![]() ТОР 5 статей: Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы КАТЕГОРИИ:
|
КӨЗГЕ ЯҢГЫРГА КАДӘР 25 страница— Мин каян белим, сиңа килгәндер... Ханымның калтыранган тавышы ире каршында оятка калган хатыннарның хәлен хәтерләтә иде. Бу исә тегеңә тагын да көч бирде. — Кем кирәк? Ир кеше ишеген япты, Ханбалга ике адым якынрак килеп, билләренә таянды. Авызыннан сарымсак һәм сыра исе аңкый, күзләрендә очкынлы ут иде. Ханбал кулын түш кесәсенә таба шудырды, ә теге, ялт, эләктереп тә алды. — Шаяртма, мажик! Юкса... — Сез нәрсә?.. Ашыкмагыз... Бу минем фатир... — Нәрсә? Ханбал кесәсеннән паспортын чыгарды. Пропискалы битен ачып күрсәтте. — Бу минем фатир... Ир аны паспортын алып укыды һәм көлеп җибәрде: — Фатир номерыгыз туры килә, әмма урамы һәм йорты бу түгел, алкаш! Адашкансың! Ханбал аптырап калды. Зур шәһәрдә урамга урам, йортка йорт охшамый калмас. Шулай ук буталды микәнни? Әй ахмак! — Гафу итегез! Чыннан да... — Ычкын моннан, алкаш, яхшы чагында! Ханбал урамга ташланды. Әмма подъезд төбендә тукталып калды. Ничек алай булсын? Бу бит аның йорты, үз фатиры! Нигә бутасын ди әле ул? Менә бу — Фёдор картлачның утырып торырга яраткан урыны. Әнә миләш агачы, каен, куаклар. Бераз калынаеп киткәннәр, әмма урыннарында калганнар. Ярар, урамының исемен үзгәрткәннәрдер, йорт номерын... Ә нәрсәгә баш катырып торырга? Хуҗалык башлыгына кереп чыксын, монда ниндидер аңлашылмаучылык кына бар. Тиз тәртипкә кертерләр! Һе, адашкансың, имеш, алкаш! Юк инде, син үзең исерек! Хуҗалыкта Ханбалны килер дип һичкем көтеп тормый иде. Эш сәгатенә туры килсә дә, паспорт бүлекчәсендә утырган яшь кыздан гайре берәүне дә егет тапмады. Үзенең гозерен сөйләгәндә чак тыелып торды, хәзер тавыш чыгарырга, кемгә дә әтәчтәй усалланып ташланырга әзер иде. Кая ди ул. Паспортын сорап алган кыз үз сейфыннан калын гына эш кәгазьләре папкасын чыгарды һәм андагы бөкләп куелган битен ачты. Күзенә төшеп аптыраткан сары чәчен бер якка сыпырып куйды. Нәзек бармагы белән төртеп: — Суд нигезендә фатирыгыз алынган. Бүгенге көндә аны милиция хезмәткәре Гатинга биргәннәр. Биш ел үтмичә аны кире кайтарып алалмассыз. Ә бәлки бөтенләй дә...— дип сөйләнеп, караны укырга киңәш итте: — Монда барысы да ачык язылган! Ханбалның күзләре маңгаенда иде. Нәрсәләр әйтергә дә белмәде. Йодрыкларын төйнәп, үзе дә сизенмәстән китереп сукты. Өстәл сикереп куйды. Әмма кыз каушап калмады. Шушыны гына көткәндәй, тиз арада телефонына ябышты. — Милиция чакыртам!.. Ханбал аңарга игътибар да итеп тормады. Аның үз сүзе сүз иде: — Ул бит минем фатир! Хәләл акчама төзелгән! Аны миннән тартып алырга яки сатып җибәрергә кемнең хакы бар? — Тавышланмагыз, юкса...— Кыз үтә дә тәвәккәл булып чыкты. — Нәрсә юкса? — Каян килгәнсез, шунда озатырлар! — Юк инде, сеңлем!.. Мин үземнең фатирымны кайтарып бирүегезне сорыйм! — Анда биш елгача дип язылган иде, укыдыгызмы? — Шуннан ни? — Шуннан шул: әгәр дә үзләштереп, “приватлаштырып” куймасалар, дүрт елдан соң килерсез, шунда билгеле булыр! — Ничек инде? Ханбал сүзен әйтеп бетерергә өлгермәде, ишектән дүрт милиционер килеп керделәр һәм аның өстенә ташландылар. Кулларын артка каерып, ике дә сорап тормастан, аны урамга сөйрәделәр. Мондый хәл Ханбалга таныш иде инде. Аңына килергә өлгергәнче, машинада китереп, артыннан калын тимер ишекне бикләп тә куйдылар. Кемлеге һәм нәрсә эшләп йөрүе белән кызыксынучы да булмады. Өчкә-өч зурлыктагы тәрәзәсез төрмә камерасының эче тынчу иде. Сүрән ут яктысына күзләре тиз күнде. Унбишләп таза-таза ир идәнгә һәм шәрә сәкегә тезелешеп ятканнар. Аларның бар булган тишекләреннән иске һәм яман ис чыга, сулыш алырлык та түгел иде. Аның кемлеген һәм ни өчен ябылуын болар да сорап тормадылар. Кереп баскан урынында чүгәләп, Ханбал үзенә урнашыр җай эзләде. Болар белән чагыштырганда, “Пләтән”дәге башкисәрләр аңа изгерәк тә, кешелеклерәк тә кебек тоелды. Тегеләр яшәү рәвеше итеп кануннарга буйсынмауны өлге санаган булсалар, болар вак хулиганлык һәм башбаштаклык, исереп сугышуны үзләренең ахмаклыклары аркасында гына башкарып, елак тормышның рәхәтен татучылар икәнлеген ул күңеле белән тойды, акылы белән фараз кылып дәлилләде. — Мужик, тартырга бир!— Иңгә-буйга ике метрдан да ким күренмәгән, ярым шәрә тәне май һәм ит кисәкләреннән генә торган бер ир шунда Ханбалга буш чиләк төбедәй коры күзләре белән текәлде. Җавап ишетмәгәч, сүгенеп үк куйды: — Мужик, дим!.. Сул ягындагы берәү ул кешегә сигарет сузды. Бу тартып җибәрде, бераздан: — Син кем?— дип сорады. Ул шаяртмый иде. Тәнендәге, беләгендәге һәм йөзендәге озын тирән җөйләр аның кискен һәм кырыс холыклы адәм икәнлеген белдереп торалар, күреп алган һәммәне шыр җибәрергә мәҗбүр итәләр иде. — Гали баба,— диде Ханбал, шаярту хакында уйлап та карамыйча, “Пләтән”дәге кушаматы белән. — Гали баба?— Май һәм ит кисәкләрен тәмам калтыратып, бу адәм туйганчы көлде. Аннары: — Сим-сим, ачыл!— дип кырыс кына эндәште. Ханбал кузгалмады. — Нәрсә диделәр сиңа? Ха-ха, Гали баба, ишекне ач! Әмма Ханбалның кушаматы ул әкияткә бәйле түгел иде. Дөрес, аңардан килә торган хикмәте дә булгандыр, юкса беренче ишетүчеләр аңа шушы рәвешле үртәп гел сүз ката иделәр шул. Ханбал ишеккә төртте. Ә ул чыннан да ачылып китте. Коридордан салкын һава ургылып керде. Икенче баштан берәү шапы-шопы йөгереп килде, зәһәрләнеп кычкырды: — Кем ачты? Җавап та ишетеп тормастан Ханбалның йөзенә күн итек үкчәсе белән типте. Зиндан диварларының калын ташына баш чүмече белән килеп сыланудан аңын югалткан Ханбал ыңгырашып куйды. Бераздан соң айныды, күзләрен ачты, нигәдер: “Болар мине исән чыгармаслар!”— дип уйлап куйды. Чиркәү чаңы кебек чыңлаган башы колакларын тондырды. Укшыды. — Тартып җибәр, булыша ул! Кемдер аңа сигарет сузды. Ханбал күнде. Төтенне эчкә суырды. Хәтта бушаган баш сөягенә төтен тулган кебек тоелды. — Хайваннар!.. Шулай ятыймы инде?..— диде кемдер. Ханбалга карата тоткыннарның мәрхәмәт хисе уяну билгесе иде бу сүзләр. Бер киткән кадер тиз генә әйләнеп кайтмый икән ул. Бар да юктан гына шул. Хатадан. Ханбал шушылар хакында ничә тапкырлар уйланган исә дә, тормышын кире кайтарып, яңадан башлап җибәрү юлын барыбер таба алмады. Теге вакытта Фёдор агайның үтерелүеннән соң, ераклардан урап, бик талчыгып кайткан Ханбал, фатирыма кереп авармын, ял итәрмен дигән ният белән ишеген ачып керүгә, кулларын боргалап, маңгае белән идәнгә терәделәр үзен. Кемнәр икәнлеген таный алмады. Автоматлардан һәм кара маскалардан булган ул кешеләрне талаучылар дип уйлады, тавыш чыгарып, үзен якларга алынды. Әмма кабат изеп кенә ташладылар да төрмәгә китереп яптылар. Фёдор дәдәйнең үтерелүен һәм, кайда да түгел, үз йортында, Ханбалның фатирында икәнлеген тикшерүче әйткәч, аптырап калды. Боларны инкарь итеп карады, әмма бары тик файдасызга гына. Ни кадәр гаепләрне аның җилкәсенә өюләренә карамастан, аларны юкка чыгарып торды. Алибиларына көлеп кенә тордылар. Фёдор картлачны үтерүдә Ханбал гаепләнелеп, суд та үз ягыннан шушы ялганны раслады. Биш елга авыр шартларда тотарга дигән хөкем карары белән аны зинданга ташладылар. Иң гуманлы һәм хакыйкатьне яклаучы совет суды шушындый башбаштак хөкемнәр чыгарырга да маһир икәнлеген Ханбал төрмә моның чыннан да шулай булуына тагын да дәлилләр табып инанды. Кеше хакы бу дөньяда һәм илдә бер тиен дә тормый икән. Менә яңадан ахмак хәлдә калды ул. Әмма бу юлы элеккечә атылып бәрелмәде, какшаган күңелен һәм ургыган хисләрен тыя белде. Гаебем минем нидә икән дип баш та ватмады. Барысы да болай да ачык аңлашыла иде: аның бу җәмгыятьтә яшәргә хакы юк, аны күптән гражданнар исемлегеннән сызып ташлаганнар. Сине һичкем якламаячак, бөтенесе дә шулай кирәк дип кенә кабул итәчәкләр. Нишли аласың, бер кагылган, суктырылган кешене һаман да кагып-сугып кына торалар. Бәрелгәндә дә гел авырткан җиреңә эләгә. — Ярылмадымы башың дим? Әле яңа гына Ханбалга ташланырга торган теге тоткын якынрак килде. Туп тоткан шикелле генә итеп аның башын учларына алды. — Кая, карыйм әле... Хайваннар! Башыңны ярган, җирәнгеч, эт коерыгы!.. Тоткын шакшы итеп идәнгә төкерде. Арка чокыры буйлап Ханбал кан ермагы акканын тойды. — Аптечка китерегез, начальник!— Теге тоткын ишеккә какты, тагын да кычкырыбрак эндәште. Әмма милициянең исе дә китмәде, ачып карадылар да яптылар. Ханбал үз күлмәгенең җиңен йолкып алды һәм башының ярылган җиренә куйды. Күзләреннән кайнар яшь бөртекләре коелышты. Бераздан ишекне ачтылар. Ханбалның үзен арадан суырып алдылар да озын коридор буйлап алып киттеләр. Аргы башта сүрән генә ут яна һәм аның астында авыр калын ишек ачылып тора иде. Ханбалны машинага утырттылар. Теге типкән милиционер аңа күтәрелеп карамаска тырышты. Машина алга ыргылды. Ханбалның башы әйләнеп китте, укшыды, күз аллары караңгыланды. Шактый чапканнан соң, машина туктап калды. Килеп, арткы ишеген ачтылар да Ханбалны сөйрәп чыгардылар. Япан кыр иде. Бераз бәсләнеп кар яуган, салкынча һәм саф һава. Утлар да, җан әсәре дә күренми. Кемдер Ханбалның чигәсенә китереп сукты. Ә, юк икән, пистолет терәве генә: — Менә шушында атып үтерәм бит, үләксә!.. Кем сине эзли? Кемгә кирәгең бар? Әгәр дә... Көчем җитсә, синең ишеләрне судсыз-нисез атып үтерер идем... — Әхмәт, әйдә! Ташласана! Үләксәне! Кулыңны буяма! Ярый әле иптәше чакырды, юкса Ханбалны туйганчы мыскыллаячак, хәтта атып та үтерәчәк иде бугай бусы. — Бар, дөмек! Ханбал башы белән барып кадалды һәм каядыр тәгәрәп төшеп китте. Тигез япан кыр дип уйлаган иде, яр кырые булып чыкты. Ниндидер агачка килеп сыланды, аңын югалтты. Октябрьнең сыкылы кары иләнеп кенә ява, дөньялыкның каралыгын үз җаена каплый, агарта торды.
II Ханбал кар һәм пычракка болганып ята бирде. Беренче тапкыр күзен ачканда ул бары тик тулган айның якты йөзен капларга ашкынучы кара болытларны гына хәтерләп калды. Үзенең исән калуына һичбер сөенмәде. Тирә-яктагы агачлар аны салкын җилдән сакладылар. Тирес һәм тизәк исеннән ул үзенең шәрә җирдә ятканлыгын аңлады. Кабат күзләрен йомды. Йончыган тәне ял таләп итте. Янган тирес аның тәнен җылыта иде. Димәк, юл әллә кая илтми, якында гына бер-бер авыл бар булырга кирәк. Ул төш күрде. Бала чагын. Аны, имештер, әнисе иркәли, битләреннән сыпыра, үбә иде. Ә юк икән. Шәрә килеш, ыштансыз хәлдә ята. Кечкенә үзе. Аны ниндидер йонлач нәрсә ялый. Ашамакчы. Ханбал икенче тапкыр күзләрен ачты. Баштарак аңлашылмады. Бераздан төшенеп алды: аны эт ялый икән. Үзе елый, үзе ялый, шыңшый. Өрә, кемнедер чакыра. — Актырнак! Актырнак! Нәрсә таптың анда?— Бер малайның шулай кычкыруы Ханбалны айнытып җибәрде. Эт өрә бирде, гүяки хуҗасын үзенә ашыктырып чакыра иде. Малайның тавышы якында ук ишетелде. Ул да кемнәрнедер чакырды. Алар җыелышып та өлгерделәр. Берсе ашыгып хәбәр ташлады: — Бу адәм байгура булырга кирәк. Үтереп ташлаганнар. Дошманнарының берсе. Газетадан укыганым бар... — Илшат, такылдама әле! Бу исән шул. Сүзләреңне ишетеп ята. Мылтыгы булуы бар. Атып үтермәсен! Әмма Илшат сакланырга киңәш иткән иптәшенә игътибар итеп тә тормады, үзенекен сөйли бирде: — Камил, каян алып мылтыгы булсын? Мылтыгы булса, атып утырыр иде үзе үк дошманнарын. Ә моны ыргытып кына киткәннәр... — Ә бәлки аңарга атканнардыр, үлеп кенә бетмәгәндер? Ханбал торып басарга талпынып карады, әмма гәүдәсен күтәрергә көче җитмәде. Ыңгырашты. Малайлар исә, аннан куркып, кычкыра-кычкыра читкә таба йөгерешә башладылар. Бары тик Актырнак кына, әле өреп, әле шыңшып, аның янында кала бирде. Бераздан этне хуҗасы чакырды. Әмма Актырнак аны тыңламады, Ханбал яныннан китмәде. Сикергәләде, өрде, шыңшыды. Малайлар ниндидер машинаны туктаттылар. Таныш кешеләре булып чыкты, ахрысы. Берсен-берсе узып аңлатырга тотындылар. Ул арада Ханбал да санын җыйды, гәүдәсен күтәрде. Әмма хәле юк иде, кабат ауды. Бу юлы аңын югалтмады. — Исерек түгелме соң ул? Бер ирнең шулай дип әйтүенә, Ханбал катлы-катлы итеп сүгенергә теләде. Әмма тавышы начар чыкты. Кеше кешегә дус һәм иптәш дигән булалар, әйе, көтеп тор! Кеше кешегә эт һәм бүре ул. Кешедән дә яман һәм начар хайван юктыр бу дөнья йөзендә. — Самат, бар әле, кара! Хатын-кыз башым белән мин төшмәм бит инде! Монда калдырырга ярамас. Заводка алып кайтыйк. Безнең кеше булуы бар! Бу сүзләрне ишетүгә, Ханбалның тәненә җылы йөгергәндәй булды. Ханымга ул мең рәхмәтле иде. Теге ир дә аның сүзләрен колагына элде. Ярдан төшеп: — Ни хәлең?— дип, Ханбалның йөзенә иелде.— Һай, энем, ни өчен? Исән җиреңне калдырмаганнар! Тора аласыңмы? Ханбал авызын ачып маташты, әмма сүзләре чыкмадылар. Барча әгъзалары бер-берсенә укмашкан, бәйләнеп калган төсле иде. Теге ир исә аны җилкәсенә алды һәм яр астыннан югарыга таба сөйрәде. аларны малайларның куркынган йөзләре каршы алды. Мәрхәмәтле ханым исә аһ-ваһ итте. Юл читендә торган машинаның фургон ишеген ачты. — Салыйк шунда, капчыклар өстенә... Һай адәм баласы, бер дә исән җирең юкмыни синең? Машина кузгалып китте. Актырнак аларның артларыннан өреп калды. Бераздан Ханбал ачлыктан интегә башлады. Бар көчен җыйды, аякларына басарга тырышып карады. Ул да түгел, капчыкларга таба борылып, алардан он яларга тотынды. Авызына сүс җепләре тулды. Аларга игътибар итмәстән, ул һаман комсызланып ялый бирде. Шул арада машина каядыр килеп туктады, кемнәр беләндер сөйләштеләр дә кабат кузгалып киттеләр. Фургон ишеген ачканда Ханбал торып утырган иде инде. Теге ир аны күтәреп диярлек төшерде. — Үзең бара аласыңмы? Ханбал аңарга юк дип җавап бирергә теләмәде. Үзлегеннән атлап китмәкче иде, тагын чайкалып алды. Аумас өчен фургонга ябышты. — Тот инде, Самат, нәрсә җебеп торасың! Күрмисеңмени? Ханым сүзләрен кабатлап тормады, киң һәм таза кочагына Ханбалны тотты да үзе алып бара башлады. Ул арада Самат та — теге ир, аны икенче яктан эләктерде. Ниндидер бинага кертеп, ак ишек каршысына туктаттылар. Аңарга кызыл буяу белән “Медпункт” дип язылган иде. Андагы ак халатлы ханым бармак тырнакларын буяштырып утырган җиреннән канәгатьсез генә карап куйды да: — Кая керәсез, кая-кая?..— дип тавыш чыгарды. Әмма Ханбалны китерүчеләр аның сүзләренә колак та салып тормадылар, түргә үк узып, өстен салдырырга булыша башладылар. Шәфкать туташы баягы тавышын үзгәрткән, канга баткан җәрәхәтле кешене күреп, миһербаны кайткан идеме, аһ-уһ килергә тотынды. — Абау, бер дә исән җире юк түгелме соң моның? Андый сүзләрне ишеткәч, Ханбалга җиңелрәк булып китте. Үзен кызгандырасы, иркәләтәсе килде. Ханым исә тырнакларына өреп куйды, бармакларын селкетте, янәсе: тигез буялганнармы? Тик шуннан соң гына Ханбал янына кабат килде, җәрәхәтләрен карады һәм, фикерен үзгәртеп: — Ә, әллә нәрсә түгел икән... Башын гына тишкәннәр,— дип нәтиҗә ясады. Аннары Ханбалга әмер бирде: — Чәчләреңне юарга кирәк, абзый! Әнә, юынгычта сабын, башкасы... Егетне китергән кешеләр чыгып киттеләр. Ханбал күлмәген иңенә таба чишеп төшерде һәм юынгыч янына килде. Өстәрәк озынча көзге эленеп тора иде. Ул анда үзенең шакшы, кан һәм балчык укмашкан йөзен генә күрде. Бик алай ук куркыныч түгел икән әле! Юынырга гына тотынган иде, кулбашларында сызлану тойды. Сыны катып, хәрәкәтсез калды. Тәне һәм кул беләкләре каралып-каралып күгәргәннәр иде. — Туйга кадәр төзәлә ул. Хәзер егет ясыйм үзегездән,— диде ханым, үз алдына көлемсерәп. Ханбалның тән төзелешенең күркәмлеге аның күзләрен хәрәкәтләндереп җибәргән иде.— Сынган сөякләрегез юк кебек күренә. Акылыгызны җуйганчы эчәсез дә, мужикларны әйтәм, аннан сугышасыз. Тишек-тошыкларыгызны ямаштыру безгә кала. Ханымның бу сүзләре Ханбалның да йөзенә елмаю йөгертте. Башын юып маташкан берәү, ишекне ачып: — Хания апа, кемне китерделәр?— дип кылт кына әйтеп салды. Тавышы каты чыкканнан үзе дә шомландымы, ишек төбендә туктап калды.— Гафур түгелме, дигәнем? — Тынычлан, сеңлем!— Ханым ияк асты белән генә Ханбал ягына ым какты.— Гафур түгел. Кайтыр әле, борчылма! — И Хания апа, нәрсә дияргә дә белмим инде. Ничәнче көн шул. Аракы төяп чыгып киткәннәр иде. Харап кына итеп ташламасалар ярар иде инде, Ходаем! Көн дә үтереш, көн дә кырылыш. Милициясе кая карый торгандыр? “Үз җаен!”— дип, Ханбал чактан гына тәгәрәтеп сүз ычкындырмады. — Борчылма, сеңлем, борчылма! Кайтыр. Исән-саудыр. Юл кешесе шул. Ни булмас, машинасы да ватылырга мөмкин!— Хания апасы гасабилы чибәркәйне тынычландырырга тырышты, әмма тегесенең үз туксаны йөз дә сиксән иде. — Әнә, Сарманда нинди хәлләр булды! Ике авыл арасында Петровканың баш инженеры белән ярдәмчеләрен кырып салганнар. Автоматтан, ди. Имеш, эзлиләр... Кыл да тибрәтмиләр алар. Милициясе үзе эшли аны. Әллә күрми дә, белми дә диләрме? Атна саен килеп, машинасы белән төяп китәләр. Бушка!..— Чибәркәй тәмам кызды. Хания апасы туктатмаса, президентның үзен җилтерәтеп алыр иде. — Сөрмәдия, сеңлем, кешем бар, күрәсең... Аннары сөйләшербез! Чибәркәй шунда ук: — Хания апа, булышыйммы?— дип, өстәлдәге бинт төргәген ертырга да кереште. — Вакытың булса, әйдә!— Ханым нигә ди әле ярдәмчедән баш тартсын? Хәзер Сөрмәдия эшләп бирә аны! Хания ханым Ханбалның башын карады. Чәчләрен аралады һәм: — Сеңлем, бир әле әнә шул спирт шешәсен,— дип сорап алды да һич кызганмыйча Ханбалның башына койды.— Нәрсә-нәрсә, бу бәрәкәт бездә җитәрлек. Хет чиләкләп түк шунда! Спирт усаллыгы Ханбалның ярасын куырып алды, тәне буйлап калтырану йөгерде. Шушы мизгелдә гүяки тән күгәрекләре коелышып төштеләр. Бераздан аның сулышы да киңәйгәндәй булды. — Менә адәм баласына җан керде!— дип көлде Хания ханым: — Әбел-хәят суы шул бу, тормыш суы! Юккамы мужиклар бертуктаусыз чөмерәләр аны? Тәмам чучка булганчы... — И-и, әйтмә инде, Хания апа!— дип кушылды аңа чибәркәй. Гүяки аңардан сүз сораганнар. Ханбалга кыен булып китте. Исереп егылса, бер хәл. Гел дә юктан шул. Ризыгың булса, тамагыңны ертып керә, ди. Язмышны узып кая бара аласың? Медпункттан Ханбалны башын бәйләп чыгардылар. Ул ишек төбендә бераз утырып торды да кузгалды. Ишек алдына чыкты. Яуган кар тәмам эреп беткән, бөтен җирдә пычрак иде. Мәйданчыкның аргы башында дүрт-биш адәм нидер хакында гәпләшеп, хәтта бераз төрткәләшкәндәй дә итеп маташалар. Үзләре көләләр. Яннарында тәмам шәбәргән урам этләре иснәнеп йөри. Сулдарак — зур капка, бикле булып, янында калын гәүдәле берәү басып тора, бирерәк — киң һәм олы биналар. Бу мәйданчык һәрьяктан диярлек өч катлы йорт биеклегендәге кызыл кирпеч койма белән әйләндереп алынган, урта бер җиреннән чәнечкеле чыбыклар сузылган иде. Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:
|