![]() ТОР 5 статей: Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы КАТЕГОРИИ:
|
КӨЗГЕ ЯҢГЫРГА КАДӘР 11 страница— Ни сколько, дядя Фёдор! Если в такие минуты друг-другу не помочь, то можно ли назвать нас людьми? Фёдор дәдәй нәрсә әйтергә белмичә, аптырабрак калды. Ханбал үз фатирына ашыкты. Эчеп бетермәгән чәен чәйләргә дә комлыкка төшәргә кирәк аңа! Әмма кайнаткан чәйнеге бу ара вакыт эчендә суынырга өлгергән иде. Аны кабат яңартты, тәбәсен җылытып тормаска булды. Радиодан астрологик фараз тапшыра иделәр. Ханбал үзенекен көтеп алды. Серле очрашулардан сак булырга киңәш иттеләр аның йолдызлыгындагыларга. “Фёдор дәдәй белән очрашу хакында сүз барадыр!”— дип нәтиҗә дә чыгарып куйды егет. — Һе-е, дөрес сукалыйлар болар! Акчалар очты. Хәерлегә булсын! Үзләренә дә акчалары юктыр инде. Бу үзгәрешләрнең пенсионерлар өчен бер дә файдасы булмады шул. Ни гомер буе үлемтеккә саклаган акчалары да юкка чыгып бетте. Пенсия акчалары тиен генә. Уйлап та бирмиләр мескеннәрне... Ул шулай үзалдына сөйләнеп куйды. Кайнап чыккан чәен эчәргә кереште. Бу юлы беркем дә борчымас инде! Ишектән тагын звонок бирделәр. Өзек-өзек ике тапкыр чәрелдәп куйгач, Ханбал шунда ук дядя Фёдорны исенә төшерде: “Әллә Марфа түтәй өзелеп тә киткән микән?” Барып ишекне ачты. Аптырап китте. Аның каршысында кичә танышып, кич буе сөйләшеп йөргән Альбина басып тора иде. Егет нәрсә әйтергә дә белмәде. “Эчкә дәшәргәме соң моны?”— дип уйлап алды һәм ишекне киңрәк ачты: — Ба-а, керегез, Альбина ханым! Минем монда яшәгәнемне кайдан белдегез? Рәхим итегез! Альбина эчкә узды. Ул кичәге төсле юка җәйге плащтан түгел иде. Ефәк кебек сыланып торган нәзек күлмәгеннән, калын чәчләреннән аңкыган затлы хушбуй исе тиз арада бүлмәләргә таралырга өлгерде. Бу диварлар эчендә мөгаен беренче тапкыр аңкыгандыр мондый да шифалы чәчәк исләре. — Исәнмесез! — Исәнмесез... Исәнмесез, Альбина ханым! Узыгыз! Менә өстәл янына, чәйгә рәхим итегез! Әле генә кайнап чыкты!.. Алар кухняга уздылар. Өстәлде кабарлык бер нәрсә дә юк иде. Альбина көлеп җибәрде. Кулындагы пакетны Ханбалга тоттырды, үзе тәрәзә янына арт белән килеп басты: — Болары — сезгә күчтәнәч! Чәй янына яхшы булыр! Җимешләрне юып тормасагыз да була, әгәр дә миңа ышансагыз инде... Мин аларны әзерләп үк килдем... Егет нишләргә дә белмичә, оялып кына пакетны ачып карады. Өркенгән кебек булды. Юк, ул мондый нигъмәтләрне кабул итә алмый, гомерендә дә күрмәгән, татып карамаган. Ат бәясе торучы ризыклар түгелме соң болар? — Нигә тукталып калдыгыз? Алыгыз, ал! Үзегез өстәл янына чакырдыгыз, ә үзегез сыйларга да теләмисез! — Ни бит... — Бер ни дә түгел, үз күчтәнәчен ашаган кунак бәхетле вә хөрмәтле була дип әйтә торган иде безнең әти! — Алай дисез икән — бик яхшы! Чыннан да әйдәгез әле үз күчтәнәчләрегез белән үзегезне сыйлыйм! Ханбал өстәлгә төрле-төрле җимешләр чыгарып, аларны тимер табакка тезде. Торт куйды, камыр ризыклары, шоколад һәм бер шешә Шампан шәрабы. Шешәсеннән аңлашылганча, чит илдән китертелгән эчемлек иде бу. Күчтәнәчләр өстәлгә менеп утыруга, егет Альбинаның әверелде дә калды. Хәзер инде ул үзе Ханбал белән идарә итәргә тиеш һәм шулай эшләгәндә генә аларның мәҗлесләре күңелле үтәчәк! Моны ханым акылы вә күңеле белән аңлап алды. — Утырышыйк! Шәрабны, кирәк дисәгез, ачсагыз да була! Үзен-үзе белештермичә егет аңа буйсынды. Шампан шәрабы шартлап ачылды, әмма күбекләре идәнгә түгелмәде. Затлы әйбер тиз генә бозыла димени? Пыяла фужерларда вак һава бөртекләре кайнады. Танышу хөрмәтенә күтәрелгән беренче йотымнан кыз туктап калса да, егет ахырына кадәр эчеп тә бетерде, артыннан җимеш тә кабып җибәрде. Шунда рәхмәтле йөзе белән балкып Альбинага күз салды. — Нигә эчмәдегез?.. Ә-ә, шоколадны ачмаганмын икән!.. Ханым елмаеп куйды. Ханбал үз янында торган шоколадларны, берсе артыннан икенчесен кәгазьләреннән бүсеп, Альбина алдына тезде... — Рәхим итегез, ханым-әфәндем! Үз күчтәнәчегез белән... Этегез кая соң? Егет як-ягына каранып алды. Аның үзен болай тотышы сәер һәм кызык иде. Ханым елмая бирде. — Нигә алып кермәдегез? Урамда калдымы әллә? — Юк, өйдә... Аның эше — йорт саклау! — Һәм сезне... Егет үзенең телгә оста икәнлеген, акыллы баш булуын бер фужер шәраб күтәрүгә күрсәтә дә башлады. Мондый беркатлылар Альбинага ошамый иде. Әмма бу юлы аңарга кызык тоелды. Егет тагын шәраб койды, үзе сөйләнде: — Нигә эчмисез, әллә нәрсәсе юк бит! Әллә нәрсәсе булмаса да шәраб томаны егетнең акылын адаштырырга җитә калды. Аның күзләре пыялаланды, теле ачылып китте. Әмма тиз үзен кулга алырга өлгерде. Альбина да аның айный баруын тойды һәм шикләнгән җиреннән сөенеп куйды: “Бер алкаш икән бу дип уйлаган идем, кыланган гына икән!” Егетне тәмам үз хәленә кайтып җитәр дип куркыпмы, аңа икенче фужерын күтәрергә тәкъдим итте: — Монысын фатирыгызның бәхетле килен күрүе өчен эчик! — Юк-юк,— дип каршы төште Ханбал,— сезнең кебек күркәм хатынның монда хуҗабикә булып килүе өчен! Альбинага аның бу сүзе дә ошады. Ә нигә? Кызыклы фикер! Җаны теләгән — елан ите ашаган! Ә бәлки? Гомер буена карт ир белән тормас бит инде! Андыен күрде, хәзер яшькә барса да була. Әгәр дә шаяртмаса! — Сез кызыклы кеше икәнсез! Әмма фикерегез — заманча!— Шунда Альбина: “Уйлап карарга булыр!”— дип тә өстәмәкче иде дә, вакытында тыелып калды. Болай да Ханбал ярты өркегән иде. Ханым, беразга тынып торгач, сүзен борып җибәрде:— Нәрсә өчен эчәбез була әле? Сезнең өйләнүегез өченме? — Юк-юк!— дип тагын каршы төште егет.— Сезнең өчен эчәбез! Йортыбызны үзегезнең якты йөзләрегез белән нурландырган өчен! Күтәрик!.. Ханым килеште. Фужерлар зеңләде. Пыяла тавышы, тонык кына аваз белән: “Әйдәгез!”— дидеме, әллә ул сүзне Альбина әйттеме, Ханбал моңа игътибар бирмәде. Бу юлы ханым беренче булып фужерны авызына якын китерде, яртысына кадәр эчте. Аның артыннан калышмаган егет су йоткан кебек бушатып та куйды. Авызына тагын җимеш капты. — Сез нигә бетермисез инде? Бигрәк тәмле бит! Эчегез, эч, Шампан шәрабыннан берни булмый! — Эчәм-эчәм, шикләнмәгез! Альбина ахырына кадәр күтәрмәкче иде, әмма аз-азлап кына капкалап эчәргә күнеккәнлеге сәбәпле булдыра алмады. Тынып калган мәҗлестәшләрнең уйларын бүлеп радио ашык-пошык сөйли башлады, соңгы хәбәрләр иде. Ханбал, урыныннан кубып, аны бөтенләй басты. — Бер авыз сүз әйтәләр дә реклама тутыралар... — Бүген бик яхшы көй тапшырдылар, тыңладыгызмы?— Альбина, шушы сүзләрен Ханбалга җиткерүгә, иртәнге якта шул музыка астында кичергән хисләрен исенә төшереп дулкынлана куйды. Аныңча егет тә шундый ук уй-тойгылар кичергән кебек иде. Әмма ялгышты. Ханбал исә ханымның нәрсә хакында әйткәнлеген бөтенләй аңламады. Бераз утыргач, Альбина урыныннан кузгалды да: — Әйдәгез, фатирыгызны күрик! Нинди яхшы шалаш икән бу!— дип, егетнең кузгалуын да көтмәстән залга үтте. Аның артыннан җитешкән Ханбал яңа гына ханымның шаярткандай әйтеп узган сүзләрен күтәреп алды: — Гади шалаш кына түгел! Җәннәттәге шалаш бит бу! Высоцкий җырын хәтерлисезме? Әллә җырлап та җибәрмәкче иде үзе тагын, әмма бу өлкәдә сәләтенең чамалы икәнлеген тиз исенә төшереп, беренче нотасында ук тукталып калды. Ә ханым, киресенчә, аның ул сүзләреннән ләззәт табып, моңлы һәм күркәм тавышы белән: — “Я согласен на рай в шалаше...”— дип көйләп тә җибәрде. — Һо-о, сезнең тавышыгыз моңлы икән!..— дигән сүзләрен Ханбал әйтмичә дә кала алмады. Ә ханым аны тагын да алдый бирде, ымсындырыпмы җибәрергә теләде: — Тавышым гына түгел-л-л... — Йөзегез дә, чәчләрегез дә, башка җирләрегез дә... Алда килгән ханым кинәт кенә борылды. Алар күзгә-күз очраштылар. Икесенекенә дә ут төшә башлаган иде инде. Ханым, мондый очракта иренең йөргән вакытларында ничек кыланганлыкларын белгән кеше буларак, егетнең күзләрендәге очкынын тәненә дә йөгертерлек рәвештә әйтеп куйды: — Сезнең дә... Сез дә бик чибәр кеше, Ханбал! Көтелмәгән сүз үз эшен эшләде. Мескен егетнең колагыннан үтеп, баш миендә дә туктап тормастан, йөрәгенә барып кадалды. Алар гүяки аның сөйгән яры тарафыннан әйтелгәннәр дә үзен мәңгегә бәхетле иткәннәр! — Син дә... — Син дә!.. Ханым һәм егет бер-берсеннән калышмадылар. Икесенең дә намус вә сафлыктан башка югалтырлык нәрсәләре юк иде. Булса да башларына кереп карамады. Иреннәренең бер-берсенә күрсәткән назы тән теләгенә әверелде. Әмма егет үзен вакытында тыеп калырга өлгерде, читкәрәк борылды. Аның көтмәгәндә кисәк кенә суынуы Альбинаны чыгырыннан чыгарса да, ханым акыллы иде, үз эшен белеп башкарды, ярым пышылдаган тавышы белән Ханбалны сихерләргә тотынды: — Сез нишләдегез, җан кисәгем? Сез нишләдегез?.. Егет җиңелде. Хатын-кызлар белән шаяруның нәрсә икәнлеген дә төгәл төшенмәгән, дөресрәге, гөнаһы булыр дип кенә белгән Ханбал акланырга тотынды: — Гафу итегез, мин беләм, сез намуслы кеше... Әллә ничек кенә шулай килеп чыкты инде... Юк, эшне Альбина башлады, ул буйсындырды егетне. Әгәр дә үзеннән көтсәң, дөнья ахырына кадәр дә җөрьәт итә алмас иде. Аның шулай йөзен читкә борып, оялып кына акланулары ханымның сихер тырнагына яхшы ук кабуын дәлилли иделәр. Хәзер әңгәмә башкачарак юнәлеш алса яхшырак. Егет чыннан да бу өлкәдә тулы мокыт икән, димәк Альбина үзе аны җитәкләргә тиеш, ятьмәсенә эләктереп кенә калмыйча, йөрәк итен кыздырып ашарга, ни эшләгәнен дә төшенмәс дәрәҗәгә җиткерергә!.. Һәм шулай булды да.
XIV Ханбал хатын-кыз белән мөнәсәбәттә үтә дә сак кеше иде. Шул сәбәпле бүгенге көненә кадәр өйләнә дә алмады. Аны дуслары тегенең белән, бу кыз белән таныштырып карадылар, әмма бер дә егетебез сер бирмәде. Сөйләштереп тә, ярәштереп тә аптырагач, аны бу мәсьәләдә борчудан туктадылар. Элегрәк, фатирсыз вакытында: — Нинди өйләнү ди ул? Торырга җирең дә булмасын, тулай торакта бәхетле гаилә төзеп, рәхәтләндереп яшәү мөмкинме соң!— дип кырт киссә, инде бу яктан тормышын көйләп җибәргәч, артыгы белән сайлана башлады. Теге кызның монысы ошамады, ул матурның бу җиренә күңеле төшмәде һәм: “Болар минем үземне түгел, фатирымны күзлиләр!”— дигән нәтиҗәгә килеп, буйдак калуны өстенрәк күрә иде. Нинди генә саран һәм ахмак булмасын, үзенә лаеклы кешенең кайчан да килеп чыгасына өмет тотып, һәркемнән шәхесен өстен тотты. Бергә эшләгән иптәшләреннән читләшеп, аларның барысын да үзенә берәр таныш кызларын тагарга маташуда гаепләп, бу мәсьәләдә активлык күрсәтмәгән Хәниф белән генә әшнәлектә иде. Мөгаен да аның еш-еш үз хатыныннан зарланулары, Ханбалны өйләнмәве аркасында бәхетле дип әйтүләре, хатын-кызга кызыгып күз салмаулары икесен берләштергәндер. Шуның белән алар бүтән ирләрдән нык аерылып торалар. Башкалар, мөмкин икән, күзләре төшкән ханым яки кыз артыннан, дөньяларын онытып, бозау кебек йөрергә әзерләр һәм, бу өлкәдә шактый күп уңышларга ирешеп, ахырда янгалый да торган иделәр. Әмма барыбер, мең тапкырлар тәүбә итсәләр дә, тавыш-гауга утыруга, тагын берәрсенә мәхәббәт богауларын әзерләп, ятьмә үрергә тотыналар, адашалар, рисвай булалар. Башкача яшәүне күз алларына да китерә алмаганлыклары аркасында Ханбал аларга көлеп карый, тик үзләренә сиздерергә җөрьәт итми, юкса үзен җир белән тигезләп китәрләр иде, син үзең булдыра алмыйсың, шунлыктан кешедән көнләшәсең, ким икәнлегеңне сизенмисең диячәкләрен белмимени ул? Хәнифнең башка кыз-кыркынга күз салмавы хатынының усаллыгы аркасында гына икәнлеген Ханбал белми, ә Хәниф, киресенчә, Ханбалның өйләнмәү сәбәбен саранлыгыннан дип күз алламый, ниндидер бер җитешсезлеге белән бәйледер дигән фикердә тора. Шунлыктан, бүлекләрендә берәр бәйрәм оештырылып, хезмәттәшләре шактый кыза башлауга, болар икесе дә ут-күздән сакланган диндар суфилар төсле мәҗлесне ташлап таю ягын карыйлар. Икенче көнне кичә булган гаҗәп хәлләр бүлмәдән-бүлмәгә тел ярдәмендә күченеп йөри башлый, анысы монысыннан көлә, монысы — анысыннан! Ханбал белән Хәнифкә генә тиюче кеше юк. Алар — тыныч, әмма белмиләр һәм төшенмиләр, өлкәннәр боларны аңлый алмый, яшьләр чүпкә саный. Арадан усалрак теллеләр: “Әнә зәңгәрләр!”— дип үзләреннән көлә. Әмма Хәниф моны үз адресына кабул итми, Ханбал, “зәңгәрлек”тә гаепләнерлеге булмагач, колак аша гына уздыра. Аны күпләр күңелсез һәм соры шәхес дип беләләр, әмма хакыйкатьтә Ханбалның эче тулы сагышлы сер икәнлеген күз алларына да китерә алмыйлар. Адәм балалары, бер-берсенә бәя биргәндә, кемнең күңелендә нәрсә бар икәнлеген белмәүләре аркасында бик тирән ялгышлар ясыйлар. Ахырда үзләренең ничек ялгышканнарын күрәләр, әмма моның белән килешергә теләмиләр. Ахмак дип уйлаган кешеңнең акыллы икәнлеге, наданның галим булуы вакытлар үтү белән ачыклангач, никадәр алдан күрүчәнлек сыйфатыннан мәхрүм яшәгәнлекләрен кабул итәргә теләмиләр, үз-үзләренә үпкәлисе урынга, үз чорында дөрес булмаган бәя алган бәндәне хурларга тотыналар. Тормыш һәркемнән өстен, заман бар нәрсәне хәл кылучы! Алар туктый һәм туктала белмиләр. Яралардан коткаралар, хәтерне сафландыралар. Әмма аларның бары тик бер нәрсә — адәм баласының күңеленә генә хуҗа була алганнары юк. Ул кузгалды исә, тормыш та, заман да туктала, вакыт артка таба йөгерергә тотына. Күңеле төзек кеше тормыш, заман һәм вакыт ваклыкларыннан тулысынча азат! Мөгаен шуның өчендер андый кешеләр озын гомерле булалар! Ә күңеле кузгалган кешеләр аяк асларында туфракны тоймый башлыйлар, күзләре сөрмәләнә, әллә кайларга хыяллары белән ашалар. Ханбал да шундый бәндәләр хисабыннан, ахрысы. Күңелендәге мәхәббәт хатирәсе вакыт-вакыт күңелен кузгатып куя, элгәре моның нәрсә икәнлеген дә аңламаган исә, хәзерге көндә ул ансыз яши алмый һәм яшьлек мәхәббәтенә мең рәхмәтле. Әгәр дә кавышып гаилә корсалар, бәлки менә шушы кадерле хисләрдән мәхрүм калган булыр иде, әле дә ярый вакыйгалар, каршы кебек тоелсалар да, аның файдасына тәмамланганнар. — Ханбал, син минем яшьлегем төсле!— Альбина егетнең бит очыннан үпте, анысы иреннәрен сузды, әмма ханым инде арыган, назларга-назланырга артык теләге юк иде, чалкан ятты.— Еракта калган яшьлегем син минем! “Сәер,— дип уйлады егет,— юкса мин дә нәкъ шул сүзләрне әйтергә теләгән идем бит. Үпкәләрме-юкмы дигән булып, кыенсынып маташтым. Аның да шушындый, миңа охшаш егете булды микәнни? Кызык инде бу дөнья! Кабатланырга һәм кабатларга ярата. Ул бит, Альбина, нәкъ Регинаның үзенә охшаган. Калын чәчләре дә, бит очындагы миңе дә, хәтта исе дә!.. Оятсыз да кеше инде мин, исләренә кадәр хәтеремдә калдырганмын! Охшаш шул алар бер-берсенә, бик охшаш! Әйтәм аны кичә яныннан китә алмадым!” Ханбалның күңеле кузгалды, серле сагышы менә хәзер бүселеп китәр дә йөзенә чыгар... — Регина! — Кем-кем?.. Альбина, сәерсенеп, егеткә карады: “Син инде бу исемне беренче тапкыр гына әйтмисең, оныттыңмы әллә? Мин бит Регина түгел!”— димәкче иде дә, артыгын күпертмәскә ниятләде. Әмма егет, шәрә тәненә тышсыз кызыл юрганын тарта-тарта, сорауга җавап бирергә тотынды: — Сиңа бик тә охшаш кыз... Дөресрәге, кыз иде, хәзер инде хатындыр... Яр тапкандыр! — Кызык! Шул кыз аркасында буйдак калдың дамы? Бер башланган сүзне инде өзеп ташлау мөмкин түгел иде. Альбинага, хатын-кыз буларак, чит кешенең күңел түрендәге сере әлбәттә кызыклы, бик кызык иде. Кемнең серенә керәсең, аның күңеленә үтәсең, колың ясыйсың, кимендә дусты сыйфатында йөрисең. Моңа кадәр андый кеше Альбинага кирәк түгел иде, ә хәзер ул мохтаҗлык татый. Сер бүлешер, яшерен очрашуларга дәшәр, эчендәген тышына чыгарып салыр, кадерләр вә хөрмәтләр иптәш кирәк аңа. Ул чит, моңа чаклы күренмәгән, яшьлеге төсле җылы һәм ягымлы кеше булырга тиеш. Әмма тулысынча үзенә генә калдырырга теләмәүче, ире-гаиләсеннән көнләшмәүче, алардан аерырга теләмәүче, башка хатыннарга күз салып, итәк артыннан кумаучы, ягъни бар барлыгы белән үзенә генә, Альбинага гына гомерен багышлаган ир өстенә ир, дөресрәге, бер дә өйләнмәгән чибәр егет кирәк аңа. Ә Ханбалның барлык сыйфатлары нәкъ менә шушы таләпләргә туры килә: буе да, төс-биткә күркәмлеге дә, дәрвишлеге дә, башкасы да! Һәм тиздән ул аңардан “Хөсрәү вә Ширин”дәге дивана Фәрһадны ясап куячак! Бу эшкә тотынды инде, барысы да хәзергә уңышлы бара. — Ә син ул кызны, Регинаны, дим, ярата идеңме соң? — Ничек дип әйтим...— Ханбал шунда Альбинаны кимсетермен дип уйлап куярга өлгерде.— Бәлки... — Юк, син дөресен әйт! Миңа хакыйкать кирәк. Ялган болай да дөнья тулы. Безнең арада бары тик дөреслек кенә булырга тиеш! Аңлыйсыңмы, матурым? Егетнең сүздән җәһәт кенә тайпылып китәргә маташуын ханым яратмады. Сүз атының дилбегәсен үз кулына алып, аны яңадан дөрес юлга юнәлтеп җибәрергә тырышты. Әмма Ханбал тәртә арасыннан чыгарга өлгергән иде инде, аны кабат урынына кертү кыенрак булачак. Шулай да... Нигә кыен дияргә? Җае Альбинаның үз кулында бит! Хисләрендә саташтырырга да күңелен генә кузгатырга кирәк! — Матурым минем-м! Альбина егетнең муены буйлап кулын чәчә араларына кадәр назлап кына шудырды, икенче ягыннан кайнар иреннәрен тидерде. Ханбалның бөтен тәне буйлап рәхәт калтырау йөгерде, аяк бармакларында да эсселек тойды. Әмма ул әле ирлек эшенә әзер түгел иде. — Матурым минем-м! Нү-нү-нү-нү! Иркәлим әле үзеңне бер! Егет ханымны үбеп алды. Моны эшләү кирәк булмаган икән. Тәне буйлап йөгергән татлы рәхәтлек шул мизгелдә үк сүнде. Ул яңадан чалкан ятты. Тамагы ачыккан кебек тоелды. Өстәлдәге татлы җимешләр исенә төште. — Ни булды? Альбина, сәерсенеп, үпкән җиреннән башын күтәрде. Калын чәчләре Ханбалның күкрәгенә ишелеп төштеләр. Бу рәхәтлекнең дә кадерен белмичә, егет торып китәргә талпынды. Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:
|