![]() ТОР 5 статей: Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы КАТЕГОРИИ:
|
КӨЗГЕ ЯҢГЫРГА КАДӘР 3 страницаБуйга таба җәелебрәк төшүче караңгы-кызыл плащ кигән татар марҗасы, әледән-әле этенә эндәшкәләп, аңа кая таба барырга әмерен бирә килде. Ханбалга бу күренеш кызык тоелды. Этенә караганда, бу ханым күркәмдер сыман тоелды һәм аның шулай булуын теләде егет. Әмма артыннан килеп сүз башларга җөрьәт итмәде. Кара, эте ничек сизенеп тора барысын да! Яшь колын кебек җитез-җитез хәрәкәтләр белән яшел үлән өстеннән йөгеренсә дә, әле каш астыннан гына, әле буй басып, Ханбалга карап-карап куйгалый. Аллаһ сакласын, биеклеге дә ярты метрдан югары булыр. Шома ак, дөресрәге, кар кебек ак тиресендәге сирәк-сирәк кара тимгелләре дә күзләр төсле, хәтерләп торалармыни. Иясе, ханым, тукталып калды. Ханбал, аның яныннан үтеп китәм дигәндә, шулай ук тыелды. Эт, мускуллы аякларына ныклап терәлеп, аңа ташланырга әзерләнгәндәй, башын югары күтәрде. — Айзик! Успокойся!— дип тавыш бирде ханым. Эте тынычлангандай итте, әмма үзенең вазифасын яхшы аңлаган хәлдә, күз-колагын сакка куйды. Авызы ерык бу адәм кисәген чәйнәп өзәргә әзер иде. — Ваша собака, оказывается, не только красивая, но и добрая! Ханбал теләмәгән җиреннән урысча сүз башлады. Ханым җавап бирергә ашыкмады. Ул да каты-коты телле бу ирне тиз ара өйрәнеп чыгарга омтылды. Дөресрәге, алар икесе дә күз ташлашып, бер-берсенең килеш-килбәтен, төс-кыяфәтен билгеләп алдылар. Айзик дигәне үз ягыннан аларның ни эшләүләрен күзәтте. Хуҗасы елмаеп карагач, бераз тынычланып куйды, әллә ничек кенә, егетнең исен иснәргә ниятләнеп, яныннан узды. Таныш кебек ишетелә иде. Моннан соң тәмам тынычланып, яшь колын төсле алга элдерде. Хәрәкәтләре затлы һәм матур иде. Ул гына да түгел, хәтере яхшы буларак, Айзик бу адәмне танып алды: күрше йортларның берсендә яши, эчми-исерми, сасып йөрми, тавыш-гауга, таяк-таш күтәргәне юк! Ул өреп куйды, әмма хуҗасы игътибар бирмәде, елмайган килеш егетне күзләре белән тикшереп чыкты. Карап торуга Ханбал нык кына гәүдәле, антик йөзгә тартым сыйфатлы, ябык бер кемсәнә иде. Әгәр дә артыгы белән үз-үзен яратуны, бәхәсләрдә өстен чыгарга омтылуларын, саранлыгын искә алмасак, яхшы кеше. Сәер, сәерен, әмма зыянлы түгел! “Бу минем кебек эт сугарып йөрүчегә охшаган!”— дип нәтиҗә чыгарырга өлгерде ханым. Егеткә артыграк игътибар үзләрен ташлаганын исәреп, үзенә җавап бирергә һәм бәйләнеп китүеннән азат итәргә кирәк иде дигән фикере башында кайнап чыгуга, хәтерен яңартып алды: “Ә-ә, этнең нәселен сорады бугай? Әйтим инде, белеп торсын! Болай үзара охшаш яклары да бар боларның. Йөз-кыяфәттәме, үз-үзләрен тотышларындамы?” — Далматин нәселеннән ул, Әдрән диңгезе далматины. Тышкы яктан гына шулай ягымлы кебек, ә асылда, белеп тору комачауламас, усал холыклы, яман хәтерле этләрдән санала! Бер мәртәбә кискен караш ташласаң да икенче тапкырында тешләргә әзер тора! — Шулайдыр шул,— дип килеште Ханбал. Ничектер бар да үз җае белән килеп чыкты. Ханым егет артыннан иярде, сөйли бирде. Теле ачылып киткәнлеген сизенми дә калды, тагын-тагын бу ирне тоткарлыйсы, этне иярткәне кебек янында йөртәсе килде, шулай булуын теләде. — Бу нәселдәге этләр безнең илгә Әдрән буеннан китерелгәннәр, анда яисә Греция һәм Югослав илләрендә киң таралганнар. Аларны затлы, тыңлаучан булганлыклары өчен аристократлар бик яраталар. — Бөтен яхшы нәрсә аларда булыр инде, грекларда, дигәнем. Борынгы халык шул, акыллы милләт. — Дөресрәге, борынгы греклар далматин нәселле этләр белгәннәрдерме-юкмы, әйтә алмыйм, әмма аларга аны Һиндстаннан китергәннәр. Төп йортлары — Һиндстан бу этләрнең. Шулай да рәссамнар вә сынчылар да далматиннарны читкә этәрмәгәннәр, һәр гасырның, һәр илнең диярлек рәсемнәрендә алар урын алганнар, бигрәк тә Шәрык миниатюраларында! — Һо, никадәр белем! Сокландыргыч! Һичшиксез сокландыргыч нәсел! “Көләме соң бу миннән?— дип уйлап алды ханым.— Әллә эттәнме? Кайсы җирләре охшаган соң боларның? Исеме дә Айваз ишедер әле!” Ханымның тере кешене эт белән чагыштыруы начар нияттән яки тәрбиясезлектән килми, бәлки якын итүдән генә иде. Ул бит теләсә нинди эт белән түгел, үзенекенә тиңли, яраткан этенә. Шулай булгач, аның хакында кычкырып та әйтергә ярамас, әмма... — Исемегез Айваз түгелме? — Нигә алай дисез? Әллә берәр танышыгызга охшаганмынмы? — Әйе дисәм дә ялгыш булмас. Мин дөрес әйттемме? — Сезнең кәефне бозасым килми, шулай да, сез ялгыштыгыз! Егет, борынын чөйгәндәй, тантана итеп алды. — Ә ничек соң? — Әйтми дә булмас. Ә үзегезнеке? — Нигә, шикләнәсезме әллә? Минеке — Альбина! Тагын нәрсәләр кызыксындыра? Егет каушабрак китте. “Тагын нәрсәләр кызыксындыра ди бит! Ә кызыксындырмаса?” Ул үртәлеп куйды, әмма исемен белдерми торуыннан үз тупаслыгын танып, ханым алай җавап бирүенең сәбәбенә төшенде, хатасын төзәтергә ашыкты: — Кызганыч, Айваз түгел, Ханбал исемле мин. Ханбал Вәлиев бар булганы белән сезнең каршыда! Аның үз-үзен фамильяр тотуы бер дә файдага булмаса да, ханым көлеп үк җибәрде. Энҗе сыман тешләре белән тел очын тешләп куйгандай итеп тыела калды: — Алай! “Бу нинди дивана икән?”— дип уйлап куйды Альбина. Аңа ничектер кызык булып китте, шаяртасы, көлдерәсе килде. Әмма әле яңа гына таныша башлаган халәттә артык җәелеп калырга мөмкин түгел иде. Ханбал да ашыкмады. Сораштырган булды, тегене-моны сөйләргә талпынып карады, теләгенә генә ирешә алмады. Әңгәмәдән качып, яңа бер аралашуга килеп кергәч, акылымы адашып китте. Сөйләшүләре танышу-белешүдән уза алмыйча, икесенең дә күңелен кайтарды. Буйдак үз уенда, ханым үз теләкләре эчендә тоткын иде. Узгынчы гына танышу икәнлеген күңеленә беркетеп, Ханбал, юлын ялгызы гына дәвам итәргә ниятләпме, алга тартылуына, аның артыннан Альбина да калмаска булды. Ялгызлыктан гаҗизләнгән чакларында аңа бер-бер иптәш кирәк иде. Буйдактан калышмады, адымнарын тизләтте һәм, егетне туктату максатыннан чыгып, сораулар яудыру тиешлеген төшенеп алды. — Сезне бу тирәдән бер дә күргәнем юк иде, кунакка килдегезме, әллә инде күптән монда тормыш кичерәсезме? Ханбалның көтмәгәндә ачуы килгән кебек булды. Бу ханым аңа бер дә кирәк түгел иде бит, сүз башлагач, ташлап китү ярамас. Аңа да күңелсездер. Бу кадәр күркәм вә дәү этне сәгатьләр буе гына түгел, иртәдән кичкә кадәр һава сулатып йөрергә кирәктер дип уйлап, адымнарын киметте, акрын хәрәкәт белән генә кызның бозауныкына охшаш олы вә кара күзләренә текәлде. — Күптән инде! — Нәрсә күптән? Ханым үзе биргән соравын оныткан идеме, әллә башына төрле уйлар төшкәнме — белмәссең. Шулай да Ханбалга кызыклы тоелды, Альбина хакында: “Сәер ханымнар да була инде бу тормышта. Матур гына нәмәрсә, югыйсә!”— дип уйлады, әмма кабат ялганып киткән сүзләрне өзеп калдырасы килмичә, шәһәрнең бу кыйтгасында икенче елын гомер кичергәнлеге хакында белдерде. Ханбал фатирны озак көтте, алдан ук кооперативка гариза язып, акчасын да түләп куйган иде. Кисәк кенә тормышлар үзгәреп, төзелеш өзгәләнде, бер ел эчендә бетеп, күчәрмен дигән уйда йөргән Ханбал тагын биш ел буена диярлек тулай торакта гомер черетте. Инде дә булмас, барып чыкмас дип кенә уйлап, кат-кат биргән акчасын кире юллап алу өчен йөренә башлагач, аны шәһәр администрациясе чиновнигы, тулы һәм юан гәүдәле бикәчкәй чакыртты да, кулына ордер тоттырды. “Сезнең йорттан тиз генә булмас, ярдәмем тисен әле, гомерегез буена рәхмәт укырсыз!”— дип юмалый-юмалый сөйләнде. Ханбал бәхеткә төренде. Тулай торактан торакка күченеп йөри-йөри аптырап беткән ялгыз башына һәрвакыт иптәш вазифасын үтәгән раскладушка кораватын һәм кыршылып беткән чемоданын сөйрәп, алдан барып та карамыйча, ордерын тоткан хәлендә, анда күрсәтелгән адрес буенча китте. Торак хуҗалыгын эзләп табып, фатирына ачып кертүләрен таләп итте. Әмма анда паспортистка хезмәтен үтәүче пыяла маңгайлы, бозау кебек үшән яшь хатын аны кире борды: — Бар, элек торган җиреңнән документлар китер,— дип санап чыкты: фәлән кирәк тә, фәлән төрле кәгазьләр булсын, имеш.— Ничек болай тиз генә ордер бирәләрдер әңгерәләргә? Тәртип бетте,— дия-дия үз юллап, Ханбалны озатып калды. “Һай шушы вакытта, ишектән сөрелеп чыгарылгач, торак хуҗалыгы төбендә очраткан идем түгелме соң мин бу ханымны?— дип уйлады буйдак, башыннан үткән вакыйгаларны исенә төшереп узган вакытта.— Әйе-әйе! Чү, ялгышмыйммы? Бәлки?” Шушы хакта Альбинаның үзенә әйтеп китәргә кирәк тапты: — Без сезнең белән танышлар. Мин монда күченеп киләсе көнне, хәтерегездә түгелме икән, торак коммуналь хуҗалыгыннан чыккач, бер кулымда кәгазьгә төрелгән раскладушка иде, икенчесендә — кызыл төстәге чемодан. Ордер алган көнем иде. Кооператив фатир. Әмма ул вакытта сәгате-минутында урнаштырмый аптыраттылар. Башта элекке яшәгән урынымда документлар бирмичә йөрттеләр, анысы да барып чыккач, ТКХ начальнигы отпускыга китеп барды. Тәмам аптырап беттем, көзгә генә фатир ишегемнең ачкычын кулыма тоттырдылар. Яңа йорттан дип уйлап йөргән идем, искедән бирделәр. Тавыш чыгарырга исәпләгән идем дә, монысыннан да коры калырмын дип килештем инде. Тыныч урын булып чыкты. Мин бит китап укырга яратам. Малай-шалайлар да юк, карт-коры да укытучылар гына бугай безнең подъездда. Күпләрен белеп тә бетермим,— дип, Ханбал бәйнә-бәйнә барысын да Альбинага сөйләп биргәнен сизенми дә калды.— Менә шул беренче килгән көнемдә, әйе-әйе, ачык хәтерлим, очраштык бугай без. Әмма сезнең дә кәефләр шәп түгел идеме — бик боек күрендегез! Хәтеремдә калган, менә бу бит очындагы тары бөртеге кадәр миңегез ак йөзегездә карлыган кебек каралып тора иде. Әле сез миннән сәгать тә сорадыгыз булса кирәк... “Алай ук түгелдер дә инде, ярар, әгәр дә күптән танышлар икән, бик яхшы!”— дип уйлап куйды кыз. Тагын да бераз сөйләшеп баргач, чыннан да Ханбал элекке танышы төсле тоела башлады. Тукта, тагын да күптәнрәк белми микән ул аны? — Ханбал, сез Алабугада укымагызмы, укытучылыкка? — Юк, мин Казанныкын бетердем, тарих буенча, ягъни архив хезмәткәре белгечлеген алып чыктым. Ә менә дустым Хәниф исә шунда укып, хәзер монда эшли. Бәлки беләсездер? Хәтерем ялгышмаса, сиксән бишенче еллардамы бетергән ул... — Юк, белмим шул,— дип кырт кисте ханым һәм уйлап куйды: “Моның белән яшь арабыз ун еллар чамасыдыр. Мәгәрем ки, дусты сиксән бишләрдә тәмамлаган икән, мин — җитмеш биштә үк анда укыдым!” Араларында яшь аермасы шактый сизелеп тору сәбәпледер, егетнең сәерлеге Альбина өчен ачык күренеп, бала белән сөйләшкәндәгедәй хис итте үзен. Әмма аны кешелектән ашыгып сызган икән. Соңыннан моны аңлаячак. Хәтта бераз булса да шушы мескен өчен күз яшьләрен түгәчәк. Әгәр бәндәләр ни күрәчәкләрен алдан ук белеп куйсалар, яшәештә мөгаен могҗиза калмас иде. — Ирегез күрсә, чит кеше белән йөргәнегез өчен битәрләр әле!— дип куйды Ханбал. — Минем ирем юк... Дөресрәге, өйдә юк, командировкада! Альбинаның бу җавабыннан соң Ханбалның кәефе камилләшеп китте, ханымны ничек тә иркәлисе килде. “Ир назы җитми икән үзенә, менә нәрсә өчен боек күренә. Әллә соң, мин — буйдак, ул — иреннән калган хатын, берәр эш майтарып булыр?” Башына килгән бозык уйлары Ханбалның күзенә кара кан йөгертте, хисләре куәтләнеп, күңел диңгезеннән менә-менә ташып чыгардай хәлдә кабарындылар. Шулай да сер бирмәскә тиеш иде ул. Акрын гына, ипләп-ипләп ханымга якынлашырга, өзми-тартмый гына хисләрен белештерергә, бәгырь түренә кереп ояларга һәм максат ташына чажлатып су салырга! Ханбал шушындый нияткә килеп, тиз ара ничек-ничек эш йөртергә тиешлеген ачыклагандай планнар корып карады. Әмма бернәрсә дә барып чыкмасын уена кертеп, вакытында тыелып калу җаен да күзләде. Шулай да наз төененә төйнәлеп, ләззәт бакчасында бәхетле минутлар кичерәсе килүдән читләшергә теләмәде. — Һич югы балаларыгыз белән төшәргә кирәк иде, су буе бит, әллә кемнәр очрарга мөмкин. Әнә ике исерек баш килә, бәйләнүләрен көтегез дә торыгыз! — Минем балаларым булмады әлегә,— дип, Альбина моңсу гына әйтеп куйгач, Ханбалның йөрәге жу итеп китте. Хатыннарда бала булмау — олуг бәла инде ул! — Гафу итегез, белмәдем бит. Аңлыйм, кыендыр инде сезгә... — Киресенчә, тыныч һәм рәхәт. Мин дә элекләрне сезнең кебек уйлый идем, әмма ирем тынычландыра килде. “Нәрсәгә бала асрап баш катырырга, болай да күңелле бит!”— дия иде. Буйга узган вакытларда да каршы чыкты, тиз врачка күренергә куша иде. Алар үз эшләрен оста башкаралар. Иремнең дә сүзе үтә... — Кем ул кансыз бәндә? — Совет дәверендә комсомолда эшләде, өлкә комитетын җитәкләде. Төннәрен генә кайтып керә иде... — Вәлишинмы? — Әйе, нәкъ үзе. — Хәзер кайда эшли соң ул? Комсомолны бетерделәр бугай бит? — Бетүен бетмәгән дә... Ул хәзер бизнеста, коммерсант. Акыллы кеше. Эшен ярата. — Байлык артыннан куамыни? — Хәзер дөньясы шундый аның, кем эшләми — шул ашамый! — Бүрене аягы туйдыра дисәгез, дөресрәк. Безнең кебекләргә андый “зур эшләр” башкару язмаган инде! Ханбал мескенгә сабышкан кыяфәттә кыланды. Башына да уй төште: “Ире бизнесмен булгач, йортында сакчылары да җитәрлектер әле. Бу ханым янында мәш килү бер дә файдага түгел!” — Спички есть?!. Теге ике исерек алар янына килеп җиткән иде инде. Ханбал аларның сорауларына җавап итеп җилкә сикертте. Әмма Альбина югалып калмады, плащ кесәсеннән алып, кулын сузганына зажигалка-кабызгыч тоттырды. Тегеләр: “О, спасибо, мадам!”— дип кыландыра-кыландыра сөйләнеп, каты суыра-суыра “Идел” сигареты кабыздылар. Берсе артык якынрак килеп, Альбинага кабызгычын көтмәгәндәрәк кире сузды. Ул да түгел, ярсып килгән затлы далматин теге исереккә ургылып өрә башлады. Менә хәзер өстенә ташланачак, бугазыннан элеп кенә алачак иде, ханым әмер биреп өлгерде: — Айзик, фу!.. Эт артка чигенде. Ачуы бугазына тыгылды, башын болгап, тешләрен ыржайтты. Ике исерек, алар белән бергә Ханбал катып калдылар. Елан кебек озын һәм тыгыз, ныклы койрыгын катырып, Айзик үз хуҗасыннан әмер көтте. Альбина канәгать кенә елмаеп, аңа таба якынлашты, башыннан сыйпап тынычландырды һәм муенчыгын тотып алды. — Барыгыз, китегез, хәзер тими инде ул!— дип тә өлгерде. Ике исерек шапан-шопан сызу ягын карадылар. Әмма Ханбал урынында басып калды. — Нигә, курыктыңмы әллә?— дип елмайды Альбина.— Диваналар, эт белән икәнлегемне күрмәделәр микәнни? Ярый әле тешләмәде үзләрен, юкса, тавышыннан бәласе күбрәк буласы иде! — Миңа тимәс микән? — Тәртибеңә карап. Миңа артыгы белән якын килсәң, яратмас. Бик көнче ул, хәтта анда-санда гына кайтып күренгән иремнән дә көнли. — Булмас ла... — Менә күрерсең... “Шулай укмыни әле?”— дип уйлап куйды егет. Ханымда өмет бар төсле тоелгач, ул, онытылып, аның киң күкрәкләрен сиздереп торган юка плащыннан карашларын шудырып кына аягынача төшерде. Бар җире дә матур, артыгы белән чибәр төсле тәэсир итте. Аяклары да тулышып торалар. Иреннәре дә назлы күренә, чәчләре дә калын, хис томанына кертеп адаштырачак инде мондый ханым! — Ярар! Ханбал үз-үзенә ышанган кеше төсле сизмәстән әйтеп тә салды. Ханым тагын мул гына елмайды. Тешләре энҗесендә егетнең утлы күз карашлары чагылып киткән төсле тоелды. — Күрербез... Айзик, гуляй!.. Бирелгән әмерне Әдрән далматины карышусыз үтәде. Тагын колын шикелле чабып, йөгергәләп йөренә башлады. Әмма булып узган вакыйгадан соң сабак алыпмы, ерак китмәде. Якында гына әле таяк башы, әле сукмак читенә ташлап калдырылган, корып беткән кыр чәчәкләре букет-бәйләмнәре яки такыялар белән уйнаштыргалап маташты. Альбинаның: “Күрербез!”— дигән сүзеннән соң коелып төшкән Ханбал беразга телен йоткан иде. — Ә синең балаларың, хатының кайда? Ялдалармы? Ханым сүзләренә бернинди мәгънә салмыйча гына сорап куйды. Аның өчен егетнең өйләнгәнме-түгелме, кемлеге бер дә кызыксынырлык әйбер кебек күренми иде булса кирәк. Тормышның ләззәтен генә җыярга сәләтле кылынган бу ханым, мәгәрем ки, теләге килсә, иң асыл затларны да алдында биетәчәк. Йөзенә чыккан. — Мин әлегә буйдак,— дип белдерде Ханбал, Альбинаның ягымлы елмаюында бу хәбәрдән канәгатьлек күреп.— Баштарак тормыш көйләнеп җитмәгән иде, хәзер ошаган кызны табуы авыр... — Сайланасыңмы? — Бу яшьтә сайландыра инде ул. Менә синең кебек чибәрне очратсам, уйлап та тормас идем... — Ә нигә минем кебекне? — Сез бит бик тә чибәр! — Шаяртасыз!— Альбина үзенең кемлеген һәм ниндилеген яхшы белгәнлектән юри шулай кыланып кына җавап бирде, әмма соравын кабатларга ашыкты: — Ә нигә бары тик минем кебекне? Үзем ярамыйммыни? Мондый сүздән Ханбал авып китәрдәй булды. Авызында теле кипте, күкрәгендә йөрәге бәреп чыгардай хәлдә сикеренде. Ханым аның акылыны сагайтты, диваналыгын арттырды, аңын алды. Бәгырь төбенә җыелган тормышка-яшәешкә карата үпкә-рәнҗү ташларын эретә-эретә, мәхәббәт чәчәге нәзек сабагында тибрәлә-тибрәлә баш калкыта башлады. Ханбал шул бер авыз сүздән эреде дә төште. Сөйләшүләре “сез” белән “син” арасында буталуын да сизмәде.
V Ханбалны мөкиббән иткән шушы Альбина исә Вәлишин Геннадийның икенче хатыны иде. Беренчесендә ике баласын калдырып, чак кына партия карьерасыннан колак кага язган ир, заманалар үзгәреп китү аркасында гына урыныннан очмады. Әмма өлкә комитеты комсомол конференциясе якынлашкан саен исенә әхлак мәсьәләсен төшерергә теләүчеләр табылды. Әле ул вакытларда яңа гына баш калкытып килгән кооперация вә бизнес хәрәкәте акыллы һәм сан исәбендә йөргән Геннадий өчен бердән-бер ышаныч иде. Озын буе, калку һәм калын җилкәләре, көрәшчеләргә хас сын-гәүдәсе, җитмәсә йөзгә-биткә дә чибәрлеге аның һәрбер башлаганын ахырына кадәр алып барачагы хакында белдертеп торганлыктан, өлкә комитеты исемен астында оештырган эшен алга илтергә ярдәм иттеләр. Конференция көннәре якынлашкан саен Вәлишинның бизнес һәм коммерциясе чәчәккә бөреләнеп кенә калмыйча, мул җимеш тә бирәчәге ачык гәүдәләнелә иде. Ул монда да барысын оста рәвештә хәл кылды. Бер яктан, дәүләт яклавы астына кертеп, икенче яктан, ышанычлы иптәшләренә таянып, ул шактый гына акчаларны әвеш-тәвеш китерде. Яңа хытыны булган Альбина белән икесенә тиз арада өч бүлмәле фатир алып, бу яктан да тормышы нигезенә терәк салды. Йокысын йокламаса йокламады, әмма үз дигәнендә торды. Әле ул шәһәргә барып чыкты, әле монысына. Комсомол комитетларының эшләрен тикшерү белән беррәттән коммерция мәсьәләләрен дә хәл итәргә өлгерде. Сәгать заводыннан алынган зур партияне чит илгә озатып, реклама өчен дә табышның бераз өлешен бүлү аркасында кооперативын баетып та җибәрде. Долларлар агылды. Завод директоры да аның ярдәменнән канәгать калып, алга таба да хезмәттәшлекне югалтмаска чакырды. Вәлишин ахмак түгел иде. Сүз — сүз белән, әмма хезмәттәшлек — хезмәттәшлек белән. Моны кайбер иптәшләре аңлап та җиткермәде. Әмер генә йөртергә сәләтле булулары сәбәпле, акыл казаннарында фикер камырыннан коймак пешерергә иренәләр иде. Аларның сүзләренә колак салган төс чыгарып, Вәлишин үз юлы белән барды. Сәгать заводының җитәкчелегенә кыйммәтле бүләкләр, япон аппаратуралары китертте. Чит илләр белән бәйләнеше мул уңыш вәгъдәли иде. Ә моның өчен бу төпсез коены һәрдаим сыйфатлы товарлар белән тәэмин итеп торырга кирәк. Хезмәттәшлек һәм бүләкләр менә шуның өчен бик тә файдалы чаралардан булып чыкты. КамАЗлар белән дә тыгыз элемтәләрен урнаштырырга өлгереп, үзенә Казан заводларыннан ташландык берәр цехны алырга, капитал булдырырга ниятләнде. Ни уйласа, шул эше барып чыкты. Монда да технологияне тәртипкә салу өчен шактый гына акча түгеп, шәхси предприятие-сәнәгатен булдырды. Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:
|