Главная

Популярная публикация

Научная публикация

Случайная публикация

Обратная связь

ТОР 5 статей:

Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия

Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века

Ценовые и неценовые факторы

Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка

Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы

КАТЕГОРИИ:






Аналитик иярчен кушма җөмләдә тыныш билгеләре




 

а) Бәйләүче чарасы мөнәсәбәтле сүз булып килгән җөмләдә тыныш билгеләре:

- мөнәсәсбәтле сүзе булган баш җөмлә алдан килсә, ул иярчен җөмләдән ике нокта белән аерыла: Нәсимәнең егеткә иң ошаган ягы шул: кыз һәр эшне риясыз эшли (Ф.Яруллин).

Искәрмә. Мөнәсәбәтле сүзе булган мондый баш җөмләдә ки теркәгече дә килсә, иярчен җөмләдән ул өтер белән аерыла: Аның толымнары шулкадәр озын ки, алар кызның муеннарын, аркаларын, билләрен каплап тора (Г.Галиев);

- иярчен җөмлә алдан килеп, баш җөмлә мөнәсәбәтле сүз белән башланса, ике җөмлә арасына өтер куела: Хәзрәт бик ачыккан иде, шуңар күрә ул аш янына килеп утырмакчы булды. (Ф.Әмирхан);

- иярчен җөмлә алдан килеп, баш җөмлә мөнәсәбәтле сүз белән башланмаса, ике җөмлә арасына сызык куела: Ул укырга тиеш - әтисенең васыяте шундый иде (А.Расих).

б) Бәйләүче чарасы ияртүче теркәгеч яки теркәгеч сүз булган җөмләләрдә тыныш билгеләре:

- иярчен җөмлә баш җөмләгә теркәгеч ярдәмендә ияреп килсә, алар арасына өтер куела: Бигрәк тә Сабираның шатлыгы ташып бара, чонки аның өчен театрга барудан да зуррак бәйрәмнең булуы момкии дә түгел иде (Ә.Еники);

- теркәгеч сүз (сорау алмашлыгы) бәйләүче чара булып килгәндә, иярчен җөмлә белән баш җөмлә арасына өтер куела: Нәрсә ачылыр ул томан артында, миңа билгесез;

- теркәгеч яки теркәгеч сүз иярчен жөмлә ягында килеп, баш җәмләдә мөнәсәбәтле сүз булган очракта, шулай ук ике арага өтер куела: Үчең нинди, теге шундый (Мәкаль).

в) Интонация ярдәмендә бәйләнешкә кергән иярченле кушма җөмләдә тыныш билгеләре:

- көттерү һәм аныклау интонациясе ярдәмендә бәйләнешкә кергән иярчен җөмлә белән баш җөмлә арасына ике нокта куела: Малайлар хәйләсен тапты: алар печән чүмәләсенә күмелеп йоклый торган булдылар. (И.Гази);

- нинди дә булса бер сүзне аныклап, җөмлә эчендә килгән иярүче компонент өтерләр белән аерыла: Моннан ун ел элек, карты үлгәннән соң, балалар карчыкны калага тартып караганнар иде каравын... (Ә.Еники);

- баш җөмләләрдәге берәр сүзгә аңлатма рәвешендә килгән иярүче компонент җәяләр эченә алына: Җиңсез зәңгәр күлмәген киеп (зәңгәр күлмәк аның зәңгәр күзләренә бик җилешә иде), ул тиз генә Владикны бакчага илтеп кайтты. (И.Гази).

Фонетика - телдәге авазларны өйрәнә торган фән.

 

Фонема - аваз дигән сүз.

Аваз - сөйләмнең бүленми торган иң кечкенә кисәге; хәреф - авызны язуда белдерүче билге.

 

Алфавит - авазларны язуда күрсәтү. Кириллицаг нигезләнгән татар алфавитында 39 хәреф бар: 13 сузык, 24 тартык. Калынлык (ъ) һәм нечкәлек (ь) хәрефләре аваз белдериләр. ['] (һәмзә) авазын күрсәтүче хәреф юк.

Алфавитта хәрефләр билгеле бер тәртиптә бирелә.

Сузык авазлар:

Сүзнең вертикаль юнәлештәге хәрәкәтенә карап:
1) түбән күтәрелешле: [а, ә]
2) урта күтәрелешле: [о, ө, ы, э, э]
3) югары күтәрелешле: [у, ү, и, ы]
Cүзнең горизонталь юнәлештәге хәрәкәте буенча:
1) алгы рәт [и, э, э, ө, ә, ү] сузыклары
2) арткы рәт [а, о, о, у, ы, ы] сузыклары.
Иреннәрнең катнашу-катнашмавына карап:
иренләшкән [у, ү, о, ө, о] һәм иренләшмәгән [а, ә, ы, э(е), и, ы, э] бүленәләр.

 

Татар телендә 28 тартык. Шуларның өчесе (в, ц, щ) бары тик рус теле аша кергән алынма сүзләрдә генә кулланыла.
1. Ясалу урыннары буенча:
- ирен-ирен тартыклары: [w, б, п, м]
- ирен-теш: [в, ф]
- тел алды: [д, т, с, з, ж, ш, щ, ч, җ, л, н, р]
- тел уртасы: [й]
- тел арты: [к, г]
- кече тел (увуляр): [къ, гъ, ң, х]
- бугаз (ларингаль): [ ﺀ (һәмзә) ]
- фарингаль (йоткылык): [һ]
2. Ясалу ысулы буенча:
- йомык тартыклар [б, п, т, д, к, г, ц, щ, къ, ﺀ(һәмзә)]
- ярым йомык [м, н, л, ң]
- өрелмәле (спирант, фрикатив): [в, ф, с, з, ч, ж, ш, й, җ, w, х, һ, гъ]
- калтыраулы [р]
3. Артикуляцион яктан:
- борын тартыклары: [м, н, ң]
- авыз тартыклары: калган 25 се.
4. Акустик яктан:
- сонор тартыклар: [р, й, м, н, л, ң, w]
- шаулы тартыклар: барлык калган тартыклар.

 

Сингармонизм - сузыкларның, бер-берсенә йогынты ясап, үзара охшашланулары.
1. Рәт гармониясе – сузык авазларның үзара калынлыкта-нечкәлектә ярашуы. Сүздәге сузыклар беренче иҗектәге сузыклар рәте буенча ярашалар.
2. Ирен гармониясе – сүзнең беренче иҗегендә кыска әйтелешеле ирен сузыклары [о], [ө] килгәндә, калган иҗекләрдәге [ы], [э] авазларының алар йогынтысында иренләшүе.
Рәт гармониясе сакланмаган очраклар:
- кушма сүзләрдә
- алынма сүзләрдә
- кайбер зат алмашлыклары килеш белән төрләнгәндә
- -су кушымчасы һәм –мыни сорау кисәкчәсе кергән сүзләрдә.

 

 

1. Иренләшкән сузыклардан [о] һәм [ө] авазлары үзләреннән соң килгән [ы] һәм [э] авазларын иренләштерәләр. Бу күренеш сингармонизмның ирен гармониясе дип атала.

2. Калын сузык авазлар, ягъни [а], [у], [о], [ы], [о], [ы] авазлары арткы рәт сузыклары дип аталалар, чөнки алар ясалганда тел артка таба китә.

3. Нечкә сузык авазлар, ягъни [ә], [ү], [ө], [э/е], [э/е] авазлары алгы рәт сузыклары дип аталалар, чөнки алар ясалганда тел очы алгы тешләргә тия, телнең урта өлеше каты аңкауга күтәрелә.

4. Сузык авазларны әйткәндә иреннәр алга түгәрәкләнеп (бөрелеп) килсә, бу сузык авазлар иренләшкән дип атала. Иренләшкән сузыкларга [у], [ү], [о], [о], [ө] авазлары керә.

5. Сузык авазларны әйткәндә иреннәр алга түгәрәкләнеп (бөрелеп) килмәсә, бу сузык авазлар иренләшмәгән дип атала. Иренләшиәгән сузыкларга [а], [ә], [ы], [э/е], [ы] [и], [э/е] авазлары керә.

6. Тартык авазлар үзгәреше. Уңай ассимиляция (охшашлану) дип тартык авазларның бер-берсенә охшашлануы атала. Ул 2 төрле була:

1) Тартык авазларның яңгыраулыкта һәм саңгыраулыкта ярашуы. Яңгырау тартыкка беткән сүзләргә яңгырау тартыкка башланган кушымча, саңгырау тартыкка беткән сүзләргә саңгырау тартыкка башланган кушымча ялгануын таләп итә.

2) Борын ассимиляциясе. Сүз борын авазына ([м], [н], [ң]) бетсә, кушымча борын авазына башлана.

7. Кире ассимиляция. 1) Тартык авазларның яңгыраулыкта һәм саңгыраулыкта ярашуы (кире төре) (то зс ыз - то сс ыз). 2) Тел арты һәм кече тел ассимиляциясенк әй - ә ңк әй). 3) Ирен ассимиляциясенб ер - у мб ер).

 






Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:

vikidalka.ru - 2015-2024 год. Все права принадлежат их авторам! Нарушение авторских прав | Нарушение персональных данных