![]() ТОР 5 статей: Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы КАТЕГОРИИ:
|
КӨЗГЕ ЯҢГЫРГА КАДӘР 31 страницаЛезгин эшкә ялкау һәм ахмакка, аңсызга салынырга яратучы булып чыкты. Ничек тә эшне Исмәгыйльнең үзенә генә калдырырга, утын һәм мич белән мәшәкатьләнмәскә тырышты. Пычкы тарта башласаң, тиз арада тирләп чыга да өстен салып ташлый, салкын тидергәндәй йөткерә-ютәлли, тагын да әллә ниләр уйлап чыгара. Ә мәет ташырга дисәң, аңа куш, хәзер кереп йөгерә, носилканы да эләктереп тормый. Аларны госпитальдән ике өй аша гына яшәүче бер карт белән карчыкка урнаштырдылар. Йортлары яхшы иде. Хуҗаларын да күз тимәслек кенә итеп мактарга була. Исмәгыйльләрнең бу яктан да хәлләре зарланырлык булмады. Кичен ике-өч агач түмәре алып кайтсалар да хуҗалары өчен шатлык иде, шулпаның да куерагын салалар, икмәкне дә калынрак кисәләр, йөзләре дә сүрән булмый. Исмәгыйль үзенә чолан кебек урынга куелган караватны сайлап алды. Лезгин түргә үк кереп урнашты. Карт белән карчыкка мич башыннан бүтән җир кирәк түгел иде. Болай ук булгач, тормыштан зарланып торырлык түгел, ярамый да иде. Әмма әсирнең дә, тоткынның да көне көнгә охшаш рәвештә бара, шунлык белән бәгырьләрен ерта, теңкәләрен корта башлый. Ирекнең кадере арта. Гомеренең ахыры ни белән бетәчәген алдына китерерлекме инде? Теләгән вакытларында атып та үтерергә, зинданга да ташларга мөмкиннәр. Исмәгыйль тәртипне яхшы тотарга тырышты. Немецлар хакында ишеткәләгәне бар иде, имеш, Ауропада төгәллек һәм эшне җиренә җиткереп башкару ягыннан аларга җиткән халык юк. Ә татар алардан кайсы ягы белән ким? Хезмәтендәге тырышлыгы һәм гамәлендәге төгәллеге белән ул тиз арада румыннарның да, украин һәм рустан Германия хезмәтенә күчкән табипларның да ышанычын яулап алырга өлгерде. Әүвәле кыек күз ташласалар, инде аңа “татарин” дип кенә эндәшәләр, утынга да ат җиктереп, ялгызын яки лезгин белән бергә җибәрүне саксызлык дип уйламыйлар. Дөрес, Исмәгыйль дә төшеп калганнардан түгел, күрә: аларны һаман да хәтерләштереп кенә торалар, кайда нишләп йөрүләрен дә күзәтүдән туктамыйлар. Никадәр чыдам күренгән лезгинның соңгы вакытларда теле ачылгалап, авызыннан шайтан исе килә торган булып киткәч, аңа да сәерсенергә туры килде. Каян акча юнәтә дә көмешкә таба? Вакыты-вакыты белән лезгин да Исмәгыйльне читкә куймыйча, шешә тирәсенә чакыргалый башлады. Әмма серне тишми, чукынган. Исмәгыйль алай да, болай да сорап карады үзеннән, теңкәсенә тия башлагач кына теге: “Хуҗаларның чоланына юл таптым!”— дигәндәй, озак кына аңлатты. Аңа ышанмаслык та түгел иде. Булыр да, әнә күзләре ничек уйнап кына торалар. Әмма бу гамәле хәерлегә булырмы, яхшыга алып барырмы? Белмәссең, бәлки узгынчы гынадыр әле! Тик хуҗалары сизенеп калмагае! Әмма алар да ләм-мим, аны-моны әйткәннәре дә, сиздергәннәре дә юк. Ә беркөнне лезгинның мәетләр арасында кайнашкан вакытына туры килеп, Исмәгыйль кереп барган җиреннән тукталып калды. Утыртып кадаклаган такталар белән генә бүленгән алачыкның аргы башында табутларга салыныр өчен чират көтеп тезелгән үлеләр иде. Лезгин аларның кайсының авызын каезлый, башкасының кулын караштыра. Нәрсәләрнедер алып, кесәсенә тутыра. Эше күплектән онытылып китеп, вакыт барышын бөтенләй дә искә алмыйча, тәмам мавыгып маташа. Исмәгыйль аның каршысына чыгып басты. Һични эндәшмичә карап тора бирде. Лезгин дә шунда гына аны шәйләп, башын акрын гына күтәрде. Елмайды. Күзләрендәге куркуны яшерергә теләпме, карашын усалландыргандай итте. Әмма Исмәгыйльнең һични әйтмәве аның күңел ныклыгын бозды. Ул, тора-торышка, алга таба кулын сузып: — Во, на!..— диде. Учында әле яңа гына мәеттән салдырылган алтын балдак иде. Моның белән нишләмәк була икән ул? Һе, көн дә чөмергән көмешкәсенең кайдан килгәнлеген аңларга мөмкин. Бушка шешәсе белән кем тоттырсын ди аңа? Менә ничек җайлаган! Соңгы вакытларда мәетләрдәге сәер хәлләрне румыннар да сизенгәннәр һәм күз-колак була башлаган иделәр. Куллардагы балдакка хөрмәт белән караганлыклары сәбәпле, аны мәеттән салдырып алып калырга берсенең дә башына килмәгәнлектән, бу мордарлыкны кем башкаруын табарга теләүләре, әмма һаман да гаеплене тота алмаулары аркасында ачулары кайный, һәркемнән диярлек шикләнә иделәр. Әгәр лезгинны эләктергән булсалар, дары агачына илтеп асачаклар. Исмәгыйльне дә аяп тормаячаклар. Моны гына төшенерлек иде, югыйсә. Исмәгыйль исә үзенә лезгин сузган балдактан баш тартты. Кайсы мәеттән салдырылганлыгын авырлыксыз гына да төшенергә була иде. Балдак урыны бармакта агарып кала шул. Лезгиннан балдакны алып, Исмәгыйль аны мәетнең бармагына кабат кидертергә генә башлаган иде, артыннан тавыш бирделәр. Борылып караса, румын солдатлары икән. Ачу белән китереп типтеләр һәм бөгелеп төшкән Исмәгыйльне сөйрәп алачыктан алып чыктылар да ишек алдындагы карга өеменә ташладылар. Аның авыз-борыныннан аккан кан суеп ташланган сугым тәэсирен калдыра иде.
VIII Ханбалның кайдалыгы белән кызыксынырлык бер генә кеше дә юк иде. Шунлыктан аның күңеле дә тынычлана төште. Кулындагы көрәге — бердәнбер коралы һәм киңәшчесе булганлыктан, арыганда гына аңа таянып калмыйча, һаман да үзе белән йөртә бирде. Әгәр дә бүтән берәү аның көрәгенә килеп ябыша калса, тиз арада кайтарып ала торган булып китте. Эше әллә ни зур акыл сорый торганнан түгел. Элгәре алар нигез чокырларын казыдылар. Аңа таш ташып тутырдылар һәм, измә коеп, җирдән унбиш сантиметрлар биеклегендә күтәрделәр дә диварларын кирпечтән өя дә башладылар. Эш сәгатьләре тәмам арыганнан арылганчыгача булып, буран дулаган көннәрдә дә тукталып торгызылмады. Әмма авырый-нитә калсаң, беразга ял да бирә иделәр. Тирләп-пешеп эшләргә туры килгәнлектән, аркалары шабыр суга бата, ә хәрәкәтсез калсаң, туңдыра ук башлый. Шунлыктан һаман да селкенгәләргә туры килә. Ә сакчыларның хәле авыр, нинди генә калын толып кисәләр дә, суык аларның табаннарыннан булса да үтеп, аякларын биетергә генә тора. Мескеннәр, аптыраганнанмы, катлы-катлы сүгенгәләп алгалыйлар. Учак тергезеп, аннан җылы эзлиләр. Вакыты-вакыты белән колларына да шул тирәгә килергә рөхсәт итәләр. Ханбал беренче көннәрне һичкем белән аралашмады. Ул ничек бүтәннәргә ачу белән караса, башкалар да аңарга бүредәй усалланып күз ташлый иделәр. Әгәр дә болай бара бирсә, тиздән һәммәсе адәм телен онытып, хайваннарча ым белән генә аралаша башлаячаклар. Дөрес, аларны монда кешегә санаучылар да күренми, һичкем алдында кадерләре юк иде. Шушылай гадәтиләнеп һәм гадәтләнеп киткән көннәрнең берсендә көтелмәгән хәл булды. Ханбаллар белән эшләүче ак чәчле ир юкка чыкты. Баштарак моны сизүче-искәрүче булмады, ә аннары, беленгәч, ыгы-зыгы купты. Моңа кадәр алты-җиде кеше генә кебек тоелган сакчылар төркеме бер чаң тавышыннан йөзгә якынлашты. Бөтен эш коралларын да җыеп алып, эшчеләрне бер төркем эченә кысрыкладылар да әйләндереп алдылар һәм аларга автоматларын төбәделәр. Шушында барысын да атып үтерергә тиеш иделәр төсле. Ханбалның арка мие бу уйдан чемердәп куйды. Каршындагы сакчының автомат көпшәсе туры аның күкрәгенә төбәлгән, менә хәзер атып та җибәрер кебек иде. Ханбалны ниндидер көч алга таба этәрде. Ул тукталып кала алмады. Сакчы белән аралары якынайган саен коткысы да арта барды. Менә хәзер теге ахмак аңа атар, тәнен кайнар ядрәләр тишкәләп үтәр... Әмма сакчы үзе дә калтыранды, бәргәләнде, автоматы гына телгә килмәде. Ханбал да тукталып калмады. Аңа кемдер нәрсәдер кычкырды. Аны да аңларлык итеп ишетмәде. Инде дә маңгайга-маңгай килерләр һәм бугазга-бугаз чәйнәшерләр! Ханбал сакчының автоматына ябышты һәм кискен хәрәкәт белән аны этеп җибәрде. Кайдан нинди көч килгәндер, аның серен уйлап та карамады. Бары тик үзенең батырлыгына һәм гайрәтенә генә исе китте. Бу — бер төш кебек кенә иде. Ничек булса булды, әмма тукталып калырга тиеш түгел иде ул. Моны гына үзе дә яхшы аңлады. Кизәнде һәм сакчыга тибеп җибәрде. Аның чалкан барып төшүе һәм өнсез калуы көтелмәгән хәл иде. Җитез хәрәкәт белән Ханбал автоматның курогын тартты, уйлап һәм төбәп тормастан атып җибәрде. Моны ук көтмәгән сакчылар, кинәт куркышып, кайсы уңга тәгәрәде, кайберләре ятып калдылар. Форсаттан файдаланырга өлгергәннәрнең кулына аларның кораллары күчте. Озакка сузылырга мөмкин булган атышу тиз тукталды. Кайчан гына коллар хәлендәге Ханбал һәм аның иптәшләре хәзер хуҗага әверелгән, үз күләгәләреннән дә куркучы сакчылары тоткынлыкка төшкән иделәр. — Нишләдегез сез, егетләр!..— Моңа кадәр үзенең күндәмлеге һәм тыңлаучанлыгы белән аерылып торган чуаш егете чәчләрен йолкырга җыенган кеше төсле бүреген бер читкә ыргытты, сыгылып төште. Аның сүзләреннән акылының никадәр үскәнлеген яхшы аңларга була иде: — Харап иттегез, барыбызны да харап иттегез! Бетерәләр башларны! Беребезне дә исән калдырмаячаклар, белеп торыгыз! Утта яндырачаклар! Әмма чигенергә соң иде. Кайберәүләр аның сүзләрен шунда ук күңелләренә якын алдылар. Арага икеләнү корты төшеп, саф һәм пакь ниятләрен кимерергә, күңелләрен тишкәләргә тотынды. Иптәшләренең күзләре Ханбалда иде. Ул шунда гына вакыйгаларның хуҗасы үзе булганлыгын төшенеп алды. Әйе, хәзер аның сүзе — сүз, аның теләге — теләк! Ул нәрсә әйтсә, шул булачак! Моңа кадәр шушындый җаваплылык хисен барлык авырлыгы белән тоеп һәм күтәреп карамаганлыктан, Ханбалның тез-буыннары калтырап төшәргә тиеш иде. Ул моны яхшы тойды. Һәр әйткән сүзе аны җәһәннәмгә илтүче бер адымга әверелергә мөмкин. Әллә чыннан да чигенсен, тоткынлыкка алынган сакчыларны азат итсен һәм алардан гафу үтенсенме? Юк инде, көтмәсеннәр! Бетмәс монда җепшек борыннар. Ханбалга хәзер закон да, суд та юк! Ул үзе хәзер закон, ул үзе хәзер суд! Чуашны шунда бугазлап алды да: — Туктыйсыңмы син, юкмы, җир бит?!.— дип җикеренгәч, Ханбалның сыртыннан гүяки гасырлар буена җыелып килгән хәсрәт тузаны коелып төште. Аңа ничектер җиңелрәк булып китте.— Алар түгел, мин үзем сине теге дөньяга олактырам! Китерегез монда, кая автомат?!. Дөресе — автомат Ханбалның үз җилкәсендә иде. Ул аның белән атарга, теләгән кешеләрен кырып та салырга мөмкин. Ә нигә бүтән берәүнекен сорый әле ул? Юләрлек сатуымы? Әмма дә аның автомат сорап җикереп җибәрүе һәммәсенә дә каты тәэмин итте. Чуаш егете сыгылган чүпрәк төсле салынып төште. Аның йөзе ап-ак иде. Ханбал кискен борылыш ясады һәм: — Нәрсә, аны юри шулай сөйләнә дип уйлыйсызмы әллә?— дип, табигатендә күрелмәгән кырыс тавыш белән әмер биргәндәй кистереп әйтте.— барыгызны да үлем көтә. Әмма кол булып, иртәдән кичкә кадәр билгесез бер хуҗага, аңлаешсыз максатлары өчен бил бөгүгә караганда, белеп торучыларыгыз да бардыр, үземә-үзем хуҗа булуны мең тапкыр өстенрәк күрәм... Берәмләп йөрсәк, хәзер таралышып бетсәк, кача башласак, безне эзләп тапмаслар дисезме? Табачаклар һәм изеп кенә калмаячаклар, бәлки юк итәчәкләр! Белеп торыгыз! Белеп торыгыз! Монда төзелешне бетерүебезгә барыбызны да юк итәчәкләр иде. Моны сабый бала да аңлый!.. Аннан тагын да сүзләр көтеп торгандай һәммәсе тыңлап кына басып калдылар. Һичкайсы кирегә ләм-мим әйтмәде. Ханбал тукталуга, арада тынлык урнашты. Чуаш та аяк өстенә калкынып, иптәшләре төркеменә керде дә күзгә күренмәс булды. Алда үзләрен ни көтәсен уйларына кертеп тә карамадылар сыман. Хәер, алар Ханбалга таянырга да мөмкиннәр. Шушы рәвешле ул хәбәрсез югалганнардан саналган, йортсыз-җирсез калган, паспортсыз һәм хаксыз-хокуксыз колларның башлыгына әверелеп китте. Аның хәзер җебеп һәм куркып калырга мөмкинлеге юк иде. Арада аннан да беләклерәк һәм гәүдәгә ныграк кешеләр булуга карамастан, барысы да бары тик аңа гына иярергә әзер кебек. Әмма бу төркем нәрсә эшләсен икән ул? Кая куйсын аларны? Ияртеп йөрүе җиңелдер, анысы, ә башлыклары булдың икән, аларның һәммәсе хакында уйларга, хәтта тормышларын да кайгыртырга тиеш шул әле син! Моңа холкың ярашлымы, ныклыгың, акылың җитәрлекме? Коралсызландырылган сакчыларны нәрсә эшләтергә? Тора салып ничек адәм җанын коясың ди инде? Аларның да хуҗасы бардыр. Ул кем? Эшне чынлыкта болай гына калдырырмы? Ханбал ашыгып эш йөртмәскә уйлады. Һәр нәрсәнең үз вакыты бар. Көтәргә, барысын да салкын акыл белән хәл итәргә кирәк. Бүген язмыш сиңа үз көнеңә хуҗа булырга мөмкинлек биргән икән, артка чигенергә ярамый. Анда — һәлакәт, алда — яшәеш, ә бәлки бәхет тә көтә торгандыр әле! Моңа кадәр басылып килгән коллар, шушылай җиңел генә ирекле булып алуга, тәмам бәйдән ычкындылар. Иң әүвәле азык-төлек вагонына һөҗүм ясалып, йозагын гына түгел, хәтта авыр калын ишеген дә каерып ташладылар. Аракыны кайсы күпме кирәк эчәргә һәм чөмерергә кереште. Тәмам исерешеп, тиздән бер-берсенә атарга, кирәгеннән артык баһадирлык күрсәтә башларга керештеләр. Аларны бер Ханбал гына тыеп тора алмаячак иде. Араларына килеп керсә, чәйнәп кенә ташлаячаклар, кешелекләре тәмам беткән. Кышкы көн кыска булып, караңгылык тиз төшүчән. Ул хәтта дәртлеләрнең дә канын акрынайта. Ханбал исә, ялгызы гына калып, бик озак уйланып утырганнан соң, тәнендә йончылу сизеп, хуҗалар вагонындагы йомшак кәнәфигә өс киемнәрен салмаган хәлдә генә сузылып ятты. Аңа рәхәт иде. Мондый урын-җирне күптән күрмәгәнлеге исенә төште. Инде эт типкесендә йөрүдән, таш идән, агач ятактан котылырга вакыттыр! — Тор, кем дип белдең син үзеңне! Хәшәрәт тавыш Ханбалны изеп кенә үтте. Күзләрен ачып, кемнәрнең үзенә таба килүен, кайда ятканлыгын бер ара аңлашмый-төшенмичәрәк калды. — Хуҗа, имеш!.. Бумы хуҗа? Ха-ха-ха!.. Үләксә бу!.. Ханбалның өстенә килүчеләрнең берсе чытык йөзле чытлык рус Василий иде, татарчаны шәп белә үзе, икенчесе, аның иярчене, чабата битлесе Алик, татар егете. Алар янындагы өченчесенә Ханбал игътибар итеп тормады. Бик әшәке салган булулары сәбәпле артыгы белән батыраеп киткәннәр, ай-һайсыз өзгәләп тә ташларга мөмкиннәр болар. Яткан җиреннән генә чабата йөз Аликның бит киштәлеген җимереп төшермәкче булып типкән иде дә, Ханбалның аягыннан Василий эләктереп алды һәм аны затлы кәнәфидән идәнгә сөйрәп үк төшерде дә эченә китереп басты: — Кара әле нәрсә эшләмәкче!— диде ул үз уңышына сөенеп.— Әллә кем булган, үләксә! Эшнең болайга таба борылуы хәтәргә иде. Ханбалны йолкып диярлек ишек алдына чыгардылар да артына типтеләр: — Бу оя — безнеке, хәсис! — Аңламадым... Нәрсә ди ул? — Аңламадым! — Алик, аңлат әле үзенә, ак сөякләрен кызылга манчып!— Василий, иләмсез авызын ачып, тешләрен ыржайтты.— Тайгага мин хуҗа! Ханбал тезләреннән торды, артка таба акрынлык белән чигенде. Кулында ни коралы, янында хәтта иптәше юк иде. Алик аңарга автоматын төбәде. Ядрә тамчылары Ханбалның аяк астындагы карны туздырып уздылар. Ул да түгел, бу ату тавышы башкаларны да урыныннан кубарды. Каравыл кычкырып, тиздән ишек алдына бүтән кешеләр дә чыгып тулдылар. Җан кадере барысын да тиз арада айнытып җибәргән идеме, әллә алдан шулай уйланылганмы, Ханбал моны аңламый торды. Шулай да Василийның төркеме, аның өстенә гайрәтләнеп килгән җиреннән, шым булып кинәт тукталып калды. Шулай килеп чыкты: Ханбалның артында кораллы яраннары иллеләп кеше, ә тегенеке — бары биш кенә. Йөзгә-йөз чыгып, сугыша башласалар, моның ахыры кем файдасына бетәчәге болай да аңлашылып тора. — Сез нәрсә, егетләр?— Василий тиз арада арбасын кирегә борды.— Сез нәрсә? — Ә сез нәрсә?— Монысы Ханбалның янындагы киң җилкәле татар егете Рафис иде. — Бер нәрсә дә түгел!— Үзен Тайга хуҗасы дип атаган Василийның гайрәте шиңгән, әмма форсаты кулыннан ычкынмаган иде әлегә.— Монда ятып булмый. Хәзер килеп төшәргә, тураклап ташларга мөмкиннәр. Без китәбез! Тайгага! Кайсыгыз безнең белән, киттек! Сүзнең болайга борыласын Василийның үз иптәшләре дә көтмәгән иделәр булса кирәк. Хәтта иярчене Алик та аптырап калды. — Әнә, Лыковлар гомерләрен Тайгада уздырганнар. Кайдалыкларын белешүче дә булмаган. Башка барыр җир юк! Тайга! Менә дөньяның җәннәт, ләхә урыны кайда!— Василий ниндидер куаныч белән балкый иде.— Ишетәсезме? Тайга! Сезгә дә шуны киңәш итәм! Тыңламагыз бу дуракны! Ул шулай бар гаепне Ханбалга оста итеп кенә аударырга иреште, аның болай уйнаклавына сокланырлык иде. Төркем белән идарә итәр өчен хәрәкәтчән, елгыр, максатлы булып күренә белү дә җитә. Василийның тәкъдимен кабул итүчеләр һәм күтәреп алучылар тиз табылдылар. Шушының белән бәхәс тә тәмамланырга, каршылык та юкка чыгарга тиеш кебек иде. Ханбал аларның теләкләренә каршы килмәде. Утны тагын да кыздырырга исәбендә юк иде. Әле яңа гына бергә зур көч булып хәрәкәт итәргә тиеш булган төркемнең тарткалаша һәм таркала башлавы табигый хәл дип кабул ителсә дә, Рафиска бу ошамады. — Ничек инде алай, беребез — Тайгага, икенчебез кая?— Аның болай хафалануын аңларга да мөмкин иде. Дөрестән дә Ханбал алга таба нәрсә эшләргә тиешлеген күз алдына китереп бетермәде. Әгәр барысы да Тайгага кереп китсәләр, моннан ни файда да, аннан тагын кая барып чыгачаклар? Барыбер шул каңгырып йөрү генә булачак инде ул. Монда да калырга ярамый. Ә тоткын ителгән сакчыларны нәрсә эшләтергә? Ташлап китәргәме? Ябылган җирләрендә өшеп-туңып кырылсыннармы? Болар хакында яраннарына белдерсә, аны аңларлармы? Юк, билгеле. Ташлап киткәндә дөрес булачагына меңләп дәлилләр китерәчәкләр. Аларны чыгарып җибәргәндә дә ярамас инде. Василий төркеме кузгалыр алдыннан, аларга Рафис: — Аерылганны аю ашар,— дип каршы төште. Әмма аның сүзләренә колак салырга җыенучылар юк иде. Шулай да күпчелеге күзләрен Ханбалга төбәделәр. Аның усал карашы кышкы салкынлык белән бер төслерәк тәэсир итте. Хәрәкәтсез калганнарын күреп: — Һәркемнең үз юлы, исән булыгыз!— диде Ханбал, гүяки аның фатихасы болар өчен зур әһәмияткә ия инде. — Чукынып кит! Василийның болай җавап кайтаруының сәбәбен аңларлык түгел иде. Ни дисәң дә, ул үзе башлады, тора салып халыкны икегә бүлде. Хәзер төркемен Тайгага алып китәчәк. Анда яшәгәнме соң әле ул? Беләме урман серләрен? Кая алып чыгачак иярткән кешеләрен? Ул элекләрне генә качкыннар урманнарда ятканнар, хәзер андый заман түгел шул. Угрылык белән, кеше талау белән генә яшәп булмый. Кешедән кеше куркып торамы? Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:
|