![]() ТОР 5 статей: Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы КАТЕГОРИИ:
|
КӨЗГЕ ЯҢГЫРГА КАДӘР 22 страницаШулай бервакыт, язга чыккач, утын хакында сөйләшеп киттеләр. — Иртәрәк түгелме әле? Алда җәй бар, көзе, башкасы...— Завхоз елмаеп кына түгәрәк пыяла күзлеген борын өстендә кузгаткалап куйды, үзе кәгазьләрен актара бирде. — Көзгә таба башка эшләр дә килеп чыгарга мөмкин...— Исмәгыйль җаен-җайга китереп кенә сүз ташлады. — Ягъни мәсәлән... Теге, аптырап, туры карады, комачаулаган күзлеген салып: “Ни димәкче бу малай актыгы?”— дип сынагандай-үлчәштергәндәй маташты. Исмәгыйльгә, ул тегене-моны уйлап бетергәнче, шунда ук җавап тотарга туры килде: — Өйләнсәм, мин әйтәм... Завхоз уе бүселүдән баштарак аптырабрак калды, аннары авызы ерылды. — Бик әйбәт булыр, бик әйбәт кенә... Тик менә кайда торырсыз соң? — Белмим инде, шушындадыр? — Бала беләнме? — Өйләнгәч тә тумый торгандыр бит әле... — Ә, шулай шул, аңынчы фатир ягын да кайгыртырбыз... Завхоз көлеп җибәрде дә шул хәлендә тезеп китте: — Туй итәселәр дә бар икән әле... Яхшы эшләсәң, утыннарыңны алдан әзерләштереп куйсаң, хаста-ханәдә тәртип сакланса, булыр, кимсетмәбез! Әле кичә генә баш табип синең хакта белештереп торды. Яхшы работник күренә, ди. Мин дә, шулай, мәйтәм! Канәгать үзе!.. Син, әйе, кара аны, борыныңны бик югары чөеп җибәрә күрмә, егылып китүең бар! Әйтелгән-сөйләшкән шушында гына калсын!— дип, ахырда борчылуын да белдереп куйды. Бу сөйләшүдән соң Исмәгыйль, Гөлсарага сукмагын җылытып, көннән-көн аңа ешлый башлады. Болай йөрсә, тормышларын корып җибәрәселәр дә иде, әллә нигә ашыгырга итмәде. Бәхеткә кенәдер инде дип тә булмый. Сугыш башланып, шул июнь ахырында ук Исмәгыйльне дә военкоматка чакырттылар. Бер кичкә әнисе һәм сеңлесе янына кайтып килде дә ут эченә китеп тә барды. Ачыргаланды да соң Гөлсара, нигә үзен шушы кичкә генә булса да күреп, кочаклап йокламавына үкенде. Бер килмәсә — килми икән ул җәпләр! Боларның берсен дә Марфа белмәде. Аларны бергә торалар икән дип ишетеп, шуңа ышанып, әмма күңеле белән башканы тоеп яшәде. Бары тик кырык өченче елның салкын, җәяүле буранлы киче генә кызны адаштырды, көтелмәгән яктан язмышына юл ачты. Аның артыннан тормыш дәрте, эш-хезмәткә күңеле дә суынды. Исмәгыйльне күптән сугышта үлеп калган дип белделәр, әмма аның гомере озын икәнлеген ул вакытта бер Аллаһы тәгаләдән гайре хәтта егет үзе дә белми иде бит. Үлем кануннары тормышныкыннан аерыла шул. Елап килә адәм баласы Җир йөзенә, кадерле исә, көлеп-елмаеп китә. Моннан да олуг сер бармы икән?
XXIII Подъезд эчендә тынлык иде. Марфа түтине соңгы юлга озатырга туганнары һәм балалары килеп бетте. Ире белән Регина да монда иде. Әмма Ханбал аны күрергә атлыгып тормады. Кичке сәгать алтыны көне буе көтеп йөрде, вакытыннан шактый алда подъезд төбенә төшеп, шунда йөренде. “Алтыда көтәргә кушкан иде, килер микән? Оныткандыр инде!”— дип уйлады Альбина хакында. Әмма ялгышкан булып чыкты. Чит ил маркалы җиңел машина тыныч кына аның янына килеп туктады. Чиста ак күлмәктән, затлы итеп киенеп-ясанган, кара күзлекле бар ханым аңа елмаеп карап торды да, ашыктырып, берничә кат сигнал бирде. Аны Ханбал Альбинадыр бу дип башына да китермәгән иде. Ярый әле янында эте булып, Айзикны танып алды һәм аларга таба атлады. — Исәнмесез! Ә мин сезне оныткансыз дип уйлаган идем. Көтеп тордым!— дип егет сөйләнеп алды.— Кайда утырыйм? — Сәлам!— диде ханым.— Артка, Айзик янына!.. Курыкмагыз, миңа карата кискен хәрәкәтләр ясамасагыз, тими ул! — Ә нигә сезнең янга түгел? Машинага утыруга ук Ханбал бу соравын бирмәсә дә мөмкин иде. Әмма ханым егетнең ахмаклыгына игътибар итмәде, киресенчә аңа аңлатып бирүне кирәк тапты: — Көндез ярамый... Иремнең дуслары күрмәсен! Ә кичен, карабыз... Менә шулай!.. — Ә-ә-ә!— дип сузды егет. Алар инде кузгалып киткәннәр, машина исә, йөргәненә караганда, тик торган шикелле иде, бер чит тавышы, сикерткәне сизелми. — Тагын алдан килешеп куярга тиешбез! Аңлыйсызмы?— Альбина сораулы карашын, нәкъ сүзләре әйтелгән вакытта, машинасындагы арт күренеш көзгесе аша Ханбалга төбәде. Егет баш какты. Ханым дәвам итте: — Ярар алайса, анда сез бары тик минем кунагым гына. Имеш, безнең танышлык та юк дәрәҗәсендә. Мин сезне күрмим, ә сез күзегезне миннән алмассыз, кирәк булып куюыгыз бар. Юк-юк, йодрык сугыштырырга түгел, бер-бер эшкә дигәнем. Аңлыйсызмы? — Аңлыйм-аңлыйм!— диде Ханбал, үзенең нинди кармакка килеп капканлыгын сизенмичә. — Килештек... Альбина канәгать иде. Шушы таләбе аркасында егет аңа кичәнең башыннан ахырына кадәр карап утырачак, чын мәгънәсендә гашыйк Фәрһад кебек үзен тотачак, әйләнә-тирәдәгеләрнең күзәтүен сизенмәячәк. Ханым да сер бирмәс. Ханбалга күз дә ташламас, ишарә дә итмәс, әмма аны бүтәннәр тарафыннан кимсетелергә дә юл куймас. Арт күреш көзгедән, исенә төшеп, ханым Ханбалның өстен-башын тикшереп узды. Ул уйлаганча иде монда да: егетнең бар киенгәне иске фасон буенча! — Бу күлмәк чалбарыгызны салып, башкаларны кияргә туры килер! Альбинаның сүзләреннән Ханбал аптырап китте. Ничек инде башкаларын? Аның бит бердән-бер костюмы менә шушы. Ярамаган тагын! Алайса, анда барганчы, кире кайтуы яхшырак. Егетнең хәсрәткә калганлыгын чамалап өлгергән ханым аңарга пакет сузды: — Мин әнә теге борылыштан сулга чыгармын, туктап торырмын. Шунда менә боларны киенерсез! Ханбал аңа буйсынырга мәҗбүр иде. Егетнең кием алыштыруына сәерсенеп өрергә маташкан этне алып, Альбина бераз йөреп килде. Соңгы арада кәефен югалткан сыман тоелган Айзик бераз сабырсызлана төшкән иде. Аның моңа кадәр күренмәгән гадәтләре калкып чыга башлады: ул әле төн уртасында өреп куя, әле ишеккә аркылы ята. Нигәдер күңеле сагайды мескеннең. Әллә ханымның хис-кичерешләрен сизенәме? Ханбалга бар киемнәр дә тәңгәл килделәр. Бераз гына җайсызрак булса да — яңа өс-баш һәрвакыт баштарак тәнгә ярашып бетми инде — егеткә күңелле иде. Шулай да ул: — Бәлки кирәкмәс иде бу карнавал?— дип, бераз шаяртырга маташкандай итеп, әле яңа гына руль артында кабат үз урынын алган ханымга әйтеп карады. Альбина аның авызын шунда ук япты, сүз тугыларлыгын калдырмады: — Мине оятлы итеп йөрмәссез бит инде, искеләрегез белән... Аларның клуб дигәннәре бик затлы ресторанның банкетлар залында уздырыла торган кичә икән. Кирәгенчә пөхтә һәм уңай итеп җиһазландырылган, һәр урын — йомшак урындык-кресло, тәбәнәк өстәл. Аларда Альбина кебек кәттә киенгән ханымнар, кыяфәтле берничә ир кисәге, төрле нәселдән олы-кечкенә эт-маэмайлар “гәпләшәләр”. Өстәлләрдә җаның теләгән җиләк-җимеш һәм эчемлек. Уңай, тыныч, рәхәт. Әгәр дә җәннәт менә шушы була инде дисәләр, Ханбал моңа шикләнүсез ышаныр һәм үзе дә бу сүзнең хак икәнлеген сизенмәстән раслый башлар иде. Альбинаны, килеп керүенә, хөрмәтләп каршы алдылар. Ул түргәрәк узды. Һәммә ханымның каршысына килеп, алар белән аерым-аерым сөйләште. Кайсы юан, кайсы нәзек, әмма барысы да чибәр ул бикәләр, ишек янындагы алдан билгеләнгән урынга утырып калган егетне ара-тирә генә караштыргалап куйгаладылар. Ханбал күзләрен Альбинадан алмаска тиеш иде. Үзенә елмаеп карауларыннан егетне ошатмауларының әсәре дә юк икәнлеген аңларга мөмкин дә түгел, ичмаса. Хәтта арадан берсе, тәбәнәгрәк буйлысы, кара чәчләрен маңгаена салындырып, үзен киң күңелле затлардан итеп тотканы, шунда гүяки күз кысып, Альбинадан соң миңарга булырсың дигән төсле үртәбрәк башын кыйшайтып һәм сузып егеткә сәлам бирде, тик Ханбал гына моның мәгънәсен төшенми калды. Һәркем бокалларына шәраб алды. Егетне Альбина үз янынарак дәште, аның баш селкүенә җавап итеп, утырган өстәл янын Ханбал калдырды, алар төркеменә барып катышты. Әмма бу кадәр аны теләп һәм күңеленә якын итеп каравыннан башы әйләнеп киткән иде. Аларның ниләр сөйләшүләрен дә, нинди сүзләр әйтүләрен дә, ничек беләкләренә ябышып алгалауларын да төгәл аңлап бетермәде. Ә ул күзләрен Альбинадан читкә күчерергә базмады. Бүтәннәр өчен бу җитә калды, шунда ук егетне мәҗнүннәр исемлегенә керттеләр. Әмма телләрендә башка сүзләр йөреп, күңелләрендә ни барын карашлары белән генә тәкрарлыйлар төсле иде. Ханбал алардан арыды. Моңа кадәр гомерендә дә бу кадәр талчыкмаган кебек ялыкты. Башы әйләнүдән туктамады. Ул арада алдан әзерләнгән очрашу-лекция дә башланып китте, һәркем үз урынына утырды. Ханбал исә акылын озак кына җыя алмады. Күз карашында Альбинаның кем хакындадыр җае белән генә сөйләве, бер ханымның алга чыгып, дулкынлана-дулкынлана нәрсәнедер дәлилләве, экранда якты һәм караңгы нокталардан торган сурәтләрне күрсәтү вакыйгалары тиз-тиз алышып тордылар. Ханбал болардан һичнәрсә аңлый алмады. Эчке дулкынлануы тышкы тоемсызлыкка әверелгән иде. Әмма күзләрен алдан ук программалашкан робот шикелле гел дә Альбина тарафында тотты. Ахыр чиктә үзенә һичкемнең игътибар күзе салынмавын сизенгәч кенә, дөньяви халәтенә кабат кайта башлады. Ул хәзер барысын да ишетә, әмма аңлап кына җитеп бетерми иде. Сүз йолдызлар хакында һәм космос турында бара икән. Боларны бәян итүче ханым, кыска буйлы, себерчә йөзле, сәеррәк бер кеше иде. Ара-тирә шигырьгә дә күчеп, алардан төрле дәлилләргә һәм фәнни гипотезаларга кайтып, күңелләрне яулап алырлык рәвештә сөйли. Башкалар әллә чыннан да кызык табып, әллә юри генә инде, аны йотылып тыңлагандай иделәр. — Безнең Кояш системасы,— дип тәкрарлый иде ул лектор ханым,— үзенең әлегә ярты гомерен дә узмаган. Галимнәр исәпләвенчә, Җир шары тагын да бернинди хәвеф-хәтәрсез алты йөз миллион ел яшәячәк. Бу саннар безнең өчен ничектер чикле кебек тоелсалар да, аларның асылда башы-ахыры юк икәнлеген төшендерәсем килә!.. Һәм ул шушы юнәлештә дәвам итте: “Без, астрономнар, Җир йөзендәге проблема-мәсьәләләрдән бик ерак торуларыбызга карамастан, поп һәм муллалардан да диндаррак булсак кирәк! Мин үземнең коллегаларым арасында бер генә кешенең дә Аллага ышанмаганын очратканым юк. Бу хәл коммунистлар чорында да яшәде, хәзер дә дәвам итә. Әгәр дә безнең тарафтан йолдыз һәм йолдызлыкларны туктаусыз өйрәнүләребезнең ахыры нәрсә дип сораучы табылса, әйтә алам, мин үзем Аллаһы тәгаләне эзлим!— ул, беразга тукталып, кул чабуларын көтте. Әмма тыңлаучылар әлегә өнсез иде.— Әйе, күпләр миңа ышанмыйлар һәм әйткәннәремне төшенә дә алмыйлар. Ничек инде, имеш, йолдызларның ни рәвешле туып, ниләр аркасында һәлакәткә килүен үз күзләре белән күзәтеп торган галимә ханым Аллаһы тәгалә ышана дип аптырыйлар. Хәзер үк җавап бирә алам: болар берсе дә гади генә булмыйлар, гүяки бу олуг галәм “машинасы” белән,— гафу итегез “галәм машинасы” дигәнемне,— кемдер, бер бөек зат идарә итә, аның төзеклеген һәм тәртиптә торуын саклый-кайгыртадыр сыман. Чиксезлеккә омтылган саен чикләрнең юклыгын һәм була алмавын ныграк аңлыйсың. Галәм ул — мәңгелек, шул ук вакытта терек тә, безнең белән сезнең кебек, әмма тере калу мәңгелек белән берничек тә тәңгәл килә алмаганлыгын сез беләсездер. Тереклек мәңгелек була алмый. Без туабыз, яшибез, үләбез. Галәм өчен төп канун менә шушыннан гыйбарәт. Икенче төрле әйткәндә, бүген тудык, иртәгә яшәдек, берсекөнгә үлдек. Һичкемгә кирәгебез юк төсле. Һәм бәндәләрнең барлык уй-омтылышлары менә шушыңа буйсындырылган: бүген табып, иртәгә куанып, аннары юк итәргә, баш тартырга! Гүяки безнең тормыш бер көнлек кенә. Ә ул чыннан да шулай. Ул бары тик бер көнлек. Моны күптән Шәрык фәйлүсуфлары ачыклаган, шагыйрьләре сөйләгән. Әмма алар безнең тормышыбызны, дөньялыкны гына бер көнлек дип атаганнар һәм мәңгелек алдында аны көн рәвешендә күз алдына китергәннәр. Ә чынлыкта исә алар да ялгышкан.Принципта дөрес табылган фикер күпләрне ялгыш нәтиҗәләргә китергән. Шушы фәлсәфә белән коралланган диндарлар һәм суфилар байлыктан, рәхәт тормыштан, хәтта яшәештән ахыр чиктә баш тартканнар. Шуның белән мәңгелеккә ирешү юлын эзләгәннәр, әмма чикләнгәнлекләрен төшенмәүләре сәбәпле алар да һәлакәткә юл салганнар, адашып калганнар. Боларга ияргән халыклар, хәтта дәүләтләр беткәннәр. Әмма принципта дөрес әйтелгән фикерне аңлата алмый калдырулары аркасында аларның фәлсәфәсе зыянлы һәм яраксыз дип табылган, шуның артыннан ук җәмгыятьтә мораль-әхлак кагыйдәләре бозыла башлаган. Дөньяның асылыннан читкә кителгән... Кабатлап әйтеп үтик: галәм кануннары эчендә карасак, яшәеш — бер көнлек хакыйкать! Ул бүген — бар, иртәгә — юк. Әмма аның юклыгы үлем белән түгел, барлыгы да яшәеше белән аңлатылмый. Яшәеш бервакытта да үз рәвешендә генә кала алмый, әгәр дә ул һаман да бертөрле генә икән, димәк ул әле терек түгел. Яшәеш күченергә, бер хәлдән икенчесенә керергә, аннары тагын да башкасына әверелергә тиеш. Сезнең көннәрегез төсле, ул кичә болай иде, иртәгә — тегеләй. Һәм бу процессны туктату мөмкин түгел. Аны туктаттыңмы, димәк, үлдең, беттең дигән сүз. Әмма безнең, югары акыл ияләренең, ягъни югары дәрәҗәдә оешкан материаның яшәве өчен шартлар бар, сез аларны миннән дә яхшырак беләсез. Аның төп шарты,— әгәр дә моңа кадәр башыгызга килгән икән, бик әйбәт,— аның төп шарты — мәхәббәт! Әйе-әйе... Мәхәббәт! Әгәр дә ул сүнә икән, димәк гомере дә бетә. Кешеләргә чир йога, авыру килә, аның артыннан — кабер. Әйе-әйе... Мәхәббәт төрлечә булырга мөмкин. Гомерең багышланган мәхәббәт, ягъни бер кешене генә ярату, аннан башка яшәүне күз алдына китерә алмау, моны без “илаһи мәхәббәт” дип атар идек. Аннан соң — чуарлык таләп итүче мәхәббәт, монысы инде гөнаһ аркасында барлыкка килеп, алга таба да бары тик шулай гөнаһ аша гына булуны таләп итүче мәхәббәт. Күп вакытта, әйе, аның объекты кем икәнлеге, аның кемгә насыйп кылынганын белү шарт түгел. Ул мәхәббәт бары тик очрашкан вакытларда гына үзенең татлы җимешен бирсен дә, гашыйклар бер-берсенә тулысынча бирешсеннәр, онытылсыннар гына. Мораль-әхлак принципларыннан чыгып караганда, монысын бозык мәхәббәт, шайтанлы сөю-сәгадәт дип тә атыйлар. Мәхәббәт башка төрле, шушы ике төрледән башка, һич кенә дә була алмый, аның икенче һәм дүртенче төрләре юк. Моны белергә кирәк. Шайтанлы мәхәббәт — вакытлы күренеш, ул һәрвакыт уен таләп итә, көннәрнең берендә туйдыра, оныттыра һәм башканы эзләтә. Моны, икенче төрле, азгынлык дип тә атыйлар. Кайбер фикер ияләре бу тип сөюне сәгадәткә санамыйлар һәм кискен ялгышалар. Чөнки галәмнең төп кануннарыннан берсе нәкъ менә шушы принципка корылган. Билгеле, сез монда ана белән бала арасындагы мәхәббәтне исегезгә төшерерсез, туган туфракка мәхәббәтне һәм башкаларны. Әмма болар гомуми әйберләр, гомуми төшенчәләр, алар мәхәббәтнең башка сыйфаттагылары. Алар шунлыктан һәркемгә ачык аңлашылалар, берсүзсез кабул ителәләр. Бу мәхәббәтләр алга таба яшәеш, яңа эчтәлек үзгәреше хасил итә алмыйлар, алар бу яктан чикләнелгән. Алар бар яки юк кына. Алар кимеми һәм артмыйлар. Алар, әйтик, хис белән үбешүгә, үбешүдән кочышуга, кочышудан башкасына күчүне таләп итмиләр. Шуның өчен дә мин аларны җан ризыгы дип кенә атар идем. Ягъни, адәм баласы ашый, чөнки аның ашыйсы килә, кызыга, чөнки нәфсесе бар, ала-куя һәм башкалар, киенә... Болар барысы да тән таләбе. Шулай ук туганнарны ярату, әти-әнине, туган туфракны — болары җан таләбе. Алар, җан һәм тән таләпләре, кешелек үсешендә шулкадәр үзара буталып беткәннәр ки, җанныкы дигәндә, тәннеке дә кебек, һәм киресенчә аңлашыла башлаганнар. Без әгәр дә чын мәхәббәтне күз алдына китерсәк, аның призмасы аша караганда тормыштагы барысы да ачык төсләр белән бер-берсеннән аерылып китәләр. Тәннеке — тәннең үзенә, җанныкы — җанның үзенә. Ә мәхәббәт асылда тәннеке дә, җанныкы да. Дөресрәге, җан кабул иткәнне тән дә таләп итүгә керешә. Әгәр дә беренчесеннән соң икенчесе килми икән, ул вакытта без аны “бәхетсез мәхәббәт” дип кенә атый алабыз. Кояш системасының барлыкка килүе дә нәкъ менә шушы закончалыклар белән бәйләнгән. Төп шарты, әгәр дә халык сүзе белән әйтсәк, мәхәббәт булуда. Шартлы рәвештә генә алынган бу сүз асыл мәгънәне ачыклап бирә ала дип уйлыйм!” Лектор ханым зур экранга кызыллы-аклы нокталар белән тулы сурәт чыгарды. Һәммә тыңлаучыларга дикъкатьләрен аңарга юнәлтүне сорады һәм фәлсәфәсен дәвам иттерде: “Менә сез бу сурәттә томанлык күрәсез. Анда болыт-болыт кебек кара һәм ак урыннар бар. Аның кайсылары — яна торган йолдызлар, ә башка урыннары — киресенчә, сүнгән, яктылык бирмәүче тузан һәм бушлыклардан гыйбарәт. Безнең Кояш системасы да кайчандыр шушы рәвештә галәмдә яшәгән, аны һичнәрсә борчымаган. Ул сабый бала төсле биләүдә һәм җиһан ана, галәм кочагында гомер кичергән. Космик тузанны үзенә җыя бара авырая, үсә, ныгый. Шулай итеп миллиард еллар узып китә. Ә ул һаман да камыр хәлендә. Монысына игътибар итегез. Бу сурәттә исә сез бөтенләй башка әверелешкә тап буласыз. Без, астрономнар, аны “мәхәббәт төене” дип тә атыйбыз. Менә ул ике кызыл нокта, гүяки ике гашыйкның бер-берсен яратулары аркасында янып торган йөрәкләре төслерәк. Әмма бу процесс әүвәлгесеннән тизрәк һәм ашкын көчләр белән бара. Бу ике үзәк бер-берсенә тартылалар. Кыз тирәсендә егет ничек бөтерелсә, боларның менә монысы, зуррагы, икенчесе, кызыллыгы белән көчлерәге тирәсендә менә бусы — кечерәге хәрәкәт итә башлый. Гүяки үзенә буйсындырырга омтыла һәм аның үзәгенә үтеп керә, шартлау хасил кылына һәм яңа бер яшәеш рәвеше башланып китә. Томанлык, яки камыр дидек, хәрәкәткә килә, йөри, әйләнә. Тотрыклы гаилә төзегән кебек бу ике кызыл нокта бергә кушылалар. Аның берсе — тозакта утырган кыз төсле, икенчесе — аның яраткан ире кебек. Икенче төрле без аны Кояш яки Йолдыз дип атыйбыз. Димәк, Йолдыз булу өчен ялгыз яну зарур түгел. Ялгызлык, киресенчә, сүндерүче, харап итүче көч буларак бәяләнә ала. Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:
|