ТОР 5 статей: Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы КАТЕГОРИИ:
|
КӨЗГЕ ЯҢГЫРГА КАДӘР 35 страницаҖылы чәй Исмәгыйльнең бөтен тәнен көйдереп үтте. Бераздан рәхәт булып китә. Тагын да шулпа бирәләр. Үзләре аның татарча җырлаганын мактыйлар. Шуны ишетеп хәйран булуларын әйтәләр. Әсир солдат икәнлеген дә беләләр икән. Атарга китергәннәр дә, зыян салмый, тидерми-яраламый калдырып киткәннәр. Шулай да мылтыкларыннан атканнар. Исмәгыйльне исән, әмма каушаган, шунлыктан коты гына киткән, диләр. Йокларга дип урынга күчерәләр. Аяк-куллары йөргәнгә сөенәләр. Хәрәкәт итә алуын мактыйлар. Әмма муены бөгелми. Күзләре һаман да бер генә ноктага карап торуына шикләнәләр. Нидер сөйләшенгәннән соң, утларны сүндерәләр дә йокларга яталар. Таң беленә башлаганда уяналар. Кемдер намаз укый. Юк, барысы да укыйлар. Өй эченә җылылык һәм нур тула. Килеп-китеп, Исмәгыйльнең хәлен белешәләр. Әмма ул аларны танымый. Шулай да аңа рәхәт. Өстәл янына утыралар. Сораштыралар. Әмма җавабын нигәдер ишетмиләр. Үпкәләгәндәй булалар. Сүзләрендә өзелеп калалар. Исмәгыйль үзенең рәхмәтен белдереп, аларның аркаларыннан каккандай итә. Чыгып китәргә исәбен белдерә, әмма аны беркая да җибәрмиләр. Кабат урынга салалар. Ул көне-төне түшәмне өйрәнә. Саный. Ботакларын, ярыкларын тикшерә. Үзенең кем икәнлеген исенә төшерергә азаплана. Белә генә алмый. Күңелендә ниндидер моң тибрәлә. “Ра-май-й”, чыннан да Рамай микәнни ул? Шулайдыр. Рамайдыр! Кыш уза, яз җитә, кошлар туе башлана. Тагын кыш... Тагын яз... Барысы да куанышалар. Һәммәсе бәйрәм итә. Җиңү, диләр! Нинди җиңү, Ходай белсен! Ниндидер дәү кеше килеп керә. Исмәгыйльне сораулар белән тинтерәтә. Исемен, фамилиясен сорый. Язарга куша. Язу бирә. Әмма ул язуларны танымый. Аны алып китәләр, китереп куялар һәм оныталар. Әмма Исмәгыйль барысын да ишетә, җавап та бирә, әмма аны гына ишетмиләр. Ачуы килә. Шулай көннәр уза. Исмәгыйль кичке вакытта урамга чыга. Аның янәшәсендә гүзәл фәрештә, хуҗаның кызы, аның кызганучысы һәм күзләренә бер караудан нәрсә әйтергә теләгәнен аңлаучысы — Гөлбанат! Җәйге җылы кичәдә ул аны бер тапкыр кочаклады һәм үпте дә әле. Шуннан бирле аларның уртак серләре дә бар — мәхәббәт. Яшәүнең мәгънәсен арттыручы, дөньялыкка ямь бирүче изге хисләрдән генә торган мәхәббәт! Алар акрын гына атладылар. Урам буйлап уздылар. Каршыларына кемнәрдер җырлап килделәр. Кулларында гармун. Исмәгыйль белән Гөлбанат каршысына туктадылар. Көлешергә тотындылар. Яхшы кешеләр. Күптәнге танышлары. Ә бу гармунчыны беренче тапкыр күрүе Исмәгыйльнең. Нигә дип һаман Гөлбанатка таба елыша соң әле ул? Аңа ни кирәк? Култыклап ук алмакчы! Хәерсез! Яратам диме? Бер күрүдә гашыйк булдым диме? Мә, син гармунны тотып тор, Гөлбанат белән янәшә үзем барам диме? Исмәгыйльнең ачуы килә. Кулына тоттырылган гармунны болгап атасылары килә. Ә Гөлбанат аңа үзенең артыннан калмаска куша. Аның саен Исмәгыйль кимсенә. Әмма берни дә эшли алмый. Кем соң әле ул? Бер телсез гарип шунда! Авызын да ача алмый торганы. Ашаганда да авызына балага биргән кебек ризык салалар түгелме соң? Ярый әле теш арасыннан сыгып булса да үзе бераз ашый ала, югыйсә мондый бәла кемгә хаҗәт? Исмәгыйль кулындагы гармунны җайлап җилкәсенә киде дә, үзе дә сизенмәстән аның телләрендә бармакларын биетә башлады. Эченә җылы йөгерде. Бераздан көй матураеп, бөтенәеп киткәндәй тоелды. Алда баручылар тукталып калдылар. Гөлбанатның җилкәсенә канатлар үсте. — Абау, менә ничек!— дип, хәтта кулларын да чәбәкләргә кереште. Ә Исмәгыйль аның саен уйнады, аның саен бармакларын төймәләрдә биетә бирде. Хәтеренә ат арбасында баруы, болыннар һәм кырлар буйлап үтүе килде. Әйе, чыннан да ул боларны яхшы хәтерли шул. Кайда, кайчан? Әмма аларын һич белә алмый. Гармунга бераз ияләшеп җиткәч, аңа тагын да рәхәтрәк булып китте. Хәзер Гөлбанат та аның янәшәсендә бара. Теге егетләр дә тагын-тагын уйнап каравын сорыйлар. Алар җырламакчы булалар, ә Исмәгыйль әле көйләрен отып ала, әле югалта, ничек тә отып бетерә алмый, бармаклары бутала. Чөнки күңелендә ниндидер башка авазлар кайнаша. Берничек тә тәртипкә килә алмый гаҗизләнәләр. Исмәгыйль дә көен таба алмыйча интегә. Гармун шыңгыр-шыңгыр килгәннән яшьләрнең кәефе бозыла. Икенче көнне Исмәгыйль шәһәргә чыга. Озак кына йөри һәм кичен генә кайта. Аны өйдә ут йотып көтәләр. Бигрәк тә Гөлбанат борчылган. Югалды, теге егет белән култыклашып баруымны яратмады дип уйлаган. Аһ чибәркәй, нәрсәгә өметләнәсең син? Гомереңне шушы гарип белән бәйләп куярга уйлыйсыңмы әллә? Аның алдына гармун китерәләр, уйнарга кушалар. Ул кире какмый. Күңелендәге авазлар ничектер тәртипкә килгәндәй булалар һәм ул бармакларын гармун телләрендә йөгертергә тотына. Көе әллә ни матур да чыкмый, шулай да ул аңа кушылып җырларга итә һәм башлап китә: — Болыннарга чыгып, һай, сызгырдым, чапкан печәннәрем кипсен дип... Барысы да исәренеп артка таба чигенәләр, Гөлбанат: — Әти, ишеттегезме, теле ачылды, теле ачылды!— дип шатланып кычкыра.— Нәкъ врач абый әйткәнчә булды! Исмәгыйль үзе дә бу хәлдән аптырап кала, әмма тыела алмыйча елый-елый җырлый. Баш миендә җылылык сизә. Ул җылылык кан тамырлары буйлап йөгерергә тотына, күзләре ачылып киткәндәй була һәм ул: — Сез мине ишеттегезме?— дип сорый. Аңа әйе диярәк башларын кагалар. — Ә мин элек сезне ишетә идем, ә хәзер ишетми башладым,— дип, Исмәгыйль аларга аптырап карый, муенын бора. Гүяки майланмаган арба тәгәрмәче кебек сөякләре шыгыр-шыгыр килә. Ул тагын җырлый...
XIII Исмәгыйль моңа кадәр ниндидер бер юньсез зат тарафыннан сихерләнгән дә менә хәзер генә шул афәттән котылган кебек үзен хис итте. Инде икенче көнен сөйләшә, тетә генә. Тел бистәсе, диярсең. Менә ничекләр дә була икән ул дөньяда! Гөлбанат белән булган җылы мөнәсәбәтләре чәчәккә төрелгәннән соң Исмәгыйльнең шатлыгы аңлатып-сөйләп бетермәслек дәрәҗәгә җитте. Шушы йортта ничә ел яшәп тә, һәртөрле тәрбия күреп тә, ул аларга рәхмәтсез кала алмый иде. Теле белән бергә аның хәтере дә кайтты. Әмма үзенең үткәненнән барыбер дә күп нәрсәне белми, шулай да кечкенә генә авыл йорты, зур мич, аның янында ипи салучы әнисен, кабартма пешкәнен көтеп утырган сеңлесен исен тота, тик шушы йортның кайсы авылда икәнлеген генә белә алмыйча аптырый. Әллә соң бу бер төш кенә булган микән? Әйе, сугыш булды. Ул солдат иде. Аны аттылар, үлдеме-юкмы?.. Исмәгыйль моңа кадәр шәһәрне төзекләндерү буенча эшләр башкаручы, ватык-җимерекләрдән арындыручы төзелеш оешмасының кара эшчесе булды. Аның көрәге хисапсыз күп хезмәт куеп, урам һәм төзелеш мәйданнарын кирпеч ватыкларыннан азат итте. Аннары ул коелар бораулау оешмасына күчте. Бу эше дә тегесеннән җиңел түгел, әмма күңеленә якын һәм кызыклы кебек иде. Авырлыкта бер поттан да ким булмаган торба ачкычы аның һәр хәрәкәтенә буйсына, башкаларның кулыннан төшеп китсә дә, Исмәгыйльне алай тинтерәтми иде. Аның беләкләрендәге көч-куәт табигый акылы белән ярәшеп барганлыктан, ару-талуны онытып эшли. Бригадаларында ни барысы биш кенә кеше, барысы да элеккеге сугышчы солдатлардан. Бары тик мастерлары гына өлкән яшьтәге һәм башына дөньядагы һәммә гыйлемне җыйган инженер. Исмәгыйльнең иптәшләре кебек наданнарның тавыш-гауга чыгаруларын бер дә өнәми, эшне җае белән генә алып бара белә. Башка кешеләр сөйләшә-аралаша башлаганыннан бирле һаман да авызын ерып йөргән Исмәгыйльгә шушы агай нигәдер үз итеп карый, башкалар белән әллә ни сүз куертып тормаса да, аның белән вакыты-вакыты белән әңгәмә дә кора. Татарстанда нефть ятмаларының булуын да аңа ул сөйләде, монда эшләр беткәч, анда җибәрә калсалар, барырга теләге юкмы дип тә белеште. Исмәгыйльнең бу хакта әлегә бер генә дә фикере юк иде. Татарстан димәктән, ул аңа гаҗәеп олуг һәм бихисап халкы булган, тормыш авырлыкларын һәм кыенлыкларын белмәгән бер мәмләкәт кебек тоела. Анда барып күрәсе, шуларча яши башлыйсы килә. Әмма бүген үк чыгып та китә алмый, чөнки ул илнең кайда икәнлеген дә белми. Икенче бер очракта, Татарстан хакында сүз башланса, күңелендәге чәчәк болыннары һәм иксез-чиксез кыр-басулары юкка чыга да, караңгы, шыксыз һәм кыргый далалар күз алдына килеп баса. Адәмиләр шулай чуар инде алар. Болай да ярамый, тегеләй дә дөрес түгел. Әгәр дә кеше урынына бер ат яисә сыер булса, җанын юк-барлардан борчымас, хәтта яшәеш дигән кара урман ягына әйләнеп тә карамас иде. Юк шул, кеше хайван буларак яратылмаган. Аның йөрәгеннән, акылыннан тыш тагын да җаны, күңеле-кальбе бар. Боларын инде болай гына, чәчәк күрсәтеп, яисә күк йөзенә кояш чыгарып кына алдалап булмый. Бүгенге якты көн иртәгә караңгы кебек тоелырга мөмкин. Кеше шул ул. Һәммә төрле серләргә төшенергә, төбенә җитеп чокынырга, энә күзеннән дөя чыгарырга, тузан бөртегеннән хикмәт эзләргә ярата. Дөрес, кайвакыт аңа да һичнәрсә кирәк түгел. Әмма бу халәте болай гына, арып киткән чагында гына була. Кеше — кеше инде ул. Аның наданы да, гыйлемлесе дә кеше булып кала бирә. Аңлау дәрәҗәсе түбән икәнлеккә бер дә исе китмичә, әллә нинди фәлсәфи тауларны актарырга, башына килмәгән һәм килергә тиеш булмаган мәсьәләләрдән сәясәт корырга, таш тишеп су чыгарырга, мәгънә табарга алына. Аңлатып кара син аңарга башың юка әлегә дип, барыбер ышандыру мөмкинлеген тапмассың. Телендә әйе дисә дә, күңелендә җил-давылларны болгата, бураннарны уйната ул. И кеше, әле дә ярый җир йөзендә тынгысыз җан иясе син бар, юкса бу тормышның асылы ашау белән йоклауга кайтып калыр иде. Исмәгыйльнең алдагы тормышы менә шушы инженер Василий Игнатович белән бәйләнеп китте. Аның энесе шәһәрдә танылган клиникада эшләүче табип-хирург булып чыкты. Сугышның аркылысын буена үткән, күп кенә солдатларның гомерен саклап калган, әмма дә кеше тәнен ит кисәге дип күз алдына китерә башлаган бу хәрби киемдәге, әлеге көнгәчә полковник погоннарын салмаган Павел Игнатович икән ул. Исмәгыйльнең тарихын аңарга абыйсы сөйләгән булган. Ә ул моңардан әллә ни гаҗәпләнерлек нәрсә тапмаган, хәтта, алар бергә килеп кергәч: — Тот татарин, у которого песня в глотке застряла, он и есть?— дип, рәхәтләнеп көлеп каршы алды, графиннан вак рюмкаларга спирт тамызып, кунакларын кыстап та тормастан, берне тамак төбеннән генә уздырды да: — Смотри-ка, горьковат, чёрт!.. Давай-давай, хватайте, Вася, угощай с товарища!— диде. — Что, думаю, колодец твоего хорошего настроения, вот, оказывается, в чем причина то! Вот что виновен!— Василий да инде рюмкаларны кулына тотарга өлгергән, Исмәгыйльгә таба эчәргә кыстап килә башлаган иде. — Нет, я ведь не пью, спасибо!— дигән җавап кына алды. Павел аңа аптырашлы караш ташлады. Исмәгыйльнең шушындый “тереклек суы”ннан да баш тартуын ошатмыйча: — Вот оно как, вот оно как... Надежды маловато, конечно,— дип әйтеп куйды.— На войне вашего барата много видел. До первого ранения ко рту даже блиско не подпускали. А потом, как только один раз сняли пробу, не разу не отказывались, на сторону не ставили. Да! Знакомое положение, ситуация известная. Если татарину нельзя, то нам как раз и можно! Но всё же, если прошли через ад, то туда обратно не пошлют, наверное... Ну ка, давай-давай, айда сюда!.. Исмәгыйль аңа буйсынырга мәҗбүр иде. Бераздан Павел Игнатович яһүди борыны өстендәге пыяла күзлеген урынына рәтләбрәк элде дә: — Да, что за случай был там, посмотрим!— дип сөйләнеп алды. Ә үзе Исмәгыйльне озаклап һәм җентекләп карап тормады, болай гына, кул-аягын тоткалады, муенын, башын. Аннары: — Сломанного места, не сшитых дырок нет?— дип сорап куйды.— Кроме тех, говорю, что бог создал... Исмәгыйль җилкә сикертте. — Ага, понятно! Пока еще язык не дорос, да?— Павел Игнатович төртмә телле булуын да сиздереп алды. Шуннан ул урынына барып утырды, маңгаен сул кулының учына салды. Бармакларының эре сөякләре аның зур башын урап алган кебек иде. — Что сидишь и смеёшься, Павел? Скажи хотя бы одно слово!— Василий Игнатович энесенең борчулы хәленә бераз аптырабрак алды. Исмәгыйльне энесе янына алып барырга ничә көн гозерләнеп йөртте шул ул. Ә хәзер менә шушы мактанчык табип аның барча өметләрен аягы астына салып таптадымы? Этнең юньсезлеген адәмнән, диләр. Шушы Павел гомергә җитди була алмады инде. Кеше тураганда да авызы ерык. Ничә яшенә җитеп, бер әдәби әсәр, бер тарихи китап укыганы булмады. Ерткыч. Кече яшеннән сугымчыларга ияреп йөрде, үсеп картайганчы өйләнмәде. Анысы инде, хатын-кызлар белән шаярту дигәннән, бер дә кимен куймады. Дон-Жуаннарың читтә торсын. Әнә күзләрен ничек елтырата, март мачысы диярсең. Хатын-кызларны күрсә, тәгәрәтеп үк җибәрә әле ул аларны. Билләһи, адәм түгелдер, җендер, тфү-тфү, әстәгъфируллаһ! — Здесь я уж не нужен, браток!— Павел елмаеп карап утырган җиреннән генә сөйләнеп китте: — Руки-ноги все на месте, и тело, и кости целы. Я ведь всего лишь швия отрезанного, отрезающий испорченное, удоляющий ненужное, отслужившое. Как ты там говоришь?.. Да, мясник! Мои орудия труда всего лишь нить да игла и нож... Я то думал, что здесь может и причина есть, мол в голове или там, в спинном, пуля застрола... Бывают и такие случаи. Видал, пришлось. Человек он странное существо. Бывает так, что сердце богатыря не может брать даже пять пуль. А вот другого, хоть муха укусит, все, тю-тю. А народ татары — очень странные люди. Удивительный народ. Его режешь попалам, а он начинает ходить, как будто не из человеческого рода вообще!— Исмәгыльгә ул шунда чебенне сытарга теләгәндәй карап куйды, хәер, син дә шул кавемнән бит әле, имеш. Аның болай дип әйтергә теләгәнен абыйсы да сизенеп калды. Шунлыктан: — Да брось же наконец свои воспоминания... У нас времени мало! Если нет что сказать, так и говори... Айда, Рамай, пошли! Аның теләгенә буйсынмый мөмкин түгел иде. Исмәгыйль, аяк өсте басуга, бер рәхмәтен мең кабатлап, аның артыннан иярде. — Стоп! Павел Игнатовичның, әлегә беренче тапкыр булырга кирәк, йөзе җитдиләнде: — Ты, браток, любил же дослушать. Постарел, что-ли, говорю? Успокойся, прошу, давай покажем его Надежде Ивановне, я не могу войти в её область интересов. Она что скажет?.. Ты знаешь моё отношение к этому народу. Как только скажут о татарах, так и сердце начинает биться по-другому! Әмма Василий Игнатович аны тыңлап бетерергә теләмәде, ачкан ишегеннән чыга бирде. Исмәгыйль дә аңа иярде. Павел Игнатовичның нәрсә хакында сүз куертырга теләгәнлеген ул аңламады. Шулай да татар халкына мөнәсәбәтенең бик үзенчәлекле икәнлеген төшенергә өлгерде. Моны Васядан да кайтарып сорау урынсыз булыр иде. Туры Надежда Ивановнага барып керделәр. Василий Игнатовичның якын танышы икән, урыныннан чыгып ук каршы алды, ирләрчә кулын биреп күреште. Исмәгыйльнең исә, беләгенә ябышып, нәни бармакларын учыннан алмыйча торды. Ул шулай аны тикшерә үк башлаган төсле иде. Сөйләшеп утыру шактый озакка сузылды. Әңгәмәнең башыннан ахырына кадәр сабыр гына тыңлап утырган Василий Игнатович алдында Исмәгыйльгә кыенрак иде. Шулай да табибәнең сорауларына мөмкин кадәр конкретрак һәм тәфсиллерәк җавап бирергә тырышты. Инде эш бетте дигәндә генә Павел Игнатович килеп керде, гәләфи чалбарының киң кесәсеннән бер пачка папирос чыгарып, бүлмәдәгеләргә тәкъдим итте дә: — Пожалуй мне разрешат покурить?— дип сорады. Аның авыр гәүдәсеннән утырган урындыгы инде дә таралып китәм дигәндәй шыгырдап куйды.— Разбудили мою ревность, как пара голубков воркуете! Аның бу сүзләре Исмәгыйльгә һәм Надежда Ивановнага кагылганлыктан, әңгәмәләре шушында өзелеп калды. Павел һаман да шаярта бирде: — Красивый народ это татары! Остерегайтесь, Надежда Ивановна, они всё ещё не оставили свои прывычки похищать наших девушек! Без души оставят, слова лишнего не скажут! Әмма аның сүзләренә һичкем игътибар итмәде төсле. Сүзләрен җитдигә алмаулары Павелны тагын да үртәде булырга кирәк: — Помните, Надюша, мою Зарюшу?— дип сорап, нигәдер аһ итеп куярга да өлгерде. Васяга аның хатирәләргә бирелүе ошамады: — Да брось же, наконец, Павел, надо не надо, опять о своей Зарюшке толкуешь... Душу травишь... И свою, тем более! — Она не только Зарюшкой была, её звали Зарина Ханнановна, если хотите знать! Ударения, пожалуйста, на второй слог! Павел Игнатовичның күңеле кузгалып, йомшаруын күрсәтергә теләмәдеме, әллә инде абыйсы Васяга каты бәгырьле булганы өчен ачуы килдеме, нинди авыр гәүдәсен дә җиңел генә күтәрде дә ашыгып чыгып китте. Бүлмәдә җитди тынлык утырып калды. Хәзер кем дә сүз башларга кыймый иде. Надежда Ивановна, юк эшен бар итеп, кулларын озаклап-озаклап юарга тотынды, ашыкмыйча гына корытты һәм: — Это война сделала тысячей, миллионов несчастьными, да будь она проклята!— дип, чын күңеленнән ачынып куйды. — Она была, наверное, самой большой его любовью... Васяның болай әйтүе, әлбәттә, әле яңа гына телгә алынган Зәринә Ханнановна хакында иде. — Знаешь же Павла! Какую красавицу видел, так за ней и бегом, неугомонный! А вот когда встретил Зарюшку... Из Казани она была. Хируг- врач как и он! А Павел растаял перед ней. Мы падали без сил, а он — бегом к своей Зарюшке, расспрашивает о её состоянии, если она уставала, сразу бежит на перехват... Эх, встретились бы они до войны, такую бы счастьливую семью создали... — А почему, сейчас нельзя что-ли? Исмәгыйльнең бу соравы вакытсыз бирелде һәм урынсыз иде. Шуны аңлап, ул телен яшерергә һәм башын ияргә мәҗбүр булды. Әмма Надежда Ивановна тыныч һәм авыр тавыш белән аңа җавап бирде: — И она осталась там...— Аның кул белән ясаган ишарәте “сугыш кырында” дигәнне аңлата иде.— А мы, вот, вернулись, а они... А они — остались. Исмәгыйльнең миен нәрсәдер яндырып үтте һәм аның аңы, яңарып, күз алдына бер-бер артлы вакыйгалар тезмәсе килде. Әмма болар аның үзе белән бәйле түгел, бәлки бүтән бер кешенең истәлекләре, ышанырга мөмкин булмаган хатирәләре иделәр кебек. Ул үзен сабый бала кебек хис итте. Әле яңа гына хәтерендә яңарган язмышы, Казанда һәм яшьлегендә күргән җәфалары аңа чит-ят кебек тоелдылар. Тәне буйлап кайнарлык йөгерә бирде, акылын буып алды, дөньялыкның шыксызлыгы, мәгънәсезлеге мизгел эчендә ачыкланып, йөрәгенә эсселек капты. Тәмуг учагы кебек үк хәтәр булган бу ут аның күз алларын томаландырды. Үзенең хәерсезлек җимеше икәнлеген һичничек тә кабул итәргә теләмәде. Әйе, аңа үз тормышы тарихчасы, сугышка кадәр күргәннәре башка бер кешене кебек булып хәтерендә калсалар, намусы да чистарак, тәне дә сафрак сакланыр төсле иде. Әүвәле ничек тәкъдирнең усал кулы аның истәлекләрен сыпырып алган, юкка чыгарган исә, хәзер ул үзе шәхси ихтыяры белән хәтереннән баш тартты. Кайвакытта, киләчәк өчен дип, хәтта яшәешкә атап хәтта тарихыңнан, барлыгыңнан качарга ярый һәм мөмкин түгелме соң? Әгәр дә бәхет диңгезендә тормыш корабын йөздергән, максат кояшына үзен илткән булса, ул вакытта хәтереннән баш тартыр идеме? Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:
|