![]() ТОР 5 статей: Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы КАТЕГОРИИ:
|
КӨЗГЕ ЯҢГЫРГА КАДӘР 15 страницаШам тарафына сәүдә кәрваны чыгып китүгә, Хәдичәнең йөрәге яна башлады. Көнен дә төнен вәкиле Мөхәммәд хакында уйланды. Аксыл-коңгырт чәчле, күмер кара күзле, калын бөдрә сакаллы, күркәм һәм пөхтә егет, Хәдичә фикеренчә, бәхетле хатын алып, аның белән рәхәт тормыш кичерергә тиеш. Шунлыктан Мәйсәрә аша аның уй-теләкләрен дә белештерергә кирәклеген алдан ук сизенеп, юлда барысын да караштырырга кушты. Сүриядә табигатьнең матурлыгы Мөхәммәдне җәлеп иткән булса, башка гарәпләр рум-грек кызлары артыннан чаба башладылар, алтын-көмешләрен җилгә очырып, монда да исерткеч-ханәләрдә яттылар, сәүдә эшләрен бөтенләй диярлек оныткалаучылары да бар иде. Хатыннарга сөлек кебек ябышып, эчемлек чөмереп рәхәтләнгән вакытларында Мөхәммәд алардан ераграк йөрергә тырышты, һәртөрле бозыклыклардан баш тартты. Аның холкы-фигыле шундый иде. Мәйсәрә боларны күреп калды, Мөхәммәднең ышанычлы кеше икәнлегенә сөенде, аңа карата хөрмәте, хәтта мәхәббәте артты. Әмма бу эчке серләрен ул Хәдичә хуҗабикәсенә багышлады, уңышлы сәүдә йөртеп кайтканлык сәбәпләренең нәрсәдә икәнлеген ачыклап бирде. Аның хакында көн-төн уйлап, инде йөрәк түренә үзе дә сизенмәстән Мөхәммәдне кертеп яшерергә өлгергән Хәдичәдән дә бәхетлерәк кеше ул вакытларда булмагандыр. Шунлыктан егетне үзенә каратасы килде. Һичкемгә түгел, үзенең колы Мәйсәрәгә серен ачты һәм аңардан ярдәм үтенде, таләп итәргә намусы кушмады. Шунлыктан ул колы ничек тә бу хакта егетнең күңелен тибрәтеп карарга, кирәк икән, үгетләргә дә ниятләп куйды һәм эшен башкарып та чыгарды. Мәйсәрәгә рәхмәт укымыйча, кемгә әйтсен Хәдичә? Асылда бу ике ярны кавыштыручы һәм бәхетле итүче шушы Мәйсәрә булды да инде!.. Мөхәммәд бине Габдулла каршысына сөзмә китереп куйдылар. Инде уйларыннан арынырга һәм йокыга әзерләнергә вакыт иде. Сөзмәне эчеп, битен сыпырганнан соң, ятак якка таба барасы урынга, ишектән чыгып, урамга күз салды. Анда казанны бер якка авыштырып куйганнар, эченә су салып, янына күмерләрне җыештырып, юар өчен әзерли иделәр. Хәдичә, кайсы хезмәтчесенә иртәгә иртәннән нәрсәне беренче итеп эшләргә тиешлеген аңлатып, Мәйсәрәне чакыртып алды: — Юыну өчен барысы да әзерме? — Әйе, хуҗабикәм!— диде Мәйсәрә, башын аска иеп. Аның озынчарак тут йөзендә арыганлыгы сизелеп тора иде.— Сөлгеләрне дә куйдым. Су салып торырга кирәк булырмы? — Юк, рәхмәт!— диде Хәдичә. Әйтеп бетерүенә, ишек янына чыгып баскан Мөхәммәдне күреп алды. Янына килеп, үзе белән ияртергә уйлады: “Ул да арып беткәндер!..” Бүлмәгә керделәр. Монда урамдагы һәм кунак бүлмәсендәгегә чагыштырганда һава салкынчарак сыман иде. Бер почмакта бауга чаршау кебек итеп чүпрәкләр һәм келәмнәр эленгәннәр. Мөхәммәд, иелеп кенә келәмнең почмагын тартып куйгач, аның артына күз салды. Комганнар, ләгән белән су иде анда. — Госел коендырырмын, кереп чишенә тор!— диде аңа Хәдичә, берни дә булмаган һәм гадәти нәрсә хакында сүз барган төсле. Чөнки аның күңелендә бер генә уй: кавышу кичәсен саф һәм пөхтә тән белән башлап җибәрергә кирәк. Мөхәммәд чаршау артында калды. Өстендәге киемен салырга да, салмаска да белмәде. Әмма озак маташуның бер дә мактанырлыгы вә мактарлыгы юк. Ул чаршау урынына эленгән, әмма бауны асылындырып, читкәрәк итәген каерырга мәҗбүр булган келәмне тагын төзәтеп тартып куйды, тик аның теләгенә калын тукыма буйсынмады, яңадан элеккеге хәленә кайтты. Бүлмәдә ут эленгән иде, филтәсе кысылыпмы, әллә мае бетеп килгәнгәме, сүнеп-сүнеп киткәндәй булды. Мөхәммәд чаршау арасыннан шул якка бакты. Юк икән, Хәдичәсе йөри, колакларыннан алкаларын салып куеп маташты, чәчләрен сүтеп җибәргән, урын-җирен караштыра башлады. Алар бүген бергә йоклаячаклар. Гомерендә беренче тапкыр хатын куенына керәсе барлыгын күз алдына китереп, егет шунда исәреп киткәндәй булды. Нигә болай басып тора соң әле ул? Чишенсен, суынсын! Инде бар да хәл ителде, җанга-җан кавышты, дигәндәй, тән белән тән генә кавышасылары калды. Өстен салып, киң вә дәү ләгәнгә кереп чүгәләгәч, Мөхәммәд гадәтенчә үзенә-үзе су коя башлады. Әмма чаршау артыннан Хәдичәсе ягымлы һәм серле тавыш белән аваз бирде: — Нигә мине чакырмыйсың? Хәзер инде синең колың бар — хатының, аркаларыңны ул юар, суны да ул салырга тиеш! Мөхәммәдкә кыенрак булып китте. Хәзер килеп керсә нишләрсең? Әгәр дә тәнеңне, шәрә җилкә башларыңны, киң аркаңны ошатмаса, бу нинди ир кеше икән дип уйласа нишләрсең? Әмма болай борчылырга соң иде инде. Хәдичә, аның янына кереп, кулыннан комганын алды һәм урынында калган Мөхәмәдкә үз су коя башлады, аркасыннан назлы һәм җылы куллары белән сыпырып юды, чүпрәк алып, юешләтеп, шуның белән сөртте, сабын да кушып җибәрде. Ул нинди тойгылар кичергәндер, әмма Мөхәммәд үзен сабый бала кебек хис итте. Менә гүяки әнисе ләгәнгә утырткан да уйный-шаярта юындыра үзен. “И-и, балам, озын гомерле, бәхет тәүфыйклы, кадер-хөрмәт иясе бул инде!”— дип теләкләр тели. — Нигә шикләнәсең? Тынычлан! Хәдичә Мөхәммәдкә ягымлы гына эндәшеп куйды, ул күзләрен ачарга мәҗбүр булды. Газиз әнкәсе кебек иң якын кешесе — хатыны аның аркасын гына түгел, хәтта күкрәкләрен дә юды, комганнан җылы су салгалап торды. Мөхәммәдкә кыенрак та булып китте. Әмма ир кеше сер бирмәскә тиеш иде. Хәдичәнең һәр орылган кулы, әйтелгән сүзе, аның күңеленә үтеп, мәхәббәт хисләрен тагын да куертып җибәрде. Менә хәзер кысып кочаклыйсы, сөеп-яратып үбәсе килде Хәдичәсен. Әмма ашыкмады, сабырлыкта кала бирде. Юындырып коендыргач, Хәдичә аның тәнен корытты, муен артларына, сакал-мыек тирәләренә исле май сөртте. Мөхәммәдкә җиңел һәм рәхәт булып китте. Ул гүяки балчыктан изеп төзелгән өйдә түгел, бәлки җәннәт сараеның эчендә, җиде кат күкләрдә иде. Аның белән шушындый халәт ничә тапкырлар кабатланды. Берсе — Әбу-Сәгыйть кабиләсендә, Хәлимә-ана тәрбиясендә чакта! Күктән ак киемле ике фәрештә иңделәр, аның йөрәген һәм эчке әгъзаларын алып юдылар, калдырып киттеләр. Намусы пакьләнде, күңеле сафланды. Мондый хәлләр Мәккәдә дә башыннан узды. Ул боларны төш кебек кенә хәтерли, бәлки чыннан да өндә булмагандыр ул вакыйгалар, әмма... Әмма соңгы ун ел эчендә төшендә дә булганы юк иде. Инде хәзер Мөхәммәднең үзенә бу вакыйгалар чыннан да күңелле бер төш кенә сыман аңлашыла башладылар. Ул хәтта шулай булуын да тели иде түгелме? Бала чакта шуклыклар кыласың, белмичә кальбеңне дә пычратасың шул! Үсмер вакытларыңда да андый хәлләр күренгәли. Әмма күтәрелеп, егет дәрәҗәсен алгач, камил акыл һәм сак холык иясе булу кирәк шул. Бәлки шуның өчен алар кабат килмәгәннәрдер, төш кебек кенә тоелалардыр? Намусың саф икән, күңелең дә чиста! Бер генә тапкыр чит кешене яки якыныңны үпкәләттең-рәнҗеттеңме, җаның әрнеп куя бит, әмма эчке чисталыгың югала. Ә Мөхәммәд андый эшләрдән мөмкин кадәр үзен сакларга тырыша. Хәтта урамда кәмит күрсәтүче артистларны карарга халык җыела калса да, нигәдер шикләнеп, алар яныннан китү җаен чамалый башлый ул. Отыш һәм көлке уеннарын уйнамый, хатыннар янына гына түгел, кызлар ягына да, егет булып җиткәч, аяк басканы юк. Ә шулай да мәхәббәт мәсьәләсендә аның бер ялгышы бар иде бит, әгәр дә шулай дияргә яраса? Егерме яшенә кадәр Мөхәммәд үз әтисенең кан туганы Әбу-Талип йортында торды. Аның кызы Фатиха белән бер-берсенә карата бала чакларыннан хөрмәтле булып үстеләр. Инде үзенә гаилә корыр вакыт җиткәнлеген сизенгән егет, агасының каршысына килеп, хатынлыкка аның шул кызын, Фатиханы сорады. Әмма Әбу-Талип тыңларга да теләмәде. Энесенең хәтерен калдырмаска тырышып карады, барып чыкмады: — Кайда торырсыз? Ни байлыгың, ни тормыш шартларың юк! Болай мөмкин түгел!— дип кире какты. Менә шуннан соң абзасының күңеленә корт төште, Мөхәммәдне өйдә Фатиха белән калдырудан саклана башлады, аларга күз-колак булырга тырышты, кызын яшеренеп сагалап тормасын, качып очраштыргаламасыннар, урламагае дип курыкты. Әмма сагаюы бер дә урынсыз икәнлеген башына да кертеп карамады. Аның бу яңа гадәтләре тиз арада үзләрен сиздерделәр. Мөхәммәд серне төшенеп алды һәм, аларның йортыннан китеп, үз тормышын башлап җибәрү җаен эзләргә кереште. Моның өчен иң кулай эш итеп көтүчелекне сайлап алды. Шул китүеннән кире кайтып кермәде. Һәм менә ул вакытларда күңеленә дә кереп карамаган, үрелсә, буе җитмәслек бай Хәдичәнең, чибәрлеге һәм акылы белән дан тоткан хатынның ире булды да куйды. Сөйләсәң, кеше ышанмаслык бит! Тормышның кануны шушыдыр инде: кызлар — сайлыйлар, егетләр — тәвәккәлли, хәл итә! Монда да шулай килеп чыкты: Хәдичә сайлады, Мөхәммәд тәвәккәлләде... Ә вакыйгалар болайрак булдылар. Уңышлы Шам сәфәреннән соң Мәйсәрә, көннәрнең берендә, көтмәгәндә Мөхәммәд бине Габдулла каршысына килде һәм аңа, уйларыннан бүлдереп, сүз катып җибәрде: — Мөхәммәд, син Мәккә шәһәрендә билгеле, күренекле кеше, тәртибең ягыннан да, башка сыйфатларың белән дә ил-тешкә кергәнең юк, кемне сорасаң, шуны үзеңә хатынлыкка бирерләр иде. Нигә өйләнмисең?— дип тә сорарга өлгерде. — Дөрес әйтәсең, вакыт. Әмма кемгә? Минем кебек ятимнең кемгә кирәге булсын?.. Мәйсәрәнең йөзе үк балкып китте. — әгәр дә бай һәм чибәр хатын синең белән кызыксынса? — Андый кеше дә юк! — Әгәр булса?.. — Ул хатынның исеме кем? — Минем хуҗам, Ховайлид кызы, корәишләрнең данлыклы нәселеннән бәхет иясе, хөрмәтле зат — Хәдичә дисәм, нәрсә әйтерсең? Аның бу сүзләреннән соң Мөхәммәд, хәйранга калып, сикереп үк торды да басты. — Булмас ла!.. Каршы килмәс идем! Егет бу ханымны шулай ук күптәннән белеп, аның артыннан чибәрлегенә сокланып кала торды һәм үз-үзен тотышына да хәйран иде. Әгәр дә бер-бер тол хатын бар икән, ул хәзер һәр кич саен ире урынына башка сөйрәлчекләрне куна кертә, алар белән уйнаш-муйнаш кыла башлый, ә Хәдичә — юк, ул бөтенләй башка. Кемнәр генә аның каршысына килеп, аңарга тезләрендә ялынмадылар? Халык күзе барысын да хәтерләп кенә тора. Әмма берсен дә ханым кабул итмәде. Агасы Варака аның эшләренә тыкшынмый, үз юлында йөри. Бер йорт эчендә яшиләр, алар урынында башкалар булса, чәйнәшеп бетәрләр иде. Күпме гаиләләр шул рәвешле таркалды, үз туганнарын да сыйдыра алмадылар бит. Ә Варака — үз абыйсы түгел, икетуган абзасы гына бит. Юк, Хәдичәнең холкы да, күңеле дә яхшы! Аңа өйләнсәң, күктән иңгән бәхет дигәннәре шушы була инде! Мөхәммәдне Хәдичәнең шәһәр читендәрәк, Кәгъбәтулладан төньяк-көнчыгыш тарафта урнашкан бер катлы олы гына өе дә, аның әйләнәсендәге зур гына җимеш бакчасы да кызыксындырмады, маллары-байлыклары да алдамады, бәлки гүзәл холык иясе булуы, чибәрлеге, кешелеклеге үзенә җәлеп итте. Электән аңа карата хөрмәте зур иде, моннан ары да шулай гына кала күрсен, кадерледән кадерсезлеккә төшү ярамас!.. Мәйсәрә Мөхәммәдтән алган җавапны Хәдичәгә кайтарды һәм егетне үзенә дәштереп алырга үгетли башлады. Хуҗабикә моңа каршы килмәде. Әмма егерме биш яшьлек егет белән кавышырмын дип башына да кертеп карамаган иде, язмышыннан уза алмады түгел, менә бәхетенә иреште! — Бусы минем туй бүләгем булыр!— Хәдичә яңа гына юынып чыккан һәм сафланып алган Мөхәммәднең иңнәренә чапан китереп элде. Ул яңа һәм исле май белән сафландырылган иде. — Хәзер минем чират!— Хәдичә шукланып көлде.— Карап торма инде, чишеним, Мөхәммәд, дим! Ул оялып кына башын читкә борды. Аннары тагын иренә карады. Мөхәммәд һаман да хатыныннан күзләрен алалмый басып тора иде. — Ни булды?— Хәдичә аптыраганрак тавыш белән сорагач, ире аңына килгән сыман әйтеп куйды: — Һай чибәр дә инде син, Хәдичә! Хатыны тагын шукланып көлде: — И-и, оятсыз, борыл әле, борыл! Шайтаннарны котыртасың бит! Хәдичәнең буена тиң диярлек сузылып төшкән кара чәчләре, юка эчке кат күлмәге Мөхәммәднең һушын алырлык чибәр ханымны әлегә аз гына күрсәтеп, тәненең тагын да гүзәлрәк урыннарын яшереп калдырган иделәр. Әмма инде егет болай да коелып төшкән, егылып китәргә әзер иде. Ә Хәдичә, иренең читкә карап борылып басуыннан файдаланып, бөтенләй үк чишенеп ташлады. — Инде хәзер син мине юындырсаң да була! ... Мөхәммәд аның аркасыннан сул кулы белән сыпырып, уңындагы комганыннан акрын-акрын су койды. Хатыны әллә йомшак суның рәхәтлегеннән, әллә инде иренең кулларын тоюдан назланып-иркәләнеп, шуклана-шуклана юына бирде. Сөлге белән корытканда, Мөхәммәд түзмәде, аның тәненнән чак кына үбеп алды, аннары соң, чаршау артыннан чыгып, киң ак җәймә китереп, хатынына бөркәде: — Монысы — минем бүләк! Аларның иреннәрен иреннәре эзләп таптылар. Инде тәмам бетәм-бетәм дип аптырап кына янып маташкан ут та сүнде, сәгадәт сәгатьләре башланып китте. Кемнәр мәхәббәт табып бер-берсенә кавыштылар, алар бәхетле булдылар һәм Аллаһы тәгаләнең рәхим-шәфкатенә ирештеләр!.. Мөхәммәднең барлык гадәтләрен дә Хәдичә һичбер аптыраусыз кабул итте, аңа хөрмәте көннән-көнгә артты. Алар иң кыен вакытларында да үзара авыр сүзләр әйтешмәделәр. Юктан гына ачулары кузгалып китсә, ире тизрәк хатынын яки хатыны ирен эзләргә тотына, күрүгә күңелләре тынычлана, җаннарына рәхәтлек иңә иде. Мәхәббәтләре хакында күпләр бернәрсә дә белми һәм аңламый. Яннарында анда-санда күләгә кебек күренгәләп узган Варака аларның шушындый бәхет-сәгадәт диңгезе эчендә тормыш коруларына сөенеп бетә алмый, монда үзенең дә катнашы барлыгын фараз итә иде. Азмы ул туганнары каршысында да, иртә-кич илаһияткә бирелгән вакытларында да ике яр иминлегенә теләкләр теләде? Яхшылыкка булган үтенечнең Җир йөзендә кабул кылынмыйча калганы юк әлегәчә! Гел дә шулай шат күңелле яшәсеннәр генә, араларына дошманнар гына кермәсен, бәхетләреннән көнләшмәсеннәр иде! Мөхәммәд бине Габдулла, Хәдичәнең ире булып алуга, Мәккә шәһәрендә хөрмәтле байлардан санала башлады. Моңа кадәр өлкәннәр аңарга һаман да үз итеп карыйлар иде, инде үзләренең байлыклары белән масаеп йөрүче яшьтәш-чордашлары да хөрмәт йөзе күрсәтеп сүз каткалыйлар, сөйләшкәлиләр. — Тормышларың авыр түгелме соң? Читенлек-кыенлыклар күрсәтмиме үзеңә?— дип, бервакыт урамда очрагач, агасы Хәмзә сораштыра башлаган иде дә, Мөхәммәд аңа шундый аптыраулы йөз белән карады, тегенең бөтенләй исе-акылы китте һәм кабат андый сүзләр белән энесен борчырга җөрьәт итмәде. Агасы Әбу-Талип исә һаман да авызын ерып йөри, юллары туры килсә, акыл өйрәтергә алына: — Бәхетеңнең кадерен бел! Тормышыңның рәте-чираты күренми иде, азмы синең өчен хәсрәт йоттым, инде күңелем тынычланды, рәхмәт яугыры!— дип, сөенеп бетә алмаганлыгын белдерүгә күчә. Мөхәммәд үзе, кая гына чыгып китсә дә, хатынына хәбәр бирә, кайчан әйләнеп кайтасын әйтә иде. Әмма Хәдичә әллә нинди изге бер көнчелек һәм кайгыртучанлык белән аның кайда йөргәнлеге хакында уйлап хәсрәткә бата. Иреннән башка нигәдер йортының яме бетә. Йә Мәйсәрәне, яки башка колын күзәтеп кайтырга йөгертә: — Барыгыз, күзенә күренеп йөрисе булмагыз! Караштырганыгызны сизенмәсен, шикләнүе бар, белеп кенә килегез!— ди әмер итә дә, алары ялт кына йомышын үтиләр. — Ул Кәгъбәтуллаһ янында, өлкәннәр белән сөйләшеп утыра,— дип, яки: — Сөеклебез гыйбадәт тота, картлар белән!— дип җавап бирәләр. Хәдичә тынычлангандай була. Әмма тагын күңеленә корт төшә: “Теге-бу сүз белән котырта күрмәсеннәр үзен,— дип борчыла.— Тавыш чыгарып, кыйнап кайтармасыннар!” Шушы рәвешле кайгыга чума да, икенче тапкырга тагын берәрсен йөгертә: — Озак йөрмә, нәрсә хакында сөйләшкәннәрен генә белеш тә кайтып җит, сүзләренә катышма! Мөхәммәд пәйгамбәр хытынының үзе хакында шушылай кайгыртуын сизенә, әмма сер бирмәскә тырыша. Орышмый, таламый: — Бүген фәлән колыгыз каршымнан ике тапкыр үтте, әллә берәр эш бар идеме?— дип кенә сорый, ә үзе елмая. Хәдичәнең бәгыре кибеп китә. Нәрсә әйтергә дә белми. Ире һичвакытта да ялганламаганлыктан, аның да аңарга дөресен генә әйтәсе килә, әмма көлке хәлемдә калырмын дип курка, ул эш белән булдылар, бу йомышым артыннан йөрделәр дигәндәй, төрле җаваплар эзләп таба. Мөхәммәд пәйгамбәр исә аның ул сүзләре белән канәгатьләнеп, башкача төпченгәләп тормый. Аның менә шушы ягы бигрәк тә гаилә иминлеге өчен яхшы иде. Киемгә, чисталыкка, тәртипкә карата таләпчәнлек күрсәтсә дә, ваклык-вакчыллыктан азат. Аның бу яклары Варакага да ошый. “Илаһият һич тә шакшылыкны күтәрми, шапшак өс-баш, юынмаган бит-кул, госелсез тән белән укылган намаз-доганың булуыннан булмавы артыграк!”— дип сөйләнгән җиреннән һаман да кияүләре Мөхәммәдне мисалга китерә, башкаларны аннан үрнәк алырга өнди. Хәдичәсе аркасында тормышы җайга салынып, яшәеше иркенәю сәбәпле Мөхәммәднең буш вакыты да артып китте. Ул хәзер иксез-чиксез җиһан хакында күбрәк уйлана, айлар буе ураза да тота, намазлар да укый. Әмма барысын да үз белдеге белән башкара, күңеле Мәккә потларын да, яһүдиләр динен дә, башкасын да кабул итеп бетерә алмый. Кичләрен Хәдичә белән Мөхәммәднең ятагын әтәч саклый. Кайвакыт хатыны ул мескен коштан көнләшеп тә куйгалый, ире аңа артыгы белән игътибар бирә шикелле! Җитмәсә йокының иң татлы, иң рәхәт вакытында кычкырып уята бит! Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:
|