![]() ТОР 5 статей: Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы КАТЕГОРИИ:
|
КӨЗГЕ ЯҢГЫРГА КАДӘР 4 страницаЗамана Вәлишин файдасына чуарланды. Җәмгыятьтә партиянең дә, комсомолның да авторитеты төште. Өлкә комсомол конференциясенең кирәклеге-кирәксезлеге көн тәртибенә менде. Әмма Вәлишин өчен ул ут һәм су кебек зарур иде. Беренчедән, аның шәхси бизнесы бар, ә бу — устав белән бер дә ярашмый, икенчедән, ул үзенең партия карьерасына үз куллары белән балта чапты. Аңа бер генә кала: комсомол йөгеннән иңнәрен азат итү. Ниятләрен күпләр белми вә сизми дә калдылар. Конференция көннәре якынлашкан саен, өлкә комитетында таркаулык һәм башбаштаклык көчәя барды. Ел саен бирелә торган яшьләр премиясен хәл иткән көннәрдә Вәлишин инде бар нәрсәгә дә кул селтәү дәрәҗәсенә җиткән иде. Таркаулык вә тарлык үз эшен башкарды. Ленинчыл сәясәт корбаннары булган вак җанлы хезмәттәшләре шушы заманда, принциплар ватылган һәм җимерелгән чорда Ленин темасын күтәргән һәрбер шагыйрь яки язучыга премия тапшырып калырга ашыктылар. Андый берәүне әдәбият өлкәсендә тиз арада эзләп табарга, аны күтәреп мактарга әзер тордылар. Бу ахырзаман алдыннан туй итүгә охшаш иде. Аларның ихлас күңелдән йөрүләре көлке дә, кызганыч та иде. Күзләренә артык чалынмаска тырышып, фатирына Вәлишин вакытыннан күпкә иртәрәк кайтып керә һәм яшь хатынына мең рәхмәтләрен яудырырга тотына: — Әгәр дә, сөеклем, синең белән кавышмаган булсак, шушы сазлыкта батып каласы идем бит! Шөкер, мең шөкерләр үзеңә! Альбина аның нәрсә хакында шулай шаулап куануларын аңлап та җиткерә алмый иде. Күңел түрендә башка хәсрәтләр йөртеп, һаман да буйга уза алмавына борчылды. Табипларга да күренгәләп карады, әмма күңелен юатырлык бер генә җылы сүз тапмады. Аллаһы тәгаләнең каһәре төшкән кеше кебек хис итте үзен. Ә юкса гаеп икесендә дә иде. Ул гөнаһлары беренче күрешеп кавышкан көннәреннән үк башланып китте. Альбина студент кына иде әле. Чибәр, бөтен институтка бердән-бер сокландыргыч кыз. Профессорлар аның бер назлы күз карашы ташлавыннан зачеткасына “бишле” билгесе куярга әзер тордылар. Табигать тарафыннан мул итеп бирелгән чибәрлеге өстенә ул әле зирәк тә иде. Бер кереп тыңлаган лекциясе озак хәтерендә сакланып, аның хакында: “Укымыйча да белә ул!”— дигән билгеләмә таралуга сәбәпле булды. Мәктәптән үк күңеленә ныклап салынган белем нигезләре һәрвакыт диярлек Альбинаны коткарып килде. Чит телне бик җиңел үзләштерүен үзе дә яхшы сизгәнгә күрә, бер дә сер бирмәде, дәресләрне мөмкин кадәр калдырмыйча укыды. Дүртенче курста укытучылары белән ярышырлык дәрәҗәдә инглизчә сөйләшә, фикер йөртә башлады. Шәһәр комсомол оешмасы конференциясенә аны да делегат итеп күрсәттеләр. Хәзерлек ике-өч ай алдан ук башланып, Альбинага инглиз телендә чыгыш ясарга бурыч йөкләделәр. Баксаң, Казан университетыннан Интернациональ дуслык клубының чит ил студентлары да өлкә комитеты секретарьлары белән бергә киләселәр икән. Алар каршында Алабуга шәһәренең һәм данлыклы институтының дәрәҗәсен күрсәтү зарур. Альбина белән укытучылары көн-төн шөгыльләнделәр, аның болай да яхшы вә сокландырырлык белемнәрен тагын да камилләштерделәр. Кыз аларның һәр сүзенә күңел салды, дикъкать бирде. Барлык лекцияләрдән дә үзен азат ясап, бары тик инглизчәгә генә йөрттеләр, ял итәргә тулы мөмкинлекләр ачтылар. Аның булганлыгына һәм тырышлыгына, хәтеренең камиллегенә тәмам ышанып җиткәч кенә укытучылары Альбинаны гаҗизләүдән туктадылар. Конференция башланырга да санаулы көннәр калган иде. Җыелыш тантаналы төстә ачылды. Залның алды-арты, яны-кыры кызыл комачлар һәм партиянең олуг җитәкчеләренең портретлары белән тулы иде. Конференцияне өлкә комсомол комитеты җитәкчесе Вәлишин ачты. Моңа кадәр үз күңелен яулап алырлык кешене очратмаган Альбинаны биһуш итте. Ул тәмам телдән язды. Кемнең нәрсә хакында сөйләгәнен төшенә алмады, акылы кабул итмәде. Үз чыгышының эчтәлеге нинди икәнлеген дә онытты. Аның исемен атадылар. Сүз бирделәр. Ян-якта утырган иптәшләре аңа төрткәләп куйдылар: “Озаклама! Ни булды? Әйдә инде!” Шушы сүзләрне “бисмиллаһ” урынына кабатлап, трибунага чыгып басты. Докладен, дөресрәге, башта татарча, аннан русча, аннары инглизчә сәламләү белән башлап китте. Теле такылдады, күңеле киреләнде. Аның һәр хатасын эләктереп ала барган укытучылары хәйранга калдылар: “Нәрсә булган моңа? Әллә артыгын кыланып ташлаганбызмы?”— дип пышылдаштылар. Һәм сөйләп бетерде. Артыннан ук Казаннан килгән чит ил студентлары сикерешеп тордылар да: “Рот фронт!”— дип, йодрыкларын күккә чөйделәр. Соңыннан гына билгеле булды: Кубадан килгән бу Казан университеты студентлары инглиз телен белмиләр һәм ярым-йорты гына төшенәләр икән! Әмма дә өлкә комитеты таләп иткән эффект барып чыкты. Зал шау-гөр килде. Бигрәк тә Вәлишин утырган урынын да онытты, Альбинаны мәхәббәтле күзләре белән элеп кенә алгандай, зал буйлап карашлары белән озата барды. Һәр адымы, һәр тән селкенүе ягымлы да, якын кебек тоелды. Конференция беткәнче Альбинаны күзәтеп утырды. Ахырда аңа карата мәхәббәт хисләре кабынган, үзенең ике бала атасы икәнлеген дә оныткан иде. Алабуга комсомолларын бәхет күмде. Вәлишин мактады да мактады үзләрен. Әгәр дә шунда Альбина тирәсендә берәр егетнең кайнашканын күргән булса, бөтенләй дә башка төрле сүзләр сөйләгән булыр иде. Ярый әле мондагы кеше итагатьле икән! Кичкә өлкә комитетыннан килгән кунаклары хөрмәтенә шәһәр комсомол оешмасы зур сыйлы банкет оештырды. Альбинаның исем фамилиясе язылган кәгазьне Вәлишин, махсус чакыртып, райкомол җитәкчесенә тоттырды: — Шушы чит телдә сөйләгән комсомолка банкетта катнашса, яхшы булыр! — Һичшиксез! Мескен җитәкче, алам-бәрәм кеше ерып, каядыр кереп югалды. Тиз арада Альбинаны табарга боерды. Әмма кыз конференция бетүгә үк чыгып киткән, тулай торагына да кайтмаган, институтка да кермәгән булып чыкты. Махсус БКД[1] отрядын кузгатып, ике милиция машинасын яллатып, Альбинаны урамнар буйлап та эзләп йөреп карадылар. Табылмагач: “Танымыйбыз!”— дип акландылар. Тиз арада шәхси хисап кенәгәсендәге фотосын зурайтып күбәйттерделәр. Энә түгел, табылырга тиеш иде. “Суга төшеп батмаганмы?”— дигән сүз дә таралырга өлгерде. Янгынчыларны кузгатып, әле яңа гына боз капларга маташкан Кама елгасының ярларын айкаттырдылар. Бәке ачылган җирләрдә һәркемгә кызның фотосын күрсәтеп: “Бу тирәдә йөргәне күренмәдеме?”— дип сораштырдылар. Ә Альбина беркайда да түгел, Шишкин музей-тыюлыгына кереп, экспонатлар белән ялгызы гына танышып йөрүдә иде. Һәр әйбергә озаклап күз ташлап, күңелен тынычландырды. Нилектән каушаганлыгын аңларга теләде. Вәлишин хакында инде ул оныткан, ышанычны акламавына гарьләнүдән генә изалана иде. Музейдан ул сафланып, тынычланып чыкты. Уңга-сулга йөреп торган милиция машиналарына игътибар бирмичә, тулай торагына таба юнәлде. Ачуланырлар инде укытучылары, ачуланырлар. Әллә соң институтны ташлап китәргәме дигән уйлар белән кайтып керде. Вахтада утырган әбинең, шаран ярып: — Вот она!— дип кычкырып җибәрүеннән сискәнеп, үзенә төбәлгән бармак очының авырлыгыннан агарынып китте. Гүяки аңа мылтык көпшәсен терәтеп куйган иделәр. Тиз арада ике милиционер ике ягына килеп бастылар, аңыннан киткән кызны култыклап кына машинага таба алып чыктылар, утыртканда, артыннан ияреп килгән вахтёрша әбинең сүзләре колагын ярып, бәгыренә үтте: — Юньле кеше баласы дип торам бит, кара син аны ә, явыз нәмәрсә икән, җир йоткыры!.. Альбина һичнәрсәне аңларлык дәрәҗәдә түгел иде. Җитмәсә кырындагы сасы авызлы милиционер аның пальто төймәләрен чишкән булып, туйганчы күкрәкләрен капшады, итәк астына төшәргә маташты, куллары бер дә тик тормады. Ярый әле икенче ягында утырганы тыныч кына кала бирде. Күгәрченгә ташланган козгын исә һаман казынды да казынды. Әгәр дә янында икенче иптәше булмаса, максат ташының кызуын да басарга җаен табасы иде. Ул арада ак “Волга” машинасы янына килеп тә туктадылар. Ялт кына чыгып, кызның табылуы хакында әлеге дә баягы сасы авызлы милиционер хәбәр салды. Альбинаның хәлен белешеп, үзен бик тыныч һәм җитди тоткан бер яшь ир аны “Волга”га күчереп утырттырды. Милиционерларны азат итте. — Кайда йөрдегез, матурым? — Шишкин музеенда! — Һай кретиннар! Бөтен шәһәрне кузгаттылар бит. Юньле кешенең кайда йөргәнлеген дә белмиләр. Өйрәнгәннәр... — дип, ул яшь ир нәтиҗә чыгарды да, шофёрына: — Ресторанга!— дигән әмерен җиткерде. Альбина нәрсә уйларга да белмәде. Әмма дә шушылай ягымлы сөйләшкән ирдән сорарга кирәк тапты, бер-ике тапкыр талпынып карады, барып чыкмады. Ахырда, батырлыгын җыеп, ярым пышылдаган хәлдә үтенде: — Абый, абый, дим, берүк әйтсәгез иде, минем ни гаебем бар соң? Нигә мине милиция кулга алды? Артымнан әллә ниләр әйтеп калдылар... — Кемнәр? Аптыраган ир Альбинага таба борылды. Ул алда утыра иде. Авырлыгыннан урындыгы да сыгылып куйды. — Вахтёр әби, мәсәлән... — Ничек, дисез, кулга алдылар, дисезме? — Әйе, абый... — Әйтәм бит, кретиннар. Барысына белдерелде. Тавыш-гауга чыгармаска, табарга да үземә хәбәр итәргә дип. Ахмаклар! — Абый, минем гаебем юкмыни? Алай булгач, кая алып барасыз? Альбина үз язмышы өчен хафага төшкән иде. — Тынычланыгыз, сеңлем, тынычланыгыз!— дип юатырга ашыкты яшь ир.— Кунакка чакырулы сез! Менә килеп тә җиттек... Шәһәренә түгел, төбәгенә бердәнбер яхшы саналган ресторан төбенә килеп туктадылар. Бөтен булган утлар да бар көчләренә яктыртып, эчтән тантаналы марш һәм сөйләшү тавышлары ишетелеп тора иде. Бина каршына берничә милиционер бастырылып куелганны күргәч, Альбина артка чигенде. — Абый, монда мине нигә алып килдегез?— дип качарга теләде. Әмма ул ир аны, җай гына сөйләштереп, култыклап алды һәм: — Сеңлем, нигә алай курыктыгыз әле? Кирәкми,— дип үгетләргә кереште, ә үзе, күңелендәгесен сөйләпме, милицияне битәрләде: “Шуларга эш кушалар димени, кретиннар, тора салып кыз баланың өнен алганнар. Ахмаклар! Юләрләр иле!”— Сеңлем, сезнең чыгышыгыз өлкә комитеты җитәкчелегенә дә, чит ил кунакларына да бик ошаган, шунлыктан үзегез белән якыннанрак танышу өчен банкетка чакырттылар. Бары тик шул гына. Бер дә борчылмагыз,— дигәч кенә, Альбина аның әйдәкләвенә буйсынды. Үзенә карата ишек төбеннән үк күрсәтелгән кадер-хөрмәткә исләре-акыллары китеп, күгәрчен булып кереп килгән җиреннән аккошка әверелде. Аны һәммәсе диярлек күтәреп кенә алмадылар инде, барысы да кызыксынулы вә сокланган күз карашларын аңа ташлап, куллар чабарга керештеләр. Шушы алкышлар эченә керде дә эреде кыз. Әле яңа гына башыннан узган хәсрәтле минутлары онытылды, шик-шөбһәләре югалды һәм ул... Һәм ул адашты. Вәлишин әле аның кулыннан тотты, әле биюгә чакырды, әле аерым бүлмәгә дәшеп, затлы эчемлекләр белән сыйлады, нәрсәләрдер киңәш итте, ниләрдер вәгъдәләде, үтенде, сорады. Әмма Альбина бер генә сүзен дә аңламады, кулына тагылып йөрде дә йөрде. Өлкә комитеты җитәкчесенең Альбинага күрсәткән хөрмәтләре мондагыларның берсенә дә тәтемәде. Ул аларны бөтенләй үк онытты да булса кирәк. Кыз җиде кат күкләрнең рәхәтен татый бирде. Вәлишин аның саен үз янынарак елыштырды. Альбина мәҗлестән тәмам арыган, ташлап чыгып качардай хәлгә җиткән иде. Әмма Вәлишин тозагыннан ычкына алмады. — Мин сине яратам! Син — минеке, бары тик минеке генә!— дип пышылдады ул кызның колагына... — Син — минеке, бары тик минеке генә!.. Альбина йокыдан айнып китте. Аның анадан тума шәрә тәне өстендә йонлач җилкәле авыр ир кеше ята иде. Туктаусыз нидер пышылдавыннан кыз берни дә аңлый алмады. Ара-тирә чия төсле кызылга буялган ястык-мендәрләр идәнгә кыйшаеп төшкән. Әллә төш, әллә өн иде.
VI Шәһәр өстенә күгелҗем-зәңгәр кич иңеп килә. Казан суы иртәгәге көннең матур буласын вәгъдә иткәндәй назлы кыз бала кебек елмая, аннан-моннан исеп кузгалгалаган салкынча җил черкиләрне куак арасына сөрә. Тынлык. Ханбал да, Альбина да яр кырыена утырган урыннарыннан күтәрелергә җыенмый иделәр төсле. Ханымның сөекле Айзигы чабып йөрүдән тәмам туеп, аның алдына килеп башын салган хәлдә ят иргә үз итеп сак-сак кына карап куйгалый. Бу серле вакытларын бер-бер рәссам күреп алса, һичшиксез үзенең күз нурларын тамыза-тамыза берәр картина ясап, музейларны бизәр иде. Әмма бу тирәдә һич кенә дә чит-ят адәм әсәре күренми шул. Ханбал белән Альбина егет һәм кыз шикелле онытылып утыралар да утыралар. Анда-санда колак артларында безелдәшкән черкиләргә дә игътибар итмиләр төсле. Ханбал хакында нәрсә сорарга мөмкин булса, Альбина барысын да белешеп бетерде. Хәтта беренче мәхәббәте хакында азмы-күпме мәгълүмат алды. Егеткә карата күңелендә изге хисләр уянып, ул аны әле бертуган энесе төсле якын итте, әле яшьлегендә югалткан сөекле яры кебек күзаллады. — Үзегез хакында бернәрсә дә сорамадым инде, сөйләдем дә сөйләдем,— диде Ханбал, үкенгәндәй итеп. — Беренче тапкыр гына очрашуыбыз түгелдер әле, барсын да белергә өлгерерсез,— дип, Альбина тагын серле генә елмайды. Әмма бу сүзләре очрашып-танышып киткәндәгечә итеп Ханбалга тәэсир ясамады. Үз истәлекләреннән үзе үк боегып калган егет күңелендә хатирәләр чишмәсе саф суларын ташытып кайный иде. — Бәлки кайтырга чыгарга вакыттыр? — Азрак утырыйк инде,— дип киреләнде Альбина. Ханымның бу сүзләренә буйдак буйсынмый булдыра алмады. Муен төбенә утырган черкине шап итеп сытты да: — Иртәгә көн яхшы буласы,— дип әйтеп куйды,— болар да котырына башладылар, кичнең бар ямен җибәреп. — Кузгалыйк алайса,— диде Альбина. — Бу тынлыкта утыруы рәхәт бит әле!— дип киреләнде бу юлы Ханбал.— Балыклар да уйный башладылар, күк йөзеннән йолдыз чүпләргә тырышулары, ахрысы. Бу сүзләре сәер булса да кызык кына килеп чыкты. Икесе дә шәмәхәләнеп калган төнге күк йөзенә текәлделәр. Дөресрәге, өчесе дә. Аларга карап Айзик та югарыга төбәлде. Альбина белән Ханбал йолдызларны күзләсәләр, ул адәм күзенә күренмәгән сихри хәрәкәтләргә игътибар итте. Ханымның вә егетнең күңеленнән чыккан җылы нурлары бер-берсенә таба тартыла, әмма якынаеп җитә алмый иделәр. — Ә син йолдыз санарга яратасыңмы? — Белмим,— дип җавап бирде Ханбал.— Шулай студент чакларымда күмхуҗга көзге эшкә аткарганнар иде. Ул кадәр йолдызларны гомеремдә дә күргәнем булмагандыр. Бөтен күк йөзе энҗе сибелгән төсле ялык-йолык килеп тора иде, хәтеремдә шул калган. — Берәр авыл кызын озата баргансыңдыр! — Болай гына инде, озатып карагандай иттем. Аларның гадәтләрен белеп бетерергә мөмкинмени? Киләсең, капка төпләрендә утырасың-утырасың, кереп китә белми. Йокларга вакыт иде. Арган идем. Кайттым да киттем. Икенче көнне бөтен авыллары белән үземнән көлеп йөрделәр, кызлар да озата белмим икән, имеш. — Кызык иткәннәр үзеңне... — Бик үк кызык булмады шул. — Уҗым бозавы дигән исем дә тактылармы соң? — Кем белә инде аларныкын? Шулай да, китәр көннәр якынлашкач, тагын берсе артыннан барып карадым. Ул әйтә: “Капка төбендә калдырыр булмасаң гына озата кил!”— ди. “Ярар!”— мин әйтәм. Ә ул бөтенләй капка төпләренә кайтмады, тауга алып менеп китте. Менә шунда күрдем мин ул йолдызларны. Акыллы кыз икән. Барча йолдызларны исемнәре белән атап чыкты. Татарча инде, билгеле. Шаклар каттым. Сорыйм моннан: “Йолдызларның да татарча атамалары бармыни?”— дим. Ә ул көлә. “Нәрсә,— ди,— татарга йолдызлар яктыртмый дип уйладыңмы әллә?”— ди. Миңа да кызык булып китте. “Әйдә,— мин әйтәм,— өйрәт әле, татарча исемнәрен белеп калыйм!” Ә ул: “Әйдә!”— ди. Төне буе аңа ияреп йөрдем. Йокы качты. Таң белән генә авылга кайтып төштек. “Хәзер адашмам, озатып йөрмә!”— диде дә китеп барды, кайда торганын да белми калдым. Икенче көнне клубларына да чыкмады. Нәрсә булгандыр? Ә очрашасы килде үзе белән, барып кына чыкмады. — Кайсы якта булдыгыз соң? — Апас районында, Бурсыкмы, Урсакмы дигән авылда инде. — Апас кызлары бераз хәйләкәр инде алар. — Шулайдыр... Ханбал чыннан да яшькә үтеп, акылга малайлар хәлендәрәк калган иде. Альбина аның мондый беркатлы булуына эчтән генә куанып та куйды. Һай, ничәнче кат көлдерә инде үзеннән бу сакаллы сабый. Әмма аның белән сөйләшүләре рәхәт. Һичбер катлаулы материя мәсьәләләренә керми. Сабый да сабый, бу да сабый! — Соңыннан очрашмадыгызмы соң? Альбина тагын да кызыклы хәбәр ишетәчәгенә ният тотып сорап куйгач, егет сүзсез генә борынын тартты да: — Юк шул!— дип әйтеп салды. “Һай ул кыз мин булсам!— дип уйлап куйды Альбина.— Ә нигә, үзем хакында әллә ниләр сөйләмәдем бит әле. Кайдан икәнлегемне дә белми, шаяртыйм әле үзен!..” Ханым фикерен төенләде дә, егеткә: — Ә ул кыз мин булсам, нәрсә әйтерсең?— дип елмайды. — Юк ла,— диде Ханбал,— шаяртасыз гына. Аны ут яктысында күргәнем бар иде минем. Ямьсез генә, сипкелле генә, кече борынлы бер кызчык сыманрак иде. Кая ди ул, юк. Сезне аның белән һич чагыштырырга мөмкин түгел, чынлап әйтәм! Альбинага кыен булып китте. Ник шаяртканына үкенде. “Сабый дип уйласам да, хәтере яхшы икән, ялганны чыннан аера белә!”— диярәк фикерен төенләп куйды. Алар кайту ягына кузгалдылар. Артларыннан Айзик иярде. Башын салып кына юыртты, әле егет ягына чыгып басты, әле хуҗасының аяк астында бөтерелде. — Ашыйсы килә!— диде Альбина. — Аннан йоклыйсы килә!— дип өстәде Ханбал. Икесе дә көлешеп куйдылар. Ханбал аларны йортлары каршысына кадәр үк озата барды. Әмма ханымның үтенече буенча, алдан үзе кайтып китте. “Артларыннан күзәтеп килмәскә шулай таләп иткәндер инде!”— дип уйлады. Үзләренә кайтып җиткәч, подъезд төбендәге утыргычтан урын алды. Дядя Фёдорның да, ни хикмәт, тәрәзәләрендә ут сүнмәгән иде әле. “Бик иртә ята торганнар иде, бер-бер хәл булмагандыр бит?”— дип уйлап куйды Ханбал. Күзләре, аларның катыннан күтәрелә-күтәрелә, күккә текәлделәр. Моннан да ачык кына күренәләр йолдызлар. Әмма башына бөтенләй бүтән уй килде егетнең: “Кара әле, теге исерекләргә Альбина ханым зажигалка чыгарып биргән иде, тарта микәнни? Бер дә сиздермәде! Кызык бит, ә!” Ханбал, утырган җиреннән кузгалып, подъездга чумды. Әмма нәрсәседер онытылып калган шикелле кире борылып карады. Ишектән төшкән яктылыктан кара тимгелле ак этнең йөгереп узганлыгы күзенә чалынгач, урамга чыкты. Әмма анда һичкем юк иде. “Күземә генә күренгән икән!”— дип уйлады ул. Фатирына күтәрелеп, газга чәйнек утыртты. Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:
|