ТОР 5 статей: Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы КАТЕГОРИИ:
|
КӨЗГЕ ЯҢГЫРГА КАДӘР 34 страницаКүтәреп кергән тартмаларын калдырып чыкканлыктан, аларга хәзер атлавы да җиңел иде. Ильич, ишегеннән ерак китеп тормастан, һичнигә карамыйча, “йөгәнсез ат”ын һәммәсе каршында тугарып йомышлады да, борыныннан чыгарган сары маңкасын ак кар өстенә сылап: — Җитмеш дүртенчене эзләп табыгыз. Ике ел инде хуҗалары күренгәне юк! Миче дә бар. Кичләтә сугылырмын!— диде дә өненә кереп чумды. Урамда һава саф булса да салкынчарак иде. Ильич атаган йорт бөтенләй дә бакчаның аргы башында булып чыкты. Авылча агач-бүрәнәләрдән салынуы белән генә бераз сөендерде. Ишегендә дә ялганчы йозак кына иде. Ә эче бәсләнгән һәм бозланып каткан. Мичен җылытыр өчен генә дә мондагы урындык һәм өч өстәлдән икесенең такталары китеп беттеләр. Кояш иңеп барганда гына өй эчендә чишенеп утырырлык була башлады. Әмма дивар һәм идәннәренең катлам-катлам лае да эреп, аяк асты көрәп алырлык пычрак хәлгә килде. Монда ат абзары булгандыр! Рафисның болай әйтүе Ханбалга ошамады. Ул, үртәлеп: — Ә хәзер эт абзары булыр!— дип җавап кайтарды. Кибеткә китүчеләр тартмасы белән аракы һәм ризыклар төяп кайткач, моңа кадәр үзара бер дә юньләп сүз алышмаган егетләрнең йөзләренә елмаю йөгерде. Бераз ашап, йокларга гына уйлаганнар иде, көне буена башын түшәктән алмаган Ильич килеп керде. Кәефе начар түгел иде. — Хуҗаны сый көтәдер дигән идем, боларның исләрендә дә юк икән,— дип канәгатьсезлеген белдергәч, өстәлдә басып торган шешәгә үрелде һәм кәгазь стаканга шуннан мөлдерәмә тутырып алып, авызына каплады да:— Каян алдыгыз бу дегет суын?— дип сорады. Җавап ишетелмәде. Ул мөгаен да Минзәлә аракысын эчми иде бугай. Үзенә күрә генә түгел, сайлана да белә икән, күр әле! — Тәк, болай...— Ильич җитди кыяфәткә керде.— Күрше йортларга тимәскә, монысы — бер! Җиһазларны ватмаска, монысы — ике! Кеше-карага күренмәскә, монысы — өч! Бүгенгә шуларын белсәгез, җиткән!.. Ә, тукта! Агачларны кисмәскә! Утын кирәксә, бакчаларның аргы ягында коммунистлар заманыннан калган төзелеш урынына барасы, анда — дөнья, күпме кирәк, ташыгыз!.. Булдымы?.. Булса, мин киттем! Кесәсенә тагын да ике шешәне тыгып, Ильич саубуллашмый-нитми чыгып та югалды. Нәрсә генә эшләсә дә, кайда гына килеп керсә дә, монда ул хуҗа, ни әйтсә — сүзе закон иде. Хәер, аның белән кем әле бәхәсләшеп торсын, бик исе дә китәр идеме әллә? Бер-бер артлы килгән шушындый хәлләр дөньялыкның әллә кайчан асты өскә килгәнлеген аңлата иделәр. Алга таба нишләргә дип баш катырып та торасы түгел, үз биләмәңне булдырырга да, менә Ильич кебек, анда үз мәнфәгатьләрең файдасына хәрәкәт кенә итәргә. Әмма бөтен хикмәте шунда — каян аласың ул биләмәне? Атаңнан калганы бармы? Юк, әлбәттә. Шулай икән, яки басылып кына ятасың да, тыныңны да чыгармыйсың, яисә инде яулап алырга туры килә. Башка юлы да юк кебек. Менә бит Ильич та үз биләмәләрен булдырган, законлы рәвештә ул монда хуҗа. Димәк, аның кануннарын бозарга ярамый! Ханбал болар хакында уйланганда үзен караңгы һәм ишексез-тәрәзәсез бүлмәгә ябылган, таяныр бер нокта яки почмак таба алмаган кеше кебек тойды. Ул моннан чыга алырмы, җаен табармы, әллә инде дөнья йөзен күрмәс хәлендә шушында калырмы? Аккан су юлын табар дигән кебек, аңа хәзер әллә ни баш катырырга, үз-үзен бутарга ярамый иде, барысын да тәртип белән генә алып барса, ахырына килеп чыгар әле, ишеге дә табылыр.
XI Булган акчаларны Ханбалга иптәшләренең һәркайсына өлешләп бүлергә туры килде. Аларны әүвәле тигез итеп алтыга аердылар. Монысы кемгә дип соңгысы белән кызыксынучыларга: — Кара көнгә уртак малыбыз булырга тиеш!— дип, Ханбал кырт кисте.— Анысы миндә торыр. Исәп-хисапны да үзем алып барырмын. Әгәр дә сорауларыгыз туа калса яки берәрегез аерылырга теләсә, үз өлешен алыр да... Хәерле юл! Бар казанганнары долларлар булганлыктан, иптәшләре үзләрен черек байга санап, борыннарын чөяргә дә өлгерделәр. Ялгышмалыммы дип уйлатып аптыраткан күңелен Ханбал: “Бераз тынычлансыннар инде, юкса күземә бүре кебек карый башлаганнар иде!”— дип тынычландырды. Әмма төркем белән булу кануннарын белмәвенә бу акча тарату гамәле ачык мисал иде. Кулларын долларлар кергәч, һәркайсы үз теләген канәгатьләндерергә ашыкты. Рафисны Ханбал үзе белән калыр дип көткән иде дә, ул иптәшләре белән бергә чыгып китте. Озакламый алар аракы һәм ризык төяп кайттылар һәм бер-берсен сыйларга тотындылар. Ханбалга да тәкъдим итеп караган иделәр, ул баш тартты һәм, барысын калдырып, үз юлына ашыкты. Урамда кышның матур көннәренең берсе иде. Алсуланып янган зур һәм сүрән кояш үзенең йомшак нурларын кар бөртекләрендә биетә, агач ботагында кызылтүшләр тирбәлә. Шуларны күзли-күзли, тыныч кына моңаеп, Ханбал юл буйлап шәһәргә таба атлады. Бакчаларны чыгып җитәм дигәнендә генә аңарга арттан сигнал бирделәр. Кырыйгарак чигенеп басты. Узып барган бу машина таныш кебек тоелды, йөрәге жу итеп куйды. Рульдәге ханым да аны таныган булырга кирәк, акрынлатып, Ханбалны күзәткәндәй итеп маташты. — Альбина! Рульдә чыннан да Альбина иде. Ханбал аны һичкем белән дә бутамаячак. Ни дисәң дә, йөрәк түрендәге иң затлы тәхеткә, мәхәббәт мөнбәренә менеп утырган ханым шул ул. Тукта, бакчалары юк иде түгелме соң аларның? Монда нәрсә эшләп йөрүе, җитмәсә, машинасында? Әйе, тик ятмый торгандыр әле, Ханбал кебек исәр берәүне әсир иткәндер дә, очрашу өчен килеп йөри торгандыр! Аны ул булдыра, тормышның рәхәтен белеп, үзенең кадерен күреп яши белә! Күзенә күренәсе, үзен танытасы килмичә, Ханбал аңа ян белән борылды һәм бакчалар арасына кереп китте. Сукмаксыз җирдән көртне ерып бару авыр булса да, шушы каткан һәм рәте беткән киемдә Альбинага күренүдән һәм оят хисен татудан, чынлап уйлаганда, болай сугылып йөрүе кулайрак иде. Менә каты юлга чыкты. Әмма үзенең һәм аяк адымы колагына: “Альбина, Альбина!”— дип такылдады, аның саен ул ашыкты, башка якка кереп китте, көрткә муеныннан чумды, кар астындагы куакларга абынып егылды. Шулай шактый адашып барганнан соң, чираттагы ауганыннан тормыйча, кинәт елап җибәрде, үзен-үзе белештерми үкси һәм сөйләнә бирде: — Нигә мин шушылай?.. Нишләп соң шушы хәлләргә калдым?— дип, һаман да җанын битәрләде, диваналанып алды. Бераздан күңеле бушап, тынлык хөкеменә бирелде. Торгач, юлга кабат чыкты да шәһәргә таба баруын дәвам итте. Альбинаның бу очравы язмышының ничәнче тапкыр сыналуга әзерләнүеннән хәбәрме, әллә бер гыйбрәт өчен генә идеме, Ханбал бу хакта башына да кертеп карамады. Казан кибетләрендә җаның нәрсә тели — шул бар иде. Әле кайчан гына боларның берсен дә төшеңдә күрергә, акылыңа китереп карарга ярамаса, хәзер, әнә, барысы да күз алдыңда, бары тик акчаң гына булсын, өстеңме, мәсәлән, егерме кат яңартсаң да ярый. Долларыңны да шунда ук Рәсәйнең агач берәмлекләренә алыштырырга гына торалар. Ханбал өстен-башын яңадан киенде. Шуннан соң гына бераз кеше кыяфәтенә кереп, адәм танырлык хәлгә килгәнлеген аңлады һәм Альбинаның үзен танымавына, искәрми-белештерми калган булуына ышанычы артты. Аңа шулай дип уйлавы рәхәтрәк иде. Кәефе күтәрелеп, иптәшләре янына кайтып кергәнендә инде кич иңгән, туйлауларына катнашып китәргә дә ярый иде. — Егетләргә кайнар сәлам! Килеп керешенә, Ханбал шушы сүзләрен ыргытты һәм көязләнгән кыяфәтендә боларның каршысына килеп басты. Тегеләр, исерек булуларына карамастан, аның киемнәренең затлылыгын тикшерергә тотындылар. — Иртәгә барыгыз да өс-башларыгызны алыштырыгыз!— Ханбалның шушы әмере иптәшләрендә көлке тудырды. — Өсне генә алыштырырбыз, анысы,— дип сузды тәмам исереп җиткән Рафис, учы белән борынын уып,— әмма башларны алыштырмаслар шул. Бу беткән башның кемгә кирәге бар? Яңасын алыр өчен кабаттан туарга кирәк! — Анадан!..— Монысын кәрт өләшеп утырганы әйтте. Денис, олы борынлы хохол. Калганнар аңа кушылып хихылдаштылар. — Менә бу, ичмасам, Чуртан! Юкса бер дә канбаладан артык түгел идең! Казан егете дип үзен арадан аерып күрсәтергә яраткан басынкы гәүдәле Зөфәрнең шамакай телне яхшы белүенә берсенең дә шиге юк иде. Бары тик Михайның гына тел шартлатудан артык сүзе авызыннан төшмәде. Килеш-килбәтендә марилык аңкып торган бу егет нигәдер астыртын һәм ялагай адәм кебек тоела, күргән кешедә дә үзенә карата шушындый тойгы калдыра иде. Боларның янында Ильич булып киткән икән. Тагын да сыйлап җибәргәннәр үзен, төгәл исемен дә белеп калганнар, Иван Ермаков буламын, дигән. Элекләрне участок милиционеры булып хезмәт иткән дә, ниндидер низаг чыгып, шушы бакчаларда каравылчы урынында оялап калган. Аның тормышыннан шушы фактларны барлаулары начарга түгел, анысы. Әмма шыттыра булырга кирәк, юри, тәртип өчен, боларны куркытырга дип кенә шулай сөйләгәндер әле! Бу сүзләрне ишеткәч: — Юк ла инде, милтун киемендә керде, сержант кисәге!— Рафис дәлилләр китерергә тотынды. Әмма аны тыңлап торырга һичкем теләмәде, сүзләрен Ханбал да колак артына игътибарсыз гына уздырып җибәрде. Төн уртасына кадәр кәрт сугып, икенче кат мичкә ягып, аракы чөмереп, вакытларын уздырып җибәрделәр. Аларның хәзергә кесәләре тулы акча, өстәлләре сыгылырлык ризык һәм эчемлек. Иртәгәге көн өчен ишәк кайгырсын! — Безгә паспортлар да юнәтеп бирәм диде әле! Ятар алдыннан гына Рафистан шушы сүзләрне ишеткәч, Ханбал аптырап китте һәм сораштыра башлады: — Нигә аны иртәрәк әйтмәдең? Чынлап та булдыра алам дидеме? Паспорт бүлекчәсендә танышлары бар микәнни?.. Рафис җавапларын тыныч кына бирә торды: — Берәр миллионны әзерләргә кушты! — Ничек? Паспортларның юклыгын кайдан белгән? — Ә-ә, Денис бытырдады. Үзенең исемен ишетүгә, тынсыз яткан хохол: — Минем бу чокырда мәңгегә каласым юк, хәзер Украина ирекле, үз-башлы дәүләт! Чикләрне ябарны өлгергәнче моннан шылырга кирәк!— дип, шалт та шолт тезеп тә китте. — Рәсәй паспорты сиңа нәрсәгә соң алай булгач? — Син, Чуртан, бутама!.. Хәзер кәгазьсез беркая да барып булмый, чат саен тикшерәләр. Ә миңа шылырга кирәк! Денисның сүзләрен бүтәннәргә ияргән Рафис та хуплады. Шунда гына Ханбал боларны аңлап алды: аларга ниндидер биләмәләр дә, төркем төзеп яшәү дә кирәк түгел икән! — Син, Чуртан, үпкәләмә, эш башында тора алырлык түгеллегең йөзеңә чыккан!— дип Зөфәр әйтүгә, бәхәс кылырга җыенган Ханбал телен тешләргә мәҗбүр булды. Чөнки ул хаклы иде. Егетләренең бар нәрсәләрдән дә хәбәрдар булулары һәм бердәм сүз йөртүләре Ханбалны бераз шиккә салса да, ул артыгын төпченеп тормады, үзен тынычландырырга теләп ятагыннан торды, мич янына килде. Шулай да аңа бераздан акрын гына рәхәтлек иңә башлады. Күзләрендәге йомшаклык, чертләп янган учактан кипшенеп, гүяки элпә белән капланды. Акылы хәтерен кузгатып, ерак еллар артына сәяхәт кылуга, барлыгы-юклыгы белән дигәндәй, балалык елларына алып китте. Аның әле дә хәтерендә, ни сәбәпледер озын юлга чыгып, әнисе белән арыганчы, кичкә калганчы бардылар. Көз идеме, әллә җәйнең салкын һәм яңгырлы чагымы, боларын ук белми, шактый бәләкәй булгандыр, әллә кайларда адашып йөрделәр дә бер авылга килеп тукталдылар. Өс-башлары тәмам суланган, коры җирләре дә калмыйча, иреннәренә кадәр күгәренгән иделәр. Бер йортка ишек кактылар. Аларның каршысына чыккан кеше, тупса буенда озаклап тотмыйча, артыгын сораштырып тормастан түргә чакырды. Мичләре ягулы иде. Әнисе белән икесен дә шушында китереп бастырдылар. Инде бераз кипшергәннән соң, рәхмәт әйтеп чыгып китәргә дә мөмкин төсле иде, әмма көтелмәгән хәл булды: әнисе идәнгә ауды һәм аңсыз-хәрәкәтсез калды. Бу хәвефтән әүвәле аптырашып аһ иткән хуҗалар йөгереп килделәр дә аны күтәреп алдылар, түшәккә илтеп салдылар. Йорт эчендә булган балалары куркышып еларга тотындылар, ә Ханбал телсез басып тора бирде. Барысын да күрде, әмма тыны гына чыкмады. Хуҗабикә аның әнисен чишендерде. Иренә ул вакытта борылып торырга кушты, тик ул һаман да күзләрен акайткан килеш кала бирде. Бераздан хатыны каядыр чыгып, тиз арада бер зур шешә китерде. Эчендә бераз булса да ниндидер сыекча иде. Аннан зәһәр һәм укшыткыч ис бүлмәгә таралды. Ир кеше, кулларына шешәне алып, шундагы сыекчаны Ханбалның әнисенең ак тәненә агызды һәм, хатынының барлыгын да онытып, акайган күзләрен дә йоммыйча, куллары белән ышкырга тотынды. Бераздан тирләп чыкты. Күлмәген салып ташлады. Муенындагы тәресе ялтырады. Ханбалның әнисенең калку һәм йомшак турларыннан тоткалый-ышкый ухылдарга ук тотынды. Хатыны аңарга нидер әйтеп кычкырды. Әмма ул ир һаман үз эшендә булды, инде югарыга, урын-җиргә үк үрмәли башлагач, Ханбал да чинап җибәрде. Шунда аның әнисе айнып китте һәм ул шакшы ирне өстенә менеп маташкан вакытында айкап ташлады, тәнен каплап, Ханбалга ташланды, ашыгып киенде, улын күтәреп алып, урамга чыгып йөгерде. Шактый чапканнан соң, сулышы катып, җиргә егылды. Ул инде тагын шабыр су иде. Бераздан кемнәрдер йөгерешеп килделәр. Аларга онытылып калган киемнәрен бирделәр. Болар теге йорттагы хатын һәм аның балалары булып чыкты. Ниләрдер аңлаттылар, кемнедер каргадылар, әмма телләре бик үк аңлаешлы түгел иде. Ул кичне аларны бер әбигә кертеп кундырдылар. Монда да гөрләп учак яна иде. Шуның каршысында утырып, Ханбалның күзләре элпәләнгән һәм эренләп кипкән иде. Шул сәбәпле ничә көннәр күзләреннән яшь агызып йөрде, кеше йөзенә туры карый алмыйча газапланды. Менә шул вакыйгадан бирле аңарга янган учак куркыныч булып тоела. Шулай да җылылыгы белән үзенә тарта. Ханбал учакка туры карамыйча гына, мичкә яны белән утырды, әмма ялкын төпләрендәге зәңгәрләнгән-яшелләнгән телләр барыбер аның карашын яулый бирделәр. Егетләренең аңардан йөз чөюләре һәм язмышларын үз кулларына алырга теләүләре начар нәрсә түгел иде. Шулайда Ханбал алар белән берничә көннән ныклап сөйләшергә, берәмләп булса да теләгенә буйсындырырга уйлады. Вакытлыча күрсәткән йомшаклыгын катылык белән алмаштырырга, хәтта кискенлек күрсәтергә, бу ахмаклар өчен бер-бер “эш” табарга кирәк иде аңа. Кайчан булса да башларга туры киләчәк барыбер. Ханбалның күзенә һаман да йокы кермәде. Күңеле тынгысызланды. Акыл казаны хәвеф алдыннан бушап калган дөньялык сыман ук хәерсез иде.
XII Кышкы көн, йөзен озаклап күрсәтеп тә тормастан, акрын гына үзенә караңгылык пәрдәсен тартты, аңа алмашка төн дә килеп җитәчәк иде. Эңгер төште. Исмәгыйльне яр буена китергән солдатларны көянтәле хатыннар ачуланып-сүгеп озаттылар. Берәр сарай артына бастырып кына атсалар нәрсә булган инде? Хөкемнәрен чыгаргач, җиренә җиткерер өчен җай таба алмасыннар инде, диваналар! Аттың, бетте дә китте бит инде, югыйсә, санлашып та торасы түгел. Әллә кайчан шулай эшләмичә аны, бу тормышның ни илеңдә, ни дошманнар эчендә барыбер яме булмады, яме юк! Килә торгач, ярым җимерек депога җиттеләр. Анда-санда паровозлар пар бөркеп, пошкырып торалар. Эшчеләр ниндидер авыр нәрсәләрне тәгәрәтеп, кайсылары күтәреп йөртәләр. Исмәгыйльне озата илтүчеләргә күтәрелеп-күтәрелеп карап калалар. Ә тегендә, алар бара торган юнәлештә — караңгылык, бер лампаның арлы-бирле селкенүеннән монда дөньялык чите төгәлләнеп, анда Ахирәт көне башлангандай тойгы уята. Хәерсез яшәеш бетеп, ул дөньяда тагын да яманрагы көтмидер бит? Монда хәтта аяк аслары да кара корым һәм пычрак иде. Күмер өемнәре тирәсендәге кәрҗин-чиләкле кемнәрдер, солдатларның килүләрен күреп, куркышып чабышырга тотындылар. Кышның салкыныннан котылыр өчен учакларына ташкүмер урлауларыдыр инде. Исмәгыйль үзен көлкеле хәлдәге кеше кебек хис итүдә булды. Үлемгә алып барганда да шулай аптыратып йөртсеннәр инде, йә! Юньле бәндәгә санамауларыдыр, мөгаен. Юкса бар тәртибен җиренә җиткереп, яки мәйдан уртасына чыгарып, яисә халык алдына бастырып, китаптагыча атарлар иде. Китаптагыча? Эһ, гомерендә бер мәртәбә, сулышының соңгы минутында да адәм рәтле гамәлгә мөмкинлек булмады шул. Хәерсезлек! Аһ бу хәерсезлек! Солдатлар аңа тукталырга боердылар. Мылтыкларын җилкәләреннән төшерделәр. Пыскытып җибәрмисеңме дигәндәй үзенә немец сигаретын суздылар. Исмәгыйль баш тартты. Соңгы теләген үтәргә мөмкинлекләре барлыгын сиздерделәр. Алар әллә ни ашыкмаган да төслеләр иде. Шунда Исмәгыйльнең йөрәге дерт итте. Әллә кайчан күкнең кыегы очына менеп кунакларга өлгергән ярымайның йөзе болытлардан арчылып, нурлары тарафларга сибелде. Ә ул бу төндә Исмәгыйльнең кар көртләре күмгән туган авылы урамнарын да яктыртадыр, бәлки әле аны әнкәсе дә күреп торадыр, улының кайларда булуын уйлар инде. Ачуланмасын гына, ачуланмасын! Аңа улы терәк була алмады, ярлыкый күрсен!.. Исмәгыйль озын итеп сузып, акрын гына җырлый башлады. “Рамай”. Бу җыр аның күңел түреннән үзеннән-үзе чыкты һәм, моң канатларына утыртып, җанын туган якларындагы болыннарга-кырларга алып китте дә китте. Дөньялыкта иң мескенгә калган халыкның бердәнбер терәге — милли җыр, милли моңы булуы аның барыбер бөек икәнлегенә дәлил иде. Исмәгыйльнең тавышы акрынлап ныгыды, яңгырашы көчәйде. Күзләре — айның йөзендә, тәне үлем көтә һәм җанын иреккә җибәрергә, бушанып калырга әзер иде. Солдатлар биш адым читкә атладылар һәм мылтыкларын кордылар да атып җибәрделәр. Тавышы бар тарафларны кинәт тынып калырга мәҗбүр итте. Ярымай һаман да күктән нур сирпи бирде. Солдатлар мылтыкларын җилкәләренә астылар да китеп бардылар. Аларның башлары бераз салынган, йөзләренә хәсрәт чаткысы чыккан. Бер-берсен белмиләр дә төсле. Һичбер кәлимә дә сүз алышмыйча атлый бирәләр. Күктән ярымай һаман да карап тора, аның тирәсенә болытлар җыелгандай булалар да тагын таралышалар. Каплап китәргә кодрәтләре җитми. Исмәгыйльне кемнәрдер килеп тоталар. Селкеткәләп карыйлар. Нидер сөйләшәләр. Ахырда ике култыгыннан тотып, каядыр алып китәләр. Баралар да баралар. Исмәгыйль дә алар белән атлый. Сораштыралар. Җавап көтәләр. Әмма ишетмиләр. Фәрештә дигәннәре шушылар микәнни? Йомшак кылансалар да — бик җилле үзләре. Йөгерттерәләр генә. Ә ай кая соң? Нигә ул югалды? Каядыр алып кереп, Исмәгыйльнең өстен салдыралар. Урындыкка китереп утырталар. Әйе, фәрештәләр болар. Нинди матур фәрештә кызы! Озын кара толымлы, калку күкрәкле! Татарча сөйли. Эчәргә кайнар чәйле кәсә китерә. Зәмзәм суымы? Исмәгыйльнең иреннәренә тери. Әмма чәй нигәдер авызына коелмый, түшенә ага. Монысы да фәрештәдер. Өлкән яшендәге бер хатын. Анысы да татарча сөйләшә. Ә бу бабай кем икән? Ә тегеләре? Эшчеләр кебек киенгәннәр. Йөзләре-куллары майланган, кая китеп бардылар? Ә болары нигә аның тешләрен каералар? Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:
|