![]() ТОР 5 статей: Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы КАТЕГОРИИ:
|
КӨЗГЕ ЯҢГЫРГА КАДӘР 18 страница— Килеп тә җиттеләрмени?— дип сорады.— Ярты ел укымаганны бер көндә ерып чыгабызмы? — Үзең кем? Шушылай ук инде! Аның төрттереп әйткән сүзләренә шул ук рәвештә Регина җавап биргәнлектән егет аптырабрак китте, теле көрмәкләнде, әмма җиңел генә бирешәсе дә килми иде. Тик нәрсә әйтергә дә белмәде. Тагын да шулай каты бәрелсә, мескен студентканы үпкәләтергә дә мөмкин иде. Күңеленнән юньлерәк сүз эзләп карады, тиз генә бернәрсә дә исенә төшмәде. Ахмаклыгына акылы шашынды, әмма чишелеш үзеннән-үзе килеп чыкты. — Мин дә шул инде... — Шулай дидем бит... — Ә сез күрәзәче түгелме? Кызга аның бу шаяртуы ошады. Җавап биреп тормады, конспектларына чумды. Егеткә, ычкын моннан, укырга комачаулама, дигән төсле карап кына куйды. Ханбалны үз янына бәйләде. Ничек болай булды соң әле бу? Егет, кызны үпкәләткәнлеген аңлап, гафу үтенү җаен эзләде. Берәүләр булсалар, торып кына китәрләр, сөйләшеп тә маташмаслар иде. Әмма Ханбал да, Регина да алай эшләргә җыенмадылар. Берсе һаман конспектларын актарды, икенчесе аны күзләвендә иде. Май аеның нечкә билле исеп, якын тирәдә генә үскән агачлардан хуш ис алып килде. Регина калын һәм кабарынкы чәчләрен күтәреп-күтәреп болганды. Аның саен кыз аларны кулы белән бастырып куярга тырышты. Әмма дәфтәрләреннән аерылмады. Ул да түгел, тагын талгын искән май җиле алар янында кискенләшеп алды, Регинаның чәчләре Ханбалныкына уралды, битләрен каплады. Егетнең күңеленә рәхәт булып китте. Чәчләрдән килгән саф һәм күз-башны томаландырырлык хуш ис Ханбалны хәрәкәтсез итте. Күпме шулай дәвам иткәндер, егет бу хакта уйланмады, бәлки кызның аларны җыеп алмавын теләде, бөдрәләрен сиздермәскә тырышып кына үпте һәм: “Шушы рәвешле чәчләребез чәчләргә бәйләнсә иде!”— дип, әллә нинди бер юләр теләк теләде. Аның пышылдавын төгәл ишетмәсә дә, Регина, башын күтәреп, нәрсә эшли икән дигәндәй аңа карады, тизрәк гафу сорарга ашыкты: — Һай, ачуланмагыз инде, мин бит белмәдем! Бигрәк онытылып киткәнмен!— дип, чәчләрен толымга җыештырып алды, икенче ягына әйләндереп төшерде дә, түш кесәсеннән тасма чыгарып, очларын шуның белән буып куйды. Бу хәрәкәтләре егетнең бәгыренә үтте, хушы алынуны көчәйтте. Ул хәзер кызның каршысына егылырга һәм аңа мәхәббәте төшүгә ант итәргә әзер иде, әмма рыцарьлар заманы узган булу сәбәпле мондый юлга бара алмады, үзен тиз кулга алырга өлгерде. — Зыян юк! Регина тагын бер күтәрелеп карады. Нәрсә әйтә икән бу дигәндәй сүзләрен сеңдереп бераз гына уйланып торды,— Ханбалның ни өчен шулай дип сүз катканын кайтарып сорамакчы идеме? — Чәчләрегезгә, мин әйтәм, чәчләрем бәйләнүдән! — Ә-ә-ә,— дип сузды кыз,— көне җилле бит, күтәрәләр дә алалар, күтәрәләр дә алалар. Язгы кояшта студентлар янында икмәк катысы чүпләп гадәтләнгән күгәрченнәр монда да килеп җиттеләр, гү-гү сөйләнеп, гөлдер-гөлдер серләр алыштылар. Аларга рәхәт, зачет-имтиханнар баш катырасылары юк. Яратышалар, кочышалар инде. Оя коралар. — Күгәрчен тотып биримме? Ханбал нәрсә әйткәнлеген үзе дә белештерми калды бугай. Хәзер йөрәгенә курку йөгерде,— бир тотып дисә, сикерсенмени артларыннан? — Мачы түгелсездер бит? — Шулай да... — Кирәкми, күрмисезмени, ничек тату гөрләшәләр?.. Абау, күзләре кызыл, кып-кызыл икән боларның! — Әллә беренче тапкыр күрәсезме?— Ханбал бу юлы кеткелдәргә һәм кызны үпкәләтергә бер дә җыенмый иде, әмма Регина сүз күтәрә торган кеше булып чыкмады, ахрысы. — Күрсә соң, ни гаебе бар? — Юк-юк, авыр әйткәнмен икән, гафу итегез... Кыз, җавап бирмичә, тагын конспектларына чумды, егет үзалдына янып-пешеп утыруын дәвам иттерде. Хәзер аны Регина үзенә бәйләп куйган, буйсындырган, аягыннан еккан иде. Карашы аннан аерылмады. Күзләре һәр йөз сызыгын өйрәнде. Абау, бит очында матур гына кара миңе дә бар түгелме соң? “Йөзкәен ак, бит очына миң яраткан...” Шулайрак булса кирәк Дәрдемәндтә, нәкъ шундагыча түгелме соң бу сызыкларының дәвамы да? Күкрәкләре дә киң, чәчләре дә калын һәм озын! Бу кыяфәтне ясаучы ата белән ана, әллә табигатьме, бер дә кызганмыйча, камиллекнең барлык мөмкинлекләрен файдаланганнар, дөрес эшләгәннәр! Юктан сүз башлау белән башланып киткән бу утыруында Ханбал чын мәгънәсендә саташып, үз-үзен бутап, гашыйк булып бетте. Чынбарлыкка караганда, фантазиясе аңарга күбрәк тәэсир итте. Хисләрен алдады һәм хисләрендә алданды. Аның шушындый көне, шушындый сәгате идеме, билгесез, әмма гыйшык бизгәгенә кабуы факт иде. Алар матур гына дуслашып һәм йөрешеп киттеләр. Регина географфакта имтиханнар биргәндә Ханбал аны көтеп ала, озатып куя башлады. Кайвакыт егет янына килеп, тулай торакта кичкә кадәр утыра, хәтта Ханбалга имтихан сорауларына әзерләнергә дә комачаулый торган иде. Җәйге ялдан алар бер-берсен сагынып килделәр, бу мәхәббәтләренең дәвамы изге гаилә төзү белән тәмамланырга тиеш булса да, көтмәгәндә кыз егеттән баш тартты. Регина мәктәп елларында җәйге ялларга авылдагы татар әбисенә кайта торган булган, шуңарга күрә татарчаны су кебек эчә иде, әмма университетка укырга кергәч, Казан әбиләрендә яшәве аркасында, аларның көенә кереп китеп, тормышка карашлары да үзгәреп бетте. Әмма ул Ханбал белән татарча да, русча да рәхәтләнеп сөйләшә иде. Егет белмәде, сораштырырга кирәк тә санамагандыр, кызның исеме татар гадәтенчә чит халыктан алынган булуы да шик тутырмагандыр, фамилиясе дә татарча, ягъни Әмирова, әтисенең исеме дә татар — Гали, әмма әнисе ягыннан ул марҗа канлы иде. Регина аны Казан әбиләренә алып кергәч кенә белде. Кызларын татарга кияүгә биргәч, үзенә дә яхшы мөнәсәбәттә булырлар дип уйлаган иде дә, киресенчә килеп чыкты. Регинаның Казан әбисе шунда ук Ханбалны яратмавын сиздерде һәм кире какты, бер-ике тапкыр авыр кара карашлары белән карап кына куйды да, шуның белән бетте, чәйгә дә чакырмады. Шуннан соң бозылыштылар алар. Регина егет белән бөтенләй дә сөйләшмәс булды. Инде дә артыннан Ханбал кат-кат килгәли, ялына да иде, шунда әйтеп салды: — Минем яраткан егетем бар, сине алдап кына йөрдем! Болай, вакытны уздыру өчен генә! Эзләп, аптыратып-йөдәтеп йөрмә!— диде һәм әбиләре йорты ягына елый-елый йөгерде. Ханбал үпкәләде, бу кадәр дә акмак хәлдә әлегә калганлыгы булмау сәбәпле ул аптыраган халәттә иде. Хәтта университетын ташлап, каядыр олагасы да килде. Әмма вакыт кебек савыктыручы көч юк икән ул. Очрашмагач, аның хакында уйламагач (ә уйлата иде бит, бик уйлата), Регинаны оныта төшеп, башка беркайчан да кызлар белән буталмаска үз-үзенә сүз биреп, тынычлыкка иреште... Баскычтан күтәрелгәндә дядя Фёдор туктап-туктап ял итте, Ханбал аны узып китүне кирәк санамады. Фатирларының ишеге ачкычка бикле түгел икән. Эчкә уздылар. Бер бүлмәле бит боларныкы да. Тәрәзәләре подъездга карагач, өч дип уйлаган иде егет, ялгышкан. Ничек болай? Аңламассың хәзерге йортларны. Мөгаен аларның күршесе, икенче подъезд ягыннан булган фатир йә дүрт, йә биш бүлмәдән торадыр! Рус йортында әллә ни җиһаз юк инде ул. Әмма Фёдор дәдәйләрнең ике телевизоры, яхшы шкафлары, кухня җиһазлары — һәммәсе дә затлы һәм күзгә бәреп торучылардан иде. Электән шулай булганнардыр инде. Авырып ятучы Марфа түти белән Ханбал түбәнсенеп кенә исәнләште. Ике ел инде бер йортта яшәүләренә карамастан, алар бик сирәк күрешә, анда да егет эшкә ашыкканда яки ачыгып кайтып барганда гына. Исәнләшә дә китеп бара. Ни сөйләшсен ул аның белән? Теге вакытта, беренче очрашканнарында яхшы кабул итсәләр, хәзер бәлки башкачарак да булыр иде. Ярар, булган эш беткән инде! — Подойди ко мне поближе... Марҗа карчыкның тавышы авыр һәм салкын иде. Фатирлары да караңгыланып киткән төсле. Үлем вә кабер тынычлыгы иңгәнме, җан өшеткеч, әмма тынчу. Шулай да Ханбал мөмкин кадәр якын кешеләре кебек үзен тотарга тырышты. Әби янына килешли өстәлгә күз ташлады. Анда ике телеграмма ята иде. Язулары ачык күренеп, аларга катнашы булганга, Ханбал бераз иелә төшеп укыды: “Не беспокойтесь, будем в конце недели. Ждите!” “Барып җиткәннәр икән!”— дип уйлап куйды егет үзе суккан телеграммаларны исәптә тотып, икенчесен кулына алып та тормастан. Эчтәлекләре бер үк кебек тоелды. Урын янына утыруга, Марфа түтәй егетнең кулларын эзләп тапты, салкын бармаклары һәм учларыннан Ханбалның җанына курку йөгерде. Нигә чакырган инде бу карчык аны? Ни эше төшкән? — Не бойся, сынок!.. “Нинди “сынок” ди ул аңа? Ярар, итагать өчендер инде!”— Ханбал, үзенең күзләреннән бу карчык нәрсә уйлаганнарын сизенер, белеп алыр дип, шунда башын түбән ийде. — Христа ради прошу, прости меня, сынок!.. “Нәрсә өчен гафу итәргә тиеш әле ул аны?” — Это я тогда наперекор встала, помешала. Это я Регину, внучку мою, любимую, разлучила с тобой! Карчыкның тавышы авыр гына ишетелә, салкын чыга иде. Аның пышылдауга тартым сүзләрен Фёдор колакларына кулларын куеп, якынрак килеп тыңларга тырыша, әмма Ханбал ятсына иде. Егет баштарак Марфаның сүзләренә тыныч кына, әһәмият бирмичә, игътибарсыз утырды. Тик үлем хөкеме аның бәгырен умырып алды һәм, эшнең нәрсәдә икәнлеген төгәл аңлап, шунда ул әйтеп салды: — Зачем? Почему? Аның болай кычкырып җибәрүен әби көтеп торган иде булса кирәк, бер дә селкенмәде, күзләрен дә шардай ачмады, авыр һәм салкын сүзләрен дәвам гына иттерде: — Из-за твоего отца... — Он тут причём, что он плохого сделал?.. Әбинең күзләрендә аптыраш иде. Ханбалның чыннан да бу хакта күп нәрсәләрне белмәвен төшенеп җитте. Бу нәтиҗәсеннән соң, болай да авыр уйлары, суынып, салкын кургаш кебек халәткә керделәр. “Димәк, бу егет бер нәрсәдә белми, Регина артыннан да чын күңелдән йөргән! Юк-юк, дөрес түгел, алдарга, алдарга, мыскыл итәргә генә шулай кыланган ул! Алма агачыннан ерак тәгәрәми! Аны, Марфаны, әтисе ничек мыскыл итеп китте, бусы да шулай буласы иде. Әле ярый вакытында комачаулап калды, оныгын коткарды!”— Марфаның гафу үтенәсе җирдән элекке уйлары яңадан кабарып чыктылар, егетне ачуланып ташларга уйлады. Әмма үлемнең салкын кулы бу кызулыгын шунда ук суытты һәм аңа тынычланырга тагын бераз вакыт бирде. Әгәр дә ярлыкау үтенәсе бар икән, ул аны хәзер эшләргә тиеш, аннары кирәк тә булмавы мөмкин! Ханбал, Марфа түтинең күзләре артык зур ачылганлыгын күреп, куркарак калды: “Үлеп китә күрмәсен бу карчык, үзеңне гаепләүләре бар!”— дип, бүтән алай орылып бәрелмәскә күңелен ныгытты, тыңлап бетерергә дә чыгып таярга гына кирәк. — Я знала твоего отца, его звали Самуилом! “Нинди Самуил ди ул тагын? Ханбалның атасы татар һәм чын мөселман иде! Нәрсәдер бутый бу карчык!”— Егет аның әйткәннәрен кире кагарга ашыкты: — Нет, звали Исмагилом. Валиев Исмагил Надирович! Әмма марҗа карчыгы Ханбалның сүзләренә колак та салып тормады, үзенекен сөйләвендә булды: — Он был моим первым и любимым мужем! И ты на него очень похож, и волосы, и нос, и рот — всё-всё. Тогда ты, с Региной моей, пришёл, я тебя сразу узнала. Если бы твой отец меня тогда не обманул, я бы не встала супротив вашей любви. Что-то пробудило в моём сердце ненависть к тебе. И я сказала внучке, что ты не чист душой, что на тебя надежды нет. Она знала, что я никогда не вру, что скажу, то и сбудется. А про тебя я от ненависти так сказала. Бедная, она не показывала, но очень плакала… Я и сделала её несчастной. Не по любви живут с мужем, она все тебя вспоминает. Я знаю, не говорит, не пишет, не спрашивает, а всё про тебя думает. У них и дочка есть, а семья всё не ладится… Әбигә бу сүзләрне әйтү авыр иде, тамагы кипте, әмма сүздән туктамады, Ханбалның кулын да җибәрмәде: — Я с твоим отцом, с Самуилом, из соседних деревень были. Ой как любила я его, а он, видимо, нет… Никак, видимо, не смог забыть свою татарочку… Ул татар кызының нинди бәлаләргә тарганлыгын ишетеп белсә дә, Марфа түтәй Ханбалга аларын ук әйтергә теләмәде: — Он ей и достался, а желала я. Тогда не думала, что смогу без него жить. А вот и прожила! Видимо, судьба была… И у вас судьба была. Я знаю… Бог не сделал бы тебя моим соседом. Если тогда я не согрешила бы, то не было бы всего этого. Видимо я супротив Бога пошла. Прости меня, сынок, и исправь мою ошибку. Не хочу с таким грехом этот мир оставить. Всё остальное, то, что я сделала, не грех, а жизнь. А вот это — единственное… Прошу, сынок, прости меня! Ханбал ярар дигәндәй башын гына селкеде, әмма аңарга хәзер барыбер иде. Әгәр дә Регина яраткан булса, әбисенең сүзенә карап тормас иде бит, шулаймы? Димәк, сөюләре шулкадәрле генә булган. Узганны кайтарып алу мөмкин түгел, киселгән икмәкне ялгамыйлар. Шулай да гафу тиеш ул Марфа түтине. Башын селкеп кенә түгел, теле белән әйтеп! — Коли этого надо... То прощаю!.. Әби аның бу сүзләреннән соң кузгалып ук куйды, әмма йөзенә нур һәм елмаю йөгермәде. — Нет, сынок, дай мне слово, что сделаешь так, чтобы и Регина меня простила! Прошу тебя! Женитесь! Возьми её замуж, создай с ней семью, тогда я буду прощённой!.. Марфа түти күзләрен йомды. Ханбал аның бу сүзләреннән соң сикереп диярлек торды, аның куллары үлеп ятучы марҗа әбинең салкын учларыннан азат иде. Артка чигенде. Әмма шул вакытта Марфа түти кап-кара күзләрен йотардай булып ачты, алар төпсез коедай иделәр. Ә төсләре зәңгәр иделәр түгелме соң? Зәп-зәңгәр иделәр бит! Ханбалның коты очты, жу иткән йөрәге күбәләктәй бәргәләнде. — Не уходи, сынок, перекрести меня!.. Фёдор, скажи ему, как надо перекрестить! Ханбал шашыныр дәрәҗәгә җитте. Мөселман башы белән нигә ди әле чукындырсын ул аны, булмаганны! — Я знаю, что ты не поп. Ты — басурманин! Но всё равно, перекрести, этого ни моя, ни твоя религия не запрещает! Марфа түтинең таләбе Ханбал өчен котчыккысыз авыр иде. Әмма ул чыгып та йөгерә алмады. “Каян аңласын ди бу коммунистка ислам динен! Үзенекен белүе дә чамалы гынадыр әле!”— дип уфтанды, күңелен егет тынычландыруга исәп тотып. Бу марҗа әбинең шәхес культы корбаны звонарь кызы икәнлеген башына да кертеп карый алмый иде ул. Дядя Фёдор шунда Ханбалның кулыннан тотты һәм карчыгының өстендә тәре хәрәкәте ясап йөретергә мәҗбүр итте. Егет тагын да курка калды. Әмма Марфа түти күзләрен ачты һәм: — Спасибо,— диде,— а теперь — прощайте... Тагын күзләре йомылды. Ханбал ишеккә ташланды һәм, үз фатирына төшеп, ванна бүлмәсенә ашыкты, кулын кат-кат сабынлап юарга кереште. Үзен гүяки сихерләнгән кеше кебек тойды. Кичкә Марфа түти, бу дөнья белән мәңгелеккә хушлашып, үзләренең Христослары каршысына китеп барды. Зарыгып көткән балалары икенче көнне генә килеп җиттеләр, подъезд төбенә кызыл өсле, кара тәреле гроб-табут капкачы чыгып сөялде, күрше-тирә һәм кардәш-ыруларыннан күренеп-китеп йөрүчеләре күп иде.
XX Бу очсызлы дөньяны ташлап киткән Марфа түти Ханбалны авыр уйларга салып калдырды. Ул бары тик үзенә кагылышлы нәрсәләрне генә аңлап, сүзнең калганы ни хакында икәнлеген ачык белә алмады. Һәрхәлдә әнисе, уфтанган вакытларында, әтисенә бер марҗасы хакында исенә төшергәли торган иде. Вакытыннан элек агарган чәчләрен дә малай чагында Ханбал шул марҗадан күрә иде, әнисе бичараны кызганып елый, әтисе Исмәгыйльнең ни сәбәпле эчкәнлеген дә белми, аңламый иде. Хәзер бу аңламаган, җаваплары табылмаган күңел хәсрәтләренең барчасы да бердәй итеп шушы мәрхүмә түтәй Марфа намусына йөкләде. Әтисенеке түгел, хәтта үз язмышы да шушы марҗа әби белән килеп бәйләнүе аркасында, аңарга карата бер генә хөрмәт хисе калмыйча, үлгән кеше артыннан начар сүз әйтеп озату ярамаганга гына тыелып, ачуы һәм әрнүләренә таш бастырырга тырышты. Әмма монда Марфа түтинең гаебе аз иде. Төп сәбәп — аның Самуилга карата гомере буе саклаган мәхәббәтенең ахыр чиктә тыела алмаслык нәфрәткә әйләнеп китүендә. Берәүләрне сөю мәңгелек сәгадәткә китерә, башкаларныкы Аллаһы тәгаләгә гыйшык тоту, гыйбадәт итүгә әверелә, кемнәрнең мәхәббәте чиксез диңгез кебек күренеп, хисләре күбәләк төсле бер чәчәктән икенчесенә күченеп оча бирә, ә Марфаныкы ул нәфрәткә әверелде. Алай да булгалый икән ул бу тормышта, берни кылырга мөмкин түгел. Көтте бит ул, бик көтте Самуилның, төрмәдән чыгарылып, авылына кайтып төшәсен. Инде дә хәбәр-хәтере ишетелмәгәч, җыенды да туры аларга дип китте. Салкын октябрь ае иде. Җир туңдырырга өлгергән, әмма кар күренми дә күренми. Гүяки ул да Самуилның кайтканын көтә. Ә Марфаның түзәрлеге калмады, китте чыгып, туры аларның авылына юл алды. Бәлки кайткандыр, сәламәтлеге яхшы түгелдер, өендәдер? Марфасын сагынган, үлеп көтә, килеп күренер дип өметләнәдер, уйлыйдыр? Миләшләре яфрак койган, әмма тәлгәшләре кып-кызыл булып утыра. Карны көтәләр, аннан соң җыярлар үзләрен. Әнисе идәнгә чүгәләп утырган хәлдә зур табак юып маташа иде, Марфа килеп кергәч, аптырабрак китте. Ник русча бер кәлимә сүз белсен. Йортта тагын да икенче кеше — Самуилның сеңлесе бар икән. Сабыр һәм күндәм генә кыз бала. Алар бер-берсен танымасалар да, кемнәр икәнлегекләрен сизенеп, күңелләре белән тоеп белделәр. — Кызым, бу бала теге күрше авыл урысларныкы, абыеңның йөрегәне булса кирәк, бар әле, укытучы апаң Санияне чакыртып кил. Әйт, безгә, диген, бер урыс апа керде, марҗа телен аңламыйбыз, күреп чыксын әле. Ашык, мәктәпкә китеп барганчы... Марфа янына артсыз урындык китереп куйдылар. Өстәлгә чакырып маташмадылар, бер почмакка гына утырттылар. Артыгы Марфаның үзенә дә кирәк түгел иде. Төенчеген тезләренә куйган хәлендә бер-ике кәлимә сүз әйтеп карады, ана кеше аңламады. — Я за Самуилом пришла, увидеть его хотела. Должны были выпустить, думала, он дома. — Әллә нәрсәләр ди инде бу. Берәр кирәк әйберсе бар микәнни? Алар карашып алдылар. Ана кеше сәкегә килеп утырган иде инде. Марфа урындыкта урын алды. Һичнәрсә аңлата алмаганлыгын төшенде. Шулай утыра бирделәр. Ана да ни дияргә дә белмәде, күзләреннән күреп тора сыман, бу бала татарча аңлыйдыр төсле. Әмма нәрсә дияргә үзенә? — Чәй яңартыйм әле булмаса, самавыр куеп җибәрим! Хәзер, балам, укытучы бар бездә, бик яхшы мөгаллимә, урысның үзен сатып җибәрерлек. Кала кызы. Сөйләштерер ул үзеңне. Ә мин самавыр куя торыйм, хәзер... Өстәл башыннан самавырын кузгатып, аны мич янына китерә-китерә сөйләнде ана. Су өстәп, алдан телеп куелган чырага ут йөгертеп мәш килде. Марфа урыныннан кузгалып куйды, ана кулыннан алып, үзе эшләргә теләде, әмма алай ярыймы-юкмы икәнлеген белмәве сәбәпле урындыгында кала бирде. Ул арада кызы йомыштан кайтып та җитте, керә-керешкә: — Мәктәпкә барышлый күреп чыгармын диде. Җыена иде!— дип белдерде дә, аптыраган күз карашларын текәп, сәкегә менеп утырды. Ана да, самавыр торбасын учак төнлегенә көйләп, кызы янында урын алды. Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:
|