Главная

Популярная публикация

Научная публикация

Случайная публикация

Обратная связь

ТОР 5 статей:

Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия

Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века

Ценовые и неценовые факторы

Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка

Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы

КАТЕГОРИИ:






Тиешле репликаларны табып куй.




Нче билет.

1. Гаиләң һәм үзең турында сөйлә.

Минем исемем - Марина, фамилиям - Петрова. Мин 1995 елның 16 маенда Казан шәһәрендә туганмын. Мин гаиләм турында сөйләргә телим. Безнең гаиләбез зур һәм тату. Минем әбием, әтием, әнием һәм кечкенә энем бар. Әтиемнең исеме Андрей. Ул милиционер булып эшли. Әниемнең исеме Валентина. Әнием - укытучы. Энемнең исеме Алеша. Аңа биш яшь. Ул балалар бакчасына йөри. Хәрефләр өйрәнә, мәктәпкә барырга әзерләнә. Ә мин Казан шәһәренең... мәктәбендә 9 нчы А классында укыйм Безнең мәктәп ике сменада эшли. Безне!-; классыбыз беренче сменада укый. Дәресләр сәгать сигездә башлана, икегә кадәр дәвам итә Буш вакытта мин китаплар укырга яратам,

музыка мәктәбенә йөрим. Дусларым белән очрашырга, алар белән урамда йөрергә да вакыт табам.

Без... урамындагы... катлы йортта,... бүлмәле фатирда яшибез. Йортыбызның ишегалды бик матур. Анда өлкәннәр өчен дә, балалар өчен дә бөтен уңайлыклар бар Балалар мәйданчыгында комлык, төрле таганнар ясалган.

Гаиләбез бик тату һәм бик тырыш. Бездә берәү дә, беркайчан да эшсез утырмый. Өйдә һәркемгә дә эш җитә: ашарга пешерергә, савыт-саба юарга, фатирны җыештырырга, кер юарга, кер үтүкләргә һәм башка бик күп эшләр эшләргә кирәк. Без бу эшләрне бүлешеп эшлибез. Әтием, гадәттә, тузан суырта, кирәк булса, паласларны кага, кибеткә йөри. Мин савыт-саба юам, идән себерәм, тузан сөртәм, чүп чыгарам... һәр көн иртән энемне балалар бакчасына алып барам, ә кичен алып кайтам. Әнием.гадәттә, ашарга пешерә. Без гаиләбез белән камыр ашлары яратабыз. Әнием камыр ашларын күбрәк ял көннәрендә пешерә.

Буш вакытларыбызда, бергәләшеп, кроссвордлар, сканвордлар чишәргә, компьютерда интеллектуаль уеннар уйнарга яратабыз. Безнең әтиебез бик белемле, эрудит кеше. Ул күп белә, шуңа күрә без аның белән аралашырга, сөйләшеп утырырга яратабыз. Без белмәгән һәм аңламаган күп нәрсәләрне әти гади һём кызыклы итеп аңлатып бирә. Кайбер телетапшыруларны һәм кинофильмнарны да бергәләп карыйбыз. Театрларга, концертларга да күп вакытта бергәләп йөрибез. Аннан бергәләшеп фикер алышабыз.

Безнең туганнарыбыз күп. Әниемнең туганнары еракта яши, шуңа күрә без алар белән бик еш күрешә алмыйбыз. Ә әтиемнең бертуган абыйсы һәм туганнан туган энесе гаиләләре белән Казанда яшиләр. Алар белән бик еш аралашабыз. Бәйрәмнәрне бергә үткәрәбез.

Мин әниемне дә, әтиемне дә, энемне дә бик яратам. Алар да мине яраталар. Мин аларның сау-сәламәт булуларын телим.

Тема буенча сораүлар:

•Гаиләң зурмы? Ничә кеше?

•Әти-әниең кайда һәм кем булып эшлиләр?

•Әбиең, бабаң бармы? Алар сезнең белән яшиләрме?

•Башка туганнарыгыз бармы? Алар кайда яшиләр?

•Туганнарыгыз белән күрешәсезме, еш аралашасызмы?

•Фатирыгыз зурмы? Ул ничә бүлмәле?

•Өйдә эш күпме?Ул эшләрне кем эшли?

•Гаиләгез дусмы? Бергә булырга яратасызмы?

•Гаиләдә буш вакытларыгызны ничек үткәрәсез?

•Гаиләңә карага синең мөнәсәбәтең нинди?

2. Текстны сәнгатьле итеп укы һәм биремне үтә.

Олимпия уеннары

Спорт сәламәтлекне сакларга, үзеңне яхшы хис итәргә ярдәм итә. Кешеләр спортны шуңа күрә яраталар, шуңа күрә спорт белән шөгыльләнәләр. Шәһәрләрдә стадионнар, бассейннар бар, төрле спорт клублары эшли. Спорт залы булмаган нинди дә булса уку йортын табу да кыендыр.

Профессиональ спорт өлкәсендә иң зур ярышлар - Олимпия уеннары. Анда спортның барлык төрләре буенча көч сынала: җиңел атлетика, авыр атлетика, гимнастика, футбол, волейбол һәм башкалар.

Олимпия уеннары безнең эрага кадәр үк 1777 елда Грециядә барлыкка килгән. Ул 12 гасыр дәвамында Олимпия дигән шәһәрдә дүрт ел саен уздырылып килгән. Анда йөгерү, бокс, көрәш һ.б. буенча ярышканнар. Олимпия уеннарының дәрәҗәсе бик югары булган. Олимпия уеннары тынычлык һәм дуслык символы булган. Шуңа күрә ярышлар уздырылганда хәтта сугышлар тукталып торган.

Хәзерге вакытта һәр илдә Милли Олимпия уеннары уздырыла. Ә бөтендөнья Олимпия уеннары кыш һәм җәй көне үткәрелә. Күп илләр халыкара Олимпия уеннарын үзләрендә уздырырга телиләр. Ләкин бу бик зур чыгымнар таләп итә. Спорт залларын, стадионнарны, кунакханәләрне төзекләндерү яки яңаларын төзү өчен күп акча кирәк. Ярышлар узган көннәрдә төрле очрашулар, чыгышлар, күргәзмәләр, фестивальләр оештырыла. Шуңа күрә бирегә спортчылардан башка меңнәрчә журналистлар һәм кунаклар килә.

Җәйге Олимпия уеннары, Кышкы Олимпия уеннары кебек үк, дүрт елга бер тапкыр уздырыла. Ярышлар спортның түбәндәге төрләре буенча үткәрелә: җиңел һәм авыр атлетика, уктан ату, бокс, бадминтон, баскетбол, волейбол, байдарка, велосипед, суга сикерү, йөзү, фехтование, дзюдо, теннис, көрәш һәм башкалар.

3. Фразеологизмнарның мәгънәләрен һәм русча эквивалентларын тап.

а) алмадан җилләр искән _________ көчкә йөри языком мелет

б) шөрепләре бушаган ____________ оста сөйли хороший аппетит

в) тегермәне яхшы тарта юкка чыкан ветром сдуло

г) берәр этлек көт тә тор ____________ начарлык эшләр крыша лоехала

д) аяк өсте йоклый __ ____________ авыр аңлый жди свинства

е) телләре телгә йокмый ____________ аппетиты яхшы на ходу спит

 

 

Билет № 2

1. Мәктәбең турында сөйлә.

Куп төрле мәктәпләр бар: дәүләт мәктәпләре, хосусый мәктәпләр, кызлар гына укый торган мәктәпләр, малайлар гына укый торган мәктәпләр, дини мәктәпләр һ.б. Хосусый мәктәпләрдә уку түләүле. Дәүләт мәктәпләрендә уку түләүсез Хосусый мәктәпләрдә укучыларның саны, гадәттә, азрак була.

Безнең мәктәбебез - дәүләт мәктәбе. Анда кызлар-малайлар бергә укыйлар. Минемчә, ул бөтен мәктәпләрдән дә матуррак һәм яхшырак. Мәктәбебез... елда ачылган Ул матур, чиста һәм анда уку өчен барлык шартлар да тудырылган. Безнең мәктәптә якын-тирә йортларда яшәүчеләр генә түгел, шәһәрнең башка районнарыннан килүче балалар да укый

Безнең мәктәп... катлы. Ул... урамында урнашкан. Анда заманча җиһазландырылган кабинетлар, ашханә, ике спортзал, музей, китапханә бар. Барлык кабинетларга да интернет тоташтырылган. Мәктәп китапханәсе бик бай, анда белешмә сүзлекләр, ярдәмлекләр, әдәби китаплар, төрле газета-журналлар бик күп. Мәктәп ишегалдында спорт мәйданчыгы бар. Анда төрле кирәкле спорт корылмалары ясалган. Спорт мәйданчыгында уку елы вакытында гына түгел, ә ел буе төрле ярышлар, спорт уеннары үткәрелә.

Мәктәпнең тирә-ягында - яшеллек, җәй көне матур чәчәкләр үсә. Мәктәбебезнең бакчасы да бар. Без анда күп төрле җиләк-җимеш, яшелчәләр, чәчәкләр үстерәбез

Хәзерге вакытта мәктәп ике сменада эшли. Монда... укытучы укыта,... укучы укый. Безнең мәктәпнең укучылары да, укытучылары да, анда эшләүче башка хезмәткәрләр дә бик тырыш һәм җаваплы кешеләр. Укучылар мәктәп җиһазларын ватмыйлар, стеналарны бозмыйлар, парталарга язмыйлар, шуңа күрә безнең мәктәптә һәрвакыт чиста һәм матур.

Укытучыларыбыз дәресләрдә темаларны яхшы аңлаталар, дәресләрдән соң төрле кызыклы түгәрәкләр үткәрәләр. Кирәк булса, безнең белән өстәмә шөгыльләнәләр. Безнең мәктәптә укучылар рус, татар, инглиз телләре өйрәнәләр. Мәктәбебездә математика, химия фәннәрен тирәнтен өйрәтүче класслар бар. Шуңа күрә безнең мәктәп укучылары шәһәр, республика күләмендә үткәрелгән төрле конкурсларда, олимпиадаларда катнашалар һәм призлы урыннар алалар.

Мин мәктәбемне яратам һәм аның белән горурланам.

 

Тема буенча сораулар:

• Нинди мәктәпләр була7

• Дәүләт мәктәпләре һәм хосусый мәктәпләр арасында нинди

аерма бар?

. Сезнең мәктәбегез нинди? Ул кайда урнашкан?

• Кабинетлар заман таләпләренә җавап бирәме?

. Мәктәбегездә ничә укытучы эшли, ничә укучы укый?

• Мәктәп янында нәрсәләр урнашкан?

• Мәктәбегезнең бакчасы бармы? Ул нинди?

• Дәресләрдән соң нәрсәләр белән шөгыльләнәсез?

• Нинди телләр өйрәнәсез? Нинди фәннәрне тирәнтен өйрәтәләр?

• Мәктәбеңә карата мөнәсәбәтең нинди? Ни өчен син бу мәктәпне

сайладың?

2. Текстны сәнгатьле итеп укы һәм биремне үтә.

Ипи кадере

Беркөнне шулай җан әрнеткеч бер нәрсәгә туры килдем, дип башлап китте Хәлил абый сүзен. Бераз ял итим, хәл алыйм дип урам бакчасына кереп утырдым. Бакча уртасындагы асфальт җәелгән мәйданда малайлар туп уйныйлар. Зурлар түгел, бәләкәй малайлар. Күрәм: болар каткан булканы туп итеп типкәләп йөртәләр. Үзләре көлешәләр, булканы мәйданның бер башыннан икенче башына куалар. Күрсәгез иде, бөтен бер булка. Күңел өчен тешләп тә, кабып та карамаганнар!

Түзмәдем, уйнаучылар янына бардым. Шунда уйнаучы бер малайдан сорыйм:

— Нигә булка белән уйныйсыз? — дим.

— Тубыбызны алып чыкмаган идек,— ди.

— Каян алдыгыз соң аны? — дим.

— Чүплектән,— ди, кулы белән каршыдагы йортларның берсенә таба күрсәтеп.

— Улым, син үзең яхшы малай шикелле күренәсең, әйт әле: ипине шулай типкәләп уйнарга ярыймы соң? — дип сорыйм тегеннән.

Малай җавап бирми, башын иеп, тик басып тора. Кем малае икәнен дә, кайсы йортта торучы икәнен дә әйтергә теләми.

Ахырдан мин аңа: — Кара әле, улым, тыңла әле. Ипине алай мыскыл итеп, типкәләп уйнарга ярамый бит. Ипи бит ул — бик кадерле, бик кыйммәтле ризык. Аның һәр бөртеген кешеләр ел буе тир түгеп, тырышып эшләп табалар. Дөньяда тагын аннан да кадерле нәрсә юк. Бер кеше дә иписез яши алмый,— дим.

Малай, бер сүз дә дәшмичә, сүземне тыңлап торды-торды да, иптәшләре янына йөгереп кител барды. Алар шундук уеннарыннан туктап калдылар. Үзара нидер сөйләштеләр, миңа таба да карап- карап алдылар да төрлесе төрле якка йөгереп китеп тә бардылар.

 

3. Мәкальләрнең ахырын табып күрсәт.

а) Белмәү оят түгел, белемле кеше меңне егар.

б) Эше барның, белемнән эзлә.

в) Бәхетне юлдан эзләмә, ____ белергә теләмәү оят.

г) Телләр белгән - ашы бар.

д) һөнәрле үлмәс, илләр гизгән.

е) Көчле кеше берне егар, һөнәрсез көн күрмәс

 

Билет № 3

1. Телләр белүнең кирәклеге турында сөйлә.

Тел кешеләргә бер-берсе белән аралашырга, бер-берсен аңларга ярдәм итә. Бүгенге көндә телләр белү бик кирәк, чөнки хәзер илләр арасында чикләр ачык. Телләр өйрәнү өчен чит илләргә сәяхәт итәргә бару, Интернет челтәре аша аралашу мөмкинлекләре дә бар. Бүген предприятиеләр, оешмалар беренче чиратта эшкә чит телләр белүче белгечләрне алалар. Татарстан мәктәпләрен тәмамлаучылар 3 телне: татар, рус һәм инглиз телләрен яхшы белергә тиеш.

Чит телне өйрәнү өчен, теләк кенә җитми, зур тырышлык кирәк.

-Хәтерләре яхшы кешеләр телләрне җиңелрәк һәм тизрәк өйрәнәләр. Нинди дә булса чит тел өйрәнү өчен, шул телдә күбрәк сөйләшергә кирәк. Радио тыңлау, телевидение тапшырулары карау, магнитофон язмалары тыңлауның да файдасы зур. Телне вакыт-вакыт кына түгел, ә даими өйрәнергә кирәк. Һәр көн бер сәгать өйрәнү яхшы нәтиҗә бирә. Мөмкинлек булганда, өйрәнә торган телдә сөйләшү, уку, язу, сөйләгәнне тыңлау зур ярдәм итә. Транспортта барганда да, чират торганда да вакытны файдалансаң, өйрәнергә күпкә җиңелрәк була.

Шуны истә тотарга кирәк: бер телне өйрәнсәң, икенчесен өйрәнү - ике тапкыр, өченчесен өйрәнү - өч тапкыр... җиңелрәк һәм тизрәк булачак.

Безнең мәктәптә татар, француз, инглиз, төрек телләре өйрәнергә була.

Татарстанда ике дәүләт теле бар, без ике телне дә яхшы белергә тиеш

Минем күп дусларым, күршеләрем, танышларым - татарлар. Шуңа күрә мин инглиз телен генә түгел, татар телен дә теләп өйрәнәм. Минем әтием дә, әнием дә татарча белмиләр. Алар минем татарча белүем белән горурланалар. Татар телен без 1 класстан өйрәнәбез. 9 класста бу фән атнага... тапкыр булды. Без дәресләрдә сүзләр өйрәнәбез, татар теленең грамматикасы белән танышабыз, төрле темаларга аралашабыз, татарча дөрес сөйләшергә тырышабыз. Әдәбият дәресләрендә татар шагыйрьләре һәм язучыларының тормышын, иҗатын өйрәнәбез, татар халкының гореф-гадәтләре, бәйрәмнәре белән танышабыз.

ЮНЕСКО тикшерүләре буенча, татар теле - дөньяда иң киң таралган 14 телнең берсе. Бу 14 телне белсәң, теләсә нинди телдә сөйләшүче кешеләр белән аңлашырга була. Дөньяда җиде миллионга якын татар яши. Татарлар Чиләбе, Оренбург, Пермь,Ульяновск өлкәләрендә, Башкортстанда, Мордовиядә, Украинада, Урта Азиядә, Балтыйк буе дәүләтләрендә, Себердә, Төркиядә, Финляндиядә, Польшада, Австралиядә, Кытайда, Германиядә, Америкада да яшиләр.

Инглиз теле - халыкара аралашу теле, мин аны шуңа күрә тырышып өйрәнәм. Инглиз теленнән олимпиадаларда катнашам.

Тема буенча сораулар:

• Телләр белү ни өчен кирәк?

• Татарстан укучылары ничә телне яхшы белергә тиеш?

• Мәктәбегездә нинди телләр укытыла?

• Татар теле дәресләрендә нишлисез?

· Чит тел өйрәнәсеңме?

· Син ничек уйлыйсың, телләр өйрәнү киләчәктә сиңа ярдәм итәрме?

• Әти-әниеңнең телләр өйрәнүгә мөнәсәбәте нинди?

• Татар теле дөньяда нинди урын тота?

• Тел өйрәнүче кешегә нинди киңәшләр бирер идең?

2. Текстны сәнгатьле итеп укы һәм биремне үтә.

Хәлең ничек, әби?

Хәлимә әби берүзе генә яши. Ләкин ул ялгызлыкны һич тә сизми, чөнки аның күршеләре яхшы. Алар әбинең хәлен белеп, кирәк вакытта аңа ярдәм итеп торалар.

Бүген дә Хәлимә карчык янына күрше кызы Резидә килеп

керде.

— Хәлимә әби, исәнме. Хәлләрең ничек?

— Исәнме, кызым Резидә' Аллага шөкер, әйбәт. Хәл белергә керүең өчен рәхмәт.

— Хәлимә әби, бүген минем буш вакытым күбрәк. Әйдә мин тиз генә өеңне җыештырып алам.

—- Һай, рәхмәт тешкере, кызым, бик яхшы булыр. Картайдым шул, билем авырта, иелеп идән юа алмыйм.

Резидә идәннәрне юды, тузан сөртте Күрше әбигә мәктәп тормышындагы яңалыкларны да сөйләргә онытмады. Ялгыз яшәүче әбигә бөтен нәрсә дә кызык иде Ул Резедәне кызыксынып тыңлады, вакыт-вакыт сораулар да бирде. Шулай күңелле итеп эшләгәч, эш тә тиз бетте.

— Әби! Хәзер йөгереп кенә кибеткә дә барып килим әле Иртәгә мәктәптә дәресләрдән соң зур бәйрәм була, шуңа күрә мин соң кайтам. Синең яныңа керергә өлгермим. Кибеттән нәрсә алыйм?

— Рәхмәт балам Катык, сөт, икмәк ал. Картайдым шул, аякларым да начар тыңлыйлар. Кибеткә барып кайту хәзер җиңел эш түгел

Резедә яшь шул, кибеткә дә тиз генә барып кайтты.

— Әби, менә әйткәннәрнең барысын да алып кайттым.

— Игелекле бала икәнсең, рәхмәт төшсен.

— Әби, мин хәзер кайтыйм инде. Әниләр эштән кайтканчы, өйне җыештырырга, балалар бакчасыннан сеңлемне алырга кирәк. Мин берсекөнгә тагын килермен. Сау бул, әби!

- Сау бул, балам, сау бул, - дип, Хәлимә әби Резидәне аркасыннан сөеп озатып калды.

3. Бирелгән сүзләрне кулланып, югалган песи баласы турында белдерү яз.

Сүзләр: сигез айлык, бар, кичке, Актәпи, песи баласы, югалды, гәүдәсе, соры тап, кушаматы, ак, кара, күрсәгез, зинһар, шылтыратуыгызны үтенәбез, тәпиләре, борыны да, маңгаенда, сәгать 6 дан соң, 4-62-52-74 телефонына, ярдәм итегез;

 

Билет № 4

1. Дустың турында сейлә.

һәр кешенең дә дуслары бар. Кемнеңдер дуслары күбрәк, кемнеңдер азрак булырга мөмкин. Ләкин ышанычлы, чын дуслар, гадәтгә, күп булмый. Чын дуска курыкмыйча бөтен серләреңне сөйләргә була. Ул сине һәрвакыт аңлый, кирәк булса, ярдәм итә.

Минем дә дусларым күп, ләкин иң якын дустым - Олег. Без аның белән бер класста укыйбыз Ул акыллы, игътибарлы, ышанычлы, тәрбияле, ярдәмчел... Олегны классташлар гадел һәм кыю булганы өчен яраталар. Безнең дуслык беренче класста башланды. Бе'з аның белән беренче сентябрьдә таныштык һәм тәнәфесләрдә бергә уйный башладык. Олег күп укый, шуңа күрә күп белә. Математика, информатика фәннәрен ярата, компьютерда яхшы эшли. Олег программист булырга тели. Мәктәпне тәмамлагач, институтка укырга керергә җыена.

Безнең уртак шөгыльләребез дә бар: икебез дә музыка тыңларга яратабыз, бер үк спорт секциясенә йөрибез. Кирәк булса, бер­беребезгә ярдәм итәбез. Олег миңа.гадәттә, төгәл фәннәрдән ярдәм итә, ә мин аңа инглиз теленнән булышам. Дустым белән бик сирәк үпкәләшәбез. Әгәр нинди дә булса аңлашылмаучылык килеп чыкса, үзара мөнәсәбәтләрне ачуланышмыйча генә ачыклыйбыз. Бер­беребезнең фикерен игътибар белән тыңларга, аңларга тырышабыз

Мин шундый якын дустым булуына бик шатланам һәм аның белән горурланам.

Тема буенча сораулар:

• Якын дуслар күп була аламы? Синеңчә, чын дус нинди булырга тиеш?

• Синең якын дустың бармы? Ул кем?

• Аның белән кайчан һәм ничек таныштыгыз?

• Ул нинди кеше? Сиңа дустыңның нинди сыйфатлары бигрәк тә ошый? Аның нинди дә булса тискәре сыйфаты бармы?

• Дустыңның гаиләсе турында нәрсәләр беләсең?

• Буш вакытыгызны ничек үткәрәсез?

• Сезнең үзара мөнәсәбәтләрегез нинди? Ачуланышканыгыз бармы?

2. Текстны сәнгатьле итеп укы һәм биремне үтә.

Шатлык

Иптәш кызлары белән шау-гөр килеп мәктәптән чыкканда, көн бик матур иде. Җәй үтүенә дә, инде көз җитүенә дә ышанасы килми иде Гүзәлнең. Укуның беренче көне шундый күңелле булды, дүрт дәрес сизелмичә үтеп китте. Классташлары, укытучылары, яраткан мәктәбе белән яңадан очрашуга бик шат иде кыз

Ләкин быелгы беренче сентябрь Гүзәл өчен башка еллардагы кебек үк күңелле дә булмады. Ни өчен дисезме? Элек бу көнне Гүзәл мәктәпкә абыйсы белән бара, абыйсы белән кайта иде Белем бәйрәменә җитәкләшеп баручы абыйлы-сеңелле Гүзәл белән Фәриткә күпләр сокланып карап калалар иде. Бәйрәмчә киенгән, кулына чәчәк бәйләме тоткан Гүзәл абыйсы янәшәсендә горурланып атлый. «Күрәсезме, минем нинди абыем бар!» ди кызның күз карашы.

Ә быел Фәрит, мәктәпне тәмамлап, Казанга укырга китте. Гүзәл мәктәпкә әбисе белән барды. Әбиләре, әниләре, әтиләре белән килүче балалар күп иде. Күзләре белән күпме эзләсә дә, кыз абыйсы белән җитәкләшеп баручы баланы күрмәде. Аның абыйсы кебек абый беркемдә дә юк шул! Әлбәттә, Гүзәл абыйсы өчен шатлана, аның белән горурлана. Ләкин аның бүген иртәдән бирле нигәдер елыйсы килә. Абыйсы бүген сеңлесен юксына микән? Аның да елыйсы килә микән?

Дәресләрдән соң кыз өйгә беренче тапкыр үзе кайтты. Абыйсы студент булгач, Гүзәл дә зур үсте дигән сүз бит инде!

Менә Гүзәлләрнең йорты, әнә аларның балконы. Балконда елмаеп әбисе оныгын көтеп тора иде.

— Әбием! Әбием! Мин өйгә үзем кайттым!

Әбисе, елмаеп, Гүзәлнең башыннан сыйпады. Әби һәм онык коймак белән чәй эчәргә утырдылар. Шул вакыт ишектә звонок чылтырады. Телеграмма китергәннәр. Гүзәл Миңлегалиевага дип язылган. Әбисе телеграмманы оныгына сузды:

- Кызым, бу - сиңа.

Гүзәл, гаҗәпләнеп, телеграмманы алды һәм ашыга-ашыга укый башлады.

«Кадерле сеңлем Гүзәл! Сине Яңа уку елы белән котлыйм Мин бүген синең белән бергә шатланам. Абыең Фәрит».

Гүзәлнең никтер тагың елыйсы килеп китте Ләкин ул белә: уларга ярамый! Аның хәзер студент абыйсы бар. Гүзәл шатланып елмайды.

 

3. Укытучыңны нинди дә булса бәйрәм белән котлап, открытканы язып бетер.

_________________________________________________________________!

______________чын күңелдән ______________________ белән котлыйм

_____________ _уңышлар,____________________

__________ телим.

___________________ белән _______________________

Нче билет.

1. Көн режимың турында сөйлә.

Көндәлек режим ул - көндәлек эшне, йокыны, ашау-эчү, ялны дөрес оештыру. Йокыдан тору һәм йокларга яту, иртәнге, көндезге, кичке аш ашау, ял итү, дәрес әзерләү кебек һәр көн кабатлана торган эшләрне билгеле бер вакытта эшләргә гадәтләнергә кирәк. Ашаганнан соң физик эш белән шөгыльләнмәскә, дәрес әзерләгәнче бераз ял итәргә, йоклар алдыннан ашамаска күнегергә кирәк.

Мин йокыдан, гадәттә, сәгать җидедә торам. Зарядканы һәр көн ясарга кирәклеген беләм, ләкин кайбер көнне иренәм я өлгермим, һәр көн бер үк эшләр кабатлана: юынам, сөртенәм, чәчемне тарыйм, киенәм. Сигезенче яртыда мин иртәнге ашны ашыйм һәм мәктәпкә җыенам. Портфелемне кичтән тутырып куярга тырышам. Мәктәп безнең өйдән ерак түгел, шуңа күрә дәресләр башланганчы 20 минут алдан өйдән чыгып китәм. Мин мәктәпкә җәяү барам һәм җәяү кайтам, чөнки җәяү йөрү сәламәтлек өчен бик файдалы.

Дәресләр тугызынчы унбиш минутта башлана. Гадәттә, безнең алты дәрес була. Сәгать уникедә тәнәфестә ашханәдә ашыйм. Сәгать икедән соң мәктәптән кайтам һәм көндезге ашны ашыйм. Атнага өч тапкыр спорт секциясенә (бию түгәрәгенә) йөрим. Аннан соң өйдә булышам: бүлмәләрне җыештырам, идән себерәм, гөлләргә су сибәм, савыт-саба юам. Вакытым булганда, урамда дусларым белән саф һавада йөрим. Сәгать кичке биштән соң дәрес әзерли башлыйм, чөнки аңа күп вакыт кирәк. Кичке сәгать җидедә гаиләбез белән кичке ашны ашыйбыз. Дәрес әзерләгәннән соң буш вакыт калса, телевизор карыйм яки китап укыйм. Сәгать унбердә йокларга ятам. Кайвакыт сәгать уникегә кадәр дә утырам. Дәресләрдән тыш бик күп өстәмә материаллар дә укырга туры килә, чөнки имтиханга бик тырышып әзерләнергә кирәк. Интернеттан да бик күп кирәкле мәгълүматны эзлим һәм өйрәнәм.

Ял көннәрендә буш вакыт күбрәк була. Мин аны гаилә белән үткәрергә яратам.

Тема буенча сораулар:

• Көндәлек режим ул - нәрсә?

. Иртән мәктәпкә барганчы син нишлисең?

. Мәктәптә нишлисең?

. Мәктәптән кайткач нишлисең?

• Буш вакытың күпме? Син аны ничек үткәрәсең?

- Ял көннәрендә нишлисең?

 

 

2. Текстны сәнгатьле итеп укы һәм биремне үтә.

Тыңлаусыз песи

Безнең өйдә бер бүлмә бар. Анда китаплар, кәгазьләр бик күп. Бу бүлмәне әтием эш бүлмәсе ди. Әтием заводта инженер булып эшли. Кичләрен ул бу бүлмәдә соңга кадәр эшли, ниндидер кәгазьләр карый, сызым сыза. Эш бүлмәсенә кермәгез, ди ул безгә. Әтием кушмагач, без анда кермибез. Песине дә кертмибез.

Беркөнне әтием эшкә чыгып китте. Әнием дә өйдә юк иде. Карасам, әтиемнең эш бүлмәсе ачык калган Мин әкрен генә ишек янына килдем дә бүлмә эченә карадым. Ни күрәм: бүлмәдә безнең шаян песиебез! Аның гадәте шундый: өстәлме, урындыкмы — бөтен җиргә сикерә. Менә шул песи әтиемнең эш өстәлеңдәге кәгазьләрне идәнгә тартып төшергән дә, рәхәтләнеп, аларны кыштырдата-кыштырдата, уйный.

Мин тиз генә кәгазьләрне җыеп алдым да өстәлгә куйдым. Ә песине, ачуланып, бүлмәдән куып чыгардым, ишекне ябып куйдым. Ә тагын керсә? Мин киткәнне генә көтеп торадыр әле ул. Ишекне тәпиләре белән ачарга өйрәнгәч, аның әтиемнең бүлмәсенә тагын керәсе килер инде. Ул бит минем кебек акыллы түгел, әтиемнең кәгазьләренә тияргә ярамаганны аңламый.

Уенчыкларымны алып килдем дә эш бүлмәсе янында уйный башладым. Уйный-уйный идәндә йоклап киткәнмен. Кухняда аш пешереп йөргән әбием дә мине күрмәгән. Әтием күтәреп алгач кына уянып киттем. Ул инде эштән кайткан икән.

— Нишләп монда йокладың, кызым?— дип сорады әтием.

— Әтием, мин бүген сакта тордым. Песи бүлмәңнең ишеген ачарга өйрәнгән, мин шуны сакладым,— дидем.

Тиешле репликаларны табып куй.

Саша: Алло, исәнмесез. Миңа Гүзәл кирәк иде.

Гүзәп: Сәлам, Саша.________________________.

Саша: Гүзәл, син бүген мәктәпкә килмәдең, әллә авырдыңмы?

Гузәл: __________________. Башым авырта, кичтән

температурам югары булды.

Саша:__________________________________.

Гүзәп: - Рәхмәт, бүген яхшырак. Температурам булмаса, иртәгә мәктәпкә киләм

Саша: - Юк, барысы да искечә._____________________.

Укытучы өйгә 3 мисал чишәргә бирде.

Гүзәл: - Син миңа яңа теманы аңлата аласыңмы?__

Саша: -_____________________. Бер сәгатьтән киләм.

Г үзәл: Рәхмәт. Мин сине көтәм. Саша:.

 

Репликалар:

а) Син бит беләсең, математика - минем өчен авыр фән.

б) Әлбәттә, бик рәхәтләнеп.

в) Мин сине тыңлыйм.

г) Ә бүген хәлең ничек?

д) Математикадан яңа тема өйрәндек.

е) Авырдым шул.

ж) Очрашканга кадәр.

з) Яңалыклар бармы?

Билет № 6

1. Бәйрәмнәр һәм үзеңнең яраткан бәйрәмең турында сөйлә.

Бәйрәмнәрне һәркем ярата. Төрле бәйрәмнәр бар: дәүләт бәйрәмнәре, милли бәйрәмнәр, һөнәри бәйрәмнәр, дини бәйрәмнәр, гаилә бәйрәмнәре, шәхси бәйрәмнәр... һәр бәйрәмнең тарихы ниндидер күңелле, шатлыклы, истәлекле вакыйга белән бәйле. Кайбер бәйрәмнәр күп гасырлар буе яши, кайберләре бик тиз юкка чыга. Күп илләр, халыклар өчен уртак бәйрәмнәр һәм бер ил яки бер халыкныкы гына булган бәйрәмнәр бар. Мәсәлән, Яңа ел - бик күп илләрдә борынгыдан бәйрәм ителә һәм төрле халыкларның иң яраткан бәйрәмнәренең берсе.

Ул минем дә иң яраткан бәйрәмем. Яңа ел - гаилә бәйрәме. Без гаиләдә бу бәйрәмгә алдан ук әзерләнә башлыйбыз: дусларга һәм туганнарга бүләкләр сатып алабыз, чыршы бизибез... 31 декабрьдә төнге сәгать уникедә бөтен гаилә бәйрәм табынына җыела. Барыбыз да бер-беребезне Яңа ел белән котлыйбыз, бәхет телибез. Яңа елны каршылагач, урамга чыгабыз. Анда, гадәттә, халык күп була. Барысы да бәйрәм итәләр, һәркайда музыка яңгырый, шау-шу, уен-көлке тавышлары. Кемдер гармун уйный, кемнәрдер җырлый, кемнәрдер бии. Кыш бабай һәм Кар кызы Яңа ел белән котлыйлар.

23 февральдә Россиядә ел саен Ватанны саклаучылар көне билгеләп үтелә. Бу көнне солдат һәм офицерларны гына түгел, барлык ир-атларны бәйрәм белән котлыйлар.

Июнь аенда татар халкының милли бәйрәме - Сабан туе була. Бу бәйрәмнең тарихы, татар халкының тарихы кебек үк, бик борынгыдан киле. Сабан туе, гадәттә, матур урман аланында, яшел болында уза. Бу бәйрәм картларның да, яшьләрнең дә, балаларның да яраткан бәйрәме. Сабантуйда һәркем теләп катнаша. Бәйрәмдә төрле милли уеннар һәм ярышлар: ат чабышы, капчык киеп йөгерү, чүлмәк вату, капчык белән сугышу һәм башка уеннар уздырыла. Сабантуйның теп ярышы - милли көрәш Татарча көрәш ярышында катнашу һәм җиңү өчен батырлар ел буе әзерләнә. Сабантуй батырына бәйрәмнең иң зур бүләге бирелә.

Милли бәйрәмнәр халыклар арасындагы дуслыкны ныгытуда зур роль уйный. Бу бәйрәмнәрдә төрле милләт кешеләре бер-берсенең мәдәнияте, яшәү рәвеше, гореф-гадәтләре белән танышалар.

Татарларның Сабан туе, русларның Спас ярминкәсе, керәшен татарларының Питрау, чувашларның Уяв, мариларның Семык һәм башка милли бәйрәмнәр соңгы елларда республикада яшәүче төрле милләт кешеләренең дә уртак бәйрәменә әйләнде.

Тема буенча сораулар: -Нинди бәйрәмнәр була?

- Барлык бәйрәмнәр дә нинди вакыйга белән бәйле була?

- Бөтен илләрдә дә бәйрәмнәр бертөрлеме?

- Сезнең гаиләгездә аеруча кайсы бәйрәмнәрне яраталар? -Синең яраткан бәйрәмең бармы?

-Яңа ел нинди бәйрәм? Бу бәйрәмне гаиләгездә ничек үткәрәсез?

- Безнең илдә нинди бәйрәмнәрне бигрәк тә яратып бәйрәм итәләр?

- Сабан туе бәйрәме турында нәрсәләр беләсең?

- Син тагын нинди милли бәйрәмнәр беләсең? Аларның роле нинди?

- Сезнең шәһәрегездә (авылыгызда) гына үткәрелә торган нинди дә булса бәйрәм бармы?

 

2. Текстны сәнгатьле итеп укы һәм биремне үтә.

Финляндиядәге татарлар

Финляндиягә татарлар XIX гасырда сәүдәгәр буларак килгәннәр. Ил буйлап келәм, тукыма сатып йөргәннәр. Хәзерге вакытта татарларның күбесе илнең башкаласы — Хельсинкида, Тампере, Ярвенпяя шәһәрләрендә яшиләр, һәр өч шәһәрдә дә мәчет эшли. Хельсинкида татарларны берләштерүче оешма бар. Аның төп максаты — татарларны бер-берсе белән очраштыру, таныштыру. Анда төрле кичәләр, милли бәйрәмнәр үткәрелә. «Тургай» исемле татар хоры да эшли. Финляндиядә яшәүче татарлар балаларын туган телгә өйрәтүне үзләренең бурычлары итеп саныйлар. Туган телен, туган халкының тарихын, мәдәниятен, әдәбиятен белмәгән татарларны милләттәшләре хөрмәт итмиләр.

Фин татарлары фин мәктәпләрендә белем алалар. Алар ике дәүләт теле — фин һәм швед телләрен яхшы беләләр. Фин хөкүмәте татарларга үз телләрен өйрәнү өчен мөмкинлекләр тудыра. Татар балалары атнага бер тапкыр татар теле дәресләренә йөриләр.

Җәй көне барлык татар балалары 2—3 атнага татар лагерена җыелалар. Бу лагерь Швециядә һәм Америкада яшәүче татар балалары өчен ачылган. Балалар биредә бер-берсе белән аралашып, татарча сөйләшеп, күңелле ял итәләр. Сабан туе бәйрәме дә үткәрәләр.

3. Тиешле кушымчаларны ярдәмендә сыйфатлар ясап языгыз.

-лы/-ле: ________________________________

-чан/-чән:______________________________

-чыл/-чел:_____________________________

Сүзләр: әдәп, хәрәкәт, намус, вак, үпкә, максат

 

 

Билет № 7

1. Әдәплелек кагыйдәләре турында сөйлә.

«Әдәплелек» сүзен син ничек аңлыйсың? Әдәпле булу - башка кешеләргә карата игътибарлы булу, дөрес аралаша белү дигән сүз. Әдәпле кеше белән аралашу рәхәт, шуңа күрә андый кешене һәркем ярата, хөрмәт итә. Гадел, саф күңелле, намуслы, эчкерсез, сабыр булу - әдәплелек сыйфатлары.

һәр кеше дусларыннан, күршеләреннән, танышларыннан, хәтта бөтенләй таныш булмаган кешеләрдән дә игътибар, ягымлы сүз һәм хөрмәт көтә. Беркемнең дә башкалардан начар, усал сүзләр ишетәсе килми. Әдәпле булу «Исәнмесез» сүзеннән, кешеләрнең бер-берсе белән елмаеп исәнләшүеннән башлана. Тәрбияле, әдәпле кешегә башкалар, гадәттә, яхшылык белән җавап бирәләр. Шундый кешенең генә ышанычлы дуслары, танышлары була.

Әдәплелек кагыйдәләре бик күп. Өйдә, мәктәптә, урамда, транспортта, кибеттә, подъездда, лифтта - кыскасы, һәркайда үзеңне әдәпле яки әдәпсез тотарга була. Әдәпле булу өчен, әдәплелек кагыйдәләрен белү генә җитми, аларны үтәү бик мөһим. Ләкин иң элек әдәпле булу теләге кирәк.

Әдәпле кеше һәрвакыт үзенең якыннарына, дусларына һәм бер дә таныш булмаган кешеләргә дә ярдәм итәргә әзер. Әдәплелек кагыйдәләрен үтәргә күнегергә кирәк. Мәсәлән: -транспортта өлкәннәргә, балалы хатын-кызларга урын бирергә; -аларга транспортка керергә һәм аннан чыгарга булышырга:

-транспортта кычкырып сөйләшмәскә; ачу килгәндә дә тупас сүзләр әйтмәскә;

- кешеләрнең хәленә керә белергә, башкаларны беркайчан да кыен хәлгә куймаска,

-ялганламаска, әйткән сүзеңдә торырга;

-башкалар сөйләгәндә игътибар белән тыңларга, бүлдермәскә һәм кирәк чакта гына сүзгә кушылырга;

- гайбәт сөйләмәскә, мактанмаска, үзеңне тыйнак тотарга һ.б.

Тема буенча сораулар:

-Әдәпле кеше нинди була?

-Син нинди әдәплелек кагыйдәләрен беләсең?

-Әдәплелек кагыйдәләрен белү генә җитәме?

-Әдәпле булу өчен нишләргә кирәк?

-Синеңчә, син әдәпле кешеме?

2. Текстны сәнгатьле итеп укы һәм биремне үтә.

Борынгыдан килгән бәйрәм

һәр халыкның борынгыдан килгән бәйрәмнәре бар. Спас ярминкәсе - шундый бәйрәмнәрнең берсе. Христианнар бу бәйрәмне август аенда үткәргәннәр.

Алабуга шәһәрендә Спас ярминкәсе XIX гасыр башында үткәрелә башланган. Ул Мәкәрҗә (Макарьев), Ирбит ярминкәләре кебек үк данлыклы булган. Алабугага Россиянең 86 шәһәреннән сәүдәгәрләр сатарга төрле товар алып килгәннәр. Октябрь революциясе һәм гражданнар сугышы елларында ярминкә үткәрелмәгән. 1922-1941 нче елларда данлыклы Алабуга ярминкәсен яңадан ел саен уздырганнар. Бөек Ватан сугышыннан соң бу бәйрәм күп елларга онытыла.

Меңьеллык шәһәргә Спас ярминкәсен үткәрү традициясе ярты гасырдан соң яңадан кайтты. 2008 нче елның августында ул беренче тапкыр Бөтенроссия Спас ярминкәсе буларак үткәрелде. Ярминкә Алабуганың иң матур урынында - Шишкин буалары янындагы «Яшьләр» стадионында 3 көн барды. Ярминкәдә Россиянең 37 шәһәре катнашты, 25 мең кеше килде. Һәркайда: стадионда, буа буйларында, якын-тирә урамнарда сәүдә бер генә минутка да тукталмады. Ярминкәдә җыр-бию, уен-көлке дә күп булды. Шәһәр халкы да, килгән кунаклар да рәхәтләнеп ял иттеләр, күңел ачтылар.






Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:

vikidalka.ru - 2015-2024 год. Все права принадлежат их авторам! Нарушение авторских прав | Нарушение персональных данных