Главная

Популярная публикация

Научная публикация

Случайная публикация

Обратная связь

ТОР 5 статей:

Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия

Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века

Ценовые и неценовые факторы

Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка

Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы

КАТЕГОРИИ:






Тема: А. Шлейхерның натуралистик идеяләре




Шлейхер исеме белән индоевропеистиканың мөстәкыйль фән булып оешуы гына түгел, натуралистик методка нигез салыну да бәйле, аны икенче төрле лингвистик натурализм дип тә атыйлар. Профессор Шлейхерның эшчәнлеге Бонн, Прага һәм Иен университетлары белән бәйле, ул ботаника һәм философияне дә өйрәнгән, болар үз чиратында аның карашларында да чагылыш тапкан. 1852 нче елда аның “Чиркәү славян теленең морфологиясе” исемле хезмәте дөнья күрә, алга таба литва телен өйрәнгәч, “Литов телен өйрәнү буенча кулланма” (1855-1857) яза. 1859 нчы елда телләрне морфологик классификацияләүгә багышланган “Телнең морфологиясе турында” хезмәте дөнья күрә. 1861-1862 нче елларда Шлейхерның төп хезмәте булып аталырга лаеклы “Һинд-европа телләренең чагыштырма грамматикасының компендиумы” хезмәте чыга, ул һинд-европа телләрен соңгы ярты гасыр дәвамында чагыштыруга йомгак ясый, 15 ел аралыгында гына да ул дүрт тапкыр басыла. Шлейхерның гомумлингвистик карашлары шулай ук аның “ Чагыштырма-лингвистик тикшеренүләр” (ике басмада 1848-1850), “Немец теле” (1859) китабында, “Дарвин теориясенең тел белемендә кулланылышы” (1863) брошюрасында, “Һинд-европа телләренең хрестоматиясе”ндә (1868), “Телнең кешелек тарихындагы урыны” (1865) хезмәтләрендә чагыла.

Шлейхерны натуралистик концепциягә нигез салучы итеп карыйлар, чөнки ул телне тере организм итеп караган. “Телнең үсеше тере организмнар үсешеннән аерылып тормый, ул да гадидән катлаулы формага үсә һәм аның да олыгаю чоры бар”. Шлейхер түбәндәге постулатларны аерып чыгара:

- тел табигый организм буларак, кеше катнашыннан башка формалаша, кеше аны үзгәртә алмый;

- “телнең гомере” тарих түгел, ә бәлки табигатьтәге кебек үсеш;

- лингвистика төгәл күзәтүләргә нигезләнгән булырга тиеш.

Телне организм дип карау, Шлейхерга кадәр дә яшәп килгән, әйтик Гумбольдтның карашлары. Гумбольдт телне һәрвакыт хәрәкәттә булган система буларак карый. Ләкин тел җәмгыятьнең бер күренеше, табигать организмы түгел, ул шушы телне куллана торган халык белән барлыкка килә, үсә һәм халык бетсә тел дә бетә. Шлейхерның фикерләре моңа каршы килә, ул бу ике төшенчәнең аерым үсешен билгели. Шлейхер өчен тел – авазлар ярдәмендә белдерелгән фикерләү рәвеше. Тел авазлар ярдәмендә фикерне барлык нечкәлекләренә кадәр җиткерә ала, дип саный, сөйләмнең материаль нигезен ассызыклап үтә.

Шлейхер тел һәм фикерләүнең бердәмлеге турында сүз алып барганда, телнең структурасы һәм фикерләүнең төзелеше арасында мөнәсәбәтләр булдырырга тырыша. Фикердә материал һәм форманы аерып чыгара: материал булып төшенчә һәм күзаллау тора, форманы күзаллау һәм төшенчәнең үзара бәйләнеше барлыкка китерә. Төшенчә һәм күзаллау авазлар аша белдерелеп, мәгънә барлыкка китерәләр. Шлейхер фикеренчә, телнең нигезен мәгънә (төшенчә һәм күзаллау) һәм мөнәсәбәтләр билгели. Мәгънә сүзнең тамырында белдерелә, ә мөнәсәбәт суффиксларда. Сүзнең асылы, шул исәптән телнең дә, өч момент белән билгеләнә: аваз, форма, функция.

Шлейхер телне ике этапта үсеш кичерә, ди, тарихи һәм тарихка кадәрге чорда. Тарихка кадәрге чордагы телләрне өч типка бүлә:

1) чыгыш ноктасы (тезис). Телдә мәгънә белдерелә: кытай һәм бирман телләре. Бу телләрдә сүз кристалл сыман таркалмый торган бердәмлек булып тора.

2) аны кире кагу (антитезис). Телдә мәгънә генә түгел, мөнәсәбәт тә белдерелә: агглютинатив телләр, төрки һәм фин-угор. Сүз төрле өлешләргә таркалырга мөмкин, ләкин алар бер бөтенне тәшкил итмиләр, ул үсемлек шикелле була.

3) кире кагуны кире кагу (синтез) – бу вакытта беренче этапка кайту була, ләкин ул инде бераз яңара. Бу очракта сүз мәгънә һәм мөнәсәбәт белдергәндә бербөтен булып килә, аны хайваннарга тиңләп карарга мөмкин. Бу типка флектив телләр керә, болар инде һинд-европа телләре.

Шлейхер табигать белән аналогия үткәрә, бу бүленеш кристалл, үсемлек һәм хайван кебек типларга бүленешкә туры килә. Шлейхер билгеләп үтүенчә, тарихка кадәрге чор үз эченә бик күп елларны ала һәм шул вакыт аралыгында безгә билгеле телләр саныннан күбрәк сандагы телләр яшәве мөмкин.

Шлейхер фикеренчә, тел кеше ихтыярыннан башка үсә, шуңа күрә ул тел белемен табигый фәннәр рәтенә кертеп карый, филологиядән аермалы буларак. Әдәби текстларны анлализлаучы филологны бакчачы белән тиңләп карасак, тел белеме өлкәсендә эшләүчене үсемлекнең тышкы кыяфәте түгел, аның үсеше һәм төзелеше кызыксындырган ботаникка тиңләп булыр иде. Лингвистка сөйләмә телне өйрәнү мөһимрәк булып тора, аеруча аның диалектларын.

Шлейхерның телне биологик организмга тиңләп каравы гаять кызыклы фактны китереп чыгара, димәк, Дарвинның үсемлекләргә һәм хайваннарга карата концепцияләрен телгә карата да кулланып була. Бу очракта да шундый ук бүленешләр бар, тере организмнар кебек, тел дә гадидән катлаулыга таба формалаша, ләкин яңгырашлары белән алар төрле табигать шартларында яшәүче кешеләрдә аерылып тора. Янәшә яшәгән халыкларның телләре беркадәр булса да охшаш булырга тиеш, әмма төрле күченешләр вакытында алар да шактый аерымланган. Бу очракта да табигать белән аналогия табырга була, дөньяның төрле җирендә флора һәм фауна аерылып тора.

Шлейхер Дарвинның яшәү өчен көрәш теориясен дә карап үтә, хәзерге вакытта дөньяда һинд-европа телләре өстенлек итә. Кайбер телләрнең югары үсешкә ирешү потенциалы була, ә кайберләренеке юк. Мәсәлән, хайваннарның да беренче үсеш этабында күзәнәкләре охшаш була, ләкин алга таба аларның һәрберсе башкача үсеш ала. Телләр дә бер баба телдән үсеш алган дияргә җирлек бар, ди Шлейхер, ләкин җир шарындагы бөтен телләрнең баба телләрен билгеләү мөмкин түгел, алар берничә дә булырга мөмкин, бер баба телдән килеп чыккан телләр телнең нәсел агачын булдыра, ул алга таба тармакланып китә. Шлейхер тел белеменең төп бурычы дип, хәзерге көндә сакланып калган мәгълүматлар буенча шушы баба телне тикшерүне саный. Алман тел белгече бу теорияне һинд-европа телләренә карата кулланып була икәненә инана, аның баба телен торгызу буенча эшләр башкара, ул торгызган баба тел санскрит теленә бик якын килеп чыга.

Иң беренче булып баба телдән үсеп чыккан телләрне нигез телләр дип атый, алар телләргә, телләр диалектларга бүленә. Диалектлар аерымлану нәтиҗәсендә мөстәкыйль тел булып үсеп китә ала һәм ул тел тагы диалектларга бүленә. Шлейхер һинд-европа телләренең бер-берсенә булган мөнәсәбәтләре нигезендә нәсел агачын да торгыза. Ул түбәндәге нәтиҗәләргә килә:

- бер тармактан үсеп чыккан телләр бер-берсенә якынрак; бер тармактан булмаган телләрнең кайбер үзенчәлекләре генә туры килә;

- һинд-европа халкы көнчыгыштарак яшәгән саен, аның теле борынгырак була, көнбатыштарак яшәгәннәрнеке янарак, шуңа күрә дә һинд-европа телләренең иң дөрес формасы булып борынгы һинд теле санала, герман һәм балт-славян телләре бераз ераклашкан булып санала.

Шлейхерның бу концепциясе XIX гасырда кискен тәнкыйтьләнә. Кайбер теорияләре тарихи кызыксыну гына уятса да, ул гамәлгә керткән чагыштырма-тарихи принциплар, аның телнең үсешен торгызу буенча алып барган эшләре фәнни казаныш булып тора. Алман галименең телләрнең кардәшлеге турындагы критерие үзгәрешсез диярлек компаративистика фәненә килеп керде: “Әгәр дә бер яки берничә тел фикерне белдерү өчен бер үк төрле авзлар кулланалар икән, бу очраклы гына туры килү була алмый, бу охшашлык телнең буеннан буена сузылган булса һәм моны алынма сүзләр ярдәмендә генә аңлатып булмаса, алар һичшиксез бер телдән килеп чыккан булалар, димәк алар тугандаш телләр”.

 

 






Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:

vikidalka.ru - 2015-2024 год. Все права принадлежат их авторам! Нарушение авторских прав | Нарушение персональных данных