![]() ТОР 5 статей: Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы КАТЕГОРИИ:
|
КӨЗГЕ ЯҢГЫРГА КАДӘР 19 страницаМарфа килеп керешкә җылы кебек тоелган караңгырак өй эче яктыра бирде. Ул да түгел, мөгаллимә Сабира ханым ишектән күренде, исәнләшеп түрдән узды, Марфаны да үз янына чакырды һәм сораштыра башлады, йомышын белеште. — Камилә апа, бу сезнең улыгыз Исмәгыйльне бик яхшы белә торган кеше икән,— дип сөйли-сөйли тәрҗемә итәргә кереште ул.— Киленегез буласы икән дә, Исмәгыйльне алып киткәч, аны да милициягә чакыртканнар. Чыгарачаклар дип әйткәннәр иде, кайтмадымы, ди! — Кайтмады шул әле, Сабира кызым, кайтмады! Гөлсараның әбисе дә килеп әйткән иде кайталар дип, кайтмады шул әле, кайтмады. Бер дә хәбәр-хәтере юк. Чыгарганнар дип әйтә, ди, югары оч Зарифулла, калада күргән үзен. Кайтыр, Октябрь бәйрәменә, диләр. Күренми бит әле. Шунда эшкә урнашкан. Ярамыйдыр инде, ярамыйдыр. Бер дә күренерлеген калдырмадылар шул. Ничек кайтсын, ди, мондагы халыкның кем икәнлеген белмимени ул. Тагын башын ашаулары бар. Озак сөйләнгән сүзне Сабира мөгаллимә русчалатып ике авыз сүз белән әйтеп бирде, әмма Марфа моның белән канәгать кала алмый иде. Казандагы адресын сорады. Шушы көннәрдә үзе барып эзләп табарга ниятләнде. — Нинди адрес ди инде ул?— дип каршы төште ана, бер дә өнәмичә.— Марҗа башы белән минем улымны аптыратып йөрмәсен, беткәнме үзләрендә егет. Бернинди адрес та юк! Булса да бирмәс идем. — Камилә апа, алай әйтмә әле син,— дип, аны тынычландырырга ашыкты Сабира мөгаллимә.— Урыс булса, нәрсә, начар түгелдер бит? Бәлки улың аның белән бәхетледер? Бәхетле булыр... — Телен белмә, сүзен аңлама — нәрсәгә кирәк ул?— дип кабарынды ана, тыңларга һәм сөйләшергә дә теләмәгәндәй аларга аркасы белән борылып басты, йөзе тәрәзәгә чумгандай иде.— Улымның башын шул кара урыслар гына ашадылар. Аны чиркәү картының кызы дип әйтәләр бит, үзем исән чакта ничек итеп йортыма тәре кертим ди инде, уйлап кара, Сабира кызым? Юк-юк, нинди ата-бабада күрелмәгән эш ди ул? Әйтмәгез дә, кирәк тә түгел! Белмәдем мин аны урыс авылында кызлар янына йөри дип, белмәдем! Мондый бәлаләргә очрамас иде. Чыгып китсен, күземә күренмәсен, килеп тә йөрмәсен! Исмәгыйль улымны Гөлсара белән яши башлаган дип кайтып әйттеләр инде. Шулайдыр. Йортка марҗа керткәнче, бабалы хатын алып кайтуы мең артык! Гөлсара белән кавышсыннар да торсыннар, бер сүзем юк, әмма марҗаны аяк бастырасым юк! Әйт үзенә, кызым, әйт! Бер дә куркып торма! — Ни бит, Камилә апа... Сабира мөгаллимә каршы чыгарга тырышып карады, аңлатырга алынырга маташты, әмма ана тыңлап та тормады, үгетләренә бер дә колак салырга җыенмый иде. — Әйт-әйт, бер дә шикләнмә, кызым Сабира! Туп-турысын әйт, йортка марҗа кертәсем юк, йөрмәсен дә, сорамасын да! Улым Исмәгыйль өйләнгән инде, Гөлсарасы белән Казанда яшиләр дип әйт! Сабира боларын Камил апасы сораганча “туп-туры” тәрҗемә итүгә, Марфаның бөтен тәне буйлап оят вә курку йөгерде, һушыннан китә язды. Алты күзнең текәлеп карап торуларыннан ятсынып, шунда ук чыгып чабарга талпынды. Үз-үзен белештермәде. Ничек болай эшләде соң әле ул Самуил? Ярата иде бит, өзелеп-өзелеп ярата иде. Марфаны нигә алдады, ни хакы бар иде? Әгәр дә Гөлсарасы җанына якын икән, ни өчен Марфаның башын катырды? Әйтсен иде курыкмыйча! — Чаём садись, чаём садись!..— дип ана үзе дә русчага күчкәндәй сөйләнеп калды, Марфа саубуллашмыйча да чыгып китте. Авыр һәм вак адымнары аны читән янына китерделәр. Казык башында ике бөртек чәче һаман да җилдә тибрәнә иделәр. Марфаның боларны алып очырырга көченнән килмәде, ярым ачык җилкапкадан чыгып, үз авылларына таба атлады, башына бер фикер, бер уй кермәде. Күз алдында Самуилның күркәм йөзе, колагында: “Как я тебя люблю, без тебя жить не смогу!”— дигән сүзләре генә иде. Яши алмыйм дисә дә, бик әйбәт торып ята икән бит әле! Төрмәдән чыгуына — эзләп тапкан татаркасын, бер дә аптырап калмаган! Бу рәвешле ачуланса да Марфа күп нәрсәләрне белми һәм шул сәбәпле кайбер мәсьәләләрне төшенә дә алмый иде. Исмәгыйльне Казанга китергәч, аның рус авылында янгын чыгаруын газетада язып чыктылар. Шуннан белеп, авылларыннан килеп-китеп, очраштыргалап йөри торган Зарифулла абзыйдан барысын да кабат ишетеп, аны Гөлсара эзләп тапты. Төрмәгә төенчек белән кара ипи, бераз май, шикәр китергәләп йөри башлады. Чыгарасыларын белгәч, көтеп алды. Котылуын котылды Исмәгыйль, әмма аңарга Казанда калырга боердылар. Фатир табылмады. Бу вакытта заводка килеп урнашкан Гөлсараның бер бүлмәле торыр җире бар иде. Исмәгыйль шунда калырга мәҗбүр булды. Марфа утырып кайткан теге көндәге татар әбисе белән бабасының арбасы шул Гөлсараларның туганнары иделәр. Алар һәммә нәрсәне дә белеп тора һәм кызга, кияү куенына керү теләген белеп, һаман да шул Исмәгыйльне ычкындырмаска киңәш иткән иделәр. Әмма болай ук бик тиз төрмәдән чыгарырлар дип алар да көтмәгән булып чыктылар, шулай да дөньялар Гөлсара файдасына тәгәрәде. Марфа авыр хәлдә калды. Ничек кайтып, кайда егылганлыгын белмәде ул. Ни дип татар йорты аны кабул итсен ди инде? Кайда һәм кайчан күренгәне бар андый вакыйгаларның? Шәһәрдә генә мөмкиндер ул мондый бәхетләргә ирешү... Марфа авырып китте, күңеленең бозылуы, хәтеренең чуалуы аны тәмам эштән чыгарды. Ул һаман, ил өстенә ак кар ятып, суык кыш башланып китүенә карамастан, үзенең чаршау артына көйләнгән урынында авырый бирде. Дөньяның кызыгын һәм рәхәтен тәмам югалтып, җанын алырга хәерсез үлемнең килүен теләде, тамактан калды, ябыкты, агарды. Берәүләр мондый хәлдән ямьсезләнеп китсәләр, ул, киресенчә, унсигез яшьлек кыз, чибәрләнгәннән-чибәрләнде, күрер күзгә изге икона-сурәттәге Мәрьям-ана сыйфатлары керде үзенә. Озак ятып арыган тәнен язар өчен төннәрен торып утыргалаган чакларында, уянып китеп, ут кабызган әнкәсе аның шушындый кыяфәтен күрүдән егылып китәрдәй булды. “Бу бала бер дә мантымас, ахры. Тиздән аерылырбыз кебек тоела!”— дип иренә дә сөйләде, аны да шиккә салды. Ул юрауларга карамастан, яңа ел алдыннан, халык бәйрәмнәр ясый башлаган көннәрнең берендә Марфа иртән аягына басты, юынды, өстәл артына килеп утырды. Моны көтмәгән һәм кызларының авыруы булуы белән тәмам килешкән әти-әниләре хәйранга калдылар. Моңа кадәр чукынуны гадәтләреннән төшереп калдырган исәләр дә, куллары үзләреннән-үзләре хәрәкәтләнде. — О Святая Дева-Мария!— диде әнисе, әллә кызына, әллә Иисус Христос анасы Мәрьямгә атап сүз юллап. Кызлары моңа игътибар бирмәде. Туры вә төз аркасын билдән алга таба бөгеп баш какты, чәй ясады, әти-әнисенә кушылып эчә башлады. Алар бер генә сүз әйтергә кыймадылар. Гүя бу үз кызлары түгел, бәлки аларның табынын уртаклашкан изге зат иде. Чәй тәмамлануга, Марфа шул ук рәвешен саклап кузгалды, рәхмәт әйтте һәм, башын иеп кенә: — Доброго здравья, матушка! Доброго вам здоровья, батюшка!— дип сәламләде дә киенә башлады. Әти-әнисе аның чиркәүгә барачагын күзаллап, туктатырга, аркылы төшәргә дә, рөхсәт бирергә дә белмәделәр, гыйбадәтханәләрнең күптән инде җимерелә башлавын, анда колхозның ашлык амбарлары икәнлеген дә оныттылар. Гүя менә хәзер чаң кага башларлар төсле иде. Әмма ялгыштылар. Марфа комсомол ячейкасы урнашкан йортка таба китте һәм аннан кич белән генә кайтты. Уйнак Фёдор, бер артына, бер алдына төшеп, аны озата килде. Марфа сер бирмәде, әмма аның йөзе алсуланып нурлана, җаны яшәү дәрте белән тулы иде. Әти-әнисе моңа да хәйранга калдылар. Һичбер вакыт кызларын бер генә эштән дә тыймаган, үз башы — үзендә дип яшәгән җирләреннән менә бүген исә кайларда нәрсәләр кылып йөргәнен сорарга теләделәр. Әмма батырчылыклары җитмичә, вакытыннан элек урыннарын йомшартты, түшәкләренә менеп яттылар да бер-берсенең кочакларына чумдылар. Ә Марфа кич буе китап укыды, бары тик әтисе икенче тапкыр сәерсенеп ишеген ачып карагач кына, йокларга ятарга кирәк икәнлеге белән килеште, әмма күзләре озак йомылмыйча, әллә нәрсәләр турында уйлап бетерде. Аларның өйләре авылда сирәк — алты почмаклы, ихаталары ныклы, такта койма белән әйләндереп алынган — болар барысы да бабасы звонарь мирасы иделәр. Марфа үзләрен Самуил ягы белән чагыштырды һәм шул мәлдә ятсынып, сизенмәстән чирканып куйды: “Менә дурак, менә дивана! Ахмак түгел дип әйт инде син мине!— дип акылы шашынды.— Кем соң әле аның алдында Самуил, мескен татар, кем соң ул? Саташу, саташу гына булган, башка һичнәрсә түгел! Аяк астыңа чыпта итеп ташларга яраклы түгел бит, ичмасам, басурман!” Марфа үксеп елап җибәрде, авызына ястыгының тышлыгын кысты, йөрәге белән акылы тарткалашты. Иртән уянган чагында ул үзенең кайчан һәм ничек йокыга киткәнлеген аңышмый торды, бөтен гәүдәсендә авырлык тойды. Берәүләр ял итеп, рәхәтләнеп ятакларыннан кузгалалар, ә ул ватылып, арып бетеп аягына басты. Әниләре белән утырып чәй эчте, үзен алар белән кичәгенчә тотты, шул сүзләрне әйтеп өстәл яныннан купты һәм киенеп чыгып китте. Әмма бу юлы әтисе түзмәде, артыннан: — Долго не ходи, дочка!— дип әйтеп калды. Бу хәлләрнең мәхәббәт галәмәте икәнлеген аңлый иде булырга кирәк. Шулай кыш үтте, яз да китте, җәй җитте. Самуилы килеп күренмәде, Марфа аны эзләп кабат бармады, сораштырмады. Язмышы һәм бәхетсез мәхәббәте белән килеште, әмма кайчан да булса аларны тәкъдир очраштырачагына ышанып, Исмәгыйльнең юлына, бәхетенә аркылы чалынып, аны үз хәленә төшерергә һәм ялындырырга ниятләп куйды. Тик бу уе барып чыкмады, тормыш ул теләген ераккарак, гомере ахырынарак саклап калдырырга, кичектерергә мәҗбүр итте. Егерме икенче июньдә башланып киткән сугыш бар халыкны берьюлы мең бәлаләргә салды. Язлыкта тимерчелеккә ярдәмче эшкә билгеләнгән Фёдорның аягына эскәнҗә төшеп сындыруы һәм аның кыек ялгануы аркасында, арфа кормасыннан бердәнбер егет буларак, ул гына сугышка алынмыйча калдырылды. Самуилның беренчеләрдән китү хәбәре килеп ирешсә дә, кыз моңарга игътибар итмәскә тырышты. Ул вакытта сугышның бүген-иртәгә бетәчәгенә ышана иделәр. Әмма үлем хәбәрләре дә килгәләгәне ишетелә башлады. Районга, хәтта төбәккәдер әле, аның иң беренчесе Камилә анага килде. Исмәгыйльнең һәлак булуын бөтен-тирә юнь сөйләде. Ул “похоронка”ның кул арты — бу очракта шушы сүзне куллану уңышсыз икәнлеген беләм, әмма дөресе шул бит — җиңелгә чыкты, алар бер-бер артлы килә башлап, һәркем хәсрәтен үз авылында яки үз йортында гына “йотты”. Урысларның түр почмакларына икона-сурәтләре менеп кунаклады, татарларда әбиләр намаз һәм уразаны калдырмый, йола-гадәтләрне оныкларына да өйрәтергә тотындылар. Тик Марфаларда гына барысы да элеккечә калды. Сугышта йөрү өчен әтисен картка санадылар, гаиләләрендә бүтән ир заты юк иде. Әмма әнисе почмакка сурәт утыртканын күргәч, кызлары аны шунда ук алып ташларга боерды. Ул инде хәзер ирләрчә киенеп, чыгымлаган атларның да тезгененә генә басып сөйләшә, кырчылык бригадасына бригадир, фермаларга мөдир, алачыкта тимерче, татардан да усал бер нәмәрсәгә әверелгән иде. Болай барса, колхозларына рәис тә булып алырга мөмкинлеге юк түгел иде. Әмма Фёдор аннан хәйләкәррәк эш йөртте, кызны үзенеке итүнең чарасын тапты. Моңа кадәр ничекләр генә кыланып-кыландырып карамаган иде ул, берсе дә барып чыкмады. Кырык өченче елдан авыл советына рәис итеп куелгач, Марфа белән үзен язылышканнар дип документ та тутырмакчы иде, әмма коты җитмәде, моның бернәрсә дә бирмәячәген төшенеп өлгерде. Көннән-көнгә ныгый һәм усаллана барган кызны болай җиңел генә алдау мөмкин түгел шул! Аяк чалырга, каршысына китереп тезләндерергә иде исәбе, әмма ничек? Эшләгән эшенә зыян салыпмы? Юлын кисепме? Сорауларына җавап үзләреннән-үзләре табылдылар тагын. Ирләрчә кыландыра торган Марфа ара-тирә авызына, ныклык-кыюлык өчендерме, аракы да капкалый икән. Моны белеп алгач, Фёдорның эченә җылы йөгерде: “Берне эчкән кеше икенчесен дә йота, исереп тә китә! Сыйларга үзен, сәбәбе килеп чыгу белән үк!” Һәм ул шулай эшләде дә... Салкын январь киче иде. Авыл халкы койма-читәннәрен, лапас-сарай түбәләрен ватып, утынга ягып бетергән чаклар. Ә идарә йортында җылы. Ходайның рәхмәте, ни эш беләндер йөреп суыктан өшегән Марфа Фёдор янына килеп керде. Йөзендә арыганлык сизелә. Әмма һаман да күз явын алырлык чибәр, чукынган! Фёдор аны күрмәмешкә салышты, бер кәгазьдән икенчесенә саннар күчереп язуында булды. Марфа, җылыдан иркенәеп, өстендәге авыр толыпны салды, аны почмактагы урындыкка куеп, кесәсеннәнме чыгарган үз язмаларын актара башлады. Алар бер бүлмәдә кай вакытларны очрашкаласалар да, араларындагы бәйләнешне кыз беткәнгә санап һәм үзенең кемлеген белеп, егеткә әллә ни игътибар бирми иде. Ә бу юлы, телен шайтан котырттымы, әйтеп куйды: — Ну Фёдор, эшләр тәгәри синең, җылыда гына утырасың! Ә мин өшеп йөрим... Егет, тол хатыннарны һәм кыз-кыркынны караштырып өйрәнгән мәлгунь зат, ризалашкан кеше төсле елмаеп кына: — Өшегән кешегә чарасы бар инде!— дип, өстәлгә бер ярты аракы чыгарып бастырды.— Мә, бурычка булыр! Нәкъ менә шушы сүзе белән каптырды да ул Марфаны. Ачуы килеп: — Сыйлыйм әле үзеңне диген, юньсез!— диде кыз, ачуы белән әйтергә өлгереп.— Дусларга бурыч буламыни? Эшнең ахыры нәрсә белән бетәсен уйлап та тормастан, Фёдор аракыны стаканга бушатты, үзенә дә бүлде. Марфа әллә бик туңган идеме, әллә гадәтенә үк кергәнме: — Җиңү өчен!— диде дә күтәреп йотты. Фёдор калышмаска тырышты. Кызга, тәне җылынып җиткәнен сизенә башлаганчы дип, шунда ук икенчесен салды. Дөрес эшләгән икән... — Су гына бугай бу, Фёдор! Утлы табага баскандай итә торган иде,— дип, Марфа монысыннан да баш тартмады, шунда гына тәне кызып киткәнен тойды. Әмма аның арыган-йончыган тәненә бусы артык иде. Үз өстәле янына утыруына, шунда ук оеп та китте. Нәкъ шушы сәгатьне инде әллә кайчаннан бирле көткән Фёдор үз эшенә кереште һәм аны, кочагына алып, идәнгә толыпларны ташлап, өстенә үк ауды. Кызга да наз кирәк булган икән. Ул, кем белән нәрсәләр кылганын белештерми, егетнең теләкләренә буйсынды... Фёдорны иң нык гаҗәпләндергәне шул булды: Марфа кыз түгел иде. Ул бит аның артыннан ничекләр генә йөреп карамады, юлларына тузан булып җәелергә, тәннәренә мунчала булып уралырга риза иде. Ә Марфа горур башын югары куеп йөргән иде бит, кем диярсең. Ә аның әллә кайчан төбе тишелгән! — Теләгеңә ирештеңме? Марфаның төгәл һәм айнык сүзләре Фёдорны үтереп салды. Нинди теләк монда? Нинди теләк? Ахмакка калды бит ул, ахмакка, эт җан! Кыйнап ташларга кирәк үзен моның өчен, кызлар кебек хәтәр йөрүе хәрәм! Әмма Фёдорның моңа ук тәвәккәллеге җитмәде. Марфаның тулышып пешкән тәннәренә кулы тиеп китүгә көче вә гайрәте бозылды, ачуы сүрелде. Кем белә соң әле аның кыз түгел икәнлеген? Һичкемнең авызыннан андый сүзнең чыкканы юк! Теге, сугышта дөмеккән татар белсә генә инде! Ул да хәзер сөйләп йөри алмый! Бу фикере Фёдорны җиденче кат күккә чөйдерде. Ул үзен җиңүче итеп тойды һәм Марфаның тостын исенә төшерде: “Әйе, җиңү өчен булды бу! Һичшиксез Фёдорның җиңүе, ничә еллар күзләп йөргән кызны буйсындыруы өчен! Һай-ли, булган кеше дә инде үзең! Дөньялары җиде якка тәгәрәпләр китсен! Әмма дә теләгенә иреште бит!” Фёдор кычкырып җибәрергә теләде, хәзер сикереп торып, шушы килеш чыгып, салкын карга ятып аунаса да аның тәне суынмаячак! — Теләгеңә ирештеңме? Марфаның кабатлаган бу соравына җавап биреп тормаса да була! Хәзер ул аныкы. Ычкынырга уйлап кына карасын, халыкка гайбәтен таратачак, җанын алачак. “Каптың, кызый, бик шәп эләктең! Бар барлыгың белән!” — Син кыз түгел идеңмени? Фёдор Марфага үтергеч сорау ыргытты. Әмма анысының исе дә китмәде төсле, җитмәсә мыскыллы итеп көләргә дә булдырды. — Анда синең ни эшең бар? Әгәр дә кызлыгым сакланса, бирешеп торыр идемме мин сиңа? Алар тынып калдылар. Бераздан Марфа салынып ташланган киемнәрен киенә башлады. Фёдор да үз җаен карады. Әмма кызның үзеннән ычкына баруын тоеп, ничек тә аны тырнагына кайтарырга белмичә аптырады. Мәсьәләне чишүдә тагын аңа үзе дә сизмәстән Марфа ярдәм итте. — Кешегә сөйләнеп йөрисе булма!— дип кисәтеп әйтүенә каршы Фёдор: — Әгәр дә миңа кияүгә чыксаң, һичкем белмәс!— диде. Моны ук ишетермен дип көтмәгән кыз хәрәкәтсез калды. Фёдорның авызлар ерылды: “Аһ, эләктеңме асыл кош!”— дия-дия күңеле сөенде. Марфа нык капты, селкенерлек тә җае калмаган төсле иде. Әгәр дә Фёдорга туры төшсәң, теленә керсәң, авылны гына түгел, бөтен тирә-юньне сасытачак. Юк, моны Марфа күтәрә алмый! Самуилның онытуын үткәрә алды, яшь иде, тормышка мәхәббәте көчле иде. Үзе һаман да аны ярата, иртәгә дә яратачак. Шунлыктан ул бар вакытта ныклы булды, терәге шушы сөю иде. Әмма хәзер соң инде, Самуилы юк! Ә Фёдорга килгәндә, берне биш итеп сөйләүләрен белмимени ул? Кемгә кирәк хәзер Марфагыз, кемгә кирәге булачак? Ирләрнең бәһасе мең алтын чак. Гаилә дә кора алмаячак бит... — Белмәдем мин синең шушындый кабахәт икәнлегеңне! Һай ялгыштым!— Марфа уфтанып куйды. — Үлчәп сөйләш! Халык алдында рисвай итәм үзеңне, югыйсә! Үлчәп сөйләш!— Фёдор көчнең үз ягында икәнлеген яхшы белә иде, шунлыктан тынычланып алды һәм куркынган кызга саклык белән генә, суга күрмәсен дигәндәй якыная төште һәм назланып сөйли-сөйли теләген аңлатырга кереште: — Чык миңа кияүгә, чүк тезеңне, ул вакытта балда-майда гына йөзәрсең! Һичкемгә сөйләп йөрмәм! Хәтта үзем дә онытырмын! Марфаның башка чарасы калмаган иде, ул буйсынырга әзерләнде. Моңа кадәр күренә башлаган ирләрчә кылану-кыландыру сыйфатлары, татарча усаллыклары тәмам су белән юылган төсле юкка чыктылар. Нишләргә дә белмәде. Килешүгә йөрәге каршы иде. Бу сасы исле Фёдор белән ничек гомер буе яшәмәк кирәк? Җаны да кара бит әле аның, җитмәсә! Бөтен тирә-юньдә Зайцевларның эчкече бет зат икәнлекләрен беләләр бит! Ничекләр генә шушыңа буйсынсын икән ул? Кайларга китеп олаксын икән? Йә-йә, әйт тизрәк: яки миңа кияүгә чыгасың, яки сине рисвай итәм, синең турыда гайбәт таратам, абруеңны сындырам! Фёдор ашыктырды. Әйткән сүзләрендә ялган юк, ул боларның һәммәсен һичшиксез эшләячәк! Селкенә дә алмаячаксың! Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:
|