![]() ТОР 5 статей: Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы КАТЕГОРИИ:
|
КӨЗГЕ ЯҢГЫРГА КАДӘР 7 страница— Болар нәрсә? Егет каерылып борылды. — Нәрсәне әйтәсез? — Капчыкларны! — Ә, алармы? Йон! Безнең рәис шундый кеше инде. Бер эш белән җибәргәндә, юл уңаена дип, тагын да бер-ике йомыш куша. Районга китергән идем, контора ачык булмады. Биш әйләндем. Кешесе юк. Калдырып булмады. Рәис орышыр инде. Башкаларга җиңелгә туры килде: алар кыш чыккан бәрәңге китерделәр, шуларны пристаньдә тапшырырга калдылар. Анда да тәртип булмады бүген, көне буе чират тордылар. Кичкә генә җитештеләр әнә! — Нигә аларга җиңелгә килде дисез? Киресенчә, сезгә җиңелгә килгән әле монда. Алты капчык йон атыгыз өчен дә авыр түгел. Кызның болай орышуына егет тагын көлеп куйды. — Нигә алай дисез? Мин дә арбага бәрәңге төяп килдем. Әмма районга барып җиткәч, аларны иптәшләремнең арбаларына күчердек. Миңа ике йомыш кушылган иде бит! — Алай икән! Сүзләре тагын өзелеп каласы иде. Әмма Марфа ялгап китәргә ашыкты: — Сез татарларның гомергә шулай инде, бер эш белән киләсез, биш йомышыгызны хәл итеп китәсез. Эшләгәндә — эшләргә, ял иткәндә — ял итәргә кирәк! — Сез башка төрлерәк шул! — Юк, сез ул башка төрле! Татарлар! Эштән бер дә башыгыз арына белми. Кем эшли — шуны эш ярата, гел чыгып кына тора һәм бетми дә тиз генә. Ә кем ул ял итә-итә маташа, аныкы гел бетеп бара. Шулай түгелме? — Шулайдыр да... — Безнең авылга килеп, бераз өйрәнеп китегез, шулайдыр да дип әйтмәссез. Килерсезме? — Болай чакыргач, һичшиксез!— дип елмайды егет, тагын каерылып карап алганда Марфаны күзләре белән иркәләде.— Иртәгә үк! Сезне кайдан табып була соң? — Иске чиркәүдән сулга бишенче йорт. Йә өйдә булам, яки капка төбендә, әгәр кичен килсәгез. Көндез — белмим кая, нинди эш кушалар бит... — Юк, көндез булмый. Мин дә эштә. Көтүләр кайткач авылдан чыксам да, караңгыга гына килеп җитешәм. Егетләрегез кыйнап кайтармасалар... — Юк, алар әйбәтләр безнең. Ул арада атларын шабыр тиргә батыра-батыра куалап килүче Марфаның авылдашлары аларны куып та тоттылар. Көлешә, җырлаша, шаярыша иделәр. Егетләрнең кайсы йоклап ята, айный башлаганнары арбадан арбага күченеп, әле бер кызга, әле икенчесенә бәйләнгәндәй итә, үбә-коча иде. Беренче арба туктамады. Исмәгыйль белән Марфага авыз тутырып көлделәр дә: — Жених и невеста!..— дип шаран ярып кычкыра-үрти шаяртып уздылар. Башкалар да аларга кушылды. Дүртенче арба үтеп киткәч, Марфа Исмәгыйльнең колагыннан үбеп алгандай пышылдады: — Мин сезне көтәрмен, Самуил! Һәм сикереп төште дә, арттагы арбага, бишенчесенә таба йөгерде. Андагылар куанып, аны үз кочакларына алдылар. Исмәгыйльне узганда, юри шаяртып: — Украли мы твою невесту, эй, князь, оплошал!— дип көлештеләр.— Оставила она тебя, оставила!.. Чыбыркысын җай гына селтәп, Исмәгыйль атына сукты: — На-а, малкай!.. Үр төшеп үр менгәнче артларыннан калышмый килде дә үз авылларына илтүче юлга борылып кереп китте. Марфа аңа кул болгады. Аның белән бергә башкалар да селкеделәр: — Саламалейкум, князь! Башкаларга ияреп юырткан аты, ялгызы калгач, ашыкмаска булды, ахрысы, адымнарын акрынайтты. Әмма Исмәгыйль аңа сыдырып җибәрде: “Әйдә сана!” Урыслар — сулга, Исмәгыйль — уңга. Икесе дә берьюлы диярлек ике якка китеп күмелделәр. “Аларның атлары да яхшы шул, күмәкләшеп бәйрәм дә итә беләләр. Без татарның эш тә эш инде!”— дип уйлап уфтангандай итте. Әмма татлы хыялларының пәрдә чите күтәрелеп, Марфаны исенә төшерә-төшерә, күңеленә уелып калган чибәрлегенә сокланып, ничектер җиңеләеп киткәндәй булды. Ул җиңеллек аның кәефен күтәрде. Җай гына шуып барган төшле тузанлы юлдан тәгәрәгән арбасының тибрәнүе дә аның әллә арылудан, әллә кызның бүтәннәр кочагында китеп баруыннан бозылып калган күңелен ачарга ярдәм итте, сузып-сузып җырлыйсы килде. Әмма авыллары инде якын иде. Салган дип уйлаулары бар. Кемгә — ошый, кемгә — юк!
IX “Боларның барысын да сөйләргәме икән инде?”— дип уйлады Марфа, тикшерүчегә курыккан күзләре белән күтәрелеп-күтәрелеп карап. Ә ул аңардан җавап көтә иде. — Озак телсез утырыргамы исәбегез? Юк, мыскыл итеп көлүче бу кеше тикшерүче түгел, тикшеренүче. Болай ук дорфа кыланмас иде. Бар нәрсәне дә берьюлы искә төшереп бетерү мөмкинмени? Кайсын сөйләргә, кайсын сөйләмәскә белмәссең. Иң яхшысы — Исмәгыйльне коткара торган нәрсәләр хакында әйтергә, вакларын телгә алып тормаска кирәк! Һәм Марфа шулай эшләде дә: — Таныштык инде шунда... Дөресрәге, мин үзем аның мине ярата башлавын теләдем. Моның бер дә гөнаһысы юк. Киресенчә, хәзер урыслар белән татарларның катнаш никахларын мактап язалар. Сез каршы түгелдер бит? Тикшерүченең тәмам ачуы кузгалды: — Мин монда ЗАГС бүлеге түгел, мин — тикшерүче һәм бары тик бирелгән сорауларга туры, дөрес җавап бирүегезне таләп итәм! Юкса, әйе, үзегез дә аның артыннан олагырсыз! Белеп торыгыз! Марфаның йөзенә аптырау билгеләре бәреп чыкты. Икенче бер тикшерүче, кыяфәтенә караганда, урыс милләтеннән булырга кирәк, иптәшенең болай җикеренүләрен бик өнәп бетермичә, үзенчә сүз башларга, сорау алыну процессын үзгәртеп җибәрергә исәпләп башын күтәргән иде, тәмәке кабызып, бүлмә буйлап йөренгән татар: “Ярамый! Мин үзем!”— дигән төсле, кулы белән кырт кисте. — Исегезгә төшерергә вакыт бирдек, кирәк булса, тагын бирербез. Алда көннәр бар, әмма чиксез түгел! Күзе тәрәзәгә текәлеп, ул туктап калды. Аның бу сәер халәтеннән соң иптәше дә шунда текәлде. Боларның дәшмәвенә аптырап башын күтәргән Марфа да ирексездән шул якка карады. Анда берсе артыннан икенче кеше, кайсы — чиләк, кайсы — көрәк, сәнәк кебек әйберләр тотып, кулларын селти-селти кычкырышып йөгерешкәннәре күренә иде. Урыс тикшерүчесе тәрәзәне ачып җибәрде. Хәзер аларның нәрсә дип кычкырганнарын аермачык ишетеп була иде. — Пожар, пожар!.. Янгын! Элеватор яна! Команда бирелгән төсле, тикшерүчеләр җәһәт кенә кабураларына үрелделәр, коралларының шунда булуына инанып: — Хәзергә монда калырга! Хәзер!— дигән кисәтүле әмер ташлап, берсе артыннан икенчесе ишеккә ташландылар. Марфа баштарак нишләргә белмичә утырды, аннан соң тәрәзә янына килде. Йөгерешкән халык төркеменнән өркенгән атының башын тоткан малайны күреп, күңеле тынычланды: “Китмәгән икән әле, рәхмәт яугыры!” Шулай да көтми калуы да бар. — Алёшка! Эй, Алёшка!— дип эндәшеп, аңарга белдереп куярга уйлады кыз:— Сейчас я выйду, не уезжай! Малай, Марфаның тавышын ишетеп, каян килә икән дип, прокуратура һәм милиция идарәсе тәрәзәләренә эзләнеп-эзләнеп карады. Кыз теләген яңадан кабатлады. Алёшка ишеттеме-юкмы, ул хакта онытып, болай таба якынлашып килгән, йодрыклар селкеп кычкырынган халык төркеменә Марфа бар игътибарын юнәлтте. Урдада карт елгачы икенче берәүне беләгеннән алып бара иде. Аның тоткыны сакал-мыеклы башын аска салындырган, әмма усал күзләре белән вакыт-вакыт уңга-сулга сөзеп карап куйгалый иде. Халык ачы сүгенә: “Мерзавец!”— дип йодрык төеп кычкыра, хәтта тегенең башына менеп төшкәли, чәченә дә үрелә иде. Ул да түгел, артларыннан йөгереп килеп, моннан чыгып чапкан теге татар тикшерүчесе белән иптәше һәм тагын да берничә милиционер карт диңгезче кулыннан мескенне тартып диярлек алып, халыкка артык кызарга ирек бирмәделәр. Төркем исә, моның белән ризалашып, адымнарын акрынайтты. Тоткынны милиционерлар артларыннан өстерәп диярлек кереп киттеләр һәм халык тотып китергән кеше Марфаның ишегендә күренде. Тонык пыяла күзлекле татар керә-керешкә әмерен җиткерде: — Иртәгә килсен, Василий, моңа “повестка” язып бир! Ә син, гражданка Волкова, ягъни, иптәш Волкова, барысын да бәйнә-бәйнә исеңә төшереп, иртәнге җидедә иртәгә монда бул! Аңладыңмы? — Әйе... Ул арада язып тутырырга өлгергән “повестка”ны икенче тикшерүче аның кулына тоттырды. Татары, әмер тонында әйдәкләп, Марфаны куып ук диярлек чыгарып җибәрде: — Бар-бар, иртәгә “как штык” килеп җитәсе бул! Марфа саубуллашмыйча да урамга чыкты. Әле яңа гына монда ат башы тотып басып торган Алёшканы эзләде. Әмма ул ахмак малай, көтеп тә тормастан, китеп барган иде. Марфа бу хәлдән егылып китәрдәй булды: “Һай шапшак малай актыгы!” Хәзер аңа авылларына кадәр җәяү кайтырга кала. Нишлисең бит, бу кадәр шаулашкан халыктан куркып та качарга мөмкин. Күпме көткәч, азагына кадәр аз гына сабыр итмәгән. Баскычтан ашыкмый гына төшеп, Марфа олы юлга таба атлады. Икмәк кибете ягыннан яңа пешкән калач исләре килә иде. Анда кереп, күчтәнәчкә берәр ризык алырга уйлап, кыз тыкрыктан шул якка таба борылды. Тәбәнәк һәм кысынкы тәрәзәле өйләрне узгач, кибет каршысындагы таш җәелгән мәйданчыкка килеп чыкты. Сөенеп куйды. Ул утырып килгән ат шушында иде. Койма буена бәйләнеп куелган, тәмам усалланучы чебен-черкиләргә баш вә койрыкларын селки, уңга-сулга тартылгалый, монда торуына бер дә риза түгел төсле иде. Ул арада кулына ак икмәк тоткан Алёшка да йөгереп чыкты. Алар йөзгә-йөз очраштылар. Малай көлеп җибәрде һәм акланырга кереште: — Һе... Тиз генә әйләнеп килермен дигән идем. Чыгардылар дамыни? Кибеттән берәр нәрсә аласыгыз юкмы соң? Көтеп торам... — Кереп чыгыйм... Эчтә кеше бөтенләй дә юк иде. Олы корсаклы сатучы татар адәме майлы күзләре һәм тирләгән йөзе белән җәелеп елмайган хәлендә уфылдап-уфылдап бер капчык он өстендә утыра иде. Марфаны күргәч, йөрисез шунда дигән төсле, канәгатьсез генә ашыктырып сорады: — Нәрсә кирәк иде? Кыз, сайланырга исәбе бар кеше төсле, киштәләргә күз ташлады. Кибет әллә ни бай түгел икән. Прәннек, сохари, яшел чәй һәм буханка-буханка икмәктән гайре әллә нәрсәсе юк. Марфа бер килограмм татлы прәннек, аннары икмәк сорады. Сатучы адәм ялт кына үлчәп маташканда, сөйләнә-сөйләнә өч хатын килеп керделәр. Ирексездән аларның сүзләре кызның колагына үтте. — Менә нишлиләр бит, ә?— дип, тыр-тыр чәйни иде озын буйлы ябык хатын.— Халык дошманнары белән ил тулды. Элеватор кадәр элеваторга, көпә-көндез бит! Халыкның эштән тукталган чагын көткән ул! Ут төрткән бит! И-и, кабахәт... — Шулай-шулай, малай гынам, шулай-шулай,— дия-дия ике ягында ике юантык һәм буйга тәбәнәгрәк ике хатын сүзләрен җөпләп бардылар, әңгәмәләренә караганда, әле яңа гына очрашып, бер-берсенә нәрсәләр белгәннәрен уртаклашырга тотынганнар иделәр булса кирәк. Марфаны кибетче ир бөтенләй онытты. Теге хатыннарга таба тартылды һәм сораштырырга тотынды: — Ишетеп кенә калдым. Бара да алмадым! Кем яндырган, эләктергәннәрме әллә? — Шунда ук тоттылар, шунда ук! Яндырып җибәргән дә, малай, мин сиңа әйтим, торып йөгергән. Әле ярый Митрофан күреп калган... — Кайсы Митрофанны әйтәсең соң син? Теге тиленеме? — Нишләп ул булсын? Анысының йортына ут салсалар да кузгаласы юк. Маякчыны әйтәм, маякчыны. Әл дә ярый шунда гына маташкан вакыты икән. Ярый әле эләктергән. Юкса үзенә сылтарлар иде. Куып та тоткан, теге китереп тә суккан. Ә бу, һоп, аягына егылып каптырган. “Тукта,— дип әйтә ди,— үтерәм, хайван!” Тавышына елгачы Митри күтәрелгән. Ә теге... Ә теге, мин сиңа әйтим, култык астыннан гына корал чыгарган да Митрофанга аткан. Митри килеп җитмәгән булса, качасы икән. Митрофан да батыр кеше шул, аягыннан эләктергән килеш җибәрмәгән. Тавышка халык җыелган, халык. Моторда эшләүче Габделмән сөйләде, малай, Габделмән сөйләде, үзе шунда булган. Митрофанны арбага салып, тиз ара духтырга озатканнар, хәле начар, ди. Теге дошманны милициягә илткәннәр. — Кем иде икән, танымаганнармы? Сул ягындагы хатынның соравына игътибар да бирмәстән, бусы һаман туктый белми сүзен дәвам итте: — Ярый әле ядрәсе берәү генә булган, соңгысы, диме... Юкса, Митрине дә харап итәсе икән. “Миңа төбәде, Ходай рәхмәте, мылтыгы атмады” дия сөйли икән Митри. — Коты алынгандыр үзенең дә,— дип куәтләде аны теге сорау биргән хатын.— Иллә дә батыр кеше икән үзе!.. — Ник батыр булмасын ди? Иделдә йөреп, җанга-тәнгә ныгып беткән инде ул. Тегене дә җилтерәтеп кенә илтеп биргән. Урыс авылындагы, теге, боярдагы колхозны әйтәм, андагы янгынны да ул, иптәшләре белән, ди, оештырган икән бит. Берәү генә түгелләр, ди. Бишәү-алтау, ди. “Барыгызны да “Комарский”га биетәбез!” дип әйтәләр, ди. Раеф урманнарында да качып яталар икән алар. Берсен тотканнар инде. Монысы да эләккән! Тәмам түземлеге беткән иптәш хатыны тагын соравын кабатлады. Әмма сөйләүче әллә ишетмәде, әллә ишетергә теләмәде. Сүзен бүлдереп кибетче сорагач кына: — Бер дә әйтә алмыйлар. Бу якларныкы түгелдер, бер дә үзебезнекеләргә охшамаган, диләр. Какча йөзле, сакал-мыеклы, бик тә гонарлы адәм, ди. “Болар бар да минеке булырга тиеш, минем хәләл малларым, минем хәләл икмәкләрем!” дип халыкка җикергән. — Бәй, ахирәткәем, әллә соң, боярның малайларыннан берсе микән?— дип сорау биргән хатын тагын сүзгә катнашып китәргә маташты.— Башка кеше алай каты итеп әйтмәс. Йортлары да урыс колхозына калды түгелме соң? Сарай кадәрле иде бит. Ул хәтле маллары-мөлкәтләре сагындырадыр шул. Эченә чыдый алмагандыр. Ну, аларның байлыклары белән рәхәтләнделәр дә соң урыслар. Бүлмә җиһазларына кадәр бүлешеп ташыганнар, идән сайгакларын да куптарырга керешкәннәр дә икән, мәктәп буласы дип туктатканнар. Хәзер балалар йорты-детдом ачалар ди инде! — Тегесе кем иде икән? Анысын бит татар, диләр. Фин сугышында да катнашкан икән. Бергә иделәр микәнни? Ахирәтләрнең өченчесе биргән бу сораудан соң алар телләренә салынудан туктап калдылар. Кибетче, Марфадан акча санап алгач, бу хатыннарга карап, янгынны ничек сүндерергә өлгергәннәрен сораштыра башлады. Марфа, ишеткән кадәресенә канәгатьләнеп, шул ук вакытта Самуилын хурлауларына көенеп, Алёша янына чыкты. Йөзе борчулы һәм агарган иде. Малай исә моңа игътибар да итеп тормады. Арбага җәелеп утырган җиреннән кузгалмыйча гына карап алып, Марфаның менгәнен көтте. Чебен-черкидән үзен талатуга тәмам аптыраган ат, дилбегә башы бушауга, юыртып ук алып китте. — Кайту ягына таба булгач, бу да йөгерә,— дип көлде Алёшка. Әмма Марфа аның сүзләрен ишетми иде. Башында бер генә тугыланды: “Самуилның газиз башкайларын гына ашарлар микәнни? Әллә соң гаепләре хактан да бармы? Юк, ышанырга ярыймы соң кеше сүзенә!” Боларга бер дә җавабы юк иде.
X Әле берничә көн генә элек, бу вакыйгага кадәр, унсигез яшьлек шаян һәм бәхетле кыз иде Марфа. Теләсә, авылларындагы бөтен егетләрне дә колы итә ала иде. Шушы хәсрәтләр бер-бер артлы өстенә килеп өелгәч, тәмам уйчанланып, олыгаеп китте. Шулай бик кыска булды микәнни аның яшьлеге? Күбәләк гомере кадәр генә? Самуил белән каенсарда ирен очларыннан гына сер алышкан көнне ул нинди бәхетле иде бит! Иптәшләре арбасына күчеп утыргач та егеттән ни күңел, ни маңгай күзе ала алмый кайтты. Дус кызлары шаяртканга да, арбадагы Фёдорның исереккә салышып күкрәкләрен кыскалауларга да әһәмият бирмәде. Чатта аерылып киткәч, йөрәге өзелеп калгандай сикеренде, Исмәгыйль артыннан кошлар кебек очыплар җитәсе килде. Юл буе теләк теләде, киләләр генә күрсен инде, диде. Рәхмәт яугыры, егет килде. Аның юл буйлап эңгер-меңгердә үз авылларына таба күтәрелеп атлаганын бакча башыннан ук күреп торды Марфа һәм каршысына йөгерде. Бер дә итагатьсезлек дип тормады, чөнки аны башкаларга күрсәтәсе, алардан рәнҗеттерәсе килмәде. Алар урам юлга бер генә дә аяк басмадылар. Һаман да ындыр артларыннан гына йөрделәр, арыш басуында шаярыштылар. Дөресрәге, Марфа үзе тәвәккәл булды. Әгәр дә егетнең башын әйләндермәсә, акылын адаштырмаса, күңеленә кереп оялый алмам, мәхәббәте сүрелер дип уйлады. Самуилның намуслы икәнлеген тиз төшенде, шунлыктан аңарга җаны-тәне белән бирелде. Аның башларыннан, киң җилкәләреннән йомшак куллары белән иркәли башлап, куенына керә иде дә, иреннәреннән өзелеп китеп, колакларыннан тешли, ашап йотардай хәлгә җитә иде. Самуил баштарак үзен ныклы кала-ныгытма кебек тотса да, бу кадәр иркәләүләргә сабыры бетеп, саташулы сүзләр белән хисләрен ныгыта һәм мәхәббәт иркенә бирелә иде. Мондый уеннары көн дә кабатлана барып, кочышып-үбешеп кенә туя алмас хәлләргә төшкәч, Марфа тагын да үз теләге белән тәвәккәлләде: тәннәрен дә кавыштырды. Мондый бәхет вә рәхәтлекне гомерендә беренче тапкыр татуы иде, аның кабат-кабат булуын теләде. Аңа башка кеше, бүтән ир кирәк түгел, бары Самуилы гына янында күренсен, тәкате югалып, тизрәк шул арыш басуына ашыктыра. Хәтта бу рәхәтлекләрнең ахыры яманлык белән тәмамланыр дип уена да кертеп карамый иде. Менә хәзер бар да бетте. Аларны язмыш аерды, бәхет агачына балта чаптылар. Яңа гына башакланып килүче серле арыш басуында алар сернең төбенә төшенгәннәр иде, июнь урталары үтеп, августка керүләре булды, табигать ничек көзгә алышынса, Марфа һәм Исмәгыйльнең дә мәхәббәт чәчәкләре өстенә кырау төшеп, бәхетләрен харап итте. Нигә шушы кеше дигәннең кечкенә генә, азга гына булган гомере олы сөенечләрне күтәрә алмый икән? Артык бәхетле булырга да ярамый шул, дошманнар көнләшмәсә, күкләр нигъмәттән аера... Алёшка бер генә тапкыр да чыбыркысын күтәреп карамады, килгәндә ялындырып кына атлаган Куштан бия юыртудан туктый белмәде, хәтта олы юлда очраган һәм Марфа беренче тапкыр егетен үпкән инеш һәм каенсар яныннан да үтеп киткәне сизелмичә калды, үргә дә чабып кына менә бирде. Аның артында, ягъни юл буйлап арырак — чат. Юлның берсе Исмәгыйльләр авылына төшеп китә, икенчесе, бара-бара да, тигез кырларны узгач, калкулык сыртына урнашкан Марфаларның авылына илтә. Аның уртасында, ак таҗ кебек балкып, элеккеге бояр Вороновский яшәгән затлы сарай тора, тирәсендә — бакчалар, бераз арырак — әйләнә-тирәдәге барлык каргаларны үзенә җыя торган чиркәү, биш капкадан соң — аларның” Марфаларның нараттан салынган, такта түбәле, алма бакчалы йортлары, егыла башлаган мунча һәм сарайлары — болар барысы да сөрелгән звонарьның хуҗалыгы, Волков Тимофейның бәхетенә советтан тигән өлеш. Звонарьны авылдан утыз бишенче елда алып киткәннәр. Егерме беренче елда Кызыл Армиядән бурлак малае Тимофей Карпович кайткач, аның бәхетле күзе шул звонарь кызы күркәм Василисага төшкән. Өйләнешергә уйлаганнар, бу уңайны файдаланып, звонарь яхшы гына туй уздыргач, кияүләре совет яклы кеше саналып, егерме дүртенче елда сөрелүдән котылып калган. Әмма колхозга бер күңеле тартмаган. Кулга алынуы шуның аркасында гына булган. Марфа менә шул йортта егерме икенче елда май ахырында дөньяга килгән, аны бабасы чукындырган, әти-әнисен сөендергән бердәнбер бала. Шунлыктан иркә дә, шаян да, үзсүзле дә булып үскән иде. Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:
|