ТОР 5 статей: Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы КАТЕГОРИИ:
|
КӨЗГЕ ЯҢГЫРГА КАДӘР 43 страница— Янып беткән, танырлыгы калмаган,— диде аңа иелгән лейтенант.— Мондагы каравылчы булырга кирәк. Аны күтәреп, янгын камап алган икенче йорт янына, Ханбаллар яшәгәненә таба китерделәр. Кар өстендә канга батып яткан берәүнең гәүдәсе янәшәсенә китереп салдылар. — Рафис... Ханбал ул кешенең кемлеген таныганлыгын сиздерергә тиеш түгел иде. Шунлыктан арткарак чигенде. Сугыштылар микәнни? Соңгы көннәрдә Ханбал бераз тынычланып калган, иптәшләреннән читләшкән иде. Ильич аларга паспортлар табып биргәч, эшләре уңайга китәр кебек тоелды. Тиздән төрле якларга таралачаклар. Төркем булып яшәүләре мөмкин түгел иде. Ханбалның дәрәҗәсе көннән-көн кимеде. Аның сүзләренә иптәшләре колак салмадылар. Килеп таларга гына торган Ильич та аларның эшсезлеге белән канәгать түгел. Теге яки бу гамәлгә рухландырып караса да, егетләр башлап тотынырга ашкынмадылар. Аракы эчеп, карта уйнаудан артыгын белмәделәр. Үзара үпкәләшеп, хәтта сугышкалап, пычакка-пычак килгәләделәр. Алар арасында Ханбал тыныч кына элеккечә кала алмый иде. Үзләрен кемнәрдер эзләп табар, җавапка тартыр дип күз алларына да китермәделәр. Әгәр милиция кызыксынмаса, аларга шул җиткән кебек иде. Әмма аларның барлыклары хакында элеккеге хуҗалары онытмаганнар, үчне кайтармый туктарга җыенмаганнар икән. Моны шушы янгынга шаһит булган Ханбал аңлады һәм тизрәк бу тирәдән китеп барырга, мөмкин кадәр читкә таярга, олагырга кирәк дип ниятләде. Бакчаларны калдырып чыккач, сулга борылып, КамАЗ юлына чыкты һәм җәяү атлый бирде. Аны танып калган булсалар, артыннан килеп, яки таптатып үтәргә, яисә берәр хәл кылырга тиеш иделәр. Ул шуны көтте. Әмма эзенә басучыларны сизенмәде. Күктә ялтыраган йолдызлар төннең суык булачагын хәбәр иткәндәй иде. Әмма кырга якынайган саен җәяүле буран йөгергәненә игътибар итеп, бераз куырылгач, Ханбал артына борылып карады. Мең утларга бизәлгән Казан аңа үзен озатып чыккандай тоелды. Ул тагын берничә адым китте. Аркасы белән нидер тойды. Борылды. Артыннан ияреп килгән машинаны күреп, бераз сагая калды. Уңга да, сулга да качып котылыр чарасы юк иде. Фаралардан бәргән көчле ут аның күзләрен камаштырды. Башына суккандай булды. Ул артка таба чигенде. Шунда машина аның янәшәсенә килеп туктады, ишеге ачылды. Аннан берәү: — Әйдә, утыр,— дип дәште. Теләмәсә дә Ханбал аңа буйсынды. Анда шофердан бүтән кеше юк иде. Алланың рәхмәте, дияргә генә калды. Машина эчендә җылы иде. Ханбалның туңарга өлгергән тәне бераздан язылгандай булды. Ул: — Чаллыга ук барасызмы?— дип сорады. Руль артындагы кеше аңа җавап бирмәде. Игътибар итебрәк караса, хатын-кыз икән. Ничек моңарчы хәтерләмәгән? Каршыга килгән машинаның уты кабинага бөркелеп керде. Альбинаны Ханбал танып алды һәм, ни сөенергә, ни шатланырга белмичә аптырап, утырган җиренә сеңде. Бу хәлнең очраклымы-түгелме икәнлеген бик тә беләсе килде. Бераздан: — Исәнме, менә очраштык та...— диде. — Әйе,— диде Альбина,— очраштык... Әллә киресенчәме? — Тагын очраштык... — Юк, эзләп таптым үзеңне, энем... — Энем?..— Ханбал сәерсенеп калды. Альбина аннан шулай дип юри көлә, мыскыллый кебек иде. Машина, чатка җиткәч, сулга борылды. Артта калган Казан хәзер каршыда иде. — Кирегә барабыз түгелме? — Юк, Казанга кайтабыз. — Мине төшереп калдырыгыз, Казанда миңа ни калган?— Ханбал ничек кенә әйтеп карамасын, Альбина аны тыңларга да теләмәде. Бары: — Тик утыр,— диде дә шуның белән бетте. Машина ул вакытта Казан урамына килеп кергән һәм алга таба баруын дәвам иткән иде. Бераздан алар Казан-су елгасы аша салынган күперне уздылар һәм яңа йортлар арасына килеп керделәр. Ханбал нәрсә уйларга да белмәде. Алда үзен ни көтәсен күз алдына да китерә алмады. Һәркемнең тормышында билгеле бер август ае бар. Инде үтте, искә дә аласы юк дип ашыгудан ни мәгънә? Кояш тирәли Җир шары һаман та туктамый әйләнә шул. Җәе артыннан көзе килә, кышы үтүгә, язы тантана итә башлый. Август ае да кабатланмый калмый. Хәер, кемгә — август, ә кемгә — башкасы... Хикмәте аның андамыни? Мин урылган, камылга калган басуда басып торырга яратам. Туфрактан икмәк исе, муллык-байлык, хәтта тыныч тормыш исе килгән кебек була. Җанга рәхәтлек иңә. Бу бушлык тук амбар һәм келәтләрнең сөенече, киләчәк тормышның ышанычы. Тиздән ул басуны сөреп китәрләр, эшкәртерләр, гәрәбәдәй орлыклар сибеп, иртәгәге көннәрнең нигезен торгызырлар. Елы гына килсен, елы гына... Безнең чорга елы гына түгел, заманы да август ае булып килде. Тәкъдирдән узмыш юктыр инде. Ә бәлки?.. Казан, 1996-1997.
КӨЗГЕ ЯҢГЫРГА КАДӘР Роман
Беренче бүлек Дөрес атламаган кешенең аяк астында җир убыла икән ул. Әмма егетләрнең шундыйлары да була, алар шушы убылган җирләрне атлап кына узалар, аяк чалуларга, төшеп китүләргә дә игътибар итеп тормыйлар. Солтан Кәбиров та шундыйлар исәбеннән иде. Кайбер кешедә баш була. Татар шулай ди. Әмма ул, баш дигәнендә, акыл шәрифләренең һәм аның “шөрепләре бушамаган” булуны күздә тота инде, билгеле. Әмма әле кайвакытта баш кына да җитми, кайнар йөрәк тә кирәк. Сиңа әллә нинди авырлыклар әзерләп куялар, “утлар ягалар”, ә син шунда барып керәсең. И сөенәләр инде, яна безнең ахмагыбыз, диләр. Ә сине яндырырга дип яккан учаклары әллә кайчан гөлбакчага әверелгән. Нәкъ Ибраһим пәйгамбәр вакыйгасындагы сыман. Булды ул, булды андый хәлләр! Үзегез дә яхшы беләсездер: сабыр төбе — саф алтын, диләр. Андый байлыкка ирешү бәхет инде ул! Әллә заманасы килмәде, әллә күңел тарлыгы комачаулый, белмәссең. Тынычланасы урынга, бөтен дөньялары белән каршылыкка киләсең. Аллаһы тәгалә сабырлар белән түгелме соң?.. Юләрләр янында булмас инде! Солтан Кәбировны эзләп килгән хөрмәт иясе яшь егет, бераз кыенсыныбрак торганнан соң, үзе белән: — Мин министрлыктан булам,— дип таныштырды,— анда сезнең килеп җитүегезне көтәләр. Ахун Садриевичка ризалыгыгызны биргәнсез, әйеме? Йомышчы икән, сүзен әйтеп бетерде дә, килешенүгә, үз юлы белән китте. Солтан ут йотып калды, гомерендә бер тапкыр да күреп белмәгән министр каршысына да барасылары бар икән әле аның. Моннан ай ярымнар элек Ахун Садриевич аңа, конференциядә, тәнәфескә чыккач, хәл белешкән арада: “Сине яхшы урынга тәкъдим итәргә иде исәп”,— дип белдергән иде. Ашыктырып, Солтанның ризалыгын да алырга өлгерде. Менә шундагы сөйләшүнең очы бүген килеп чыкты. Шаяртмаган икән үзе, юкса, әйткән дә оныткан кебек тоелган иде. Министрлыкның биек заллары Солтан кебек гади адәм баласына гаҗәеп дәрәҗәдә мәгърур булып күренде. Монда эшләүчеләргә карата хөрмәте үсте. “Болар дөньяның терәкләредер инде, ашаган ашлары май гына, яшәүләре дә җәннәт җирдер”,— дип уйларга мәҗбүр иде. Һәркем эшлекле кыяфәт белән уңга-сулга үтеп-сүтеп тора. Кулларында ниндидер кәгазьләр, кара, кызыл, яшел папкалар. Бер-берсе белән үтә дә сабыр һәм хөрмәт белән генә сөйләшәләр. Сүзләреннән ягымлылык бөркелеп кала. Махсус чакырылу белән килгәнлеген сәркәтип ханымга Солтан белдереп карауны кирәк тапты, әмма үз кемлегеннән канәгать ул хатын, үз чиратында, сиңа монда ни калган инде дигәндәй, аптыраулы күз карашын ташлады. Солтанга җайсызрак булып китте. Бу мәгърур затлар үзләренең өстенлекләрен бик яхшы беләләрдер инде. Синең ише юк-барларга гына исләре китмәс. Беткән, ди, җир йөзендә кеше, әмма министрлар санаулы гына. Шунда Кәбиров әфәнденең ак маңгаеннан тир бөртекләре бәреп чыкты. Хәле мөшкелрәк иде. Шаяртып кына киткән булсалар? Юри. Кем белә бу дөньяларны. Беткән, ди, мәзәкчеләр! Ахун Садриевич белән сөйләшкәнне ишетеп, дим. — Сезнең кәефегез начарланмадымы? Солтанның кинәт көлеп җибәрүеннән пөхтә, буяулы-сөрмәле сәркәтип ханымның күзлеге маңгаена кадәр сикергән иде. Тизрәк гафу үтенергә кирәк үзеннән. Чыннан да ничектер җүләрләрчә килеп чыкты әле бу, яхшы чагында моннан китүең, көлкегә калмавың хәерле диярәк уйлап, Солтан шунда оялчан малай кебек чәчләрен сыпырды. Әмма алар тарау түгел иделәр. Ул үзен пөхтә йөртергә ярата. Кузгалырга гына уйлап бетергән иде, олы ишек ачылды, аннан гәүдәле бер адәм чыгып, Солтанга текәлеп карады да: — Сез миңа килмәдегезме?— дип сорады. Моның белән генә канәгатьләнеп калмыйча, тагын да өстәп куйды:— Солтан Кәбиров түгелме? Үз исемен атаганлыклары сәбәпле, элекке уйлары башыннан чыгып, Солтан җавап бирергә ашыкты: — Әйе, мин булам... Шушы сәгатькә килеп җитәргә дигәннәр иде. — Нишләп әллә кайчан әйтмисез аны, әйдәгез әле, әйдә! Чакыручы артыннан Солтан кыенсынып кына иярде. Бу минутта ул үзенең кая басканын белми, акылына да таяна алмый кебек иде. Кабинетларда иркенлек икән. Һавасы бүтән. Сулышың киңәя. Көне буе өстәл артында эш майтарган бу кабинетның иясе, мәгърур ир-ат, рәхәтлек белән җилкәләрен артка олактырган хәлендә, мәһабәт тәхетенә киерелеп барып утырды да: — Нигә килеп керүгә үк белдермәдегез монда икәнлегегезне?— дип, Солтанга текә генә карап куйды. Аннан соң, алдындагы кәгазьләрен читкәрәк этәреп, зарланып аласы итте:— Эш күп, очына чыгып җитмисең, икенчеләре өелә. Менә шулай инде. Әнә газетада да безнең министрлыкны эт иткәннәр. Берсенең дә монда килеп утырырга теләкләре юк. Белмиләр кадеребезне... Бу әфәнде тагын да ниләрдер сөйләп акланды. Ярты сүзенә ышанырлык иде. “Министрның үзе шушы кеше микәнни?— дип уйланып алды Солтан Кәбиров, үзенә утырырга урын күрсәтүләрен күреп, шунда таба килә башлады, күңелен башка фикер борчыды:— Китәрсез, бар, бастырык салып да күтәреп булмаячак. Ябышкан урыныгыздан кузгалмаячаксыз да! Килеп утырыр өчен әүвәле үзегезнең моннан торып китүегез кирәк!” Әмма күп кенә нәрсәләрдән хәбәрдарлыгы җитәрлек булмау сәбәпле, Солтан тагын да аптырый бирде. Шулай да: “Сезне бик дөрес битәрлиләр, милләтне күтәрәмгә калдырдыгыз бит инде”,— диясе килеп, соңгы вакытларда тешләнә башлаган матбугаттагы шаулашуларны исенә төшерде. Заманы нинди бит әле! Демократия киң атлап мәйданнарга кереп килә! Гасыр ахырына таба бара. XX гасыр ахыры! Хәзер сүз халыкның үзендә, үз телендә. Ни уйлый, нәрсә белә— шуны әйтә, хет шартлагыз, мескен бюрократлар! Әмма авыз күтәреп сүз әйтерлек кодрәте юклык аркасында Солтан шым гына калуны яхшырак күрде. Мәгънәсез сүз ычкындырып, кирәкмәс җирдән харап булуы да мөмкин иде. — Сез мине беләсездер инде? Солтан, бу кешене гомерендә беренче тапкыр күрүе сәбәпле, ни әйтергә дә белмичә кыенсынып, артка чигенеп куйды. Соравына нәрсә дип җавап бирсен икән инде? Ни әйтсә дөрес булыр? Демократия заманында мескен бер бюрократ алдында каушап кал инде! — Юк!..— Бу сүзе үз иреге белән чыкты һәм Солтанны колагына кадәр кызартты. — Гаҗәп түгел, гаҗәп түгел. Элекләрне телевизордан еш күренергә туры килә иде, менә ике атна инде вакыт тәтеми. Солтаннан әлегә болай ук көлгәннәре юк иде. — Телевизорым күптәннән ватык шул... Ә монысы шыр ялган иде. Бөтенләй булмаган нәрсә ничек ватылырга мөмкин инде? Солтан үз ялганы өчен тагын да кызарды. — Гаҗәп түгел, заманасы шундый. Кем әле? Солтан Кәбиров... Әйе, әтиегезнең исеме белән әйтсәк... — Габделҗәләевич. — Габдел–җә–лә–ич?— Әллә юри үчекләр өчен иҗекләргә бүлеп маташты, әллә инде колагына чыннан да ят исем булып ишетелде бюрократка. Әмма Солтанның болай да бугаз төеренә кадәр менеп җиткән ачуын чыгарырга түрәнең бу рәвешле җәберләве җитә калды. “Демократия заманында нинди хәл бу? Әгәр дә газеталар сезнең шушы атаклы министрлыгыгыз һәм үзегез турында нәрсәләр язганнарын, халык ниләр дип мыскыллауларын белсәгез, ничек сөйләшер идегез икән?”— дип уйлап алды Солтан. Шул җитә дә калды. Юктан гына кызуланып: “Әйе шул, атам исеме бит”,— дип чак кына әйтеп ташламады. Әле дә ярый башбаштак дөньялыкның миһербанлы бу мизгелдә аның көннән-көнгә демократлаша барган акылы, куера төшеп, башына кайтты, шуның аркасында телсез калуны уңайлырак дип тапты. — Габделеч, дияргәме, әллә Җәләичме? Бу сорауны ишеткәч, Солтан, кирәкмәс җирдән авызын мыскыллы рәвештә ерып, башын җай гына юл алган әңгәмә уңаенда селкегәндәй итте. Нигәдер аңарга бу министрлык дөньясы ят һәм пычрактыр сыман тоела иде. Тоталитар режим тоткынлыгында чәчәк атып яшәгән совет җәмгыятенең кинәт искән туксанынчы еллар башындагы демократия җилләреннән башы әйләнгән кебек, Солтанныкы да һавалы уйлар белән тулган. Алар аның әле авызын ердыралар, әле кәефен күтәрәләр. Әмма Солтан шулар аркасында үзенең генә көлкегә калачагын да аңлый, шуңа да телен генә булса да йөгәндә тотарга тырыша. Әмма җанның кытыгы күздә чалынмый калмый инде ул. Күпне күргән, кешеләрне күз читенә элеп алудан да танырга өйрәнгән, адәм баласының күңел ишеген кайсы яктан ачкыч яратып ачу серләренә мең кат төшенгән түрә шунда Солтанны салпы ягыннан җайлаштырып куярга да өлгерде: — Мондагы безнең кайбер томаналар биш катлы исемнәрне, атамаларны яратып бетермиләр. Татар гадәтен төшенмәүләре. Минем үземә уңай булса да, урыслар бар шул әле. Менә, элек нинди матур исемнәр куя белгәннәр: Габделҗәләй. Ә хәзер җыен Рубиндыр, Зарубиндыр, дигәндәй...— Ул үзеннән бик канәгать иде. Солтанның да көтмәгәндә чыккан бу эт кояшыннан күңеле балавыздай йомшап, хәтере нурланып китте.— Сез фән кешесе, боларны аңлыйсыз. Бик мактап сөйләделәр үзегезне. Ахун Садриевичка туган түгелсездер бит? — Юк, ул минем укытучыларымнан берсе дияр идем. Университетта аның лекцияләрен тыңлау бәхетенә ирештем. Бары шул гына...— Солтан, бу сүзләренә катыштырып, җайсыздан җайга килергә теләгәндәй, түрәнең салкын карашыннан басылырга өлгергән җилкәсен кагып куйгандай сикерткәләп алды.— Белмим инде, ни өчен мактагандыр? — Мактады дигәч тә, әйтте генә инде... Түрә шәп иде. Ак якалы, кызыл галстуклы. Кызыл-су төстәге битендә сәламәтлек һәм канәгатьлек билгеләре уйный. Кара чәчләре майлап-майлап артка таба тарап куелганнар. Юка иреннәренең елмаюы хәйлә һәм мәкер белән тыгызланган. Инде дә мескен башын чөяргә маташкан Солтанны, кара, ничек сытып кына куйды. Үз карашына затлы дип санаган борыны күтәрелә алмый калудан гарьләнергә тиеш ул хәзер, фәкыйрь демократ! Өстәл читендәге кыңгырау төймәсенә түрә үзе баскан идеме, көтелмәгәндә теге сәркәтип ханым, ишектән күренеп, ярты гәүдәсе дә узмастан, хуҗасының йомышын белеште. Мондый вакытта чәй ише килеп, кунакка сый-хөрмәт күрсәтелә торгандыр инде? Башкача булмас. Солтанның китаплардан укыганы, кинолардан караганы бар: түрәләр эшне ашыкмыйча, сабырлык белән башкарырга яраталар. Әмма Солтанның акылы кот икән, теләге дә, ышанычы да акланмады. — Мария Михайловна китмәгәндер әле, чакырыгыз бирегә!— Түрә, фәрман кылып, ишекне яптыруга, тагын да сорап куйды:— Сезне фән кандидаты дип әйтәләр, шулайдырмы? — Әйе...— Бу җавабыннан соң бүлмәдә урнашкан тынлык Солтанның кургашын хәленә килгән җилеген суырды. Теш казнасы сызлагандай авырту тоеп, учлары белән авызын каплады. Ярый әле Мария Михайловна дигәннәре йөгерттереп диярлек кереп тә җитте. Түрә исә, галимнәрне әллә яратмавын, әллә аларга карата көнләшеп яшәвен сиздерергә теләп,— болары ук төгәл аңлашылып җитмәде,— тар иреннәрен кыйгайтып мыскыллы елмайгандай итте. — Ни йомышыгыз иде, Һарун Бариевич?— Солтанны ул ханым бөтенләй күрмәде, әллә барлыгын беләсе килмәде? — Утырыгыз әле бирегә,— Мария Михайловна шунда ук өстәлнең икенче ягына, Солтанга каршы тарафта күрсәтелгән урынга җайлашты. Йөзгә чибәр генә булса да, муен астындагы җыерчыклары арадагы киң өстәл аша да яхшы күренеп, бераз ятсындыра иде.— Таныш булыгыз, Солтан Габдел...җәләлеч. — О, Җәлилович? Ханымның ялгышын Солтан тизрәк төзәтергә ашыкты: — Җәләевич, Җәләй... — Ә, әйе шул, Габделҗәләевич бит әле, гафу итәсез!— Түрәнең үз кадрларына тел-теш тидертәсе килми иде. — Зыян юк, Һарун Бариевич!— Бу төзәтмәсеннән соң Солтанга җиңелрәк булып китте. Түрәнең исемен теленә алуга, кемлеге дә тиз арада исенә төште. Бу бит, теге, элеккерәк елларда, Мәскәүдән кайтышлый, поездда гауга күтәреп, министрлыкның кызыл тышлы документын “мин кем дә, сез нәрсә” дип селтәнгән, исерек хәлендә ялан кырда төшерелеп калдырылган адәм, ахрысы? Газеталар, бигрәк тә русныкылар бу хакта шау-шу куптарган иделәр. Һаман да үз урынында рәхәтләнеп эшли икән. Киемсез калса да, портфеленнән аерылмаган дигәннәр иде. Һе, портфель зур нәрсә шул ул, юкны да бар итә, чүпне дә кеше ясый. Демократия, шулай итеп, урамнарда һәм мәйданнарда гына калыр микәнни? Моңа кадәр фән дөньясында эшләгән, туктаусыз уйларга, нәтиҗәләр ясарга, төрле фикерне бергә, бер юлы, төрле юнәлешләрдә үстерергә һәм йомгаклый белеп чагыштырырга өйрәнгән Солтан Кәбиров монда да үзгәрешсез калды. Гади бер вакыйганы да акылы кылны кырыкка бүлгәндәй аптырата, бәйләнмәс әйберләрне бергә китереп бәйли торды. — Бик шатбыз, Солтан Габде... Габделҗәл...— Сүзләрендә төртелгән Мария Михайловнага Солтан үзе үк ярдәмгә ашыкты: — Җәләевич кенә, диегез. Габделен әйтмәсәгез дә була. — Яхшы-яхшы...— Шулай да Мария Михайловна, үзен татар исемнәрен куллануда бик маһирга санап, Солтанның атасы исемен тулысынча әйтергә тырышып карады. Моның белән шаккаттыра алмагач, үзен урыс булуда гаепләргә теләмәгәндәй:— Әллә нигә телем көрмәкләнеп тора,— дигән сүз ычкындырды. Имеш, татарча белә ул! Ә түрәләрнең татарча белү-белмәүләре мәсьәләсенә килгәндә, бусы соңгы елларда иң калку куелган проблемаларның берсе иде. Газеталар милли телләр белән эш итә алудан мәхрүм бюрократларны эт урынына ачулануны гадәт иттеләр. Солтан шушы хакта исенә төшереп алды. Йөзенә мыскыллы көлемсерәү чаткылары йөгерми мөмкин түгел иде. Сөйләшүләре шушы рәвешле башланып китте.
Бу көнне, ягъни 1993 нче елның гыйнвары башында Солтан Кәбировка министрлык исеменнән яңа җирдә эш урыны тәкъдим иттеләр. Сезнең кебек галим кешегә бик уңай булачак дип кабатлап берничә мәртәбә әйттеләр. Әмма дә бу сүзләренең үгетләү икәнлеген сиздерергә теләмичә, тагын да кандидатураларның барлыгын искәртеп, уйларга киңәш кылдылар. Ахун Садриевич аңа: “Баш тартасы итмәгез, яхшы урын ул”,— дип алдан ук кисәткәнлек сәбәпле, шуннан соң ничә көннәр хыял бакчасында фикере чәчәк атканлыктан, Солтан да түрәгә туры карап: — Принципта мин тәкъдимегезне кабул итәм, шулай да, бәлки, катгый карарга килер өчен сезгә дә вакыт кирәктер,— диде. Сүзенең ахыры мин-кемлек ихатасында адашкан түрәгә ошарлык түгел иде. Белә ул, тиз килешкән кешеләр соңыннан фикерләрен шулай ук кискен, ашыгычлык белән үзгәртүчән булалар. Аннары, заманасы да ялына торган заман түгел. Анда, әнә Генераль секретарьны, СССР кадәр илнең президентын да тәхетеннән тәгәрәтеп кенә төшерделәр. Берсе артыннан икенчесе фәнни-тикшеренү үзәкләре, гыйльми институтлар ябыла, бөлә тора. Илнең икътисады, сәнәгате үсештән тәмам туктады. Меңнәрчә акыллы башлар, гыйлем ияләре эшләреннән куып чыгарылдылар, базарларда салкында-эсседә, җилдә-яңгырда аяк өсте торып вак товар сату белән мәшгульләр, ничек тә җаннарын сакларга тырышалар, көннәрен көнгә очны-очка көчкә-көчкә генә ялгап баралар. Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:
|