Главная

Популярная публикация

Научная публикация

Случайная публикация

Обратная связь

ТОР 5 статей:

Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия

Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века

Ценовые и неценовые факторы

Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка

Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы

КАТЕГОРИИ:






КӨЗГЕ ЯҢГЫРГА КАДӘР 24 страница




Хан­бал ишек яны­на кил­де. Әгәр дә Игорь ва­тып ача кал­са, аны ни­чек тә тук­та­тып кал­ды­рыр­га иде исә­бе. Әм­ма ул ара­да аны кем­дер ты­ныч­лан­ды­ра баш­ла­ды:

— Игорь, Иго­рёк, что ты де­ла­ешь?.. Все лю­ди спят, а ты? Что шу­мишь?— Бу ке­ше, сый­пап кы­на ди­яр­лек сөй­ләү­че адәм исә Ре­ги­на­ның ба­ба­сы дя­дя Фё­дор иде.— Кто те­бе ну­жен? Здесь нет тво­ей же­ны, она ос­та­лась на кух­не, уби­ра­ет­ся. В та­кой-то, в та­кой-то день!.. Эх-х, сов­сем спя­тил! И так го­ря по гор­ло! А ты к чу­жим две­рям хо­дишь, сту­чишь! Пош­ли до­мой! Пош­ли…

— Уй­ди, ста­рик!— Исе­рек ир аның сүз­лә­рен ко­ла­гы­на да эл­мә­де бул­са ки­рәк, чит­кә этеп җи­бәр­мә­де­ме әле, карт­лач­ның ку­лын­да­гы та­я­гы таш идән­гә шал­ты­рап төш­те.— Здесь моя же­на, я знаю!..

— Эх затёк! За­чем стар­ших не слу­ша­ешь­ся? Нет её там! Го­во­рю же, твоя же­на — на кух­не! Иди, под­ни­мись!.. Не ви­дишь что-ли, все лю­ди спят, весь дом на но­ги под­ни­мешь… Нет там ни­ко­го! Ес­ли не ве­ришь, сту­чи!

Ре­ги­на­ның мон­да бу­лу­ын кем-кем, әм­ма Фё­дор агай ча­ма­лый иде. Ха­ты­ны­ның әйт­кән сүз­лә­рен исе­нә тө­ше­реп, аның яшь­ләр­гә ко­ма­чау­лый­сы кил­мә­де. Ни ди­сәң дә, тиз­дән, бәл­ки шу­шы хәс­рәт­ләр үтеп ки­тү­гә үк Ре­ги­на Хан­бал­га кия­ү­гә чы­гар дип исәп­ли, ире бе­лән ае­ры­лы­шу­ла­ры өме­тен­дә иде. Ни­гә шу­лай бул­ма­сын, алар бит бер-бер­сен үлеп ярат­ты­лар! Ул ва­кыт­та ук әйт­кән иде ха­ты­ны­на Фё­дор, кер­мә яшь­ләр ара­сы­на дип, тың­ла­тып ка­ра син ки­ре бет­кән ха­тын-кыз­ны, чы­гым­ла­ган ат ке­бек бит ан­дый­лар. “Ка­тыш­ма!”— дип ке­нә җи­кер­де. Ә ахы­ры нәр­сә бе­лән бет­те? Тәү­бә-үте­неч бе­лән­ме?

— И по-ос­ту­чу!

Игорь шак­тый исе­рек иде бул­са ки­рәк, йод­ры­гы бе­лән тө­я­се урын­га, ин­де бу юлы җил­кә­се бе­лән ге­нә ыш­кын­ды һәм, үз хә­ле­нә тө­ше­неп, дя­дя Фё­дор­ның те­лә­ге­нә буй­сы­ныр­га мәҗ­бү­ри­ят тап­ты.

— Пош­ли, Иго­рек, пош­ли!.. Нет там ни­ко­го! Дав­но бы отк­ры­ли. До­ма твоя же­на... На кух­не... Пош­ли-пош­ли!

Алар­ның ки­тә бар­ган аяк та­выш­ла­ры ише­тел­де. Хан­бал ишек­тә­ге күз­не кү­тәр­де. Мо­ны си­зе­неп­ме, Игорь ки­ре бо­ры­лып ка­ра­ды, әм­ма та­выш ише­тел­мә­гәч, дя­дя Фё­дор бе­лән бас­кыч­тан ме­неп кит­те. Аның ат­ла­вы­на ка­ра­ган­да аяк­ла­рын шу­дыр­туы үр­мә­ләп бар­ган ке­ше­не хә­тер­лә­тә иде­ләр.

Та­выш тын­гач, Ре­ги­на да ишек яны­на кил­де. Кул­ла­ры Хан­бал­ны ко­чар­га дип үрел­де. “Ну бу ха­тын-кыз­ны, әле яңа гы­на аны ба­ба­сы бә­ла­дән кот­кар­ды, ә ул ин­де икен­че­сен эз­ли!”— Шу­лай уй­ла­ган Хан­бал­ның бу ва­кыт­та ачуы ки­леп, Ре­ги­на­ны төрт­кә­ләп чы­га­рып җи­бә­рә­се кил­де. Әм­ма код­рә­те дә, ко­ты да җит­мә­де. Ха­ным ин­де хә­зер үзе дә чы­гып ки­тәр­гә мөм­кин.

— Мон­да­лар­мы әле?

Ре­ги­на­ның пы­шыл­дап со­ра­вы­на Хан­бал­ның исе дә кит­мә­де. Аның та­вы­шын­да аз гы­на бул­са да кал­ты­рау-кал­ты­ра­ну бар иде. Егет­кә кы­зык ке­бек то­ел­ды: “Ә­ле яңа гы­на бит, яңа гы­на... Син­нән баш­ка һич­кем­не ярат­мыйм дип сөй­лә­гән ха­тын тү­гел­ме соң бу?” — Шу­шы­лай дип хәт­та кы­чкы­рып әй­тер­гә дә мөм­кин иде, әм­ма Хан­бал үзен ты­еп кал­ды. Үчек­ләр­гә исә­бе юк тү­гел дә бит... Кир­әк­мәс!

— Ирең­не дә яра­та­сың икән!

Хан­бал­дан мон­дый сүз­не ха­ным көт­мә­гән иде. Хә­ле­нә ке­рер, ты­ныч­лан­ды­рыр, ку­рык­мас­ка ку­шар дип уй­ла­ган иде. Ә аның өчен Ре­ги­на­ның хис­лә­ре бер нәр­сә дә тү­гел. Кыз­га­на да бел­ми. Юк, бу элек­ке сө­ек­ле­се Хан­бал тү­гел, юк-юк!

— Та­выш чы­га­ру­ла­рын­нан кур­кам! Ни ди­сәң дә, ирем бит әле! Ае­ры­лы­ша баш­ла­сак та ми­не га­еп­лә­ве бар. Сөй­рәл­чек ди­сә, нәр­сә әй­тер­мен? Ке­ше ал­дын­да бит!

Сүз­лә­рен­дә хак­лык бар иде. Хан­бал шун­да ук аның бе­лән ки­леш­те, әле яңа гы­на исе­рек ке­бек кү­рен­гән ха­тын хә­зер ай­ны­ган төс­ле. Ин­де чы­гып та кит­сә — бик ях­шы!

— Си­нең бе­лән сөй­лә­шер­гә ге­нә дип төш­кән идем, әл­лә ни­чек ин­де... Ачу­лан­ма!— ди­гән үте­неч­ле һәм кыз­ган­ды­рыр­лык сүз­лә­рен те­зеп кит­те Ре­ги­на.— Ба­бай әйт­те дә, әби­нең си­ңа, ча­кы­рып, ни­ләр ва­сы­ять ит­кән­ле­ген... Кү­ңе­лем куз­гал­ды. Сөй­лә­шер­гә дип ке­нә төш­тем, син мо­ны ук көт­мә­гән­сең икән...

— Дө­рес, көт­мә­дем!

Ха­ным­ның җы­лы кул­ла­рын­нан ае­ры­лыр өчен Хан­бал ут ян­дыр­ды һәм кө­леп җи­бәр­де:

— Син бит ки­ем­нә­рең­не тис­кә­ре як­ла­ры бе­лән ки­гән­сең!

Ре­ги­на көз­ге­гә та­ба кил­де. Ул да көл­де.

— Шу­лай икән шул! Ка­раң­гы­да кү­ре­нә­ме­ни?..

Рөх­сәт тә со­рап тор­мас­тан, ул коф­та­сын сал­ды. Күк­рәк­лә­ре шул ки­леш асы­лып төш­те­ләр. Хәт­та итә­ген дә Хан­бал кар­шы­сын­да уңай ягы­на алыш­тыр­мак­чы иде дә, тук­та­лып кал­ды. Ан­на­ры:

— Ка­рап тор­ма, юнь­сез, оял­та­сың бит!— ди­я­рәк әй­теп сал­ды.

Егет аңа ар­ты бе­лән бо­ры­лып бас­ты, әм­ма янын­да­гы төрт­ке­дән ут­ны сүн­де­рер­гә ба­тыр­чы­лык ит­мә­де. Яңа гы­на оял­ган ке­бек ма­таш­кан ха­тын ка­бат бәй­лә­нә баш­лар­га мөм­кин иде.

— Ә шу­лай да сөй­лә­шә ал­ма­дык...

Ре­ги­на ки­е­неп бет­кән иде. Бу сүз­лә­ре­нә җа­вап би­рер­гә уй­ла­ма­ган Хан­бал аңа та­ба бо­рыл­ды. “Нәр­сә ха­кын­да сөй­лә­шер­без икән?”— дип уй­ла­ды, шун­да ха­ным­ны ал­дар­га бул­ды:

— Ир­тә­гә аң­ла­шыр­быз әле, бү­ген ге­нә ди­мә­гән бит! Ан­да ирең чы­гы­рын­нан чык­кан­дыр. Бар, мен ин­де!— ди­де.

— Ярар, хуш, сау бу­лып тор!— Ха­тын­ның өме­те чын­нан да зур­дан иде.— Ир­тә­гә көн­дез тө­шәр­мен. Без­не­ке­ләр ки­бет­ләр­гә чы­гар­быз ди­гән­нәр иде, сә­бәп та­бар­мын да мин син­дә ка­лыр­мын!

— Ярар-ярар, бар, хуш, сау бул!

Хан­бал фа­ти­ры­ның ише­ген ач­ты. Җи­ңел ге­нә шу­ып чы­гып ки­тәр­гә уй­ла­ган Ре­ги­на шун­да ба­ба­сы Фё­дор бе­лән йөз­гә-йөз кил­де. Ул аны эз­ләп, бе­леп төш­кән икән. Шун­да ук нә­сый­хә­тен дә би­рә баш­ла­ды:

— Эх доч­ка, раз­ве так мож­но? Муж до­ма! А ты!.. Вот ког­да по-мир­но­му раз­ведё­тесь, тог­да и сойдё­тесь...

Алар бас­кыч­тан ме­неп кит­те­ләр. Хан­бал, ир­тә­гә сә­гать ир­тән­ге ал­ты­га ав­то­вок­зал­га ба­рып җи­тә­сен уй­лап, би­шен­че яр­ты­га бу­диль­ни­гын көй­лә­де дә йок­лар­га ят­ты.

 

XXV

Бер тын­гы­лык бир­мә­сә, бир­ми баш­лый икән бу са­та­шу­лар. Хан­бал та­гын кур­кы­нып уян­ды. Бу­диль­ни­гы бу­ы­ла-бу­ы­ла, ава-тү­нә шал­ты­рый иде. Егет аңа ба­сар­га өл­гер­гән­че, әү­вә­ле ку­лы бе­лән та­ба ал­мый­ча ин­тек­те, ул ара­да күз­лә­ре ачыл­ды, аны тө­ше­реп җи­бәр­де, ан­на­ры кү­тә­реп алып, уры­ны­на куй­ды. Те­ге шал­ты­рау­дан тук­та­ды. Ә Хан­бал юы­ну бүл­мә­се­нә ке­реп тә тор­мас­тан кух­ня­га йө­гер­де. Аль­би­на бү­ләк ит­кән чел­тәр-пәр­дә­ләр­не бар­ла­ды. Алар урын­на­рын­да иде­ләр. Әм­ма егет­нең са­та­шу­лы тө­ше һа­ман да кү­ңе­лен куз­га­та бир­де.

Ни­чек, нәр­сә күр­де соң әле ул? Баш­та тә­рә­зә ачыл­ган­дай иде. Кем­дер кер­де бу­гай? Юк, туй ба­ра! Рус туе! Җыр­лый­лар. Аң­ла­шыл­мый. Сүз­лә­ре дә әл­лә нин­ди ге­нә шун­да. Ком­со­мол­лар җы­ры ке­бек... Ул да тү­гел, Хан­бал үзе өй­лә­нә икән. Аль­би­на­га! Юк, ул бул­ма­ды әле. Мар­фа кар­чык­ка тү­гел­ме соң? Ма­чы ты­ны исе ки­лә, әл­лә ни­чек кот­сыз, зат­сыз ис! Ә ни­гә дип әле Аль­би­на бү­ләк ит­кән чел­тәр-пәр­дә­ләр­не ябын­ган ул кар­чык? Юк, ер­тып ма­та­ша, тел­гә­ли тү­гел­ме соң?.. Кем ул ан­да? Дя­дя Фё­дор, ни­гә дип чел­тәр-пәр­дә­ләр өс­тен­дә ята ул? Йө­зе ап-ак! Син үтер­дең дип Хан­бал­га кем­нәр­дер бар­мак төр­тә­ләр. Ә ни­гә Мар­фа тү­ти кө­лә? Хан­бал­га та­ба ки­лә­ме? Та­як кү­тәр­гән? Хан­бар­га ни­гә та­як? Ә юк, бир­ми, бу­ар­га ма­та­ша! Бүл­мә ту­лы кы­зыл вак җи­меш. Ишек ар­тын­нан Аль­би­на ба­сып то­ра тү­гел­ме соң? Әй­дә, мон­нан ка­чыйк тиз­рәк дип ча­кы­ра бу­гай? Алар өс­кә та­ба йө­гер­мәк­че­ләр. Кем­дер кың­гы­рау шал­ты­ра­та. Ка­ча­лар дип кыч­кы­ра­мы?..

Нин­ди төш бу? Са­та­шу га­лә­мә­те­дер әле!

Бу җан өшет­кеч кур­кы­ныч­лар­дан кая да бул­са тиз­рәк чы­гып ыч­кы­ныр­га ки­рәк иде. Хан­бал сә­га­те­нә ка­ра­ды. Биш ту­ла ун­биш ми­нут­тан! Сту­дент ва­кы­тын­нан бир­ле ип­тә­ше уры­ны­на оза­тып йөр­гән бу­диль­ни­гы бу юлы шал­ты­ра­ган­нан соң ук тук­та­лып кал­ган иде. Га­дә­тен һа­ман сак­лый та­гын. Мө­га­ен шу­ның ар­ка­сын­да озак хез­мәт итә­дер әле, кич­лә­рен ге­нә йөр­гән­гә! Уя­та да тук­та­ла, гү­я­ки ин­де үзе йо­кы­га кит­кән ши­кел­ле бу­ла.

Ки­чә­ге сал­кын чә­ен ге­нә кап­кан­нан соң Хан­бал юл­га ашык­ты. Аның әле ав­то­бу­сы­на җи­те­шә­се бар, өл­ге­рер­гә ти­еш ул!

Аль­би­на­га кич­тән язып, әзер­ләп куй­ган хат­ны, күк­рәк ке­сә­сен­нән чы­га­рып, поч­та тарт­ма­ла­ры­на кер­теп сал­ды. Тә­рә­зә­се­нә күз са­лып тор­ды. “Шу­шы бу­лыр­га ти­еш фа­тир­ла­ры! Йок­лый­лар рә­хәт­лә­неп! Ярый, хуш, ка­бат оч­раш­кан­чы­га ка­дәр!”— Бу рә­веш­ле сөй­лә­неп алу­ын­нан үзе­нә дә кү­ңел­ле бу­лып кит­те, са­та­шу­ла­ры оны­ты­лып, са­ми­ми хы­ял дөнь­я­сы­на чу­мып, үз юлы­на ашык­ты. Гү­я­ки яшә­гән җи­рен­нән тү­гел, бәл­ки га­зап­лы һәм тын­гы­сыз эш­тән ка­чып кит­кән­дәй үзен хис ит­те. Ал­да аны шат­лык һәм бә­хет ке­нә кө­тә­дер сы­ман!

Әм­ма ва­кый­га­лар баш­ка­ча юл­дан кит­те­ләр...

Ир­тән­ге як­та, ке­ше-ка­ра йө­ри баш­ла­ган­чы, Ва­рис үзе­нең егет­лә­ре бе­лән зат­лы ма­ши­на­да Хан­бал яшә­гән йорт­ның кар­шы­сы­на ук ки­леп тук­та­ды. Сә­га­те­нә ка­рап куй­ды, ал­ты ту­лып ки­лә иде.

— Ярый егет­ләр,— ди­де ул ан­нан соң,— куз­га­лыйк! Та­выш чы­га­ра­сы тү­гел. Ише­ген ачып ке­рә­без, ят­кан уры­нын­да “а­кыл­га утыр­тып” ки­тә­без! Бет­те!

Ашык­мый­ча гы­на бас­кыч­тан кү­тә­ре­леп, сак­лык йө­зен­нән ке­ше-ка­ра та­вы­шын тың­лаш­ты­рып ал­ды­лар. Һич­кем юк, ты­ныч иде. Ба­ры тик өс­ке кат­лар­ның бер­сен­дә ге­нә кем­нәр­дер йө­ре­нә төс­ле. Әйе, сөй­лә­шә­ләр, ба­ры тик аң­ла­шы­лып җит­ми, бер ха­тын бе­лән ир бу­гай!

Ул ара­да Ва­рис­ка та­за гәү­дә­ле ип­тә­ше ишек­не ачып бир­де. Эч­кә үт­те­ләр. Ва­рис сак кы­на ке­реп, кух­ня­дан пы­чак ал­ды. “Ү­зе­не­ке — үзе­нә!— дип уй­лап куй­ды.— Үз-үзен ха­рап ит­кән­гә бер дә­лил бу­лыр!”

Ике ам­бал зал ише­ге­нең ике ягы­на бас­ты­лар, ак­рын гы­на ачып җи­бәр­де­ләр. Әм­ма мон­да һич­кем юк иде. Ва­рис алар­га ван­на та­ра­фы­на күр­сә­теп ым­ла­ды. Тик ан­да да ке­ше-ка­ра кү­рен­мә­де.

— Аһ шай­тан ал­гы­ры, кай­да йө­ри бу?..

Эш­лә­ре ба­рып чык­мау­га кө­е­неп куй­ды­лар.

— Кто здесь?

Өче­се тиң арт­ла­ры­на бо­ры­лып ка­ра­ды­лар. “Бу­сы кем та­гын?”— Ва­рис эн­дә­шеп ке­рә ки­лү­че ке­ше­гә та­ба якын­ла­ша баш­ла­ды. Шун­да ук кы­зу­лык бе­лән бер фи­кер­гә кил­де: “Су­яр­га үзен! Кем ча­кы­рып керт­кән? Әҗә­лен эз­ләп йө­рүе, олак­сын! Берь­ю­лы ике эш баш­ка­ры­лыр, ич­ма­са! Ша­һит та юк­ка чы­га­ры­лыр, мо­ның үле­мен дә фа­тир ху­җа­сы­на сыл­тар­лар! Төр­мә­дән ба­шы чык­мас! Тик­ше­рү­че­ләр­не “дө­рес юл­га юнәл­тү” өчен Ген­на­дий ты­ры­шыр!”

Әле ге­нә Хан­бал ха­кын­да Ре­ги­на бе­лән сөй­лә­шеп ал­ган­нан соң мон­да тө­шәр­гә мәҗ­бүр бул­ган Фё­дор агай, бу пы­чак­лы ке­ше­ләр­не егет­нең фа­ти­рын­да кү­рү­гә, нәр­сә дип уй­лар­га да бел­ми­чә әү­вә­ле алар­га та­ба ба­рып, ин­де өн­сез үк кал­ды. Үз-үзен бә­ла­дән сак­лау ни­я­те бе­лән ин­де арт­ка чи­ген­де. Әм­ма подъ­езд­га чы­га­сы урын­га ча­тан ая­гы кух­ня ягы­на та­ба тарт­ты. Ин­де ко­ты­лу мөм­кин тү­гел иде. Аңа чы­гу юлын өч адәм кап­ла­ды­лар. Тә­рә­зә­дән си­кер­сәң ге­нә!

Аны­сы ук мөм­кин эш тү­гел.

Шул­ва­кыт Ва­рис аңа Хан­бал­ның кух­ня пы­ча­гы бе­лән ки­те­реп ка­да­ды. Ку­лын­нан эз ка­лыр­лык тү­гел иде. Карт­ның күз­лә­ре зур ачыл­ды­лар. Үте­рү­че­се­нең йө­зе­нә те­кәл­мәк­че иде дә, аның пер­чат­ка­лы олы кул­ла­рын­нан ка­ра­шы өс­кә та­ба кү­тә­ре­лә ал­ма­ды. Йө­рәк ту­ры­сы­на әл­лә нин­ди җы­лы-кай­нар ти­мер кер­де. Ша­шы­ныр дә­рә­җә­гә җит­те. Кыч­кы­рыр­га те­лә­де. Тик та­вы­шы гы­на чык­ма­ды. Ул ара­да үте­рү­че­ләр таю ягын ка­ра­ды­лар. Әле һа­ман да үзен егыл­мый­ча тот­кан карт­лач­ның күк­рә­ген кап­ша­ган ку­лы ка­ра кан иде. Ул үзе­нең үлә бар­га­нын той­ды. Хан­бал­га Аль­би­на бү­ләк ит­кән чел­тәр-пәр­дә­ләр­гә ябыш­ты. Гү­я­ки шу­шы чүп­рәк-чап­рак аны һә­ла­кәт тыр­на­гын­нан алып ка­лыр төс­ле иде. Әм­ма ул ара­да хә­ле тә­мам кит­те, ул ябыш­кан пәр­дә-чел­тәр ба­вын­нан өзе­леп, Фё­дор агай идән­гә ау­ды, җан бир­де...

Ре­ги­на аның Хан­бал янын­нан мен­гә­нен үз кат­ла­рын­да тү­зем­сез­лек бе­лән көт­те. Ире уян­ган­чы-тор­ган­чы­га ка­дәр сөй­лә­шеп ка­лыр­га иде исә­бе. Аң­ла­тыр­га егет­кә бар хәс­рәт­лә­рен, ки­рәк икән — га­фу үте­нер­гә! Яра­та бит ул аны, яра­та! Бе­леп тор­сын! Хан­бал­ны ул хә­зер һич­кем­гә бир­мә­я­чәк!

Урам­да ко­яш, ак­рын гы­на кү­тә­ре­лә-кү­тә­ре­лә, көн­нең кы­зу бу­ла­ча­гын бел­де­реп, ин­де хә­зер­дән мул ел­мая иде...

Аль­би­на да ва­кы­тын­нан элек йо­кы­сын­нан тор­ды, Ай­зик­ны йөр­тер­гә алып чык­ты. Га­дә­тен­чә поч­та тарт­ма­сы­на күз таш­ла­ды. Ан­нан хат­ны алып укы­ды һәм Хан­бал­ны эт итеп сү­геп таш­ла­ды. Түз­мә­гән бит, ки­теп бар­ган! Аль­би­на­га нәкъ ки­рәк ча­гын­да, ах­мак! Рөх­сәт­сез йө­рер­гә ни ха­кы бар? Әнә, аның бе­лән ча­гыш­тыр­ган­да Ай­зик акыл­лы­рак, ху­җа­сы кая куш­са, шун­да гы­на ча­ба, та­выш-гау­га да чы­гар­мый. Бө­тен бар­лы­гы-бул­ган­лы­гы бе­лән ту­гры­лык­лы!

Шу­лай да алар Хан­бал­лар­ның йор­ты­на та­ба якын­лаш­ты­лар. “Йок­лап кал­са, һай шәп, кы­зык ин­де!”— дип уй­ла­ды Аль­би­на, Ай­зик­ны күз­дән югалт­мас­ка адым­на­рын ашык­ты­рып.

Бу ва­кыт­та үз эш­лә­рен кы­лып, урам­га аты­лып чык­кан Ва­рис һәм ип­тәш­лә­ре Аль­би­на кар­шы­сы­на ту­ры кил­де­ләр ди­яр­лек. Бо­лар, ашы­гу­лык­ла­ры сә­бәп­ле­дер­ме, ха­ным­га игъ­ти­бар да итеп тор­ма­ды­лар, ә ул алар­ны ачык та­ны­ды. Тик нәр­сә эш­ләп йөр­гән­нә­рен ге­нә уй­лар­га өл­гер­мә­де. Ке­ше­нең эше бе­тә ди­ме­ни?

Ва­рис­лар ма­ши­на­ла­рын шу­дыр­тып кы­на ди­яр­лек, та­вы­шын да ишет­тер­ми­чә юк та бул­ды­лар. Ай­зик ар­лы-бир­ле чап­ка­лап йөр­гән җи­рен­нән сә­ер­се­неп ис­нә­неп ал­га­ла­ды. Мо­ны­сы­на Аль­би­на игъ­ти­бар да ит­мә­де. Эте өреп тә куй­ды. Ха­ным: “Тук­та әле, Хан­бал йок­лап кал­ма­ды­мы и­кән, ме­неп тө­шим­ме әл­лә үзе яны­на, ишек зво­но­гын би­реп, җа­нын үр­тәп!”— дип уй­ла­ды. Кә­е­фе ки­леп, авы­зы ерыл­ды. Әм­ма ки­нәт ке­нә тө­се кач­кан­дай бул­ды. “Бу Ва­рис мон­да ниш­ләп йө­ри иде соң? Тук­та әле, Хан­бал... Ми­нем өчен!”— ди­гән ши­ге йө­рә­ген ян­ды­рып уз­ды. Ул да тү­гел, бер ха­тын­ның чи­нап кыч­кы­рып җи­бәр­гә­не ише­тел­де. Та­выш кат-кат ка­бат­лан­ды. Кем­дер, мо­ны­сы икен­че бе­рәү­нең та­вы­шы:

— Уби­ли!— дип аваз сал­ды, Ай­зик подъ­езд­га таш­лан­ды. Аның ар­тын­нан ук дул­кын­ла­ну­дан ты­ны бе­тә-бе­тә Аль­би­на ашык­ты. Өчен­че кат­ка ме­неп җит­кән­че күз ал­ла­ры ка­раң­гы­лан­ды. Аңа хә­зер кая ба­рыр­га икән­ле­ген күр­сә­тү­че ки­рәк­ми иде. Хан­бал фа­ти­ры­ның ачык ише­ген­нән уз­ды, җы­е­лып өл­гер­гән ха­лык төр­ке­мен ерып кух­ня­га кер­де. Исе-акы­лы кит­те. Ан­да, идән­дә, Аль­би­на үзе бү­ләк ит­кән чел­тәр-пәр­дә­ләр өс­тен­дә кан­га ба­тып бер карт­лач ята, күк­рә­ге­нә кух­ня пы­ча­гы ка­дал­ган иде. Янын­да бер яшь ха­тын чәч­лә­рен йол­ка-йол­ка елый:

— Ой де­да, де­да!..

Бер ир аны ты­ныч­лан­дыр­мак­чы бу­лып ма­та­ша.

“Бо­лар кем­нәр? Ни өчен мон­да алар? Ни­чек Хан­бал­ның фа­ти­ры­на ки­леп кер­гән­нәр? Әл­лә Ва­рис­лар мо­ны мах­сус эш­лә­гән­нәр­ме?”— Бу со­рау­ла­ры Аль­би­на­ны тә­мам ша­шын­ды­рыр­лык иде. Ул уңы­на да, су­лы­на да ка­ра­ды, әм­ма Хан­бал бер­кай­да да кү­рен­мә­де.

Ай­зик­ны ча­кы­рып та тор­мас­тан ха­ным үз­лә­ре­нә та­ба ат­ла­ды. Әм­ма ту­гы­ры эте аның ар­тын­нан ки­лә, ва­кыт-ва­кыт, ела­ган төс­ле, шың­шып-шың­шып куй­га­лый иде.

Ха­ным тук­та­лып кал­ды. Ми­ли­ция ма­ши­на­сы да кү­рен­де. Аның ар­тын­нан ук ди­яр­лек “А­шы­гыч яр­дәм” ма­ши­на­сы ча­бып кил­де.

Аль­би­на, ки­ре бо­ры­лып, шун­да, Хан­бал­ның фа­ти­ры­на бар­мак­чы иде, ба­шы­на уй тө­шеп, өе­нә кай­ту­ны ка­ра­ды. “Ә­гәр дә ире­нең хез­мәт­че­се Ва­рис үтер­гән дип ба­рып әйт­сәм, Ген­на­дий га­еп­ле бу­ла! Әгәр дә бел­дер­ми кал­дыр­сам, Хан­бал­ны төр­мә­гә яба­чак­лар!”— Аль­би­на дө­рес фик­ер­ли иде. Ва­рис­лар­ны ан­да баш­ка һич­кем күр­мә­де бу­гай. Әгәр дә ире Ген­на­дий­ны тот­тыр­са, Аль­би­на­ның бар­лык бә­хе­те, рә­хәт тор­мы­шы юк­ка чы­га­чак! Ә Хан­бал аның өчен алай ук ки­рәк­ле ке­ше­ме­ни? Уй­на­ды, бул­ды, бет­те!

Юк ин­де, ирен то­тты­рып, аны төр­мә­гә ил­тте­реп яп­ты­ру­га яр­дәм ит­мә­я­чәк ул! Аның ба­шы­на тай тип­мә­гән!

Ке­сә­сен­нән ха­ным егет кал­дыр­ган хат­ны ал­ды. Аны вак-вак ки­сәк­ләр­гә ерт­ка­ла­ды да агач­лар ара­сы­на таш­ла­ды. Бу бәл­ки Хан­бал­га бик ки­рәк­ле али­би бу­ла алыр иде, әгәр дә ав­то­бус би­ле­тын таш­ла­са!

Юк, нин­ди­дер бер мес­кен өчен ир ка­дәр ир­не са­та­лар ди­ме­ни!

Аль­би­на фа­ти­ры­ның ише­ген ач­ты. Үте­рү­не оеш­тыр­ган көн­че Ген­на­дий ин­де тор­ган, хәт­та чәй­нек­не дә газ­га ку­еп ма­та­ша иде. Ха­ным аңа ка­рап җы­лы ел­май­ды да му­е­ны­на ки­леп са­рыл­ды:

— Тор­дың­мы, сө­ек­лем ми­нем!

Бу ара­лар­да үзен сал­кын тот­кан ха­ты­ны­ның көт­мә­гән­дә җы­лы­нып ки­түе өй эче­нә сир­пел­гән ко­яш ну­рын та­гын кө­чәй­теп, бал­кы­тыб­рак җи­бәр­де һәм Ген­на­дий да Аль­би­на­га ка­ра­та мөм­кин ка­дәр йом­шаг­рак бу­лыр­га ты­рыш­ты.

Урам­да, яң­гыр­лар бе­лән баш­ла­нып, урак өс­те ко­я­шы­на күч­кән ав­густ ае иде.

Ка­зан, 1994.

 

 

ИКЕН­ЧЕ КИ­СӘК

 

 

I

Ка­зан урам­на­ры ке­ше бе­лән ту­лы иде. Әм­ма Хан­бал­ны һич­кем кө­теп ал­ма­ды. “П­лә­тән төр­мә­се” дип ха­лык те­ле­нә кер­гән хө­кем җә­за­сы йор­ты­ның ка­лын һәм би­ек кой­ма­ла­ры хә­зер аны як­ты дөнь­я­дан ае­рып тор­мас, ти­мер ишек­лә­ре­нең ко­лак тон­дыр­гыч та­вы­шы да һу­шын ал­мас. Фа­ти­ры­на кай­тыр, тор­мы­шын яңа баш­тан көй­ләп җи­бә­рер. Һай бә­хет­ле һәм сө­е­неч­ле го­мер ки­че­рер ул. Кем­нең кем­нең, әм­ма Хан­бал­ның мо­ңар­га ха­кы бар!

Бу ин­де шул ук ав­густ ае тү­гел. Көн­нәр яң­гыр­лы һәм пыч­рак. Бо­лай да шак­шы Ка­зан шә­һә­ре тә­мам се­лә­гәй­лән­гән. Шаш­кын ма­ши­на­лар һич­бер ка­нун­нар­га хөр­мәт күр­сәт­ми аж­гы­ра­лар. Өс-баш­ны ка­дер­сез­ләп ке­нә үтә­ләр.

Си­ге­зен­че трам­вай­ның тиз ге­нә ки­лә­се­нә тә­мам ыша­ны­чы бет­кәч, Хан­бал үз юлын җәя­ү­ләп ке­нә дә­вам ит­те­рер­гә бул­ды. Ул гы­на да тү­гел, са­быр­лык­ла­рын югалт­кан күп­ләр шу­лай эш­ли икән. Ху­җа­сыз­лык һәм­мә­се­нең тең­кә­сен ко­ры­тыр­га өл­гер­гән, ком­му­нист­лар­ны са­гы­на баш­ла­ган­нар.

— Аның мо­ны­сы да ул ук ком­му­нист­лар­дан иде ин­де...

— Аны­сы шу­лай-шу­ла­ен...

Гәп­лә­шеп ба­ру­чы­лар­ның фи­ке­ре бе­лән ки­ле­шеп, Хан­бал да ел­ма­еп куй­ды. XX га­сыр ахы­рын­да Рә­сәй тор­мы­шы ыша­ныч­сыз яз­гы боз­ны хә­тер­ләт­кән­дәй иде.

Ке­ше­нең бә­я­се бу ил­дә элек тә ти­ен­гә тор­ма­ган, ки­лә­чәк­тә дә ти­е­не ар­ту­га ыша­ныч юк. Яшә­дең ни дә юк ни! Шун­лык­тан ха­лык элек­ләр­не дин­дар бул­ган, ышан­ган. Ди­нен­нән ае­рыл­ган­да да баш-ая­гы бе­лән саз­лык­ка, ком­му­низм саз­лы­гы­на ке­реп чум­ган, ял­ган пәй­гам­бәр Дәҗ­җал­ның ар­тын­нан ияр­гән. Ишәк — тор­мыш сим­во­лы ул. Бо­рын­гы­лар мо­ны ях­шы бел­гән­нәр, әм­ма ишәк­кә кой­рык ягы­на ка­рап ат­ла­ну­ны гы­на тор­мыш­ны ки­ре як­тан аң­ла­ту, бу­тап күз ал­ды­на ки­те­рү дип әй­теп кал­ды­рыр­га оныт­кан­нар. Ае­рым ке­ше ге­нә тү­гел, ха­лык­лар да һәм­мә­се бер­дәм ял­гы­ша­лар икән шул. Яшәп ка­ра­мый­ча гы­на кем­нең кем­ле­ген ка­ян бе­лә­сең ди?

Үт­кән­нәр­не, мес­кен­лек һәм тү­бән­лек­ләр­не уй­лар­га, хә­те­ре­нә ки­те­рер­гә ты­рыш­ма­ды Хан­бал. Аның алар­ны оны­та­сы ки­лә иде. Әм­ма үзен җи­ңә ал­ма­ды. Күз­лә­ре яшь­лән­де.

Фа­ти­рын­да аны һич­кем дә көт­мәс­кә ти­еш иде. Ни хик­мәт, ише­ге­нең йо­за­гы ал­маш­ты­рыл­ган. Хан­бал иң элек шу­шы хәл­гә ап­ты­ра­ды. Хәт­та эч­тән ге­нә сө­е­неп тә куй­ды: кем­дер аның өчен кай­гырт­кан, ка­рак­лар ке­реп, үз­ләш­те­рә күр­мә­сен­нәр ди­гән­дер ин­де! Ә ач­кыч­ла­ры кай­да бу­лыр­лар икән? Йорт­лар­ның ху­җа­лык бү­ле­ген­дә тү­гел­дер бит?

Хан­бал­га бу со­рау­ла­ры ты­ныч­лык өс­тә­де. Кай­да гы­на бул­ма­сын­нар, аның ха­кын­да кай­гыр­ту­чы­лар­ның ку­лын­да­дыр әле ул ач­кыч­лар. Ка­ра, зво­нок-кың­гы­рау төй­мә­сен дә алыш­тыр­ган­нар. Ма­тур­ны, пөх­тә­не куй­ган­нар.

Хан­бал төй­мә­гә төр­теп ал­ды. Эч­ке як­тан кың­гы­рау­ның чә­рел­дек та­вы­шы яң­гы­ра­ды. Үз өең шул, исе дә үз­гә, җан­га якын. Ни­чек оны­тыр­га мөм­кин!

Ин­де ки­тәр­мен, ач­кыч­ны ху­җа­лык бү­ле­ген­нән ке­реп со­рар­мын дип ни­ят­лән­гән иде дә, Хан­бал­га ерак йө­ри­се дә бул­ма­ды. Ишек­не ач­кан та­выш ише­тел­де.

— Кем бар ан­да?

Мө­ла­ем аваз, ия­се ха­тын-кыз за­тын­нан бу­лыр­га ки­рәк. Һе, кем бу­лыр икән ул? Хан­бал­ның ишек­не ач­ты­ра­сы, аның бе­лән тиз­рәк кү­ре­шә­се кил­де. Һич­кем кө­теп ал­ма­ды ди­гән иде, ме­нә бит, бар икән ул мәр­хә­мәт ия­се җа­на­шы!

— Бу мин — Хан­бал!

Ишек ачыл­ган, бер-бер­се­нә ят ике ке­ше күз­гә-күз ка­ра­шып кал­ган иде­ләр.

— На­и­лә, кем ул ан­да?

Эч­ке як­тан бе­рәү­нең мәр­хә­мәт­сез та­вы­шы яң­гы­ра­ды. Ул да тү­гел, төп­тән юан чык­кан, җил­кә­ле бер ир бу­са­га­да пәй­да бул­ды. Аңа-мо­ңа игъ­ти­бар итеп тор­мас­тан:

— Си­ңа нәр­сә, ма­жик?— дип сүз дә ыр­гыт­ты.

Хан­бал бу хәл­дән тел­сез иде. Бу ир аны, ике дә со­рап тор­мас­тан, бас­кыч­тан тү­бән­гә дә очы­рыр­га мөм­кин. Ма­ши­на мае исе ки­ем­нә­рен­нән ге­нә тү­гел, хәт­та тә­нен­нән үк аң­кып то­ра төс­ле.

— Ке­мең бу?

Хан­бал арт­ка­рак чи­ген­де. На­и­лә ди­гә­не ире ар­ты­на сең­де.






Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:

vikidalka.ru - 2015-2024 год. Все права принадлежат их авторам! Нарушение авторских прав | Нарушение персональных данных