ТОР 5 статей: Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы КАТЕГОРИИ:
|
КӨЗГЕ ЯҢГЫРГА КАДӘР 42 страницаXXI Гөлбанаты Зөя-Каратунга килеп җиткән кичәне Исмәгыйль янып көлгә әйләнгән нигезләре янында басып тора иде. Ә теге имән багана һаман урынында, бары тик бер ягыннан гына көйгән. Исмәгыйльнең аңа карап алуы булды, җаны өшенеп китте. Ул багана урынында Марфасы басып торгандай тоелды. Усалланып, ачуланып. Исән микән ул хатын? Хәер, аңа нәрсә булсын. Шуннан башланган казасы, менә, гомере буе озата килә. Нигезенә кадәр янып корысыннар дип каргамагандыр бит? Юктыр, алай итмәс. Каһәр суккан ут. Исмәгыйль итек табаны белән көлне ачуланып-боргалап изә башлады, әмма шунда ук туктап калды. Әйе, бу гади көл өеме генә түгел. Монда аның газиз әнкәсенең дә туфрагы. Ә янгынны сүндерә алмаганнар. Караватта яткан хәлендә төтеннән тончыгыпмы, әллә тереләй үк яныпмы һәлак булган әнкәсенең сөякләрен булса да тапмамынмы дип сеңлесе ничә көннәр актарынган. Йөрәгенә чыдый алмагандыр инде. Каберен зиратның аргы башына ук куйганнар, читтә, ялгызы гына боегып тора. Анда барып хушлашканда Исмәгыйль: — Ташламам, сеңлем, дигән идем, гафу ит инде?— дип үтенде.— Нишлисең бит... Рәтсез заманада бәндәләрнең кадере була димени? Бу кичәдә туган авылыннан ул бөтенләйгә дип чыгып китте. Аякларындагы кирза итеге шакыраеп каткан, өстендәге кара төрмә бушлаты суыкка чыдамсыз булса да алыштырырлыгы юк, авыл капчыгыннан биштәр ясап, бар мөлкәтен шуның төбенә салып, елый-елый, ашыгып-ашыгып атлады. Аның бу тирәдәге кешеләргә күренәсе һәм үзләрен дә күрәсе килми иде. Игелекле җир булса, Явыз Иванның монда кала төзетеп ятуын яшерер идемени ул? Шуңадыр халкы да әллә кем түгел, караңгылар, астыртыннар, шомалар. Бәлки аның үзенә генә, ачуы килгәнлектән шул рәвешле тоела торгандыр? Ничек бар, шулай... Аякларың ераграк алып китсен, әйләнеп кайтмасыннар. Буран аны әле артыннан этте, әле каршысына чыгып яңаклады, аякларына чалынды. Әмма Исмәгыйль туктамады, арымады. Аның җаны бу яклардан отыры кубарылып кача иде. Аның бәхетенә кичнең икенче яртысында буран тынычланды. Күккә йолдызлар чыгып, йокыдан әле уянган борчулы җаннар төсле җиргә сагышлы карашларын юнәлттеләр. Дөньяның да беркөн дөрес якка үзгәрәчәгенә өмет уятырга теләгәндәй ярымай да болытлардан йөзен тәмам арчырга өлгерде. Исмәгыйль каеннар янына килеп җитә үк язганлыгын аңлады. Нигәдер шушында учак тергезәсе һәм бераз җылынып утырасы килде. Ботаклар җыеп, яр кырые ышыгына төште, ут кабызды. Шунда гына тәненә дә, җанына да тынычлык иңде. Үткәнне кайтарып булмый иде. Сабырлык канаты астына кергән бәгыре салмак кына көя һәм елый. Бары тик вакыт кына аны бу хәсрәтләрдән савыктырырга мөмкин. Әмма аның да адымнары акрын. Бу чиксез галәм, дөньялыкка текәлеп, нәрсә күзәтә, ниләр белергә тели икән? Гүяки һәркемгә бер-бер язмыш бирә дә, ни буласын алдан билгеләп куя да, адәм баласы боларны ничек ерып чыгар дигән төсле караштыргалап тора. Бәлки аның һичнигә катышы юктыр? Язмышны Аллаһыдан бирелгән, диләр. Ачысы да, төчесе дә аның иҗаты. Әмма кеше үз гамәле өчен җавап тотарга тиеш. Монда ниндидер буталчыклык бар. Язмыштан узмыш юк, диләр. Ә җавапка тартылу ул вакытта ни өчен кирәк? Алай түгелдер лә. Язмыш биреләдер, ягъни бер шәһәрдән икенчесенә илтүче юл кебектер. Я булмаса, кайбер кешегә авылдан-авылга баручы сукмак төслеседер. Чокыры бар, таулыгы, суы һәм сазлыгы. Ә адәм баласы аннан ничек уза бит? Тегесе язмыш булса, монсы — гамәлдер? Берәүләр атка утырып барса, икенчеләре машинада гына элдерә, өченчеләре — җәяүләп, дүртенчеләре күкрәкләрен ерта-ерта үрмәләп. Болары үзеңнән торадыр, ата-бабадан килгән нәсел байлыгы беләндер, яки очраклылык аркасындадыр? Кем белә? Мең яшәгәннәр дә моңа ачык кына җавап бирә алмас. Шулай да ата-баба хатасы балага төшми калмыйдыр? Тауга менеп тә түбән тәгәрәргә була, утырып калырга да мөмкин. Үзеңнән тора, үзеңнән... Һе, алай гына барса икән ул, сөйләргә генә җиңел. Юлың такыр булып та яңгыр, коендырып, бара алмаслык саз ясап китәргә мөмкин. Әгәр дә язмыш дигәнне адәм баласы үзе генә иҗат итеп, акыллылар баш катырыр өчен уйлап тапкан төшенчә икән, аны кеше әллә кайчан аңлатып бирер иде. Мәхәббәт тә шундый нәрсә шул. Аңлатып кара аның нигә кирәклеген һәм ничек-каян барлыкка килгәнен? Кешелек гомергә болар хакында башын катырган, сорауларына җавап таба алмаган. Әнә, усаллык белән яхшылыкны бик тиз аера түгелме? Шулай шул, үзенең иҗаты булган нәрсәләргә җавап бирүе кыен түгел аңа... Исмәгыйльнең уйлары күңелендәге сагышын юа иде. Әмма кайгы каралыгы җиңел генә бетми, саташтыра, бутый, шик тудыра. Җылынып җиткәч, учак яныннан китәсе килми башлады. Инде вакыт таңны чакырып, күк йөзенең төсе үзгәргәндәй булды. Соңгы агач кисәкләрен учакка ташлап, Исмәгыйль җылынып җиткән итекләрен салды, аяк чолгавын алыштырып, яңадан киде. Ипләнеп киткәндәй иде. Учак яна калды, ул юлга таба чыкты. Тынып җиткән һава җылына башлады. Хәзер инде каршы җил дә исми, йөзен һәм битләрен дә кискәләми. Уянып кымшана башлаган район үзәгеннән ашыгып кына үткәнендә кинәт туктап калды. Дөрес барамы соң әле ул? Бәлки Зөя-Каратунга китәргәдер, шуннан поездга утырып, Киевка юл алса, дөресрәк булмасмы? Аяклары шул якка тартса да, алдан ниятләп куйганынча, Казан ягына барырга тиешлеген күңелендә тагын бер кат ныгытты да, тагын да ашыгыбрак атлап китте. Аның бу бәлале җирдән тизрәк китеп котыласы килә иде. Бер-бер эшкә урнашып, юллык булса да акча юнәтеп, максаты — хатыны янына кайту аның. Ул Идел өстендәге боз күперенә төшкәндә хатынының Зөя-Каратунда, Мәрьямнәрнең җылы урынында кызы Альбинасын куенына алып йоклаганын уена да китерә алмады. Белмәде шул, белмәде. Күңел аһына колак салмады. Аягы тартмаган якка китеп барды. Көн әле ачылып җитмәгән, кышкы эңгер озакка сузылган вакыт. Әмма Казан өстендә таң кояшының кызыллыгы уйный башлаган, куе зәңгәрлектән ниндидер караңгылы-яктылы көрән төсләргә кергән шәфәкъ җаннарны сихерли, үзенә сокланырга мәҗбүр итә. Ә Исмәгыйльнең уенда ул түгел, Гөлбанаты, бәгыре, җан кисәге. Көтә торгандыр. Язган хатларын да алгандыр. Нинди кайгыларга салды ул аны, һай тормыш, мәрхәмәтсез язмыш, ни өчен шулай уйныйсың син адәм балалары белән? Исмәгыйль бәкегә төшеп киткәнен сизми дә калды. Уйларыннан шунда гына айныды, йөрәге жу итәргә дә өлгермәде, дөресрәге, ул тизрәк боз читенә ябышты. Кулындагы бияләйләре, капчыгы, башындагы бүреге бозга ныгырга ирек бирмичә аккан агым белән бәкенең икенче ягына йөзеп китте. Исмәгыйль ябышкан боз чите сыгылгалап куйды. Бар көченә тартылып, бәке төбенә киткәнче дип тизрәк өскә ыргылып карады. Әмма аска аны нәрсәдер тарта кебек иде. Юк, бирешергә ярамый. Ул аска төшкәндәй итте дә, кинәт ыргылып, сыгылмалы бозга күкрәге белән ятты. Боз ватылмасын дип акрын-акрын селкенеп, алга үрмәләде. Аңа туктарга ярамый иде. Шунда печән төягән ике атлы килеп җиттеләр. Казанга кайтышлары икән. Исмәгыйльне күтәреп алдылар. — Кара, монда быел кыш буе ничә кеше харап булды инде,— дип сөйләнде яшьрәге,— Зариф абый, бетә бит бу, өшемәсен, әйдә, китер тегене. Йә инде. Исмәгыйльнең авызына шешә башыннан гына аракы койдылар. — Тончыкмасын, җитәр... Зариф дигәне саранланып маташты. Сүзендә дә хаклык бар иде. Исмәгыйльнең тәненә җылы йөгерде. — Казанга барасыңмы? Артыңнан килә идек. Кара әле, боз өстендә бит, ярылды да китте. Агым ашаган инде астан, агым ашаган. Исмәгыйль үзенең бүреген-бияләйләрен, кулындагы капчыгын карады, әмма алар күренми иделәр. — Нәрсәңне эзлисең?— Егет тә Исмәгыйль караган якка башын борды. — Бүрегем бар иде, капчыгым... Теге егет кулын гына селтәде: — Идел төбендә инде алар, килеп чыкса, Әстерханга барып алырлык кына. Әйдә, утыр, печән арасына, юкса, катасың, суык куыра да ала. Сал боларын, толыпка төренерсең. Зариф аңа шешәсен кабат сузды: — Алай да бәхетең бар икән, Алла бәндәсе. Әрәмнәр генә буласы идең, әле дә килеп җиттек. Исмәгыйль шешәдән тагын бераз йотты да, егетнең чанасына менеп, печән арасына керде. Чыннан да, бәхете дә юк түгел икән бит? Ул арада йөк өстенә хуҗасы да күтәрелде, оя ясап, төбенә сыенган Исмәгыйльгә калын толып китереп салды. — Бөркәнеп утыр. Туңа башласаң, әйтерсең. Озакламый Казанга барып җитәрбез... Әйдә, малкай, чаптырып атлый!.. Бераздан егет сораштыра да башлады: — Абый, кем буласың? — Исмәгыйль... — Ә-ә... Ул үзенең кайдан кая килүен, Киевтан икәнлеген, хәзер дә шунда барырга ниятләвен сөйләгәннәренә дә егет канәгатьләнмәде, хәтта төрле юк-барларны да сораштыра торды. Мәлҗерәп китмәсен дип курка иде булса кирәк. Ә Исмәгыйльнең чыннан да күзләренә йокы ияләшмәкче. Тәне оеп-эреп килә, инде рәхәтлегенә генә чумганда, тел бистә егет тагын берәр сорау бирә, җанын үчекли. Аңа җавапны тәфсилләп өлгергәнче йокысы ачыла, тәненнән сәер җылылык кача. Бераздан тагын элекке халәт кабатлана. — Әй, Исмәгыйль абый, аргансыз ахры, йокларга гына торасыз. Алай ярамый. Алай ярамый... Бераздан алар чыннан да Казанга килеп җиттеләр. Инде шәһәр кузгалган, халык эшкә ашыга иде. Исмәгыйльнең күзләре үзенә таныш булган урамнарны эзләде. Сугышка кадәр эшләгән мәктәбен исенә алды. Монда тормышы җайланып кына киткән иде шул. Менә нәрсәләр булып бетте. Тәкъдиреңдә бар икән, әйләнеп узу мөмкин түгел. Бәлки анда да кереп чыгар әле. Директоры да шулдыр. Зәңгәр мәчет яныннан үтеп туктадылар. — Әйдә, Исмәгыйль абый, килеп җиттек. Салкын түгелме? Толып астыннан чыгуга, чыннан да суыграк булып китте. Аны егет үзе артыннан ияртеп, ишектән җылы бөркелгән бүлмәгә алып керде. Ишегалдындагы ат җигүчеләр көлешкән җирләреннән күз кырые белән генә аларга карап алдылар, кычкырышып сөйләшүләреннән туктамадылар. Арадан берсе: — Кара әле, Бату балык тоткан,— дип мыскыллап маташса да, аның сүзләрен игътибарга алучы булмады.
XXII Ике айдан соң Исмәгыйль туган якларына беркайчан да әйләнеп кайтмаска дип Киевка китеп барды. Илдә язның тантана иткән вакыты иде. Әлегә уйсу җирләрдә салкын кар ята, әмма инде алары да каралган, эрергә теләмичә киреләнә. Күп кенә елгаларда ташулар тынган. Яр кырыйларына күтәрелгән ләм һәм чүп-чарлар кибеп җитмәгән. Шулай да ара тирә сары чәчәкләр борын төрткәннәр, җирнең сипкеле төсле кояштан тантана итәләр. Ә Гөлбанат көткәндер инде, мескенем. Зар булгандыр. Нигәдер хәбәре генә килмәде. Сагынгандыр. Зарыккандыр. Менә Исмәгыйль кайтып төшәр дә аны кочаклап-күтәреп алыр, исән-имин тордыңмы, бәгырем, дияр. Моннан түбән бер генә тапкыр да аерылышмаслар. Киев шәһәре сугыш җәрәхәтләреннән тәмам арынып җиткән төсле, якты кояш нурында балкып утыра иде. Исмәгыйль таныш урамнар буйлап ниндидер эчке сөенеч һәм рәхәтлек белән атлады. Белгән кешеләре очрамасмы икән дип хәтерләштереп барды. Тимер юл буйлап, алачыклар артыннан килгәч, сукмак сулга борылып, чәчәккә күмелгән куаклар яныннан гына үтте дә, тыкрыктан менеп, яшел хәтфә үлән капланган, юл итеп салынган ташлары җиргә сеңеп беткән урамнан түбәнгә төшеп китте. Анда-санда йөгерешеп узган вак балалар үзара куышып уйныйлар, берәвен тотып, койма буена бастыралар һәм дошман дип аталар, теге, кимсенеп, елый, болары — көләләр. Коткының шушы рәвешле аларга да күчүе куанычлы хәл түгел иде. Мөгаен болар бүтән төрле, тагын да кызыклырак һәм җан рәхәте бирә торган уеннарның барлыгын белми дә торганнардыр? Бу урамнар Исмәгыйльгә туган ягыннан да кадерлерәк һәм якынрак тоелды. Йорт түрендә шомыртлары әле чәчәк атмаган икән. Иртәрәктер шул, иртәрәктер. Нинди матур, якты вакытта кайтты шул. Бераздан, атна-ун көн дә узмас, табигать чын мәгънәсендә тантана итә башлар. Бакчалар тәмам чәчәккә төренерләр. Гөлбанаты йөгереп чыгар, көтеп, тәрәзәдән-тәрәзәгә йөренгән вакытыдыр. Ерактан күреп алыр да җаны тәгәрәпләр киткәндәй булыр. Очрашудан да бәхетлерәк минутлар юктыр. Әти-әнисе исән-саулардыр. Белмиләрдер, уйлап та карамыйлардыр Исмәгыйльнең нинди газапларга тарганын. Орыша, ачулана торганнардыр. Ничек аңлатып бирер? Тыңларга теләрләрме? Куып кына чыгармасыннар... Ишектә йозак иде. Болар кайда булыр дип уйларга өлгермәде, кәрзин күтәргән бер хатын килеп керде. Исмәгыйльгә усал күз карашын гына ташлады да: — Сезгә кем кирәк иде? — дип, кулына алган чүпрәкне аралап, аннан ачкыч чыгарды. — Кем дип...— Үзеннән болай дип сорауларын көтмәгән Исмәгыйль нәрсә генә дияргә дә белмәде. Тәне эсселе-суыклы булып китте. Бу ни эш инде? Теге хатын сабырсыз булып чыкты. Бу юлы соравын тагын да катырак итеп кабатлады. — Монда Гөлбанат яши иде, әти-әнисе...— Исмәгыйльнең болай дип җавап бирүенә: — Кемнәре буласың?— диде теге. — Гөлбанатның ире идем, Исмәгыйль. — Ничек, суга батып үлгәнме? Усаллык һәм ныклыкны таянычы иткән хатын каушап калды. Алар сөйләшеп торган вакытта, якын-тирәдән кешеләр килеп, сүзгә катнашмый гына үзара баш селкешеп торудан узмадылар. Бу хәлләрне уена да китереп карамаган Исмәгыйльнең йөрәгенә кан сауды, һушы китеп алгандай булды. Шушы минутта үлсә дә үкенече калмас иде. Нигә соң ул әҗәл алай итә, йөзеңә йөз килә, әмма муеныңнан элеп алмый, егып ташламый? Дөньялык, Аллаһ каршында ни гаебе бар аның? Исмәгыйльнең караңгыланган күз алдыннан туган авылы, нигезенәчә янып көл булган йорты мизгел эчендә тугланып уздылар да, каршысына бары тик ялгыз багана, мәңге черемәскә исәп тоткан әлеге дә баягы имән багана килеп басты. Юк икән, Марфа бу, Марфа... Көлә әле, җитмәсә, авызын ерып, усал рәвештә хихылдый. Бер-бер табу идеме икән әллә ул багана? Сихерме? Марфа белән булган гөнаһын исенә алып, Исмәгыйль сыгылып төште. Ярый әле утырыр җир итеп баскычны чамалады, юкса бөтенләй дә чалкан китәсе иде. Сөекле Гөлбанаты иргә чыккан, әти-әнисе гүр иясе булганнар. Кайдан ди әле, Казан ягыннан алып кайткан икән. Исмәгыйлен эзләп киткән җиреннән шул. Машина белән килеп төшкәннәр, бер атна элек кенә йорт-җирләрен сатып, Казанга китеп барганнар. Ә Исмәгыйльнең кызы туган икән, исемен Альбина дип куйдырган, мулла да, абыстай да каршы килмәгәннәр. Менә бит ничек? — Үлгәнсең, суга батып, диделәр шул. Без ни әйтик. Идел өстендә биштәреңне, документларыңны, бияләй-бүрегеңне тапканнар. Ышандык инде, каян беләсең аны. Гөлбанат та, җаным, елады да елады. Ялгыз башым кала алмыйм дип шушы изге кешегә бардым. Ул булмаса, чит җирдә хараплар гына буласы идем, диде... Ышандык, улым, ышандык...— Мулла бабайның болай сөйләгәнен һәр тыңлаучы раслап башын селкеде. — Исән икәнсең, нигә хат язып белдермәскә иде?— диючеләр дә булды. Аларга каршы килепме, әллә инде сүзләрен хаклапмы, икенчеләре: — Кем уйлаган соң аны,— диделәр. Кеше янына башкасы җыелды. Бер сүз икенчесен кузгатты. Исмәгыйль үзен почмакка кысрыкланган көчек кебек хис итте. Аның саен җаны кискәләнде, үзәге өзелде. Әле бая гына дөньяда иң якын булып тоелган хатыны Гөлбанат инде аңа чит һәм ят иде. Шушы хис аның күзләрен ачты, буен турайтырга булышты. Аякка басып, кулына биштәрен алды һәм җилкәсенә салып, халык арасыннан чыкты һәм акрын гына атлый бирде. Нәрсәләрдер әйтеп, үгетләп, хәтта үтенеп тә калучылар да булды. Әмма Исмәгыйль ишетмәде, дөресрәге, сүзләренә колак куярга теләмәде, борылып та карамады, хәтта саубуллашмады да. Аның кая китеп барганлыгын беркем белә алмады, хәер, юлы кайда илтәсе үзенә дә мәгълүм түгел иде. Исмәгыйль бер урам чатыннан икенчесенә борылды, тимер юллары аша чыкты, тагын-тагын барды. Атлаган саен атлыйсы, кая да булса китеп олагасы килде. Каршы килгән кешене дә, атлыны-машиналыны да күрмәде. Хәер, таптап китсәләр дә офтанмас иде. Шәһәр читенә чыкканын да, кай тарафка атлавын да абайламады. Муеннарына, йөзенә язның назлы җиле килеп сарылды, аяклары арасында буталды. Тәмам тулган күңеле кинәт чайкалып китте. Тыелырлык ихтыяр көче калмаган Исмәгыйль, җиргә капланып, сабый бала кебек үксеп-үксеп елый башлады. Акылына бер уй-фикер килмәде, хисләрен оят пәрәнҗәсе каплый алмады. Күңел чүлмәге тәмам түгелеп беткәнче түгелде дә түгелде. Шуннан соң гына бушанып калгандай булды. Тынычланды һәм йокага тартыла башлады. Соңгы араларда беренче тапкыр шулай тәмам тулысынча бушанып йоклап китте. Аның капланып ятуын һичкем күрмәде, берәү дә үзе белән кызыксынмады. Бу дөньялык аңа чит-ят иде. Кичке салкыннан уянып, аякка баскач, Исмәгыйль иң беренче бар тарафның да тып-тын, җан өшеткеч сәер булуын тойды. Бераздан соң гына үзенең ни сәбәпле монда килеп чыгуын аңлады. Калыккан йолдызларга карап торды да, учлары белән битен сыпырып, шәһәргә кереп китте. Икенче көнне үзенең элек эшләгән урынын эзләп тапты, аларның моннан Бөгелмәгә күчерелгәнен белешкәч, үзе дә шунда китеп барды. Илдә чыпчык үләргә тиеш түгел иде. Моңа кадәр туктаусыз очрап торган барлык бәла-казалар төкәнеп, аңа бүтән кагылмаслардыр, тәкъдире мәрхәмәт итәчәген күңеле белән тоя, килер көненә ниндидер сәер ышанычы да бар иде. Һәм ул ялгышмады... Кем белән гаилә корасын, улы да, кызы да туасын ул әлегә белми һәм күз алдына да китерә алмый иде. Әмма казаның авыр башы Ханбалына да төшәчәк, ата хатасы балага ирешәчәк дип кем уйлаган. Дөньялык шундый нәрсә инде ул, юккамы, комсызланма, нәсел-нәсәбеңнең ризыгын ашарсың, алар өлешенә керерсең диярәк кисәтергә кирәк тапмаган әүлияләр? Ул без генә үзгәрәбез, ә кануннар асылда һаман да үзгәрешсез.
XXIII Ханбал, кайтып җитәрәк, тукталып калды. Үзләре яши торган дачалар өстендәге куе кара төтенгә кичке эңгер аркасында игътибар итмәгән икән. Янгынчыларның кызыл машиналары дуңгыз кебек чинашып узыштылар. Ул да түгел, милициянекеләр дә күренде. Ханбал тукталып калды. Дачалар ягыннан чыгып, бүтән тарафка китәргә тиеш иде ул. Каршы якта торган чит ил машинасы күзенә чалынгач, тукталып калды. Аның янындагы өч кеше шулай ук янгынны күзәткәндәй тоелды. Ул арада койма аша ике адәм сикереп төштеләр һәм, кулларындагы автоматларын изүләре астына яшереп, күпергә таба тыныч кына атлый бирделәр. Артларыннан кара машина ияреп, аларга якынайды, тукталып, ишекләре ачылды. Тегеләр шунда чумдылар. Китеп тә бардылар. Ә каршы яктагылар ашыкмадылар. Ханбал аларга карый-карый бара бирде. Янгыннан тирә-юньгә көек исе таралды. Монда ни хәлләр булганлыгын белми китә алмаганлыктан, Ханбал ничек тә дачаларга үтәргә, мәш килгән халык янына килергә уйлады. Якыная барган саен, тагын да сагаеп, эшнең нәрсә икәнлеген аңлагандай булды. Ильичның да өе тәмам янып беткән, аның тирәсендә чуалган янгынчылар ыргак башына нидер эләктереп, шаулаша-шаулаша шуны читкәрәк сөйрәп чыгардылар. Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:
|