![]() ТОР 5 статей: Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы КАТЕГОРИИ:
|
КӨЗГЕ ЯҢГЫРГА КАДӘР 29 страницаӘсирләрне олы юлга тезеп бастырдылар. Аларның каршысына җиңел машина килеп туктады. Аннан ыспай кыяфәтле өч немец офицеры чыктылар да, араларыннан берсе, алгарак йөгереп килеп, фотоаппаратын җайлый башлады. Берничә тапкыр сурәт алды. Калкурак буйлысы чинда югарырак булырга кирәк, башкаларга, ялагайланып, һаман да аның тирәсендә бөтерелделәр. Ул исә әсирләрнең каршысына килеп басты да, карчыгадай күз йөртеп чыгып, йолкынган чебеш хәленә калган Кызыл гаскәриләр өстенә мыскыллы елмаю белән бакты. Нидер сөйли генә башлаган иде, юлда машиналар һәм мотоцикллар күренделәр. Аларның гөрелтесе бар тарафны иңләп алды. Бу кадәр хикмәтне гомерендә күрмәгән әсирләр куркынып калдылар, күпләре бер арткарак чигенде. Механиклашкан состав туктап, гөрелтесе тынуга, теге офицерның көр һәм ныклы тавышы ачык ишетелә башлады. Әмма нәрсә сөйләгәне аңлашылырлык түгел иде. Шулай да аның русчалап маташтыруы әсирләрнең колагына керми калмады. Сөйләүче янына тагын да берничә кеше килеп, арадан берсенең Кызыл гаскәри киемендә, әмма кызыл йолдызсыз икәнлеген Исмәгыйль дә күреп торды. Ул бәндә исә нәзек тавышы белән: — Великий и признанный Рейх берет нас всех в свои объятия, спасает от коммунистической чумы! Ему молитесь и приклоняйтесь... Он вас всех защитит!..— дип шактый гына сүз тегермәнен тартты. Әсирләрнең алай ук күңелләренә хуш килерлек булмаса да, теге немец офицеры йөзеннән елмаюны яшермәде. Болай озак басып тору күпләрне алҗытты. Исмәгыйль дә үзенең аякларын шешә башлагандай тойды. Хәлсезрәкләр үз яннарындагы иптәшләренә асылындылар. Машиналарга төялергә әмер бирелгәч, Исмәгыйль дә теләр-теләмәс кенә кузгалды. Фотоаппаратлы кеше нигәдер аңа карап торды да, кулы белән изәп чакырып, аңа арадан чыгарга кушты. Әмма Исмәгыйль аңламаган кыяфәттә бара бирде. Ул да булмады, аның аркасына китереп суктылар. Борылып караса, Кызыл гаскәриләрдән полицайлыкка чыккан майлы бит иде. Аларның күзләре очрашты. Әмма полицай куркып калмады, Исмәгыйльнең эченә мылтык көпшәсе белән китереп төртте. Нечкә җиренә туры китереп, бөгелеп төшәргә мәҗбүр итте. Ул арада Исмәгыйльне кемдер тотып калды. Мөхлис икән. Полицайга бу бер ошамады. Мөхлисне этеп җибәрде: — Иди, исчезни отсюда!.. Исмәгыйль җиргә ауды. Полицай исә аңарга китереп типте. Авыртудан бөгәрләнеп, Исмәгыйль хәрәкәтсез калды. Әмма тыны тиз утырды, тәненә хәл керде. Бәндәне туфрак күтәреп йөртә, авыруны туфрак савыктыра дигән сүзләрне кечкенәдән ишеткәне булганлыктан, болай тиз генә сулышы ныгыганга гаҗәпләнмәде. Шушы рәвешле аунап ятуын яхшырак күрде. Борынына җылынган көннең тәме, җирдән пыскып кына күтәрелгән туфрак пары керде. Шушында гына үлеп каласы иде. Барыбер бу дөньялыкның һичнинди рәхәте юк! Уңнан-сулдан чалт-челт сурәткә алып маташкан теге офицер Исмәгыйльнең йөзенә таба иелде, тагын төшерде. Шуннан соң гына, канәгатьлек табып, аны калдырды. — Вставай, сволотина! Не лежать!..— дип полицай җикеренә башлады.— Не встанешь, ещё добавлю! — Зараза, если ты человек, не бей, не дави ногой, застрели и всё тут!— дип, Исмәгыйль аңардан әҗәлне китерүен сорап, шушында үтерүен таләп итте. — Смотри что говорит, сволотина!— Полицайның атарга бер дә теләгендә юк икәнлеге аңлашылды.— Хочешь легко отделаться? Не желаешь служить Великому Рейху?.. Ул тагын да зәһәрләнеп типмәкче иде дә, янына фашист солдаты килеп баскач, бу ниятеннән кире кайтты. Арткарак чигенде. Солдат исә Исмәгыйльгә торырга кушып ым какты һәм автоматының көпшәсен йөртеп кенә ишарә ясады, бар, имеш, бүтәннәр артыннан, машинага утыр! Җиргә сыек томан аша көзге кояш карый иде. Көн җылына башлаган, әмма кадере генә юк. Ә кеше дигәнем, никадәр бәхетсез син! Ике көнлек бер гомереңдә дә рәхәт күрмисең. Әсирләрне төягән бөркәвечле машиналар кузгалып киттеләр. Әй газиз ватан, сау бул, хуш, бәхил дип кенә әйтәселәр калды! Ә Казан ягында, Татар иленең үзәгендә, йөрәк-бәгырендә бу вакытта кар ятып өлгергәндер инде. Дөньялык йоклый торгандыр, табигатьтә тынлыктыр?
VI Рус җирендә исә Авропада булган кебек асфальт юллар юк икәнлеген Герман инженерлары белергә тиеш иделәр, югыйсә. Әмма моны исәпкә алмаганнардыр инде. Яңгыр явып үтүгә, әсирләрне төягән машиналар бара алмый башладылар. Берсен икенчесе буксирга тагып газапландылар да тәмам тукталып калдылар. Исмәгыйльләргә дә урнашкан урыннарыннан коелышырга чират җитте. Җир өстенә караңгылык иңеп, күзләр камашырлык ут яктысы гына ерактан сузылып килә, ара-тирә сибәләгән яңгырдан анысы да тоныкланып куйгалый иде. Аңлашылганча, әсирләрне ниндидер торакка яба башладылар. Исеннән сизелә: ат абзары иде ул! Ә ерактагы ут яктысы молотилка тавышына кушылып килгән төсле иде. Чамалаган кешеләр андагы эскертләр өемен дә шәйләргә мөмкин иделәр. Шунда ниндидер буталыш булып алды. Кайбер әсирләр уңга-сулга йөгерешергә тотындылар. Язмышын Аллаһы тәгалә кулына тапшырып, Исмәгыйль дә уйламаган җиреннән тәвәккәлләргә булды. Ялт кына уң якка тартылып, кисәк кенә борылды да, әсирләрне саклап килүче солдатны төртеп екты һәм сулга таба, күзгә чагылып торган ут яктысына карап йөгерергә тотынды. Артыннан ата башлаганнарын арка тамыры белән тойды. Бер ядрә нәкъ колак яфрагы яныннан гына сызгырып узды. Икенчесе исә җанын кыеп чыгарга мөмкин иде. Җитмәсә ниндидер йомшак нәрсәнең өстенә килеп менде. Егылды. Шушы очраклылык аны саклап калды да. Ядрәләр Исмәгыйльнең өстеннән сибелделәр, чамалап атучылар аның үтерелүенә ышанганнардыр да, бәлки. Автомат тавышлары да сирәгәйде. Әмма якындарак кемнедер эт талый, андагы сүгенүчеләр тиздән бу тарафка да килеп җитеп, Исмәгыйльне табарга мөмкин иделәр. Ә ул этлеләр белән шаярырга ярамый, көндез күрмәдемени берәүне ничек чәйнәп ташлады ерткыч. Исмәгыйль хәрәкәткә килде. Кесәсеннән тәмәке чүбе чыгарып, яткан килеш кесә әйләнә-тирәсенә сипте. Ауган урынында салым җәелгәнлеген төшенеп, аны актарырга кереште, качып котылырга теләгәндәй шунда кадалды. Тагын чигенде, тәмәке сипте. Саламны тигезләгәндәй итте. Сиенмәсеннәр, янәсе. Бу рәвешле булса да котыла алмасмы? Бераздан тагын хәрәкәткә килмәкче иде, дошман солдатларының якында гына нәрсә хакындадыр сөйләшкәннәрен ишетте. Тынын кысты. Ул да түгел, теге дошманнар автоматларыннан аткалап алдылар. Кемдер ыңгырашып куйды кебек. Әллә ишетелде генәме? Тавышлар ерагая башлагач, Исмәгыйль тагын хәрәкәткә килде, әрлән кебек эчкәрәк казып керә башлады һәм, сизенмичә калып, кинәттән ычкынып китте дә җиргә башы белән кадалды. Ә, җир түгел икән, көнбагыш орлыклары булып чыктылар. Менә хикмәт, менә нигъмәт! Исмәгыйль колак тотты. Ул-бу авазлар ишетелми иделәр. Якында җан әсәре дә юк. Әллә котылуы шушы микән? Бераздан соң ул тәмам канәгатьлек тапкан һәм җәһәт-җәһәт көнбагыш чиртә башлаган иде. Инде икенче көн авызына тәгамь капкалаганы булмаганлыктан, комсызлыгы артканнан-артты. Кабыгын да салдырып тормастан, көнбагышны авызына учлап-учлап тутырды, бу — ашау түгел, көнбагыш кимерү иде. Шушылай рәхәтләндерә торгач, тамагы туйгандай булды. Хәл алып, көнбагышның эрерәкләрен генә чамалап, ярып ашый, кабыгын сул тарафына төкерә башлады. Бу баз зур булырга кирәк, төкерү авазы яңгырап ишетелә торды. Моңа игътибар иткәч, Исмәгыйль сагая калды һәм бераз тынып торды. Ә көнбагыш ярган һәм төкергән тавыш тукталмады. Шикләнерлек түгел, бу базда Исмәгыйльнең үзеннән гайре тагын да кемдер булырга тиеш иде. — Кем ул? Сүзе артык пышылдап әйтелдеме, ишетүче һәм җавап бирүче булмады. — Кем ул? Кто такой? Үз җаена көнбагыш яручы да ашавыннан туктады. Нәрсәдер мыгырданды. Аңлашылырлык түгел иде. Исмәгыйль көнбагыш чиртүен дәвам итте. Иркенәебрәк ятты. Монда җылы һәм рәхәт иде. Анда, өстә нинди вакыйгалар баргандыр, аны эзлиләрдерме-юкмы, күңеле тыныч булмаса да, үзенең кайдалыгын сиздереп торуның кирәге юклыгын яхшы аңлады ул. Шулай да теге, икенче кешенең кемлеген беләсе иде. — Син дә качтыңмы? Әсир идеңме? Пленный что-ли? — Ыһы!— диде теге бәндә, нигәдер сүз белән җавап бирергә теләмичә. — Алай икән... — Ыһы... — Нәрсә, сөйләшә белмисеңме әллә? — Ыһы... Бу әңгәмә шушы рәвешле кызык килеп чыкканлыктан, Исмәгыйль бераз көлеп тә куйды һәм өстәде: — Ыһы-ыһы!.. Нәрсә, телеңне йоттыңмы әллә?— дип, аны мыскылларга тотынды. Теге кеше исә аны тынычландырырга теләптер, русчаны вата-җимерә: — Я рус язык не знам!— диде. Моны ишеткәч, Исмәгыйль үзенең татарча сорап аптыратканын искәрде. Ул кешенең татарча да белмәгәнлеген аңларга шушы да җитә иде. “Ха, дөнья йөзендә рус белән татар телен дә белмәгән кешеләр дә бар икән, безгә, югыйсә, ыштансыз малайлар да татарча сиптерәләр генә!— дип уйлап алды Исмәгыйль.— Менә томана!” — Я лезгин язык знам,— диде теге,— больше не знам!.. Шәп шул, ә! Анысы нинди тел икән инде тагын? Ходай белсен! Ярар, җае табылыр әле. Баш исән булсын. Калганы алай ук әһәмиятле түгел! Көнбагыш базында алар кебек озакка калырга ярамый иде. Иртәме-соңмы монда керәчәкләр. Әллә фашистлар, әллә башкалар хуҗа монда? Исмәгыйльнең киңәшерлек һәм белешерлек кешесе юк иде. Лезгиннан ләм-мим, бер сүз алып булмый. Нидер мыгырдана да шуның белән бетә. Русчаны да юньләп аңламый. Син аңа төн турында әйтәсең, ә ул исә көн дип аңлый. Ярар, иптәшлеккә начар булмас әле! Җыен һәм сабантуйларда гына көнбагыш чиртергә гадәтләнгән татар абзасының әүвәле, яшерен-батырын түгел, шушы кадәр нигъмәткә куанычы зур иде, инде дә сарулары кайный башлады. Аңарга монда һава җитмидер кебек иде. Кая ди ул хәзер көнбагышка үрелсен, исен дә иснисе килми. Баздан башын тыгып караган иде дә, көндезге вакыт булып чыкты. Кич җитүгә, моннан чыгып, көнчыгышка таба юл алырга, иң яхшысы, адашып йөргән гаскәриләргә килеп кушылырга кирәктер. Бардыр алар андыйлар, Исмәгыйль кебекләр! Очрамый калмаслар... Исмәгыйльләрне һичкем белмәде һәм сизенмәде кебек. Һәрхәлдә бик сак йөрделәр. Әле бу кичәдә дә теге ут яна һәм аның тирәсендә халык кайнаша иде. Кайсылар көлтә алып бирәләр, башкалары иген көриләр, капчыкларга тутырып, өештереп баралар. Икмәк исенең татлылыгы һәм җанга рәхәтлеге нинди икәнлеген беренче тапкыр гына сизмәгәндер Исмәгыйль. Әмма ничек итеп ул кешеләр янына барсын да сорасын икән соң ул?.. Авыл артта калды. Күктә күренгән йолдызлардан юлның тарафын чамаларга тырышып, алар урман ягына табарак дип белеп, ерактан куе караңгылык кебек тоелган юнәлештә бардылар. Әмма ялгыштылар. Ул урын бер киң генә иңкүлек булып чыкты. Әгәр дә агачлыкның авылдан бөтенләй икенче якта икәнлеген төшенсәләр, болай аптырап йөрмәс тә иделәр. Белмәссең бу көзге табигатьне. Әле ничә көн генә элегрәк кар төшә башлаган кебек иде, инде тәмам җылытып җибәргән. Теге вакыттагыча яңгыры да юк. Әмма төне караңгы. Шактый юл узылган кебек тоелганнан соң алар тукталып калдылар. Үзәнлекнең ярына чыгып, бер авылга җиткән иделәр. Анда керергәме-юкмы дип уйлап торганда, күк йөзе арчылып киткәндәй булды һәм тулган айның яктысы бар тарафларны урап алды. Төн чырагының юлдаш булырга җыенуы аларны сөендерде. Исмәгыйль шунда хәтерләп калды: авылның аргы башында урман иде. Вакытны озакка сузмыйча, хәзер үк ашыгырга кирәк. Качкыннар өчен урманнан да хәерлерәк урын юк. Алар авылга бакча ягыннан килеп төштеләр. Теге авылдагыча, монда да ындыр булып, көлешә-көлешә диярлек, кычкырышып сөйләшеп халык иген суктыра иде. Хуҗалыкларга якынрак елышып бара башлаган иделәр дә, бер йортта эт купты. Аңа бүтәннәре кушылып, тәмам коткыга салдылар. Исмәгыйльләр, саклык чарасы күреп, тизрәк авылдан читкәрәк шылдылар. Төбәп килгәнлектән, ындырчылар тарафына җитештеләр. Шунда чак кына “янмадылар”. Каршыларында гына диярлек, тәмәке көйрәтеп, мылтыклы бер кеше йөренә иде. Ярый әле айның болыт астына кереп торган чагы булды. Исмәгыйльләр җиргә сеңеп калдылар. Ул кешегә кемдер эндәште. Сүзләреннән чыгып, аларның фашист солдатлары булуларына төшенергә мөмкин иде. Башына сугып, кулындагы коралын алу фикеренә килсә дә, Исмәгыйльнең йөрәге җитмәде. Лезгин исә һаман да “телсез” һәм мыштым иде. Теге сакчы үз тарафына китте. Качкыннар эскерт ягына елыштылар. Шунда Исмәгыйль аңлап алды: бу шушы ук авыл иде. Әнә утарлары, абзарлары! Әнә теге ут, аңа карап йөгергән иде бит ул! Элеккечә үк дерелдәп тора, селкенгәләп. Качкыннар ындырдан, бакча очлатып, киртә-читәннәргә сыена-сыена ук дигәндәй, авылга кабат төштеләр һәм, таш койма белән әйләндерелгән йорт ихатасы аша үтеп, урамның икенче ягына чыктылар. Шунда Исмәгыйльнең башына бер фикер килде: әгәр дә халыктан ашарга икмәк сорап карасаң, ничек булыр икән? Бирерләрме? Юктыр, барып чыкмас, төн уртасында кешене коткыга салып маташсаң, дошман кулына тотып бирерләр. Караңгылыкта бик якын күренгән урман, бара торгач, шактый еракта булып чыкты. Бераз кергәч, алар туктап калдылар. Төнлә урман эчләтеп хәрәкәт итү гаҗәп тә уңайсыз икән. Ул сиңа япан-кыр түгел. Әле ботакка китереп басасың, шартлап сынып, котыңны ала, әле калтайган бер-бер тамырга абынып сөрлегәсең. Көндезге якта да кеше-кара күрмәстер дип шушында ял алырга булдылар. Иртән Исмәгыйль челтерәп аккан чишмә тавышын ишетеп уянды. Күтәрелеп, аваз килгән якка барса, анда чыннан да җир куеныннан теләк-омтылыш белән саркып чыккан су башы иде. Күтәреп, учларына тутырып эчкәч, битләрен юып, ничектер рәхәткә кинәнгәндәй булды. “Һай дөньялыкның могҗизасы дәртле чишмә, күпмеләргә син гомер бирәсең, аларны сугарасың! Синдәй дә изге урыннар бик аздыр ул. Шуңа түгелме мөселманнар үзеңне якын күрәләр, телләргә алып мактыйлар, олугларының исемнәрен биреп сине зурлыйлар. Аллаһы тәгаләнең рәхмәте кебек син. Бу бәлаләрдән исән-имин котылсам, туган ягымда синдәй бер чишмәгә бура куярмын!”— Исмәгыйль шушы уйлары белән онытылып, догадагы агай кебек утыра бирде. Күңелендә ниндидер ышаныч барлыкка килде, сугышның ахыры яхшыга бетәчәгенә, исән-сау каласына фикере ныгып китте. Кәефе көрәеп, моңа кадәрге үзенең мескенлегенә хәйранлыгы тәнен йончыткан булса, хәзер аңа нәрсә эшләргә кирәклеген аңлагандай тойды. Ул һаман да шушы халәтендә утырачак иде дә, эт өргән тавыш колагына килеп кергәч, үрә сикереп торды. Авыл еракта калган кебек иде. Бу авазлар каян киләләр? Менә тагын да кабатландылар. Исмәгыйль шул тавышка таба яшеренеп кенә диярлек атлады. Басу буйлап, аларның төнлә белән килгән эзләреннән караштырып, ат арбасына төялгән полицайлар урманга якынлашып баралар, алларыннан, аларны көтә-көтә, йонлач авыр гәүдәсен уйнаклаткандай эт килә иде. Корпат токымы. Нәрсә-нәрсә, ишетелгән хәбәрләргә күрә, бу эт адәм баласын хәтта кар астыннан да табып ала, имештер. Исмәгыйль артка ташланды. Яхшы чагында табан ялтыратуың, урман куелыгына кереп чумуың хәерлерәк. Теге иптәше, лезгин, һаман да йокысын симертәме икән? Болай маташса, харап кына булачаклар. Әмма лезгин урынында юк иде. Исмәгыйль аңарга аваз сала алмады, шулай да пышылдап-пышылдап кына булса да сүз юллап карады. Җавап ишетелмәде. Әллә ташлап киттеме? Булыр да! Бер дә ышанычлы кешегә ошамаган төсле иде. Җитмәсә куркак, хәйләкәр дә икән әле. Аны каян табарга инде? Тавыш чыгармаса гына ярар иде! Исмәгыйль шушыларны уйларга өлгермәде, ешлык тарафыннан берәү аваз салды. Аның лезгин булырга тиешлеген уйлап, тизрәк анда ашыкты. Чыннан да юлдашы ике агач арасына басып, ике кулын да авызына куеп, тагын кычкыра башлады. Исмәгыйль исә, сынып яткан агач ботагының кисәген күтәрде дә аңа ыргытты. Теге сизенеп алды һәм авызын ерган хәлендә каршы алды. Мөгаен бу татар мине ташлап калдырды дип өркенгән булгандыр! Исмәгыйль, иреннәренә имән бармагын куеп: “Тес-с-с!”— диде. Ә лезгин аңларга да теләмәде, үзенчә нидер сөйләнә бирде. Исмәгыйль аңа әмерен кабатлады һәм иелергә кушты. Юлдашы аптырабрак калган арада якыннан гына эт тавышы ишетелде. Сөйләшкән тавышларны колагына элгәч, лезгинның йөзе үзгәрде. Кирәкмәс урында чукыныпмы алды шунда? Бәй, бу кеше кәфер затыннан микәнни? Аңлармы дип догалар укыштырып маташтырган булган идең, менә сиңа мә! Мөмкин кадәр тизлек белән урман эченә таба ташландылар. Кайсы тарафка барганнарын чамалап та тормадылар. Шунда Исмәгыйль акылына килде һәм, кесәсеннән тәмәке янчыгын чыгарып, учына чүп какты. Беразын лезгингә сузды. Аяк эзенә чәчәргә кирәклеген аңлаткандай, рәвешен китереп күрсәтте. Шулай тәмәке чүбен койгалап, тагын да бераз бардылар, кабат янчыкны кактылар. Бары тик хәлләреннән таеп, тәмам бетенеп һәм йончылып арыгач кына, бер авыл янына килеп чыкканнарында гына теге этнең тавышы ераклаша барганын сизенделәр. Хәзер тукталып хәл алырга да мөмкин иде. Кичке якта авылга кереп, ризык сораганда да начар булмас. Урман авызында шактый гомерләр вакытларын югалтканнан соң, инде түзәрлекләре дә калмаганлыктан, авылга төшәргә булдылар. Кузгалган гына иделәр, еракта булса да, бу якка таба килүче җигүле ат күренде. Юл кырыендарак үскән агачлыкка тартылып, аны шуннан көтеп алырга һәм барны-юкны сораштырырга булдылар. Хәер, Исмәгыйльне лезгин, лезгинне Исмәгыйль тел белән аңламасалар да, үзләрен ничектер бер тән, бер җан кебек тойдылар. Башкача була да алмый, чөнки башка таянычлары да, ышанычлары да юк! Атның башын барып тотуга, йоклап кына диярлек атлап барган симез бия кинәт айнып китте. Кешнәп тә куйды. Арбасында утырган картлачның күзләре маңгаена менде. Әмма ул бер дә алдатып торучылардан түгел икән, тиз арада балта чыгарып: — Не тронь, зарублю!— дип өрән салды. Аңа зыян эшләргә җыенган кеше юк иде. Сүзне зурга җибәрмәс өчен Исмәгыйль аны тынычландырырга җыенды. Әмма арба янына якын да килә алмый, картлачның кулындагы балтасы җанны өркетә иде. — Не надо, не беспокойтесь! Мы не грабители. Мы все лишь сбежавшие с плена красноармейцы!— диде, үз хәлен аңлатырга теләп. Әмма дә лезгинга ым какты. Ат башын җибәрүләренә, картлач атын чаптыртып китмәкче иде дә, нияте барып чыкмады. Елгыр лезгин дилбегәдән эләктерергә өлгерде. — Лады, лады, мужик! Сказал же, мы не из плохих людей! Әмма арбадагы картлач бик усал итеп сүгенде дә аларга үзләрен дошман кулына илтеп тапшырасын белдерде. Исмәгыйль аңардан кабат үтенеп карады. Тынычландырырлык итеп сөйләде. Чынлап-чынлап яман угрылардан булсалар, әллә кайчан арбасын әйләндереп каплаячакларын әйткәч кенә картлач белән бераз аңлашып алдылар. — Знам я таких как вы! Вот, два дня тому назад, к Катерине зашли такие беглые Красные, трое их было правдо, с плена сбежавшие. Ограбили, окоянные... Не хватало, в ясный день-то, и дочь её износиловали... Мол, фашистам что-ли оставить добро! Окоянные!.. Сейчас людям веры нет... Вот! Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:
|