![]() ТОР 5 статей: Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы КАТЕГОРИИ:
|
КӨЗГЕ ЯҢГЫРГА КАДӘР 2 страница— Шушымы?— диләр, халыкка күрсәтеп.— Ул гына чыкты сезнең авыл ягыннан, аның гына эше! Аһ ничек бәргәләнде Марфа, милициянең алларына тезләнердәй булып ашкынды. Әмма сакаллы авылдашлары: — Татарыңны яклыйсы итмә, башыңа җитәрбез, Христос дошманы!— дип кенә өркеттеләр. Башкача нәрсә кала? Буйсынды шул, буйсынды. Әллә ничек кенә җиңелде. Бирешмәскә иде. Бәхетен ятларга калдырмаска иде бит. Язмышыдыр инде, язмышыдыр. — Ул түгел бит, ул түгел бит!— дипләр ялынып карады. Кемдер артыннан килеп, ике җилкә арасына каты гына сукты, Марфа үзенең тулып пешкән гәүдәсен тотып кала алмады, тузанлы җиргә ауды: “Ул түгел бит!”— дигән үтенечле өне генә күн итекле табаннар арасында калды. Самуилны Казанга алып киткәннәр. Марфаны урын-җиргә кайтарып салганнар. Төннәр буена калак сөяләре авыртудан, әле йөрәге әрнүдән сызланып, эче ката башлаудан тагын аңсызлык дәрәҗәсенә җиткәләде. Кичке караңгылык үткәч, бөтен буен кайнар ут алды. Нидән икәнен белештермәде. Эче катканлык сәбәпле лапас артына чыгып тез чүкте. Бала төшерде. Әле яңа туган үрдәк бәбкәсе кадәр генә ит кисәге, яралгы хәлендә генә иде. Аны туфракка күмде. Мунчага барып юынды. Әллә ничек кенә үзен чиста татар хатыны кебек тоя башлады. Моңа кадәр сарафаны астыннан ыштан кигәне булмаса, моннан соң аны калдырмады. Гел дә чистарынып йөри торган гадәткә керде. Иптәш кызлары татар хатыннарының ыштаннар киеп йөрүеннән көлсәләр, юынган артлары белән кышын бозга ябышып, кузгала алмый газапланалар диярәк сөйләнгәләсәләр дә Марфаның күңеле кайтмады. Озакламый әнисе дә аның гадәтләрен сизенә башлап, тәмам аптырады: — Христос дошманына килен төшәрсең микәнни?— дип, усал гына кырын күз ташлап ачуланды. Әмма Марфаның исе дә китмәде. — Мин — комсомолка, советская!— дип кенә җавап биреп, бәхәстән читләшә бирде. Һай ул чакларны, һай ул көннәрне. Бер яктан — яраткан кешесеннән малай тапкан бәхетле ана кебек үзен хис итте, икенче яктан — нахак бәла белән ирен югалткан горур хатын сыйфатында тотты буй-сынын. Баштарак авылның кара урыслары Марфага ачулы йөз күрсәтсәләр, озак та үтми, чын гаепле кеше милиция кулына эләккәч, һәммәсе оятның нәрсә икәнлеген танып, моңа кадәр гайбәт сөйләүдән озынайган телләрен көмешкә-самогон суы белән өттеләр. Хәтта ни буй бирми торган ташмаңгай председатель Дмитрий Карпович та, Марфаның каршына төшеп: — Кызым, гафу гына итә күр инде, минем гаебем юк бит!— дип теләнде.— Сорадылар: “Шушымы?” диделәр. “Нәкъ үзе!” дидем шул. Әмма артыңнан килеп, сиңа, кызым, кул күтәргән кешене белә алмадым. Шулай да сораштырырмын әле, ярыймы, кызым!.. Дмитрий Карпович килештерә белеп сөйләшә торган кеше ул. Марфаның күңел төбенә җыелган барча үче-ачуы юылды да төште. Елмаеп ук йөри башлады. Ул авырып, бала төшергән караңгы иртәдән соң, кулына аркан тотып, асылынырга инде әллә дип уйлаган авыр минутларын да онытты, төне буе исәрләнеп йөрүләре дә исеннән чыкты. Ә юкса, Казанга барып, Самуилын үзе алып кайтырга да ниятләгән иде бит. Барысын да сөйләп бирергә иде исәбе. Йөрәге җитмәде. Таң белән арып йоклады. Төш күрде. Имеш, томанлы иртә икән. Самуилы, аркасына биштәр аскан да, кара күзләре белән карап тора. “Кая минем малай? Нигә аны төсем итеп сакламадың? Моннан соң син минем хатыным түгел дип талак кылам, аерам үзеңне!— ди, ә үзе: — Кара елан!”— дип кычкыра. Марфа аңлый алмый: ни хәл бу? Нигә алай ди? Самуил күрсәткән урынга карый. Араларында озын, юан кара елан. Йотам дип килә. Самуил кул болгый. Томан арасында югала. Кара елан аның артыннан бармакчы. Марфа атлап чыгарга итә, булмый. Менә-менә Самуилның аркасы күренгәләп китә. Марфа кычкырыплар карый: “Безнең бит малаебыз бар!” Кулына биләүле баланы ала, күтәрә. Ачып җибәрә, ә анда һичнәрсә юк, бары кызыл миләш тәлгәше генә. Юк икән, кан. Кызыл җиреннән каралып китә. Марфа Самуилны дәшәргә маташа, башы сызлый, авыр... Каядыр кайдандыр чишмә ага... Уянып китеп күрсә: Марфаның башы мунча почмагына сөялгән, ә үзе туфракта ята икән. Лапасның бу башында, яны белән байлар кебек баскан, киндер чалбарын тезенә кадәр төшереп җибәргән газиз әткәсе иртәнге кече йомышын озаклап үти икән. Ничек кызын күрмәгән? Шунда Марфа, төшен онытып, һич көтмәгәнчә уйлап куйды: “Һай шакшы да инде безнең урыслар!” Күз алдыннан бер якты нур үтеп киткәндәй тоелды, гүяки дөнья бер генә мизгелгә балкып, барча әйләнә-тирәнең асылы-җаны ачылып куйгандай булды. Марфаны әтисе дә шәйләп, йомышыннан тукталмыйча гына: — Әй эт җан, нишләп анда утырасың? Атаңны куркыттың бит!— диде, җир тибеп сүгенде, чалбарын эләктермәстән, бил турынача күтәреп, учына гына учлап, берни булмагандай өенә чумды. Марфа, күтәрелеп, аның артыннан китте. Ишек катындагы тактадан ясалган урынына менеп ятты. Әтисе исә тагын аны шәйләмәде, әллә игътибар итүне кирәккә санамады, мыгыр-мыгыр нидер бытырдар, кочагындагы хатынында каезланды. Марфаның әнисе йокы аралаш сүгенеп куйды: — Кит әле, Христос дошманы!.. Тәнендә арыганлык тоеп, әле генә күргән төше исенә төшкәннән тиргә батар дәрәҗәдә куркып, Марфа йоклап китте. Кояш шактый күтәрелгәч кенә әрнеп уянды. Аягына басты. Су буена көянтә-чиләк тотып төште. Эндәшми-нитми генә мунча якты. Көне буе авызына ризык капмады. Юынды-сөртенде. Тагын тәнендә кер бардыр кебек белеп, икенче кат мунча юынды. Һаман да Самуилын уйлады. Озаклап-озаклап сөртенгән чагында зәңгәр күзләре үз буен буйлады. Тәненә җылы йөгерде. Самуилы соклана торган иң башлары, беләкләре, балтыр һәм калын ботлары — болар барысы да тик Марфада гына түгелме соң? Тагын кемдә бар? Һай Самуил, ашадылар башыңны, тереләй ашадылар! Казан тиклем Казанга олактырылгач, кайтармаслар шул, кайтармаслар. Гаебеңне юк дип белмәсләр шул. Кемнәргә калдырдың бит? Әллә соң тәмәке-шырпыңны ташлап киткән идеңме? Тартмый идең бугай бит? Самуилны гаепле дип уйлавыннан Марфаның үзенә ачуы килде. Әмма күңелен тагын татлы уйлар биләп алды, аяк очларыннан биленә таба бармакларын шудырды. Нәкъ Самуилы кебек кыланды. Һай елгыр иде дә соң үзе. Акылларны адаштыра ала иде. Марфаның куллары нечкә җиренә тиеп китте. Ыңгырашты. Күзләре йомылып, артка таба саклык белән генә ауды. Сузылып яткан хәлендә куллары белән акрын-акрын, үз алдына ләззәтле хисләр вә уйлар эчендә йөзеп, ак күмәч төсле кабарып пешкән күкрәкләрен сыйпады. “М-м-м... Самуил, кадерлем!..” Кулын җәеп җибәрде. Рәхәт иде. Әмма ниндидер салкын әйбергә бармаклары тиеп китте. Акылы айнып, тиз ара күзләрен ачты. Нәрсә булыр? Йөрәгенә шом йөгерде. Тиеп киткән урында дәү вә куркыныч гөберле бака утыра иде. Күзләре дә сыерныкы кадәр. “Ай-й-й!” Марфа аның өстенә чиләк каплады, тиз-тиз киенде дә, өенә ашыкты. Ялгызы мунча керүдән гайрәте чигенеп, моннан түбән бары тик иптәш белән генә юынырга йөри торган булды. Аягына басканда өч көн үтте дигәндә Марфа Волковага атап повестка килде. Авыл советында мөһер иясе Митрофан карт тиз арада район үзәгенә барып җитәргә кирәклеген аңлатты, хәтта пожаркада арлы-бирле эшләр өчен генә тотыла торган, сабырлыгы өчен Куштан бия, ягъни “Ласковая” дип йөртелә килгән атны җиктертеп, арба башына үз малае Алёшаны утыртып, юлга кадәр чыгарды. Олы чатта башка юлаучылар очрап, аларга ияртеп, үзе кире җәяүләп кенә кайтып китте. Көн кызу булды. Алдагы арбаларда кызыл комач эленгән, татар абзыйлары дәүләткә ашлык илтә килә иделәр. Марфаның хәтерендә, еш ишетеп тә, шулайдырмы-юкмы дип уйларга башына да килмәгән, әмма авылдашларыннан да сорашып белешмәгән, һәркемнең телендә йөргән бер сүз тугыланды. Ул канатлы һәм мәгънәле итеп әйтелеп, күңелләрдә дәрәҗә вә горурлык хисләре уята иде. Самуилы белән йөрешә башлаганнан бирле онытылып беткән икән: “Татар — эшләсен, урыс — бай яшәр!” Моның мәгънәсе болайрак итеп аңлатыла иде. Имеш, татарлар — буйсынган халык. Бу дөнья урыс белән татардан гына тора. Калган халыклар исә санга да керми, йә татардан, яки урыстан азганнар гына, хәтта французлар да! Урысны Христос ярата, ярлыкый, ә татарлар — басурманнар, денсезләр. Чиркәү төзеп, чаң кага белмиләр, манарага менеп кычкыра гына алалар. Шунлыктан алар кимсетелгәннәр, шайтан чакыручылар! Чаң каксаң, Сатана кача икән. Манарадан татарлар кычкырып, аны үзләренә чакыралар һ. б., һ. б. Татар — буйсынган халык, коллар кебек булырга, урыс өчен эшләргә бурычлы. Урыс бай яшәргә, көч түкми ашарга тиеш. Христос шулай теләгән! Олауларыннан күренгәнчә, татарлар чыннан да эшлиләр икән! Марфа аларның боек һәм күңелсез көйләрен тыңлап барды, Самуилын исенә төшерде. Аны кызганып куйды. Шулай да мәхәббәте әлегә күңел түрендә дөрләү сәбәпле, аны сагына, исән-имин генә төрмәдән азат ителсә, һичшиксез урыс диненә күчертеп, үзе белән бергә яшәтергә иде исәбе. Марфа, бара-бара, әллә ниләр уйлап бетерде. Төрле планнар корды. Гүя ул район үзәгенә Самуилын алып кайтыр өчен бара. Килеп тә керер, кочаклап та алыр, алып та чыгар. Дөньясы урыска буйсынганда, кем каршы килә алсын? — Сине дә шул янгын өчен чакырталармы? Татар белән йөрсәң, шул була ул. Әнә тегеләр төсле бил бөгәргәдер исәбең!— дип, мыскыллы елмаю белән Алёша үтереп кенә Марфадан көлеп куйды. Әмма кыз аның ярты сүзен дә ишетмәде. Үз уе үзе белән булганлыктан, кешенеке исенә дә кереп карамады. — Сине дә чакырталармы дим бит?— Алёша соравын тагын кабатлады.— Кичә Фёдор Зайцевны илтеп килдем. Аның белән озак сөйләшмәделәр. Теге татарның әнисеннән сорау алган булганнар. Тикшерүче көлә, ди, син буласыңмы инде ул Пидер дип әйтә, ди. Имеш, теге татарың, әнкәсенә: “Мин Пидер янына барам”,— дип әйтә, ди. “Нигә аңа болай бик ешладың әле?”— дип сорагач: “Пидерем дрыгым!”— дип дия иде дип әйтә, ди. Көлә икән дядя Фёдядан тикшерүче: “Давай, пидерем дрыгым!”— дип. Моңа дядя Фёдя түзеп тора алмаган, тавыш куптарган. Шуннан үзебезнең урыс тикшерүчесе аны тынычландырган. “Монда аның да синең кебек үк бер гаебе дә юк. Сезнең авылда янгын чыгарган теге татарның әнисенең сүзләрен генә әйтеп күрсәтә ул,— дигән.— “Пидерем дрыгым” диюен генә кабатлый бит. Аңлыйсыңдыр, аңсыз малай түгел бит син. “Фёдором другом” дигәне инде ул аның, ягъни, дөрес итеп әйтсәк: “С Фёдором друзья!” килеп чыга, шулай бит?” Боларны ишетүгә, дядя Фёдор тагын да тавыш куптарган. Юкка аларга Зайцев фамилиясе такканнар, дөресе сезнеке булыр иде. Ә менә сезнекеләр өчен Зайцев кушаматы бик бара. Дядя Фёдор: “Ул татарны гомеремдә ике тапкыр күрдем, аның да беренчесе — җыенда, Марфа артыннан киткәненә ачуым килеп калды, шулай да танышып, аны эчәргә кыстап маташкан идем, минем “кыз” артыннан бармасын дип. Булып чыкмады. Үҗәт татар. Ә икенче тапкырында мин аны янгын көнне милицияләр кулында күрдем. Аның белән бернинди әшнәлегем юк!”— дигән. Сине яклаган инде. Тагын да сораштырып маташканнар. Кичә боларны каравыл өе янында дядя Фёдор бәйнә-бәйнә сөйләп утырды. “Мин,— ди,— Марфаны беркемгә дә бирмим, мин аны яратам!”— ди. “Шулай дип тикшерүчегә әйткән идем, тагын сораулар бирделәр. “Син,— ди берсе,— бәлки ул татарның килгәнен-киткәнен хәтерләштергәләп тә йөргәнсеңдер. Бәлки аларга үч итеп янгынны син чыгаргансыңдыр?”— дип аптыраттылар. Мин әйтәм, бетте баш. Нахактан башыма бәла салалар. Әле дә ярый исемә төште. Мине Лаешка бакчачыларның өч айлык курсына укырга җибәргәннәр иде бит. Мин монда булсам, Марфаны ул черек татарга бирер идемме? Юк бит, шулаймы? Шулай! Ә авылга таң белән кайтып төштем. Район үзәгендә үк бер юлаучы үзенә иптәшкә дип утыртты. Безнең авылга милицияне алып китәргә килүен әйтте. Яхшы да кеше инде үзе. Татар булса да, алар арасында да юньле дигәне очрый. Шул кеше исемә төшеп, аның хакында әйттем. Моны тиз чакыртып алдылар. Аның артыннан кергән бер милиционер мине танып алды. “Теге янгынны эшләүчене авылдан алып чыккан вакытта каршыбызга очрады, арбада иде. Тәмәке дә бирде әле үзебезгә!”— ди бу. Ат тоткан татар да таныды. Сөйләп күрсәтте. Русчасы да аңлашылырлык үзенең. Безнең боярда ат караучы хезмәтен үтәгәндә өйрәнеп калган. Менә шулай...” Аннан, ди, дядя Фёдор, болар тагын сораштыра башладылар. Сөйләргә кушалар. “Әйт,— диләр,— очраштыгыз, таныдыгызмы бер-берегезне?” Таныдым, дим. Ул да таныды. Нидер әйтмәкче иде, милиционерлар каты тоттылар, ирек бирмәделәр, дидем, ди. Шулай итеп, башка борчымаганнар үзен. Кайтарганнар дядя Фёдорны. Кичә кич буе эчтеләр, бөтен авыл җыелды. Синең дә абзаң бар иде бит. Сөйләмәдемени? Дядя Фёдор белән кочакка-кочак җырлашып та утырдылар әле. Синең хакта да күп сүз йөрде. — Нәрсә диделәр? Тыңлап барган җиреннән Марфа да телгә килеп сораганын сизенмичәрәк калды. Һәрхәлдә аның өчен ирләрнең ни-нәрсә хакында сөйләшенгәннәре кызыклы иде. — Нәрсә дисеннәр, ул татардан котылдык, үзебезнең урыска бирергә кирәк. Синең кебек чибәр кызны черек бер татарга тапшырырга ярамас дип сүз куештылар. — Шулайдыр инде! Марфа боегып кына җавап бирде. Әгәр дә Самуилы нахактан төрмәдә чересә, ул вакытта ни чара? Әнә бит, кемнәрне генә харап итмәделәр. Бер гаепсез учительләре Павел Зорин бар иде. Нинди яхшы кеше иде, мескенем. Дүрт сыйныф буена белемне һәр балага тигез итеп бирде. Әллә ниткән гаепләр табып, район газетасына язган мәкаләләреннән дин исе килә дигән булып алдылар да киттеләр. Баксаң, Чистай ягыннан поп улы икән үзе. Яшереп йөргән. Иллә дә яхшы кеше иде инде. Нәрсә булган, атасы поп дип, малаенда ни гаеп? Тере килеш ашадылар шул башкайларын. Нинди чибәр кешенең бит! Ул төс-кыяфәт, ул пөхтәлек, ул хатын-кызларга, олыларга карата хөрмәтләре дисеңме, ул итагатьлеккә өйрәтүләреме — барысы да сокландыргыч, ясалма түгел. Самуилны әллә ничек кенә шул учителенә охшаткан иде, менә нәрсә өчен икән! Язмышлары бер төрле килде дә чыкты. Аттылар бит Павел Петровичны, Зорин дигән фамилиясе дә калмады. Мондагы Медведевләр, Зайцев ишеләр башын ашадылар инде. Хайваннар дөньясы! Менә хәзер Самуилның артына чокыр казыйлар, Марфаны бәхетсез итәләр. Кызганычка каршы, үч итеп, баласын да яшәтә алмадың бит, үкенергә кала. Истәлеге сакланыр иде! Куштан бия, татар җырына ихластан оеп, йоклап ук киткәләде. Алёша ара-тирә аның сыртын сәнәк сабыннан гына ясалган таяк белән изгәләде. Әмма барыбер файдасы күренмәде. Куштан бия сер бирмичә генә атлый торды. — Бояр аты шушындый буламы инде, сатана,— дип сүгенде теш арасыннан төкрек чиртеп сары башлы, битен-борынын ямьсез сипкел баскан Алёша.— Карт тәре, кара инде, татар җырына мәлҗерәп бара. Боярның ат караучысы татар булган дигәннәр иде, дөрестер. Бу кадәр дә баш бөккән нәмәрсә булмас иде! Ниё, дим, ниё! Урыс малаеның гайрәтләнеп тавыш бирүенә татар абзыйлар, шыңшып баруларыннан туктап, атларын юлдан читкә алырга ашыктылар. Үзләре, куркышып кына, шушы сипкел баскан ямьсез Алёшага карап-карап алдылар. Гүяки менә хәзер бу маңка малай камчы белән аларның сыртларын каезлар да юлдан таярга әмер биреп сүгенер төсле иде. Алёша исә, Куштан бияне йөгертеп, олауның алдына чыкты һәм, масаеп кына: — Менә шулай!— дип әйтеп куйды.— Болар гомергә каеш дирбия күргән кешеләр түгел иде. Кара әле, совет нишләткән үзләрен! Исәбе Марфаны сердәш итү иде дә, онытып җибәргән икән, сөйгәне татар иде бит! Ул арада пристаньнан кузгалып баручы пароходның куе кара төтене күренде, аның артыннан ук чиста вә саф Идел елгасы ялтырый башлады. Тузанлы юлдан акрын гына юырткан Куштан бия, максатка ирешеп җитә баруын сизепме, әллә инде гадәти ялына тукталачагын белепме, башын күтәреп кенә фыркылдап алды. — Син мине көтәрсең инде, Лёшка, берүк, дим-әйтәм?— дип үтенде алдан ук Марфа.— Кичкә калмабыз дип беләм, әле төшлек туры гына бит. Ярыймы? — Анда карарбыз. Соңга калмасак! Бу кадәр дә үз-үзен тотышы бернинди кысага сыймаса да, Марфа малайны битәрләп бер генә сүз дә әйтә алмады. Гүяки гаепле кеше иде ул. Нишлисең бит, күрәчәкне урап узу мөмкин түгел. Район үзәгенә һәм пристаньга ничә тапкыр төшкән, яр кырыннан ак пароходларны күзләп калган, комсомол җыеннарында катнашкан, җырлап-биеп кенә торган Марфа урынына бу юлы чит бер хатын килде кебек. Гүяки бу урамнар, йортлар, Идел үзе һәм башкалар аны беренче тапкыр күрәләр, Марфа да алар белән таныш түгел иде! Нахак бәла адәм баласын таныш-белеш җирләрдән дә читләштерә икән бит!
IV Ханбал, адымнарын акрынайткач, Казан-су буена төшеп тормаска да булган иде, әмма ниндидер бер эчке сиземләү аны һаман җитәкләп бара бирде. Бер яктан, ул бәйләнчек урыстан котылды. Кара инде, ә, һаман аңламаса-аңламый икән, барып җитмәсә, җитми инде дип уйлады ул. Татар халкы үзенең асыл егет-кызларын бирде шушы урыс милләте өчен. Барча кенәзләре татардан үзләренең, күпме язучылары, акыл ияләре, галимнәре. Кайсы халык шулкадәр урыс өчен хезмәт иткән? Татарлар! Ул сугыш батырлары, дисеңме, нахакка һәлак ителгәннәреме? Меңнәр вә миллионнардыр! Бер дә үзләренең классик әдәбиятларын укымыйлармы соң алар? Татар мирзаларының исемнәре тулган бит ул әсәрләргә. Юк, кадерен белмиләр, башкаларны санламыйлар, шунлыктан үзләренә дә көн тапмыйлар, бәхетләре юк. Әнә бу хатын, эт ияртеп баручы, һаман-һаман урысча такылдый, ә бөтен килеш-килбәте — татарныкы, югыйсә! Ничек затлы киенгән! Боларына кадәр аларныкы булып беттеләр бит. Бер дә үрсәләнми мөмкин дә түгел. Ярый әле югары даирә татар зыялылары үз милләтен саклап кала алды, телен югалтмады. Егет шушы рәвешле үзе белән бәхәсләшеп, ялкынлы публицист дәрәҗәсенә күтәрелерлек дәрәҗәдә иде. Картлач урыс белән сөйләшеп-гәпләшүдән котылган төсле тоелса да, асылда ул аны янәшәсендә киләдер кебек белде; юкса, үз алдына бәхәсләшеп бармас иде. Ханбалның Казан-су буена төшүендә тагын да бер файда күрелә иде: ул менә бүген булса да базда ятучы бәрәңге үрентесе хәленнән чыгып, кичлеккә якынлашучы кояшта иркәләнәчәк. Әгәр дә шушы салкынча болытлы күк йөзе кызыл шәфәкъка төренеп калса, димәк, иртәгә дөньялар бердәй җылынып китәчәкләр. Иртә аязса — кич аязмас, кич аязса — һич аязмас! Анысы да бар шул әле аның. Көзгә охшаш нинди җәй бу? Үзе ямьсез, үзе салкын. Кояш телим мин, кояш! Йа Ходаем, шушы якты кояшыңны да бездән, без мескеннәрдән кызганасың... Егетнең язмышында зур әһәмиятле урын тотачак тагын бер эш, ягъни өченчедән, нәкъ менә шушы Казан-су буена төшүендә күреләчәк иде. Моны ул хәзергә белми һәм төшенергә дә мөмкин түгел, чөнки планнары башкачарак. Аның кем белән булса да танышырга һич ниятендә юк. Әмма күкләрнең йөреше егетне үз ятьмәсенә тартып алганлыгын искәртми мөмкин түгел. Теле дә бу кадәр такылдамас иде. Ялгызлык туйдырган аны. Бертөслелек акылын буалаган. Тема һәм хис үзгәрешен җаны таләп итә. Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:
|