![]() ТОР 5 статей: Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы КАТЕГОРИИ:
|
КӨЗГЕ ЯҢГЫРГА КАДӘР 5 страница
VII Альбина хактан да Ханбалның артыннан килгән иде. Максаты гади һәм гадәти булып, егетнең чыннан да сөйләгән йортында яшәгәнме-юкмы икәнлеген белешү, карап калу һәм, шуннан чыгып, аның сүзләренә ышанырга мөмкинме икәнлеген төшенү иде. Ханбал утыргычтан күтәрелеп, подъездына кереп киткәндә, Айзик алга тартылып, чыннан да аның артыннан менмәкче дә иде шикелле, әмма хуҗасын ташлап калдырганлыгын аңлап кире борылды. Альбина ишек төбеннән узып, куаклар һәм агачла белән капланган сукмактан атлады. Әгәр дә Ханбал шунда иренмичә тагын ике-өч адым алга киткән булса, алар һичшиксез күрешәчәк иделәр. Әмма егет ялкаулык күрсәтте, әллә инде эт шәүләсеннән куркып куйдымы? Аның баскычтан күтәрелгән аяк тавышларын Альбина санап барды. Беренче һәм икенче каттагы подъезд тәрәзәләре өлгеләре белән үк коелып төшкәнлектән, алардан Ханбалның сыртын күрү авыр түгел иде. Арыганлыгы сәбәплеме, әллә күңеле сизенепме, егет теләр-теләмәс кенә күтәрелде. Мөмкин урыннардан урамга текәлеп караган кебек итте. Шулай берсендә Альбина белән күзләре очрашкан төсле дә булып китте. Ханымның күкрәгенә ут йөгерде: “Һай хәерсез дә инде мин! Күреп алса, нәрсә уйлавы мөмкин? Артымнан килгән ди инде ул!” Ул арада бишенче катта ут сүнде. Альбинаның нәкъ күз очларын гына яктыртып тора, чагылдыра иде. Яхшы булды әле. Ханбал өченче катка менеп җитте, ачкычларын шалтыратып алды. “Айзик!”— дип ярым тавыш белән генә дәшеп, Альбина эте белән йортның икенче ягына чыгарга ашыкты. Бер бүлмәле фатирларның тәрәзәләре подъезд ягыннан булмый! Ханбал кухняда ут элде. “Тәрәзәсенең дә челтәре юк икән!”— дип уйлап куйды Альбина. Буйдаклар тормышы шундый хәлдә инде ул. Бар эшне дә үзе карагач, бөтенесенә дә җитешә алмый. Хуҗасыннан күмешли Айзик та Ханбалның тәрәзәсен күзәтте. Моннан ачык күк йөзе шикелле барысы да аермачык күренеп тора, баш кашып, терсәгенә таянып утыруларына кадәр. Ханбалның суыткыч ишеген ачканын хәтерләп, Айзик шыңшып куйды. Аннары соң телен ялады. Әмма аның киштәләрендә бер дә күңел кызыгырлык нәрсәләр күренмәде. — Һай сөеклем, ашыйсың килдемени?— дип елмайды Альбина, төкерек йоткан этенә.— Хәзер кайтабыз, туйганчы ашатырмын үзеңне. Тик ашыктырма гына, барысын да белеп, хәтерләп бетермәдек бит! Ханбал, шушы гына сүзләрне көткән кеше шикелле, урыныннан кузгалып, зал ягына атлады. Ул, әлбәттә, үзен күзәтеп торганнарын белми иде. Ут элде. Тезеп-тезеп куелган, алар өстенә яткырып та өелгән тузанлы китаплар авырлыгына чак түзеп торган киштәләр янына килеп, нәрсәдер эзләде. Калын гына бер төпләмәне кузгатып куйды. Күңеле сизенепме, тәрәзәгә таба борылып карады, килә башлады. Әмма урамга таба борылып карауны кирәк тапмады, яртылаш бер читкә кайтарылган челтәрен тартып куйды. Инде ул хәзер алай ук ачык күренми иде. “Залдагы челтәре сирийский икән!”— дип уйлады тагын да Ханбалга бәя бирергә теләп Альбина. Бу әле бер нәрсә хакында да сөйләми иде, чөнки андый затлы әйберләрне совет чорында гына табуы авыр һәм танышлыклар аша гына мөмкин булып, хәзер исә теләсә кайда, кибетендә дә, базарында да тулып ята, акчаң гына кирәк, акчаң гына! Максатына ирешеп, Альбина кайту юлына таба юнәлде. Егетнең фатир номерын да карап төшмәкче иде дә: “Нәрсәгә кирәк, урынын белдем бит инде!”— дип, ул фикереннән кире кайтты. Күңеле тыныч рәхәтлеккә чумды, бер җырлап җибәрәсе килде. Бу хисләре самими булу сәбәпле, акылы кузгалып, иреннәре ерылды. Төнге җил, адашыпмы, Альбина яныннан узып китте. Аның артыннан тук башаклы арыш басуы исе таралып калды. Шушы зур вә тынчу шәһәр урамында иген тәме булу бик тә сәер иде. Айзик шыңшып куйды. Фатир ишеген ачып җибәргәндә ханым буылып шалтыраган, дөресрәге, сузылып сызгырган телефон тавышына бераз сәерсенеп, аңлашмыйчарак торды да, кабаланып эчкә ташланды. Ире булса кирәк, чит шәһәрдән шалтыраталар. Әмма җитешә алмады. Телефон трубкасын күтәргән вакытта икенче башында аны борчылып эзләүче кеше куеп өлгергән иде. “Фу!”— дип Альбина үзалдына ачуланды, артыннан килеп җиткән Айзик та: “Аз гына иртәрәк кайтсак иде!”— дигән төсле шыңшып алды. — И акыллым минем! Фатир ишеген эчтән өч йозагына да бикләп, Альбина кухняга керде. Затлы күренештән туйган күңеле боегып калды. Айзигына ашарга консерва ачып, табагына ике өлеш артыграк бушатты: — Аша-аша, акыллым! Синсез нишләр идем?.. “Чәй куеп эчәргәме?”— дип уйлаган иде дә, нигәдер иренде, суыткычтан сайланып кына соклы пакет чыгарды, беразын фужерга бушатып, аны да читкә этәрде. “Анис” сигареты алып кабызды һәм Айзикның ничек комсызланып ашавын карый-карый сок йоткалады. Бу вакытта аның күңелендә бернинди уй вә теләк юк, хисләре вә акылы аяк салындырып ял итәләр иде. Эте ашап туйды, табагын ялап, теле белән ирен асларын, авыз кырыйларын чистартты һәм үз урынына, залга кереп, келәмгә сузылып ятты. Сигаретын сүндергән Альбина агың артыннан иярде. Һаман аяк астында булмасын дип Айзикны иркенрәк урынга, кечкенәдән үк залга ияләндергәннәр иде. Өч бүлмәле фатирларының берсе Альбинаның үзенә, икенчесе иренә аталып, хәтта йоклаулары да шулай аерым-аерым иде. Геннадий, яшьли Маркска гашыйк кеше буларак, бар гадәтләрен дә шушы шәхес үрнәгендә ныгытты. “Ул хатыныннан аерым йоклаган, кирәгендә генә янына килгәләгән!”— дип Альбинага да алдан ук өйрәтеп куйды. Моның серен ханым баштарак төшенмәде, әмма бергә яшәүләрендә тормыш моның да мәгънәсен ачыклап бирде: иреңнән көнләшү хисен аерым йоклаулары аркасында тәмам югалта икән хатын-кыз. Ә башта, язылышып тора башлагач бигрәк тә, Геннадий соңга калып кайтты исә, җен ачулары котырып, үзен-үзе белештермәү дәрәҗәсенә кадәр җитә иде бит! Ничек түзгән дә, кайлардан гына шулкадәр сабырлык алган? Чит-ят хушбуй исләре белән аңкып, хәлен белештермәү дәрәҗәсенә кадәр исереп кайткалый иде бит ул. Андый вакытларында күзе һичкемне күрмәде, дөньяларны әйләндереп ташлардай кылана иде. Нишләп йөргәнен, кайларда типтерүләрен аңламый иде Альбина. Акыл бирүчесе дә булмады. “Мин юләргә шул кирәк!”— дип үз-үзен генә битәрли иде дә, еларга җөрьәт итмичә, эчтән генә сыктый-сыктый чишендерә иде исереген. Балалары булмаячагы беленгәч, ире бөтенләй чыгырыннан чыкты. Үзен гаепле дип уйлап та карамады. Юк, анда гаеп бармы соң, элекке хатыны, әнә, ике баласы белән аерылып калды, өч ай да үтмәде, Геннадий белән Альбина яши генә башладылар, кияүгә дә чыкты. Асыл кошлар җылы оясыз кала димени? Ә Альбинаның мәңгегә бала назыннан мәхрүм калуына чынында Геннадий гаепле иде дә бит, йөзенә ханым бәреп әйтә белмәде, исенә төшерүне дә кирәк тапмады. Әгәр дә төнге маҗараларыннан вакытында тукталмаган булса, Альбина аны ташлап китәсе иде. Дөрес, китәргә талпынып карады ул. Студент чагында ук, дөнья читенә, җәһәннәм авызына, әмма Геннадийның кулы озын иде шул. Артыннан килеп тапты. Яратачагын белдереп вәгъдәләшкәнлектән: “Сүзендә тора булыр!”— дип уйлады ханым. Ә яратуы чыннан да хак иде. Алабуга комсомол конференциясенең банкетыннан соң ничек оятлы хәлдә калдырса да, ташламады ул Альбинаны, эзенә басып йөрде, әле Казанга чакырттырды, әле үзе килеп чыкты. Таләбе бер генә нәрсә булды: хисләргә күмелгән татлы кочак! Шушындый төнге марафоннардан соң Альбина кияүдә тормаган килеш ике тапкыр балага узды. Беренче мәртәбәсендә сөяркәсенә әйткәч, хәзер үк үзенең аңа өйләнәчәген белдерәчәк инде дип көтте. Әмма ялгышты. Геннадий үрсәләнде, борчылды, әмма чыгып та китмәде. Казаннан ук Альбинасын күрү өчен йөгереп килеп җиткән иде бит. Хыялында гына йөрткән асыл кошның назын ташлау мөмкинме соң? — Матурым, чибәрем минем, бер дә борчылма, барысын да хәл итәрбез! Безнең киләчәк тормышларыбыз алда әле. Хәзергә бала кирәкмәс, аны калдырып торыйк, бәхетебезгә аяк чалмыйк, җитешербез, бик җитешербез!— дип сөйләнде. — Белмим инде, аңламыйм... Альбина каршы чыкмады. Ул әле Геннадийның саф кеше булуына чын күңеленнән ышана, хәтта аның өйләнгәнме-юкмы икәнлеген дә ачык кына белми иде. Бер тапкырында: “Синең хатының бармы, Гена абый?”— дигәч, сөяркәсе тыныч кына: “Анысы нигә әле аның?”— дип сүзне читкә борып киткәннән соң ул бу теманы бер генә тапкыр да кузгатмаган иде. Ә менә хәзер, көтелмәгән хәбәрне белдергәч, ул үзе үк ачылды да куйды: — Минем бит тормыш иптәшем бар! Моңа кадәр әйтмәгән идем, хәзер яшерә алмыйм, шунлыктан тиз генә бергә гаилә корып җибәрә алмыйбыз дип беләм. Сабыр итик. Бик яхшы таныш врачларым бар. Бернинди хәвефсез ярдәм итәрләр... Альбина, ни хикмәт, Геннадий Вәлишинны үлеп ярата иде. Ни әйтсә, шул дөрес һәм шулай булырга тиеш дип кабул кылып буйсынды. Бу төндә дә мәхәббәт назында бар теләкләре дә канәгатьләндерелгәч, таң белән ир китеп тә барды. Артыннан һичшиксез машина җибәрәчәген белдерде. Сүзендә торды. Ике көннән “Волга”сы әйләнеп тә килде, Альбинаны алып та китте. Тик кияүгә түгел, Казан шифаханәсенә, дөресрәге, савык-ханәсенә. Шул килүдән ул бала төшереп кайтты. Кире үзе озата бара алмаса да, Геннадий сөяркәсен ташламады, тагын “Волга”сы белән китертеп куйдырды. Җитмәсә шофёры ике пакет татлы ризыклар тулы күчтәнәчләр дә калдырып китте. Альбина хәвефнең җиңел кулдан үтеп китүенә сөенде. Ул инде институтны уңышлы гына тәмамлап, аспирантураның беренче курсында укый, бер бүлмәле, яхшы җиһазландырылган кеше фатирында гомер кичерә. Ашау — байдан, үлем — Ходайдан, дигәндәй, бер дә борчылырлык җире юк иде. Айга бер килеп күренгән хуҗа хатын аның хәлен белешеп китә, түләргә акчасы юк икән, сорамый, булса, баш тартмыйча ала. Аның каршында Альбина үзен җай гына торырга тиеш югыйсә, әмма гел елмаеп сөйләшкән бу әбигә ачуы килеп, кырт кына арка куя. Гадәте шулай. Ә әби, мескен, үзен нигәдер һаман кимсетебрәк тота: “Булыр әле, бәбкәм, булыр, акчаң килгәч бирерсең!”— дип сөйләнүеннән узмый. — Бусы әле башы гына, мин сине җәннәтнең үзендә яшәтәчәкмен!— дип мең вәгъдәләр бирә иде Геннадий да. Альбина аңа ышанды, шунлыктан тупсасыннан бүтән бер генә чит ир заты да атлап кермәде. Ярата иде ул, бик ярата иде шушы кара чәчле, киң маңгайлы, ак йөзле өлкә комитеты җитәкчесе Вәлишинны. Берәр газета яки журналда исемен генә очратса да, сурәте күренсә дә, хәзер кулына кайчы алып, пөхтә генә кисә дә, үз альбомына конфет кәгазе җыйган сабый кызчык төсле ябыштырып куя иде. Һәм ул аларны карарга керешә икән, дөньяларын оныта инде. Йөзендәге һәр сызыгын өйрәнә, күз карашларына соклана, җил кузгаткан булса, чәчләрен сыйпап куярдай булып үрелә. Сурәт түгел, үзе итеп, тере дип күрә, сөйләшә, диванага сабыша. Геннадий кебекләр, сөяркәләре буйга узса, аларны тизрәк ташлап качарга, баланың үзенеке түгеллеген тәкрарларга тотынсалар да, Альбинаны секретарьның әрәм итәсе килмәде. Артыгы белән чибәр бит, чукынчык, төшләреңә кереп саташтырырлык. Кем аның белән тиңләшә ала? Юк бүтән андый зат дөнья йөзендә! Әгәр дә калдырса, Геннадий кебекләрне генә Альбина йөзне, хәтта меңне табачак, аларны бәхетле кылачак! Ә син карьера өчен өйләнгән ямьсез хатының белән торып калачаксың, гаилә назыннан, бәхетле тормыштан мәңге читтә йөриячәксең! Менә шулар хакында кат-кат уйлап, Вәлишин тиздән сөяркәсен хатын итәргә ниятләгән иде дә, көн артыннан көн үтеп, максатына ирешү теләген тышаулап, сабырлыкны таянычы ясады. Әмма сагынмый кала алмыйча, кайбер айларда өчәр-дүртәр тапкыр да Алабугага машина кудырды. Ярый әле Казан уку йортларының берсендә аспирантурага алдырмады, юкса бөтенләй башы бетәсе иде, мәхәббәт хәлләре барлык халык каршысында, гавам күзе алдында булыр иде. Алабугада торуы яхшы әле, аңлашмыйча да калалар! Альбинадан галим чыгарлык түгел иде. Моны Геннадий үзе белмәде, гомерендә дә төптән фән нигезләрен актару белән шөгыльләнгәне булмагач, ул эшнең никадәр авыр вә кыен икәнлеген төшенерлек дәрәҗәдә түгел иде. Дөрес, ул, университеттан соң, партия юлланмасы белән Югары курсларда укып кайтты. Анда аңа тема биреп эшләттеләр. Берничә китап нигезендә реферат шикелле нәрсә язды да тапшырды, шуның белән диплом да алды. Бу дипломын кандидатлык дәрәҗәсенә тиң, диделәр. “Фән шулай җиңел әйбер икән!”— дигән фикер белән коралланган хәлдә, ул бөтен көчен оештыру эшенә юнәлтте һәм ялгышмады, бу өлкәдә шулкадәр өлгерлекләр күрсәтеп, тиз арада югарыга үрмәли бирде. Партия өлкә комитетында җаваплы бүлекләрнең берсе саналган һәм үз кешеләре арасында гына шаяртып “Цензор” кушаматы белән аталып йөртелгән, кысасыз калын күзлек киеп йөрүче информация комитеты җитәкчесе Сабир Габделбәревич Вафинның тыншык борынлы кызына ярәштерелгәч, Вәлишинның авторитеты бермә-бер күтәрелеп китте. Карьера мәсьәләсендә үтә дә сак һәм беренчелекне кулдан ычкындырырга бер дә исәпләре күренмәгән аның кебек акыллы баш яшьләрнең Геннадий ясаган шушы “ходы”ннан соң кикрикләре шиңде. Өлкә комитетында һәм Үзәктә комсомолларга Татарстанда нинди җитәкче булырга тиешле дигән сүз кузгалгач, Вәлишиннан да яхшырак кандидатура табылмады. Мәскәү исә өлкәнең фикеренә каршы чыгарга теләмәде. Алда зур эшләр торганлыктан, таркаулык бер дә файдага түгел иде. Бар нәрсәләрне алдан белеп һәм белешеп торган атасы, ягъни бабасы,— Геннадий аны Казан гадәте буенча әти дип йөртә иде,— Сабир Габделбәревич киявенә кайда ничек сөйләшергә, кем янында үзен ничек тотарга, кайчан артка басарга, кай вакытта барлыгын белдереп алга кукыраеп чыгарга тиешлекләрне өйрәткәләп, аңа юл күрсәткәләүләрне дә кирәк тапты. Әмма Вәлишин үзе дә төшеп калган кешеләрдән түгел иде. Атлаган саен ата киңәше белән генә йөреп булмый шул! Берничә тапкыр командировка алып, КамАЗга барып, анда үз бүлеге буенча комсомолларның эшен тикшереп, җыелышлар үткәреп кайтты. Өченче генә булса да, комсомол өлкә комитеты өчен генә өченче секретарь бит ул, аның эше — идеология, яшьләрне героик хезмәткә тарту, аларга рухи җитәкчелек күрсәтү, димәк ки, ул иң кирәкле кеше, иң ныклысы,— ул үзен беренче кебек тотты. Җыелышларда, идеологларның киңәшмәләрен үткәргән вакытта: — Безнең максат — халыкны данлыклы хезмәткә рухландыру, аларга үзләрен эш белән күрсәтү өчен мөмкинлекләр ачу, юл күрсәтү!— дип тезеп-тезеп кенә ялкынлы фразалардан сүзен башлап китә иде дә, алга таба да шул юнәлештә фикер сөреп, тимерне кызган хәлендә тота иде: — Әгәр дә һәр кече ячейкада идеологлар, агитаторлар булмаса, алар үз иптәшләренә рухи көч бирә алмасалар, ул вакытта комсомол йөрәгендә дәрт бетәр, алга омтылыш та юкка чыгар иде. Моннан да мыскыллы түбәнлек юк. Идеология эше, агитация — безнең йөрәгебез. Әгәр дә ул туктала икән, димәк, йөрәге туктаган кеше төсле без дә бетәбез, без дә үләбез. Шунлыктан комсомол, бигрәк тә сез, яшь эшчеләр, хезмәткә булган дәртне сүндермәс өчен партия тарафыннан даими үстерелештә, алга омтылышта алып барылган марксистик-ленинчыл идеологиягә тартылырга, ялкынын һәрбер кешегә күчерергә бурычлы. Безнең юл бер генә, ул — коммунизм! Ул — сез һәм төзегән шушы заводның тизрәк автомобильләр чыгарырлык дәрәҗәгә җитүе, ә ул машиналар, сез һәм без төзегән заводның илгә бик кирәкле машиналары әлбәттә халкыбызны коммунизм юлыннан җитез алдырып алга алып китәр вә китереп җиткерер. Мин моңа ышанам, Маркска һәм Ленинга ышанган төсле ышанам, данлыклы партиябезнең һәр сүзенә чын күңелемнән ышанган төсле ышанам!.. Мондый сүзләреннән соң кемнәрнең күзләреннән кайнар яшь бөртекләре күренә башлый, кайсылары “ур-ра!” кычкырырга керешә, зал шашынып кул чаба. Вәлишин тантана итә. Сурәте газеталарда да сирәк-сирәк кенә дә, әмма күренгәли. Сабир Габделбәревич та кияве кайтып җиткәнче үк болардан хәбәрдар. Җилкәсеннән сөеп, мактап каршы ала, кабинетына чакыртып, эчке бүлмәгә дәшә дә: — Син, кияү, үз улым төсле бит, миңа бик якын. Яраттым үзеңне,— дия-дия сөйләнгәләп, күңелендәгесен чыгарып салгандай мәтәштерә дә,— ашыкма, кабаланма, отчёт язып бирергә җитешерсең әле, менә, эчеп, ял ал, хәл җый,— дип киңәш бирә-бирә сыйлый үзен.— Беренченең үзенә дә чыгышларың бик ошаган, әмма теге, сезнекенең инде, кәефе кырылды. Бер дә урыныннан кузгаласы килми бит. Өлкә комитетына инструктор итеп чакыртырга уйлаганнар иде дә, тыелып калдылар. Алсалар, аның урынына Икенчегез менә дә утыра. Син, төннәрен йокламыйча, аларның эшләрен башкарып йөрисең, җылынып кына яталар! Сабир Габделбәревич серле генә елмаеп куя. — Сиңа, кияү, бер сюрприз бар бит әле минем! Әйтмәм дигән идем дә, картайдыммы шунда, булдыра алмыйм. Белеп тор әле: синең хакта Үзәктә бик яхшы гына фикерләр туплансын өчен дә ярдәме тияр, артыңнан бер журналистны җибәреп, очерк сыманрак нәрсә хәзерләттек әле! Бер нөсхәсе белән танышып та чыга аласың. Безнең Беренче дә бик хуплады, “Комсомольская правда”га юллаттырды. Шәп язган. Җыелышларыңда да катнашкан. Өченче көнне үк кайтып җиткән иде, кичә мәкаләсен монда кертеп чыкты. Бүген иртәннән бездә гел шуның хакында гына сүз. Ничә кеше шалтыратты инде. Ул да! Мин кичә фатирыгызга да кереп чыккан идем, өеңдә булмадың. Хатының ялгызы гына иде. Тоткарланган чаклар булгалый инде ул, булгалый... Сабир Габделбәревич текә генә сынап карагач, Вәлишинның арка тамырлары чымырдап китте. Чаллыдан кайтышлый, берничә сәгатькә генә Менделеевскидагы әти-әнисенең хәлен белешеп чыгарга әллә ничек кенә теләге кузгалган иде шул. Керәшеннең дә үз гадәтләре бар. Берничә сәгать дигәне өч көнгә сузылды. Мәктәпкә укыган чагында гыйшкы төшеп, тормыш юлларына кергәч, бара-тора, читтә онытылып калган мәхәббәте Галина, менә иреннән аерылып кайткан икән. Геннадийларга да кереп чыккан, сәламнәрен юллаган. Әнә шул адаштырган иде аны. Ни пычагыма кирәк булгандыр үзен барып күрү? Вәлишинның ике колагы да утка пешкән кебек кызарды. Ул да түгел: “Барысын да белеп торалар икән!”— дигән уе башыннан узуга, бөтен битен ялкын каплады. Әмма боларның берсен дә белмәгән һәм бу очракта белергә дә теләмәгән Сабир Гаделбәревич киявенең болай коелып төшүен үзенчә кабул итте, ояла, кимсенә дип нәтиҗә чыгара-чыгара, сүзен сөйләүдә булды: — Төнге уннарда Чаллыга, күрсәтмәләр бирү өчен, беләсеңдер, Горбатовка шалтыраттым. Синең хакта да сүз кузгаттым. Чаллыда түгел идең... Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:
|