә­гән­ле­ген аң­ла­мый га­зап­ла­на иде.

— Хә­зер...— ди­де Мар­фа.— Ашык­мый тор, тез­ге­нен алыйм. Бас­кан бит, күр ин­де!..

Кү­тә­реп бәй­лә­де. Ат та­гын йө­ге­рер­гә әзер­лән­де, ар­ба­сы да гү­я­ки ар­тын­нан этә иде.

— Әй­дә җә­һәт­рәк!..

— Юк, Алёш­ка, мин җәяү кай­тыйм... Өй­дә­ге­ләр­гә әйт, хә­зер кай­тып җи­тәм, бор­чыл­ма­сын­нар! Кө­теп тор­га­ның өчен рәх­мәт!

— Әл­лә ти­лер­дең­ме? Ун­биш чак­рым­нар бар бит әле!

— Юк, мон­нан си­гез ге­нә! Ту­ры сук­мак­тан бө­тен­ләй дә юк! Бул­са, биш­тер...

— Са­та­на!..

— Ярар, бар, ачу­лан­дыр­ма! Бо­лай да кү­ңе­лем ки­тел­гән ва­кыт, син дә мон­да те­лә­сә нәр­сә та­кыл­дый­сың, ма­лай ак­ты­гы...

Алё­ша­ның ачуы ки­леп, сип­кел­ле би­те кып-кы­зыл бул­ды. Хә­зер кыз­ның өс­те­нә бе­рәр оят­сыз сүз таш­лый ин­де бу.

Әм­ма ба­тыр­чы­лы­гы җит­мә­де. Куш­тан бия ал­га тар­ты­лып куй­ды.

— Ярар, әй­тер­мен!— ди­де дә Алёш­ка дил­бе­гә­не ка­гып куй­ды.— “Не-у!” ди­ләр си­ңа!

Шу­шы­ны гы­на көт­кән ке­бек ат юыр­тып кит­те. Тө­ен­че­ген ку­лы­на тот­кан Мар­фа юл­лар ча­тын­да ба­сып кал­ды. Сул та­раф­та, кал­ку­лык­лар ара­сы­на кы­сы­лып ят­кан та­тар авы­лы аның ки­лә­сен көт­ми иде. Әм­ма ул шун­да та­ба ат­ла­ды. Көз­ге­лек­тә­ге­чә як­тырт­кан ко­яш исә, озын һәм җи­ңел нур­ла­ры бе­лән, гү­я­ки ку­лын суз­ган ке­бек: “Бар-бар!”— дип ар­тын­нан этә, фа­ти­ха юл­лый иде.

Ан­да ки­леп кер­гән­дә, ин­де кы­зыл шә­фәкъ сү­неп, кич иңә баш­лар­га җы­е­на, урам­нар буш кал­ган­лык­тан, Ис­мә­гыйль­ләр­нең өе кай­да­лы­гын со­рар­га ке­ше кү­рен­мә­де. Мон­дый ва­кыт­та, урыс авы­лы бул­са, кап­ка төп­лә­ре са­ен исер­меш ир­ләр һәм ха­тын­нар җы­е­лы­шып, гай­бәт са­гы­зын чәй­нәр иде­ләр, ә бо­лар, су­кыр та­вык­лар төс­ле, өй­лә­ре­нә ке­реп пос­кан­нар.

Мар­фа ак­рын гы­на ат­лый бир­де. Бу та­тар авы­лы­ның, шак­тый фә­кыйрь хәл­дә тор­са да, тө­зек­ле­ге һәм тәр­тип­тә икән­ле­ге күз­гә таш­ла­ныр­лык иде. Кыз үзе­нең ту­ган авы­лын исе­нә тө­шер­де: бу юл ба­шын­да — ти­рес, ан­да-мон­да яң­гыр су­ла­ры җы­е­лып, җәй­ләр бу­е­на са­сып-сөр­сеп бе­тә, иха­та­лар бү­сек тә җи­ме­рек, чүп-чар, исе­рек адәм­нәр төс­ле уң­га-сул­га су­зы­лып ят­кан, ки­рәк-ки­рәк­мәс­тән мыр­кыл­дау­чы чуч­ка­лар, бо­лар өс­те­нә — ише­леп ки­тәр­дәй бай­лык, бә­рә­кәт...

Кө­тү­дән ае­ры­лып кал­ган карт сы­е­рын ку­ып ки­лү­че бе­рәү кү­рен­гәч, Мар­фа­ның йө­зе бал­кып, аның кар­шы­сы­на ашык­ты ул. Чан­дыр гы­на, буй­га озын, өс­те-ба­шы мең ямау­лы, кыс­ка җиң­ле күл­мәк эл­гән, тә­не­нә кы­сан чал­бар­лы ма­лай иде бу. Ку­лын­да­гы чы­бы­гы бе­лән сө­як­кә ге­нә кал­ган сы­е­ры­ның сыр­ты­на сук­ты:

— Ашык ди­ләр си­ңа! Са­выл­ма­ган да бит әле син!

Бо­лай әй­түе бик сә­ер иде. Бу ка­дәр ти­ре вә сө­як­кә кал­ган сы­ер­ны да са­вар­га мөм­кин иде ми­кән­ни?

— По­жа­луйс­та, ска­жи, маль­чик, где жи­вёт дя­дя Ис­ма­ил?

Со­рау­ны ише­тү­гә тук­тап кал­ган ма­лай ялт кы­на тар ыш­та­нын өс­кә тар­тып куй­ды. Сүз­лә­рен­нән биг­рәк, Мар­фа­ның үзен­нән шик­лә­неп, бу мар­җа мон­да ниш­ләп йө­ри икән ди­гән­дәй сә­ер­се­неп кал­ды. Кыз та­гын да та­тар­ча­лаш­ты­рыр­га ты­ры­шып, рус­ча­сын мах­сус җи­ме­рә-җи­ме­рә со­ра­вын ка­бат­ла­ды:

— Ис­ма­ил дя­дяй, го­во­рю, Ис­ма­ил абы, то-то, дом то их где?

Ма­лай әл­лә сә­ер­се­неп, әл­лә та­гын да шик­лә­неп, әл­лә ин­де бө­тен­ләй аң­лаш­мый­ча­мы, җил­кә­сен си­керт­те, чы­бык тот­кан кул ар­ка­сы бе­лән бо­ры­нын изеп куй­ды. Ар­тын­нан куу­чы­ның тук­та­лу­ын­нан фай­да­ла­нып сы­ер кой­ры­гын кү­тәр­де, ти­зәк сал­ды.

— Ис­ма­ил абы, го­во­рю...— дип Мар­фа со­ра­вын икен­че тап­кы­рын­да­гы төс­ле ва­та-җи­ме­рә, гү­я­ки шул рә­веш­ле та­тар­ча­лаш­ты­рып ка­бат­лар­га баш­ла­ган иде, ма­лай җә­һәт ке­нә бүл­дер­де:

— По­нял я, по­нял... Вот же, нап­ро­тив!

Бо­ры­нын изү­дән бу­ша­ган чы­бык­лы шул ук уң ку­лы бе­лән сул як­та­гы ми­ләш ку­а­гы ар­тын­да­гы тә­бә­нәк өй­гә төр­теп күр­сәт­те. Иха­та­ла­ры урам як­тан сы­ек чи­тән бе­лән бү­ле­неп алын­ган иде.

— Лег­ли уже, на­вер­ное. Дя­ди Ис­ма­ги­ла нет до­ма.

Кү­тә­рел­гән ку­лын­да­гы чы­бык­ны күр­гәч, сы­е­ры уры­нын­нан куз­га­лып кит­те, ар­тык сүз әйт­ми­чә, ма­лай аңа ияр­де. Са­му­ил­лар йор­ты­на күз таш­лап өл­гер­гән Мар­фа:

— Спа­си­бо, маль­чик!— дип әй­тер­гә ашык­ты. Кап­ка төп­лә­ре­нә якын­рак кил­де. Ишек­лә­ре­нә күз сал­ды. Киң итеп эш­лә­тел­гән бас­кыч­ла­ры­ның ир­кен ба­шын­да бер ял­гы­зы гы­на ба­сып тор­ган җиз ком­ган, без мон­да мө­сел­ман­нар гы­на яши­без ди­гән ке­бек, сак то­ра иде. Ишек ал­ла­рын­да эт-фә­лән кү­рен­мә­де. Ары­рак, ла­пас ас­ты­на кер­теп сө­ял­гән “у­фал­ла ар­ба­сы”, ки­сел­мә­гән утын һәм ча­был­ма­ган чы­бык-ча­бык­тан баш­ка, ар­гы чи­тән ка­зы­гы­на та­ба­ны бе­лән өс­кә ка­ра­тып элен­гән кү­н и­тек­ләр­гә күз­лә­ре төш­кәч, Мар­фа Са­му­ил­ның үзен күр­гән ке­бек рә­хәт­лә­неп кит­те. Җил кап­ка­га тар­тыл­ды, ачар­га дип ябыш­ты. Әм­ма юкә бау бе­лән нык­лап бәй­лән­гән­ле­ген күр­гәч, эч­кә та­ба этәр­гә кый­ма­ды. Чын­нан да ят­кан­нар бул­са ки­рәк! Ни­гә ке­ше бор­чып йө­рер­гә?

Мар­фа уңы­на һәм су­лы­на ка­ра­ды. Ке­ше кү­рен­ми иде. Озын то­лы­мын­нан җә­һәт ке­нә бер­ни­чә чәч бөр­те­ген йол­кып ал­ды да чи­тән ка­зы­гы­ның ко­яш­тан вә яң­гыр­дан яр­га­ла­нып бет­кән очы­на кыс­ты­рып куй­ды һәм те­ләү те­лә­де:

— Ба­шым­ны шу­шы ни­гез­гә ки­тер... Мин­нән бү­тән­не мон­да кер­тә­се бул­ма!..

Эшен баш­кар­гач, бе­рен­че тык­рык­тан ук бо­ры­лып, бак­ча арт­ла­ры­на та­ба кү­тә­ре­леп, үз авыл­ла­ры та­ра­фы­на ил­тә тор­ган юл­га ашык­ты. “Бә­хет­ле бу­ла­чак­быз әле без си­нең бе­лән, Са­му­ил! Бик бә­хет­ле бу­ла­чак­быз! Ир­тә­гә ба­рам да ба­ры­сын сөй­ләп би­рәм! Чы­гар­сын­нар! Ниш­ләп чы­гар­ма­сын­нар? Га­еп­сез ке­ше­не төр­мә­гә ябып то­та­лар ди­ме­ни?” Үз ал­ды­на шу­шы рә­веш­ле сөй­лә­нү­лә­ре аның адым­на­рын та­гын да тиз­ләт­те­рә бир­де. Гү­я­ки Са­му­и­лы яны­на ашы­га­лар ке­бек иде.

Шак­тый ара җир үт­кәч, сук­мак чи­те­нә чы­гып, тө­ен­че­ген­нән прән­нек ал­ды, та­мак ял­гар­га бул­ды. Кич ты­ныч кы­на иңеп, яры­май җай-җай кү­тә­ре­лә иде. Бе­раз чит­тә­рәк ял­ты­ра­ган җы­ен­тык су­да ба­ка­лар гөр­лә­шә, гамь­сез са­ран­ча­лар сай­раш­тыр­га­лый. Һа­ва сал­кын­ча, рә­хәт. Һич­кем­нең һич­бер­сен­дә хәс­рә­те юк. Һәм­мә­се ае­рым, үз тор­мыш­ла­ры бе­лән яши­ләр, ты­ныч­лык­ка ки­нә­нә­ләр.

Мар­фа­ның со­ңа­рып йөр­гә­не­нә кү­нек­кән әти-әни­се бу юлы ят­ма­ган­нар, ал­гы өй­гә ут алып, аны кө­тә иде­ләр. Кыз­ла­ры кай­тып ке­рү­гә, ике­се дә со­рау­лы күз ка­раш­ла­рын аңар­га те­кәп, ачу­ла­ныр­га ни­ят­лән­гән җир­лә­рен­нән йом­ша­рып кит­те­ләр.

— И ба­ла,— ди­де әни­се,— ни­ләр ге­нә бул­ды си­нең бе­лән? Кай­лар­да гы­на та­ныш­тың шул та­тар­ың бе­лән? Ба­баң хәс­рә­те ге­нә җит­мә­гән иде­ме­ни без­гә?— дип, бер-бер арт­лы со­рау­ла­рын яу­ды­рыр­га то­тын­ды. Ме­нә хә­зер кы­зып ки­теп, оры­шу­га ук кү­чәр­гә мөм­кин иде. Әм­ма га­зиз әт­кә­се­нең хәл­лә­ре исе­нә тө­шеп, күз­лә­рен­нән яшь бөр­тек­лә­ре бә­реп чык­ты. Әгәр дә шул хәс­рәт­лә­ре баш­ла­ры­на төш­мә­сә, Мар­фа­ны кул­дан ыч­кын­ды­ра­сы тү­гел­ләр иде. Кү­ңел күр­мә­гән­не күз дә игъ­ти­бар­дан чит­тә кал­ды­ра шул. Алар әле кыз­ла­ры­ның саф икән­ле­ге­нә ыша­на, ба­ры­сын да бе­леп бе­тер­ми иде­ләр.

Мар­фа да үз хә­лен сөй­ләр­гә җы­ен­ма­ды. Әни­се әйт­кән­нән ба­ба­сы исе­нә төш­те. Нин­ди укы­мыш­лы зат иде бит! Со­вет кер­гәч, мо­ңа ка­дәр еш ише­теп тә, укыр­га ту­ры кил­мә­гән Маркс һәм Ле­нин ки­тап­ла­рын кай­лар­дан­дыр юл­лап та­бып, шу­лар­га ябыш­ты ул, хәт­та уры­ны-уры­ны бе­лән шак­тый сүз­лә­рен уку­чы­лар дәф­тә­ре­нә кү­чер­гә­ләп, чит­лә­ре­нә со­рау­лар куй­га­лап, ки­леш­мә­гән фи­кер­лә­ре­нә төрт­кә­ләп тә бар­ды. Биг­рәк тә ике ки­тап­ка их­ла­сы тө­шеп, үз иш­лә­ре һәм кы­зы­лар­ме­ец ки­я­ве бе­лән бә­хәс­кә кер­гән­дә, шу­лар­ны бол­гый-бол­гый күр­сә­тә һәм:

— Укы­гыз, бо­лар­да ни­чек ях­шы итеп аң­лат­кан­нар, күз­лә­ре­гез ачы­лыр иде! Сез со­ци­а­лизм тө­зер­гә җы­е­на­сыз! Маркс та, Ле­нин да ал­ла­быз Ии­сус Хрис­тос ке­бек өй­рәт­әләр, яман­лык­ның кай­дан һәм ни­чек кил­гә­нен бик ос­та аң­ла­та­лар,— дип кы­зып ки­тә иде.

Аның ул сө­ек­ле ки­тап­ла­ры­ның бер­се Бах­ның эко­но­мик очерк­ла­рын­нан “Царь го­лод” — К.Маркс­ның “Ка­пи­тал­”ын­нан по­пу­ляр хә­бәр­ләр бул­са, икен­че­се В.Ле­нин­ның “Го­су­дарст­во и ре­во­лю­ци­я” бро­шю­ра­сы иде. Ул әсәр­ләр аны тә­мам ком­му­низм юлы­на керт­сә­ләр, шул ук ва­кыт­та ба­шы­на да җит­те­ләр.

Ба­ра-ба­ра карт зво­нарь шун­дый дә­рә­җә­гә иреш­те ки, дәү­ләт бул­мас­ка ти­еш, ул иң зур явыз­лык ди­гән сүз­ләр­не еш­рак ка­бат­лый баш­ла­ды. Га­зе­та­лар­да ха­лык дош­ман­на­ры ту­рын­да хә­бәр­ләр кү­бәя төш­кәч, мо­ның бе­лән дә ки­леш­ми­чә: “А­лар бер­се дә дош­ман тү­гел! Ха­лык­ка һич­кем дош­ман­лык кы­ла ал­мый, ха­лык­ка ха­лык кы­на дош­ман бу­ла! Ке­ше — ке­ше­гә! Төп дош­ман — дәү­ләт һәм ак­ча, ка­пи­тал, бән­дә­ләр­не шу­лар аз­ды­ра, шу­лар явыз­лык­ка ки­те­рә, чөн­ки алар үз­лә­ре төп явыз­лык, адаш­ты­ру­чы!”— дип сөй­лә­гән­нә­ре ор­ган­нар­га бил­ге­ле бул­гач, ка­ра төн­дә ис­ке йор­тын­нан алып чы­гып кит­те­ләр. Авыл­да ида­рә­не үз кул­ла­рын­да тот­кан рә­ис­не дә, ра­йон­га ча­кыр­тып:

— Ни­гә мо­ңа ка­дәр ку­лак кал­ды­гын, ха­лык­ның ка­нын имеп яту­чы дин­че­не ат­кар­ма­ды­гыз? Ни­гә яше­реп кал­дыр­ды­гыз?— ди­гән сүз­ләр бе­лән ачу­ла­нып, җа­ны ко­е­лыр дә­рә­җә­гә җит­кер­де­ләр. Озак­ла­мый рә­ис­ле­ген­нән дә алып ыр­гыт­ты­лар. Мо­ңар­чы як­шәм­бе көн­нә­ре ка­чып-по­сып кы­на чир­кәү­гә җы­е­лу­чы әби-ба­бай­лар­га да юл бик­лән­де. Гый­ба­дәт­ха­нә­нең ти­мер ишек­лә­рен ка­е­рып таш­лап, эчен­дә­ге бар әй­бер­ләр­не туз­дыр­ды­лар. Ал­тын буя­у­ла­рын кыр­гыч­лар бе­лән кыр­га­лап йө­рү­че­ләр дә бул­ды. Әм­ма баш­ка авыл­лар­да­гы ке­бек кы­лан­ды­рып, чир­кәү­лә­рен­нән ат аб­за­ры яса­ма­ды­лар, мәк­тәп тә ач­ма­ды­лар. Чөн­ки бо­яр Во­ро­новс­кий­дан кал­ган мал-мөл­кәт мәк­тә­бе­нә дә, аб­зар­лар өчен дә, баш­ка­сы­на да би­ше бе­лән җи­тә иде.

Ха­лык те­ле — хак­лык те­ле шул. Карт-ко­ры шу­шы бә­ла­ләр­нең һәм­мә­сен­дә Маркс-Ле­нин­ны укып җен­лә­нә баш­ла­ган зво­нарь­ны га­еп­лә­де­ләр. “Ул гы­на авы­лы­быз өс­те­нә са­та­на­ны ча­кыр­ды! Зво­нарь бу­лып, поп бе­лән бер та­бын­нан ашап ят­ты-ят­ты да, ахыр­да үзе мөр­тәт хә­ле­нә кал­ды!”— ди­де­ләр. Бү­тән төр­ле­рәк сүз­ләр сөй­лә­сә­ләр, Мар­фа­ның әни­се бо­лай ук бор­чыл­мас иде. Әм­ма әти­сен ден­сез­лек­тә һәм са­та­на ял­чы­лы­гын­да га­еп­ләп, Хрис­тос дош­ма­ны дип бәд­до­га­лар укы­гач, ба­шы авыр­ту­га, кү­ңе­ле бол­га­ну­га чы­дар­лы­гы кал­мый­ча, авы­ру­га әве­рел­де. Ала­ры­на мо­ны­сы ки­леп өс­тәл­де: кы­зы­ның еге­те бе­лән бул­ган ва­кый­га­лар. “Ке­ше ба­ла­сы әле, ул та­тар­га ни бул­сын! Кы­зым бө­те­не­сен дә бе­леп бе­тер­ми, шө­кер, ко­тыл­дык әле!”— дип, бу бә­ла­нең җи­ңел кул­дан гы­на үтеп ки­тү­е­нә ышан­ган иде, бик алай ки­леп чык­ма­ды. Ме­нә бит, по­вест­ка бе­лән ми­ли­ци­я­гә ча­кыр­тып ал­ды­лар. “Бер­гә йөр­гән­сез, бер­гә эш­лә­гән­сез!”— дип, ябып та куй­са­лар, ниш­ләр­сең? Бик алай тик­ше­реп-тик­ше­ре­неп тор­мас­лар, кем­гә ки­рәк!

Әти-әни­се­нең һәм­мә нәр­сә­не со­раш­ты­рыр­га исәп­лә­ре бул­са да, пеш­кән бә­рәң­ге­не сөт бе­лән кич­ке­лек­кә ашап, ар­тык сүз ку­ерт­мый гы­на:

— Ир­тә­гә ир­тән ир­түк та­гын ба­рып җи­те­шә­сем бар... Ары­дым... Йок­лыйм ин­де, бер дә бор­чы­лыр­лык нәр­сә юк!— дип, Мар­фа үз уры­ны­на ме­неп ят­ты. Тат­лы йо­кы наз яра­ту­чы тә­нен эрет­те.

 

XI

Ва­кы­тын­нан ал­да ки­леп җит­кән Мар­фа­ны, по­вест­ка­сын күр­сәт­кәч, ми­ли­ци­о­нер ха­тын, ка­нә­гать­сез ге­нә оза­тып, ки­чә тик­ше­рү ва­кы­тын­да кат­наш­кан те­ге урыс Ва­си­лий утыр­ган бүл­мә­гә керт­те.

— По­вест­ка бе­лән ча­кыр­тыл­ган Вол­ко­ва­ны ки­тер­дем!— дип бел­дер­гәч, кыз­ның ачуы ка­ба­рып ал­ды: “Ни­чек ки­тер­сен ди ул? Мар­фа үзе кил­де бит!”

Өс­тәл­гә куй­ган по­вест­ка­дан тик­ше­рү­че озак­лап-озак­лап сә­га­те-ми­нут­ны ка­ра­ды, ди­вар­га сө­яп ку­ел­ган олы зур сә­гать­кә күз таш­ла­ды. Сә­ер­се­неп кит­те. Уры­нын­нан куз­га­лып, ак­рын адым­нар бе­лән ат­ла­ды.

— Уты­ры­гыз, ба­сып тор­ма­гыз!— дип, Мар­фа­га узып ба­рыш­лый гы­на тәкъ­дим яса­ды.

Сөй­лә­шү озын­га бу­ла­ча­гын күз ал­ды­на ки­тер­гән кыз күр­сә­тел­гән урын­га якын­лаш­ты.

— Тө­ен­че­ге­гез­не мон­да би­ре­гез!

Мар­фа­ның ку­лын­нан алып, чит­тә­рәк тор­ган өс­тәл өс­те­нә куй­ды. Ан­на­ры ди­вар би­ек­ле­ге сә­гать­нең олы ише­ген ачып, чыл­бы­рын тарт­ты, тук­мак­ла­рын кү­тәр­де. Ан­на­ры, бүл­мә­сен­нән чы­га ба­рып:

— Де­жур­ный, сә­гать ни­чә?— дип кыч­кыр­ды.

Ко­ри­дор­ның ар­гы ба­шын­нан те­ге ми­ли­ци­о­нер ха­тын­ның чы­рыл­дык та­вы­шы ише­тел­де:

— Ип­тәш лей­те­нант, җи­де сә­гать тә биш ми­нут!

— Кыч­кыр­ма шул­ка­дәр!..— дип, рәх­мәт уры­ны­на усал эн­дә­шеп, ты­ныч кы­на ки­ре кер­де, ва­кыт­ны дө­рес­лә­де. Ди­вар сә­га­те ал­тын­чы яр­ты­га ки­леп җит­кә­нен­дә тук­тап кал­ган иде.

Те­лен куз­га­тып җи­бәр­гәч, то­нык кы­на са­ный-са­ный, сә­гать үз җае бе­лән йө­рер­гә то­тын­ды. Бай­лар­дан кал­ган бу ми­рас ва­ты­лу­ны бел­ми һәм яңа ху­җа­ла­ры­на та­гын да йөз ел хез­мәт итәр­гә әзер иде.

— Ме­нә шу­лай!

Тик­ше­рү­че ары­ган кы­я­фәт бе­лән сә­гать ише­ген яп­ты, өс­тәл яны­на ки­леп, кә­газь­лә­ре өс­тен­дә ят­кан па­пи­ро­сын ал­ды. Тә­рә­зә яны­на җит­кәч ка­быз­ды. Шыр­пы­сы­ның янып бет­кә­нен кө­теп тор­ды. Аны кө­ли­сә­гә таш­ла­ды. Озак һәм су­ы­рып-су­ы­рып тарт­ты да тарт­ты. Мар­фа­га бер ге­нә сүз дә әйт­мә­де, со­рау да бир­мә­де. Бө­тен кы­я­фә­те тө­не буе йөк­ләр бу­ша­тып ары­ган бур­лак­ны хә­тер­лә­тә иде.

“Те­ге та­та­ры­ның ки­леп җит­кә­нен кө­тә, ах­ры­сы!— дип уй­ла­ды Мар­фа, утыр­ган җи­рен­нән чак кы­на да куз­га­лыр­га кур­кып.— Бү­ген ки­чә­ге төс­ле авы­зы­ма су ка­бып утыр­мыйм, сөй­лим дә би­рәм! Бәй­нә-бәй­нә, ба­ры­сын да! Нәр­сә­гә оя­лыр­га ти­еш ди әле мин? Ке­ше­не­ке­нә ти­мә­гән бит, үзем­не­ке!”

Әм­ма ки­чә­ге күз­лек­ле со­ра та­тар һа­ман да кү­рен­мә­де. Тә­мә­ке­сен тар­тып бе­тер­гәч, бар­мак очын тө­ке­рек­ләп, тик­ше­рү­че аның кө­ле­нә бас­ты. Ки­нәт йөт­ке­рә баш­ла­ды. Бу­ы­лып-бу­ы­лып кит­кә­нен­дә яр­ты­лаш бө­ге­леп төш­те. Мар­фа гра­фин­га үрел­мәк­че, су тот­тыр­мак­чы иде дә, ярый­мы-юк­мы, кем бел­сен, ты­е­лып кал­ды. Ул да тү­гел, тик­ше­рү­че су­зы­лып шун­да үрел­де, гра­фин­ны ай­кый-чай­кый шун­да бу­шат­ты, тиз ге­нә алып эч­те. Ютә­ле ба­сыл­ды. Уры­ны­на ки­леп утыр­ды, ба­шын арт­ка җи­бәр­де. Ял ал­гач, әй­теп куй­ды:

— Ак­лар­дан кал­ган күк­рәк яра­сы бар, кай­ва­кыт шу­лай бу­ып, та­мак­тан ай­кап, бу­газ­дан то­та...

Шу­лай­дыр ин­де. Мар­фа кур­кып уты­ра бир­де. Ме­нә хә­зер җи­ке­рер, со­рау ала баш­лар, ба­шын ка­ты­рыр дип көт­те. Ба­ры­сын да сөй­ләр аңар­га Мар­фа, бер яше­рен се­ре дә юк бит тик­ше­рү­че­дән!

— Си­нең дә әти­ең кы­зы­лар­ме­ец бит әле?

Бу кө­тел­мә­гән со­рау­дан кыз ап­ты­рап кит­те, ки­чә­ге ял­гы­шын ка­бат­ла­мый­ча, тиз­рәк җа­вап би­рер­гә ашык­ты:

— Әйе... Вол­ков, Алек­се­еч Дмит­рий...

— Бе­ләм-бе­ләм, шәп егет си­нең әти­ең Миш­ка Волк. Аның бе­лән бер­гә Ка­зан­нан баш­лап Урал­га ка­дәр бер­гә бул­дык. Ул яра­лан­ды, без — ал­га. Ми­не соң­рак эз­ләп тап­ты ак­лар пу­ля­сы. Әти­е­ңә мин­нән сә­лам әйт. Вась­ка Дур­ной­дан, ди­ген. Ул бе­лә кем икә­нем­не, бор­чыл­ма, Дур­ной ди­гән­нә­ре — ку­ша­мат кы­на. Шул сүз­не бер дә те­лем­нән тө­шер­ми идем. До­га уры­ны­на да, сү­ген­гән­дә дә әй­те­лә иде ин­де, аң­лый­сың­дыр...

— Әйе...

Кыз һа­ман да ачы­лып ки­тә ал­мый­ча, ас­кы ирен­нә­рен теш­лә­гән хәл­дә ба­шын иеп уты­ра бир­де.

— Па­вел Зо­рин­да укы­дың­мы?

“Мо­ның эш­кә ни кат­на­шы бар икән?”— дип, та­гын да кү­ңе­ле бо­зы­лу­дан Мар­фа елар дә­рә­җә­гә җи­теп ки­лә иде. Әм­ма җа­вап бир­ми кал­ды­ра ал­ма­ды. Ба­ры­сын да сөй­ләр­гә ни­ят­лән­гән иде бит. Ә бу бө­тен­ләй әл­лә нәр­сә­ләр­не со­рап уты­ра, чын­нан да Дур­ной, бе­леп ку­ша­мат так­кан­нар!

— Шу­лай бит?

Со­рау ка­бат­лан­гач, Мар­фа он­ты­лып кит­кән­ле­ген аң­ла­тып, бо­лай кы­лан­са, үзе­нә на­чар­рак бу­ла­сын тө­ше­неп, ин­де җа­вап то­тар­га ашык­ты:

— Әйе...

— Ат­ты­лар аны. Ха­лык дош­ма­ны дип. Со­ңын­нан ак­ла­ды­лар. Га­е­бе бул­ма­ган. Ял­гыш­лар без­нең эш­тә дә оч­рый, кай­дан бар­сын да бе­леп бе­те­рә­сең... Мәс­кәү­дә бик ях­шы ки­та­бы чык­кан бул­ган, ате­изм бу­ен­ча, ип­тәш Ста­лин­ның үзе­нә бик оша­ган. Ка­зан­га шал­ты­ра­тып со­ра­ган. Ка­ян бел­гән­дер без­нең як­ны­кы икән­ле­ген... Әйе, алар ба­ры­сын да кү­реп, бө­те­не­сен кү­зә­теп то­ра­лар. Ял­гыш­кан­нар, атып өл­ге­рел­гән шул. Хә­зер га­и­лә­се­нә пен­сия тү­ли­ләр...

Мар­фа исә, нәр­сә әй­тер­гә икән мо­ңа дип, тә­мам ап­ты­рап уты­ра бир­де. Әле ге­нә елап җи­бә­рер­гә әзер бул­ган кыз шу­шы ап­ты­рау­ла­ры бе­лән ты­ныч­ла­нып кал­ды. Тик­ше­рү­че сөй­лә­де дә сөй­лә­де, үзе әле­дән-әле сә­га­те­нә ка­рап куй­га­ла­ды. Те­ге та­та­ры кү­рен­мә­де.

— Иң ки­рә­ге — үз­-тән­кыйть бу­лыр­га ти­еш, дө­рес аң­ла­гыз! Пар­тия без­не шу­ңар­га өй­рә­тә. Мон­дый эш­тә ял­гыш­мый мөм­кин тү­гел. Иң ки­рә­ге, ти­рән­гә кит­кән­че, ва­кы­тын­да кү­реп, тук­та­ту хә­ер­ле.

Сөй­лә­шү­гә баш­ка­ча әзер­лә­неп кил­гән кыз­ның кү­ңе­ле бу сүз­ләр­дән соң ак­рын-ак­рын гы­на бул­са да ачы­ла баш­ла­ды. “Са­му­ил­ны азат итәр­ләр ми­кән­ни?”— дип уй­ла­ды ул. Ки­чә ән­кә­се­нең елар­га җи­те­шеп сөй­лә­гән сүз­лә­рен исе­нә тө­шер­де, ярый­мы-юк­мы икә­нен дә аң­лар­га өл­гер­мәс­тән со­рап куй­ды:

— Ба­бам Зво­на­рев?..

Әм­ма яр­ты сү­зе авы­зы эчен­дә тот­кар­ла­нып кал­ды.

Дур­ной нин­ди­дер кә­газь­ләр ак­тар­ды. Ара­дан бер­сен сай­лап ал­ды, те­кә­леп ке­нә Мар­фа­га ка­рап куй­ды, языл­ган­нар­га күз йөр­теп чык­ты, та­гын ба­шын кү­тәр­де.

— Әти­ең­не ча­кыр­тып, үзе­нә тап­шы­рыр­мын ди­гән идем. Бо­лай да бор­чу­ла­ры күп­тер. Шу­лай да мин бел­де­рер­гә ти­еш. Кай­та­рып би­рер­сез!

Кыз­га яры­мы бас­ты­рыл­ган, яры­мы кул­дан ту­ты­рыл­ган кә­газь ки­сә­ген тот­тыр­ды. Икен­че­сен, олы­ра­гын, пап­ка­сы­на ки­ре са­лып куй­ды. Мар­фа укыр­га те­лә­де, әм­ма хә­реф­ләр­гә кү­зе ия­лә­шеп җит­кән­че, тик­ше­рү­че үз те­ле бе­лән әй­теп бир­де:

— Ба­ба­гыз Мит­ро­фан Ва­силь­ев-Зво­на­рев га­еп­лә­рен­дә ак­лан­ма­ды. Ка­зан­да, төр­мә хас­та­-ха­нә­сен­дә, ап­рель ае­ның... Ан­да ун­дүр­те ди­ел­гән­ме?..— Пап­ка­сын ачып ка­ра­ды.— Әйе, ун­дүр­тен­дә, ка­ра тиф­тан ва­фат.

Кыз­ның кү­ңе­ле та­гын ва­ты­лып кит­те. Әм­ма күз кер­фек­лә­ре ко­ры, әр­нүе юк иде.

— Ме­нә шу­лай!..

— Ис­мә­гыйль Вә­ли­ев­не, ни­чек ди­сез әле... Са­му­ил­ны яра­та­сың­мы соң?

Берь­ю­лы ишет­кән авыр хә­бәр­ләр­дән соң, бар со­рау­ла­ры­на да җа­вап би­рер­гә ни­ят­лә­неп кил­гән Мар­фа, бу юлы­ да хә­те­рен чак-чак җы­яр­га өл­гер­де.

— Әйе, яра­там!

— Бик ях­шы!

Кыз, кы­за­рып, ба­шын ас­ка са­лын­дыр­ды. Ни­чек сөй­гә­не, дөнь­я­ла­рын оны­тып ярат­кан­лы­гы ха­кын­да сөй­ләр­гә те­лә­де. Әм­ма те­ле әй­лән­мә­де. Бу мә­хәб­бә­те ерак­та, бик ерак­та кал­ган төс­ле то­ел­ды. Гүя хә­зер, бик те­лә­сә дә, кай­та­рып ала ал­мас сы­ман.

— Аны да чы­га­рыр­лар. Ки­чә бик кур­кы­ныч ха­лык дош­ма­нын тот­тык, бо­яр ма­лае, сез­нең авыл­ны­кы, Во­ро­новс­кий... Күп­тән эз­ли идек ин­де. Аның эше икән­ле­ге ачык­лан­ды ди­сәк тә бу­ла. Яз­мы­шын суд хәл итәр. Ә Вә­ли­ев­не чы­га­рыр­лар. Во­ро­новс­кий­ны ир­тән­ге па­ро­ход бе­лән Ка­зан­га алып кит­те­ләр. Са­му­ил­ны алып кай­тыр­лар...

Си­ке­реп очы­на­сы урын­га, бу сүз­ләр­дән соң Мар­фа­ның сө­е­неч­тән ты­ны кы­сыл­ды, күз­лә­ре­нә яшь тул­ды. Мо­ңа ка­дәр тү­зеп утыр­са, хә­зер елап җи­бәр­де.






Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:

vikidalka.ru - 2015-2024 год. Все права принадлежат их авторам! Нарушение авторских прав | Нарушение персональных данных