![]() ТОР 5 статей: Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы КАТЕГОРИИ:
|
КӨЗГЕ ЯҢГЫРГА КАДӘР 13 страницаӘ мин сине барыбер эзләп табар идем! Беләм мин монда гына яшәгәнегезне. Айзик та мине якын итеп калды! Су буена төшәм дә утырам һәм килеп чыгачаксыз. Этең бик ярата бит анда йөрергә, әйеме? Ә-ә-ә...— Ханбал бүгенгә үзенең нинди планнар корганлыгын исенә төшерде, сәгатенә карап алды.— Соң икән инде, өч тулып килә, юкса Казан-суы буена төшәрмен дигән идем! Әнә, син ком гарәбе кебек кызынгансың, ә мин — ап-ак! — Һәм үтә күренмәле! Альбина көлеп куйды һәм, дөрес әйтә микән дигәндәй, Ханбалның диварга кагылган кадакка эленеп куелган кул сәгатен урыныннан салдырмый гына үзенә таба тартып, аннан вакытны карады. — Туктаган түгелме соң бу? — Ул туктый белми, иртән генә боргычлап куйдым! Ханбал үзенең иске, кыршылып беткән сәгате белән шушылай мактанып алды. Әмма Альбина аңа ышанырга теләмәде, як-ягына карап, монда тагын берәр урында сәгать юкмы-бармы икәнлеген тикшерде. Өстәлдә авып яткан “будильник”ка игътибар итмәде. Үзләрендә почмак саен диярлек сәгать бит! — Монда башкасы юкмыни? — Юк, бусы — йөри торганы, бердәнбер! Әмма иң ышанычлысы! Иртән мине көтеп ала, ашыктырып чәй эчертә, эшкә минем белән бара, үземә тагылып йөри, кайта һәм менә шушы урынга менеп кунаклый. Әтәч төсле ул! Шунлыктан вакытны беркайчан да ялгышмый, гомеренә бер мәртәбә ремонт күргәне юк, теләге дә беленми. Аныкы түгел, иясенеке! Альбина, күңеленә бу сүзләрне хуш алып, тагын да көлеп куйды. Әмма егет шикләнә калды. — Нәрсә, әллә ялганлый да белмисеңме? Балалыгы Ханбалның тышына чыкты. Утыз яшен тутырып та һаман сабый кебек беркатлы булсын инде! Елап та җибәрә күрмәсен тагын. Була ул андый эш — диваналардан! Тынычландырып өлгерергә кирәк үзен! “Моңардан чыннан да дивана Фәрһад чыга!”— дип катгый гына уйлап куйды Альбина һәм егетне тынычландырырга ашыкты: — Юк-юк, алай димим! Бары тик күңелле булып кына китте! Кызык итеп сөйлисең бит! — Ә-ә, алай дисәң генә инде! Берсе икенчесенең сүзләрен кабатлауларыннан алар сөйләшер темалары беткәнлеген сизенә башладылар. Альбина яңа тема эзләп газапланмады, кабатлап вакыт турында сорады да кабаланып сикереп торды: — Аһ, мин нишләп утырам әле! Кайтырга кирәк бит! Эшләрем дөнья кадәр җыелган!.. Бу аның Геннадий белән сыналган гадәте иде. Хәзер ханым артыннан Ханбал ташланырга, тагын да калуын үтенергә тиеш. Чынлыкта Альбинаны өендә бернинди эш тә көтми һәм, гомумән, үзенең “Кызыклы очрашулар клубы”ннан тыш ул күптән инде бернәрсә белән дә шөгыльләнми, көч түкми. Керләрен дә килеп алалар, китереп куялар. Ашны да сирәк пешерә, ире өйдә чагында, табак-савытларын да Геннадий үзе юа, хәтта ашарга да әзерләштергәли әле! Эшләсен, ул бит Альбина каршында ант суларын эчте, аны гөлбакча эчендә генә, бернинди мохтаҗлык күрсәтми яшәтәчәкмен дип белдерде, һичбер авырлыкларга төшмәссең, диде! Чыннан да әйткән сүзендә торды. Әнә шундый зур, ике катлы йорты, яхшы ак мунчасы, ял урыннары булган дачалары белән бергә, фатирларының уңайлыкларына да карамастан, шәһәр читендә өч катлы итеп, кирпечтән, сауна, гаражы, хуҗалык урыннары, бакчалы һәм бассейнлы коттедж төзетеп ята. Альбинасының әлегә барып та караганы юк. Өлгерер, өлгерми ни! Ханым өмет итсә дә Ханбал аның артыннан килмәде. Өстенә киенергә тотынды. Ә Альбина исә ашыкмады. Егетнең иске халатын урындык башында калдырды һәм анда-монда таралып яткан киемнәрен берәмләп-берәмләп җыя башлады. Менә хәзер ул киенә инде. Тәрәзәгә карап, ашыкмыйча гына! Ә артыннан Ханбал йотылып карап торырга тиеш. Күрсен, болар барысы да аның күзләрен өчен дә яратылганнар. Ханым үзе шулай булуын тели! Кырык яшенә якынлаша баруына карамастан, үзенең егерме яшьлек чибәр кызлар кебек нәфис һәм күзләрне яулап алырлык буй-сыны бар бит аның! Күрсен! Кадерен белсен! Ул киенсен, ашыкмыйча гына! Егет карап торсын, артыннан килеп кочсын! “Нигә килми инде?— дип уйлап куйды Альбина, ачуы кабарып.— Бозау икән бу! Өйрәтергә, күп нәрсәләргә өйрәтергә кирәк икән әле үзен!” Әмма ханым ашыгып андый фикергә килгән иде. Көтмәгәндә артыннан кочып алган егеттән өркеп үк китте, тәне буйлап җылы калтырану йөгерде. Ханбал аның колак читеннән үпте. — Уф-ф!— дип хәл алды Альбина.— Котымны чыгардың бит! Җаным очты дип торам! Артыгын әйтмәде. Аңа үлепләр рәхәт иде. “Кара әле моны,— диде ул үзалдына,— тинтәк — тинтәк инде дисәң дә, хикмәт икән әле бу! Чыннан да гашыйк булырга өлгерде! Суытмаска кирәк хисләрен, суытмаска, һай диванам минем!” Егетнең иреннәрен эзләп табып, аларны суырып үпте, кулына күтәргән киемнәре аяк астына шуып төште. Ханбалдан аркасына салынган күлмәген салдырта башлады, әмма киеме киреләнде, аның беләкләренә буталып калды. Изүләре арасыннан күкрәгенә, аннан куенына үтте. Әмма егет чишенмәде, күзләрен йомган хәлендә һаман ниләрдер пышылдады. Алардан бер сүзен аңлап калды ханым: “Регина!” “Кем соң ул Регина? Нигә аның хакында сөйләргә теләми? Хәзер утлы табага утыртам мин аны!”— дип уйлап өлгерде Альбина һәм кинәт кенә Ханбалны этеп җибәрде дә тавыш күтәрде: — Һаман да мине теләсә кем исеме белән атыйсың! Нинди Регина ди мин? Кем ул? Көтелмәгән бу хәлдән нәрсә әйтергә дә белмәгән егет аптырап калды. Аңа каршысында чыннан да Регина басып торадыр төсле тоелды. Күр, охшамаганнармыни? Чәчләре шушылай ук калын аның да, борыны һәм күзләре, иякләре... Буйга гына бераз калкурак яки тәбәнәгрәк булса инде. Ә күзләренең төсе? Юк-юк, күзләренең төсендә аермалар бар кебек. Әмма карашлары, карап тору рәвешләре бер үк төрле. Әйе-әйе, нәкъ менә шул яклары белән икесе дә бер үк кеше төслеләр! “Әллә сөйләргә инде? Бу кадәр сорагач та әйтмәсәң, үпкәләр тагын!”— дип, Ханбал күңел түрендә йөрткән сагышын сөйләп бирергә уйлады. Егет шушы рәвешле уйлап торган арада ханым киенеп тә бетте диярлек. — Матурым... — Әү, җан рәхәтем?.. Альбина шушы рәвешле җавап бирүгә, Ханбал, башларга җыенган сүзен онытып, аңа таба якынлашты. Алар тагын бер-берсен сагынган ярлар кебек кочакланыштылар. Болай булса, көнне генә түгел, төнне дә үткәреп җибәрәселәр иде. Ә Альбинага чыннан да өенә кайтырга кирәк! Һәм кичекмәстән! Ире килеп кергәндә каршысына барып басмаса, бетте башы, бүген кичкә кайтам дигән иде бит! “Ашыгырга кирәк!”— дип кабаландырды ул үзен, әмма егетнең тыела алмыйча кабат-кабат килеп ябышулары аны тоткарланырга мәҗбүр итә, бәйләгән-төймәләгән киемен чишелдерә иде. — Ярар инде, җан рәхәтем... Альбинаның шушы назлы сүзе Ханбалны әсәрләндергәннән-әсәрләндерә бирде. Онытылып кочты, әмма ханым, аңа игътибарын юнәлтмичә, киенеп бетү җаен карады, егетне тынычландыргандай, акрын тавыш белән генә сөйли барды: — Тагын очрашырбыз әле! Бүген белән генә көн бетмәгән!.. — Ә мин сине җибәрмим! — Нишләтерсең? Альбина аңа, исе китмәгәндәй, көчле рухлы карашын текәп алды. Егет тә төшеп калганнардан түгел иде. Күзләре сөзешеп алдылар. Ханым көлеп җибәргәч, Ханбал да аңарга кушылды һәм җавабын кат-кат кабатлады: — Ишекне биклим дә куям!.. Үз балалыгы үзенә дә кызык кебек тоела иде шул. — Алдан ук белдереп, әйтеп калырга телим! Бу көннәрдә бер нәрсә дә планлаштырмаска! Атнакич, сәгать кичке алтыларга кереп алырмын үзеңне,— дип, уйламаган җиреннән сөйли башлады Альбина, көлеп куйганнан соң.— Мин сине бер кызыклы җиргә алып барам. Костюмың бармы?.. Бик яхшы, киеп куй! Юк, дөресрәге, аста, подъезд төбендә көт, ярыймы? — Нигә? Ханбал бернәрсә дә аңламый иде. Әмма ханым тиз арада уйларын ахырына кадәр җиткерергә өлгерде: “Шаккаттырыйм әле барысын да! Минем фәләнем бар, минем сөяркәм төгән дип мактанган булалар, ә мин аларга дивана Фәрһадны китереп күрсәтәм! Артымнан этем ничек калышмыйча йөрсә, моны шундый дәрәҗәгә төшерергә кирәк! Иремә дә алдан әйтеп куюым хәерле! Табармын әле нәрсә әйтергә! Кайтып җитмәде микән?” Ханым ялт кына кулына алтын сәгатен такты, карады һәм хәйран итте, кычкырып диярлек җибәрде: — Һай, бишенче ярты тулып килә бит инде, синең сәгатеңә ышанып! Өстән-стан ике таш өстә үзенә!— дип әйтеп салды. Шулай да, ишек янына җитүгә:— Исеңдәме?— дигән соравын ике тапкыр кабатлады.— Атна киче сәгать алтыда подъезд төбендә көтәсең! — Нигә? — Сюрприз!..— дип, сәерсенеп калган егетнең борын очын имән бармагы белән кыланып кына сыйпап алды, җиңел кулдан ачкычны борып, Ханбалның иреннәреннән суырып үпте дә юк та булды. Ничек көтмәгәндә килеп кергән булса, шулай ук кинәт кенә чыгып та китте. Ханбал, аның үбеп алуыннан соң, исәренгән хәлендә ишеккә маңгае белән килеп бәрелде. Авыртмады. Әмма ул моңсуланып калды. Кичке кояш нурларының кылларын чирткән кебек иттереп кадак үкчәләре белән асфальт юлга тек-тек басып үткән ханымның ерагая барган аяк тавышларын колаклары гына түгел, күңеле белән дә тойды, ишетте егет. Ул тәрәзәгә килеп җиткәндә Альбина инде ераклашкан иде. Тиз-тиз атлый, гүяки очып-очынып бара, нәкъ унсигез яшьлек кыз диярсең!
XVI Альбина, өенә кайтып керүгә, иренә нәрсә дип әйтергә белә иде. Клуб эшләре белән булдым, аннары соң кибетләр карап йөрдем, дияр. Ачуланмас, сагынып кайта бит ул, хатынын күрүгә — дөньяларын оныта. Аяк асларында тузан хәлендә калырга әзер. Әмма фатирда Айзиктан башка җан иясе юк иде. Ханымның моңа бераз ачуы да чыкты: “Кайтам дип аптыраткан була, иркенләп йөрергә дә ирек бирмәде бит үземә! Юри шулай алдый ул!” Вак-төяк эшләрен бетереп, душта юынып чыккач, Альбина үз бүлмәсенә кереп, урыны өстенә җәелеп ятты. Бүген кичергән күңелле һәм рәхәт халәте җанына һаман да тынычланып җитәргә ирек бирми, акылын бутый, йөрәген канатландыра иде. Юк, тормыш күңелсез түгел аның, киресенчә, вакыйгалардан тора. Менә төрләндереп тә җибәрде. Моңа кадәр Геннадий белән генә уйнаган, картая төшкәч, әллә бер-берсенә өйрәнеп җитүләре, әллә инде башка сәбәпләр аркасында, онытылып беткән мәхәббәт уеннарын да яңартып җибәргәч, бөтенләй яшәреп киткән төсле хис итте үзен. Бигрәк тә егет, дөресрәге, яшь ир белән булуы аңа ун елын чигереп ташларга ярдәм итте. Көзге көннәргә тартым кояш нуры каршы як йортның тәрәзәләрендә уйный иде. Чагылып-чагылып киткән күзләренә ирексездән яшь килгәч, Альбина елап та алды. Әмма хәсрәт йотып түгел, бәлки барысының да шулай үз җае белән матур гына барганлыгына сөенеп! Аңа рәхәт иде. Бүгенге көндә ул тормышыннан табарга мөмкин булган барлык бәхетләрне дә үзенә җыя алды. Иртәгә аңа тагын да күбрәк кирәк булачак. Әмма ашыкмаска һәм кабаланмаска тиеш ул. “Бирим дисә колына, чыгарып куяр юлына!”— дип уйлап, язмышында Ханбал белән очратканы өчен Аллаһы тәгаләгә мең рәхмәтләрен укыды. Кемгә-кемгә, әмма Ходайның барлыгына ышана иде ул. Кичә кичтән укырга керешеп, йокыга киткәнлеге сәбәпле онытылган теге кулъязманы исенә төшерде. Таралмас өчен тегелгән-төпләнгән папканы ачты. Тагын бер мәртәбә кыйссаның исеменә игътибар итте. “Мөхәммәд пәйгамбәр һәм сөеклесе Хәдичәнең мәхәббәте, яки Олуг гыйшык серләре” — аталышы мавыктыргыч. Онытылып укыган иде түгелме соң? Яхшы әсәр кебек тоелган иде. Иренә бу китап нәрсәгә кирәк булды икән? Укылган битләрен караштырырга тотында. Юк, ике генә сәхифәсен узган икән. Ә калганы? Төне укып чыккан төсле иде бит. Димәк — саташылган. Төш күрелгән. Шунда гына хәтеренә кылт итеп килде күргән төше. Ире дә янгын чыгуы турында әйткән иде. Анысы — яхшыга. Ә үзенеке? Ничек иде әле? Имеш, аларның бер бүлмәләре — кызыл, икенчесе — яшел, өченчесе — зәңгәр. Келәмнәре, челтәрләре, җиһазлары, хәтта идәннәре дә шундый ук төсләрдә. Аларны карап кемдер йөри. “Бу җәннәт эче түгелме?”— дип сорый. Әллә Мөхәммәд пәйгабмәр инде? “Кызым!”— дип эндәшкән төсле. Мәрхүм әтисе дә түгел бугай... Әллә шулмы? Нигә бу бүлмәләр буталганнар әле? Берсенең идәне — яшел, диварлары — кызыл, җиһазлары — зәңгәр, пәрдәләре — сары. Араларында әле генә сары төс бөтенләй үк юк иде бугай! Альбина яхшы белә: сары — сагыш төсе, ул шулай дип хәтта андый мебель-җиһазлар да алдыртмады иреннән. Каян болай? Залга үтә, анда да шундый ук төсләр. Ә иренекенә керә алмый, бикле. Гомергә булмаганны! Беркайчан да бикләп йөргәне юк иде. Хәтта фатирлары ишеген дә. Һәрвакыт Альбина үзе аның артыннан бикләп кала иде. Ни хәл бу? Ә Ханбалга монда ни калган? Нәрсә дип эндәшә ул? Үзе көлә, тагын кайгыга бата. Ире кайтты бугай, ишектә звонок тавышы... Ә ул телефон булып чыкты. Иртән Геннадий шалтыратып борчымаган булса, төшен Альбина онытмый иде инде. Менә хәзер, Ходай рәхмәте, исенә төште бит. Юрарга иде үзен. Ханым һәр күргәнен тәртипкә сала-сала, аларга аңлатмалар эзли башлады һәм соңыннан бер генә нәтиҗәгә килә алды: “Бу төш — мәхәббәт төше! Ханбал белән икесе арасында булачак һәм инде булган мәхәббәт хакында бит!” Шушы фикере аны тынычландырды, борчылулардан азат итте һәм ул әлеге дә баягы кулъязманы ачып укырга кереште. Кыйсса татарча язылган иде. Ул болай башланып, шул рухта алга таба дәвам итә: “—Инде кунаклар да таралыштылар, Аллага шөкер!— дип сыпырды Мөхәммәд бине Габдулла, аңарга Аллаһы тәгаләнең рәхмәтләре ирешсен.— Мине монда калдырып киттеләр! Хәдичә — хатыным аталды. Ул уйга бирелеп, шул халәтендә шактый озак утырды. Алдындагы ашъяулыкка табакта куелган ризыктан сайланып кына бер кисәк дөя итен алды. Алҗып-арып киткән тәне азык тели иде. Мөхәммәд пәйгамбәр, шулай итеп, озак кына акрынлап ашый бирде. Хәдичә ханым теге-бу эшләрне хезмәтчеләренә атап кушып йөрде. Барып, суның күпме һәм ничек җылынганлыгын карады. Комганнарга тутырып үз ягына кертергә боерды. Мөхәммәд бине Габдулла яныннан зур ләгән тотып үттеләр. Әмма пәйгамбәр аларга күтәрелеп тә карамады, дөя итен чәйнәвендә булды. Бай хатын Хәдичә аның барлык өметләрен акларга тиеш иде. Бер ишектән кереп, икенчесеннән гомергә сөрелгән, туган көненнән бирле ятимлекнең барлык авырлыкларын татыган, инде дә килеп, шушы яшенә кадәр җайланмаган тормышы аны сагышлы һәм кешеләргә карата кадер-хөрмәт күрсәтүчән вә игелекле зат иткән иде. Шунлыктан Әбу-Талип агасы да, Хәмзә абзасы да аны үзләренә якын күрделәр. Мөмкин булганда, кулына күчтәнәч тоттырып, юк чагында башыннан сыйпап кына да үтә торган иделәр. Моннан соң аның үз тормышы да җайланыр. Хәдичәнең бер өлеш малын ике тапкыр арттыруга акылын да, белемен дә, тырышлыгын да сарыф итәр. Ул арада өстәл итеп хәзерләнгән ашъяулык өстендәге ризык савытларын җыештыра башладылар. Әмма Мөхәммәд бине Габдулла каршысындагы табакка ягылмадылар. Орынып үткән, сүз каткан кеше дә булмады. Пәйгамбәр үз җае белән утыра бирде һәм Аллаһы тәгаләгә мең рәхмәтләрен укыды. Әгәр дә кичә, Әбу-Талип өендә бу хәл булса, күзләрен акайтып кына карар иделәр һәм, артык кашык урынына күреп, берәр сүз катмый калмас иделәр. Ә монда җөрьәт итүче күренми. Бүлмәдән ары чыгып, нидер пышылдашалар, әмма карашларында һич кенә дә усаллык юк, бәлки курку катнаш сөенеч кенә! Бусы да сөендерә! Мөхәммәд галәйһис-сәлам капкалаган сөякле ит кисәген кире табагына салып куйды. Анда тагын бер калҗа бар иде. Әмма анысына үрелмәде. Теләгәне кадәрле ашаганы сәбәпле ул инде канәгать иде. Тыныч кына, шау-гөрсез узган туе белән дә канәгатьлек кылып, үз кулыннан килмәвенә генә уфтанырлыгы бар иде дә, бу хакта уйламаска тырышты. Хатыны ягында үткәргәннәр икән инде, нәрсә эшлисең, ул әле үзе болай мәҗлесләр корып маташуга бөтенләй дә каршы иде. Әмма Хәдичәсе бит: — Күрше-күлән, туган-тумача каршысында яхшы түгел, аларның да безнең шатлык белән сөенәселәре килә торгандыр! Уздырыйк!— диде бит.— Туйлык кына малларым юкмыни? Бер дә борчылмагыз, минем яктан булачак, үзегезгә мәшәкать ясап тормагыз! Чакырылганда килсәгез, рәхмәтлек кылырбыз!— дип, Мөхәммәднең туганнарын да тынычландыру җаен тапты. Аларга шул гына кирәк иде, барысы бердәй сөенештеләр. Җитмәсә Хәдичә ханымны уңганлыкта һәм акыллылыкта күкләргә чөеп мактарга керештеләр. Туйга да беренчеләрдән булып йөгерешеп килделәр, сүзләрне дә күп сөйләүчеләр, үзләрен хуҗа төсле тотучылар алар булдылар. Аллаһы тәгаләнең ризалыгы аларга ирешсен инде! Мәҗлестә шактый эчеп тә артык юньле сүзгә акылы җитмәгән Ховайлид, Хәдичәнең атасы, Мөхәммәд галәйһис-сәлам өчен бераз сәеррәк кеше кебек тоелды, әле дә яхшы вакытында кайтып китте, юкса бүселеп китте, бөтенләй дә шикле гыйбарәләр әйткәләп утыра башлады. Хәдичәнең кулын сорарга килгәч тә, Хәмзәне тыңлап бетерергә теләмичә, Мөхәммәдкә авыр-авыр карашлар ташлап: “Нәрсә, малай актыгы, җиңел генә баерга уйладыңмы?”— дигән сыман иде. Дөрес сизенгән икән, хактан да фикере шул якка авышканлыгы монда күренгәләп алды. Әмма дә ике ирдән тол калган, кырык яшенә җиткән кызына комсызлыгы аркасында калым бәясен куя белде: — Мин,— диде,— аның атасы буларак — барлык мал-мөлкәтләренә хуҗа, корәиш нәселеннән, атам җиденче буын корәиш, анам шулай ук корәишләрдән, иң данлыклы нәсел! Кызым Хәдичә Мәккә шәһәрендә, бу яшенә карамастан, унсигезгә кергән кызлар кебек ярышырлык, үзе — чибәр, үзе — акыллы, үзе — булган, аның белән кем чагыша ала? Мөхәммәднең агасы Хәмзә аның бу сүзләреннән аптырабрак калды. Энесе югыйсә әйткән иде бит: “Хәдичә барысын да көйләп куйган. Безгә әтисе Ховайлид янына барырга да сорарга гына кала. Хәдичәне һич каршылыксыз бирәчәк!”— дип, әмма эштә киресе күренә түгелме соң? Көтүе белән мал, байлык таләп итсә, кая китәсең? Ховайлид үзенең сүзен белеп һәм үлчәп сөйләшә торган кеше, әмма комсызлыгы барыбер өстен чыгачак, күренеп тора. Хәдичә ханым Мөхәммәдкә тәтемәячәк! — Моны, сорап килгәч, үзегез дә беләсездер?— Ховайлид, юри сынап, Мөхәммәднең әле үзенә, әле вәкиле Хәмзәгә текәлде.— Уйлап кына карагыз: мин аңарга барлык байлыкларын калдырам, үзе ничек теләсә — шулай эшләсен! Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:
|