Главная

Популярная публикация

Научная публикация

Случайная публикация

Обратная связь

ТОР 5 статей:

Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия

Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века

Ценовые и неценовые факторы

Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка

Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы

КАТЕГОРИИ:






Гомумбелем күнекмәләрен бәяләүнең критерийлары hәм нормалары




 

Укучыларның белем һәм күнекмәләре тикшерү эшен системалы үткәрү максатыннан, чирек башындагы агымдагы, тематик, йомгаклау характерындагы тикшерү эшләре үткәрелә.

Программада әйтелгәнча, укучыларның тыңлап аңлау, сөйләү, уку, язу һәм язма сөйләм күнекмәләрен үстерү, яъни коммуникатив компетенцияләрен формалаштыру, hәм шулай ук укучыларның татар теленең фонетик, лексик, грамматик нигезләрен гамәли үзләштерүе- төп максат итеп куела.Тикшерү эшләренең төрләре шушы максатлардан чыгып сайлана.

Тыңлап аңлау күнекмәләрен тикшерү өчен биремнәр:

-тыңланган текстның эчтәлеге буенча сорауларга телдән җавап бирү;

- бирелгән җөмләләр арасыннан эчтәлеккә туры килгәне сайлап алу һ.б.

Диалогик сөйләм күнекмәләрен тикшерү өчен биремнәр:

- рәсемнәргә карата сорау кую;

- куелган сорауларга җавап бирү;

Монологик сөйләм буенча:

- предметны, (табигатьне, кешеләрне һ.б.) тасвирлау;

- лексик тема буенча кечкенә хикәя төзү;

- укылган текстның эчтәлеген сөйләү;

- Уку күнекмәләре буенча:

- таләп ителгән текстны сәнгатьле итеп, тиешле тизлектә кычкырып уку;

- текстны аңлап, эчтән уку;

- текст буенча куелган сорауларга җавап бирү;

- текстның эчтәлеген сөйләү;

- Язу һәм язма сөйләм күнекмәләрен тикшерү өчен биремнәр:

- аерым сүзләрне, җөмләләрне, бәйләнешле текстны үзгәрешсез күчереп язу;

- нокталар урынына кирәкле хәрефләрне, сүзләрне куеп, җөмләләрне күчереп язу;

- диктант язу һ.б.

- изложение, сочинение өйрәтү рәвешендәге язма эшләр буларак кына кулланыла;

Агымдагы, тематик тикшерүләрне оештыру өчен тестлар куллану уңайлы. Алар тикшерү эшен тиз һәм төгәл оештыруны тәэмин итә.

Телдән җавап бирүне тикшерү һәм бәяләү

Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укытканда иң мөһим бурычларның берсе – сөйләм телен үстерү.

Укучыларның белемнәрен тикшерү өчен сораулар төзегәндә: сораудагы һәр сүз аңлаешлы булырга, сораулар артык озын булмаска, балаларга аңлашылмаган сүзләр кулланылмаска тиеш;

сорауларны ашыкмыйча һәм ачык итеп әйтергә кирәк;

укытучы баланың җавабын тыңлап бетерергә, шуннан соң гына өстәмә сораулар бирергә тиеш;

укучыларның телдән сөйләм күнекмәләрен тикшерү фронталь дә була ала: 1) укучылардан ешрак сорарга мөмкинлек бирә; 2)укучыларның белемнәре гомумиләштерелә, камилләштерелә; 3) тикшерү эше тагын да җанлана.

Укучыларның телдән сөйләм күнекмәләрен бәяләгәндә, билге җавапның сыйфатына карап һәм түбәндәге таләпләр искә алып куелырга тиеш:

-сөйләмнең орфоэпик, интонацион, грамматик яктан дөреслеге;

- сөйләмнең эчтәлеге ягыннан дөреслеге, эзлеклелеге;

- сөйләмнең аңлаешлылыгы;

- сөйләмдә сүз байлыгы, җөмлә калыпларының төрлелеге;

Җавапны бәяләгәндә, уңай һәм кимчелекләрен әйтеп, хаталар яңадан кабатланмасын өчен, киләчәктә нәрсәгә игътибар итәргә кирәклеген күрсәтергә тиеш. 3 нче сыйныфта эш төрләренең күләме һәм бәяләү:

1. Тыңлап аңлау - 0,5- 1 минут. Тыңлаган татар сөйләмен дөрес аңлап, сөйли алганда “5” ле; аңлап, якынча дөрес сөйли алганда ”4” ле; аңлап, өлешчә генә сөйли алганда ”3”ле; эчтәлеген тулаем аңламаганда “2”ле куела.

2. Диалогик сөйләм - 5 реплика. Бирелгән ситуация, өйрәнелгән тема буенча сораулар төзи, җавап бирә, әйтелеш һәм грамматик яктан дөрес диалогик сөйләм төзегәндә, “5” ле;...әмма репликаларның әйтелешендә һәм аерым сүзләрнең грамматик формаларында 2-3хата җибәрсә, “4” ле;

өстәмә сораулар ярдәмендә генә әңгәмә корганда, 4-6 хата җибәреп, эчтәлеген бозып диалогик сөйләм төзегәндә, ”3”ле; Сораулар төзи, җавап бирә алмаганда, ”2”ле куела.

3. Монологик сөйләм - 6 фраза. Тема буенча әйтелеше, грамматик төзелеше ягыннан дөрес, эзлекле булган монологик сөйләм өчен ”5” ле; аерым сүзләрнең әйтелешендә, грамматик формасында яки җөмлә төзелешендә 2-3 хатасы булган м/с гә ”4” ле;

Тема буенча эзлекле төзелмәгән, 4-6 хатасы булган м/с өчен “3”ле; м/с төзи алмаганда”2”ле куела.

4. Уку- Бирелгән текстның эчтәлеген тулаем аңлап, авазларны һәм сүзләрне дөрес әйтеп, басымны дөрес куеп, сәнгатьле һәм аңлаешлы итеп тиешле тизлектә укыганда ”5” ле;...әмма тупас булмаган 2-3 орфоэпик хата җибәреп(авазларның әйтелешен бозу, басымны дөрес куймау, интонацияне сакламау) укыганда ”4” ле куела; эчтәлекне өлешчә аңлап, 4-6 орфоэпик хата белән,һәм уку тизлеге акрын булганда”3”ле; аңламыйча,орфоэпик кагыйдәләрне бозып, 7дән артык әйтелеш хатасы җибәреп һәм уку тизлеге акрын булганда”2”ле куела

5. Язма сөйләм (изложение) күнекмәләрен үстерү өчен, өйрәтү характерында яздырыла, бер билге куела.Өйрәтү характерындагы язма эшләрнең уңай билгеләре генә журналга куела.

Бирелгән темага эзлекле язылган,1 орф-к һәм 1 гр-к хатасы булса “5” ле; эзлекле язылган,ләкин эчтәлектә ялгыш җибәрелгән, 2-3 орф-к яки 2-3 гр-к хатасы булса ”4” ле; эзлекле язылмаган, 4-6 орф-к яки 4-6 гр-к хатасы булса “3” ле, эзлекле язылмаган һәм эчтәлеге ачылмаган, 7дән артык орф-к яки 7дән артык тупас гр-к хатасы булган эшкә “2”ле куела.

Йомгаклау билгесе чирек һәм ел ахырында куела. Ул, укучыларның телдән сөйләм күнекмәләрен, татар телендә аралаша алу осталыгын, шулай ук язма эшләрнең нәтиҗәләрен исәпкә алып куелырга тиеш.






Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:

vikidalka.ru - 2015-2024 год. Все права принадлежат их авторам! Нарушение авторских прав | Нарушение персональных данных