![]() ТОР 5 статей: Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы КАТЕГОРИИ:
|
КӨЗГЕ ЯҢГЫРГА КАДӘР 26 страницаХанбал капкага таба атлады. Аның сакчысы, калын ир, алдан ук күзәтеп, каршы алды: — Кая барыш? Ханбал чүгәләп куйды. Сакчы аңардан бер башка биек, дүрт тапкыргадыр киң иде. Моңа нәрсә дисәң дә, чамалап кына әйтмәгәндә, башыңны кулыңа тоттырып җибәрәчәк, борып алырга да күп сорап тормас. Һәрхәлдә үз-үзен тотышы шуңаррак охшаган. — Урамга!.. Шушы сүзләрне ишеткәч, сакчының күзләре тәгәрмәч кадәр ачылып, керфекле биләмәләрен әйләнеп узды. — Кайсы урамга?— Алай да сүзләре җай гына агылды.— Пездә урам юк пит. Пелеп йөрисезме, әпәндем? Ие, дукаметың кая? Юкмыни? И нани, пулмас пулай! Карале, нишләмәкче... Мишәр кешесенә сабышып, юри шулай кыландырып сөйләшкәне аңлашылып тора иде. Ханбал да сүзне шаярту белән дәвам итәргә теләде: — Юк иде шул дукаметым, юк иде!.. — Һе, шулай диген аны, юк иде диген...— Сакчы киерелеп куйды, йөзеннән елмаюын җуймады.— Югалттыңми, ә? — Әйе шул, каядыр куйганмын...— Ханбал тинтәккә сабышуында булды.— Башка сукканнар да хәтерем төшеп калган... — Кая әле, кая...— Сакчы әле яңа гына күргән кеше шикелле Ханбалның бинт уралган башына текәлеп карагандай итте.— Шулай икән шул, иләк ясаганнар. Дукамет та юк диген, ә?.. Алай булмый бит әле, энем, әйе! Дукаметсыз булмый, дим. Башта дукамет кирәк. Алып килергә, аннары капка ачыла... Сакчы шаяртмый иде. Уйнап сөйләшүе дә болай гына, вакыт уздырыр өчен икән моның. Аңлаган кешегә белерлек иде. — Ул теге якта калды шул...— Борчылуыннан Ханбал тәмам коелып төште. Капканы чыгуына аны һичкем көтмәсә дә, хәтта кая барасын да тәгаен гына белмәсә дә, монда да каласы килми иде. — Әмерекәдәме?.. Энем?..— Сакчы нигәдер җир астына таба төртеп күрсәтте. — Нинди Әмерекәдә?— Ханбал арткарак чигенеп куйды. Боларның бәхәсләшеп торуыннан кызык табып, теге агайлар да якынрак елышкан, хәтта шәбәргән этләр дә ни өрергә, ни ырылдарга белмичә тавыш биргәли башлаган иделәр. — Куркынычлы диверсант тоттыңмы әллә, Әхми? Әмерекәдән үк килгәнме? Әйтәм чалма бәйләгән!— Түгәрәк йөзле кечкенәрәк агай үз сүзләреннән тәмам табып, тәгәрәпләр үк киткәндәй булды. Аның көлүе бүтәннәрне дә кузгатты. Сүзләренә ялганып, хахылдаган арада берәр кәлимә кыстыргалап алдылар: — Шпик, диген... Ну маллай... Әмерекән... Теге агай тагын да өстәп куйды: — Чалмасын сүтеп кара, Әхми, чалмасын!.. Пушкасы була күрмәсен, наганы-мазары... Мондый кеше үзе генә йөремәс, иптәшләре дә бардыр әле! Аларын тотмый калдыңмы? Болар көлүдә бүселеп үк киттеләр. Әмма Ханбалның көләр чамасы юк иде, башын аска иеп, чыккан ишегенә таба юнәлде. Артыннан: — Ярар, энем, үпкәләмә инде,— дип шул ук шаярткан агай кычкырып калды.— Монда бер кергәч, чыктым юк инде, Кытай чиге төсле!.. Ишектән кергәч, Ханбал туп-туры коридор буйлап юнәлде. Аның иге-чиге юк иде төсле. Барган саен утлар караңгыланды, әмма тәмле шулпа исе тагын да куерыбрак килә бирде. Ике рәтле баскычтан түбәнгәрәк төшкәч, киң һәм зур зал ачылып киткәндәй булды. Кайсы кешеләр чиратка басканнар, икенчеләре өстәл янында шулпа чөмереп утыралар, өченчеләре тешләрен каезлыйлар һәм үзара көлешкәләп сөйләшә иделәр. Төшке аш вакыты булырга кирәк. Ханбал туктап калмады, чиратка килеп басты. Кесәсендә ни акчасы, ни талоны юк иде. Әмма ашыйсы килүе һәм шулпа исе аны тәмам исертте. Икешәр өлеш алды. Монда туклану бушлай икәнлеген белгәч, тишек башы белән җиденче күккә күтәрелгәндәй сөенде, холкы фәрештәнекенә әверелде. Ничә көнгә беренче тапкыр хуҗаларга күңеленнән мәдхия укыды. Адәм баласына күңел өчен аз да җитә икән шул. Тормыш җидегә бөтерелгән кебек кенә, юлың кайсы сукмакка кереп китсә, шуннан барасың да барасың. Юк, алай булырга тиеш түгел. Ничек инде, кердең дә киттең? Әгәр теләмәсәң? Сине көчләп, этеп-төртеп, дигәндәй, ялгыш юнәлешкә, упкынга таба җибәрсәләр, ул вакытта нишләргә? Елан итен ашарга җаның теләрме соң? Бу тормышта, бүреләр арасында яшәр өчен, артыгы-киме түгел, үзеңә дә бүренең үзе булырга кирәк, чәйнәшергә, тырмашырга, муен сөягеңне тешләтмәскә кирәк! Эһ, килсә иде кулдан андый гайрәт! Ханбал үз дөньясына чумып калды. Шулпасы чөмерелгән, ризыгы ашалган иде инде. Тамагы туклыктан күңеле көрәеп китәргә тиеш булса да, әле саннарын гына җыеп килә иде. — Һо! Гали-баба үзе түгелме? Тавыш ишетелгән якка күтәрелеп карагач, Ханбал уйларыннан айнып киткәндәй булды. Тәбәнәк буйлы, какча йөзле бу кеше аңа яхшы таныш иде. Алар сигез айга якын бергә тоткын булып тордылар. Габделбарый исемле иде ул, Габди дип йөрттеләр үзен. Аңа әүвәле “Картлач” дигән кушамат таккан иделәр. Бер дә өнәмәде. Череп чыккан авыл кешесе, энәсеннән җебенәчә крестьян. Һәр көнне диярлек иртәнге яктан башлап, туктый да белмичә, ат җигүен, капкадан чыгып киткәннәрен сөйли иде. Ханбалның күңеле йомшак икәнлекне тоепмы, гел аңарга елыша торган булды. — Беләсеңме, энем,— дип сөйли башлый торган иде ул,— мин бит тәпи йөри башлаганчы ук ат өстенә утырган кеше. Әле дә хәтеремдә, әткәй мәрхүм әйтә иде, артыңны ялтыратып ат астына барасың да керәсең, барасың да керәсең дип. Ә чыннан да шулай булган. Ә ат — мәрхәмәтле җан иясе, кешене ярата ул, астына керсәң дә өстеңә басмый. Әгәр дә йортта арба артыннан ияреп йөрүче эт тә булса, гел дә әллә кемгә әйләнә инде, башларын чөеп җибәрә, тынычланып, рәхәтләнеп кенә йөгерә. Чыбыркының да кирәге юк... Һәй лә, атымнан аердылар. Атымнан! Шул исерек рәисне чыбыркы белән кыйнаган булыр идемме соң? Атыма фуражны артык салганны яратмадылар. Имеш, сөт сыерларының өлешенә керәм икән. Үзләре капчыгы-капчыгы белән сатып эчкәннәрен оныталар. Ә атка артык биргәнне күпсенәләр. Юк, беләм мин аны, бер дә әллә кайдан чыкмадым, күз алдында... Көнчелек бетерә кешене, авырулар, чирләр дә шуннан гына килә. Атымның таза булганы өчен кызыктылар. Теләкләренә ирештеләр. Ярый, күрсәтермен әле мин аларга!.. Шулай кызып киткән вакытларында Ханбал аңардан: — Инде дә мүкәләп йөргән җиреңнән ничек ат өстенә атланганыңны сөйләмәдең, Габделбарый абзый?— дип сорап, сүзне бора, әмма ул: — Ә, аны әйтәсеңме? Ул болайрак булган... Ат астында тапталуым бар бит. Ә ул, әйттем бугай, мәрхәмәтле җан иясе...— дип башлый иде дә тагын атларны мактарга тотына һәм сүзен дошманнарын каһәрләүгә таба алып кереп китә торган иде. Ханбал шул сәбәпле аның бер генә вакыйгасын да ахырына кадәр тыңлый да, белә дә алмады. Шушында очрашкач, хәтере яңарып, йөзенә елмаю йөгерде. — Сез монда ничек, Габделбарый абзый? — Менә, энем Гали, үзең күреп торасың, сау-сәламәт...— Ул иркенәеп көлде. Ханбалны очратуына шат иде. — Юк, монда ничек кердең дигәнем? — Ә, аны әйтәсеңме, энем Гали?— Абзыйның йөзе сулды, күзләренә моңсулык иңде.— Ни шул...— Тукталып калган сүзеннән соң авыр гына итеп сулыш алыштырды да: — Тормыш шулай икән ул...— дип, бер вакыты туры килсә, сөйләргә вәгъдәсен бирде һәм Ханбалның хәлләрен сораштыра башлады: — Үзең ничек соң? Чалма да кидерткәннәр. Бер-бер хәл булмагандыр? Аның калтыравык һәм сөякчел куллары Ханбалның йөзенә таба сузылдылар. Кайгы-хәсрәтне, тормышның авырлыкларын йөге-йөге белән сыртында ташыган кеше генә язмышның никадәр мәрхәмәтсез икәнлеген аңлый. Әмма бүтәннәрнең хәленә керә белү, кеше хәсрәтен үз йөрәге аша уздыру күпләргә бирелмәгән, ә ул сыйфат — Аллаһы тәгаләдән иңдерелгән изгелек галәмәте, югыйсә. Менә кемнәр аркасында бу җир убылмый да, бөтен дөньялык утлы җәһәннәм чокырына әверелми. Юк, байгуралар да, хуҗалар да, солтаннар, ханнар һәм патшалар, ил башлары да түгел, менә шушындый кешеләрнең, изгеләрнең йөрәге аша тотып тора дөньялыкны Аллаһы тәгалә. Физик көчләр, табигать кануннары дигән булалар. Нәрсә, Җир шарыннан башка планеталар да бар түгелме соң, күк йөзе тулы йолдызлар бит. Ә кайсында дөньялык бар? Табигый шартлар, имеш. Җир йөзендә изге кешеләр калмаса, затлы бәндәләр яшәмәсә, әйе, алар авылларда да, шәһәрләрдә дә, бүтән урыннарда да торырга, хәтта зинданнарда да калырга мөмкиннәр. Менә шундыйлар булмаса, әллә кайчаннан җимерелер иде барысы да. Пәйгамбәрләр заманнарында теге яки бу кавемне ут алган, туфан баскан, җир йоткан дигән хәбәрләр бармы? Асылын уйлап карасаң, ул хәлләрне ничек итеп әкият дияргә мөмкин икән, йә инде? Габделбарый абзыйга Ханбал бары тик: — Булды инде, сөйләрлеге дә юк!— дип кенә җавап бирде. Картлач аңа сүзсез текәлеп карап торды да, ахырда башын гына какты. Болай да барысы да аңлашылып тора дигәндәй иде ул. — Кайсы цехта эшлисең соң, Гали энем? Күптәннәнме? Нигә моңарчы бер дә күренмәдең? Габделбарый абзыйның шушы сорауларына Ханбал җыеп кына җавап бирде: — Әле бүген килеп кердем. Һичкая урнашмадым. Төш вакыты бетеп килә, ашханәдә кеше калмаган диярлек иде. Габделбарый абзый шунда үз авызын калтыравык учы белән каплаган хәлдә бер ноктага төбәлеп озак кына югалып торды да: — Алай икән...— диде. Тагын да уйланып алганнан соң: — Монда урнашып калыргамы исәбең, энем?— дип сорады. — Белгән юк инде ни дияргә дә...— Ханбал яшереп торырга теләмәде, сүзне туры йөртте: — Документларсыз калдырдылар мине, йортсыз-җирсез,— диде. Аның бу сүзләреннән соң Габделбарый абзый сагая калды һәм, пышылдап кына, авызын Ханбалның колагына ук китереп: — Теге, ни... Аннан дип әйтүем...— Уң кулының баш бармагы артка-алга йөреп алды.— Качып чыкмагансыңдыр бит?.. Ни, әйе, борчылма! Болай гына соравым! Ханбал һе дип кенә куйды, шулай да Картлачны тынычландырырга булды: — Юк, ул яктан барысы да тәртиптә! Гаеплеләрне күптән тоткан булганнар, үзләре үк гөнаһларын танып, яшерми сөйләп биргәннәр. Суд мине аклаган, әмма иреккә чыгарырга онытканнармы? Аннары ничектер исләренә төшкәнме? — Карале аны, ә?— Габделбарый абзый шунда су хаким-хөкемдарларына чын күңеленнән рәнҗүен белдереп алды.— Гафу үтенделәрме соң? — Кая ди ул?.. Монысына да рәхмәт әйт әле генә диделәр дә — шуның белән бетте! Ханбалның йөзе тартылып куйды, бер мизгел эчендә песидән арысланга әверелде. Күзләренә дәһшәт уты капты. Ярый әле озакка бармады, сүнде. Кабат үз хәленә кайтты. Андагы шушы үзгәрешләрне сизеп һәм күреп калган Габделбарый абзый: — Йә, тынычлан, энем! Әйдә, безнең цехка урнаш! Мастер белән сөйләшеп карыйк,— дип, бик вакытлы киңәш бирде. Ханбалның җавабы әзер иде: — Миңарга барыбер!.. Ашханәдән алар актыккы кешеләр буларак чыгып киттеләр.
III Цех дигәннәре әллә нәрсә түгел иде. Икегә бүленгән амбар кадәрле бина шунда. Бер башында сазга һәм пычракка баткан хатын-кызлар кайнашалар. Кулларында авыр кара шланглар. Ванналарга тутырып та, таш идәнгә тәгәрәтеп тә шешәләрне юган кебек итеп маташалар. Кайсылары кәгазь этикеткаларны сыпырып төшерә, кайберләре шешәләрне каядыр ташый. Телләрендә бары тик сүгенү сүзе генә диярсең. Соңга калган Габделбарый абзыйга да эләкте. Әмма ул аларга игътибар да итеп тормады. Мастерны сорады да Ханбалны үз артыннан дәште. Алар аргы башка таба киттеләр. Анда кемнәрдер язулы кәгазьләрен селтәнеп тарткалаша, сүз көрәштерә иделәр. — Әйттемме мин сиңа? Әйттемме? Юк, дидемме!.. Минем анда ни эшем бар? Кеше бир, алай бик кирәк булгач!.. Гаҗәеп тә бетеренеп кычкыручы кеше мастер булып чыкты. Эт тә үз оясында көчле шул, усалрак күренә. — Ни кирәк иде, Габделбарый абзый? Әйдә, әйт тә ычкын! — Фатыйх Галич, Фатыйх Галич... Габделбарый абзый әллә каушады, әллә үзенә төбәп әйтелгән “ычкын” дигән сүзгә ачуы килде, мастер Фатыйх Галәветдинович каршында югалып калгандай булды. — Әйе, шуннан... Вакытым тар, ни булды? Сүзгә катнашырга дип Ханбал алгарак тартылып куйган иде, Габделбарый абзыйның кодрәте килеп: — Менә, эшкә урнаштырырга шәп кеше алып китердем!— дип, әйтәсен белдерергә өлгерде. Фатыйх Галәветдинович дигәннәре күзе белән генә сөзеп алды да: — Шәп адәм инде алайса?— диде.— Ике көн эшләгәннән соң качмаса?.. — Сез каршы түгел инде, әйеме, Фатыйх Галич? — Әйттем бит инде, ике көннән качмаса, Габделбарый абзый, иртәгәдән үк чыксын! Мин хәзер идарәгә керәм...— Ханбалдан һаман да күзен алмыйча, әмерен җиткерүне кирәк тапты:— Көтеп тор, эшемне бетерим дә... Ә син, Габделбарый абзый, бар, цехларда шешә җитми дип аптыраталар. Күз-колак булмасаң, хәзер янтаерга гына торалар. Фатыйх Галәветдинович үзенең симез һәм кызыл битен баядан сөйләшкән кешесенә борды, кыска бармакларын бөкли-бөкли: — Әйттемме, беренчедән, миңа указ бирә торган кеше син түгел, икенчедән...— дип тезә бирде. Габделбарый абзый үз эшенә йөгерде, Ханбал исә икегә каерылган зур капка-ишектән төшкән көн яктылыгына таба атлады. — Нәрсә, исереп егылган идеңме әллә? Чалма урагансың?— Озак та көттерми килеп чыккан Фатыйх Галиевич ишек янында торган Ханбалга сүз ыргытты.— Киттек! Бераз барганнан соң, кисәк тукталып, соравын яңадан кабатлады ул, өстәп тә куйды: — Ник эндәшмисең? Идарә ишеген ачып кергәндә генә Ханбал телгә килде: — Юк!.. Нәрсә дияргә дә белмим инде. — Ә син димә, сөйләп бир! Хуҗа алдында нәрсә диярсең, анысын уйла!— Фатыйх Галиевич, Ханбалдан яшьрәк булырга кирәк, үзен тормышның әчесенә-төчесенә өстән генә караучы кеше кебек тотты. Каршыларына елмаеп килүче бер яшь ханымны биленнән уң як кочагына алып туктатты:— Хәлләр ничек, җанкисәк?.. Асылда аны ул ханымның хәлләре түгел, үзе кызыксындыра иде булса кирәк. Аңа якынрак елышты, матур елмаюына бәйләнә калды, Ханбал алгарак китте. Тукталды. Дивардагы игъланнар тактасыннан, укырга теләгәндәй, саргаеп беткән кәгазьләрне караштыра башлады. Алар Горбачёв дәвереннән үк калганнар икән, социализм тузанына баткан хәлдә һаман да онытылып эленеп торалар. Хәер, андый такталар хәзер кемне кызыксындыра? Заманалар үзгәрде шул. Кем елгыррак, шул эләктереп ала. Фатыйх Галиевич теге ханымнан һаман да аерыла алмый маташты. Бер-берсенә сагыздай ябышканнар иде булса кирәк. Хәер, коридорда Ханбалдан бүтән һичкем аларны күрми, нәрсә өчен итагать саклап маташсыннар ди әле? Кемне ни эше бар аларда? Ә бәлки хатыны ук түгелме? — Бер җилбәзәк шунда...— Фатыйх Галиевичның Ханбал янына килеп җиткәч әйткән сүзе иде бу. Юләрдән сорама, үзе сөйләр диләрме, шушы инде ул.— Менә бездә эшләп китсәң, белерсең әле! Бер дә төшеп калганнарга охшамагансың. Күзләрең генә бүренеке төсле. Тынычрак булырга кирәк... Тынычрак... Хуҗа дигәннәре үзендә икән. Фатыйх Галиевич тукталып аның кәефен сораштырып тормады, туры кереп китте. Ханбал исә йөзгә-биткә чибәр сәркәтип туташ янында сөзелеп калды. Аңа ничектер уңайсыз булып китте. Беренче уе: “Мин монда нәрсә эшләп йөрим әле? Кемнәрдән качам? Ни гаебем бар?”— дигән сораулар тезмәсеннән гыйбарәт иде. Ул аларга төгәл генә җавап таба алмады. Акылы шашынды, күңеле тугыланды. Утырган урындыгыннан күтәрелеп, чыгып китимме әллә дип талпынуга, аны телефон трубкасын күтәргән сәркәтип туташ туктатты: — Сезне чакыралар, керегез! Мөлаем һәм йомшак тавыш Ханбалны әсир итте. Колакларыннан үтеп, тупаслана башлаган күңеленә май булып ягылды. Кире борылырга мәҗбүр ителде. Күптән болай итеп эндәшкәннәре юк иде, җанга рәхәтлек бирә торган тавыш белән, хөрмәт авазлары ишеттереп. Сүздә генә түгел шул ул хикмәт, ни рәвешле әйтелүендә дә икән. Бар кеше дә укый белә, сөйләшә, һәммәсендә дә изге нияттер бәлки, әмма колакны иркәләрлек аһәң бик азларга гына бирелгән. Иркен бүлмәнең авыр өстәлләре артында хуҗа үзе һәм янында ярым иелеп диярлек, йөзендә ялагайлык төсләрен уйнаткан Фатыйх Галиевичтан гайре башка кеше юк иде. Ханбал ишектән керүгә үк тукталып калды, баш өсте генә исәнләште дә дивар тирәли тезелгән гади урындыкларның берсенең почмагыннан урын алды. — Менә шушы була инде, Фасыл Галләмович, алыйк булмаса, сорауларыгыз юк дисәгез... Хуҗаның ашыгып сөйләргә, фикерен белдерергә атлыгып торганы сизелми иде. Ханбал: “Ә ни өчен эшкә алу-алмау мәсьәләсен шушылай югарыда хәл итәләр әле?”— дип уйларга тиеш иде. Әмма бу сорау аның башына кереп тә карамады. Кайда нинди тәртип урнашкан бит. Бәлки боларга ул гади гамәл кебек кенә тоеладыр? Мондый хуҗаның булуы начармыни? Фасыл Галләмович урындыгында кузгалып алды да: — Паспортыгыз бармы?— дип сорады.— Бирегез әле монда! — Юк!— Ханбал нәрсә әйтергә дә һәм ничек аңлатырга да белми иде. Сүзгә Фатыйх Галиевич катышып китте: — Аның паспорты, әнә, маңгаена чәпәлгән!— дип рәхәтләнеп көлде. Төртсәң, кан чыгарлык бите уңлы-суллы сикеренде, тар һәм сөзәк маңгае тагын да кечерәеп, җыерылып бетте. Хуҗа исә елмаеп кына куйды. Ханбалга аның йөзе таныш кебек тоелды. Нахакка үзен төрмәгә тыгып куйган тикшерүче ахмак Гатинны хәтерләтә иде ул. Әмма бу өлкәнрәк тә, симезрәк тә күренә. Борынының калынлыгы аның мишәр кавеменнән булуын ачык сөйләп тора. — Ничек безнең якларга килеп чыктыгыз соң?.. Кем әле? Әйе... Хуҗаны Ханбалның кемлеге бер дә кызыксындырмый иде булса кирәк. Бары тик сүзенә ияреп чыккан соравы гына иде бу. — Табып алып кайттылар диген инде, ә? Димәк, ул барысын да белә! Ни рәхмәт үзенә, сөйләп тә торасы юк! — Мин сезнең хезмәткәрләрегезгә бик зур рәхмәтлемен!— Ханбал боларны чын күңеленнән әйтте. Бөтенләй үк кешелектән чыккан икән бу адәм дип уйларга өлгергән хуҗа өчен аның шушы сүзләре яңалык иделәр. Рәхмәт әйтә белгән бәндәгә ышаныч бар әле, булырга тиеш! — Ярар, гариза языгыз!— Хуҗа шунда Ханбалга таба кәгазь төртте.— Язуны онытмагансыздыр, әйеме? Ханбал, үрелеп, кулына Фатыйх Галиевич сузган каләмне алды, өстәлгә иелде һәм, кабат күтәрелеп: — Гафу итегез, кем исеменә әле?— дип сорады, әмма шунда аңа шулай әйтүе сәбәпле бик тә кыен булып китте. Соң, шунда, кабинетына кергән вакытында ишегендәге тактага караган булса! Фамилиясен дә ярый — инде белеп торыр иде! — Генеральный директор спирт завода Гатин Фасыл Галләмович...— Ашыгычлык белән әйтелгәнгәдерме, Фатыйх Галиевич ни русча, ни татарча сөйләмгә карамаган сүзләр тезмәсе ыргытты. Боларны тиз арада Ханбал тотып алырга һәм кәгазьгә теркәп куярга тиеш иде. Әмма Гатин дип әйтүенә үк аның йөрәген әрнү уты яндырып узды. Юк, теге мәхлукның үзе түгел, абыйсы яки энесе, иң кимендә туганы булырга тиеш бу адәм! Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:
|