![]() ТОР 5 статей: Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы КАТЕГОРИИ:
|
КӨЗГЕ ЯҢГЫРГА КАДӘР 10 страницаАйзик тагын шыңшып куйды. Баскычтан акрын гына күтәрелеп килгән Альбинаны ялагайланып каршы алды. Ашыйсы килгәнлеген белдереп телләрен ялагандай итте. Ханым үзалдына көлеп куйды: “Бигрәкләр дә бала сыман инде син, матурым!” Әмма бу шаян уе икенчесен, сагышлысын кузгатты, бәгырь түренә тузан утырган кебек булып китте. Балалары юклыктан чәчләре агарыр дәрәҗәгә җитеп кайгыга калган чаклары бар иде бит аның, ә хәзер бары тик күңеле генә әрни, ышанасы килә, үстерәсе килә үзе кебек чибәр бер кызны. Малай да ярар иде әле! Юк, малай кирәкми! Берәрсенең кызын кимсетсә, атасы кебек булса? И татар баласы, и татлы хыяллар тулы хатын! Бәхетеңне бер югалткач, алтын акчаларга да сатып алу мөмкин түгел икән ул... Ә Альбинаның чыннан да кызы туарга тиеш иде. Беренче тапкыр бала төшергәндә, алданган кичәдән соң, ул әле күп нәрсәне аңламый иде. Аңа врач әйтте бит: — Сеңлем, уйлап кара, ялгышлар төзәлә ул, әмма бу, бала төшерүегез... Белмим, икенче тапкыр кыз балага мондый очрак кабатланмый! Син әле яшь, уйлап кара, матурым! Ятим булмас, аласың килмәсә, больницада калдырырсың! Гомерлек бәхетсезлек алма үзеңә диде бит, кат-кат әйтте, үтенепләр карады. Әгәр дә ул карт врач абыйны бүген очратса, ул вакыттагы кайгыртулары өчен үбеп-үбеп кочар иде, рәхмәтләрен белдереп бүләкләр бирер иде. Ә ул чакта, искә алулары да күңелсез, ә ул чакта Альбина аның шушылай сөйләүләренә ачуланды, хәтта тупас итеп әйтте дә әле: — Сезгә акчаны эшегезне башкарган өчен түлиләр бит!.. Шулай булгач... Мин әзер! Карт татар аптырады да калды. “Ярар, Аллаһыга тапшырдым, белеп-күреп тора, бер гөнаһым да юк!”— диде дә, юри шулай әйткәндәй кыланган кебек газапланды. Болай ук авыр булыр дип башына да китермәгән иде Альбина, җәфа икән, үлем газабы... Икенче тапкырында балага узмасын белгәч, Альбинаның моңа бер җә исе китмәде. Нинди таш йөрәк иде икән ул вакытта? Андый түгел иде бит. Иптәшләреннән дә ераклашты, хәер-фатиха биреп торган укытучыларыннан да, җитмәсә, туганнарыннан да әле. Баулы шәһәрчегендә яшәп ятучы кадерле әти-әнисе янына җәйләрен кайта торган иде, Вәлишин белән йөреп киткәч, дөресрәге, Вәлишин сөйрәлчегенә әверелгәч, аларны да онытты. Җәйләрен Кырымга озата иде аны Геннадий, кайларда гына яллар иттермәде. Берәүләр комсомол путёвкасы белән зур төзелешләргә китәләр, Альбина исә шундый юлламалар тотып Кырымга яки Кавказга юл ала. Берәүләр Ленин һәм партия исеменә атап батырлыклар кыла, тау-ташларны яра, хәтта үлемгә бара, ә Альбина, үзе кебекләр белән бергә, татлыдан-татлы ризык ашап, рәхәттән рәхәткә чума. Күрмәгәннәрен күрсәтте инде Геннадий, бу бәхетеннән баш чөерергә юләр түгел иде шул ул! Кайда гына ялга җибәрсә дә, озакламый Вәлишин үзе дә ике көнгә, өч көнгә килеп-китеп йөри башлый иде. Альбина бу галәмәтләргә шундый күнегеп бетте, бик тиз үтеп киткән җәйне сагыныплар ала башлады. Ә хәзер, менә, кышны ярата, ак, саф, салкын кышны ярата! Беренче тапкыр бала төшергәннән соң бүтән булмас дип әйткән теге карт врач икенче тапкырында үзенең каршысына килеп утырган Альбинаны шунда ук танып алды. Хәтере яхшы икән. Эндәшмәде-нитмәде, янындагы ак халатлы ассистентын ишек артына гына чакыртып алды да өстәлендәге телефонын боргалый башлады. Йөзе усал һәм кайнар иде. — Вәлишин?.. Чукынып китсен, табыгыз! Миңа Вәлишин кирәк! Чакырыгыз! Кичекмәстән, диегез! Трубканы картлач кулы белән кысты, колагына куеп-куеп тыңлады, тынычлана төште һәм, Альбинага карап, йомшак тавыш белән сөйләнә бирде: — Алар белән менә шулай каты телле булырга кирәк, кызым, янгын чыккан дип белсеннәр! Юкса кемлекләрен онытып җибәрәләр, акылларын да, йөрәкләрен дә мүк баса башлый... —Әлү-ү, әй, әлү... Вәлишин дим! Тыңлыйсыз?.. Ә-ә, тыңлыйсызмы? Шулаймы? Сез нәрсә миңа бу баланы икенче тапкыр җибәрәсез? Нәрсә, аны гомерлек бәхетсез итәргә телисезме? Ничек бала кирәкмәсен? Бик ерак!.. Үзе әйтә?.. Нигә алай дисен әле ул?.. Нигә сорамаска, сорадым, сорамыйча да белеп торам! Аның ни гаебе булсын! Ничек кирәк түгел? Аллаһыга рәхмәт әйт, икенче тапкыры бит! Каһәре төшәр дип тә курка белмисез!.. Ничек ышанмыйсыз? Нинди коммунист ди инде сез, бала бит ул, бала! Үзеннән сорарга?.. Усалланган карт врач шап тукталып калды. Эндәшми утырды. Геннадий нидер аңлата иде бугай. Беренче тапкыр каты-каты әйткән сүзләре Альбинага да ишетеп киткәндәй булды. “Хәзер мине сөреп чыгара инде бу!”— дип көткән иде дә, юкка борчылган икән. “Ярар!”— дип врач телефон трубкасын куйгач, аңа ягымлы гына әйтте: — Шулайрак икән, сеңлем, алай-й! Нигә бала кирәк түгел соң? Бәлки уйлап карарсыз? Сезнең кебек яшь, чибәр кызга, баласы бар дип тормаслар, тагын да яхшырак егетләр табылыр, солтан кебек шәпләре табылыр, Аллаһы боерса! — Миңа башка кеше кирәкми! Альбина, башын аска иеп, елар дәрәҗәдә шулай дигәч, картның күңеле тагын да бозылып китте. Юмаларга кереште: — Елама, сеңлем, елама! Бик яратасыңмыни? — Бик тә, бик тә... Үлеп яра... Усал әйткәнне күкрәк киереп кабул итәргә әзер торган карт табип каршысындагы чибәр һәм яшь кызның күз яшьләреннән җебеп китте, шулай да үзен кулга алырга тырышты. — Уйлап кара, сеңлем, әле соң түгел! Башка вакытта да балагыз булмаячак! Теге юлы ук булмас дип әйткән идем, әмма Аллаһы тәгалә сиңа икенче тапкыр уйларга юл бирә, кабат сыный. Әгәр монсында да сынатсагыз, гафу итмәс! Ул борчыла иде, шул сәбәптән әле “син”, әле “сез” дип сөйләнде: — Бик сирәк очрак, икенче тапкыр... Вакыты узган бит! Хәзер төшерергә ярамый! Җан кергән! — Каян беләсез? Сез бит әле мине карамадыгыз да! Альбина алдарга җыена иде, әмма тәҗрибәле врач белми каламы соң? Алдарсың, бар! — Буеңнан, күзләреңнән күреп торам! — Ярар инде, абый, миңа бала кирәк түгел! Больницада да калдырасым килми, гомер буе мине каргар дип куркам! — Нәрсә? Ә болай, инде җан иңдерелгәч, каргамас дип беләсеңме? Уйла, сеңлем, уйла! Вакыт бирәм! — Мин уйладым инде! Альбина усаллана барган карт врачның күзләренә туры карап, сөйрәлчек хатыннар төсле оятсыз рәвештә әйтергә тырышты. Нигә әле ул күз яшьләрен агызып утыра? Нигә ди әле аңа бала? Гомер буе аның белән интегергәме? Кирәкми, и бетте шуның белән! Карт врач моны ук көтмәгән иде. Мизгел эчендә бер карарга килде һәм: — Мин үземнекен әйттем, гафу...— дип, урыныннан купты, ишекне ачты, каты гына кычкырды: — Агафия Павловна, кайда йөрисең анда? Кил бире! Озак та үтми атылып-бәрелеп ассистенты килеп тә керде: — Я рядом стояла, Зуфар Зарипович! Сами же сказали... — Ярар, менә бу кызны өстәлгә әзерләгез, карарга кирәк! Минут эчендә Агафия Павловна Альбинаны янәшәдәге бүлмәгә алып та керде, чишендереп, чатлы-ботлы урындыкка та яткырды. Аякларын галәмәт рәвештә як-якка күтәртте. Кызның билдән түбән бар җире дә оятсыз хәлдә иде. Кулларын сабынлап юып, озак-озак корытканнан соң, Зөфәр Зарипович кулына сафландырылган резин перчаткалар киде, эндәшми-тынмый гына карады һәм әмер бирде: — Операциягә әзерләгез! Бер сәгатьтән! Перчаткаларын салгач, инде төшеп утырган Альбинага күз салып: — Сез бит татар кызы, чистарак йөрергә кирәк! Андый урыннардан чәчләрне кырып алу — сөннәт санала, ата-бабадан килә торган гадәт!— дип әйтте дә чыгып китте. “Чистарынган идем бит инде! Нәрсәне әйтә икән?”— дип уйга баткан хәлдә Альбина оялып кына киенә бирде. Картның мондый гадәтләрен яхшы белгән Агафия Павловна көлеп куйды: — Оялудан шулай сөйләшә ул! Юри, сезне дә оялтыр өчен! Бер дә борчылмагыз! Шундый инде ул безнең... — Ә-ә-ә... — Ваннага керегез, кайнар су җибәрегез, тагын бер кат яхшылап юынып, ул әйткән чәч төкләрен кырып алыгыз! Ассистент яндагы ярым пыяла ак шкафны ачты, аннан Альбинага ак халат, ак сөлге, кыргыч һәм сабын бирде. — Барыгыз, бар... Ярдәмем кирәк булса, чакырырсыз! Мин монда гына булам. Эш итә беләсездер бит? — Әйе! — Бик яхшы алайса, барыгыз! Альбина ак плитәләрдән уңай итеп эшләнгән иркен ванна бүлмәсенә керде, бераз кайнаррак булсын дип гадәтенчә ясап су тутырды. Озаклап юынды, оят җирләреннән чәч төкләрен кырып алды, шунда үртәлеп тә куйды: “Сөннәт, имеш, фи-и!” Карт врач Зөфәр Зарипович бер сәгатьтән әйләнеп керде. Бераз гына салмыш икәнлеге теленнән сизелде, һаман сөйләнде дә сөйләнде: — Иманым камил, тагын бер буын и бетте, моңа кадәр үзенең чибәр кызлары белән дан тоткан Казан шәһәре ямьсезләр, котсызлар, шөкәтсезләр каласына әверелеп калачак. Бер генә дә алай буласын теләмәсәләр дә. Һай-й дөньялар, вай дөньялар! Бер генә дә, бер генә дә... Килмиләр бит, күренми ямьсез кызлар, ә, Агафия Павловна, безнең өстәлдә? Бар да гүзәл кызлар гына. Алары гына килә. Монысы кебек ут кебек чибәрләре дә килә. Аз түгел, күп киләләр. Юк, дөрес түгел! Китерәләр! Во-о, китерәләр... Да-а... Әйтәм бит, тагын бер буыннан Казан каласында чибәр балалар туудан туктаячак, шәһәребезнең нуры сүнәчәк, Агафия Павловна! Шулвакыт безне исләренә төшерәчәкләр, журналистлар, язучылар, галимнәр, тарих бәянчеләре. Аптырап калачаклар! Казан шәһәрен гүзәлләрдән мәхрүм иткән кешеләр — без, ике явыз! Яшереп кала алмаячакбыз! Таптап китәчәкләр! Ә теге дөньяда, җан ияләренә Газраил булганым өчен, Аллаһы тәгаләнең теләгенә каршы төшкәнем өчен мине дә, сине дә, әйе-әйе, сине дә һәм...— Шунда ул Альбина ягына да ишарә ясады.— Аны да утка салачаклар. Менә күңелле булачак, шулай бит! Там-тарам, там-там... Авыз эченнән генә көй көйләштереп, карт врач кулларын тагын бер кат юды, әзерләнеп яткан Альбина янына килде, елмаеп җибәрде: — Менә монысы яхшы булган, бик яхшы! Хәзер без аны, хәзер... Агафия Павловна, анда Сергей Николаич белән Антонина Михайловна әзерләнеп торабыз дигәннәр иде, китерсеннәр! — Хәзер!.. Ассистент ялт кына чыгып китте. Карт врач әйтеп куйды: — И-и кызым, шушы кадәр чибәрлегең белән син әле җәннәткә дә керерсең!.. Өч көннән Альбинаны Геннадийның машинасы килеп алды һәм тагын Алабугага кадәр илтеп куйды. Төшергән бала яралчыгын, пробиркага салып, фәнни белешмәләр өчен алып киткәннәрен һәм ясалма рәвештә үстереп карарга җыенганнарын белми иде әле ул. Әмма икенче нәрсәне күңеленә ачык итеп уеп куйды: — Бүтән минем бервакытта да балам булмаячак... Мин мәңгегә бала хәсрәтеннән азат! Мин — ирекле кыз, мин — ирекле хатын! Шушы фикерләре аны сөендергәннән-сөендерде һәм бәхет кебек тоелды. Әмма ул ялгыша иде. Аспирантурасы бетеп, педагогия институтында чит телләрне укыта башлагач, аның күңелендә акрынлап-акрынлап изге хис уяна барды, ул да булса — бала кадерен аңлау, аның шатлыгы белән сөенү, аның хәсрәте белән көенү иде. Әгәр дә язмышы дөрес эздән барса, ул бүгенге көндә ике бала анасы дәрәҗәсендә яшәр иде, әмма бәхете, куанычы, кадерлесе Геннадийның назларыннан, мәхәббәтеннән коры калыр иде шул!.. Айзик аш табагы янына килеп басты. Бер — аска, Бер — өскә, Альбинага карады, ашарга бир, янәсе. Ханым гадәтенчә консерва ачты һәм үтенә бушатты. Үзенә чәй куйды, өстәл хәстәрләде. Телевизорын кабызып карады, әмма бер дә юньле тапшыру юк иде. Аны сүндереп, радионы ялгады. Ул арада чәе дә кайнап чыкты һәм ул арыган кеше шикелле килеп утырды. Исәреп калды. Радиодан моңлы гына көй сузылып-сузылып чыга һәм, җанын бөтереп алып, каядыр еракка-еракка алып китә иде. Ә анда, еракта, аның сизелмичә узган яшьлеге, бәхет һәм шатлык, тигез тормыш вәгъдә иткән самими чаклары адашып калганнар да, килеп алганын көтеп торалар, чакыралар төсле тоелды. Ә, юк икән, онытылып калган яшьлеге түгел, очар кошлар кебек тезелешеп килгән сабый чаклары, әтисенә ияреп йөргән яланаяклы кызчык вакытлары икән! Чакырмыйлар, чакырмыйлар бит! Ерагая баралар, мәңге кабатланмаячаклар! Һәм ул шулай булачак та!.. Радиодан яңгыраган көй тәмамланды. Ханымның күңеле тагын да сагышланып, кителеп калды.
XIII Бүген Казан-су буена төшеп, көне буе арка кыздырып ятарга ниятләгән Ханбал, тиз-тиз генә иртәнге чәен эчәргә дә шул уңайдан чыгып китәргә уйлады. Көннең кояш нурлары эчендә сөенүе һава торышын күзәтүчеләрнең алдан ук әйтеп куйган матур декада башланып киткәнлеген хәбәр итә иде. Ул арада чәйнеге пар бөркергә тотынды. Йомырка тәбәсе дә пешеп чыкты. Аны калын телем итеп киселгән икмәгенә кисәкләп тезеп, егет чәйгә утырды һәм радиосын ялгады. Аннан әллә ни игътибарга лаек булмаган көй тапшыралар иде. Ханбал аңа да артык әһәмият бирмәде, сүндерергә дип үрелде, әмма җитешә алмады, ишектә звонок бирделәр. Барып ачса, Фёдор дәдәй калтыранып басып тора иде. Кулындагы бер бит кәгазь кисәге дә дер-дер килә. Бабай әйтәсе сүзен белдерә алмый газаплана. Ни булганы аңлашылмый. — Здравствуй, дядя Фёдор! Что случилось? — С-с-сынок... М-м-моя Марфуша захворала. Я вчера вечером сидел у подъезда, зашел, смотрю, прилегла, бедненькая... Думал, так, отдыхает, устала, мол. А она — заболела. А сегодня говорит, мол, помирать ей пора, вызови телеграммой детей! Я начал уговаривать, что рано ещё, не жили досыта. А она: “Не зли бога нашего, благодарного Христа! Всю жизнь супротив меня ходил, хоть сейчас не перечь!” Как же, говорю, тебя оставлю, без меня помрешь, себе не прощу! “Нет, говорит, не помру ещё. Детей дождусь, больно по ним соскучилась. Коль идти не хощ, так пошли молодёжь какую!” Кто уж за нас пойдет, говорю, Марфуша, никто и слушать не будет. А она: “Вот, говорит, с кем ты постоянно ссоришься, живет на третьем этаже, больно он мне нравится, супротивиться не станет, пошли его!” Так говорит. Вот я и пришел. Верит она тебе. Вышли, пожалуйста, сынок, телеграмму то. Вот адреса!.. Ханбал аптырап китте. Үз гомерендә күп булса биш-алты тапкыр күренеп калган әллә нинди ят әби аңа ышансын инде! Тыңламыйча да ярамас! — Сейчас, дедуш... Дядя Фёдор! Если такое дело, я мигом! Аягындагы чүәген җиңел кроссовкага алмаштырды да, ишеген бер йозакка гына бикләп, адреслар күчереп язылган кәгазьне түш кесәсенә тыкты, йөгереп үк китәсе иде. Дядя Фёдор туктатты: — Деньги возьми, сынок!.. Ул калтыранып-калтыранып акча янчыгын ачарга маташканчы Ханбал инде подъезд төбендә буласы иде. — Дядя Фёдор, у меня есть, не беспокойтесь!— Җилкәсеннән кагып куйды.— Идите... Я, как всё сделаю, приду, вам скажу! — Спасибо, сынок! Дай бог здоровья! Аның “бог” дигәненнән Ханбалның арка тамырлары чымырдап куйды. Ул әле Аллаһы тәгалә белән “бог” икесе дә бер төшенчә булырга мөмкин икәнлеген белми иде, бәлки аларның, урысларның, аллалары Иисус Христос дип йөри иде. Үлем хәбәрен, берәрсенең вафатын ишетсә, әллә нинди уйлар били башлый инде адәм баласын! Беренче телеграммасын Ханбал Санкт-Петербург каласына, Константин Зайцев исеменә сукты, икенчесен Яр Чаллы шәһәренә, Валентина Әмирова исеменә җибәрде. Икесенә дә бертөрле текст төзеде:
“В связи с болезнью вашей матери прошу срочно приехать! Сосед Ханбал”. Телеграммаларны кабул итеп утыручы кыз, язылганны укып чыккач, бер егеткә, бер өстәленә карап-карап куйды. Нәрсә сорарга теләгәнлеген аңлаптыр, Ханбал белдерергә ашыкты: — Ул әби карты белән ялгызы гына тора, хәле бик авыр, үләргә дә мөмкин... — Прив-вет, Натали! Ханбал артка чигенергә мәҗбүр иде. Гәүдәгә таш кыя төсле тупас егете аны кулы белән генә читкә этәрде, алай гына үз урынын бирергә теләмичә, аңа каршы Ханбал күкрәк белән килмәкче иде, теге терсәген генә куйды: — Подвинься, мужик... Не видишь что ли, люди разговаривают! Арты белән барып, Ханбал кемнедер таптап китә язды. Аның аяк астында калган бер әби чинап җибәрде. Кайчан килеп баскандыр, бер дә кеше-кара юк төсле иде. — Сыер, изәсең бит!.. Әби әллә ниләр тезеп китте. Ханбалга акланырга гына калды, үзенең гаепле түгел икәнлеген аңлатырга тырышып карады. Әмма карчык тәмам чыгырыннан чыккан иде. Ике ут арасында калганлыгы сәбәпле егет биреште, тизрәк телсез калырга да сүзне куертмаска кирәклеген аңлады, юкса бөтенләй дә харап булачак иде. — Натали, как было сегодня ночью? Я ведь всё знаю... Ханура, негодяй... Кыз башын түбән ийде, битенә кызыллык йөгерде. Әмма Ташкыя бер дә сүздән туктала торган кеше түгел икән. Аны һаман изә һәм кимсетә торды. — Перестань,— диде кыз, пышылдап,— люди же кругом!.. Ташкыя йөзен җимереп кенә ханбаллар ягына карап алды, сез монда нишләп торасыз әле, сызыгыз дигән төсле күзләре белән сөзеп үтте, Натали ягына борылды һәм, эчкә чумарга әзер булган шикелле бөтен тәрәзәне каплап, сүзен дәвам итте. Авызындагы чәер-сагызы һәм калын-тупас тавышы аның нәрсә әйткәннәрен йомып кала сыман иде. — Будешь со мной, тогда перестану, Натали! Я ведь давно тебя хочу... Будешь моей, никому не отдам! Ты меня знаешь... Кызга, ризалык биреп, аннан котылырга гына, югыйсә, әмма юк, теләми иде, ахрысы. Ул кәгазьләр актарган кебек кыланып карады, сүзне икенчегә борырга маташты, тик берсе дә барып чыкмады. Ташкыя аңа оятсыз рәвештә карап торуын дәвам итте һәм таләбен кабатлады. Кыз баш тартты. — Ах, ты, пад..., Натали!— Яңа гына кызып киткән Ташкыя, болай эше барып чыкмасын аңлап, максатына ирешү өчен кабат тавышын йомшартырга ашыкты.— Натали! А у меня что-то есть. Ты у Ханурика забыла... Со цветами красными... Ты меня понимаешь? Кыз, яндагы кешеләрдән шикләнеп, уңга-сулга карады. Ханбал аларның сүзләренә колак салмаган кеше шикелле залга күз текәде. Кирәкләре бар иде. — Что смутилась? Показать? Там “понедельник” написано! Ташкыя, кәефле генә елмайган хәлдә, кесәсеннән пакетка төрелгән әйбер сөйрәп чыгарды, аннан нәрсәдер алырга теләдеме, тагын бер кат сорап куйды: — Показать?.. Натали дигәне агарды-күгәрде. Әмма ул беркая да бара алмый иде. Хәзер Ташкыя аның йомшак җиргә кия торган киемен пакеттан тартып чыгарачак, хатын-кызның итәген күтәреп караган шакшы чиркангыч үсмер кебек авыз ерачак, хәтта селкеп тә күрсәтәчәк иде. — Не надо, прошу тебя, не надо!.. Куркынган кызның тагын да өнен алырлык итеп елмайды Ташкыя, әмма хатын-кыз трусигын селкеп күрсәтергә базмады, таләбен алга чыгарды: — Будешь со мной, тогда этот пакет с содержимостью — твой! Или... При всём честном народе... Натали җавап бирергә ашыкты: — Согласна... — Вот умница! Я сегодня буду! Ташкыя ничек керсә, шулай чыгып китте. Тәкъдиренә буйсынган кыз ачу белән Ханбалга карады. Телеграммасына акча сорады. Алыш-биреш беткәч, егет, аның кәефен күтәрү өчен: — Рәхмәт, Наташа!— диде. Кыз күзләрен шардай ачты. — Сез мине каян беләсез? Әмма бу аның: “Сез мине белгәч, нигә якламадыгыз?”— дигән сүзләре иде, Ханбал гына аңламады, көлеп куйгандай итте: — Беләм инде, бер шәһәрдә яшибез бит! Туташ карап калды, егет чыгып китте. Юлда: “Бер катлы нәрсәкәй!”— дип, кыздан көлеп тә алды, үзенең дә кемлеген белми иде микәнни? Юк, Ханбал үзе хакында начар фикердә була алмый иде, горурлыгы, үз-үзен яратуы моңа юл бирмәячәк! Фёдор дәдәй Ханбалны эчкә узарга акырып карады. Әмма егетнең бер дә теләге юк иде. Әлеге дә баягы фикере аны монда тоткарланудан саклады: көннәр яхшы вакытта сыртны кояшка кыздырып алырга кирәк! — Подожди, хотя бы деньги дам! Сколько? Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:
|