![]() ТОР 5 статей: Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы КАТЕГОРИИ:
|
КӨЗГЕ ЯҢГЫРГА КАДӘР 23 страницаКешеләр арасында да шулай бит, гашыйкларга күңел тартыла, алар хакында гайбәт сөйләүгә караганда, шигырь язу яки җыр чыгару мактаулы эш санала. Моны шул рәвештә күз алдына китерергә мөмкин: боларның мәхәббәт ялкыны үз тирәләрендәге космик тузанга да күчә. Ваграклары янып юкка чыга, эрерәкләре укмашкан урында ялкын озаккарак дәвам итә. Безнең Җир шары да кайчандыр шушы рәвешле ялкын эчендә яшәгән. Аны да без ул чоры өчен Йолдыз дип исәпли алабыз. Әмма уты сүнгән, чөнки башкалар мәхәббәтендә җылынучы кебегрәк тоткан үзен. Мәхәббәт кешеләргә ничек яшәү көче бирсә, аларны хәрәкәтләнергә, тормыш өчен кирәкле шартлар тудыруга этәрсә, монда да шул хәл күзәтелә. Бу куш йөрәкле үзәк, бербөтенгә әверелеп, үзенең хәрәкәтен дәва иттерә һәм, тирәсендә җыелган космик тузанны ияртеп алып, кайсын яндырып юкка чыгара, ә кайсының әйләнеш тизлеген көчәйтә. Шулай итеп Кояш тирәсендә йолдызлар барлыкка киләләр, аннары алар сүнәләр һәм планеталарга әвереләләр. Боларның берсе — безнең Җир шары...” Ханым моннан соң да шактый сөйләде. Төрле фәнни кагыйдәләргә һәм формулаларга кереп китте. Әмма алары бу клуб әгъзаларына һич тә кызыклы түгел иделәр инде. Ханбал моның гипотезамы, әллә инде чын мәгънәсендә фәнни дәлилләнгән гыйлемме икәнлеген төшенә алмады. Хәер, ул кадәр үк кирәге дә юк иде төсле. Астрономнарның да кайвакытта, астрологлар шикелле, бәндәләрнең күзләрен үзләренә каратасылары килә торгандыр. Бәлки чыннан да хакыйкатьне ачып бирүедер! Һәр сүздә мәгънә булса, анда гыйбрәткә дә урын бар. Очрашу тәмамланганда Альбина җылы хисләр уянган күңелен чак тыеп тора иде. Ханымның чыгышы аны тәмам аягыннан екты, сүзсез калдыру дәрәҗәсенә җиткерде һәм ул бәхетнең менә шушындый мәхәббәт белән бергә генә киләсен аңлап алды. Аңа салкын күзләре белән карап утырган Ханбалның уйлары кайларда йөзгәннәрдер, әмма Альбина бары тик аның хакында, Ханбал турында гына хыялланды. Әгәр дә ире Геннадий инде сүнгән йолдызны хәтерләтсә, Ханбал аның өчен әле яңа гына дөрләп кабынып килүче иде. Әмма ни өчен егет тәвәккәлрәк түгел соң, нигә бар барлыгын юклыкка чыгарып онытмый, мәҗнүнгә тулысынча әверелеп җитми? Ул вакытта аларның икесеннән дә бәхетлерәк кешеләр бу дөнья йөзендә булмас иделәр.
XXIV Машинасын Альбина, китереп, Ханбаллар подъезды төбенә үк туктатты. Инде караңгы төшкән иде. Ханым китәргә дә, чыгарга да ашыкмады. Тыныч торды. Егетнең нәрсә булса да әйтүен көтте. Бу мескен исә кичәнең шушы кадәр дә затлы үтүенә хәйран калудан телен йоткан иде. — Кайтып җиттегез түгелме?— диде аңарга Альбина. — Юк,— диде Ханбал,— кайтып җиттегез түгел, җиттек! Мин сине үземә чакырам, чәйгә!.. Ханым көлеп куйды да тәкъдимне кире какты: — Бу вакытта, шушындый мәҗлестән соң нинди чәй инде ул? Арытылган, бүген мөмкин түгел! — Ә кайчан мөмкин?— Ханбалның ханымны югалтасы килмәгәнлеге аңлашылып тора иде. — Мин үзем белдерермен, килеп чыгармын! — Юк! Юк-юк, мин ничек түзеп яшәрмен? Сине мин кайдан табарга да белмим! Йортыңны күрдем, ә фатирыңны? — Илле бишенче фатир... Әмма килеп йөрү юк. Бик кирәксә, почта тартмасына хат ташларсың! Егет дивана иде, ул хәзер тәмам диярлек Альбинага гашыйк булган, аның алдыннан тузан сыпырырга әзер. Әмма ханым бер дә сер бирми. Кирәк иде инде бик аңарга синең кебек уҗым бозаулары! Ханбал машина ишегеннән чыгарга дип тартылды. Аны Альбина туктатмады. Димәк егет аңарга бөтенләй дә кирәк түгел? — Ярый, хуш! Үпкәләгән кыяфәт белән Ханбал ишекне япты, китәргә дип борылды. Шунда гына Альбина аны исеме белән дәшеп туктатты. Өс-башына ишарә итте. Егет моны сизенде дә: — Аһ, гафу итегез, салырга, чишенеп калдырырга онытканмын!— дип, шунда ук төймәләренә ябышты. Ул чыннан да хәзер киемнәрен алыштырырга мөмкин иде. Альбина аны бу ниятеннән туктатты: — Юк! Болар — сиңа, әйе-әйе, сиңа бүләк! Салып калдырсаң, үпкәләмим үзеңә! Башка бервакытта да очрашмабыз! — Рәх-мәт!— дип иҗекләде, аптырап калган Ханбал. Үз гомерендә чит кешедән мондый бүләк алганлыгы булмау сәбәпле ул нәрсә дияргә дә белми иде. Әмма Альбина аны тагын да үтереп ташлады: — Бусы да сиңа! Кухня тәрәзәң челтәрсез, эләрсең! Килештекме? Пакетка салынган җиңел әйберне кулына алуга, егет тагын да рәхмәтен кабатлады. Әмма кире кайтарып бирергә яки баш тартырга батырчылык итмәде. — Бары шул гынамы? Альбинаның нәрсә әйтергә теләгәнен Ханбал аңлый алмады. Ханым аңа таба чияле иреннәрен сузды. — Бәлки үбәрсең? Ханбал бар дөньясын онытты. Алар үбешкәндә Айзик шыңшып-шыңшып боргаланды, әмма комачауларга кирәк тапмады. — Мин сине яратам!— дип пышылдады Альбина. — Мин дә яратам!— диде егет. — Айзик та сине ярата,— диде ханым, чын сүзне уенга борып,— хәзер иремне дә үзем белән яткырмый, ә синнән — үптертә! Башсыз түгел диген, хәтта күңелдәген сизенеп тора... Тагын да бер-ике сүздән соң алар очрашуга вәгъдәләшеп аерылыштылар. Ханбал аның машинасы күздән югалганын озак күзәтеп озата атлады. Бакса, күрше йорт янына ук барып җитә язган икән. Кире борылып килде. Кереп китәргә ашыкмады. Аңа рәхәт иде. Күңеле тантана итә, сөенә, куана. Әгәр дә мөмкин дисәләр, ул хәзер айга кадәр менеп җитәр иде. Бәхетлеләр күккә сикерә, хәсрәтлеләр җиргә сеңә шул. Кеше бер мәртәбә намусына таянган икән, ул гомере буена вөҗданына тугыры калырга тиеш, юкса аның һичкайчан да бәхете булмаячак. Марфа түтинең вафатына өч көн узуга, халык җыелып, аны озатырга тиеш икәнлекләре аңлашылды. Бар борчылуларыннан азат калыр өчен Ханбал да анда чыкты. Башка күршеләре дә шушында иде. Менә хәзер, тиздән алып китәрләр сыман. Әмма ни сәбәпледер ашыйкмыйлар. Машиналары да килеп җитте, югыйсә. Ә Ханбалның эче тулы шом. Кичә Альбина белән саубуллашып калганнан соң, фатирына керде һәм гомерендә беренче тапкыр диярлек мондагы шыксызлыкка игътибар итте. Аңа үз өендә күңелсез иде. Әгәр дә язмышы ул көяз хатынның мәрхәмәтенә юлыктырмаса, шушы рәвешле салкын тормышын алга таба да уздырып ятарга мөмкин иде. Ярый әле вакыты үткәч түгел, нәкъ кирәк чагында таныштылар! Альбина бүләге булган костюмны саласы килмичә, хәтта чәен дә чишенмәгән килеш эчте. Аннан соң төргәкне ачып карарга булды. Анда чыннан да кухнясына яраклы челтәр-пәрдәләр иде. Боларның затлылыгы Ханбал фатирына түгел, музейга гына эләрлек. Шулай да егет куанып куйды: ничек матур булачаклар, килешеп торачаклар болар! Ә төнлә белән төш күреп саташты. Гүя Марфа карчык кара киемнән аның фатирында йөри икән, әллә нигә дип почмакларны карый, нәрсәдер эзли-эзләнә, тикшеренә, ә үзе зәңгәр күзләрен яндырып төбәлә. Ни кирәк аңа? Нәрсә сорый ул? Челтәр-пәрдәнеме? Кулын суза. Салкын. Җан өшеткеч. Нидер сөйли. Хәерлегә түгел дип мыгырданамы шунда! Бу нәрсә ул тагын? Нигә төргәкне чишә? Ул бит аныкы түгел!.. Көлә? Ничек начар итеп көлә!.. Ерткалый?.. Нигә телгәли ул челтәр-пәрдәләрне? Яндыра да түгелме?.. Юк икән! Ирен чакыра. Фёдор агай Ханбалның кулына таяк тоттыра, ахрысы?.. “Хезмәтчем бул, хезмәтчем!”— дип көлә... Нәрсәгә көлә? Ханбал иртәгә Альбинага ни әйтер? Бер юләр карчык телгәләде челтәреңне диярме? Тукта, бу карчык үлгән иде түгелме соң? Әйе-әйе, вафат ул, вафат!.. Йокыдан тирләп-пешеп уянган җиреннән егет, үз-үзен белештермичә, адашкан кеше төсле кухня ягына чыкты. Каршысыннан Марфаның шәүләсе үтеп киткәндәй тоелды аңа. “Әгузы билләһи...” Юк икән, әллә ниләр күренә күзенә. Мөгаен кичә алган тәэсирләре бетеп җитмәгәндер! Ә шулай да кичәсе дә күңелле булды бит. Теге галимә ханым күп кенә кызыклы нәрсәләр хакында сөйләде. Бәлки ул чыннан да дөрес фикердә торадыр? Хакыйкатьнең инде аның очы-кырые юк. Фәлсәфәнең бигрәк тә! Ә яшәешне аңлыйсы килә. Төбенә төшендеңме, бәхет серенә дә төешенәсең. Ә бәлки кирәк тә түгелдер? Чыннан да гадидер бәлки аның кануннары? Чыннан да бер көнлек түгелме соң бу тормыш? Бүген тудың, иртәгә яшәдең, берсекөнгә исә үлдең. Авырлык та, борчылу-борчулар да юк. Намусыңа да тугрылыклы калдың, вөҗдан газабын да кичермисең... Бер уянгач, Ханбал йоклап китә алмыйча йөдәде. Гүяки менә хәзер тагын төшенә Марфа карчык керер, аны борчыр, куркытыр сыман иде. Шулай ята торгач, таң аттырды. Кояш беленә башлаганда гына күзләренә йокы керде. Менә хәзер монда басып тора. Алып китсеннәр иде инде. Ханбалның авыр тойгыларыннан азат итсеннәр. Аның әле эшләре җитәрлек. Берничә көнгә генә булса да, туганнарын күреп, Әлмәт-Җәлил якларыннан әйләнеп кайтасы бар. Автобуска билет алсын. Алдан хәстәрен күрмәсәң, юл хәсрәтеннән аптырап бетәрсең. Подъезд ишегеннән авыр табут күренде. Күпләрнең күзендә яшь, аерылу газабыннан күңелләре ватык иде. Алар Марфа түтинең мәңгелеккә китүен шулай авыр кичерәләр. Үлем бервакытта да шатлык алып килми, һәрхәлдә яшәп калган кешеләр өчен. Ул бары тик киткәннәргә генә сөенеч. Бер көнлек дөньядан аерылу, мәңгелеккә ирешү — моны берәүләр үзләренчә, икенчеләре диннәре өйрәткәнчә аңлыйлар. Анда кемне нәрсә көтә, һичкем белми, Аллаһыга мәгълүмдер... Озатучылар арасында Регина да бар иде. Ханбал белән бер-берсен тиз танып алдылар, баш та кагып исәнләштеләр. Ире дә мондадыр инде! Анысын егет танымый. Әмма да Регина шул килеш кебек, үзгәрмәгән, матурланыбрак та киткән түгелме? Әйтүләренә караганда, ире рус милләтеннән бугай? Игорь диме шунда, башкамы? Бер балалары да бар түгелме әле? Шунсы гына инде: ире эчә, вакыт-вакыт тавыш чыгаргалый, аптырата икән Регинаны дип ишеткәләгәне бар Ханбалның, анысын да Марфа белән дядя Фёдордан түгел, анда-санда очраштыргалаган уртак танышларыннан гына. Әмма Ханбал өчен Регинаның кызыгы юк инде. Хисләре чын йөрәктән булмады микәнни? Кем белә, бәлки барысы янып бетеп сүрелгәндер? Әллә иргә чыгуы аркасында ул егетнең хәтереннән сызылып ташландымы? Нигә инде аңардан Марфа карчык булмастае эшне таләп итте? Нишләргә, ничек яшәргә икәнлеген Ханбал үзе дә бик яхшы белә бит! Алып киттеләр... Үкереп барган машиналар артыннан егет карап калды. Күпләрнең күзләрендә яшь бөртекләре күренсә дә, Ханбал тыныч кебек иде. Шәһәрдә йөреп, кирәкле аз-маз күчтәнәчләр җыйгалаганнан соң, фатирына Ханбал кайтып кергәндә Марфа карчыкның “поминка”сы башланган иде инде. Мөгаен исерешеп тә киткән булсалар кирәк, бер дә кирәкмәстән авыр һәм озын көйләр дә җырлаштыргалап, тавышланышып та алгаладылар. Егетнең эшләре инде әллә ни юк иде, рус туена менүне яхшысынмады. Альбинасы бүләк иткән селтәр-пәрдәләрне эләргә уйлады. Әмма кадак-чүкеч тавышы белән исерекләрнең ачуын китерергә мөмкин икәнлеген аңлап, бу фикереннән кире кайтты. Шулай да төргәктә дә калдырасы килмәде. Ахырда ниятләнде дә элекке хуҗалардан калган кадакка гына булса да элеп торырга булды. Кухня ягы бер карауга чибәрләнеп, ямьләнеп китте. “Моны залга да эләрлек икән, нигә дип монда кушты икән?”— дип Ханбал уйланып алды, башка бүлмәгә чыгып, анда урынын җәйде. Исенә төшереп, юлга чыгасы, берничә көнгә югалып торасы хакында Альбинага белдереп куярга кирәклеген уйлады һәм иренең кулына эләгеп шикләндермәсен дигән теләктә конверт тышына үзенең дә төгәл адресын күрсәтте дә хат язып тыкты:
“Кадерлем, Альбина ханым! Ачуланма, мин туганнарымны күреп кайтырга уйладым. Иртәгәгә Әлмәт автобусына билет алдым. Бер атнадан әйләнеп кайтырмын дип уйлыйм. Мин сине яратам! Сагынырмын инде! Син дә онытма! Күкләрдән бары шуны гына телим! Хуш, сау бул! Озакламам! Ханың-балың, ягъни Ханбалыңмын!” Баштарак теләмәсә дә, хаты ахырында язылу вакытын төгәл күрсәтергә булды, анысын өстәп куйды һәм: “Иртәгә юлга китешли почта тартмаларында калдырырмын әле!”— дип уйлап, үзе белән аласы барча әйберләрен бер сумкага тутырды. Бу эше генә беткән иде, ишектә звонок бирделәр. Һаман да Альбина хакында гына уйлаган егет моны да ул дип белде, әмма ялгышты. Ишеген ачса, анда Регина басып тора иде. — Исәнме, Ханбал! Әллә оныттың дамы? “Поминка”га да менмәдең, сине чакырулы дигәннәр иде. — Анда мин артыктыр... Регина исерек иде. Ханбал аны фатирына кертмәде. Әмма хатын тиз генә борылып китәргә җыенмады, үтәли карап торды да: — Чакырмыйсың да... Сөйләшеп алырга уйлаган идем,— дип белдергәч, егет аны түргә өндәгәндәй итте. Регина карышусыз керде. — Синең сараең шушымыни инде? — Ат сараең димәкчесең инде! — Юк, син бит — Хан-Бал! Хан сараең димәкчем! Әллә хатынның үзеннән, әллә инде дядя Фёдорлар фатирының һавасы шундый, Регинаның чәчләреннән бөтерелеп Марфа түтәйнең исе калды. Ханбалга авыр булып китте. Шулай да кунакны куып чыгару ярамас иде. — Чәй куяргамы? — И Ханбал, сыйлысы килгән кеше сорап торамыни ул? Регина кисәк кенә борылды да егетнең җилкәләренә кулларын куйды. Исерек хатыннан барысын да көтәргә мөмкин иде. — Ни булды, Регина? Авырмы әллә?.. — Бик авыр, Ханбал, бик авыр...— дип, Регина шунда егетнең башына үз маңгаен терәде.— Синсез бик авыр, бәгырем телгәләнә. Белә идем, белә идем мин синең монда, бабайларга күршедә яшәгәнлегеңне. Килергә батырчылык итмәдем. Бүген-иртәгә диелә-диелә калды... Сагындым мин сине, Ханбал!.. Мин бит сине яратам, беләсеңме шуны, яратам!.. Егет аны тынычландырырга ашыкты. Баштарак аптырап калса да, аннары ире барлыгын, кызын исенә төшерергә тырышты. “Альбина белән моны бер-берсенә охшатып аптыраткан идем, тәңгәл килерлек җирләре юк икән!”— дип көенде. Әле кайчан гына оныта алмый газапланган мәхәббәте күптән сүнгән, көле дә калмаган төсле иде. — Регина, ирең монда бит! Нишлисең син? Бар, мен, тынычлан! Аның алдында нәрсә әйтерсең? Ачуланыр бит!— диде. Ул исә аңа каршы хихылдап көлә башлады һәм тезеп китте: — Улмы нәрсә әйтер? Ул чүпрәкме? Әллә кайчан исереп ауды инде! Аның бар булганы шул! Исерә дә ава, исерә дә ава... Ә мин сиңа килдем... Сине эзләп! Үзең йөри белмәдең, ташлады дип үпкәләдең! Ә мин ташламадым. Юләр булганмын. Әби сүзен тыңлап... Мәрхүмә, үзе дә бәхет тапмады, миңа да насыйп итмәде. Җимерде дә куйды! Хәзер Ханбал шул әбисенең сүзләрен Регинаның үзенә тапшырырга тиеш иде. Һәрхәлдә бүген исерек, айныгач белдерермен дисә, кайчан эшләячәк? Әллә дядя Фёдордан гына сорасынмы? — Ул гафу үтенде бугай... Ни, Марфа әби мине дә чакырган иде, синең хакта күп сөйләде ул. Дядя Фүдор иртәгә үзеңә әйтер әле! — Чукынышып китсеннәр барысы да. Миңа аларның берсе дә кирәк түгел! Мин сине эзләп килдем. Синең белән очрашу өчен. Ханбал, мин сине яратам! Белеп торам, син дә минсез яши алмыйсың! Шуңа күрә өйләнмичә йөрисең... Ал мине менә шушы килеш, ал! Ханым шашынып китте һәм өстендәге кофтасын салып ук ташлады. — Кил мондарак, кочакла мине, Ханбал! Синең иркәләвеңне, яратуыңны телим!.. — Ярамый, Регина! — Нигә ярамасын? Берсен-берсе яраткан кешеләр бергә булырга тиешләр! Дөньяда бу эш әхлаксызлык дип атала алмый. Киресенчә, кемнәр мәхәббәтсез, яратмыйча бер-берсе белән яшиләр, алар әхлаксыз! Алар дөнья йөзен әшәке итеп бозучылар! Кеше җаны ирекле кош кебек. Әмма ул кемне дә булса сайлый икән, гомерлеккә!.. Регинаның күзләрендә яшь бөртекләре күренде. Ул битләрен учы белән каплады һәм, килеп, бүлмәдәге утны сүндерде. “Ояладыр!”— дигән уе белән Ханбал аның бу эшенә каршы төшмәде. Әмма ханымның күңелендә башка ният тә бар икән. Монысы соңрак беленде. — Хәзер болар хакында нигә искә төшереп торырга? Буш фәлсәфә кебек кенә бит бу! Әйе, яраттым мин сине, Регина, саташып-саташып яраттым... Тагын шушылай тезеп китсә, Ханбал бу юлы да сүзләр ярдәмендә хисләрен уятып, мәхәббәт учагын кабат тергезеп җибәрергә мөмкин иде. Әмма араларына Альбинаның назлы тәнле сылу гәүдә шәүләсе килеп керде. Сүзләреннән егет туктап калды. Ә Регинага шулар гына кирәк булган. Ул кабат Ханбалга таба елышты һәм аны муеныннан үбә башлады, җилкәләренә асылынды. — Исеңә төшер, Ханбал, исеңә төшер барысын да! Егет артка чигенде, караватына туры килеп, буйга сузылды. Регина аны үбә-кочуын ургылып дәвам иттерде. Аның авызыннан аракы һәм әчи төшкән кәбестә салаты исе килә иде. “Эчкән, хәзер моңа күңел юаткычы кирәк инде!”— дигән уй егетнең акылын ярсытты, әмма хатынның назлануларына күңеле килеп, кузгалмый торды. Чишелгән төймәләре аша үтеп, күлмәгенә урала-урала Регина аның шәрәләндерелгән күкрәкләрен үпте һәм кабат иреннәренә таба үрелде. Теге аракы белән укмашкан әчкелтем кәбестә исе тагын Ханбалның борынына керде. Аның саен гайрәтен генә чигерә торды. “Мачы исләре килә!”— Шушы рәвешле уйлаган егетнең күңеле укшыды. Чыннан да шулай бит, дядя Фёдорлар фатирына кергәндә дә шулай әллә нинди ят һавадан шикләнде, моны үлем хәбәренең исе дип уйлады. Мачыныкы икән, ләбаса... Ханбал читкә тартылды. Бу вакытта Регина күтәрелеп, өстеннән барча киемнәрен салырга тотынды һәм тиздән анадан-тума хәлендә калды. Аны ничек тә авызлыкларга белмәгән егет көчек кебек сеңәргә яки чыгып качарга тиеш иде. Була бит шулай, кулыңнан килмәгән эштә кемнеңдер ярдәме тия һәм ул сине бәладән коткара. Ишектә звонок бирделәр. Көтелмәгән бу хәлдән Регина артка чигенде. Звонок артыннан ук ишекне төя башладылар. Анда бер исерек ирнең нидер таләп иткән тавышы бөтен подъездны яңгыратты: — Регина, выходи, я знаю, что ты там!.. Монысын ук Ханбал көтмәгән иде. Хәзер килеп керә калсалар, нәрсә ишли алачак инде? Гаебем юк дип тә әйтә алмаячак! Әнә бит, иредер, Игоредыр! Кем булсын тагын? Ишекне төюче кеше каты сүгенеп куйды. Ул да түгел, ничек бар шулай Регина үз киемнәрен идәннән җыйный башлады, уңга-сулга тартылды. Нәрсә эшләргә дә белми, үзе һаман пышылдый: — Ирем бит бу, ирем!.. Ханбал да сикереп торырга мәҗбүр иде. Әле яңа гына бөтен дөньясына төкерергә әзер булган хатын, әллә оятыннан, әллә көтмәгәндә айнып китүеннән — белмәссең, почмакка сеңде. Ашыгып киенә башлады. Әмма һичбер киеменең рәтен-җаен таба алмыйча газапланды. Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:
|