![]() ТОР 5 статей: Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы КАТЕГОРИИ:
|
КӨЗГЕ ЯҢГЫРГА КАДӘР 39 страницаӘмма дә татардан шикләнәләр. Сәбәбе бардыр да инде аның... Хохолда татарга карата бүтән мөнәсәбәт. Хатыннары исә ялкынлы утта көйгән кебек чын йөрәктән ярата шушы татар иренең гәүдәлесен, чибәрен, егетлекне киңәшчесе иткәнен. Әмма курка, бер усал күз карашыңнан да күкрәкле марҗалар чүгәләп куйгандай була да, «боже ты моен» укый башлый. Тик ни шул... әйе, татар да марҗаны яратарак төшә. Әллә нәрсәсе генә бар инде шуларның, иреннәре буйгарак ерыла диимме, әллә инде күзләреме? Кызыкмаган түгел, кызыккандыр инде Исмәгыйль дә. Бер дә сер түгел... Хатын-кызның күңел кылы ничек тибрәнгәнне белүче ирләр бар ул, ярты сүзләреннән аңлап алалар да, кирәгенчә, осталыклары җиткәнчә үрти башлыйлар үзләрен, тәмам акылларын югалттырганчы, хисләрендә саташтырганчы. — Бу казлар иртәрәк кузгалган әле... Моталлап абзыйның карашы төбәлгән якта чыннан да каз төркеме очып барганы күренә иде. — Элекләрне тавыш биреп узалар иде. Күптән күренгәннәре булмады, болай булса, тормыш үз җаена кайтыр. Аның бу сүзләрендә иң аңсыз затның да күңелен кузгатырлык мәгънә бар иде. — Кая, күренмиләр бит? Насретдин бабай ничекләр генә ялынмасын, сукырга күрсәтеп булмый, төрткәнне генә белә дигәндәй, шунлыктан сүзләренә игътибар итүче табылмады. Хәер, каш өстенә куелган күзе кирәкле тарафны дөрес чамалаган иде. Исмәгыйль авыл агайларының үзе хакында белешеп сүз башлауларын көтсә дә, алар аны-моны кузгатмадылар. Бераздан болар, көннең көзгә авышудан артыгын сөйләшүдән узмыйча, кайту ягына борылдылар. Эшеңә комачауламыйк, имеш. Мөгаен да тормышлары җитүдер, кешенекендә ни эшләре булсын? Кичкә таба көн утырып җиткәндәй тоелды. Суык җил үзенекен итте. Офыктан болытның итәген ертып җибәрде. Гүяки иртәгә аны бу эшеннән аерырлар дип курыккан кебек Исмәгыйль туктамый кәс чыгарды. Күз алдыннан хатыны Гөлбанатның буйга узган сыны китмәде. Кем туар икән, кызмы, малаймы? Кыздыр, малай алып кайтырга да җитешерләр әле. Чибәр, дөньяның беренчесе булыр ул. Исемен дә матурдан-матурын, күркәмнән-күркәмен куярлар. Кешегә бит исемнең, бигрәк тә кыз балага — асыл күлмәк шикеллесе, тузмый торганы, үскән саен чибәрләгәне кирәк. Ул урыста гына буйга киткән саен исем үзгәрә, алмашына, картайганында да үзе кебек кыйшая бара. — Абый-й-й... Абый-й-й... Авыл ягыннан йөгереп төшкән кешенең үз сеңлесе икәнлеген Исмәгыйль чамалап алды. Ишеткән икән шул, кичен аларга үзе барып килергә дигән иде, соңарылган. Әйтсәң дә аңламас инде. Чокырыннан чыгып, Исмәгыйль колачларын җәйде. Сулышы капкан сеңлесе йөгергән җиреннән аның кочакларына сыенды, күзләрендә яшь иде: — Абый... Абый... Абыем, кайттыңмы? — Сеңлесенең бәгыре телгәләнә, тәне калтырый, җаны шашына иде. Ә күзләрендә — кайнар яшьләр, ә иреннәрендә — бәхетле елмаю. Булса да булыр икән адәм баласында шушы кадәр камиллек: елаганы-көлгәне бергә. — Исәнме, сеңлем... Шушы кадәр чибәрлеге белән ничек теге исереге “козгын” тырнагына тарган да үзен гомерлеккә харап иткән икән? Бәндәнең күрмеше йөзе-сынының ниндилегеннән генә тормый шул, тормыш үзе теләгәненчә кешеләр белән уйный. Һәркемнең, хәтта иң яман адәмнең дә бәхеткә хакы бар, ә ятимәләрнең бигрәк тә. Аһ син, тормыш, нигә шушы кадәр миһербансызлык итәсең? Бәндәләрне харап кылырга ни хакың бар синең? Аллаһы тәгаләнең күркәм иҗаты булган дөньялык белән уйныйсың түгелме? — Абый, менә ишеттем дә йөгереп килдем. Өйгә кергән идем, әнкәй әйтә, ашарга да кайтмады, нәрсә эшли торгандыр, ди. Моталлап абзый күрсәтте, кәс чыгаруга керешкән, абыеңны танымассың да әле, диде. Танымыйм димени? Абыем!.. Исмәгыйльнең күңеленә рәхәт тынычлык иңде, күңеле күтәрелеп, сеңлесенә елмаеп карап тора бирде. — Абый? Нигә бер дә эндәшмисең? Сөйләмисең? — Алай дип инде, ни бит... Башласаң, сөйләр-сораштырыр нәрсәләре күп иде. Менә исән-сау күрештеләр, шушы сөенечне күңеленә сеңдереп бетерсен әле. Аннан соң сүзгә дә күчәрләр. Мәңге аерылышасылары юк. Ташламас ул аны. Ташламас. Бердәнбер туганын да ташласа, нәрсә була ул тагын?
XVIII Йөрәгең телгәләнүдән дә авыррак газап юк. Ничек авырттырып, изеп һәм сыкратып елый. Дөньялыктан аерыласың, аның хәсрәтләреннән читләшәсең, дусларың, хәтта туганнарың да хәлеңне аңламый, төшенми. Үзең белән күзгә-күз каласың да әллә кайда тирәнгә-төпкә чумгандай буласың. Берсе янына икенчесе килеп кушыла, йөрәк мае сыза-сыза эри, учак кебек дөрләп яна. Әмма берни кылыр чараң да юк, язмышыңа буйсынасың. Исмәгыйль һаман да Гөлбанатын сагынып яшәде. Аның белән хәбәрләшә алмаганлыгы сәбәпле аңа икеләтә читен. Җитмәсә йөрәгенә урын табу мөмкин түгел. Нинди язмыш булды соң бу? Ни өчен һаман аны каргыш җиле бөтереп ала да егып сала? Бер кагылган икән, нигә исән калдыра, җанын алмый? Нәрсә хакына күрәдер ул шушы кадәр җәбер-золымны? Үзен ни өчен кулга алуларын Исмәгыйль белми дә калды. Аны бала урларга маташуда да, тагын әллә нәрсәләрдә дә гаепләделәр. Ничек алай килеп чыккандыр, ансын да ул ачык кына хәтерләми. Кайдандыр бала тавышын ишеткәч, шунда кереп, кулына күтәргән иде булса кирәк. Әллә болай, саташып кынамы, белмәссең... Соңгы вакытта көннәр яңадан җәйгә әйләнеп кайткан кебек тоела башлады. Агач яздырып алырга, йорт кыегын булса да торгызырлык материал булдырырга дип Исмәгыйль район үзәгенә юл алган иде. Анда эше уңышлы барып чыкты. Төзелеш кирәк-ярагы хуҗалыгында танышы Гарәфи ярдәм итте. Белмәгән кешесе юк икән. Кем белән ничек сөйләшергә икәнлеген әйтеп кенә калмады, төшкелектә ашханәгә бер мөдирне үзе белән алып килде. Шактый утырганнар. Бер генә шешә бушатылмагандыр. Әмма Исмәгыйль бирешмәде. Соңгы араларда тәүге тапкырдыр күңеленә сәер рәхәтлек һәм мин кемлек тойгысы иңде. Учына кысып, таштан су чыгарырлык гайрәте күкрәгеннән ташып чыгып, йодрыгы агач өстәлне бер куюда сытарлык хәлгә килде. Икенче көнне ул, атлар җиктереп, агач алырга килергә тиеш иде, бер түбәлек тактага да акча түләп куйды. Куллар сугышып аерылыштылар. Район үзәген Исмәгыйль җырлап диярлек узды. Аңа бөтен дөнья матур һәм мәрхәмәтле булып тоелды. Җитмәсә, кибеткә кереп, кирәкмәсә дә тагын өстәде. Имеш, авылына кайтып җиткәнче җилләп бетәр әле. Әмма алай булып чыкмаган икән шул. Ябып куйганнар. Эчмәгән кеше шешәгә борынын тыкса, муеныннан чума шул. Адәм көлкесе, шушы кадәр дә мәсхәрәгә калырга ярыймы иде. Кырыкмаса кырык эшең чәчелеп ята. Монда син бәйрәм итәсең, анда ярың гамь чигә... Хөкем карарын җиңел генә чыгарып та куйдылар. Исмәгыйль баш тарта да алмады. Үз оятына, ул һичнәрсәне хәтерләми, гүя аның өстенә юри гаеп тагалар төсле тоелды. Җаны шулай сизенде. Милиция сержанты Харис Батыршин биргән беркетмәдән күренгәнчә, ул әле данлыклы совет халкына пычрак аткан, бөек Сталиныбызны да хурлаган икән. Шаһитлары да табылган. Гомер буе мунча керсә дә йөзеннән сыгылып чыккан лайлалы пычрак маен юып төшерә алмас кибетче ир болар хакында үз колагы белән ишеткән кеше сыйфатында сөйләгәч, Исмәгыйль бөтенләй аптырашта калды. Әйтәләр иде аны, аек кешенең уенда, исерек кешенең телендә, дип, дөрес микәнни? Сталинын да, советын да, халкын да уйлап биргәне юк иде. Менә сиңа мә... Суд тикшеренүчеләре әллә нәрсәләрне каезлап чыгарганнар. Сугышка кадәр үк бер тапкыр хөкем тырнагына төшкәнен дә исәпкә алганнар. Барсын бергә җыйнап, аны ун елга ирегеннән мәхрүм итеп тә куйдылар. Этап белән көнчыгышка таба озаттылар. Бу хәлдән Исмәгыйль аңсыз-телсез калды, нәрсә уйларга да белмәде. Бары тик һаман да бер генә сүзне кабатлады: — Эһ Гөлбанат, Гөлбанат... Бу аның бәхетле минутларын гәүдәләндереп күз алдына бастыруы иде. Дөньялыкның бөтен яме, тормышының мәгънәсе икән шул аңа Гөлбанаты. Аның янәшәсендә булганында салкын җилләр урап уздылар, усаллар аңа кул түгел, күз дә күтәреп карамадылар. Аерылды гына, тагын бәлагә тарды, бәхете арка белән борылды. Шунда Исмәгыйль Гөлсараны да исенә алды һәм аны үзен бәхетсез итүче бер зат сыйфатында күз алдына китерде. Нигә шулай икән? Берәүләрнең мәхәббәте адәм баласын бәхетле итә, икенчеләрнеке исә, киресенчә, булган бәхетеңнең дә котын очыра. Асылда Исмәгыйльнең бер генә дә гаебе юк иде. Үзе белән күзгә-күз авылларында очрашкан милиционер Харисның исә ул көнне коты очып, аны хәл кылырга планлаштыра башлады. Әмма җаен таба алмыйча аптырап йөрде. Районга килер, үзен тануын, ниләр кылганын хәбәр итәр дә башын ашарлар дип көтте. Коткы куа килә шул ул. Харис әллә нәрсәләр уйлап бетерде, ахырда Исмәгыйльдән зуррак дошманы юклыгын үзе өчен ачыклады. Тынычлыгын югалтты, төнге йокылары качты. Моңа кадәр кансыз рәвештә ничә кешенең башына җитеп тә исе киткәне юк иде. Исмәгыйль исә аның хакында уйлап та карамаганын башына китермәде. Һәммә кешедән гаеп табарга, төзне кыек дип күрергә гадәтләнгән булуы сәбәпле һич тә яхшыга, кешечә уйларга теләмәде. Кемлегеңне бер югалтсаң, җиңел генә таба алмыйсың шул. Ашханәдә Исмәгыйльне шешә артында күргәч, Харисның куанычы эченә сыймады. Капкынына килеп керәчәген тиз чамалап өлгерде. Әүвәле, юаш мәчедәй сыенып, тыкрык башында көтте. Исмәгыйльне ничек хәл итәргә бер-бер юлны ачык кына алдында тотмаса да, тәвәккәллек кылырга булды. Ашханәгә каршы урнашкан йортка кереп, урам балчыгын иярткән күн итекләрен дә салып тормастан, түрдәге өстәл янына барып утырды. Курка калган хуҗа хатынга сүз эндәшмәскә кушып ым какты, күзләрен урамнан алмады. Өйдә бишек эленгән икән. Анда йоклаучы бала, бераздан уянып, шыңшый башлады. Әмма хуҗабикә аның янына барырга кыймыйчарак торды. Тәмам елый башлагач кына тәвәккәлләде. Боларны сизенеп торса да, Харис күрмәгәндәй кыланды. Балага яшереп кенә ими каптыруына, мул күкрәкләрен күрүгә дәрте кузгалып китте. Комсыз карашын тоярга өлгергән хуҗабикә оятыннан куырылды һәм аңа куркынып карап алды. Ул гүяки: — Абый, мине харап итә күрмә, — дип үтенә иде. Харисның моңа кәефе булды, соңгы көннәрдә беренче тапкырдыр авызы ерылды һәм ул, урыныннан кузгалып, хуҗабикәгә акрын гына якыная башлады. Тәнендә каны кайнарланып кайнады. Акылы томаланды, күзләре аларды. — Абый-абый... Утырган җиреннән артка чигенгән хатын ачыргаланып ялына, аркасына терәлгән түшәк-ястыкларга сеңә бара иде. Һо, Харисның мондый хәлләрне күргәне булмадымы? Немецта хезмәт иткән теге вакытларда азларныңмы рәхәтен алды ул? Бу хатыннар, урысы ни, татары ни — барсы да бер төрле икән, хәтта куркуларына кадәр. — Абый, тимә инде миңа, ни гаебем бар?.. Хуҗабикәнең гаебе чибәрлегендә иде. Харис аңа шулай дип әйтергә теләде, бу уе аны тагын да комсызландырды. Итәген күтәреп ташларга кулы сузылды, әмма: — Кычкырам, халыкны чакырам,— дигән сүзләр аны бераз гына тыя төште. — Кычкырам... Харисның тәне калтыранды, шунда хисләре кабат ташып чыкты. Хуҗабикәнең татлы ботларыннан аларган күзләрен тәгәрәтеп уздырды. Алар барсы да башта гына шулай, аннан, рәхәт тапкач, юха еланга әверелеп, кочагыңнан чыкмыйлар. Әмма хатын чыннан да кычкырып җибәрде. Аның тавышыннан тәрәзә өлгеләре кырылып төшәрдәй булып дерелдәп алдылар. Ул да түгел, ишек алдына өч ир бәреп керделәр һәм уңга-сулга карана башладылар. Карават янындагы тәрәзәдән аларны күреп алган Харис шунда ук Исмәгыйльне таныды. Артка чигенде. Алар өйгә үк керергә, болдырдан күтәрелергә ниятләделәр. Харис харап буласы иде. — Керсәләр, әйт үзләренә, китсеннәр, берни дә юк, диярсең. Авызыңны ачасы булма. Атам үтерәм, миңа суд та юк, пычагым да. Шушы куркытуыннан соң Харис, чолан якка чыгып, почмакка сеңде. Килеп кергән Исмәгыйль аны-моны белештерми өйгә узмакчы иде, хуҗабикә каршы чыккач, туктап калды. — Пожармы, дип кердек. Кемдер кычкырган сыман булган иде...— Җавап алырга өлгермәстән, кулын хуҗабикә күтәргән балага сузды.— Нигә елатасың аны шушы кадәр, үксеп-куркынып беткән бит? Бала да Исмәгыйльгә таба кулларын сузгач, хатын шушы чит-ят кеше алдында нишләгәнен дә белмичә, дәһшәттән сыеныр тау куены тапкан пәйгамбәр анасы Хаҗәр төсле аңа тартылды. Сабые тынычланып калды. Исмәгыйльнең кулына күчте, хуҗабикә дә аңа сыенды. Алар шулай йорттан килеп чыктылар. Бу хәлгә иптәшләре шаклар катты. Көлешергә тотындылар: — Әллә хатының артыңнан килеп җиткәнме? Аһ шулай гына булсачы иде. Юк шул, юк... Аларның капкадан чыгуларын хәтерләп торган Харис тиз ара мыштым гына, як-ягына карангалап, бакча ягына шылды. Тыкрыктан менеп, урам якны тикшеренергә тотынды. Тегеләр инде таралышкан, Исмәгыйль урамның икенче башына җитеп килә иде. Харис аның артыннан атлады. Көннең кичкә авышып барган вакыты иде. Август аеның коры җиле икмәк җилгәрергә әзерләнеп йөргәндәй чамасыз тулгыган, җен туйлары ясап, буш урамнарда чүп себергән чагы. Һәр тарафтан муллык һәм туклык исе аңкый. Түбәндә барча байлыгы белән ялтыраган Идел өстендәге көймәләр, баржалар, үзара сәламнәр бирешеп, халык тырышлыгы белән бөртекләп җыелган игенне дә, башкасын да каядыр еракка, ил амбарларына илтә баралар. Кылның кырыкка ярылыр вакытлары. Ә менә хәтта мескен кешеләрдә дә шушындый чакларда ниндидер мәртәбәлек, канәгатьлек, өстенлек барлыкка килә. Үзара ягымлырак булып китәләр. Әллә кемнәр, диярсең. Кибеткә кергән Исмәгыйльнең анда шактый озак торуы ачуын китерә башлагач, Харис складлар ягыннан арткы ишегенә килде, сатучыны дәшеп, аңа мәкерен аңлатып тормастан, күзәтелүченең өстенә күңел керен сыкты: — Бу кеше бала урлауда гаепләнә, аяктан егарга кирәк үзен, ничек эләккәнен сизми дә, белми дә калсын,— дип әмер итте. Барсы да аныңча булды. Хариска куркыр урын калмады кебек иде... Исмәгыйль белән булган хәл хакында бөтен район үзәгенең шау-гөр килгәнен уена да кертеп карамады. Халык теле гайбәтсез тормый инде ул дип уйларга күнеккәнлегеннән, колак очына сүз җебе эленгәндә дә аптырап бирмәде. Ялгышты. Теге балалы хатын барсын да бозып куйды. Этап белән озатылган Исмәгыйльне гаепләгән судья үз ялгышын танырга теләмәячәк, ансы хак, башы ике түгел, әмма халык белән артыгын шаярып булмаячак, акылы барда болар хакында да онытмас. Һәр кешенең эчендә коерыгын болгап бер җен утыра диләрме? Менә шул харап итте дә Харисның үзен. Инде вакыйгалардан тынычланып, тормышы кабат үз җаена кереп киткәч, кабат батыраеп, нәфсесе төшкән теге хатынга кармак салырга уйлады. Ашханәгә җае килгән саен барып керә торган булып китте. Берәрсе, киресенчә, оятыннан нишләргә дә белмәстән, ул якка әйләнеп тә карамас иде. Әмма Харис дөньяның кендеге шул. Ни әйтсә, барсы да аныңча барырга тиеш. Баш бирергә яратмаганлыгыннан, аның гайрәте шайтан белән койрык шартлатып чәкәшергә җитәрлек. Сынашып кара, ничек сынганлыгыңны белми дә калырсың. Ничә тапкыр суга батканда да коры чыга алган кешенең бәхете муеныннан ук була ул. Аның дөньясы да ахмак шул, батырдан җан калтырап куркынып тора. Харисның томана утлы күзе теге хатын белән очрашуга, мескенем коелып төште. Сабый бала төсле шушы минутта әнисенең итәге астына кереп качар иде, мөгаен. Әнә ничек капкадан эчкә ташланды. Качып котылмакчымы? Булмый ул, булмый. Карчыгадан чебешнең качып котыла алганы бармы? Ә капкасын бикләмәде. Харис моны сизеп тә алды, хатынның артыннан кереп тә китте. Аны-моны чамалап тормастан, өйгә узды, шунда ук һөҗүмгә дә күчте. Ни хикмәт, хуҗабикә карышмады, аның саен Харис тәвәккәлрәк булды. Әгәр дә артыннан килеп, кулларын каерып, йөзтүбән салмасалар, тәкатен канәгать кылачак иде. Ничек, кемнең батырчылыгы җитте? — Җибәрегез әле, җибәр, диләрме... Мин сине... Җан ачуына үкереп, артыннан тоткан кешенең берсен Харис тибеп очырды, икенчесен җилкә аша түр якка томырды. Гөрселдәп барып төшкәне, өстәл-урындыкларны эшереп, чак кына тәрәзәдән чыгып очмады, борыс-кәчәккә башы белән бәрелеп, сыны катты. Харис ишеккә ыргылды. Әмма кулларында тегермән ташын уйнатырдай үгез кадәрле иргә килеп бәрелде. Бу кеше хуҗаның үзе икән. Ахмак, шуны да алдан чамаламаган. Монда бүтән кешеләр тора иделәр түгелме соң? Шунда ул кеше Харисның маңгаена бер генә тамызды, кызганып, ватылып китмәсен дип, акрын гына, үз-үзен белештереп кенә. Бу адәм бар көчен эшкә җиксә, ничек була торгандыр, Ходай белсен. Әмма Харис киселгән имән төсле килеп кенә төште. Аны күптән күзәтеп йөргәннәр икән. Хуҗабикәнең туганы районда зур урында эшләгән, сеңлесенең зарларыннан соң милиция идарәсенә барып, башлык белән алдан килешенеп куйганнар. Юкса, мондый хәл була калганда, чакыртып алып, яки җыелыш җыеп шелтә белдерә иделәр дә бетә иде. Ни җене котырган диген? Харисны харап итәр өчен шулай эшләгәннәр, капкынга үзенең килеп кергәнен көткәннәр. Исмәгыйльнең хата белән хөкем ителгәнлеген район хөкемдары танымаска итенде. Ялгышуның бәясе кыйммәткә төшәчәк һәм бу ялгышлары сәбәпле күпләр бәлагә тарачак. Бер мескен өчен мондагы олылар харап булырга тиеш түгел. Һәрхәлдә алар үзләре шулай уйладылар. Исмәгыйльне кайгыртыр кеше табылмады. Шулай да хатаны тормыш төзәтәчәк дип ышанучылар да юк түгел, сер тишелсә, тагын да начаррак булачак. Харисның фашистлар хезмәтендә торганлыгы да ачыклангач, район олылары тәмам куркынып калдылар.
XIX Гөлбанатның кызына заманасына туры килсен, урысы да, украины да, башкасы да буташтырмый әйтә алсын дип Альбина исемен бирделәр. Динле һәм милли гаиләләрнең дә рухы таркала башлаган вакытлар иде. Кеше куян куганга карап алар да иярми булдыра алмадылар. Альбина ике якның да матурлыгын һәм акылын үзенә җыйган иде кебек. Гөлбанатның исеннән ире Исмәгыйль бер генә мизгелгә дә чыкмады. Бала тугач, мәхәббәте тагын да ныграк дөрли башлады. Ул кайвакыт, акылын югалтыр хәлгә җитеп: — Исмәгыйль, бәгырем, кайларда адашып калдың?— дип ачыргаланып кычкырырдай була, җаны нидер сизенә, үзе генә бер нәрсә дә эшли алмый иде. Әти-әнисе белән дә шушы көздә нидер булды. Бер-бер артлы авырый башладылар. Матур гына агып барырга тиешле тормыш инеше әллә ниткән шарлавыкка килеп керде дә, таштан-ташка, ярдан-ярга бәргәләнә башлады. Бәхетеңне бер тапкыр сыер сөзсә, тиз генә яралары төзәлер димә, җөе җыелса да сызландырудан туктамый. Әгәр дә җан рәхәте, сөеклесенең бүләге чибәр сабые булмаса, Гөлбанат бу авырлыкларны ничек кенә үткәреп җибәрер иде, Ходай белсен. Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:
|