Главная

Популярная публикация

Научная публикация

Случайная публикация

Обратная связь

ТОР 5 статей:

Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия

Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века

Ценовые и неценовые факторы

Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка

Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы

КАТЕГОРИИ:






Тема: Вильгельм фон Гумбольдт эшчәнлеге




Вильгельм фон Гумбольдт - алман теле филологы, фәлсәфәче, тел белгече, дәүләт эшлеклесе, дипломат. Александр фон Гумбольдтның бертуган абыйсы.

Вильгельм фон Гумбольдт 1767нче елның 22нче июенендә Постдамта туа. Балаларына белем бирердә ата-аналары акча җәлләмиләр. Франкфурт һәм Геттинг университетларында Вильгельм хокук, сәясәт, тарих кебек фәннәрне ныклап өйрәнә. Фәнгә тугрылыклы кеше булса да, ул җәмгыять тормышын ныклап күзәткә.

1789 нчы елны Вильгельм үзенең укытучысы Кампе белән Парижга юл тота. Биредә “ похороны французского деспотизма ” исемле җыелыш үтә һәм галим бу җыелышта катнаша. Соңрак Вильгельм “Мысли о попытке определить границы действий государства” исемле мәҗлестә дә үз фикерләрен әйтә. Үзенең фикерләрен туплап “Мысли о попытке определить границы действий государства” исемле хезмәтен яза. Әмма цензура бу эшне кабул итми һәм ул бастырылмый. Шулай да 1851нче елда әлеге хезмәт дөнья күрә.

Сәяси мәсьәләләрдән бигрәк Вильгельм фон Гумбольдтны әдәбият кызыксындыра. Аның күпчелек хатлары (Штутгарт, 1876; Лпц, 1876) әдәби кануннарда язылган, шуңа күрә дә әдәби әсәр кебек укыла. Галим бик күп иҗади түгәрәкләргә йөри, үз көчен дә сынап карый.

Галим 1835нче елның 8нче апрелендә Тегелда, Берлинда вафат була.

Филолог буларак, ул телне эзлексез иҗади процесс итеп карый. Вильгельм фон Гумбольдт чагыштырма-тарихи һәм типологик тел гыйлеменә нигез салучы дип санала. Аның фикеренчә, тел белеме үзенең фәлсәфи нигезен булдырырга тиеш.

Шул нигез башка телләрнең анализыннан барлыкка килә дип әйтә автор. Вильгельм фон Гумбольдт тел фәлсәфәсенең төп принципларын атый, телне һәм аның эшчәнлеген милли аң агышы итеп таный. Ул телнең актив булуын ассызыклый һәм аны фикерләү эшчәнлегенең иҗади синтезы дип атый. Шул ук вакытта, телнең актив формасы-фикерләү эшчәнлегенең коралы ди Галим.

Тел формасы турындагы тәгьлимат Вильгельм фон Гумбольдт эшчәнлегенең мөһим бер өлеше. Һәр телнең формалары үзенчәлекле булу сәбәпле, телләрдә универсальлекне логик эзләнүләр ярдәмендә табу мөмкин түгел. Шуңа күрә, Вильгельм фон Гумбольдт тел белгече буларак, телләрне чагыштырып карауны тәлап итә. Бу чыннан да уңышлы булып чыга, чөнки бу процесс барышында һәр телнең үсеш-үзгәреше, аның торышы, туганлыгы яки туган булмавы күзгә ташлана.

Тел һәм аң бердәмлеге – эзлексез диалекталь бердәмлек. Ягъни, аң агышы телгә тәэсир итә. Ә телне яхшы белү очрагында, аның аң агышына тәэсире көчле. Галим телнең үсеш-үзгәрешен, аның актив куллануда күрә. Телнең иҗтимагый әһәмиятен Вильгельм фон Гумбольдт милли үсештә күрә, ягъни аның фикеренчә, идеаль тел халыкның күңелендә һәм акылында яши.

Вильгельм фон Гумбольдт бөтен телләр арасында да генетик бәйләнешне урнаштырырга тырыша: кытай һәм санскрит телләре арасында. Ул охшаш телләрне каршы куеп, типологик классификация барлый. Телнең дүрт төрен ачыклый:

1. тамыр;

2. агглютинатив;

3. полисентетик;

4. флектив телләр.

Вильгельм фон Гумбольдтның эшчәнлегенең максаты телнең үз фәлсәфәсен тудыру.

Вильгельм фон Гумбольдтның тел гыйлемендә эшчәнлеге лингвистик эшчәнлеккә үсеш алырга ярдәм итә. Күп кенә галимнәр үзләренең теоретик эшчәнлекләрендә моны раслый (Г. Штейнталь, А.Потебни, И.А. Бодуэна де Куртенэ, Ф.Де Соссюр, Э.Сепир, Н.Хомский, Н.Мещанинов, Д. Гринберг һ.б.)

Гумбольдтның идеялары Гегел идеялары белән охшаш дигән фикер яши. Шулай ук әлеге охшашлыкны Я.Гримм һәм алман галимнәре эшчәнлекләрендә күзәтергә мөмкин. Ул телдәге генезис проблемаларын фәлсәфи күзлектән аңлап җиткергәч, аңы башка яссылыкка күчерә. Ягъни тышкы үзенчәлекләр түгел, ә эчке аерымлылыкларны күздә тоту сорала.

Телнең генезисына килгәндә, Галим ике вариантны әйтеп китә:

1.Телнең төзелеше вакытлар үтү белән структур ягыннан катлаулана;

2. Тел кешенең колоссаль фикерләү эшчәнлегенең продукты.

Әмма үзенең эшчәнлеге дәверендә бу ике фикерне дә Гумбольдт кире кага. Чөнки телнең структур яктан катлаулы булуы турындагы бу ике факт логик яктан төгәл түгел.

Телне бөтен яклап анализлаү ярдәмендә Вильгельм фон Гумбольдт «язык разделяет природу всего органического, где одно проявляется через другое, общее в частном, а целое обладает всепроникающей силой» дигән идеяны ачыклый. (Гумбольдт 1859: 102)

Гердер артыннан ук галим тел генеалогиясе һәм аның килеп чыгышы турында кызыксына башлый. Гердер үзенең «О возрастах языка» хезмәтендә телне аралашу юлы гына түгел, ә фикер йөртү чарасы дип атый.

Үзенең «О различии строения человеческих языков и его влиянии на духовное развитие человечества» хезмәтендә Гумбольдт «Язык не есть продукт деятельности, а деятельность»-тезисны алгы планга куя. Биредә тел –үсеш-үзгәрешкә дучар булган җан эшчәнлеге дигән фикерне ассызыклый. Телнең формасы бертөрлелеккә һәм даимилеккә нигезләнгән дип карала.

Үз элементлары арасындагы мөнәсәбәтләрне ачыклый торган телне тулы бер система буларак карый. Шуңа нисбәтле, ул югалган элементларны торгыза алган. Ярты гасырд үткәч – хет теле дешифрланганнан соң гына, аның фаразлары тулысы белән раслана.

Төшенчәләр һәм акустик образлар буларак телне барлыкка китерә торган мөһимлекләр дифференциаль булып торалар. Икенче төрле әйткәндә, эчтәлекләре белән уңай билгеләнмиләр, шул ук вакытта, системаның башка әгъзаларына мөнәсәбәтләре белән дә тискәре билгеләнәләр. Телдә үзеннән башка яши торган уңай элементлар юк. Бары тик мәгънәви аерымлыклар һәм аваз аерымлыклары гына бар.

 

 






Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:

vikidalka.ru - 2015-2024 год. Все права принадлежат их авторам! Нарушение авторских прав | Нарушение персональных данных