![]() ТОР 5 статей: Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы КАТЕГОРИИ:
|
КӨЗГЕ ЯҢГЫРГА КАДӘР 20 страницаМарфа үзен мескен итеп, җебек кешедәй тойды. Әмма чәчрәп тә китә алмаячак иде ул. Хатыннар арасында шактый буталып, рәислегеннән файдаланып куркытырга, җаннарына үтә белергә өйрәнеп алган Фёдор тантана итәргә әзерләнде. Хәтта кыз ризалаша калса, алга таба ничек эш йөртергә тиешлеген дә уйлап куярга өлгерде. Бу аның бәхет сәгате идеме, әллә язмышы шушыңа көйләнеп куелганмы — аның акылы яхшырганнан-яхшырды, теле остарганнан-остарды. Марфаны тәмам бутап ташлап, елатыр дәрәҗәгә җиткерде, чарасызлыгыннан файдаланып, үзенең хәйлә вә оятсызлык кайчысы белән йөрәк-бавырларыннан кискәләгәннән-кискәләде. Болай да буйсынмаса, ул аның башка юлын белми дә иде, югыйсә. — Мин риза,— диде Марфа, үзенә-үзе хөкем чыгарып,— теләсәң, башымны кис, әмма гайбәтемне генә чыгарма! Кызның күзләреннән Фёдор хәйлә сизенеп алды: “Ничек шома котылмакчы була! Ашыкмый тор әле, җан кисәгем, эшне болайрак итәрбез аны! Бер эләктергәч, җибәрү юк инде, өмет тә итмә, башыңа да китермә!” — Мин сиңа кияүгә бүген үк чыгарга риза дип әйт! Егет сүз бирүне кабатлауны таләп иткәч, Марфа эндәшми торды, әмма ул арада: “Беткән баш — беткән инде, минем хәзер кемгә кирәгем бар!”— дип ниятләде дә: — Мин сиңа кияүгә чыкканга саныйм үземне!— диде. Бүрене еккан куян төсле тантана итте Фёдор. Лампага ашыга-ашыга ут элде, бүлмә яктырып китте. Караңгы чырайлы оятсыз Фёдор каршында кар кызы төсле ак һәм чибәр Марфа башын аска иеп тора иде. “Ичмасам ут кына яндырмаган булса да ярар иде, бу шыксызның йөзен күрмәс идем!”— дип уйлады ул. Әмма аның белән бергә гомер буе ничек яшәячәге хакында уйлап башына да кертмәде, анысына караганда монысы әһәмиятлерәк иде, югыйсә. Акылы чуаррак чагы шул! — Мөһере — үзебездә, кенәгәсе — кулда! Бүген үк теркәп калдырыйк!— дип, Фёдор, утырып, кәгазьләрен тутыра башлады һәм бераздан Марфага якынрак килергә кушты, аңа каләм сузды: — Менә монда имзагызны калдырыгыз, сөекле ханым! Мондамы?— Марфа менә хәзер ире булырга җыенган бу адәмне урындыгы-ние белән тәрәзәдән алып очырыр иде дә... — Нәрсә? Имзаңның рәвешен оныттыңмы әллә? Катып калган кызга Фёдор таләпчән эндәшергә кирәклеген яхшы белеп эш итте. “Кире уйлап куя күрмәсен тагын!”— дип курыкса да, бу курку хисен җиңәрлек кенә үзендә көч тапты. Марфага төртеп алды: — Әйдә! Кыз аңына килде, йөзенә көлемсерәү йөгерде, әмма тыныч кына: — Ничек итеп куярга? Волковамы, әллә синеке итепме?— дип сорады.— Иптәш Зайцев? Бу аның беренче адымнан ук мыскыллау юлына басуы иде. Көтелмәгән сәер сорауны ишеткәч, Фёдор елмаеп җибәрде, әмма аңа бу мизгелдә йомшарырга ярамый иде. Катырак әйтмәсә, кыз хәзер үк кире уйларга мөмкин. — Үзеңнекен! Үзеңнекен! Минекен куя башларга өлгерерсең, алда тормыш озын әле! Марфага барыбер кебек тоелды. Гүяки ул үзенә үлем карары чыгарган кәгазьгә имза саламыни, куллары акрын гына хәрәкәтләнә. Кая китте аның әле бер сәгать элек кенә булган усаллыклары, ирләрчә тәвәккәллекләре? Берсе дә юк, берсе дә калмады! Намусың таплану, гайбәтнең таралу куркынычы алдында бирешә икән бу хатын-кыз. Моны ирләр аңлыймыни! Артыгы белән нечкә, бик сак тоем белән генә моңа ирешергә мөмкин шул. Ирләрдә холык тупасрак бит ул. “Волкова” дип имзасын калдыргач, Марфа, өстенә тунын киеп, чыгып китү ягына ашыкты. Әмма Фёдор аның чабуына басты. — Кая киттең әле болай? Иреңне калдырыпмы? Никләр өчен генә туктатты да шушы сүзен әйтте инде? Чак кына сабыр итәргә булмый идемени? Марфа үз-үзен белештерми чыгып йөгерде. Җәяүле буран киң рус авылы урамы буйлап чаба, кызның чабуларын ача, йөзенә бәрелә. Менә ул карга капланып төште, елап җибәрде. Моңа кадәр, Самуилын югалтуы белән килешкән төннән бирле болай бушанып, дөньяның яманлыгына ачуланып, йөрәк түрендәге мәхәббәтен каһәрләп, язмышына көенеп бу кадәр үксегәне юк иде. Яңа гына йөзенә бәргән җәяүле буран аның ялан башыннан, тузгыган чәчләреннән, аркасыннан сыйпады, юатырга теләде. Адәм балаларының сагышын алырга табигатьнең көче җитмәсә, кемнең кулыннан килсен, бер Аллаһы тәгаләнең генә шул! Бу кадәр елаганнан соң Марфаның күңеле бушанып-бушап калды, ул үзенең ахмаклыгына сәерсенеп башын күтәрде: “Нигә әле мин болай бетеренәм, Фёдор да начар кеше түгел бит! Белгән юк, кемнәрне нинди хәлләргә калдырыр әле, очы-кырые күренми!”— диде дә, үз язмышына ризалашып, идарә йортына таба кире китте. Ире Фёдор ишек төбендә берни булмагандай басып тора иде. Марфа аңа бер сүз эндәшмәде, ишекне киң ачып эчкә үтте, идәндә аунап яткан калын яулыгын күтәреп алды, бияләйләрен тегендә-монда тибелгән җирләреннән эзләп тапты, чыгып китәргә дип борылды. Куркып китте. Анда, аны тыныч кына күзәтеп, караңгыда Фёдор тора иде. — Син тышта калган идең бит! — Тышта булса ни, кереп басарга да рөхсәт юкмыни?— Фёдор мыскыллы гына елмая бирде. — Миңа кайтырга кирәк! Марфа ялынган кыяфәттә иренә карады. Әмма монысы: “Мин теләсәм, кайтырсың!”— дигән төсле, кара йөзе белән текәлеп, котсыз елмаюын дәвам иттерде. — Фёдор, җибәр инде мине, кайтыйм!.. Хатыны тәмам коелып төшкән һушын көчкә-көчкә генә җыеп үтенә иде. Ире һаман да елмая бирде. Әмма ишек төбеннән бераз читкәрәк бер-ике адым атлады да: — Кая?— дип җикеренде.— Кая китәсең әле син? Законлы ирең каршыңда тора, ә син “китәм” дисең? Ашыкмыйча, акрынлап кына, хөкемдарларча әйтелгән авыр сүзләре Марфаның колагын ярды, ул тагын да коелыбрак төште һәм елап җибәрде. Бер ялгышы белән шулай ир табаны астына егылырмын дип башына да китермәгән иде, бигрәк тә мәлгунь Фёдор каршысында бит, бүтәннең алдында булса, бер хәл иде. Юк, дилбегәне кулыннан ялгыш ычкындырды ул бүген, урыны да бу түгел иде, кешесе дә ул түгел! Кайтарып алыр әле, кайнар табада биетер! Колы ясамакчымы? Киресе килеп чыгар, бәгыренә үтеп, йөрәк канын эчәр Марфа! Бүген буйсынган исәпләнсен, алда күз күрер! Ташлап качардай итәр әле үзен! Каптырдым дигән буламы? Ничек килеп эләккәнен үзе дә сизми калыр, гомер буе табан асларына кадәр юар. Юкса төбәккә бер дип ул безнең Марфа дигән сүзләр хәрамга чыгар, күреп торыр!.. “Мин җәһәннәмне күрдем, аңарга моңардан да күбрәк итәм, тәмуг ясыйм!”— дип уйлады һәм күңеленә шул ниятен салып куйды. Аягына эскәнҗә төшереп гарипләнгән Фёдор бу вакытта тормышы нинди каты кыскычка килеп кергәнен белми һәм төшенми, киресенчә, бәхеткә чумдым дип тантана итә иде әлегә.
XXI Фёдор шушы Марфаның ире булырга күптән җыенып, ниятеннән кисәргә мөмкин саналган егетләрнең барысын да кыздан читләштерергә өлгергән иде. Хәтта Исмәгыйльнең дә башына җитәргә әзер булды. Теге янгын аркасында көндәше нахак рәвештә тоткынлыкка төшкәч, бу татар мәңге дөнья йөзен күрмәс дип уйлаган иде дә, аның төрмәдән котылып чыкканын ишеткәч, берәр хәйлә табып, харап итеп ташларга кирәк үзен дигән теләгендә йөрде, планнар корды. Әмма акылы белән ул ниятенең очына барып чыга алмыйча, ничек эшләсә дә уңышлы тәмамланмас кебек иде аңарга. Бу юлы да Фёдорга очрак ярдәмгә килде. Була бит шулай, берәүләрне, акыллары бар сәбәпле, тормыш ярдәмнән ташлый, үз көчләре белән ирешсеннәр өчен аларга бар юлларны яба, ә икенчеләргә, аларның тинтәк икәнлекләрен белепме, гел ярдәм итеп, очраклы вакыйгалар рәвешендә теләгәнен алдына чыгарып куя. “Бирим дисә колына, чыгарып салыр юлына” дигән сыман. Ул вакытта Марфа урын өстендә ята иде. Фёдор үзенең авылдашлары белән дәүләткә ашлык тапшырырга кара көздә олау белән килде. Туры пристаньгә җибәрделәр. Баржаларга бушатырга кирәк иде. Чиратка бастылар. Ярты сәгатьләп торганнардыр, Казаннан килүче теплоход тукталды, аннан биштәрләрен аскан карчык-корчык, килен-киленчәк төште, төркемнәрендә ир-ат халкы аз иде. Арада берсен Фёдор ерактан ук танып алган кебек тойды. Калку гәүдәсе, тыныч һәм саллы адымнары кем икәнлеген, кара төстәге киеме, караңгыланып киткән хәсрәтле йөзе исә кайдан кайтып килгәнлеге хакында сөйлиләр сыман. Әмма Исмәгыйль якынайган саен, таныш кебек тоелганлыгы юкка чыгып, чит-ят бәндәгә охшап калды. Фёдор шикләнеп алды: бәлки ул түгелдер? Аларның күзләре очраштылар. Исмәгыйль, белгән кешесен күргәч, елмаеп ук җибәрде. Марфасының авылдашы бит, ни хәлләре бар икән? Сорасын, әле кайчан күрешерләр? — Сәлам, Фёдор! Танымыйсыңмы әллә, шикләнеп карыйсың? Исмәгыйль киң күңел белән кулын сузса да, теге янгын көненнән соң үз-үзен тотышын исендә саклаган Фёдор салкынрак булырга тырышты. Нигә ди әле ачылып китсен? Күз атып йөргән кызыңны, балачактан күреп, яратып йөргән кешеңне тартып алсын да Фёдор аңа авыз җәеп торсын әле! Шулай да җавапка кулын сузмыйча кала алмады: — Сәлам-сәлам! — Нигә бик күңелсез әле? Сүзгә керешергә теләмәгән кеше төсле кыяфәт чыгарган Фёдор шунда яны белән борылды. Аның бу хәрәкәтеннән шикләнеп калган Исмәгыйль китеп бармакчы иде, теге җиңеннән эләктереп туктатты: — Син безнең авылга килеп йөрмә, белдеңме! — Нәрсәгә? Минем гаебем юк бит! Исмәгыйльнең какча йөзе тартылып китте, яңа гына ерып җибәргән авызы җыелды, ачыла башлаган төсе коелып төште. Аның күңеле соңгы вакытларда күргән җәберләр аркасында артыгы белән сагайган иде. Эчендә үч һәм ачу йөрткән Фёдор катырак сөйләшергә тырышты, менә хәзер якалап алырга да, арба астына аударып, изеп-таптап ташларга теләде. Әмма бу кадәр үк вәхшиләнергә җөрьәт итә алмады. Ничек тә болай гына, мыскылламый-нитми җибәрергә исәбендә юк иде. — Марфа кияүгә чыкты, сине көтеп тормады! Шаярткан гына ул сине, белеп тор!— дип ыржайды.— Безнең авылга килеп йөрисе булма, очрашырга теләгең бар икән — оныт! Юкса, бел, кайткан җиреңә кабат китәргә туры килер! Аңладыңмы? — Марфа кияүгә чыкты? Кайчан? Ничек?.. Монысын ук Исмәгыйль көтмәгән иде булса кирәк, сорау арты сораулар яудырды да, дулкынланудан төрмә һавасы тәмам бозган күкрәге ялкынсынып, каты йөткерә башлады, Фёдорның ашлык төягән арбасына бөгелеп төште. Аның бу хәлен башка олаучылар да күрделәр, әмма янына килүче күренмәде. Әгәр дә алар борылып карамасалар, Фёдор күн итеге белән Исмәгыйльнең эченә тибеп тә җибәрмәкче иде, шикләнә калды: татарларны кузгатуы бар! — Нәрсә, сине көтеп торыр дип уйладыңмы? Кирәк ди аңа кулак ялчысы! Ахмак, ди, ул! Йөткерүдән туктап, Исмәгыйль күзләрен Фёдорга төбәде. “Алдыйсың бит, шакшы урыс!”— дип уйлый төсле иде ул. Кул суза калса, якалашырга да мөмкин иде Фёдор, аңа шул гына кирәк бит! Әмма Исмәгыйль башка бер генә сорау да бирмәде, юлын дәвам иттерергә уйлап, аркасына буш биштәрен җайлады, шулай да, тукталып: — А-алай икән,— дип әйтеп куйды.— Ире кем соң? Кемгә барды? Фёдор бу очрашуда беренче тапкыр елмаеп җибәрде, тәмәкедән сөрсеп-саргаеп беткән тешләре ыржаеп алга чыкты. — Мин ул, дисәм, нәрсә әйтерсең? — Син? Ничек син? Исмәгыйль моңа ышана алмый иде. Шулкадәрле чибәрлекләре белән бу котсызга ничек караган икән дип уйларга аның тулы хакы бар иде, әмма соравы икенче төрле яңгырады: — Син яшь бит әле, солдат хезмәтенә дә бармаган! Юктыр-юктыр, мөмкин түгел! Фёдор тагын да зәһәррәк итеп көлде. — Солдат хезмәте качмый ул! Ә Марфа качты менә үзеңнән! Рәхәтләндереп яшибез әле! Фёдорның бу рәвешле мыскыллауларын ахырына кадәр тыңлап торырга Исмәгыйльнең хәленнән килмәде. Аның күзләренә кайнар яшьләр тыгылырга, егетне агызып китәргә әзер. Качсын ул моннан, ераграк, кеше-кара күрми торган җиргә! Әмма аягыннан нидер тотып калган төсле, әллә йөрәге өзелеп төштеме, әллә Фёдорның ялганы җибәрмиме? Хәлсезләнеп калды. Аның каравы Фёдор, көтелмәгәндә мәсьәләнең үз файдасына хәл ителүенә тантана итеп, һаман да елмая-көлә иде. Бу мәсхәрә халәтендә озак кала алмаган булыр иде берәүләр. Әмма Исмәгыйль тагын да салкын итеп Фёдорның күзләренә карады да: — Миннән сәлам әйт, бәхетле яшәсен!— дип чын күңеленнән әйтте.— Ә син белеп тор, аны юкка рәнҗетәсе, кеше алдында ким-хур итәсе, кимсетәсе булма! Ишетсен колагың! Моңа Фүдорның ачуы кабарды, ерык авызы шиңеп төште. — Синең анда ни эшең бар!— дип, тагын да каты бәрелергә, Исмәгыйльне кыздырырга, калай әтәчләнергә ашкынды. Әмма эше барып чыкмады. Исмәгыйль: — Ишеттеңме?— диде, катыланып. Татарның усал күз карашыннан һәм җитди сүзеннән соң үз ялганы ачылудан шикләнеп калган Фёдорның җаны калтыранды. Яшь аерымлыклары, дөньяга карашларының ике төрлерәк булуы, берсенең ирлеге, икенчесенең сабыйлыгы үзләрен сиздерделәр. Әгәр дә Исмәгыйль шунда өстәп тагын бер-ике сүз дә әйтсә, катырак эндәшүен дәвам итсә, Фёдор тулысынча бирешәчәк һәм шаярткан идем дип белдерергә дә мөмкин иде, әмма аларында башка сөйләшү күренмәде. Исмәгыйль, кискен генә борылып, юлдан югарыга таба менеп китте. Бераз баргач тукталды, аның йөткерүе кабатланды. Ул арада Фёдорның иптәшләре: — Кем иде ул, кем иде? Теге татар түгел идеме?— дип, янына җыелыштылар. Бер-бер кызык ишетәселәре килә иде. — Юк иде, ул түгел иде!— диде Фёдор, ачуы кабарып.— Былтыр миннән бурычка акча алып торган адәм иде, һаман кайтарып бирми! Ул тагын ялганлады. Әмма арада танып калучылар да булган икән. — Шул иде, шул иде!..— дигәннәр дә табылды. — Бөтенләй дә бетерешкән, бичара!.. Шунда аларны ашыктырып баржа ягына чакырттылар. Барсы да, артык сүз куертып тормастан, үз арбаларына таралышты. Кайтканда Фёдор бары бер нәрсәдән, Исмәгыйльнең, юлда очрап, берәрсенә утырып, серне белүеннән, ялганы тотылып, хараплар ителәсеннән шикләнеп, аты белән олау алдыннан чаптыртты. Әмма шикләнүе бер дә урынсыз булган. Исмәгыйль аларга очрамады. Үзгә юлдан киткәнме, әллә инде район үзәгендә тоткарланганмы, болары ук билгесез калды. Баштарак Фёдор аны авылларына килеп чыгар, Марфаны эзләргә, сөйләштерергә маташыр дип тә уйлады. Әмма егет күренмәде. Марфа да урын өстендә ята бирде. Бары тик кыш җиткәч кенә, аракы эчеп урамда йоклаудан салкын тидереп, каты авыруы белән хаста-ханәдә ятканында Фёдор аз булса да Исмәгыйль хакында аның авылдашларыннан белешә алды: Казанга күчеп киткән икән! Аңа якты көн күрсәтмәгәннәр, колхозларында эш тә табылмаган. Шушы сырхаулануы аркасында ул елны Фёдор солдаттан калды. Әгәр дә алган булсалар, сугыш башлануга һәлак ителәсе икән. Ярый әле боярның алма бакчасын яңартып, аны тәртипкә салу эшенә алынды, тимерчелеккә килеп, һәртөрле эш коралларын хәстәрләүгә керештерделәр. Бәхетең бар икән, артыңнан куып йөри ул! Кирәк бит шулай! Моңа кадәр урынында мәңге кузгалмас булып шыплап утырган эскәнҗә аягыңа төшсен дә, тубыктан түбән изеп үк ташласын инде. Җитмәсә аягы да дөрес ялганмады, эчкә таба баканыкы кебек кәкре булып калды. Аны солдаттан азат иттеләр, кулына ак билет тоттырдылар. Соңрак килеп чыккан сугыштан шулай ул имин калды. Әнә, Исмәгыйльләр көрәшсен, аларга төс ул! Фёдорның Марфаны күзләп йөрүен, артыннан килеп йөдәтүләрен бөтен авыллары белән белә иделәр. Инде Исмәгыйльдән дә котылдырды, аның да эзен суытты, кыз үзе дә онытса, ахырыл-әмер, Фёдорның кулына төшәчәк! Ул моны яхшы белә, хәйләсен генә таба алмый иде. Менә сугыш һәм салкын җәяүле буранлы кышкы кич анысын да хәл итте. Марфаның кочагында хәзер Фёдор, бары тик ул гына анда җылыначак, бернинди ир һәм егет тә аның рәхәтенә комачау итә алмаячак. Ә Исмәгыйлен ничек оныттыру серен, һичкем ишетмәгән төсле, хатыны белми калачак! Нигә әйтеп торсын ди әле ул аңарга, ахмак түгел ич! Боларның барысы да сабырлык белән ирешелгән максатка охшаган төсле иде Фёдорга, бәлки чыннан да шулайдыр? Бәхет чыннан да алдан йөрсә, әнә Исмәгыйльдәй соңаруыңны көт тә тор, китә дә бара ул, көтеп тормый! Артыңнан ияреп кенә барса, җайлырак, аны көтеп аласың да рәхәтенә чумасың! Ә Исмәгыйль моны белдеме? Юктыр, төшенми дә калгандыр әле!..
XXII Һәм кургаш яңгыр булып Исмәгыйль өстенә ишелгән нахак бәлаләр инде үтеп китте дип санасалар да, чынлыкта әле аңарга шактый гомерен билгесезлектә яшәргә туры киләсен күпләр белмиләр иде. Бояр улы Вороновскийның кылган яманлыклары шактый күп җыелган, аларның иге-чиге күренми, шунлыктан тикшерү эше дә артык озынга зураеп сузылды. Исмәгыйльнең гаепле түгеллеге ачыкланып җитә алмады, бәлки ул аларның тозагына капкан ялчыларыннандыр дипме уйладылар, әллә теге бар гөнаһларын да танып бетермәде, боларын ук егет белеп җиткерә алмады. Әмма аны мәҗбүри рәвештә Казанда калдырдылар. Тикшерү вакытында кирәге чыга калса, чакыртырга тиешләр иде. Чыннан да аның янына ике мәртәбә Гөлсара килде. Беренче тапкырында аларны очраштырмадылар, шулай да китерелгән әйберләрен алып калдылар, Исмәгыйльгә керттеләр. Бернинди ышанычы һәм таянычы калмаган чагында үзен кемнеңдер искә төшерүе егет өчен олы сөенеч булды, икенче тапкырында күрештерделәр. Гөлсара аның хакында гаепле дә, гаепсез дип тә уйламый иде. Теләге бары бер генә: көтеп ала алмавы сәбәпле гафу үтенү! Язмышының шулай килеп чыкканына үкенә иде ул. Бәлки Исмәгыйль шушылай авыр хәлгә төшмәсә, очрашу теләге күңелендә уянмаган да булыр иде. Менә бит дөньялар нишләтә! Адәм балаларын кайгы берләштерә шул. Хәсрәтлене хәсрәтле бәндә генә таный, бәхетлеләрнең газапларында эше вә сагышы юк! Күңеленнән киселеп ташланган Гөлсараның яңадан кире кайтарылуы шушы вакытта башланып китте. Әмма бу үпкәләүне алыштырган рәхмәт хисе генә иде, егет моны яхшы аңлады. Мәхәббәте һаман да Марфага төбәлгән, аның белән генә бәхетле булырга омтылу белән куәтләнгән иде. — Син мине, Исмәгыйль, гафу ит инде!— диде Гөлсара аңа бу очрашуда.— Төшләремә кереп газапладың, ачуландың... Шуны гына үтенеп килдем! Исмәгыйль һаман да чибәр, матур иде. Гөлсараның чәчләренә вакытыннан элек ак йөгерергә өлгергән. Хәсрәте олы булып, аны бик авыр кичергән иде, бичара. Янында яклаучысы һәм киңәшчесе юклык та аны бетергәндер инде. Әгәр дә акылы киңәш биреп: “Моның белән генә дөньялар җимерелми, алда гомерең бар әле, әллә нинди бәхетләргә дә ирешерсең!”— дип берәрсе ышандырган булса, ул болай ук чарасыз калмас иде дә, андый кеше табылмаган күрәсең. — Ә синең чәчләреңә ак куна башлаган, Гөлсара,— диде аңа ул вакытта тыныч кына әйтеп Исмәгыйль.— Мин сине күптән гафу иттем инде, дөресрәге, монда ни гаебең бар, синең бит бер гөнаһың да юк! Борчылма, шатлыклы көннәрең алда булсын! Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:
|