ТОР 5 статей: Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы КАТЕГОРИИ:
|
Программаның эчтәлегеНче сыйныфларның рус төркеме өчен әдәби уку (тат.) буенча эш программасы (сәгатьләр күләме атнага - 3, елга 105 сәгать)
Төзүче: татар теле һәм әдәбияты укытучысы Нәбиуллина Гөлназ Ринат кызы
“КИЛЕШЕНДЕ” Директор урынбасары ________С. М. Абдуллина
“Каралды” 1 нче санлы МБ утырышы беркетмәсе, 29 нчы август 2015 нче ел МБ җитәкчесе __________Ф. Д. Хәсәнова Яр Чаллы, 2015
Яр Чаллы шәһәренең «15 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль автономияле гомуми белем бирү учреждениесе
“Расланды” 1нче санлы педагогик киңәшмә беркетмәсе 29 нчы август 2015 нче ел 333 номерлы боерык белән гамәлгә кертелде 29 нчы август 2015 нче ел Мәктәп директоры ______________Якупова Е Н.
Нче в сыйныфы рус төркеме өчен әдәби уку (тат.) буенча эш программасы (сәгатьләр күләме атнага - 3, елга 105 сәгать)
Төзүче: татар теле һәм әдәбияты укытучысы Тахауова Фәүзия Мөнир кызы
“КИЛЕШЕНДЕ” Директор урынбасары ________С. М. Абдуллина
“Каралды” 1 нче санлы МБ утырышы беркетмәсе, 29 нчы август 2015нче ел МБ җитәкчесе __________Ф. Д. Хәсәнова
Яр Чаллы, 2015
Аңлатма язуы Эш программасы түбәндәге документларны исәпкә алып төзелә: 1. Программа: "Рус телле балаларга татар телен һәм әдәбиятын коммуникатив технология нигезендә укыту программасы 1-11 сыйныфлар" / Төзүче- авторлар: Р. З. Хәйдарова, Р. Л. Малафеева. Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2011. Ул“ Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар теле һәм әдәбиятыннан үрнәк программалар: 1 – 11 нче сыйныфлар" (Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2011 ел) җыентыгында урын алган. 2. Яр Чаллы шәһәре “15 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе” муниципаль автономияле гомуми белем бирү учреждениесенең 2014-2015 нче уку елына укыту планы. 3. Дәреслек: Р. З. Хәйдәрова, Г.М.Әхмәтҗанова, Л.Ә.Гыйниятуллина “ Күңелле татар теле”. 3 нче сыйныф рус балалары өчен татар теле һәм уку дәреслеге. Казан, “Татармультфильм” нәшрияты, 2013 Татар теленә өйрәтүнең ТӨП МАКСАТЫ –ГАМӘЛИ максат: телне аралашу чарасы буларак үзләштерү өчен, укучыларга гаилә-көнкүрешкә, уку хезмәтенә бәйле ситуацияләре кысаларында белем бирү, күнекмәләр формалаштыру. Татар теле фәненә кыскача характеристика, белем бирү максат һәм бурычларын чишкәндә әһәмияте һәм үзенчәлеге. ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ максаты: акыл эшчәнлеген активлаштыру, логик фикерләү сәләтен үстерү, сөйләм культурасын үстерү. ТӘРБИЯВИ максат: балаларның рухи дөньяларын баету, татар халкының мәдәнияте, сәнгате белән таныштыру, төрле милләт вәкилләре арасында дуслык hәм хөрмәт хисе тәрбияләү. БУРЫЧЛАР: Гамәли максатка ирешү өчен, укучыларда татар сөйләмен тыңлап аңлау; дөрес язу һәм язма сөйләм күнекмәләрен булдыру; татар теленең фонетик, орфоэпик, лексик, грамматик нигезләрен һәм үзенчәлекле тел күренешләрен гамәли үзләштерү. Коммуникатив нигездә татар теленә өйрәтү гомумдидактик принципларга (фәннилек, аңлылык, аңлаешлылык, системалылык, эзлеклелек, күрсәтмәлелек, белемне ныклы үзләштерү); психологик принципларга (мотивация булдыру, укучыларның шәхси-психологик үзенчәлекләрен исәпкә алу); лингвометодик принципларга (коммуникативлылык, комплеслылык, укытуны телдән алып бару, телгә өйрәтүне гамәли эшчәнлеккә юнәлтү, тел һәм сөйләм күренешләрен сайлау һәм өйрәтүгә функциональ якын килү, тел күренешләрен концентрик рәвештә урнаштыру һәм этапларын өйрәтү, лексик-грамматик материалны синтаксик нигездә үзләштерү, укучыларның ана теле үзенчәлекләрен исәпкә алу) таянып оештырыла. Гомуми белем бирү мәктәбендә укучыларны грамматикага өйрәткәндә, ана теле үзенчәлекләрен исәпкә алу принцибы укытучы игътибарыннан читтә калмаска тиеш, чөнки татар һәм рус телләрендәге сөйләмдә сүзләрне һәм җөмләләрне үзара бәйләү закончалыклары күпкә аерылалар, шуңа күрә татар сөйләмендәге иң актив җөмлә калыплары рус телендәге калыплар белән чагыштырылырга, гамәли үзләштерелергә тиеш. Татар теленә өйрәтү коммуникатив методикага таянып, инновацион технологияләр кулланып оештырыла. Программада куелган бурычларны үтәү өчен укыту эшчәнлегендә проектлау методын, компьютер технологияләрен куллану планлаштырыла. Мәктәпнең укыту планы буенча әдәби укуга атнага 3 сәгать исәбеннән барлыгы 105 сәгать бирелә, шуңардан ФГОС кертү шартларында атнага 1 сәгать хисабыннан 35 сәгать өстәлде. Өйрәнү өчентатар язучыларының, шагыйрьләренең программадан тыш түбәндәге әсәрләре кертелде, бу әсәрләр * белән билгеләнде: Ш. Галиев *“Үсәсем килә”, Р. Миңнуллин *“Энекәш кирәк миңа”, Б. Рәхмәт *“Бала белән әтәч”, *“Яңа ел килгәч”, *“Яз килә”, *“Ләлә чана шуа”, *“Бүген әнием бәйрәме”, Н. Мәдьяров *“Тизрәк кил”, Г.Тукай *“Елның дүрт фасылы”, *”Бәйрәм бүген”, *“Акбай”, Х.Халиков *“Тәнәфестә вакыт юк”, Ә.Ерикәй *“Туган ил”, * “ И Казаным”, Ф.Яруллин *“Туган ягы кирәк кешегә”, Дәрдемәнд *“Чыкты кояш”, М.Гафури *“Кыр казы”хикәясеннән өзек, Р.Мингалим *“Дусларың гына булсын”, *“Дусларым”, М.Җәлил *“Карак песи”, Н.Исәнбәт *“Бала белән куян”, А.Алиш *“Кара карганың кара баласы” тел күнекмәсе, Ш.Маннур *“Кояш, чык, чык”, Э. Мөэминова *“Сабантуй”, Р.Корбан *“Матур көн”, В.Казыйханов *“Каникул”, М Газизов *“Кышны озату”, *“Туган җир”, Р.Бәшәр *“Салават күпере”, *Р. Бәшәр “Салават күпере”, *Б. Рәхмәт “Наҗия җиләк җыя”, *Н. Мәдьяров “Яңгыр алды”, *М. Гафури “Чикерткә белән кырмыска” мәсәле, Ш. Галиев* “Эш кушып булмый”, Л. Лерон *“Яңгырның ял көне” Бу әсәрләр,2 нче сыйныфтагы эзлеклелекне дәвам иттереп, укучыларның белемнәрен тирәнәйтү максатыннан алынды. 3 сыйныфта халык авыз иҗаты – әкият жанры, классик әдәбиятның һәм бүгенге көн әдәбиятының әсәрләре өйрәнелә, сөйләм өчен текстлар бирелә. Укучыларны милли бәйрәм – сабантуй һәм аның традицион уеннары белән таныштыру күздә тотыла. Бәйләнешле сөйләм үстерүгә: монологик-диалогик сөйләмгә игътибар ителә. Календарь – тематик планның эчтәлеген мәктәптә үзләштерелергә, камилләштерелергә тиешле гомумкүнекмәләр тәшкил итә. Укучыларның уку сыйфатын билгеләү максатында әдәби әсәрләр белән эшләүгә таләпләр бирелә. Календарь – тематик планда түбәндәге тематика күрсәтелә:
Ятлау өчен әсәрләр: Сөйләшү тематикасы: Б. Рәхмәт. Аш вакыты. Г. Тукай. Безнең гаилә. Контроль монолог. Туган якка кыш килде. Х. Гарданов. Безнең урам. Контроль диалог. Син кайда яшисең? Р. Фәйзуллин. Җиләк кайда күп? Контроль монолог. Сабантуй.
Программаның эчтәлеге
Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:
|