![]() ТОР 5 статей: Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы КАТЕГОРИИ:
|
КӨЗГЕ ЯҢГЫРГА КАДӘР 27 страница— Язың-язың, яз...— Фатыйх Галиевич тагын да Ханбалны ашыктыргандай әйтте:— Нигә туктап калдың! — Кайсы цехка диим?— Ханбал язып маташкан җиреннән тагын башын күтәрде, тегеләр елмаешып утыра иделәр. — Алары нәрсәгә, гади генә итеп язасың да куясың: “Эшкә алуыгызны сорыйм!”— дип. Бетте-китте, вәссәлам!— Хуҗа үзе шушылай дигәч, Ханбалның бер генә дә исе китмәде. Язып бетереп, гаризаны аларга таба этәрде. Кәгазь исә Фатыйх Галиевич кулы аша узды. — Хезмәт кенәгәләремне дә югалткан идем... Ханбалның ул сүзләренә берсенең дә исе китмәде. Әмма алар аңа: “Башыңны да югалтырсың әле!”— дип әйткән кебек булдылар, һәрхәлдә шушы сүзләр егетнең колагына ишетелгән кебек тоелдылар. Моны башының яралануы, мие селкенү белән үзенә аңлата алырлык түгел иде әле ул әлегә. Ханбалның гаризасын хуҗа агай киң өстәленең тартмасына юллады, хәтта бер-бер тамга салып маташырга да кирәк тапмады. Шулай да: — Бүген юлга чыгарга, Фатыйх Галиевич! Озатып куегыз иптәшләре янына!— дип, ниндидер сәер әмер бирде. Аның бу сүзләренең мәгънәсен Ханбал аңламады. Бары тик рәхмәтен генә әйтте дә, чыгып баручы Фатыйх Галиевичны күреп, ашыкмыйча аның артыннан иярде. Сәркәтип кыз белән дә хушлашырга онытмады. Алар тагын коридор буйлап киттеләр һәм баскычтан аска таба төшә башладылар. Шунда Ханбал: — Торак мәсьәләсен дә хәл итәсе бар иде шул, онытылган,— дип сүз катты. Тыныч кына елмаеп барган Фатыйх Галиевич шунда ук әйтеп тә салды: — Анысы өчен кайгырмагыз, барысы да уйланылган. Булыр. Әле үзегезнең дә исегез китәр. Чыннан да шулай булып чыкты. Ханбалның гаҗәпләнүе чиксез иде, куенына сыймады. Алар мунча исләре аңкып торган бүлмәгә килеп кергән иделәр. Каршыда тагын да ишек булып, киң итеп ачылган, анда яшелләнә башлаган сулы бассейн күренә һәм кемнәрнеңдер рәхәтләнеп-рәхәтләндереп пошкырып йөзүе, чупырдавы ишетелә иде. — Чишенегез, ял итегез! — Миңа ярамыйдыр шул?— Фатыйх Галиевичның әмеренә каршы Ханбал бу сүзләрне әйткән иде дә, тегенең бер дә исе китмәде: — Нәрсә булыр дисең? Исең киткән икән! Алай гына мулла кызы да егыла инде ул... — Шулай дисезме? — Ярый, үзегезгә карагыз. Юынып чыксагыз, начар булмас... Ханбал аны тыңларга уйлаган иде дә, мондый рәхәтлекләрне бүтән очракка калдырып, инде чишенеп тә тормаска булды. — Иртәгәдән эшкә чыгамдыр инде, Фатыйх Галиевич? Торакны да күрсәтсәгез! Үзенә зур өметләр белән карап торган Ханбалга Фатыйх Галиевич елмаеп кына җавап кайтарды да: — Борчылмагыз, бераздан барысы да булыр! Мин сезне шушында калдырам, хушыгыз!— дип, чыгып та китте. Ул ялгышмаган икән. Нәкъ әйткәненчә булды. Ханбал бераз утырып торырга да өлгермәде, чырае кыелып икегә ярылган бер адәм килеп керде. Ни сәбәпледер аркасында автомат иде. — Башкаларыгыз кая?— дип сорау ташлады да ишекләргә йодрык белән суккалап чыкты.— Әйдәгез! Җитте!.. Киенергә! Аның әмерен ишетеп, йөгерә-түнә дигәндәй, какча тәнле бәндәләр шушы киенү бүлмәсенә йөгерешеп керделәр һәм чүпрәк-чапраклары арасына баттылар. — Кая берегез?— диде теге автоматлы адәм.— Ашадыгыз дамыни инде? Шаяртып әйткән сүзе дә үзе кебек ямьсез иде. Бераздан аларны чыгарып, бөркәвечлек КамАЗ машинасына утырттылар. Мунчадан соң болай кыландырулары бер дә тәртипкә сыя торган нәрсә түгел иде. Хәер, әллә кая бармыйбыздыр әле дип уйлаучылар бик каты ялгышкан булып чыктылар. Көзге салкынлык бөркәвеч астында да үзен сиздерә башлады. Көннең кичкә авышып килүе, эңгер төшкән вакыт иде. Саклык чарасы дипме, түр почмакта сүрән лампочканы кабыздылар. Әмма ул да вакыт-вакыт сүнә, калтырый иде. Шунда гына Ханбал хәтерләп өлгерде: алардан арырак, машинадан төшәр якта камуфляж киемнән ике кеше утыра иделәр. Кулларында кораллары да бар. Әйе, монысы да саклык чарасы булырга кирәк. Ни дисәң дә, заманы шундыйга китте шул хәзер, юлларда башкисәрләр күбәйде. Бигрәк тә аракы кебек җиңел һәм үтемле товар тирәсендә мордар кәсепчеләр кайнашалар. Рәхмәт яугырылары, хуҗаларны әйтәм, халык хакында да кайгырта беләләр шул! Сакчылар да биргәннәр. — Егетләр, тәмам өшедек, сөякләргә кадәрле үтте. Җылыныр нәрсәгез юкмы? Күпме юллар узып, Ханбаллар арасыннан шулай башлап сүзгә керешкән олы борынлы чандыр адәмгә барысы да күтәрелеп карадылар. Хәтта сактагылар да аның әйткәннәренә игътибар иттеләр. Әйткәннәренә җавап буларак берсе көлеп тә куйды, икенчесе: — Өстендә утырасың түгелме?— диде.— Әнә, ал, тулып тора... Аның шулай дигәненнән соң, озакка калдырмый, утыргычы астыннан теге олы борын, капшанып, бер тартманы тартып та чыгарды. Эче тулы аракы иде. Ул кыргый тавышлар белән кычкырып җибәрде: — У-у, егетләр, яшибез икән! Шешәне борыныннан гына бушаттылар. Бераздан икенчесен башладылар. Тәннәренә җылы йөгереп, дөньялары түгәрәкләнеп китте. Телләре ачылды. Берсе артыннан икенче шешәне бушатканлыктан, алар тиз арада исерешеп тә беттеләр. Ә машина барды да барды. Гүяки дөнья читенә таба юл тота иде ул. Әмма кайда барганнары һәм кайчан килеп җитәселәре белән һичкем дә кызыксынмады. Алар өчен барыбер иде булса кирәк. Менә Ханбал гына сораштырып караган иде дә, сорауларына җавап бирергә атлыгучы табылмады, киресенчә, аны ишетмәмешкә сабыштылар. Шуннан соң гына ул: — Йомышны үтәргә иде бит, ә?— дип, тавыш чыгаргандай кычкырып ук әйтте.— Кысталдым... Чыдарлык калмады... — Чалбар төбең юкмыни?— Сактагы егетләрнең берсе ыржаеп көлде.— Кой шунда гына! Әмма шаярта булып чыкты. Ни хикмәт, машина тукталды. Ханбаллар барысы бердәм чыгу юлына кузгалган иделәр, сакчы егетләр аларның юлларына аркылы төштеләр: — Артка, барыгыз да артка! Юкса, атам! Моны һичкем көтмәгән иде. Куркышып артка чигенделәр. Ханбал гына: — Шаяртмагыз әле, егетләр! Сез нәрсә?— дип сөйләнде. — Һичнинди шаярту юк!— диде аңа каршы сакчы егетләрнең калын гәүдәлесе.— Әгәр дә йомышка төшәсегез бар икән, берәмләп кенә барабыз. Юк дисәгез, киттек. Ике сөйләшү булмас!.. Мондый саклыкның нигә кирәклеген әлегә аңларлык түгел иде. Беренче булып Ханбал йомышына чыгып керде. Аның белән теге сакчы егетләрнең берсе барды. Саклап торды. Ханбал аны никадәр генә сөйләштерергә тырышса да, авызын да ачмады. Ашыктырудан башканы белмәде. Бу хәл аның өчен бик тә шикле иде. Олы борынлы теге татар абзыйсына да чират җитте. Нигәдер озакладылар. Инде машина янына килгәч, күтәрелә башлаганда ул абзый кинәт кенә уңга таба тартылды һәм, юлны кистереп, куаклар арасына ташланды. Сакчы егетләр эшнең нәрсәдә икәнлеген тиз чамаларга өлгерделәр. Бер-бер артлы диярлек автоматтан атып алдылар. Берсе: — Ауды!— дип белдерде. Караңгылыкка кереп югалды. Бераздан качакны якалап китерде. Ярый әле исән калган, тән җәрәхәтен дә алмаган, коты очудан гына ауган булып чыкты. — Аң булыгыз,— диде сакчы егетләрнең зур гәүдәлесе,— моннан түбән, әгәр дә яшәргә теләсәгез, качтым юк! Урыныгызда шым гына утырасыз! Ачуымны китердегез икән, кыланып баручыларыгыз булса, аттым үтердем! Монда миңа суд та, закон да юк. Ә сезгә — мин суд һәм минем закон! Баста!.. Шым булырга!.. Туры карап, теге олы борынлы татар абзыйсына таба якынлашты һәм ачу белән: — Нәрсә, шыр җибәрдеңме? Исән калганыңа Ходайга рәхмәтең укы, үләксә,— дип, йөзенә автомат түлтәсе белән орды. Теге мескен чалкан барып төште.— Менә шулай! Машина төне буе барды да барды. Кайда, нинди юл белән, нәрсә өчен? Ул сорауларның берсенә дә Ханбал җавап таба алмады. Бу вакыйгалар барысы да саташу, мәгънәсезлек булып тоелды. Аяклары җиргә басканда көн беленеп килә, офык караңгы суык аксыл сызык кебек кенә ачылган иде. Ни барысы унөч кеше икәннәр. Унөченчесе — Ханбал, шайтан саны. Көн яктырган саен әйләнә тирәнең манзарасы күзгә ачыграк күренә барды. Еракта саташкан кош тавышы идеме, бердәнбер аваз буларак берничә тапкыр кабатланды. Көз көне түгелме соң? Нинди кош шулай иләсләнер икән? Бәлки мондый калын, өскә ишелеп торырдай урманда әллә ниләр бардыр? Ханбалларны тезеп бастырган мәйданның уң ягында җылы вагоннар тезелеп киткән, сулында исә иләмсез киң бина күтәрелеп килә иде. Арырак, эчтә, ике-өч катлы йортлар, коттеджлар тезмәсе күзгә чалына: ак һәм кызыл кирпечтән. Болар барысы да биек койма белән әйләндереп алынганнар. Бер-берсеннән ерак та түгел каланчалар куелган. Аларда сакчылардыр инде. Бу кайсы җир икән соң? Дөньяның кайсы чиге? Боларына җавап юк иде. Ханбалларның барысына бергә бишенче номерлы вагонга барырга куштылар. Кызыл буяу белән калын итеп язылган “бишле” саны үзен озак эзләтмәде, якында гына булып чыкты. Хәйләкәррәкләр алдан кереп, җылы түрдән урын алдылар. Ахырга калган Ханбалга ишек төбендәге тар эскәмия генә өлеше иде. Монда ничек йокламак кирәк? Ятып та булмаячак. Юлда черем итеп килсәләр дә тәннәре йончыган, тәкатьләре алҗыган иде. Гомерләре буена кеше типкесендә йөреп күнеккән кешеләрдән идеме барысы да, аһ-ваһ итүче дә, ризасызлык белдерүче дә табылмады. Тик олы борынлы татар абзые гына нәрсәләрдер мыгырданды, әмма сүзләре ачык ишетелмәде. Кайсылар яхшы урын эләктереп калуларына сөенеп, кайсылар исә язмышына ризалык белдереп, тыныч күңел белән йокларга яттылар. Өс-башны салып тору юк иде. “Әллә нәрсә булды әле бу!”— Ханбал шул уй белән йоклап китте. Инде генә күзен йомган шикелле иде, торырга әмер бирелгәнне ишетеп, аңа да кузгалырга туры килде. Тик эскәмиясеннән күтәрелергә өлгермәде, аны кемдер төртеп аударды һәм ул идәнгә йөзтүбән чәчрәде. Башкалар аны абайлап маташмадылар, сыртына берәү таяк белән орды. Сынны катырырлык иде. Гүяки аркасын урталайга ярдылар. Ханбал артына борылып карады. Иләмсез таякның икенче тапкыр кизәнгәнен күргәч, җилдереп атлаудан башкасы калмады. — Тизрәк кыймылдарга! Тизрәк! Йокы чүлмәкләре! Бу әмер барысына да кагыла иде. Шушындый кыргый гадәтләр белән кабаттан очрашу Ханбалның акылын алды. Гомум төркемнән калмаска тырышты, тегеләр кая таба барсалар, ул да шул ук якка ашыкты. Салкын бозлы суда бит-кулларын югандай иттеләр дә аш исе аңкып торган казаннар янына тезелешеп бастылар. Нәрсә-нәрсә, ризыкны мулдан бирәләр, җитмәсә иртәннән биш кешегә бер шешә аракы да тоттыралар икән. Шуны гына көткәннәр диярсең, барысының да тиз арада йөзләренә елмаю йөгерде. Ханбалларга көрәкләр алырга куштылар. Алда үзләрен нәрсәләр көтәсен һичкем белми кебек иде. Сугышта немецка әсир төшкән сугышчылар да болай ук газаплар күрмәгәннәрдер. Әмма фашистларны кешелеккә каршы бик тә аяусыз булган, диләр. Кем-кем, әмма сугыш күргән, немецларга әсир төшкән Исмәгыйль, Ханббалның әтисе, андый ук фикердә түгел иде кебек. Исән вакытында, ул хакта сүз чыкканда: “Чоңгылына ук эләкмәгәнмендер инде?”— дип кенә куя иде.
IV Ә Исмәгыйль чыннан да 1941 нче елның көзендә үк әсирлеккә төште. Сугышны юньләп күрергә дә өлгермичә, бер мәртәбә булса да дошманга атып карамыйча бит әле. Сөйләсәң, кеше ышанмаслык вакыйга иде бу. Исмәгыйльне сугышка Гөлсара озатып калды. Күзләреннән аккан кайнар яшьләре борын очыннан ук тамчылый башлаган иде, шунда: — И-и, матурым, нәрсә эшләвең инде бу? Гомерем булса, кайтырмын!— дип, Исмәгыйль аны тынычландырырга тырышты. Әмма кыз аның саен йомшарды. Инде тормышы җайланып китәр төсле иде. Инде дә алар бергә булырлар да тыныч һәм ямьле гомер кичерерләр кебек көтелгәндә генә шушындый, әллә кайсы яктан, иләмсез сугыш чыгып, аркылы төште. Бәхетеңне бер мәртәбә хәсрәт үгезе сөзсә, икенчесендә дә китереп төртмәс дип уйлау мөмкин түгел икән ул. Берсеннән тәнең-җаның савыгырга өлгерми, икенче тапкыр җәрәхәтләнәсең. Бу сыгыш ничектер бик җиңел генә, бүген-иртәгә үк бетәргә тиеш төсле иде. Товар вагоннарына төялгән сугышчыларны көнбатыш юнәлешенә озаттылар. Сталинград тирәсендә туктатып, шунда бер атна чамасы хәрби хезмәткә күнекмәләр уздырдылар да, тагын да алга таба кузгалып, Киев шәһәренә таба бардылар. Кайсы урын икәнлеге Исмәгыйльгә генә түгел, хәтта бүлек командирларының үзләренә дә намәгълүм кебек иде. Тукталган поезд пар һәм төтен бөркеп артта калды. Инде күздән дә югалды. Сугышчылар һаман да баруда булдылар. Көзге яңгыр һәм пычрак аларның үзәкләренә үтте. Әрем һәм кыяк үләнле ни кызыл, ни ак булмаган балчыклы кырның иге-чиге юк төсле. Монда иген чәчсәң, никадәр мул ашлык булыр кебек тоелды. Әмма әремнең дә юньләп үсмәве мондый хыялларны юкка чыгара, сугыш кырының нәкъ шушылай булырга тиешлеген күзалларга мәҗбүр итә. Исмәгыйль җилкәсендәге мылтыгын ипләгәндәй итте. Кесәсендәге биш патронын тагын бер кат карады. Кулъяулыгына төрелгән ул үлем ядрәләре асылда аны дошманнан сакларга һәм куркып калмавына ярдәм итәргә тиешләр. Ул күбрәк шул хакта уйлады. Янында һәм янәшәсендә килүче сугышчыларга күз салды. Алар да Исмәгыйль бергә сугышка керәселәр. Уң ягындагысы — Арча егете, чатыр гәүдәле, кәкре аяклы Мөхлис Гыйниятуллин, сулдан килгәне — озын буйлысы, ыспай кыяфәтлесе — Харис Яруллин, Казанның үзеннән иде. Аларның танышуларына инде күптән, әмма бер дә яхшылап сөйләшергә өлгермәделәр. Гомумән дә бөтен роталары белән диярлек татардан гына торганлыктан, әмерләрдән башка барча сүзләр дә татарча иде. Мондый вакытта җырлап җибәрәсе, аякларга уралган балчыктан котыласы, Гражданнар сугышыннан ук килгән шлёмнарны салып ташлыйсы килә. Әле кайчан болай җыелыр иделәр дә, бергә үлем барырлар иде... Тфү, каһәр суккан, каян телгә килеп тора диген?.. Кыямәт көнендә шулай бергә кубарылырлардыр инде, ә? Мөхлискә җайлы, иңендә мылтыгы да юк, биштәре дә бушап калган, кәкре аяклары зыр-зыр әйләнгәндәй, чаптыр-чоптыр җиффәрә генә. Аңа: “Фашистларның артларына типкәч, мылтыкларын алырсыз!”— дип әйттеләр. Әй сөенде инде Мөхлис. Ни дисәң дә шул, кулына трофей төшерәсе бар егетнең. Менә сугыш кырына килеп тә керер, дошманнарны дөмбәсләп тә ташлар. Булган кеше кайда да шәп инде ул. Ә Харисның хәлләре хөрти. Казаннан чыкканда бик тә көяз иде. Әллә нишләде. Анда аңа, югарыда (ни дисәң дә, ул бүтәннәрдән бер башка биегрәк шул), яңгыры да көчлерәктер, җиле дә хәтәррәктер. Ә мылтык Хариска да эләкмәде. Бөтен бүлеккә, ягъни отделениегә ике мылтык, бер автомат, кеше саен биш патрон. Нимечне җиңгәч алырсың, имеш. Булыр микән? Шулай да әй безнекеләр көчле шул, Кызыл Армия дөньяны дер селкеткән гаскәр бит ул! Әле анда, алда, Ворошилов укчылары — җитез мәргәннәр, нимечне чүпләп утыручы! Исмәгыйльләргә барып тормасалар да ярар... Шулай да нәрсә икән ул сугыш дигәннәре? Исмәгыйльгә бераз билгеле, ир кешегә ансын күреп калырга кирәктер: — Әйеме? — Нәрсә әйеме?— Мөхлис аңа ялт кына итеп борылып карады.— Нәрсә әйеме? Исмәгыйль тамагын кыргандай итте, тагын да бер кәлимә сүз ыргытты: — Мин әйтәм, кирәген бирәбез аның! — Кемнең? — Нимечнең, әйтәм! Мөхлиснең йөзенә елмаю билгеләре йөгерде. Бер дә икеләнми-нитми генә: “Ыһе!”— дип ым какты, кара күзләре ниндидер җылы һәм хикмәтле нурлар белән ялтырап киттеләр ки, гүяки ул канлы сугыш авызына түгел, кайнешенең туена баручы һәм яшь хатынына сиздермичә кызлар кочакларга ниятләүче “җитди җизнәкәй”нең үзе иде. Аларның сүзләренә бары тик Харис кына катнашмады. Ә алдагылар һәм арттагылар барысы да диярлек күтәреп алдылар да гәпкә керештеләр. Сүз иярә сүз чыгып, җанланышып куйдылар. Ниндидер авылнымы, хуторнымы әйләнеп уздылар. Көзге яңгырны суык җил алыштырды. Җыелмый калган игеннәргә килеп төртелгәч, барыр юллары бүленгәндәй булды. Әмма башка чара юк иде. Ерып ук кереп киттеләр дә бер ярга килеп чыктылар. Аста челтерәп кенә инеш агып ята, әмма суы гүяки кызыл кан иде. Аны ерып чыктылар. Тугайның иңе-буе гаскәриләр белән тулды. Тагын да алга барырга әмер җитеште. Бары тик кичке эңгер иңгәндә генә хәл алырга, ягъни “привал”га тукталдылар. Мөхлиснең, никадәр арылуга карамастан, авызы йомылмый иде. Ә Харис инде, башын түбән салындырып, йокыга да китте. Янәшә утырганлыктан, Исмәгыйльнең җилкәсенә ауды. Киртә кебек кенә тоелса да, аның авырлыгы бүрәнәгә тиң иде. “Сөяге нык икән моның!”— дип уйларга өлгермәде Исмәгыйль, Харис түнеп үк китте. Ыңгырашты. Бу бер дә күңелле хәл түгел иде. Авырып маташа, ахрысы... Харисның маңгае һәм битләре ут яна иделәр. Аның белән нәрсә эшләргә инде хәзер? Кая куярга? Бүлек командирын чакыртып алгач, ул санитарканы дәштерде. Харисны кая да куярга мөмкин түгел иде. Алга таба бара алуы да булдырыр хәл түгел. Болай ташлап китәргә дә ярамый. Бераздан мәсьәлә хәл ителде. Көндезге якта үтелгән хуторга илтергә кирәклеге беленде. Мөхлис белән Исмәгыйль аны җилкәләренә күтәрделәр. Харисның хәле юк, аяклары инде гәүдәсен дә тота алмый иде. — Сугышның беренче батырын тылга озаталар!— дип, кемнәрдер шаяртып калгандай әйттеләр.— Кешеләрнең баш эшли, ә!.. Әмма Харисның хәленә кызыгырлык түгел иде. Аны бер арба янына китерделәр. Дилбегәләрне тотып торган кешенең кемлеген шәйләрлек түгел. Харисны арбага салгач, Исмәгыйль ат янынарак килде. Хуҗасына таба якынлашты. Төс-кыяфәтенең чалымнары гына сиземләнеп, аның казаклардан булуын билгеләргә мөмкин иде, ул, сыңар күзен сүрән ай яктысында ялтыратып алып, Исмәгыйльгә, умыртка сөягеннән кылыч белән чабып төшергәндәй, кисәк карап куйды. Икенче күзе бите белән бер сызыктан калын җөй астында иде булырга кирәк, йөзгә-йөз килеп баскан Исмәгыйльгә аны сиздереп, нәкъ шул яңагын куйды. Үткән сугышларның эзе булырга бик мөмкин, кылыч уйганнан калгандыр. — Егеткә ул-бу булмасын инде? Исмәгыйльнең сүзләренә казак әллә ни игътибар да итмәде, кыеп караган җиреннән: — Кем буласың?— дип сорады. — Дусты... — Юк, анысы аңлашыла... Сугышта дус белән дошманнан үзгә һичкем була алмый... Милләтең, дим... — Ә нигә?— Исмәгыйль шунда: “Милләт тә булмый!”— димәкче иде, әмма кирегә сукалап кеше ачуландырасы килмәде, турысын әйтте:— Татар, әгәр дә яраса! — Алай булса, дошманны җиңәсез инде,— диде казак, гүяки шушы сүзне әйтер өчен генә ул соравын биргәнен аңлатырга теләп. — Җиңәрбез, абзый, бер дә борчылма!— дип, Исмәгыйль китеп баручы Мөхлискә иярде. Ул арада казак та атына эндәште, Харисны арбасында алып китте. Болай уйлап караганда, аны теләсә кайсы чокырга каплап калдырырга мөмкин иде. Кем кайгысы кемдә була мондый вакытта. Төнлә белән туңдырып, хәтта катырып ук җибәрде. Ә гаскәрләр бардылар да бардылар. Күктәге ай тирәсендә кара болытлар болганышты, анда-санда күренгәләгән йолдызлардан кая таба барганны чамаларга була иде. Әмма бу хакта һичкемнең уйлыйсы килмәде. Арыган тәннәре һәм буыннары ял сорадылар. Кемнәрдер аяк өсте генә йоклап китеп, егылгалап сүгенделәр. Хәтта Мөхлис тә абынгалап алды. Әмма туктарга әмер килмәде. Алар шушы хәлләрендә гүяки җир читенә якынлашалар иде. Ул фронт сызыгы дигәннәре кайдадыр, Ходай белсен. Туплар гөрселдәгән, мылтык аткан тавышлар да ишетелмәде. Әллә инде Кызыл гаскәрләрнең килүен белеп, ул фашист дигәннәре табаннарын да ялтыратканнармы? Булыр-булыр! Шундый да акыллы Кызыл командирлар барында, әнә өч кешегә бер мылтык та җитә икән! Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:
|