Главная

Популярная публикация

Научная публикация

Случайная публикация

Обратная связь

ТОР 5 статей:

Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия

Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века

Ценовые и неценовые факторы

Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка

Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы

КАТЕГОРИИ:






КӨЗГЕ ЯҢГЫРГА КАДӘР 56 страница




Сол­тан Кәбиров исә киреләнмәде, тотты да, дис­сер­та­ци­я­сен яңа­дан язып, ике ел­дан соң як­лау­га куйды. Әмма бу юлы­ да та­гын фор­маль кар­шы­лык­лар ки­леп чык­тылар, әмма бола­ры тиз һәм җиңел чи­шел­де. Фәнни хез­мә­те­нең ике бел­геч­лек юнәлешендә языл­уы Юга­ры Ат­тес­та­ция Ко­мис­си­я­се та­ра­фын­нан хуп­лап каршы алын­ды. Яңадан язып торулары, үзгәр­теп, бер бел­геч­лек­кә ке­нә кай­та­рып кал­ды­рыр­га ты­ры­шулары барыбер ки­рәк­сез бер эш бу­лып чык­ты. Ике ел элек әһә­ми­ят­ле кү­рел­гән мәсь­ә­лә­ләр һәм ачыш­лар бү­ген ис­ке­рер­гә мөм­кин иде. Шу­лай да Сол­тан­ның дис­сер­та­ци­я­се “йом­шар­ма­ды”. Як­ла­вы исә кө­тел­гән­нән дә җи­ңел уз­ды.

Диссертация­нең мо­ңа ка­дәр шак­тый бә­хәс­ләр куз­га­ту­ы ис­кә алынып, гыйль­ми уты­рыш­ка төр­ле тө­бәк­ләр­дән мәр­тә­бә­ле га­лим­нәр ча­кы­рыл­ды. Мәс­кәү кар­шын­да исем­нә­ре бил­ге­ле бул­ган­на­ры­на зур игъ­ти­бар би­рел­де. Бо­ла­ры өчен Сол­тан инс­ти­тут ди­рек­ци­я­се­нә рәх­мәт­ле иде.

Дис­сер­та­ция як­лау уты­ры­шы ва­кы­тын­да баш­ла­нып кит­те һәм үз җае бе­лән ма­тур гы­на бар­ды. Хез­мәт­кә юга­ры бәя би­реп чы­гыш ясау­чы­лар ара­сын­да Са­мат Ша­ки­ро­вич та бар иде. Бер ге­нә “ка­ра шар салу­чы” да бул­ма­ды. Шу­лай итеп, Сол­тан­га фәндә үсеш юлы ачыл­ды. Мо­ңа ка­дәр көн­нә­ре бор­чы­лу ка­тыш ты­рыш хез­мәт бе­лән уз­са, хә­зер ул җи­ңел су­лап куй­ды. На­ил Фатыйхович исә шат­лы­гын сиз­дер­мә­де, дө­рес, уку­чы­сы да ку­а­ны­чын­нан күк­ләр­гә си­кер­мә­де, бәй­рәм ашы ясап ча­кыр­са да, аның шат­лы­гын ур­так­ла­шып ки­лер­гә те­ләү­че­ләр та­был­ма­ды. Әл­лә Га­ли Гә­рә­е­вич­тан шик­лән­де­ләр, әл­лә бү­тән бер сә­бә­бе бар иде­ме, бел­мәс­сең. Әм­ма Сол­тан үзе мо­ның өчен бө­тен­ләй кай­гыр­ма­ды, шу­лай ки­рәк дип ке­нә ка­бул ит­те. Та­бын әзер­ләп көт­кән Фә­ри­дә­се һәм ту­ган­на­ры аңа үз­лә­ре­нең шик­лә­рен бел­дер­мә­де­ләр, үз якыннары белән генә күңелле итеп сый­лан­ды­лар.

Бу диссертация яклау вакыйгалары Сол­тан­ның тәү­ге җи­ңүе иде. Мон­нан соң ал­га та­ба эш­лә­ре җи­ңел ге­нә үр­гә та­ба бар­ды­лар да бардылар. Яз кө­не як­ла­ган дис­сер­та­ци­я­нең рас­ла­нуы көз­дә бил­ге­ле бул­ды, озак­ла­мый дип­ло­мын да кай­та­рып бир­де­ләр. Шун­да, бер су­лыш­тан док­тор­лык хез­мә­тен дә язар­га алын­са, ин­де бү­тән дәр­әҗә­ләр­гә дә ирешкән булыр иде бәл­ки. Әм­ма дөнь­я­лык­ның кай­нар диң­ге­зе аны бү­тән юл­лар­га ай­кап алып ке­реп кит­те, хә­зер фән­нән ерак­ла­ша ба­ра, тик мо­ны то­еп-аң­лап җит­ке­рер­гә ге­нә те­лә­ми.

Күп­ ва­кытта шу­лай ин­де ул, уку­чы­ла­ры өчен ос­таз­ла­ры кай­гыр­та. Сол­тан Кәбиров бе­лән дә шу­лай бул­ды. На­ил Фатыйхович аны үз янын­нан җи­бә­рер­гә те­лә­мә­де. Һа­ман да җа­ен та­бып, төр­ле фән­ни эш­ләр бе­лән баш-аяк күм­де. Док­лад­лар яз­ды­ру, алар бе­лән гыйль­ми уты­рыш­лар­да чы­гыш­лар яса­ту җа­ен фай­да­ла­на тор­ды.

На­ил Фатыйхович­ның Фән­нәр Ака­де­ми­я­се­нә әгъ­за-мөхбир итеп сай­ла­нуы, ә Га­ли Гә­рә­евич кан­ди­да­ту­ра­сы­ның тө­шеп ка­луы те­ге ва­кыт­та­гы бә­хәс­лә­ре­нә тә­мам нок­та ку­яр­га һәм кем­нең кем икән­ле­ген һәр ике як­ка да тө­шен­де­рер­гә ти­еш иде. Бу юлы­ та­выш куп­та­рып кына да эш ба­рып чык­ма­я­чак, чөн­ки ака­де­мик­лар­ның үл­чәү тә­лин­кә­лә­рен җи­ңел ге­нә ва­тып таш­лау мөм­кин тү­гел шул.

 

Ка­зан шә­һә­ре­нең урам­на­ры кар­дан ар­чы­ла, пыч­рак­ла­ры аяк­ка ия­рә тор­ган ва­кыт­лар ки­леп җит­те. Га­дәт­тә­ге­дән ал­да­рак һәм ашы­гып кил­гән яз бө­тен дөнь­я­лар­ны бол­га­тып таш­ла­ды. Ир­тән­нән мул ел­май­ган ко­яш кич­кә ка­дәр һич­бер кар­шы­лык­сыз үз эшен җай бе­леп ке­нә эш­ли иде. Сол­тан Җәләевич трол­лей­бус тук­та­лы­шы­на ки­леп бас­ты.

Ки­чә, тү­рә шал­ты­рат­кан­нан соң, ул Әдә­би му­зей­ның эшен гөр­лә­теп җи­бә­рү мак­са­тын­да кая гы­на ба­рып ка­ра­ма­ды, әм­ма аңа яр­дәм ку­лын су­зар­га те­ләү­че­ләр кү­рен­мә­де. Ир­тән аны Бер­ләш­мә­гә, фи­ли­ал­лар­ның җи­тәк­че­се сый­фа­тын­да Ге­не­раль ди­рек­тор­ның урын­ба­са­ры Людмила Борисовна ча­кыр­тып ал­ды. Эш­лә­ре­нең ба­ры­шы бе­лән кы­зык­сын­ды һәм язу­чы­лар­ны, ар­тист­лар­ны музейга тар­тып, төр­ле ча­ра­лар үт­кә­рү за­рур­лы­гын бел­дер­де.

— Му­зей — тын­лык уры­ны тү­гел, ул гөр­ләп то­рыр­га ти­еш,— ди­де.

— К­луб ке­бек­ме?

Сол­тан­ның бу ки­ре­ле­ген Людмила Борисов­на ошат­ма­ды. Һа­ман да авы­зын ерып, мыскыллы елмаеп ал­ды. Әм­ма та­вы­шы үз­гәр­гән­нән аның ни­чек усал­лан­ган­лы­гын то­яр­га мөм­кин иде. Саг­рак кы­лан, янәсе, “яшь ип­тәш”!..

— Ки­рәк икән, клуб­та­гы кебек эш­ләр­гә ту­ры ки­лер. Без элек­тән халыкта ур­наш­кан “му­зей тын­лы­гы” ди­гән ял­ган тө­шен­чә­не юк­ка чы­га­рыр­га ти­еш­без!

Шун­да бик әй­тә­се үзе­нә: го­ме­ре­гез­не электән бирле му­зей эшен­дә уз­дыр­ган­сыз икән, ни­гә соң мо­ңа ка­дәр “музей тынлыгын” үз­гәр­тә ал­ма­ды­гыз, ничә еллар буена Зур музейны ярым-хәрәбә хәлендә тотасыз дип! Ярамый. Аңламавы, ял­гышка-яманга ка­бул итүе бар. Әле теге со­ра­вың да ар­тыг­рак бул­ды. Өс­тә­ге­ләр аю ке­бек би­ер­гә әмер ит­сә­ләр, ас­та­гы­лар шик­лән­ми ләббәйкә тотарга әзер то­рыр­га ти­еш­ләр түгелме?

— “Му­зей тын­лы­гын” мин из­ге әй­бер, изге төшенчә дип күз ал­ды­на ки­те­рә идем моңарчы!

Сол­тан Җәләевич электән үк шулай, күңеле ни уй­ла­са, теле белән шу­ны әй­тер­гә га­дәт­лән­гән иде. Аның бо­лай “ос­та итеп” ки­ре­лә­нүе Людмила Борисовна­ның кә­е­фе­нә ти­де. Ел­май­ган йө­зе сул­ды. Шу­лай да алар ур­так фикергә кил­де­ләр. Мо­ңа ка­дәр му­зей­да уз­ды­рыл­ган ча­ра­лар яны­на та­гын да шау-шу­лы күр­гәз­мә­ләр ачу­ны да өс­тәр­гә, тук­тау­сыз бәй­рәм­нәр ясар­га ки­рәк дип ур­так планнар корырга бул­ды­лар. Инде Солтан Кәбиров аңларга тиеш иде: Зур музей дип йөртелгән Берләшмә карамагында республика һәм Казан шәһәре буйлап таралган төрле-төрле музей һәм музей-бүлмәләр бар, аларның актив эшчәнлегендә “Генеральный” да, ярдәмчеләре һәм башкалары да рәхәтләнеп “җылынып” яталар. Моңарчы шулай булган, моннан соң да үзгәреш ясалыр дип күз алдына китерергә ярамый!

— Ме­нә бит, ки­леш­те­гез, ә кар­шы әй­теп ма­таш­кан иде­гез!— Людмила Борисовна тан­та­на­лы кы­я­фәт­тә урын­нан куз­гал­ды. Сол­тан­га ки­тәр­гә ва­кыт икә­нен шу­шы рә­веш­ле сиз­де­рүе иде.— Тик утыр­ма­сын­нар, үзе­гез­нең фән­ни хез­мәт­кәр­лә­ре­гез­не тар­ты­гыз.

Ан­ысы шу­лай­дыр да, әм­ма алай гы­на, алар белән генә бу­лыр ми­кән? Бө­тен бер му­зей­га өч бөр­тек хез­мәт­кәр бе­лән нәр­сә май­та­рып бу­ла соң? Кил­гән груп­па­лар­га экс­кур­си­я­ләр сөй­ләү, аның өс­те­нә фән­ни эз­лә­нү бе­лән шө­гыль­лә­нү, та­гын да һәр­төр­ле оч­ра­шу­лар оеш­ты­ру һәм баш­ка­сы. Җит­мә­сә, дөнья шаула­та тор­ган ча­ра­лар­ны да оеш­ты­рыр­га ти­еш­ләр икән әле алар. Бо­ла­ры Сол­тан­ның акы­лы­на сый­мый иде. Шу­лай да, та­ләп ите­лә икән, йөк­лә­нел­гән бу­рыч­ны үтә­мәс­кә хә­лең юк. Никләр генә ризалашты? Никләр генә Ахун Садриевичның да, түрәләрнең дә ялганына ышанды да, “әйдә” дигәннәре сөенеп бетә алмыйча, элекке эшен ташлады да китеп барды? Тыныч кына, рәхәт кенә эшләячәк иде бит, югыйсә! Машина, имеш, “Волга”! Каян килсен ди? Хәтта корчаңгы биясе дә юк икән ул Әдәби музейның! Ә эшләрен сөйләп китсәң, сүзләрең җитмәс. Ун ел да эшләмәгән, инде искергән, бүселгән, җимерелә башлаган. Рухи яктан гарип булып тудырылган икән, ул ничек сәламәт яши алсын икән? Директор буласы, машинада гына йөртәчәкләр үзеңне, үсеп китәчәксең, акчага күмеләчәксең дип алдап китермәделәрмени аны? Әнә, элекке урынында, бүлектә эшләүчеләрнең хезмәт хаклары аныкыннан ике тапкыр артык инде хәзер. Кире кайтыр идең, булдыра алмаган дип сөйләячәкләр! Монда эшләп калсаң, җигелеп тартырга кирәк. Бер генә рәхмәт тә ишетмәячәксең, күреп торырсың әле! Ә шулай да тырыш инде, тырыш, “яшь иптәш”! Ни дисәң дә дәрәҗәсе бар бит әле аның, Әдәби музей директоры дигән исеме! Шул “коры таякка” атланып йөри бир!

Т­рол­лей­бус Солтан Кәбировны дус­ла­ры яны­на алып кит­те. Әм­ма атап кил­гән ке­ше­се үзен­дә юк иде. “Та­тарс­тан” жур­на­лы егет­лә­ре бар­сы да ка­я­дыр та­ра­лыш­кан бу­лып чык­ты­лар. Сол­тан бү­тән ре­дак­ци­я­ләр­не дә урап чык­ты. Аның башында бер генә уй: му­зей­да төр­ле жур­нал һәм га­зе­та көн­нә­рен уз­ды­ру фи­ке­ре! Кү­ңе­ле­ндә нык­лап ур­наш­а барган яхшы гына планы да бар, бу ча­ра­ны уздыру эшен редакцияләр үз җилкәләренә алалар, музей исә аларга күргәзмәләр оештыру, укучылары белән якыннан аралашу өчен очрашулар ясарга мөмкинлекләр тудырачак. Болар — үзара ярдәмләшү шартларында, бушка булачак. Димәк, Әдәби музей да гөрләп торачак, редакцияләр дә үзләренә ирекле рекламалар ясаячаклар! Алар, ике як та, нәкъ менә шуңарга мохтаҗ түгелмени?

Ре­дак­ция егет­лә­рен­дә бер га­дәт бар, кулларына ях­шы кулъяз­ма кер­сә, яки бер­гә җы­е­лы­шып укый­лар, яи­сә бүл­мә­дән-бүл­мә­гә тук­та­лып, аның белән бер-берсен та­ныш­ты­рыр­га то­ты­на­лар. Бу юлы­ да шу­лай бу­лып чык­ты. Шау­ла­шу­чы­лар яны­на Сол­тан ке­реп ял­гыш­ма­ды. Кирәкле кешесе Наис та алар янын­да иде. Тиз ге­нә исән­лек бе­леш­те­ләр дә, Солтан Кәбировның да игъ­ти­ба­рын укы­ла тор­ган әсәр­гә тарт­ты­лар. Ин­де хис­лә­нер­гә өл­гер­гән зат­лы ша­гыйрь әфән­де­ләр­дән иң кәт­тә­се Мө­дәр­рис бе­рен­че бә­я­не би­рер­гә дә өл­гер­де. Аның мо­ңа ун мәр­тә­бә ха­кы бар иде:

— Е­гет­ләр, ме­нә ни­чек мәсьәләгә якын ки­лер­гә ки­рәк! Яла­гай­лык бе­лән тү­гел, бәл­ки дө­рес сүз­гә та­я­нып! Гор­ба­ч за­ма­нын­да ха­кый­кать дип акы­ру­чы­лар бул­ды, әм­ма яр­ты сүз­лә­ре ге­нә дө­рес иде. Де­мок­ра­тия, ди­без, Ел­ьцин, ди­без. Ул да шул ук пар­ток­ра­тия вә­ки­ле бит, җә­мә­гать. Пар­ток­ра­тия! Мин алар­га ышан­ма­дым һәм ышан­ма­я­чак­мын! Ал­дый­лар алар! Ха­лык­ны бу­тый­лар! Фән­за­ман — хаклы! Дө­рес язгансың! Шәп яз­ган­сың! Бә­гырь­не кы­тык­лый да, үчек­ли дә. Элек­ләр­не Фәү­зия дө­ре­сен шу­лай туп-ту­ры әй­теп, ак-ка­ра­га бу­таш­тыр­мый би­рә бе­лә иде. Де­пу­тат­лык­ка тар­ты­лып ха­рап ит­те ка­лә­мен.

Бә­хәс кит­те. Кай­сы­ла­ры шун­да ук Фәү­зи­я­нең мил­ләт­кә күр­сәт­кән хез­мәт­лә­рен мак­тар­га ке­реш­теләр, баш­ка­ла­ры те­ма­дан чит­кә ки­тү­не ярат­ма­ды. Ур­та­да га­еп­ле ба­ла ке­бек уты­рып кал­ган Фән­за­ман ага, “биш­ле” бил­ге­се ал­ган­дай, бик ка­нә­гать ел­ма­еп, алар­ны ты­ныч­лан­ды­рыр­га те­лә­де:

— Е­гет­ләр, ни бит әле...

Әм­ма “е­гет­ләр”­нең уе тә­мам ка­рур­ман­га әве­рел­гән, бә­хәс­лә­ре төр­лә­неп кит­кән, Фән­за­ман­ агада кай­гы­ла­ры юк иде. Шунда Солтанга дусты, якынлашып, кызыкмы дигәндәй карап куйды. Аннан тагын бәхәс өстәленә таба борылды. Елмаеп, нидер әйтә башлады да тукталды. Сөйләшү темасы үзгәргән иде инде. Ишек ягына килеп:

— Ни йо­мыш иде, Сол­тан?— дип сорап кую белән генә канәгатьлек тапты.

Наис бе­лән чит­кә­рәк ба­рып, сүз­гә ке­реш­кән­нәр иде дә, аң­ла­шу мөм­кин бул­мый­ча, аларга чы­гып ук ки­тәр­гә ту­ры кил­де. Ка­бат кире ке­реп тор­ма­ды­лар. На­ис­ның эш бүл­мә­сен­дә Сол­тан үзе­нең йо­мы­шын сөй­ләп бир­де һәм:

— Мо­ңа ни­чек ка­рый­сың? Кы­зык­лы фи­кер­ме?— дип со­ра­ды.

А­лар­ның дус­лы­гы оч­рак­лы бер та­ны­шу­дан баш­лан­ган иде. Үз­сүз­ле мавр кы­я­фәт­ле Наис, дөнь­я­ның ачы­сын-тө­че­сен бик мул­дан та­ты­ган ша­гыйрь, әүвәлге ел­лар­да ки­тап нәш­ри­я­тын­да мөхәррир булып эш­ләде. Сол­тан ан­да үзе­нең ки­та­бын бастырып чыгарырга тәкъ­дим итү мак­са­тын­да кил­гә­ләп йө­рер­гә мәҗ­бүр иде. Шу­лай, бер­ва­кыт, эз­лә­гән ке­ше­се уры­нын­да бул­мый­ча, кө­теп утыр­ган җи­рен­дә, На­ис аңа сүз кат­ты һәм:

— А­чу­лан­ма­са­гыз, мин дә кулъ­яз­ма­гыз­га күз сал­ган идем. Фи­ке­рем­не әй­тим­ме?— ди­де.

Сол­тан­га бу хәл кы­зык­лы то­ел­ды. Бо­лай кис­те­реп сөй­лә­шү­не үзе­нә га­дәт ит­кән­лек­тән, баш­ка­лар­да оч­рат­са, шун­да ук хөр­мә­те ар­та тор­ган иде. Наис­ның фи­ке­рен со­ра­ды.

— Э­нем,— ди­де ул, үзе­нең ни­чә яшь­тә икән­ле­ген сиз­де­рер­гә те­ләп.— Сез­дә та­би­гый сә­ләт бар, әм­ма үҗәт­лек, та­лым­сыз­лык җи­теп бет­ми.

Бо­лай ук бер су­лыш­та әйт­кән­нә­рен бү­тән­нәр яра­тып бе­тер­ми тор­ган­нар­дыр, шу­ңа­дыр хәт­та Сол­тан­нан га­фу үте­нер­гә дә ки­рәк тап­ты ул. Аның әйтергә теләгәне бик гади, үз язмаларыңа таләпчән һәм тәнкыйть күзе белән карый белү хакында иде.

— Та­лант нәр­сә­ме? Та­би­гый сә­ләт бе­лән та­лым­сыз­лык­ның бер­гә бу­луы, бе­рен­че­се — та­би­гать та­ра­фын­нан би­ре­лә, икен­че­се — ке­ше­нең үзен­нән, ты­рыш­лы­гын­нан килә. Кай­бер ты­рыш ке­ше­ләр ме­нә шу­ның өчен дә без­гә күп­ ва­кытта та­лант­лырак ке­бек то­е­ла­лар да!

На­ис бу сөй­лә­шү­лә­рен­дә гү­я­ки үзе­нең кү­ңе­лен Солтанга ачып сал­ган ке­бек то­ел­ды. Шун­нан алар дус­ла­шып кит­те­ләр. Дө­рес­рә­ге, Сол­тан үзе Наис­ны якын итә баш­ла­ды. Һа­ман да аның яны­на кил­гә­лә­де, бе­рәр со­ра­вы ту­ган­да, яшер­ми­чә ки­ңә­шен со­ра­ды. Үз кулъязмаңа тәнкыйть күзе белән карый белү, язмаларыңа кабат-кабат әйләнеп кайтып, аларны җиренә җиткереп эшләү, сайлану, ягъни талымсызлык ягыннан Солтан бичара иде. Аның табигате шундый булды, ул ясалмалыкны сөймәде. Ә аныңча талымсызлык ул ясалмалык белән бер иде. Сәнгать һәм әдәбият ул даһи күңелендә ничек туса, халыкка да шулай барып җитәргә тиеш! Башкача булганда, хезмәт белән генә тудырылса, талантның монда ни катнашы бар?

Солтан шулай дип уйлый, бәхәсләшергә, үзенең хаклыгын дәлилләргә әзер. Балта остасының да эше сәләтенә күрә матур булып килеп чыга, әмма ул тырышлыгын күбрәк ясауга куя. Ә талымсыз кеше, тырышучы, оста була алмый, бары тик һөнәрче хәлендә генә кала! Ул шулай уйлый, ул әлегә хезмәт дигән бөек хикмәтне аңлап җиткерми, аңарга берьяклы гына карый. Әмма, моңа да карамастан, бәхәсләшергә, үз туксанын тукырга әзер!

Ул ва­кыт­та Наис­ның өс­тә­лен­дә бар­мак юан­лы­гы ике ка­дак бер-бер­се­нә урал­ган хәл­дә ята иделәр. Алардан ниндидер сер бөркелә, мәгънә чыгадыр сыман. Гүяки бик оста бер сәнгатькәр тарафыннан тудырылган сыннар сыман тоелалар, гүяки парлашып, бер-берсенә сыешып һәм кочаклашып үскән куш каенны хәтерләтәләр.

Наис шул үзара уралган зур кадакларны Сол­тан­га тот­тыр­ды һәм:

— Бо­лар­ны ту­рай­та ала­сың­мы?— ди­де.

Бу га­ди адәм кө­чен­нән ки­лә тор­ган эш бул­ма­ган­лык­тан:

— Ша­ярт­ма­гыз ин­де,— ди­де Сол­тан.— И­ке га­шыйк­ны аер­ган төс­ле ки­леп чы­га бит, шу­лай ко­чыш­кан хәл­лә­рен­дә кал­сын­нар. Ми­нем кул­ның кө­че сы­ек.

— Ә ми­не­кен­нән ки­лә...

Наис­ның бо­лай ша­яр­ту­ы­ның ул ва­кыт­та се­рен бе­лә ал­ма­ды ул, со­ңын­нан со­ра­ган иде дә:

— Юк ла, Сол­тан, ба­ла-ча­га бул­ма ин­де. Адәм ку­лын­нан ан­дый эш ки­лә­ме?— дип көл­де дусты.— Бердәмлек сим­во­лы иде алар. Та­лис­ман ке­бек. Кем­не якын ит­сәң, яки ошап кал­са, ку­лы­на тот­ты­ра­сың, шул ике ка­дак төс­ле чын дус бу­ла­сың, бер кем дә ае­ра да ал­мый, ара­га да кер­ми. Чөн­ки кө­че җит­ми... Ма­гия. Аңа тот­тыр­дым. Аның бе­лән дус­лаш­тык. Си­ңа бир­гән идем, си­нең бе­лән... Ме­нә шул гы­на.

Әм­ма алар­ның дус­лы­гы ул ка­дак ар­ка­сын­да тү­гел иде әлбәттә, бәл­ки бер-берсенә хөрмәтләре белән бәйле барлыкка килгән, шулай ур­нашып калган мө­нә­сә­бәт­лә­реннән ки­лә иде. Әгәр дә ту­ган­нар ара­сын­да үзара хөр­мәт бет­сә, кар­дәш­лек­лә­ре ге­нә алар­ның бер­гә­ле­ген сак­лап кала ал­мый, шу­ның ке­бек, әгәр дә кем­нең кү­ңе­ле тар икән, шул тарлыгы аркасында ул баш­ка­ларны якын күр­ми. Ял­гыз­лык бә­хет­сез­лек­тән дә, хә­ер­че­лек­тән дә, мес­кен­лек­тән дә кил­ми, бәл­ки бү­тән­нәр­не зур­лый бел­мәү­дән, үзең­не өс­тен ку­ю­дан да бу­ла ала. Ке­ше кү­ңе­ле шун­дый ин­де ул, кай­ва­кытта та­ра­ер­га да мөм­кин, анысы. Шун­дый ва­кыт­ларда якын дус­лар­ның да ара­ла­ры су­ы­нып то­рыр­га мөм­кин.

Ә алар Наис еш очрашкалап тордылар. Менә бүген дә Солтан аның янына йөгерде. Әмма төптән кубып киңәшергә һәм мәсьәләне уртага салып сөй­лә­шер­гә На­ис әле­гә ту­лы­сын­ча әзер тү­гел иде. Яңа гына укып чыккан һәм бәхәс мәйданына куелган теге әсәр­нең шау­кы­мын­нан ко­ты­ла ал­мый­ча:

— Фән­за­ман әйт­сә — әй­тә бе­леп ки­рәк­не би­рә ин­де,— ди­де.

Алар бе­разга ты­нып тор­ды­лар. Солтан да ашыкмады. Наис шунда чә­ен яңарт­кач кы­на, бераздан сүз­лә­ре үз җа­е­на ке­реп кит­те. Солтан үз алдына куелган бурычлар хакында аңлатып, планнары белән уртаклашырга булды.

— Ях­шы фи­кер бу,— ди­де На­ис, аны хуп­лап.— Мин мо­ңа биш­кул­лап ри­за. Соң­гы ва­кыт­лар­да ме­нә шун­дый ак­тив­лык без­гә җи­тен­ке­рә­ми. Ке­ше ара­сы­на чы­гу, төр­ле дис­пут­лар уз­ды­ру, ту­зан­ны җилкәдән коеп алу бик ки­рәк­ле эш. Ка­ян кил­де бу, Сол­тан, си­нең ба­шы­ңа? Шәп фи­кер, бик шәп!..

— Әл­лә соң, баш­ мө­хәр­рир­гә дә ке­реп чы­гар­га­мы?

Наис ашык­мый­ча гы­на чәй яса­ды. Сол­тан­ның ал­ды­на ки­те­реп куй­ды. Әйткәннәрен үлчи-кисә идеме, әллә башка киңәше бармы — ул хакта да белдерергә ашыкмады. Әмма:

— Ши­кәр сал­ма­дым, ан­сын үзең ка­ра!— диде, әллә ни илтифат белдереп тормыйча гына.

И­ке­се чө­кер­дә­шеп чәй эч­кән ара­да бер­ни­чә ке­ше бүлмәгә ке­реп чык­са­лар да, На­ис алар­га сы­ен тәкъ­дим ит­мә­де. Сол­тан­га исә:

— Баш мө­хәр­рир­гә бү­ген үк бел­де­реп то­ру ки­рәк­мәс. Ул ан­дый фи­кер­гә ри­за­лаш­мас­ка да мөм­кин. Ал­дан үзем егет­ләр­гә әй­тим, алар бе­лән ур­так фи­кер­гә ки­лик. Күп ди­гән­дә бер ат­на ва­кыт үтәр, “ху­җа”­ны да күн­де­рер­гә өл­ге­рер­без. Ашык­мыйк,— дип дө­рес ки­ңә­шен дә бир­де.— Мин бу фи­кер­не хуп­лыйм. Бү­тән ре­дак­ци­я­ләр­не дә тар­тыр­га ки­рәк. Без, “Татарстан” журналы баш­лап җи­бәр­сәк, арт­тан ия­рер­ләр. Чи­рат­ка ба­сар­лар әле. Ти­раж мәсь­ә­лә­се дә бар бит. Ни ди­сәң дә, му­зей­лар­га ха­лык йө­ри. Әгәр ра­ди­о­дан да кү­пер­теп җи­бәр­сәк, бел­де­рү­ләр бир­сәк, ул ва­кыт­та го­му­мән дә уңыш­лы гы­на бу­ла­чак. Сез­нең му­зей­ны да про­па­ган­да­лау ин­де бу.

Сол­тан аның бу сүзләренә һа­ва­дан эз­лә­гән тор­на­сын җир­дә тот­кан ау­чы ке­бек ку­ан­ды. На­ис­ның сүз­лә­ре­нә шунда ук ку­шы­лып, үзенең дә бәян итә башлады. Тәкъдиме заманча иде:

— Хәт­та шун­дый мөм­кин­лек тә бар. Му­зей бул­гач, берәр залыбызда жур­нал­ыгызның ае­рым күр­гәз­мә­сен дә оеш­ты­рыр­га кирәк. Эш­лә­гән ке­ше­лә­рен күр­сә­теп, зур­лап. Кай­бер сан­на­рын да ае­рым-аерым, хәтта килгән-киткән кешеләр өчен бер истәлек, бүләк сыйфатында өеп ку­яр­га мөм­кин, шулай түгелме?.. Дөрес эш булыр иде.

— Мо­ны сез­нең хез­мәт­кәр­ләр дә эш­ли ала ин­де, шу­лай­мы?

— Юк, ан­ысы­на ук көч­лә­ре җит­мәс. Күргәзмәне дә үз көчегез белән ясасагыз, бик яхшы булыр иде. Сезнең редакциянең үз рәссамы бар бит. Буш стендларыбызны, башкасын без бирербез. Залны. Бездәге хезмәткәрләрнең кайсына әле яр­ты ел гы­на, эш­ли баш­ла­га­ннары­на. Бул­ды­ра ал­мас­лар. Шу­лай да мин алар­ның бер­сен бу эш өчен җа­вап­лы итеп бил­ге­ли алам. Булдыра алганча булышырлар. Күргәзмәне оештыру өчен рәссамлык таланты кирәк. Аннары, әй­тик, ун-ун­биш көн дә­ва­мын­да сез­нең жур­нал­ның көн­нә­рен уз­дыр­сак, ан­нан соң икен­че журналныкын, өчен­че­некен. Һәр жур­нал­ны шу­лай ха­лык­ка та­ны­тып алу ях­шы бу­лыр иде. Шу­лай­мы?

— Я­рар, мин үз ягым­нан баш мө­хәр­рир­гә әй­тер­мен. Аң­ла­тыр­мын. Үзең дә оны­тып бе­тер­мә, ат­на ба­шы­на ук ки­леп җит. Бәл­ки ал­дан үзем дә шал­ты­ра­тыр­мын әле. Те­ле­фо­ның бар.

А­лар җылы хуш­ла­шып ае­ры­лыш­ты­лар. На­ис­ның ки­ңә­шен ис­тә то­тып, Сол­тан бү­тән жур­нал­лар­да­гы та­ныш­ла­ры­на да ке­реп чык­ты. Әмма аларга бары тик ме­нә шу­лай эш­ләр­гә исәп­ләр бар әле дип кенә сөйләде. Бу аның аларны да кызыктырып кую исәбеннән иде.

Дөньядагы һәммә эшләр диярлек дуслык белән башкарыла. “Кул кулны юа, ике кул битне юа” дип борынгылар юкка гына әйтмәгәннәр. Хикмәт бит өстәгеләр астагыларга булышуда түгел, бәлки кешеләрнең үзара ярдәмләшүгә алынуында. Мондый эштә мин — сиңа, син — миңа дигән формула да юк. Эһ, булсын икән ул шундый дусларың, авырда күтәрешеп җибәрсеннәр. Бер күтәреп киткәч, сыртка менгән капчык та бара үзең белән бергә бара бирә. Солтанга да Наис дусты нәкъ шулай булышырга булды түгелме? Күтәрешеп җибәрсә, эшләре алга китәр иде инде. Югарыдан әмер ташлап утыручы түрәгә нәрсә аңа, чыбыркы шартлатуга карап кына көтү йөри дип уйлый.

Бер ат­на ди­гән­дә Сол­тан­ны На­ис телефоннан үзе эзләп тапты һәм редакциягә чакырды, “Татарстан” жур­нал­ы­ның баш мө­хәр­ри­ре­нә алып кер­де. Ул ин­де хә­бәр­дар иде. Яр­ты сүз­дә тук­та­тып, үз те­ләк­лә­рен сөй­ләп тә ит­те. Зурдан кубасы икәнлеге аңлашылды. Сөй­лә­шү ба­ры­шын­да Наис һа­ман да Сол­тан­га “тың­лап кы­на уты­рыйк” ди­гән­дәй күз кы­сып, баш бол­гап ал­ды.

— Жур­нал көн­нә­рен уз­ды­ру бик ва­кыт­лы. Уры­ны да ях­шы. Әдә­би му­зей бе­лән дус­лы­гы­быз элек­тән үк бар иде. Егет­ләр үзе­гез бе­лән сөй­ләш­кән­нәр икән. Кеч­ке­нә ге­нә күр­гәз­мә дә ясый ал­сак, әдипләребезне күр­сә­теп, ан­нан оч­ра­шу­лар да оеш­тыр­сак, про­па­ган­да өчен дә ях­шы бу­лыр дип бе­ләм!— Баш мө­хәр­рир­нең җитди һәм нык­лы итеп әй­түе Сол­тан­ның ыша­ны­чын арт­ты­ра бар­ды.— Без­нең як­тан бу эш­не оеш­ты­ру­ның төп җи­тәк­че­се итеп Наис әфән­де­нең үзен бил­ге­лә­сәк, кар­шы кил­мәс­сез­дер, шәт?






Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:

vikidalka.ru - 2015-2024 год. Все права принадлежат их авторам! Нарушение авторских прав | Нарушение персональных данных