![]() ТОР 5 статей: Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы КАТЕГОРИИ:
|
КӨЗГЕ ЯҢГЫРГА КАДӘР 8 страницаТуган авылларында башта дүртьеллык, аннары җидееллык мәктәпләрне тәмамлап, унбиш яшеннән колхоз эшенә тартылган Марфаны иптәшләреннән соңартып кына комсомолга алдылар. Моның сәбәбе бабасына яхшы мөнәсәбәт аркасында иде. Әмма әтисенең данлыклы кызылармеец икәнлеген исәптән югалтырга һичкемнең батырчылыгыннан килмәде. Арада кызның уңган һәм тырыш булуы да файда бирде. Комсомолга кергәнгә кадәр үзенә карата яхшы хөрмәт күрмәгән Марфа тиз арада бер башка күтәрелеп китте. Йөзгә-биткә матурлыгы көннән-көнгә артты. Һәм менә аны быел, мең дә тугыз йөз дә кырыгынчы елда, комсомоллар җыенына да алып бардылар. Бу шатлык-куанычлар барысы бергә җыелып килгән бәхет иде. Ахыры яхшыга илтеп, сәгадәткә тиендерергә тиеш исә дә, янгын чыккан төннән соң бөтен ышанычлары җимерелә башлады. Унсигез яшьлек кыз бала һич тә болай булыр дип көтмәгән иде. Куштан бия үр түбән кушаяклап чаба башлагач, Алёша дилбегәләрен ике куллап катырак тартып җибәрдеме, әллә инде берәр нәрсәдән өркепме, кинәт тукталды да калды. Юл чаты иде. — Нәрсә булды? — Бармый... Өректеме?— дип акланды Алёшка.— Сулга тарта, татар аты ахры бу! Марфа арбадан төште. Ат тезгененә баскан, шунлыктан дилбегә башындагы малайның нәрсә теләгәнлеген аңламый газаплана иде. — Хәзер...— диде Марфа.— Ашыкмый тор, тезгенен алыйм. Баскан бит, күр инде!.. Күтәреп бәйләде. Ат тагын йөгерергә әзерләнде, арбасы да гүяки артыннан этә иде. — Әйдә җәһәтрәк!.. — Юк, Алёшка, мин җәяү кайтыйм... Өйдәгеләргә әйт, хәзер кайтып җитәм, борчылмасыннар! Көтеп торганың өчен рәхмәт! — Әллә тилердеңме? Унбиш чакрымнар бар бит әле! — Юк, моннан сигез генә! Туры сукмактан бөтенләй дә юк! Булса, биштер... — Сатана!.. — Ярар, бар, ачуландырма! Болай да күңелем кителгән вакыт, син дә монда теләсә нәрсә такылдыйсың, малай актыгы... Алёшаның ачуы килеп, сипкелле бите кып-кызыл булды. Хәзер кызның өстенә берәр оятсыз сүз ташлый инде бу. Әмма батырчылыгы җитмәде. Куштан бия алга тартылып куйды. — Ярар, әйтермен!— диде дә Алёшка дилбегәне кагып куйды.— “Не-у!” диләр сиңа! Шушыны гына көткән кебек ат юыртып китте. Төенчеген кулына тоткан Марфа юллар чатында басып калды. Сул тарафта, калкулыклар арасына кысылып яткан татар авылы аның киләсен көтми иде. Әмма ул шунда таба атлады. Көзгелектәгечә яктырткан кояш исә, озын һәм җиңел нурлары белән, гүяки кулын сузган кебек: “Бар-бар!”— дип артыннан этә, фатиха юллый иде. Анда килеп кергәндә, инде кызыл шәфәкъ сүнеп, кич иңә башларга җыена, урамнар буш калганлыктан, Исмәгыйльләрнең өе кайдалыгын сорарга кеше күренмәде. Мондый вакытта, урыс авылы булса, капка төпләре саен исермеш ирләр һәм хатыннар җыелышып, гайбәт сагызын чәйнәр иделәр, ә болар, сукыр тавыклар төсле, өйләренә кереп посканнар. Марфа акрын гына атлый бирде. Бу татар авылының, шактый фәкыйрь хәлдә торса да, төзеклеге һәм тәртиптә икәнлеге күзгә ташланырлык иде. Кыз үзенең туган авылын исенә төшерде: бу юл башында — тирес, анда-монда яңгыр сулары җыелып, җәйләр буена сасып-сөрсеп бетә, ихаталар бүсек тә җимерек, чүп-чар, исерек адәмнәр төсле уңга-сулга сузылып яткан, кирәк-кирәкмәстән мыркылдаучы чучкалар, болар өстенә — ишелеп китәрдәй байлык, бәрәкәт... Көтүдән аерылып калган карт сыерын куып килүче берәү күренгәч, Марфаның йөзе балкып, аның каршысына ашыкты ул. Чандыр гына, буйга озын, өсте-башы мең ямаулы, кыска җиңле күлмәк элгән, тәненә кысан чалбарлы малай иде бу. Кулындагы чыбыгы белән сөяккә генә калган сыерының сыртына сукты: — Ашык диләр сиңа! Савылмаган да бит әле син! Болай әйтүе бик сәер иде. Бу кадәр тире вә сөяккә калган сыерны да саварга мөмкин иде микәнни? — Пожалуйста, скажи, мальчик, где живёт дядя Исмаил? Сорауны ишетүгә туктап калган малай ялт кына тар ыштанын өскә тартып куйды. Сүзләреннән бигрәк, Марфаның үзеннән шикләнеп, бу марҗа монда нишләп йөри икән дигәндәй сәерсенеп калды. Кыз тагын да татарчалаштырырга тырышып, русчасын махсус җимерә-җимерә соравын кабатлады: — Исмаил дядяй, говорю, Исмаил абы, то-то, дом то их где? Малай әллә сәерсенеп, әллә тагын да шикләнеп, әллә инде бөтенләй аңлашмыйчамы, җилкәсен сикертте, чыбык тоткан кул аркасы белән борынын изеп куйды. Артыннан куучының тукталуыннан файдаланып сыер койрыгын күтәрде, тизәк салды. — Исмаил абы, говорю...— дип Марфа соравын икенче тапкырындагы төсле вата-җимерә, гүяки шул рәвешле татарчалаштырып кабатларга башлаган иде, малай җәһәт кенә бүлдерде: — Понял я, понял... Вот же, напротив! Борынын изүдән бушаган чыбыклы шул ук уң кулы белән сул яктагы миләш куагы артындагы тәбәнәк өйгә төртеп күрсәтте. Ихаталары урам яктан сыек читән белән бүленеп алынган иде. — Легли уже, наверное. Дяди Исмагила нет дома. Күтәрелгән кулындагы чыбыкны күргәч, сыеры урыныннан кузгалып китте, артык сүз әйтмичә, малай аңа иярде. Самуиллар йортына күз ташлап өлгергән Марфа: — Спасибо, мальчик!— дип әйтергә ашыкты. Капка төпләренә якынрак килде. Ишекләренә күз салды. Киң итеп эшләтелгән баскычларының иркен башында бер ялгызы гына басып торган җиз комган, без монда мөселманнар гына яшибез дигән кебек, сак тора иде. Ишек алларында эт-фәлән күренмәде. Арырак, лапас астына кертеп сөялгән “уфалла арбасы”, киселмәгән утын һәм чабылмаган чыбык-чабыктан башка, аргы читән казыгына табаны белән өскә каратып эленгән күн итекләргә күзләре төшкәч, Марфа Самуилның үзен күргән кебек рәхәтләнеп китте. Җил капкага тартылды, ачарга дип ябышты. Әмма юкә бау белән ныклап бәйләнгәнлеген күргәч, эчкә таба этәргә кыймады. Чыннан да ятканнар булса кирәк! Нигә кеше борчып йөрергә? Марфа уңына һәм сулына карады. Кеше күренми иде. Озын толымыннан җәһәт кенә берничә чәч бөртеген йолкып алды да читән казыгының кояштан вә яңгырдан яргаланып беткән очына кыстырып куйды һәм теләү теләде: — Башымны шушы нигезгә китер... Миннән бүтәнне монда кертәсе булма!.. Эшен башкаргач, беренче тыкрыктан ук борылып, бакча артларына таба күтәрелеп, үз авыллары тарафына илтә торган юлга ашыкты. “Бәхетле булачакбыз әле без синең белән, Самуил! Бик бәхетле булачакбыз! Иртәгә барам да барысын сөйләп бирәм! Чыгарсыннар! Нишләп чыгармасыннар? Гаепсез кешене төрмәгә ябып тоталар димени?” Үз алдына шушы рәвешле сөйләнүләре аның адымнарын тагын да тизләттерә бирде. Гүяки Самуилы янына ашыгалар кебек иде. Шактый ара җир үткәч, сукмак читенә чыгып, төенчегеннән прәннек алды, тамак ялгарга булды. Кич тыныч кына иңеп, ярымай җай-җай күтәрелә иде. Бераз читтәрәк ялтыраган җыентык суда бакалар гөрләшә, гамьсез саранчалар сайраштыргалый. Һава салкынча, рәхәт. Һичкемнең һичберсендә хәсрәте юк. Һәммәсе аерым, үз тормышлары белән яшиләр, тынычлыкка кинәнәләр. Марфаның соңарып йөргәненә күнеккән әти-әнисе бу юлы ятмаганнар, алгы өйгә ут алып, аны көтә иделәр. Кызлары кайтып керүгә, икесе дә сораулы күз карашларын аңарга текәп, ачуланырга ниятләнгән җирләреннән йомшарып киттеләр. — И бала,— диде әнисе,— ниләр генә булды синең белән? Кайларда гына таныштың шул татарың белән? Бабаң хәсрәте генә җитмәгән идемени безгә?— дип, бер-бер артлы сорауларын яудырырга тотынды. Менә хәзер кызып китеп, орышуга ук күчәргә мөмкин иде. Әмма газиз әткәсенең хәлләре исенә төшеп, күзләреннән яшь бөртекләре бәреп чыкты. Әгәр дә шул хәсрәтләре башларына төшмәсә, Марфаны кулдан ычкындырасы түгелләр иде. Күңел күрмәгәнне күз дә игътибардан читтә калдыра шул. Алар әле кызларының саф икәнлегенә ышана, барысын да белеп бетерми иделәр. Марфа да үз хәлен сөйләргә җыенмады. Әнисе әйткәннән бабасы исенә төште. Нинди укымышлы зат иде бит! Совет кергәч, моңа кадәр еш ишетеп тә, укырга туры килмәгән Маркс һәм Ленин китапларын кайлардандыр юллап табып, шуларга ябышты ул, хәтта урыны-урыны белән шактый сүзләрен укучылар дәфтәренә күчергәләп, читләренә сораулар куйгалап, килешмәгән фикерләренә төрткәләп тә барды. Бигрәк тә ике китапка ихласы төшеп, үз ишләре һәм кызылармеец кияве белән бәхәскә кергәндә, шуларны болгый-болгый күрсәтә һәм: — Укыгыз, боларда ничек яхшы итеп аңлатканнар, күзләрегез ачылыр иде! Сез социализм төзергә җыенасыз! Маркс та, Ленин да аллабыз Иисус Христос кебек өйрәтәләр, яманлыкның кайдан һәм ничек килгәнен бик оста аңлаталар,— дип кызып китә иде. Аның ул сөекле китапларының берсе Бахның экономик очеркларыннан “Царь голод” — К.Марксның “Капитал”ыннан популяр хәбәрләр булса, икенчесе В.Ленинның “Государство и революция” брошюрасы иде. Ул әсәрләр аны тәмам коммунизм юлына кертсәләр, шул ук вакытта башына да җиттеләр. Бара-бара карт звонарь шундый дәрәҗәгә иреште ки, дәүләт булмаска тиеш, ул иң зур явызлык дигән сүзләрне ешрак кабатлый башлады. Газеталарда халык дошманнары турында хәбәрләр күбәя төшкәч, моның белән дә килешмичә: “Алар берсе дә дошман түгел! Халыкка һичкем дошманлык кыла алмый, халыкка халык кына дошман була! Кеше — кешегә! Төп дошман — дәүләт һәм акча, капитал, бәндәләрне шулар аздыра, шулар явызлыкка китерә, чөнки алар үзләре төп явызлык, адаштыручы!”— дип сөйләгәннәре органнарга билгеле булгач, кара төндә иске йортыннан алып чыгып киттеләр. Авылда идарәне үз кулларында тоткан рәисне дә, районга чакыртып: — Нигә моңа кадәр кулак калдыгын, халыкның канын имеп ятучы динчене аткармадыгыз? Нигә яшереп калдырдыгыз?— дигән сүзләр белән ачуланып, җаны коелыр дәрәҗәгә җиткерделәр. Озакламый рәислегеннән дә алып ыргыттылар. Моңарчы якшәмбе көннәре качып-посып кына чиркәүгә җыелучы әби-бабайларга да юл бикләнде. Гыйбадәтханәнең тимер ишекләрен каерып ташлап, эчендәге бар әйберләрне туздырдылар. Алтын буяуларын кыргычлар белән кыргалап йөрүчеләр дә булды. Әмма башка авыллардагы кебек кыландырып, чиркәүләреннән ат абзары ясамадылар, мәктәп тә ачмадылар. Чөнки бояр Вороновскийдан калган мал-мөлкәт мәктәбенә дә, абзарлар өчен дә, башкасына да бише белән җитә иде. Халык теле — хаклык теле шул. Карт-коры шушы бәлаләрнең һәммәсендә Маркс-Ленинны укып җенләнә башлаган звонарьны гаепләделәр. “Ул гына авылыбыз өстенә сатананы чакырды! Звонарь булып, поп белән бер табыннан ашап ятты-ятты да, ахырда үзе мөртәт хәленә калды!”— диделәр. Бүтән төрлерәк сүзләр сөйләсәләр, Марфаның әнисе болай ук борчылмас иде. Әмма әтисен денсезлектә һәм сатана ялчылыгында гаепләп, Христос дошманы дип бәддогалар укыгач, башы авыртуга, күңеле болгануга чыдарлыгы калмыйча, авыруга әверелде. Аларына монысы килеп өстәлде: кызының егете белән булган вакыйгалар. “Кеше баласы әле, ул татарга ни булсын! Кызым бөтенесен дә белеп бетерми, шөкер, котылдык әле!”— дип, бу бәланең җиңел кулдан гына үтеп китүенә ышанган иде, бик алай килеп чыкмады. Менә бит, повестка белән милициягә чакыртып алдылар. “Бергә йөргәнсез, бергә эшләгәнсез!”— дип, ябып та куйсалар, нишләрсең? Бик алай тикшереп-тикшеренеп тормаслар, кемгә кирәк! Әти-әнисенең һәммә нәрсәне сораштырырга исәпләре булса да, пешкән бәрәңгене сөт белән кичкелеккә ашап, артык сүз куертмый гына: — Иртәгә иртән иртүк тагын барып җитешәсем бар... Арыдым... Йоклыйм инде, бер дә борчылырлык нәрсә юк!— дип, Марфа үз урынына менеп ятты. Татлы йокы наз яратучы тәнен эретте.
XI Вакытыннан алда килеп җиткән Марфаны, повесткасын күрсәткәч, милиционер хатын, канәгатьсез генә озатып, кичә тикшерү вакытында катнашкан теге урыс Василий утырган бүлмәгә кертте. — Повестка белән чакыртылган Волкованы китердем!— дип белдергәч, кызның ачуы кабарып алды: “Ничек китерсен ди ул? Марфа үзе килде бит!” Өстәлгә куйган повесткадан тикшерүче озаклап-озаклап сәгате-минутны карады, диварга сөяп куелган олы зур сәгатькә күз ташлады. Сәерсенеп китте. Урыныннан кузгалып, акрын адымнар белән атлады. — Утырыгыз, басып тормагыз!— дип, Марфага узып барышлый гына тәкъдим ясады. Сөйләшү озынга булачагын күз алдына китергән кыз күрсәтелгән урынга якынлашты. — Төенчегегезне монда бирегез! Марфаның кулыннан алып, читтәрәк торган өстәл өстенә куйды. Аннары дивар биеклеге сәгатьнең олы ишеген ачып, чылбырын тартты, тукмакларын күтәрде. Аннары, бүлмәсеннән чыга барып: — Дежурный, сәгать ничә?— дип кычкырды. Коридорның аргы башыннан теге милиционер хатынның чырылдык тавышы ишетелде: — Иптәш лейтенант, җиде сәгать тә биш минут! — Кычкырма шулкадәр!..— дип, рәхмәт урынына усал эндәшеп, тыныч кына кире керде, вакытны дөресләде. Дивар сәгате алтынчы яртыга килеп җиткәнендә туктап калган иде. Телен кузгатып җибәргәч, тонык кына саный-саный, сәгать үз җае белән йөрергә тотынды. Байлардан калган бу мирас ватылуны белми һәм яңа хуҗаларына тагын да йөз ел хезмәт итәргә әзер иде. — Менә шулай! Тикшерүче арыган кыяфәт белән сәгать ишеген япты, өстәл янына килеп, кәгазьләре өстендә яткан папиросын алды. Тәрәзә янына җиткәч кабызды. Шырпысының янып беткәнен көтеп торды. Аны көлисәгә ташлады. Озак һәм суырып-суырып тартты да тартты. Марфага бер генә сүз дә әйтмәде, сорау да бирмәде. Бөтен кыяфәте төне буе йөкләр бушатып арыган бурлакны хәтерләтә иде. “Теге татарының килеп җиткәнен көтә, ахрысы!— дип уйлады Марфа, утырган җиреннән чак кына да кузгалырга куркып.— Бүген кичәге төсле авызыма су кабып утырмыйм, сөйлим дә бирәм! Бәйнә-бәйнә, барысын да! Нәрсәгә оялырга тиеш ди әле мин? Кешенекенә тимәгән бит, үземнеке!” Әмма кичәге күзлекле сора татар һаман да күренмәде. Тәмәкесен тартып бетергәч, бармак очын төкерекләп, тикшерүче аның көленә басты. Кинәт йөткерә башлады. Буылып-буылып киткәнендә яртылаш бөгелеп төште. Марфа графинга үрелмәкче, су тоттырмакчы иде дә, ярыймы-юкмы, кем белсен, тыелып калды. Ул да түгел, тикшерүче сузылып шунда үрелде, графинны айкый-чайкый шунда бушатты, тиз генә алып эчте. Ютәле басылды. Урынына килеп утырды, башын артка җибәрде. Ял алгач, әйтеп куйды: — Аклардан калган күкрәк ярасы бар, кайвакыт шулай буып, тамактан айкап, бугаздан тота... Шулайдыр инде. Марфа куркып утыра бирде. Менә хәзер җикерер, сорау ала башлар, башын катырыр дип көтте. Барысын да сөйләр аңарга Марфа, бер яшерен сере дә юк бит тикшерүчедән! — Синең дә әтиең кызылармеец бит әле? Бу көтелмәгән сораудан кыз аптырап китте, кичәге ялгышын кабатламыйча, тизрәк җавап бирергә ашыкты: — Әйе... Волков, Алексееч Дмитрий... — Беләм-беләм, шәп егет синең әтиең Мишка Волк. Аның белән бергә Казаннан башлап Уралга кадәр бергә булдык. Ул яраланды, без — алга. Мине соңрак эзләп тапты аклар пулясы. Әтиеңә миннән сәлам әйт. Васька Дурнойдан, диген. Ул белә кем икәнемне, борчылма, Дурной дигәннәре — кушамат кына. Шул сүзне бер дә телемнән төшерми идем. Дога урынына да, сүгенгәндә дә әйтелә иде инде, аңлыйсыңдыр... — Әйе... Кыз һаман да ачылып китә алмыйча, аскы иреннәрен тешләгән хәлдә башын иеп утыра бирде. — Павел Зоринда укыдыңмы? “Моның эшкә ни катнашы бар икән?”— дип, тагын да күңеле бозылудан Марфа елар дәрәҗәгә җитеп килә иде. Әмма җавап бирми калдыра алмады. Барысын да сөйләргә ниятләнгән иде бит. Ә бу бөтенләй әллә нәрсәләрне сорап утыра, чыннан да Дурной, белеп кушамат такканнар! — Шулай бит? Сорау кабатлангач, Марфа онтылып киткәнлеген аңлатып, болай кыланса, үзенә начаррак буласын төшенеп, инде җавап тотарга ашыкты: — Әйе... — Аттылар аны. Халык дошманы дип. Соңыннан акладылар. Гаебе булмаган. Ялгышлар безнең эштә дә очрый, кайдан барсын да белеп бетерәсең... Мәскәүдә бик яхшы китабы чыккан булган, атеизм буенча, иптәш Сталинның үзенә бик ошаган. Казанга шалтыратып сораган. Каян белгәндер безнең якныкы икәнлеген... Әйе, алар барысын да күреп, бөтенесен күзәтеп торалар. Ялгышканнар, атып өлгерелгән шул. Хәзер гаиләсенә пенсия түлиләр... Марфа исә, нәрсә әйтергә икән моңа дип, тәмам аптырап утыра бирде. Әле генә елап җибәрергә әзер булган кыз шушы аптыраулары белән тынычланып калды. Тикшерүче сөйләде дә сөйләде, үзе әледән-әле сәгатенә карап куйгалады. Теге татары күренмәде. — Иң кирәге — үз-тәнкыйть булырга тиеш, дөрес аңлагыз! Партия безне шуңарга өйрәтә. Мондый эштә ялгышмый мөмкин түгел. Иң кирәге, тирәнгә киткәнче, вакытында күреп, туктату хәерле. Сөйләшүгә башкача әзерләнеп килгән кызның күңеле бу сүзләрдән соң акрын-акрын гына булса да ачыла башлады. “Самуилны азат итәрләр микәнни?”— дип уйлады ул. Кичә әнкәсенең еларга җитешеп сөйләгән сүзләрен исенә төшерде, ярыймы-юкмы икәнен дә аңларга өлгермәстән сорап куйды: — Бабам Звонарев?.. Әмма ярты сүзе авызы эчендә тоткарланып калды. Дурной ниндидер кәгазьләр актарды. Арадан берсен сайлап алды, текәлеп кенә Марфага карап куйды, язылганнарга күз йөртеп чыкты, тагын башын күтәрде. — Әтиеңне чакыртып, үзенә тапшырырмын дигән идем. Болай да борчулары күптер. Шулай да мин белдерергә тиеш. Кайтарып бирерсез! Кызга ярымы бастырылган, ярымы кулдан тутырылган кәгазь кисәген тоттырды. Икенчесен, олырагын, папкасына кире салып куйды. Марфа укырга теләде, әмма хәрефләргә күзе ияләшеп җиткәнче, тикшерүче үз теле белән әйтеп бирде: — Бабагыз Митрофан Васильев-Звонарев гаепләрендә акланмады. Казанда, төрмә хаста-ханәсендә, апрель аеның... Анда ундүрте диелгәнме?..— Папкасын ачып карады.— Әйе, ундүртендә, кара тифтан вафат. Кызның күңеле тагын ватылып китте. Әмма күз керфекләре коры, әрнүе юк иде. — Менә шулай!.. — Исмәгыйль Вәлиевне, ничек дисез әле... Самуилны яратасыңмы соң? Берьюлы ишеткән авыр хәбәрләрдән соң, бар сорауларына да җавап бирергә ниятләнеп килгән Марфа, бу юлы да хәтерен чак-чак җыярга өлгерде. — Әйе, яратам! — Бик яхшы! Кыз, кызарып, башын аска салындырды. Ничек сөйгәне, дөньяларын онытып яратканлыгы хакында сөйләргә теләде. Әмма теле әйләнмәде. Бу мәхәббәте еракта, бик еракта калган төсле тоелды. Гүя хәзер, бик теләсә дә, кайтарып ала алмас сыман. — Аны да чыгарырлар. Кичә бик куркыныч халык дошманын тоттык, бояр малае, сезнең авылныкы, Вороновский... Күптән эзли идек инде. Аның эше икәнлеге ачыкланды дисәк тә була. Язмышын суд хәл итәр. Ә Вәлиевне чыгарырлар. Вороновскийны иртәнге пароход белән Казанга алып киттеләр. Самуилны алып кайтырлар... Сикереп очынасы урынга, бу сүзләрдән соң Марфаның сөенечтән тыны кысылды, күзләренә яшь тулды. Моңа кадәр түзеп утырса, хәзер елап җибәрде. Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:
|