ТОР 5 статей: Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы КАТЕГОРИИ:
|
ЯСАЛМА КЕШЕЛӘР, ЯКИ 16 страница
АЧУНЫ КИТЕРМӘГЕЗ Хикәят
Татарда хәтәр бер гадәт бар: кинәт ачуы кабарып китүчән. Дөрес, мондый сыйфат башка халыкларда да, һәр кешедә дә диярлек күзәтелә, анысы. Әмма татарда ул бөтенләй башкача, ачуы килсә, акылы да китә, итагате дә бозыла; тешләп өзә, чабып ташлый. — Менә шушы гадәтемне өнәмим һәм аңардан котыла да алмыйм,— дидем мин дусларыма. Ә алар, киңәш итеп: — Җилне дә яхшы эшкә — тегермән канатларын әйләндерер өчен җигәргә файдаланып була, башкасына да. Син шулай ит, файдалы эшкә сарыф кыл бу кыйты гадәтеңне,— диделәр. — Бик шулай итәсе иде,— дип акландым мин.— Әмма ачу килгәндә акылым киткән вакыт була, белешми калам.
АКЫЛ САТАШУЫ Хикәят
Тормышның җае булсын өчен әүвәле аны үзең җайлап җибәрергә кирәк. Хәер, туганнарың, әти-әниең булышып, җаена кертергә дә мөмкин. Җиңелгәрәк туры килә. Әмма шунысы бар: тормыш һаман да үзгәреп торучан, чөнки вакыт — үтүчән, замана — бозылучан, дигәндәй, үзең һаман-һаман тормышыңны җайлап тора белмәсәң, тарала да төшә инде менә! Шулай бервакыт бер яшь җилкенчәк: — Ничек яшәгәндә дөрес була?— дип, әллә шаяртып, әллә чынлап сорады. Мин аңарга: — Бүгенге белән яшәргә кирәк,— дидем.— Иртәгә нәрсә буласы билгесез, үткәнне төзәтү мөмкин түгел, бүгенгенең җаен бозмаска тырышырга кирәк! Шуннан соң гына исемә төште: яшьлектә киләчәк турында хыялланып яшәгәндә көннәр мәгънәлерәк була түгелме?
АҢЛАША АЛУ МӨМКИНЛЕГЕ Хикәят
Минем ике мәсьәләдә фикерем гади: берсе — акчага бәйле, аны кысып тотканда дөрес булыр, икенчесе — нәфсегә карата, аны һаман саен кисәкләп тору яхшы! Бу хакта сүзем телемнән төшкәч, бер әфәнде: — Сез, мөгаен, гомерегезне мохтаҗлык белән уздыручылар исәбендәдер!— дип әйтте.— Мин, мәсәлән, акчаны гел чыгара торуны мәслихәт күрәм, шул вакытта ул үзе дә кире кайтыр урынын табучан була. Нәфсегә килгәндә, ул бит бәндәнең төп сыйфаты. Үзеңне бөлдерүдән ни файда? — Әйе, сез хаклы,— дидем, сүзләреннән соң акылымны җыеп,— бай белән ярлының аермасы зур шул. Бер-берсен аңламаска да мөмкиннәр.
ЧЫГЫМЛЫ ФАЙДА Хикәят
— Акчаң күл булуга караганда, күлең акча булу хәерлерәк,— дигән идем, бер дустым: — Аларның аермасы нәрсәдә соң?— диде.— Акча күл булганда яхшы түгелмени: байлыкка чумып яшисең дә яшисең! — Анысы шулай,— дидем мин,— әмма акчаң күл булса да кибеп бетәргә мөмкин, ә менә күлең акча булганда, ул һаман табыш китереп тора, гомер буена җитә, балаларыңа да кала. — Һи,— диде ул,— күл корымыймы әллә? — Корый, әлбәттә,— дип җавап бирергә мәҗбүр идем.— Әгәр дә ул күлнең файдасын үзең өчен генә тотсаң, ә аның үзенә дә бер-бер файда итү ягын карамасаң!
КҮҢЕЛ КҮЗЕ КҮРГӘНДӘ Хикәят
— Киләчәкне юрауның ни өчен зыяны күп, гөнаһы бар?— дип сорадылар. — Чөнки,— дидем мин,— ул — кешенең күңел күзен сукырайта. — Әгәр дә нияте белән юравы туры килсәләр? Мондый вакытта балкып китмибезмени? — Ниятең барда юрап маташуның кирәге нәрсәдә соң?— дидем мин дә, беразга аптырап. — Соң,— диделәр,— хыялың буш булып калырга мөмкин бит! — Хыял — бер, ният — башка,— дияргә мәҗбүр булдым.— Хыялны аны бушлык өстенә дә корырга була. Ә ният иткәндә, максатлы эш белән мәшгуль булмый җаең юк. Ниятне бушлыкка кору мөмкин түгел, күңел күзе, туры карап, моңарга җай бирми.
САТАШУ ГАЛӘМӘТЕ Хикәят
Дөрес сүздән ялганны ничек аерырга? Һәр сөйләнгәнгә ышанмаска кирәк, диярсез бәлки? Ә хаталы сүз ялганга тиң түгелме? Шулар хакында уйланып утыра идем, телефон шалтырады. Дустым икән. Сөйләштек: килеп чыга, имеш. Йомышы төшкән. Кирәгем чыккан. Озак көтәргә туры килде аны. Әмма ни үз уемның очына чыга алмадым, ни ул килеп җитмәде. Күңел тынычлыгы югалган иде. Аның кесә телефоны барлыгын белмәдем, ул да кабат шалтыратып торуны кирәк тапмады. Икенче көнне юлыма очрады бу. — Килеп җитә алмадыгыз, юлыгызны кара мәче кисте, ахрысы,— дидем, көткәнлегемне белдерергә теләп. — Гафу итегез,— диде ул,— ялган сүз булды бугай. Юлымны, дуслар очрап, оныттырганнар.
АКЫЛГА ТУЙМАУ Хикәят
Сер түгел, акылның да төрлесе була. Әйтик, практик акыл тормыш өчен зур байлык инде ул: ашыккан чагыңда кайнар ашыңны да өрдереп каптыра, пешми каласың. Без татарларның арасында андыйлар сирәктер, ахрысы. Юкса, “татар акылы — төштән соң” дип әйтмәсләр иде. Практик акылны бездә тәҗрибә белән килә, диләр. Кайберәүләр бик яшьли, ә кемнәрдер бишектән үк булыр — акылга утыралар. — Беркатлы булсаң, акылга бик тиз утырталар,— дигән идем, сүзләремә колак куйган дусларым килешеп алдылар. Бу аларның, үз тәҗрибәсен сөйли, дигәннәре кебек үк иде. — Сез хаклы,— дидем мин аларга,— бары тик акылдан хәбәрдар булмаучыларга гына моның катнашы юк.
КАЙЧАН АЕРЫРГА ӨЙРӘНЕРБЕЗ? Хикәят
Йөрәгегезгә басып үтә күрмәсеннәр, үзегезне саклый күрегез! Бар авырлыкларны да күтәреп була, сабырлык һәм тырышлык ярдәм итә, әмма йөрәгеңә басып үтсәләр, егыласың икән ул. — Мыскыллануда кеше үзе гаепле буламы?— дип сорадылар шаярту белән мыскыллауны буталучылар. — Көнчелектән гайре нәрсә гаепле булсын?— дидем мин аларга. — Мескеннәрдән көнләшмиләр түгелме соң?— диделәр. — Сүзегез дөрес, мескеннәрне шаярту — килешә, әмма анда да чама кирәк, мыскыллауга әверелмәсен! — Димәк, мыскыллау көнчелектән булмый түгелме соң?— диделәр.— Ялгыштыгыз! — Әмма өстеннәрдән көлеп булмый,— дидем мин дә.
ГӨНАҺ ЗАМАНЫ Хикәят
Чишмә суын чиста, диләр. Әмма анда балык яшәми, бака йөзсә генә инде. Күңеле саф дип йөргән кешенең дә буш булуына хәйран иткәнем юк идеме соң? Хәер: — Дөньябыз гөнаһ белән тулды,— диделәр миңа бервакыт. Алардан: — Нәрсәләрне күздә тотасыз?— дип сорадым. — Уйнаш-муйнаш күбәйде,— диделәр. — Ә, анысын әйтәсезме?— дидем мин.— Әмма ул хакта кайдан белеп әйтәсез? — Күзләребез сукырмы, колакларыбыз саңгыраумы?— дип лаф ордылар алар. — Алай икән,— дидем, бераз аптырап,— ә болай сөйләнеп утыруны гөнаһка санамыйсызмы?
БӘРӘН ХӘЛЕНӘ КАЛДЫРЫП Хикәят
Бер төркем носарилар мөселманнарны телләре белән или һәм талкый башладылар. Араларында, асылда, Ислам динендә булучылардан бер мин генә идем. Алар: — Безне сугыш белән җәберлиләр, диннәре дөрес түгел!— диделәр. — Шул гынамы?— дидем. — Шушысы да җиткән!— диделәр. — Алай икән,— дип хәйран итүемне белдердем.— Мөселманнар, сезнеңчә, сарык бәрәннәре булырга тиеш иделәр, әйеме? Сез аларның иленә бәреп керәсез, анда үз тәртипләрегезне урнаштырырга маташасыз, ә алар бирешмиләр, үз бәхетләре өчен көрәшәләр. Шулаймы? — Юк, дөрес әйтмисез,— диделәр алар, үз туксаннарында калып.— Без, киресенчә, аларны дөрес юлга кертеп, бәхетле итәсебез килә.
КИТТЕМ ӘЛЕ ЮЛ БУЙЛАП Хикәят
Ике юл чатында калганда, ниятеңне барлап, икенең берсен тәвәккәлләү фарыз. Язмышың сиңа сайлау мөмкинлеген биргән икән, сөенү тиешле, чөнки Аллаһының фатихасына юл ачыла. — Мондый вакытта башка юл белән китмәвең өчен үкенү тиешлеме?— дип сорадылар миннән. — Куркыныч алдында куркып калу аркасында үкенү — тинтәклек, әмма гамәлләреңне хата белән башкару галәмәте беленсә, моңарга үкенү тиешле. Авырлыкка түгел, гөнаһка үкенәләр,— дидем. — Әмма хаталы юлдан китү үзе үк гөнаһ түгелмени?— дип тагын да сорыйсы иттеләр. — Юлның авыры, җиңеле һәм турысы, әйләнече бар,— дидем.— Аны гөнаһсыз узу исә кешенең ихтыярыннан тора. Нияттә хәрам юк, гамәлдә — бар. Күңел сафлыгыннан да зуррак бәхет бармы?
ТАБИГАТЬ БЕЛӘН СУГЫШУ Хикәят
Мин тормышта өч мәсьәләдә авырлык күрәм: берсе — холкым йомшаклыктан, чыпчык та чукып китәргә күп сорап тормый; икенчесе — күзләрем еракны яхшы күрүдән, якынны аермаудан, чөнки туганнарыма файдалы кеше була алмадым; өченчесе — ачуым кабаручан, рәттән яманны-яхшыны аермый кисеп үтәргә мөмкинмен. — Без сездә бу хаталарны күрмәдек,— диделәр миңа. — Чөнки табигатемдәге шушы дошманнарым белән сугыша-сугыша арып-талып яшим,— дидем аларга.— Бер дә хәйран итмәгез! — Менә үзегезне йомшак та, усал да буларак атадыгыз. Моны ничек аңларга? Кайдан күренәләр? — Йомшаклыгым кешеләргә зыянлы, усаллыгым — үземә. Менә шулардан күренәләр,— дидем.
СҮЗНЕҢ ХАТАСЫ Хикәят
— Сүзнең хәрәм һәм хәләл булуын һәммәбез беләбез. Әмма кайчан ул гөнаһка әверелә, ә кайчан саваплы?— дип сораганнары соңында: — Хикмәт сүзнең мәгънәсендә,— дидем әңгәмәдәшләремә, һич аптырамыйча. — Әмма без, кешене бәладән йолып алу өчен, аны яклап сөйләү галәмәтенә ия. Куркабыз, бу эшебез — гөнаһ, сүзебез — хәрәм дип. Шул ук вакытта, әгәр яклап сөйләмәсәк, дустыбызга зыян китерүебез бар. Нишлик?— диделәр. — Якламый хакыгыз юк!— дидем мин аларга.— Дуслар — дусларына терәк. Әмма яманлыкны яклаудан мәгънә бармы? Хаксызны яклаудан олырак гөнаһ булырмы? Сүзнең хәрәме хәләлдән шулай аерыла дип белә идем.
ЯШӘЕШ КАГЫЙДӘЛӘРЕ КАЙДА ДА БЕР Хикәят
— Ни өчен Мөхәммәд пәйгамбәребезне ике дөньяның да солтаны дип атыйлар? Бу дөньяны ул бит кулында тотмаган, Ахирәт көненә дә хуҗа булмады!— диделәр. — Бу әйтемдә,— дидем мин ул вәсвәсәчеләргә,— шул күздә тотыла: әгәр Мөхәммәд пәйгамбәребез Җирдә дөрес яшәү рәвешен өйрәтеп калдырмаса, без тәмам усаллыкка һәм комсызлыкка батып, бер-беребезне ашар дәрәҗәдә яшәр идек һәм дә, үзегез дә беләсез, Ахирәт рәхәтләрен бу дөньяда дөрес яшәвебез аркасында табабыз. Шулай булгач, чын солтанлык шушы түгелмени? Монда ук җәннәттә яшәү кагыйдәләрен үзләштермәсәк, анда күченү белән генә җаныбыз төзекләнерме? Җирне җәннәт итү төп ниятебез түгелмени? Шуны Аллаһы тәгалә теләмәдеме?
КҮП СӨЙЛӘШҮ ГАЛӘМӘТЕ Хикәят
Күп сөйләшү гадәтеннән котылып буламы? — Мөмкин түгел эш юк! Барысы да кешенең кәефеннән һәм табигатеннән тора. Телне яшерерлек, сөйләшмәслек булгач, нигә авызыңда йөртергә? Шушы әйтелгәннәремне ишеткәч, кайберәүләр, сүзләремне ошатмыйча: — Күп такылдап, колакларны ардырунымы дөрес саныйсыз?— диделәр. — Юк,— дидем,— мәгънә белән, акыл һәм гыйлем кушылган сөйләшүне күркәм дип саныйм. Моны күп сөйләшүгә кертмим. — Димәк,— диделәр,— ике-өч сүз генә булса да буш әйтелсә, шуны күп сөйләшү дип атыйсыз, әйеме? — Нәкъ шулай! Мәгънәле сөйләшү озакка сузылганда да күп сөйләшү дигән сүз түгел.
КЕШЕНЕҢ КУӘТЕ Хикәят
Галәмдә һәм Җир йөзендә һәр җан иясенең үз үзенчәлеге бар. Гөнаһсызларны фәрештә, диләр. Бозыклыкны шайтанлык белән бәйлиләр. — Ә менә кеше башкалардан нәрсәдә аерыла?— дип сораганнар иде, мин: — Аң һәм гыйлем таба белүләре белән адәм балалары куәтле,— дип җавап бирдем.— Хикмәт — танып белүдә! Фәрештә булып йөргән кешедә кешелек бармы? Кеше кайчан фәрештә була алды? Әллә шайтанга әверелдеме? Ә менә танып белү белән гыйлемнән баш чөергән кеше җәннәтле буламы? — Ә нигә бездән әдәп-әхлак таләп ителә, шуңардан чыгып кешеләрне дә бәялибез?— диделәр, минем белән ризалашмыйча. — Алай уңайлырак бит,— дидем аларга, бер дә хәйран итмичә.
ДӨРЕС КЕШЕЛӘР Хикәят
Телдә ике начар як бар: берсе — буш сүз сөйләшү, икенчесе — усал итеп әйтү. Аларның икесе дә рух тәрбиясенең җитешсезлегеннән, зиһеннең чуарлыгыннан, холыкның затсызлыгыннан килә. — Сөйләшүнең-сөхбәтнең кайсы яхшы?— дип сорадылар миннән. Аларга: — Мөлаем сөйләшү!— дип җавап бирдем. — Әмма бер вакытта да мөлаем генә сөйләшеп булмый бит! Төрле очракларда төрлечәрәк килеп чыга,— диделәр. — Ә сез тырышып карадыгызмы соң? — Исәптә — бар, гамәлдә — юк диләрме әле?.. — Ә үзебезне дөрес кеше буларак белеп-атап йөртәбез, әйеме?— дидем аларга.
САЙРАП КАРА ӘЛЕ Хикәят
Ирләрнең әгәр дә күп сөйләшә торганнарын ишетсәгез, аптырамагыз. Аларны, мондый вакытларында, сайрый ул, диләр. Димәк, янында күзе төшкән бер яшь җилкенчәк булыр. — Сайраганда буш сөйләшү нәрсә бирә? — Әлбәттә башны әйләндерү чарасы бу,— дидем, елмаеп сораган дусларыма.— Буш сүзнең хикмәте — башны әйләндерүдә. Әмма бу сайрау тупас булмасын, җайга җае китерелсен. — Сайрауга бирешеп торалар димени?— дигәннәр иде, мин дә көлеп куйдым һәм әйттем: — Сайраганда һичшиксез сандугач була алуың шарт, чыпчык кебек чыркылдаудан ни мәгънә чыксын!
ҖИТЕШЛЕК СӘБӘПЛӘРЕ Хикәят
— Адәмнең дөньяда нинди булуы хәерле?— дип сорадылар миннән изгелек юлында йөрүчеләр, хәйран итеп. — Байлыкта, сүздә, гамәлдә, кыяфәттә кешене көнләштермәслек, бәлки сокландырырлык булуы яхшы,— дидем мин аларга. — Ә аларга ничек ирешеп була?— диделәр тагын да. — Байлыкта — җитеш, сүздә — хикмәтле, гамәлдә — гадәти, кыяфәттә — пөхтә калу белән,— дидем. — Әмма болар өчен барыбызда да мөмкинлек юк бит,— диделәр алар, зар кылып. — Һәрхәлдә киемнәрегезне пөхтә, кыяфәтләрегезне тәртиптә, гамәлләрегезне гадәт бозмый йөртә аласыз. Ул вакытта сүзегез дә хикмәтле, байлыгыгыз да җитеш булыр. Шулай түгелме?— дидем.
КЕШЕЛЕК БАЙЛЫГЫ Хикәят
Көнчелек сәбәпләре хакында сүз чыккач, мин аны тәрбиясезлектән килә дип белдердем. Без табигатьтән бик күп нәрсәләрне мирасыбыз иткәнбез. Көнчелек дәртебезгә хезмәт итә. Әмма тәрбияле кавемнәр табигатьләрен тәртипкә салу белән мәшгульләр. Шул хакта сөйләдем. — Мин,— диде хикмәтле сүз һәм яхшы зиһен иясе бер әфәнде,— дошманнарым көнчелегеннән бәлаләр күп күрдем. Алардан котылу чарасын да уйлап таптым. — Ул нинди чара?— дип сорадым. — Хәйран итмәү, көнчелеккә үч белән җавап бирмәү,— диде ул.— Гомумән, көнчелеккә сабыр кешемен. — Дөрес сүз, килешәм,— дип, мин дә сөенечемне белдердем.— Сабырлык кебек олы байлык кешене бәхетле итү көченә ия шул!
ШОМЛАНУ Хикәят
Миннән кәефне-хәлне сорадылар. Начар дип әйтергә телем бармады. Шулай да: — Бүген болытлар салынып торалар әле,— дидем. Ни өчендер һәммәсе дә күккә карадылар. “Әллә минем кәефемне белешеп күкләргә мөрәҗәгать итәләр инде?”— дип уйлап куйдым, йөземә елмаю чыкты. Аннары төшендем: көн аяз иде, мине саташкан кешегә чыгардылар. Икенче юлы тагын хәлемне сораганнарында: — Көн буранлап тора әле,— дидем. Вакытның бәрәкәте җәй рәхәтендә иде. Буран — кыш галәмәте. Ничек аларга табигатемнең саташуы, ачуым килгән чак икәнен башкача әйтәсең? Әмма дә бик гаҗәпләнделәр. Үзем дә аларның хәленнән шомга калдым.
ГАЛИМ БЕЛӘН СҮЗ Хикәят
Фән ул ахмак кешеләргә аң бирә алу көченә ия булса да, белемгә һәвәсе юк кешеләргә гыйлем өсти алмый. Бер вакыт миңа бер шагыйрь әфәнде зарланды: — Галимгә барган идем. Үзенә китабының сәхифәләрен ача-ача күрсәттем, боларга ниләр язганыгызны аңлый алмадым, дидем. Ул аларны карап чыкты да, фәнни әсәр шулай аңлаешсыз була инде дип, китабын япты да алып куйды. Аңлаешсыз итеп язгач, нинди галим була инде ул? — Ярый әле, мондый олы гыйлемгә төшенү өчен сезнең башыгызда урын юк дип әйтмәгән,— дидем мин аңарга. Шагыйребез хәйран һәм телсез калды.
БИЕК БАШ ИЯСЕ Хикәят
— Бу кешенең башы яхшы эшли булырга кирәк,— диделәр, бер әфәндене яныма китереп. — Нәрсә өчен алай әйтәсез?— дип сорадым. — Маңгае бик биек күренә,— диделәр алар. — Башның яхшы эшләве маңгайның биеклегендәмени?— дип мин хәйран иттем.— Башның олылыгы күзләр белән колак арасы ераклыктан диярәк белә идем, хикмәт аның биеклегендә икән! — Кешеләр шулай диләр бит! — Ә сез үзегез ниләр әйтерсез? Кайсы сорауларыгызга ничек җавап бирде?— дип сорадым. — Ул сөйләшә белми,— диделәр. — Алай булгач бик тә башлы икән!— дип, соклануымны белдердем.
СЕЗГӘ, КЕШЕЛӘР! Хикәят
— Син бәхетле!— диделәр таулар. — Әйе!— дидем мин. — Син бәхетле!— диделәр йолдызлар. — Әйе! — Син бәхетле!— диделәр таңнар. — Әйе! — Син бәхетле!— диделәр ак болытлар. — Әйе! — Син бәхетле, син бәхетле, син бәхетле! —Әйе! Әйе! Әйе! Мин бәхетле, чөнки ул көнне минем иңемдә канатлар иде. Аларны җилпим дә очып китәм, җилпим дә очып китәм. Күз алдыгызга китерәсезме? Канатлар! Оча торган! Ә нигә сорамыйсыз: “Адәм баласының иңендә канатлар буламыни ул?”— димисез? Була икән шул ул, була икән. Бары тик аларны сындырмагыз гына!
МӘХӘББӘТ ЛӘЗЗӘТЕ Хикәят
Мәхәббәттә газап бар, диләр. Әмма ул газапны татлы дип әйтәләр. Аны гашыйк булган кеше генә татый, башкаларга авырлык кебек тоела, имеш. Шулай бервакыт мәхәббәт диваналары хакында сүз чыккач, мин: — Мәхәббәттән ләззәт тату өчен күңелең киң булу кирәк!— дигән сүз әйттем. Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:
|