![]() ТОР 5 статей: Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы КАТЕГОРИИ:
|
КӨЗГЕ ЯҢГЫРГА КАДӘР 1 страницаФӘРИТ ЯХИН
САЙЛАНМА ӘСӘРЛӘР
ИКЕНЧЕ ТОМ
Яхин Ф.З. Сайланма әсәрләр: Проза.— Икенче том.— Казан: Моя электронная книга, 2008.— 448 б.
Бу томга авторның 1994–1997 елларда язган, ике кисәктән торган “Август ае” һәм “Көзге яңгырга кадәр” романнары кертелде. Беренче әсәрендә XX йөз татар тормышын, сәяси-иҗтимагый сикәлтәләрнең кеше язмышына тәэсирен төптән аңлап, укучы күңеленә барып ирешерлек итеп ачык белдереп яза. Икенче романда фән һәм мәдәният дөньясы белән вакыйгалар чагылдырыла. Әсәрләр катгый реализм кысаларында иҗат ителгәннәр, тормыш вакыйгаларын укучыларның күңеленә барып җитәрлек итеп төзелгәннәр.
© Яхин Ф.З.
АВГУСТ АЕ Роман
Бу әсәр катлаулы заманабызны аңларга тырышу максатыннан чыгып язылды. Әгәр дә, хөрмәтле укучым: “Сез үзегез бу геройларны тормышта белә идегезме?”— дип миннән сорыйсыз икән, җавап бирәм: “Белә идем! Һәм шактый яхшы һәм якыннан!” Әмма әдәбият меңнәрнең кемлеген берләрдә гомумиләштерә, берәүнең уй-фикерләре аша меңнәрнең күзен ачарга омтыла. Меңнәрнең йөзен берәүләрдән таныйк! Бәлки тормышны аңлый башларбыз. Автор. БЕРЕНЧЕ КИСӘК
I Әллә ничек кенә үтә дә китә икән бу тормыш. Кичәгесе бүген онытыла, иртәгәгә әллә никадәр уй-хыяллар җыела, таң белән торып, эшкә тотынырга туры килсә дә, ниятләнгән кайчак барып чыкмый. Коры хыяллар, мескен акыл аркасындадыр, гомерең буена озатып йөриләр-йөриләр дә, яшәеш арбасыннан төшеп калалар. Иркенәеп, үз алдыңа канәгатьлек табып, еллар белән бергә авышасың һәм, башыңны Кәгъбәтулла тарафына юнәлтеп, тынлык хөкеменә чумасың. Ә кайдадыр, еракта-еракта, галәм читендәме, йолдызлар белән йолдызлар сөйләшәләрдер, синең тавышыңны ишетеп алалардыр? Ышанасы килә. Юк-юк, ышанычсыз һич тә ярамый. Җиһан ул очсыз-кырыйсыз. — Ә син шикләнәсеңме? — Ышанмаска, ди, ышанам. Шунлыктан һичбер шигем юк! — Шикләнмичә мөмкин түгел бит. — Бәлки мине “дивана” дип уйлыйсыңдыр. Әмма күңелемдә һичбер шигем юк. Шуңа сөенәм. Ханбал аз гына булса да ялганлый иде бу җавапларында. Хәниф моны сизенмәде. Дөресрәге, аңламады. Сорауларын кабатларга да уйлаган иде. Мәгънәсе генә күренмәде. Әле кайчан гына үзен коммунист санап, Маркстан да, Лениннан да фраза-фраза цитаталар ыргытырга яраткан Ханбалның дингә кереп китүе сәер түгел идеме? Юк, шикләнәдер, ышанмаган җиреннән ничек кыйбла тапкан соң ул? Һәркемнең яшәеше терәк эзли. Ханбал да шушы хакыйкатьне төшенеп алган кеше. Әгәр дә бүгенге көндә мәктәп бусагасыннан башланган, күңелгә салынып ныгытылган, хакыйкать дип танылган кануннар таркала һәм юкка чыга икән, аның монда ни гаебе бар? Үзгәрергә кирәк булгач, бер урында таптану бик үк килешеп бетмәс. Малайлык күрсәткәндәй киреләнеп торудан ни файда? Яшәсәң, үләргә ашыкма инде син. Җитешерсең. Көнең-көнгә охшаса, бетте инде ул, сүндең дигән сүз. Менә бу чаттан аерылышалар алар. Ханбал үз юлы белән китеп барачак, Хәниф, уңга борылып, элекке Жданов урамы буйлап өенә юнәләчәк. Тиздән генә очраша да алмаслар. Ханбал иртәгәдән ялда. Һәр елны бер үк вакытны сайлый. Яме сүнеп барган табигатьнең август аен. Һавасы да саф, шәһәр халкының да, канәгатьлек табып, болын-кырлардан, су буйларыннан читләшкән чагы. — Ярый, исән-имин генә ял итәргә насыйп булсын! — Рәхмәт, дустым! Сиңа да исәнлек-иминлек телим! — Әллә соң, берәрне, мин әйтәм, алып “бөклибезме”? — Юк, эчмим. Аракыдан башка гына ял итәргә исәп. — Алай күңелсез булмасмы соң? — Бәлки? Юк! Аракы үзе тәннәрне оета-арыта бит ул. Аннан башка гына ял итәрмен инде, бигайбә! Ялыңны “юмадык дип уйлап ачуланма, бүтән вакытта, ярыймы! — “Юдык” дип исәплә! — Ярый, хуш! Күрешкәнгә кадәр! Каты кысышып кул бирештеләр. Үз юллары белән китеп барганда Ханбалның башына шик төште: “Кул биреп саубуллашырга ярамый бит, бүтән тиз генә күрешмисең, диләр!” Фалы дөрескә чыкты.
II Ханбал ялының өченче көнендә, ялгызы фатирында китап укып ятудан тәмам туеп, телевизор-радионың тимер авызларыннан чыккан җансыз сүзләре-тавышларыннан арып, тере кешеләрне сагына башлады. Эшенә дә барып килергә уйлаган иде дә, бу фикереннән тиз кайтты. Аңа анда ни калган? Болай да ел әйләнәсенә туйдырып бетерәләр, шул Зәмфирәне генә күреп кайтса инде. Кирәкмәс, лаборанткайлар белән нишләп чуалып йөрсен ул. Беткән ди. Берәр чибәр кыз белән танышырга да тормышны җайларга кирәк. Ханбал Вәлиев буйдак ир иде. Казандагы Дәүләт архивының фәнни хезмәткәре сыйфатында моңа кадәрге гомерен уздырып, кооператив фатир алуга ирешкән, хезмәттәшләренең фикеренчә, бик бәхетле иде. Хәниф аның буйдак булуыннан көнләште. Кичкә калып эшләргә яки бәйрәмгә җыелышырга туры килсә, һаман да бер сүзен кабатлап: — Син бәхетле, соңарган өчен хатының колак итеңне ашамый!— дип әйтеп куя иде. Ялгызлыкта яшәүнең тагын да икенче рәхәтен татый Ханбал: хатын-кыз каршында сөекле ул! Йөз-биткә фәрештә сыйфатлары булмаса да, төшеп калганнардан да түгел шул. Холкы да күркәм. Сугышып-нитеп йөрми. Буйга да ару гына. Тик бераз диваналыгы гына бар. Анысы да зыянлы түгел. Бик яшьли гашыйк булып, шуннан калган истәлек кенә: шагыйранәлек, хатын-кызчалык кебегрәк. Шулай итеп Ханбал Вәлиев ел әйләнәсенә бер генә тапкыр бирелә торган егерме дүрт көнлек ялга чыгып, аларның алдагы өч көнен йокы һәм китап уку белән уздырды. Казан-су елгасы буена төшеп, арка кыздырырга тиеш иде ул. Әмма көннәре яман да усал вә бозык карт хатынның йөзе кебек ямьсез иде. Төньяктан искән салкын җил яңгыр да, кар да алып килмәде, әмма күк йөзе салынып торган болытлар белән кара-кучкылланган, көзгә тартым. Кояшның эссесе дә күренми. Әллә табигать саташкан, әллә бәндәләрнең олуг гөнаһлары бар, белмәссең. Радиодан иртәгә-берсекөнгә матур көннәр булачагын хәбәр итеп тынычландыралар. Бәлки? Ышанасы килә Ханбалның. Туган якларын да бер әйләнеп кайтасы итә. Җәлил каласын. Анда аның апасы, абыйсы яшәп яталар. Елына бер, шулай ял алгач, Ханбал күрешергә кайткалый торган иде. Быел нәрсәгәдер аягы тартмый. Юл хакы да кыйммәт. Бозылып бетте замана. Тормыш авырлашканнан-авырлаша бара, кибеткә керсәң, әйбер сатып алырлык түгел, бәһаләрен күрсәң, күзең маңгайга йөгерә. Алып-сатарлар белән дөнья тулды. Завод-фабрикалар эштән тукталдылар. Инфляция. Дәүләтенә дә ышаныч калмады. Әле берәр партия мәйданга бәреп чыга, әле милләтчеләр хәрәкәт итә башлыйлар. Һәммәсе халыкка олуг бәхетләр, рәхәт тормыш вәгъдә кыла. Әмма һичнәрсә үзгәрми, ватыла башлаганы тәмам җимерелеп бетә бара, оеша дигәннәре ярты юлда таркала. Халыкка вакытында хезмәт хакын да бирә алмыйлар. Җитте заманалар, ахырга килеп терәлде. Кухня ягында диварына ярым авыш хәлдә эленеп торган радиосы телгә килеп, китап укып яткан Ханбалны сискәндереп җибәрде. Яңалыклар тапшыралардыр. Аларына да ышанып бетеп булмый. Матурлап сөйләгән генә булалар. Кая барсыннар инде? Анда эшләүчеләрнең дә балалары, тормышлары үзләренә, дигәндәй, хезмәт итәләр инде, өстәгеләрнең итәкләреннән чүп кагалар. Әмма каккан тузаннары авыр ташлар рәвешенә килеп, астагы мескен халык башына төшә. Аһ-ваһ, аһ-ваһ! Яшәү кыенлаша, имеш, социаль яклау кирәк, имеш. Кемнән? Чат саен утырган алып-сатарданмы? Әллә инде ясак өстенә ясак салган дәүләттәнме? Әгәр дә менә шул ясаклардан коткармый, арындырмый икән, нинди социаль яклау хакында сүз була ала? Кызык инде, ә? Бер кулы белән мескен халыкка санап кына бирә дә, икенче кулы белән учлап диярлек каерып ала. “Тамагың тукмы, өстең бөтәюме?”— дип сорамый. Юк, гафу, сорый икән әле, бик сорый. Тикшереп каравы ул аның, тагын нинди сынауларга түзә ала икән бу халык-сарык дип уйлыйдыр. Ханбал кичә кич подъезд төбенә чыгып утырган иде. Күршесе, бишенче катта яшәүче кечкенә буйлы, карт, юантык урыс аның янына килеп сыланды да, сөйләштерә башлады. Гел юк-бар хакында инде. Бушка вакыт уздыру. Ханбал шулай дип уйлады, әңгәмәгә катышып китте. Шунда ул Фёдор дәдәй әйтеп салмасынмы: — Ну и как, получился ваш суверенитет? Хорошая стала жизнь? Урысның тел төбендә мәкер ята иде. Әле былтыр-өченче еллар гына бу тема шактый куертылгач, шушы Фёдор дәдәй аның белән бәхәсләшеп алган иде. Рәсәйдән башка беркая да китә алмыйсыз сез дип хәтта кистереп тә куйган иде. Һаман шул җырын җырлый икән. Урыс урысныкын сөйләр инде, кемнекен тәкрарласын ди ул. Үз туны үз тәненә якын. “Миңа үзем өчен куркасы юк, улым-кызым — зур кешеләр, Рәсәйдә яшиләр!”— дип сөенә иде бу картлач. Ни өчендер алар янына күчеп китмәде шул, теләмәде. Ул вакытта, бәхәсләшкән чакларында, Ханбал да аның үзенә яшерми әйтә килде: — Дядя Фёдор, конечно, я понимаю, что Вы любите свою страну, мне ведь также дорога моя отчизна. И я хочу, что она стала свободной, суверенной... — А как же мы, русские, которые живут здесь?— дип хафага төшә иде ул. Үзен генә ярата белә торган халык кына мондый сүзләрне әйтә ала. Әмма Ханбал элегрәк бу соравына бик салмады. Картның артык хафага калуларын күреп, аңа, соңгы әңгәмәләрендә, соравына сорау белән җавап бирә башлады: — А как же живут русские в Америке? Моңа, әлбәттә, Фёдор дәдәйнең артыгы белән ачуы килеп, без урысларны басалар, мыскыл итәләр, Татарстаннан куалар дигән сүзләргә ябыша иде. Ханбал, теләмәсә дә, дошманның серен төшеним дигәндәй, “Вечерняя Казань” газетасын укыштыргалап торды. Үзе, дуслары арасында шаярткалап, бу газетаны “Вечерняя казнь” дип атый, әмма теге яки бу мәсьәлә хакында язганнарын күңелдә сөйләп биргәли иде. Иптәшләре, хезмәттәшләре арасында берәүләр аны милләтчегә санасалар, икенчеләре, киресенчә, артык ваемсызлыкта, милли хәрәкәтләргә катнашмауда үзен гаеплиләр. Әйе, Ханбал Вәлиевне алар көрәш мәйданының читендә торган күзәтче дип белә иделәр. Хәтта аның хакында шаяртып кына бер мәзәк тә сөйләштергәләп йөрделәр: “Имеш, халык, мәйданга агылып, шау-гөр килеп, митинглар уздыра, хөкүмәткә каршы зәһәр сүзләр ычкындыра. Ханбалга — кызык, урам почмагына басып тыңлый. Берәү килеп сорый моңардан: “Болар нәрсә эшлиләр?” Ханбал аркылысын буйга үлчи дә, бу абзый берәр олы кешедер, хезмәттәдер дип нәтиҗә чыгарырга өлгерә һәм җавап та бирә: “Безне ачуланалар!” Ул да булмый, икенче кеше килә, башка-күзгә милли хисләр белән сугарылган милләтпәрвәр. Сорый: “Болар нишлиләр?” Ханбал җавап бирә: “Урыс хөкүмәтенең кирәген бирәбез әле!” Ул абзый халык эченә кереп китә, әмма Ханбал һаман читтән генә күзәтеп кала бирә”. Мәзәк дигәннән, ул чыннан да дөреслеккә туры килә, шаяртудан бигрәк, ачы тәнкыйть сүзе иде. Шулай да хезмәттәшләре арасында Ханбал милләтче буларак та, шовинист сыйфатында да танылмады. Ул, нәрсә булса, шул ярый дип, ваемсыз фикер йөртүчеләрдән иде. Аның өчен барыбер, көймә ватылса — утын, үгез үлсә — ит, дигәндәй, дәүләт башына менеп идарә итәсе юк, кая ашкынырга! Фёдор дәдәйнең: “Ну и как, получился ваш суверенитет? Хорошая стала жизнь?”— дигән мыскыллы сорауларына каршы кичә кич әйтте дә салды: — Продали наш суверенитет, продали, дядя Фёдор! А русские продали Россию со всеми потрахами! Сейчас мы все одинаковые, и татары, и русские... Ханбалның шушы сүзләрне әйтүе булды, Фёдор дәдәйнең йөзенә шатлык нуры иңде. Сөенде карт, бик сөенде һәм тезеп китте: — Вот вчера, нет, позавчера, моя Марфа сходила в книжный магазин. Сам знаешь, туалетная бумага дорогая. Моя Марфа купила там целую стопку книг за восемьдесят всего рублей. Там и Маркс, там и Ленин. Их биографии. Ну впрямь... Читаю я их и перечитываю. Ох, какие были умные люди. Мысли какие!.. Фёдор дәдәй шактый озак һәм озын сүзләрен сөйләде дә сөйләде. Социализм корган, Ленинча яшәгән бу бабайның гомере ахырында гына Маркс һәм Ленинга мөрәҗәгать итүе, бәдрәфкә кергәндә генә аларны һәм алар хакында укуы Ханбал өчен бик тә сәер иде. Бу да коммунизм төзибез дип авыз тутырып сөйләп йөргәндер инде. Балаларын да олы җирдә эшлиләр ди бит. Булыр-булыр. Шулар таркатып һәм таратып бетергәннәрдер дә инде. Белми генә торгандыр әле үзе. Минем белән ачуланышып утырганчы, балаларын тикшерсен иде дә аларны утлы табада тотып карасын иде. Ханбал шулай уйлады, әмма ихлас күңелдән сөйләнеп утырган картны сүзеннән бүлдерергә кыймады. Эһе-эһе дигән кебек баш кына селкетүен белде. Әмма татарларның суверенлыгын югалтуы белән үзе татар буларак бер дә килешәсе килмәде, хакыйкатькә каршы күңеле тартышты. Кичкә таба күк йөзе бераз ачылып, көн дә җылынып киткәндәй булганлыктан, Ханбал су буйларын, Казан елгасы ярларын бераз урап кайтырга ниятләнде. Фёдор дәдәй подъезд төбендә утырмыймы дип тәрәзәдән күз ташлады. Ул урыс белән бер дә тел әрәм итеп торасы килми иде аның. Анда картлач күренмәгәч, эченә җылы йөгерде. Күңелен бозучы булмаячак, арттан да иярмәячәк. Кичә дә аның акылсыз “лекциясен” тыңлаганнан соң, беркатлы Ханбалның төн уртасына кадәр башы сызлады, бүген дә картлачның “кармагына төшәргә” язмасын. Урын-җирен тарткалап рәтләштергәләде дә, китабын уку өчен үзе белән алыргамы-юкмы дип уйлап бераз торганнан соң, аны сул кул артына җайлап куелган язу өстәлендә калдырып, җәһәт кенә ишеккә юнәлде. Нәкъ аны гына сагалаган диярсең, картлар кия торган калын күзлеген маңгай тиреннән саргая башлаган кулъяулыгына сөртә-сөртә, ярты гәүдәсе белән аягына таянган, кичәге зәңгәр эре шакмак күлмәгеннән баскычта Фёдор дәдәй басып тора иде. Лифт эшләмәгәнлектән, подъезд төбенә төшеп килүе икән. Ханбалны күрүгә, күрешергә дә онытып: — Вот ведь как, сынок, наша страна...— дип сүз куертырга гына маташканда, коты очкан буйдак, нәрсә эшләргә дә белмичә, ятьмәгә эләккән кош төсле артка-алга тартылды да: — Дядя Фёдор, пока некогда...— дип, баскычтан аска ташланды, бераз ераклашкач кына, исәнләшергә дә онытканлыгын исенә төшереп: “Дөрес эшләмәдем бугай!”— дия-дия үкенеп тә куйды. Картлачның чыннан да гаебе юк иде. Кичә Ханбал тыңлап кына утырып дөрес эшләде. Нигә бәхәсләшергә? Сүз куертудан, фикер алышудан Фёдор дәдәй кебекләргә файда булса, дөньяда гел бәхетле кешеләр генә яшәр иделәр, авырулар да, борчулар да булмас иде. — Кая ашыгам әле?— дип акрынаерга мәҗбүр булды Ханбал. Гүя кыз янына очрашуга йөгергән егет диярсең үзен, башы-күзе бәйләнгән. Кем көтеп торсын ди аны, кемгә кирәге бар?
III Фёдор Зайцев гомере буе диярлек заводта слесарь булып эшләгән, әмма хезмәте белән дә, акылы ягыннан да игътибарга лаеклы саналмаган Тау ягы урысы иде. Казаннар Тау ягы дип Идел артындагы Югары Ыслан районын атыйлар. Һәрхәлдә Арча ягында Биектау аталган бер төбәк күпләрне, “Тау ягы” дигән чагында, саташтырырга мәҗбүр итә. Тик ул якны казаннар икенче төрле атыйлар һәм үзләренең ышаныч урыны саныйлар, “Казан арты” дип йөриләр. Ераграк җирләрдән килеп монда төпләнгән килмешәкләр боларны белеп бетермиләр, хәтта урыслар да аңлашмыйча кала. Әмма татарлар, үзара сөйләшкән вакытларында һаман да шул төшенчәләрне кулланып, бу мәгънәләрне сер урынына саклыйлар. Шунлыктан Фёдор Зайцев, чәчләренә ак төшкән, уртача буйлы, гомергә үзен татар хәйләсеннән шикләнеп яшәргә мәҗбүр иткән кеше буларак, бу “серләрне” яхшы ук белә вә төшенә иде. Ул электән үзен җирле халык теленә күнектереп, сөйләшер дәрәҗәдә үк саналмаса да, аңлап калырлык рәвештә татарчаны белә диярлек иде. Дөньялар буталып киткәч, гел дә радио-телевизордан татар тапшыруларына колак салып: — Менә нишлиләр бит, симерделәр! Сталин җитешми үзләренә!— дип, хатыны алдында усал-усал сүзләр белән халыкны җиргә “орып таптый”, ачулана торды. Хатыны Марфа исә гомере буена китапханәдә эшләп, мөдирлектән ахырда идән юучы дәрәҗәсенә төшерелсә дә, татарларга карата әллә ни усал сүзләрне кулланмый, иренә дә: “Алар да кеше инде!”— дип әйткәләп куйгалый иде. Аның бу гыйбарәсе Фёдор дәдәйне кузгата, ачуын кабарта. Шунлыктан үзен-үзе тыя алмас дәрәҗәгә җитеп: — Акылың кыска булды синең! Исеңдә түгелмени? Мөдирлектән идән юучыга кем төшерде үзеңне? Шулар! Шулар булмый ни, татар хатыны директор булып килде. Беренче итеп сиңа бәйләнде! Начар эшли идеңмени? Һай өметсез!..— дия башлый, мең кабатлый. Марфа бу юлы да сер бирмәде. Гомумән дә алар гомерләре буена фикерләрен ахыргача бүлешеп яшәмәделәр. Иренең коры һәм аю табанлы бер нәрсә булганлыгын яхшы белгәнлектән, үзенең эч серен һичбер ачып салмый иде ул. Бер-бер нәрсәгә төшенеп алса, җанын ашаганлыктан, нәрсә өчен сер бирсен ди әле? Матур иде, чибәр иде кайчандыр Марфа түтәң. Авылдан Казанга яшьлек юләрлеге белән күченеп килмәгән булса, әллә кем итәрләр иде үзен. Һай ничек йөрде аның артыннан Самуил, унбиш чакрымнан ук җәяүләп килеп җитәр иде, мескенем. Карлыгач кашлы, кылыч борынлы, чандыр бу татар егете гүяки аның бәхете өчен генә күкләр тарафыннан яратылып, аларны махсус рәвештә бергә район комсомол җыенында очраштырган иде. Шунда ук бер-берсенә мөкиббән киттеләр. Әллә нишләде Марфаның йөрәге. Өзелепләр генә китте. Башы диңгез суы кебек тора салып шаулап куйды. Егыл да үл генә инде. Самуилның маңгай чәчләренең бөдрәсен сыйпый-сыйпый иркәлисе килде. Сораштыра башлавына, бер сүзен җавапсыз калдырмады. Урыс телен аның вата-җимерә сөйләүләренә дә исе китмәде, сандугач тавышларын хәтерләткәндәй иде һәрбер әйткәне. Булган икән ул, булган гомеренең бәхетле чаклары. Килә иде бит, килә иде. Унбиш чакрымнарны исе дә китмәстән җәяүләп килеп җитә иде. Ә бу Фёдор каян очрагандыр газиз башына бәла китереп? Белми шул барысын да. Исмаил бит әле? “Самуил” әйттертә иде үзен. — Нигә алай?— дип сорагач: — Урыс теле укытучыбыз, сезнеңчә менә шулай була исемең дип әйткән иде, күңелемә кереп калган, матур яңгырый бит,— дия торган иде, аңлатып. Егет тә иде соң үзе! Әгәр дә колхоз утарында янгын чыгып, өстенә нахак сүз әйтеп, авыл урамына да кермәс итмәсәләр, Марфа гомерлеккә аныкы буласы иде. Язмышыдыр. Таң белән озаткан иде үзен, юлда милициягә очраган бит, икмәк каракларын хәтерләп йөриләр икән. Басуны ярып чыкмасынмы, мескенкәем. Кесәсенә бераз арыш башы да уып салган булган. Җитмәсә аның артыннан ук авыл ягыннан ут ялкыны да күренгән. Тотып-бәйләп китерделәр үзен. Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:
|