ТОР 5 статей: Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы КАТЕГОРИИ:
|
КӨЗГЕ ЯҢГЫРГА КАДӘР 12 страница— Мин хәзер! — Юк, җибәрмим! Мин — ягуар, хәзер сине ашыйм! Ха-ам, ам-ам! Киң күкрәкләре һәм озын тырнаклы куллары, беләкләре белән Альбина аны басып торса да, ашыйм дигән сүзе тагын да аппетитын кузгатып, Ханбал күтәрелергә ашыкты. Ханым аның тезләренә кадәр иркәли-иркәли шуып төште һәм ахырда үпкәләгән төс чыгарды: — И-и-и-и!.. — Мин хәзер, айн момент! Сюрприз!.. Альбина беразга ятып калды, ә аннары күлмәгенә сузылды: “Батты бу!” Киенергә дип кенә әзерләнеп торып басуына, Хабал килеп тә керде. Кулында поднос тоткан, аның өстенә күчтәнәчкә китерелгән һәртөрле тәгамьнәрне, шампан шәрабын тезгән. — Рәхим итегез, кадерлем, ханым, солтаным! — Ой-ой-йой! Кияргә җыенган күлмәген аяк астына ташлап, Альбина урын өстенә чүгәләде, егет, Кырым ханшаларына хезмәт иткән негр евнухлар төсле тезләнеп диярлек аның каршысына подносны китереп куйды һәм, үзе дә менеп, каршы якка чүгәләп утырды: — Мәҗлес дәвам итә! Аның бу кадәр сөенеп кычкыруы иш янына куш кына иде. Әгәр дә Альбина үзе алып килмәгән булса, егетнең төшенә дә керәсе түгел сары якут төсле, үтә күренмәле диярлек татлы йөземне өзеп, ханым бармак очларында сак кына Ханбалның иреннәренә якын китерде: — Минем кулдан кап әле, матурым!.. Егет, авызындагысын чәйнәми генә йотып, Альбинаның тәкъдим иткән йөзем җимешен капты. Әмма бармакларын да тешли күрмим дигәндәй мөмкин кадәр саклык күрсәтергә тырышты. Бу хәл бик назлы һәм назландыргыч барып чыкты. Ахмаклардан түгел икәнлеген дәлилләр өчен тәлгәштән бер йөземне өзеп, бармак очында гына Ханбал үзе дә ханымга таба сузды. Әмма Альбина кабып җибәрергә ашыкмады. Теле белән егетнең бармак очларын иркәләде-кытыклады, иреннәре белән үпте-шаяртты. Бу хәлдән Ханбалның тәне буйлап тагын кан йөгерде, ирлеге үзен сиздереп куйды һәм, онытылып, җимешне кулыннан төшереп җибәрде. Альбина рәхәтләнеп көлде. Әмма бу көлү егетне үртәмәде, бәлки күңеленә наз булып ягылды. Ул тагын кулына йөзем җимеше алды. Өзде, ханымга таба китерә башлады, Альбина элеккечә авызын сузып якынлашты. Шунда Ханбал ялт кына җимешне үз тешләре арасына ыргытты да: — Алдадым!— дип көлде. Ханымга бу кыландыруы ошады. “Уйларга, хәйлә кылырга өйрәнеп килә!”— диде күңеленнән, хәлгә үз бәясен биреп. Болай үткен булса, Ханбалдан бер дигән затлы сөяркә чыгачак иде. Альбина аны менә шулай акрын-акрын үзенә ияләштерер, өйрәтер, айнырга да ирек бирмәс, саташтырыр, адаштырыр. Аңа тел бистәсе түгел, менә шундый йомшак та, шаян да сөяркә кирәк. Тик усал ниятле генә булмасын. Үзенең кем икәнлеген онытмасын. Бәхетенә сөенеп кенә яшәсен һәм Альбинаның үзен дә яшәтсен! Юк, ханымга байлык та, акча да кирәк түгел. Аларның барысы да аңарда бар. Ире туендырып тора. Әмма җан рәхәте, тән сихәте өчен аңа Ханбал кирәк. Ул аның хакында беркемгә дә әйтмәс, олы сере итеп саклар һәм кайвакыт, бик зарыктырмыйча гына, күчтәнәчләрен төяп, шушы “шалаш”ка качып килер. Бу фатирны җәннәт эчендәге бәхет сарае ясар. Ханбалны Фәрһад-дивана хәленә төшереп, күзен һәм күңелен буар! Ә ул — бирешер! Күренеп тора — беркатлы бит! Теләсәң — сыртына чиләкләп элеп су ташыт, теләсәң — каршыңа тезләндереп кол яса, теләсәң — үп-коч! Ул — синеке һәм бары тик синеке генә булырга тиеш. Башкаларның аңа күз салырга, буен кочакларга, күзләренә текәлеп мәхәббәтләрен аңлатырга хаклары юк! Сөяркә тоту мәсьәләсендә генә түгел, инде ничә еллар эшсез, тыныч һәм мул тормышта яшәве белән дә Альбина чын мәгънәсендә эгоисткайга әверелеп беткән иде. Аның бу рәвешле бозыла башлавын күреп ире хафага калды. Шушы кадәр үк үзен генә яратуы, гел дә башкаларны түбәнсетеп, шәхесен һаман саен өстен куюлары аның ачуын китергәннән-китерде. Бөтен акылларын җуйдырыр халәткә җиткергән Альбинасы, кайвакыт күзенә албасты кебек күренә башлап, кая кереп качарга да белмәс дәрәҗәләргә төшкәләде. Алга таба да болайга китсә, гаиләләре өстенә һәлакәт ирешәчәк иде. Әмма ул белә: Альбинасыз тора алмаячак. Аның кем кулынадыр калуын, бөтенләйгә аерылып китүен күз алдына да китерә алмый. Шуның өченмени карьерасыннан баш тартты, шуның өченмени балаларын ташлады. Юк, Альбинаны алыштырырлык бүтән һичкемне үз гомерендә башка тапмаячак ул. Бу чал кергән чәчләр, кесә тулы акча, таныш-белеш, бизнес һәм коммерция — барысы да Альбинасы аркасында гына һәм аның өчен генә. Бүген ул Альбинасы ташлап китсә, иртәгә Геннадий сузылып ятып үләчәк! Альбина аның тормышы да, бәхете дә, җан шатлыгы да! Тик менә үз-үзен яратуы белән үтерә. Ничекләр генә шул гадәтләреннән аерырга үзен? Бу хакта азмы баш ватты Вәлишин. Әмма тиз генә җавабын таба алмады. Балалары да юк шул, ичмаса. Һәм менә беренче тапкыр ул элекке хаталары өчен үкенеп куйды. Әмма соң иде инде. Врачлар аңа ярдәм итә алмаячакларын белдерделәр. Зөфәр Зарипович янына барырга киңәш иттеләр. Әмма Геннадий моны ук эшли алмый иде. Теге вакытта булган сөйләшүне исенә төшерәчәк һәм, куып ук чыгармаса да, берәр сүз әйтеп ташлаячак. Белә ул бу картның кем икәнлеген! Үлемсез татар ул, үлемсез! Үз туксаны туксан булган кеше яшь туксанын да үтеп китә әле, күреп торырсыз! Геннадийның борчылуларына көтмәгәндә җавап табылды. Ул моңа сөенеп бетә алмады, мең рәхмәтләр укыды. Кешедән сорап, адәм аңлатып бирә белмәгән, китаплар актарып, алардан таба алмаган, хәтерен яңартып, аннан бер мисалга очрамаган чишелешне бер хыялый бәндә аның алдына китереп салды. Баштарак Вәлишин бу кешенең сүзләренә артык игътибар бирмәде. Бүгенге көндә кем генә байдан ярдәм сорап килми дә, теге яки бу эшкә спонсор-химаяче булырга үтенми. Мескен артистлардан алып хәтта танылган язучыларга кадәр һәммәсе... Академиклары да килә әле. Геннадий аларга аз-маз акча биргәли, анысы, ялына белеп ялынсалар. Ә бу хыялыйга шунда ук тоттырып чыгарырдай булды. — Мин-мин...— дип дулкынланып сөйләде ул бәндә,— сезгә “Кызыклы очрашулар клубы” ачарга тәкъдим итәр идем. Элекке Париж, Лондон, Санкт-Петербургта булганча. Анда, әйтик, гел ханымнар гына яки эшмәкәр ирләр генә... Бернинди шәрә сөйрәлчекләргә урын юк. Тыныч, иркен... Күпме телисең — сый-хөрмәт, музыка һәм... Һәм иң кызыгы!— Чәчләре күптән инде коелып, җилкә турысында гына калган, җитмәсә олы авызлы бу хыялыйның кечкенә күзләре очкынланып киттеләр.— Иң кызыгы шунда, аңлыйсызмы... Очрашу, кызыклы очрашулар! Астролог-йолдызнамәчеләр белән, астроном-йолдызчылар белән, яхшы шагыйрьләр, җырчылар, язучылар, драматурглар, ягъни иҗат кешеләре белән дә, галимнәр белән дә, чит ил кунаклары белән дә! Яхшы җиһазландырылган иркен бар яки ресторан булса, бигрәк тә әйбәт. Чит илдән килгән эшмәкәрләрне шундый урынга бер тапкыр алып керсәң, алар өчен кызыклы очрашу үткәрсәң, сиңа, ягъни сезгә ышанычы да артачак, шәхесегезгә хөрмәт белән карый башлар. Һәм иң кызыгы шунда!— Хыялыйның сүрелә башлаган күзләре тагын очкынлана, күлмәк якасын рәтли, такыр башын сыпыра.— Иң кызыгы шунда, бу клубның җитәкчесе, ягъни президенты — өендә ятып арыган, кешеләр белән аралашырга теләгән, иркен тормышлы берәр чибәр ханым булырга тиеш! Әйе-әйе! Ярдәм генә булсын! Акча! Акча!..— Хыялый ике кулындагы бармакларын бармакларына сыпыра, ул да түгел, уң кулын йодрыклап, такыр башына шакылдата.— Һәм кызыклы фикерләр, “самое главное” — кызыклы фикерләр һәм акча, марҗасы килсәң, анысы гына табылыр! Бу сүзләр Геннадийның акылын томалап алды, иртәгә шушы мәсьәлә буенча махсус очрашуга сөйләшенеп, хыялыйны ишек төбенә кадәр озатып куйды. Ә теге һаман сөйләнде дә сөйләнде, тик Вәлишин гына ишетми иде инде. Геннадий бу эшкә алынды, көткән нәтиҗәләре чыннан да сөендерерлек булдылар. Альбинасы, шушы яңа оештырылган клубның президенты вазифасына керешкәч, яхшы якка үзгәрде, үз-үзен яратуы кимеп, башкаларга хөрмәте артты. Әле бу шәхес, әле икенчесе белән очрашалар. Өстәлләр — түләүле, кешеләре — бихисап, бигрәк тә Альбинаның үзе кебек эшсез ханымнар аның клубы әгъзалары. Акчаны бу “изге эшкә” берсенең дә ире кызганмый. Барысы күз алдында, нишлиләр икән дип кайгырасы да юк! Альбина кичләр буе йокы бирми, очрашкан кешеләрнең нинди олуг шәхесләр икәнлекләре хакында сөйли, әгәр дә композитор белән танышу бәйрәме уздырсалар, шуның белән бергәләшеп көйләр язсам иде, ди, шагыйрьләрдән соң шигырьгә тотына... Әмма хатынының үз-үзен яратуы вакытлыча гына басылып торганлыгын Вәлишин аңламый калды. “Чир китә, гадәт китми!”— диләр түгелме соң? Альбина эгоистлык хисен еракка яшерде, аны күрсәтмәс булды, тик бу чиреннән тулысынча түгел, бөтенләй дә аерылмады. Шулай да үз-үзен тотышын яхшыртты. Ул хәзер лаеклы һәркем каршында шәхесен түбәнчелекле итеп, алардан җиңел генә, күңелләренә тимичә диярлек өстен чыгарга өйрәнде, артыгы белән кычкырып торган киемнәрдән саклана, гади кебек күренгән затлы әйберләргә генә ихлас тота. Элек бармагы саен алтын кисә, әллә нинди кыйммәтле әйберләр тагып-тагынып бетерсә, хәзер боларның барысыннан да үзен азат кылып, гадирәк, күзгә ташланмый торганчарак булырга тырыша. Бу үзгәрешләре һәммәсе дә ирен сөендерә иде, билгеле... Бәхетенә күрә тормыштан бөтенесен дә җиңел генә алырга күнеккән ханым, Ханбалның ихлас күңелдән коллыкка бирелүен тойды, аның тыгыз атлет тәненә мәхәббәте төшеп, үзенеке генә итәргә уен ныгытты. Аңа бу теләге тормышка ашар кебек иде. Ул ялгышмаска тиеш. Шушы рәвешле уйнатып, мөмкин кадәр алдап, дөньясын онытырлык дәрәҗәгә аны җиткереп торса, әлбәттә Ханбал бары тик аныкы гына булачак, бүтән бер генә кем дә аңарга кирәк булмаячак! Ханымның эчкә яшерелгән эгоизмы шушы рәвешле калкып чыкты һәм егетне үзенеке генә итеп күрергә, шәхесеннән дивана Фәрһад ясарга ал ачты. Әмма бу гади эгоизм хисе генә түгел, бәлки бер күрүдән яратып өлгергән йөрәгенең таләбе белән дә бергә тернәкләнгән җан вә тән сагышына әверелергә өлгергән омтылышлары иде. Ханбал, сихерләнгән төсле, кем кулына һәм ничек килеп капканын төшенми, аңлар дәрәҗәдә түгел иде. Моңа кадәр сакланып килгән сафлыгы искәрмәстән кулы төшереп җибәргән пыяла савыт төсле челпәрәмә ватылды. Нинди изге әйберне дә мизгел эчендә югалтырга мөмкин шул. Бу язмышыдыр инде!
XV Альбина подносны кулына күтәрде. Назлы итеп кенә Ханбалга карап куйды, егетнең акылы башыннан чыгып очты, нәрсә теләгәнен дә аңлашмый торганлыгы сәбәпле, ханым: — Читкәрәк алып куярга иде,— дип белдерде. — Менә монда, яныбызга гына, урындыкка,— дип, егет кабалана-кабалана подносны кулына күтәргәндә чак төшереп җибәрмәде. Альбинага аның шулай бимазалануы тагын көлке булып тоелды, юри кыланган төсле боргаланып-сыргаланып алды. — Утыр каршыма! Ханбал баш-аяк буйсынды. Ханымның каршысына килеп тезләнде. Хәзер ул үбәргә һәм кочарга тиеш иде булса кирәк. Әмма Альбина бер йөзем өзеп капты һәм аны, тел очына утыртып, егеткә таба якынайды. Ханбал да эшнең нәрсәдә икәнлеген аңлап алган төсле аңарга таба елышты, авызын ачты. Ханым: “Алай түгел!”— дигән кебек башын чайкарга, үртәргә теләде, әмма йөзем җимеше аның теле артыннан кире кереп китте һәм йотылып җибәрелергә мәҗбүр ителде. — Юк, алай түгел!— диде ул бераздан.— Алай түгел лә инде! Телең белән ал! — Ничек инде?— Егет аптырап китте. — Берничек тә түгел! Менә шулай... — Юк, булмый! Ханым, үпкәләгән төсле иреннәрен турсайтып, Ханбалга тәне белән сарылгаланып кына назланып алды һәм: — Әйдә инде, шулай күңелле бит ул!— дип, Ханбалга тагын да якынрак елышып, җилкә очларына сыпырынып үтте.— Курыкма! — Булдыра алмамын, ахрысы!.. — И-и, куркак куян! Ханым тагын авызына җимеш өзеп капты, аны тел очына утыртты һәм егеткә таба авызы белән үрелде, күзләрен йомгандай итте. Ханбал, аның таләбенә буйсынып, шулай ук телен сузды, тыннарына тыннары кушылды. Альбинадан менә хәзер йөземне алырмын да теләген канәгатьләндерермен дип уйлаган иде дә, көтелмәгән хәл аның тәненә яңадан җылы йөгертте. Мәхәббәт уенының барлык тәмен татып яшәргә күнеккән ханым тел очындагы йөземен теш арасына кысты, аннан татлы җимеш суы агып чыкты, телләре телләренә кушылганда ул ширбәт Альбинадан Ханбалга күчте. Егет болай ук буласын өмет итмәгән иде. Тел очына тигән татлы җимеш согы аның тамак төбен тибрәтте. Йоткылыгы тартты. Һәм ул, түзеп тора алмыйча, телен артка җибәрде, аның белән бергә ханымның иреннәре дә суырылып керде. Табигый халәтенә кайтырга тиешле теле шул вакытта ханымның авыз куышлыгына үтеп керде. Альбинаны Ханбал тыела алмыйча суыра-суыра үбә башлады. Җаны урыныннан кузгалды, тәне теләк кайнарлыгы белән ханымны үзенә буйсындырды. Акылларын мәхәббәт сөреме тәмам каплап китеп, алар онытылып-онытылып маташтылар. Әгәр дә шунда кемдер ишектә звонок бирмәгән булса, бу рәхәтлекләре белән чиксезлеккә килеп ирешерләр кебек иде. Звонок тагын кабатланды. Икесе дә сагаеп калдылар. Әмма Альбина егетне өстеннән кузгатмады, биленнән кочкан килеш: — Ачкычы бармы аның?— дип сорады. — Юк! Һичкемгә ачкычымны биргәнем юк! — Әллә берәрсен көтә идеңме? — Юк, миңа кем килсен! — Ул вакытта бер дә борчылырлык нәрсә түгел! Бераз суына төшкән егетнең күкрәкләреннән үзенең үбешә-үбешә йомшарып беткән иреннәре белән кытыкларга тотынды. Ханбал, әсәрләнеп, үз-үзен белештерми ыңгырашты, кайнар сулыш ханымның чәч толымнарына кереп буталды, егет аның муеннарыннан, маңгай һәм күзләреннән үпте. Альбинага да рәхәт, ул да назланып ыңгырашкандай итә иде. Звонок өзек-өзек кенә ике тавыш белән тагын кабатланды. Егет, шикләнеп, ханымнан аерылырга тартылды, сагаеп калды. Альбинаның моңа ачуы килсә дә, аны биленнән кочып тоткан хәлендә кала бирде. — Ни булды?— Бу вакыт аралыгы ханымны суытты. Әмма баш миен каплаган рәхәтлек томаны таралып өлгермәде.— Ташла син аларны!.. Син — өйдә юк! Син минем белән! Син бары тик минеке генә һәм башка һичкемгә кирәгең юк!— дип егетне үгетләде. Алар тагын мәхәббәт идиллиясенә чумдылар, әмма элеккеге рәхәтлекләре китеп, тәннәре суына башлаган иде инде. Шулай да егет үз эшендә булды, мышнарга-ухылдарга ук тотынды, ханым, аны ашыкмаска өндәп, тыярга тырышты, көтелгән рәхәтлек килеп чыкмады. — Бөтен тәмен бетерделәр!— дип зарланды куйды Ханбал. Звонок тагын кабатланды. Бу юлы өч тапкыр рәттән бирделәр. Шушы хәл Альбинаның чыгырдан чыга язуына җитә калды. Чактан гына егетне дә ачуланып ташламакчы иде, вакытында тыела белде. Юкса бар теләкләре дә үзе белән калып, планнары челпәрәмә киләчәк иде. — Хәзер чыгам да баскычтан очырам үзен! Ханбал көлеп җибәрде: — Синме? — Ә нигә? Мин! Йөрмәсеннәр вакытлы-вакытсыз! Альбинаның бу сүзләреннән егет курка калды: “Булыр да! Моңа эләксәң!” Шулай дип уйлады уйлавын, әмма ханымның усаллыгы аны читләштерәсе урынга киресенчә тагын да араларын якынайтты гына, моңа кадәр үзен якларга әзер торган бер кешене дә очратмаган Ханбал инде канат астына кергәнлеген тоеп сөенә идеме, әллә назлы сүзләрдән соң катгыйны ишетүдән үртәлепме авызы ерылды. — Кызу икәнсез! Шушы сүзеннән соң аның авыр һәм озын гәүдәсе ханымның кочагына тагын да ныграк елышты, ул үзен баласытып тоя башлады. Ә чынлыкта аларның яшь аермалары бары тик җиде генә ел иде. — Бер дә кызу түгел! Сине алып китәрләр дип кенә курыктым! Җан кисәгем минем! Мин сине беркемгә дә бирмим! Хәтта урлап алып китсәләр дә артыңнан барып табам, тартып алам! Белеп тор! Син бары тик минеке генә булырга тиеш! Ханым, кузгалып, өстенә халат киде дә: — Кара әле, синеке миңа нәкъ таман икән!— дип көлеп, ванна бүлмәсенә таба юнәлде. Әмма Ханбалның буй-буй халатының итәге аның артыннан идәнгә сөйрәлеп бара иде. Альбинаның ванна бүлмәсенә китүеннән файдаланып, Ханбал тиз генә ишек янына килде, “күз”дән анда кем барлыгын карады. Әмма анда, әллә ачулы сүзләрен ишетеп, әллә көтә-көтә зарыгып та ачып кертүче күренмәгәч борылып киткәннәр, һичкем юк иде. “Кайсысы иде икән?”— Ханбал ишек төбендә кешене зарыктыруын уйлаудан уңайсызланып алды. Килеп, тәрәзәдән тышка текәлде: “Китеп бармыймы икән берәрсе?” Анда да беркем дә күренмәде. Ул арада ванна бүлмәсеннән чыккан Альбина аның аркасына килеп асылынды, буе буйлап үтте, иркәләде, шулай үзе дә иркәләнде. — Әллә нәрсә булды әле минем белән, тәмам гашыйк иттең!— дип сөйләнде үзе.— Яратам мин сине, матурым, бик тә, бик тә ярата башладым!.. Аның сүзләренә егет шунда ук җавап бирергә тиеш иде. Әмма ул әйтми калдырды. Аңа бүгенге бу рәхәтлекләр артыгы белән җиткән, һәртөрле мавыгулардан арыган, тәнендә һәм җанында йончыну тоя башлаган иде. Ханым гына һаман да үзенең эшендә булды. Егетнең җавап бирмәвенә үпкәсен белдереп иреннәрен турсайтты: — Нү-ү! Әйт инде берәр сүз!.. Ханбал шунда ханымның җилкәләреннән сыпырды. Урындыкка утырды һәм аны алдына алды. Күңелен биләгән Альбинаны үпкәләтәсе килмәде. Гәүдәсе авыраеп калганын тойса да, ханымның калын чәчләре арасына борыны керүгә, җаны тагын җиңеллек тоя башлады. — Мин дә сине бер күрүдә яраттым! Дөресрәге, мин сине электән үк беләм төсле! — Ә ничек итеп яраттың? Альбина рәхмәт йөзеннән буларак аның маңгаеннан үбеп алды. Битенә битен куйды. Иреннәреннән наз өзде. — Ничек итеп яраттың, сөйлә инде?!. — Белмим, әмма яраттым инде... Беренче тапкыр гашыйк булгандагы кебек! Хәтта менә бүгенге көндәге очрашуыбыз, шушылай якынлашуыбыз тәтемәгән булса да мин барыбер сине яратачак идем бит! — Нәрсә, кирәк түгел идеме әллә? — Белмим! Болай ук якынаеп киткәч, кире кагу мәгънәсез! — Бәхетеңнеме? Ханым үзен Ханбал өчен күктән төшкән бәхет итеп сизә, егеткә дә аның шулай икәнлеген аңлатып калырга тели иде. Белеп торсын, бүтән кабатланмаска да мөмкин бит! — Әгәр дә мин башка килмәсәм, шуның белән онытсам? Ханбалга бу турыда уйлау авыр булып китте. Чыннан да, әгәр теләмәсә — ханым аңа һичкайчан килмәячәк. Сагынсаң да эзләп таба алмаячаксың, егет. Мондый бәхет хактан да гомергә бер генә тапкыр иңәргә мөмкин, кадерен белеп калмасаң — кабатланмаячак! Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:
|