Главная

Популярная публикация

Научная публикация

Случайная публикация

Обратная связь

ТОР 5 статей:

Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия

Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века

Ценовые и неценовые факторы

Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка

Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы

КАТЕГОРИИ:






Акцияне иң актив оештыручылар - 8 нче һәм 10 нчы сыйныф укучылары

Бәтке урта гомуми белем бирү мәктәбендә үткәрелгән «Мин татарча сөйләшәм!” акциясендә 356 укучы, 36 укытучы һәм техник хезмәткәр, ә ”Алёнушка” балалар бакчасыннан 240 бала һәм 38 хезмәткәр катнашты. Чаллы шәһәрендәге катнашучылар санының 200 кешегә җитте. Укучыбыз Полина Ширшова Санкт-Петербург шәһәрендә бу акциягә 130 кешене җәлеп иткән. Үзбезнең Бәтке авылында кибетләр, китапханә, мәдәният йортында эшләүчеләрдән 30 кеше катнашты. Бу акциядә 1000 нән артык кеше катнашты. Әйдәп баручыларыбыз - 8 б сыйныфыннан - 6 укучы, 8 нче а дан – 5 укучы, 10 нчы сыйныфтан-6 укучы.

 

Акциянең төп максаты: халыкны, бигрәк тә яшьләрне татар телендә сөйләшергә өндәү, уку йортларында, кибетләрдә, урамда, китапханәләрдә, транспортта һәм төрле көнкүреш хезмәтләре күрсәтә торган җирләрдә

татарча сөйләшүне гамәлгә кертү, татар теленең даирәсен киңәйтү.

 

Менә 11 елдан бирле республикабызда күркәм традициягә кергән “Мин татарча сөйләшәм!” акциясе үткәрелә. Бу акциядә Татарстан халкы гына түгел, хәтта башка республикалардан да актив катнашалар. Без дә, Бәтке урта гомуми белем бирү мәктәбе коллективы, бу акциядә катнашырга уйладык.

Беренче эш итеп, туган тел атналыгында төрле чаралар үткәреп, укучыларның барысын да бу эшкә җәлеп иттек. Аларда укучыларның игътибары телләрне саклау, үстерү мәсьәләләренә юнәлтелде. Мәктәбебездә төрле милләт балалары укуын истә тотып, чаралар татар һәм рус телләрендә барды, һәр укучыга үз туган телендә чыгыш ясарга мөмкинлек бирелде.

Атналыкны татар теле һәм рус теле укытучылары, китапханәче, сыйныф җитәкчеләре оештырды.

Башлангыч сыйныф укучылары белән мәктәп китапханәчесе һәм укытучылар телгә багышланган ”Ышанычлы телем- туган телем” дигән чара үткәрделәр. Бәйрәмдә укучылар туган телебез татар теле турында шигырьләр сөйләделәр, җырладылар, уеннар уйнадылар, викторина үткәрделәр.

 

Бәйрәмдә катнашучыларга өлкән сыйныф укучылары сүзлекләр, календарь, акциянең эмблемасы төшерелгән шарлар тараттылар.

 

 

 

Акция барышында һәр сыйныф укучылары акциянең эмблемасын ясады.

 

 

6 нчы сыйныф укучылары өчен «Табышмак әйтәм – тап» дигән исем астында кичә уздырылды. Табышмакларга җаваплар эзләү укучыларны китапларны күбрәк укырга этәрде.

 

3нче сыйныф укучылары «Әкият геройлары бездә кунакта» дигән рәсемнәр күргәзмәсендә катнаштылар.

 

Китап сөючеләр татар телчеләре һәм китапханәче белән бергәләп «Күп укыган күп белер» дигән темага кичә үткәрдек.

 

2 нче һәм 4 нче сыйныф укучылары белән “Китап- минем киңәшчем” исемле чара үткәрелде. Укучылар китап турында мәкальләр белән таныштылар, табышмаклар чиштеләр.

 

 

Шулай ук акция кысаларында 22 нче февраль көнне бөек шагыйребез Муса Җәлилнең 110 еллык юбилеена багышланган “Гомерем минем моңлы бер җыр иде...” дигән әдәби музыкаль кичә уздырдык. Кичәдә татар теле укытучылары Шәрапова Р.М.,Исламова М.Х., башлангыч сыйныф укытучылары Хатыйпова Г.Ф., Мутагирова Г.Н.,Гайнатуллина Т.Г.,Хатыйпова Г.Р., Шакирова Ф.Ф. ның укучылары да бик актив катнашты. Кичәне алып баручылар Муса Җәлилнең тормыш юлы, иҗаты турында сөйләделәр, укучылар аның шигырьләрен сәнгатьле укыдылар, сәхнәләштерделәр, аның турында видеофильм карадылар.

 

 

 

 

 

 

 

Кичә ахырында артистларыбыз белән бергәләп Муса Җәлил сүзләренә язылган “Җырларым” җырын башкардык.

 

Бу акциядә үзебезнең “Аленушка “ балалар бакчасы коллективы да бик теләп катнашты. Укучыларыбыз нәниләр янына барып, алар белән “ Туган телем- иркә гөлем” дигән ачык чара үткәрделәр. Бу чараны оештыруда укучыларыбызга нәниләргә татар телен өйрәтүче апалары Сафиуллина Ильмира Равилевна зур ярдәм күрсәтте. Укучыларыбыз да, нәниләребез дә бик теләп катнаштылар, бу бәйрәм балаларның күңеленә хуш килде.

 

 

 

 

 

4 нче а сыйныфы укучылары Антонов Антон һәм Андрей акциягә багышланган РЭП башкардылар Бу сыйныф укучылары татарча биеп тә, җырлап та, шигырь сөйләп тә үз осталыкларын күрсәттеләр.

 

 

 

Шушы көннәрдә укучыларыбыз белән төрле, кызыклы мастер-класслар үткәрелде. 6 нчы а сыйныфы укучысы Камалитдинов Руслан сыйныфташларын агач белән эшләүсерләренә өйрәтте. Ул үзенең сыныфташларына лобзик һәм такта ярдәмендә акциянең эмблемасын бик оста итеп ясап күрсәтте. Эмблема бик матур килеп чыкты.

 

 

 

Шулай ук 6 нчы сыйныф укучылары акциянең эмблемасын җепләрдән матур итеп бәйләү осталыгын күрсәттеләр.

Без, татар теле укытучылары, 2 нче апрель көнне татар теленә багышланган квест оештырдык. Бу чарада рус сыйныфларында укучы 8 нче сыйныф укучылары катнашты.Алар ике командага бүленеп көч сынаштылар.

Әлеге чарага туган телебезнең төрле тармакларын үз эченә алган сорау- җаваплар алынды. Укучылар 5 тукталыш аша үтте. Беренче тукталышта татар телендә мәкальләр, икенче тукталышта табышмаклар әйтелде, өченче тукталышта рус һәм татар телләрендә лингвистик викторина, 4 нче тукталышта язучыларның һәм шагыйрьләрнең иҗатларына багышланган сораулар, бишенче тукталышта туган телебезгә кергән яңа сүзләргә, тарихи сүзләргә урын бирелде.

11 нче сыйныф укучылары да акциядә бик теләп катнаштылар.

 

Мәктәптә шулай ук барлык укучыларыбыз катнашында флеш-моб оештырылды. Һәрбер укучының кулында шарлар, кәгазьгә ясалган эмблемалар иде.

 

Һәрбер укучының кулында шарлар, алар тарафыннан кәгазьгә ясалган эмблемалар иде.

 

Бу чара татар телен өйрәнергә тагын да зур этәргеч ясады.

 

 

 

Акция кысаларында мәктәп укучылары укытучылары белән бергәләп төрле уку йортларына, элемтә бүлекләренә, сәүдә үзәкләренә барып, һөнәр ияләре белән очраштылар, телебез турында төрле әңгәмәләр кордылар, татар теле сүзлеге язылган буклетлар, эмблемалар бүләк иттеләр. (Бу урыннарда булган башка фотолар контакт челтәрендә куелган)

 

 

Укучыбыз Ләйсән Гатина сәүдә үзәгендә сатучы белән әңгәмә үткәрә. Ул татар телендә сөйләшә белүе белән кызыксына. Сатучыны татарча сөйләшергә өнди.

Элемтә бүлеге хезмәткәрләре дә акцидә бик теләп катнаштылар.

 

Шулай ук укучыларыбыз Яр Чаллы шәһәрендә акцияне җәелдереп җибәрделәр. Андагы яшьләрне, халыкны татарча сөйләшергә өндәделәр, татар теленең кирәклегенә төшендерделәр.

Энергетик мәдәният саренда телнең мөһимлеге турында әңгәмә

Укучыларыбыз Яр Чаллы педагогия университеты студентлары белән дә телебез турында кызыклы әңгәмәләр үткәрделәр, телнең кирәклегенә, аны саклауга басым ясадылар. Шулай ук укучыларыбыз эленмә такталарга да нык игътибар иттеләр. Бәткебездә кибетләрдә, балалар бакчаларында эленмәләрнең ике телдә дә язылган булуы күңелне сөендерде.

 

 

 

 

 

 

8 нче сыйныф укучысы Ширшова Полина язгы каникул көннәрендә Санкт- Петербургта булып кайтты. Ул анда яшәүче кешеләрдән интервью алган. Шәһәрдә яшәүчеләрнең күбесе татарча белмәве, ләкин шул ук вакытта аларның татар телен өйрәнәселәре килүе билгеле булган. Полина аларга Татарстанда үткәрелә торган “Мин татарча сөйләшәм” акциясе турында сөйләгән һәм онлайн “Ана теле” программасы булуы, шуның ярдәмендә татар телен өйрәнергә һәм белемнәрне яхшыртырга мөмкин булуын аңлаткан, аларга акиянең сүзлекләрен тараткан.

 

Акцияне йомгаклау этабында укучыларыбыз концерт оештырдылар. Анда барлык укучыларыбыз да бик теләп катнаштылар, үз осталыкларын күрсәттеләр. Телебез турында матур шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар.

 

 

Акцияне иң актив оештыручылар - 8 нче һәм 10 нчы сыйныф укучылары

Алар бик күп оешмалар, сәүдә үзәкләре, почта бүлекләре, даруханәләрдә булдылар, анда эшләүчеләр белән кызыклы очрашулар оештырдылар, телебез турында әңгәмәләр үткәрделәр.

 

 

 

Мин татарча сөйләшәм! Ә син?

 

 

Йомгаклап шуны әйтәсебез килә, “Мин татарча сөйләшәм!” акциясен үткәреп, туган телебезнең дәрәҗәсен күтәрдек, татар теленең кирәклегенә басым ясадык. Мондый акцияләрне үткәрү бик кирәк. Алар башка милләтләр тарафыннан, телебезгә карата кызыксыну хисләре тәрбияли һәм телне өйрәнергә этәргеч бирә. Юкка гына халык та “Теле барның – иле бар” дип әйтмәгән.

 

 

<== предыдущая лекция | следующая лекция ==>
Структура экономической информации | МЕТОДОЛОГИЯ НАУЧНОГО ИССЛЕДОВАНИЯ.


Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:

vikidalka.ru - 2015-2024 год. Все права принадлежат их авторам! Нарушение авторских прав | Нарушение персональных данных