Главная

Популярная публикация

Научная публикация

Случайная публикация

Обратная связь

ТОР 5 статей:

Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия

Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века

Ценовые и неценовые факторы

Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка

Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы

КАТЕГОРИИ:






Катлаулы кушма җөмлә кимендә өч җөмләдән тора.




Ул

  • күп тезмәле
  • катлаулы кушма җөмләгә,
  • күп иярченле катлаулы кушма җөмләгә,
  • катнаш кушма җөмләләргә бүленә.

 

Гади җөмләләре тезү юлы белән бәйләнгән 3 һәм аннан да күбрәк җөмләдән торган җөмлә күп тезмәле кушма җөмлә дип атала.

 

Күп иярченле катлаулы кушма җөмлә үз эчендә:

  • тиңдәш иярүле күп иярченле катлаулы кушма җөмлә;
  • тиңдәш түгел иярүле күп иярченле катлаулы кушма җөмлә;
  • бер – бер артлы иярүле күп иярченле катлаулы кушма җөмлә;
  • берничә төр иярүле күп иярченле катлаулы кушма җөмлә

Составында тезү юлы белән дә, ияртү юлы белән дә бәйләнгән җөмләләре булган катлаулы кушма җөмлә катнаш кушма җөмлә дип атала.

Ия белән хәбәр арасына сызык кую очраклары

- җөмләнең иясе дә, хәбәре дә баш килештәге исем яки исем фигыль белән белдерелсә: һәммә халык өчен бар табигать - уртак матур чык. (Р. Фәйзуллин); Уку - энә белән кое казу. (Мәкаль);

- җөмләнең иясе дә, хәбәре дә сан белән белдерелсә: Ике икең - дүрт;

- ия I һәм II зат алмашлыклары белән белдерелсә: Мин - очучы;

- ул көчәйтүче сүзе ия янында килсә, сызык аннан соң куела: Сабан туе ул - халкыбызның гаҗәеп гүзәл бер традициясе, тик аның кадерен генә белергә кирәк. (Ә. Еники);

- ул (алар) сүзе, хәбәрне көчәйтеп, аннан соң килсә, ия белән хәбәр арасына шулай ук сызык куела: Хәзрәти Пушкин вә Лермонтов, Тукай - өч йолдыз ул. (Г.Тукай);

- җөмләне ике төрле аңлау ихтималы булса, хәбәре фигыль белән белдерелгән җөмләдә сызык куела: Агач - арба янына гына ауган. Бу - Гөлчирәнең йөрәгеннән чыккан рәхмәте иде. (М.Мәһдиев).

 






Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:

vikidalka.ru - 2015-2024 год. Все права принадлежат их авторам! Нарушение авторских прав | Нарушение персональных данных