![]() ТОР 5 статей: Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы КАТЕГОРИИ:
|
КӨЗГЕ ЯҢГЫРГА КАДӘР 30 страницаКартлачның бу сүзләреннән шактый күпне чамаларга була иде. Бу тирә авыллар өчен төп саналган үзәккә барышы икән аның, зар һәм гозер белән! — Что, полицаев хотите позвать? Исмәгыйльнең бу сүзләреннән картлач бер дә куркып калмады. Яшен яшәгән, ачысын-төчесен күргән мондыйлар тормыш барышына бер дә аптырап бирмиләр шул. Авыллары белән шулай килешенгәннәр икән. Бәла-казадан бары тик немецлар үзләре яки аларга куштанланучы полицайлар гына саклап калыр дип фикерләшкәннәр. Кем ничек шаяртмый. Хөкүмәттән вәкил араларында булса, тәртип саклар, азып-тузып йөрерүчеләр дә күренмәс! Анысы шулай иде. Чыбыркыны яратмасак та, ансыз яши дә белмибез! Авылга кереп торырлык түгел икәнлеге аңлашылды. Картлач та аларга шулай киңәш итте. Берәрсе күрә калса, оран салачак һәм дошманнарга аларны тотып бирәчәкләр икән шул. Исмәгыйль шунда картлачтан икмәк үтенде. Әмма тегесе алдатып тормады, бәясенә нәрсә бирәчәген белеште. Исмәгыйль шинелен сала башлады. — Вот, меняем! — Брось сюда! Картлачның шинель астында калуыннан файдаланып алырга, борып муеныннан эләктерергә мөмкин иде дә, Исмәгыйль артык адым ясамады. Әмма алга таба да болай комсызлансалар, илгә кайтып җиткәнче аны чишендереп бетерергә мөмкин иделәр. Картлач калдырган тишек-тошыклы иске бишмәтнең карачкыга гына эләрлеге калган булса да Исмәгыйльнең моңарга эче пошмады. Ни дисәң дә, әсирлектән качучы дип түгел, бәлки авыл кешесенә охшатып кабыл итәрләр. Шулай түгелме? Шаяртма, әмма хәйләсез дөнья — файдасыз дигәннәр борынгылар. Алар кичләрен кырлар аша уздылар, көндезләрен яки эскерт астына, яисә берәр сәндрәдә качып яттылар. Әмма бераздан немецларның да, полицайларның дә исе сизелми башлагандай тоелды. Баскынчылар кул астында калсалар да, ни хикмәт, халыкның үзенчә яшәвен дәвам иттергәне аңлашылды. Бик алай качып-нитеп йөрмәсәләр мөмкин икән дип уйлап, бер авылга алар иртә белән килеп керделәр. Урам башында ук аларны көтеп, килгәннәрен карап бер адәм басып тора иде. Таныштылар. Староста икән. — Ты это почему так ходишь в оборванном виде, буд-то тебя опчепали? Людей смешишь?— диде ул Исмәгыйльгә, әллә кайчангы танышын очраткан кеше шикелле үз иткәндәй итеп. — Почему это? Яше өлкән булуга да карамастан һаман да таза имән кебек калган бу адәм көрәктәй сакалын ике яклап учлары белән сыпырып алды да, кулларын тегермән ташыдай түгәрәк һәм калын күкрәгенә куеп, әмер йөрткән тавыш белән: — Где твой шинель? Одень! Борсь этот оборванный срамный бушлат! Если в таком виде тебя поймают, то непременно расстреляют!— диде. — Почему это? — Как почему это? Посчитают за партизана. Если будешь ходить в военной форме, не будут так злиться... Надо же знать кем являешься, кем покажешься! Партизанов ищут! А солдату что будет? Ты же не по собственному желанию вошел в войну! Простому солдату нечего бояться! Ни что ему не грозит!— Староста турыдан сукалады. Яшереп-нитеп тормады.— Не ходите так... Немец не остановится, пока не дойдет до Урала. Идите, сдавайтесь. И этому тупому язычнику также скажи, а то на меня как волк смотрит. Горец, наверное... — Он по-русски не знает, ходит за мной...— Исмәгыйль аптыраулы һәм икеләнүле тавыш белән кайтарып җавап бирде. — Ты тоже уж не русский! Исмәгыйль үзенең кемлеген яшерергә уйламады да. Татар икәнлеген әйткәч, староста: — Даже, давно уже чую, казах что-ли, думаю, или из таких? Татар, татар!— Ул кәефле генә итеп уйланып алды.— Я шахтёром работал, человек из шахты, знаю ваших. Сильные, хорошие ребята!.. Ул бераз вакыт Исмәгыйльгә карап торды, имеш, чыннан да дөресен сөйлиме икән? Һе, нигә ялганлап торсын ди инде ул аңарга? — Ты, браток, так не ходи!— Староста акыллы киңәш бирергә җыенган кеше төсле уйланып алды да әлеге дә баягы сүзен кабатлады: — Расстрелят, ведь, посчитая за партизана, знай же! Хорошо осведомлены, что вы здесь ходите, прячетесь. Два раза уже приходили, полицаи. Предупредили. Самое лучшее — в двоём, вместе, идите, сдавайтесь. Но не немцам, а румынам! Румыни — получше, они и с военнопленными обходятся, говорят, по-лучше. Әгәр моны тыңласаң, шушы кадәр юл киткәннән соң, теге авылга кире кайтырга, шинелен табарга кирәк иде. Исмәгыйльнең алай йөрү теләге булмаганлыктан, старостаның киңәшен тотарга исәбендә юк иде. Шунлыктан: — А здесь рядом где-нибудь нет ли партизан? Не слышно-ли, что имеются заблудшие части Красной Армии?— дип сораштыра башлады. Үзен дөнья үзәге буларак тойган картлач канәгать елмаеп торуында булды, тагын да сакалын сыпырды. Һичнәрсәгә исе китмәгән кеше шикелле иде. Әгәр дә аңа сынап карасаң, үзеннән бүтән һичкемгә исе китми, аптырап та бирми дип нәтиҗә чыгарырга авыр түгел иде. Мондый кыяфәте Исмәгыйльнең ачуын чыгарды. Баштарак аңа карата туган ышанычы ахырга таба бетте. Әгәр дә мөмкин икән, егып салып, кыйнап ташларга да күр сорамас иде. Әмма тыелып калды. Теш арасыннан гына: — Сатлык!— дигән сүзне сыкты. Старостаның колагы каты түгел икән, хәрәкәтләргә һәм хәтта йөз үз үзгәрешләренә дә игътибар бирми калдырмаган. — Вы, татары, горячий народ, сквозь землю проходите,— диде ул. Аларның күзләре очраштылар. Исмәгыйльнең бүренекедәй усал карашында аның майлы һәм сыек зәңгәр төс белән басарга омтылучы күзләре берни дә түгел иде. — Откуда должны браться здесь партизаны? Говорю же, Красные воины уже давно удрали отсюда до Урала. Уже Великий Рейх нам сообщил. Немцы идут к Волге, если даже не успели перейти. Кончился, покончили с дьяволом, с чёртом, голову ему отрубили. Бросьте, брось!..— Старостаның карашы читтә иде. Исмәгыйльнең күзләре аны никадәр генә борауласалар да — файдага булмады. Картлач тишелмәде.— Да-да, говорю же я вам, идите, сдавайтесь! Если поймают, растреляют как партизан. Сколько дней подряд сюда приходили полицаи. Приходят и уходят, приходят... Проходят по полям и лесам. Ищут вас! Наверное, думаете, что эти зря весят на деревьях?.. Исмәгыйль шунда гына авыл башындагы яфраксыз агачка асылган мәетләргә игътибар итте. Менә нәрсәне күрсәтмәкче икән бу сатлык! Әйтәм аны баядан бирле карашын шул яктан алмый. — Кто они? Исмәгыйльнең соравына староста җавап бирергә ашыкмады. Башыңа барып җиттеме, акыллым, дигәндәй, канәгатьлек белән карап алды. Лезгинның да йөзе шул якка таба борылган иде. Сөйләшүләрдән һични аңламаса да, сүзләрнең нәрсә хакында барганлыгын ул да төшенеп алган иде булса кирәк. — Кто они говоришь? Красноармейцы! Беглые как и вы. Ходили-ходили и попали. Немец — жесток! Не растреливает, а вешает!— Старостаның болай сөйләве Исмәгыйльнең күңеленә шом җибәрергә тиеш иде һәм максатына иреште дә булырга кирәк. — Пленнных не вешают, а растреливают! Не говорите ерунду! — Ты, татарин, слишком уж упрямый человек, оказывается!— Староста бу юлы дөрес әйтте. Кем-кем, әмма Исмәгыйль үзенең килеп чыккан кире бәндә икәнлеген яхшы белә, шуның аркасында күп җәбер-золымнарга да тарганын хәтерли иде. — Я только на хорошое говорю. Сказал, чтоб такая судьба не ожидала вас! Впереди — зима. Где будете прятаться? Вот о чём подумал. Самое лучшее, не ходите беглыми, идите и сдавайтесь. Если скажете, что сбежали с плена, то всё, не нести больше вам головы. Мне что, сказал да забыл. Красные пришли, я остался живым, немец вошел, я всё ещё живу. Умного человека и зло не берет, не дьяволу одолеть. Если голову имеешь на плечах, с боя выйдешь целым и невредимым. Скажешь, что об этом тебе говорил вот этот мужик! У умного человека и хитрость бывает, а пуля боится от хитрого, не может его поймать!— Староста шунда Исмәгыйльнең тынычланып калганына игътибар итеп, канәгать елмайды.— А я что, учу татарина быть татарином! Дуралей! У вашего народа в характере же имеется хитрость, не так как у этих... Этот Кавказец, не так ли? У них не умная хитрость, как там, хитрость без ума что-ли? У них только нос и всё. Не знает больше ничего, как ходит поднятым носом. Сами они неучи, а самодовольства — на десять человек! А татары они умные, молодцы, и сильные, и знают своих возможностей... Но... Но вы, народ, однобокий, однообразный. Всему сразу начинаете верить. Кто-кто, но я вашего брата хорошо знаю... Исмәгыйль биреште. Аның сүзләренә колак салырга, киңәшләрен тотарга кирәк дигән фикергә килде. — Говоришь, что партизанов нет, да? — Ну-у, татарин!— Староста тавышын калынайтып җибәрде:— Слишком уж упрямым ты оказался. Вот ведь не верит, а? Посмотри на него! Не знаешь что-ли? Наш народ не такой уж глупый как вы. Это вы только не знаете цену своей головы. А мы, украинцы, не такие вот. Какой наш войдет в пепло, забыв о своей головы, о своём глазе, то-есть, о своей выгоде? Нет, не найдешь такого среди них! Мы приучены жить зная цену и вкус жизни. И всё тут! — Как же быть? Если поймают и растрелят? Не известно о чем думает враг, кто об этом знает?— Бу сүзләре белән Исмәгыйль дә хаклы иде.— Не будут долго спрашивать, повесят и нас как этих! — Һо, дошло наконец?— Староста акыл бирүдән мыскыллауга күчкән иде.— Вот так оно бывает! Говорю же, с умом ты, милый человек! А это — работа полицаев, для того, чтобы другие не задумали дурного, нарош совершают так. Сейчас здесь весь народ на стороне немцев! Встретили их хлебом-солью. А почему не встретить-то? Если бы кто видел что натворяли здесь коммунисты, ты тоже так делал бы! Исмәгыйль аны аңлый иде. Әмма нишләсен? Ватаны бу туфракта түгел. Анда, үз илендә, әгәр дә белешеп, аны әсир төшкәненә күрә сатлыкка чыгарсалар, шул ук коммунистлар карт әнкәсен һәм газиз сеңлесен салкын төрмә базларында черетәчәкләр. — Вы уж не прячтесь от глаз! В сторону леса даже не смотрите! Если отсюда пойдёте, в сторону юга, прямо до Киева и приведёт дорога. Даже заблудиться не возможно! — Как это? Если они встретятся?— Старостаның сүзләренә шулай аптырашлы сораулары белән килеп кушылуыннан Исмәгыйльнең тәмам каушап калуын аңларга була иде. — Кто это они? Полицаи что-ли? Содаты-немцы? А вы на это не удивляйтесь! По большой дороге кто только не ходит! Только не прячтесь, а идите в открытую. Не надо давать предлога, выдавать тайны! Скажете, буд-то попали в плен. Всех увезли в машине, а про вас забыли! Так и скажете. Если спросят, куда вы идёте, ответте, что идёте в Киев, в комендатуру. И всё тут! Кто печалится о ком? Кому кто нужен? Если пойдёте в сторону фронта, тогда уж всё, капут, расстрелят, убьют. А вы же будете идти в открытую, тем более в сторону немецкого тыла, значит, примут вас как за своих, не так-ли? Исмәгыйль аның киңәшләрен тулысынча тотарга булды. Беткән баш беткән инде, чыннан да, болай качып йөрсәләр, кая барып чыгачаклар? Әнә дошманны ипи-тоз белән каршы алганнар икән бит, шулай ди шул! Күкрәк киереп сөйләшә. Халыкка нәрсә, өстендә кем утырса да барыбер билен бөгә. Буйсынырга мәҗбүр. Киреләнеп кара, ничек сабак укытырга икәнлеген белерләр. Шинелен сорап кайтарыр өчен барырга теләгендә булмаса да, бу килеш кенә дә йөри алмый; яки шушы карачкы бушлатын салып ташларга тиеш, яисә партизан дип кабул итәчәкләр Исмәгыйльне. Староста асылда начар кеше түгел икән, шушы теләкләреннән тыш, хәлләренә кереп, ул аларга бер бөтен икмәк бирде. Өенә чакырып тормады. Китәр алдыннан: — Прислушайтесь к моим словам! Я не шутил!— дип тагын да кабатлады. Ул күрсәткән юл буйлап барганда каршыларына бер атлы очрады. Болар монда нишләп йөриләр икән дигәндәй аптырап карап узды. Үз кызыксынуы белән шактый мавыккан иде булырга кирәк, карашлары очрашкач, сәламләшкәндәй итеп башын селкеде. Исмәгыйль дә ирләрчә җавап кайтарды. Кәефе күтәрелеп китте. Мөгаен бу исәнләшү йоласының хикмәте бурдыр! Юкка гынамы буыннан-буынга күчеп килә ул гадәт? Саулык сорашу чыннан да кешеләргә исәнлек бирәдер, иминлекләрен арттырадыр?
VII Олы юл тынгысыз булып чыкты. Дошман машиналары һәм хәтта берән-сәрән булса да танклары узып-узып торды. Лезгин һаман да “телсез” бара бирде. Исмәгыйльнең дә сөйләшер сүзе юк иде. Әмма: — Урс–солдат!..— дип немецларның, кайвакыт хәтта тукталып, бармак төртеп көлүләре бара торгач теңкәсенә тия башлагач: — Булыр, пычагым, урыс солдат сиңа!— дип җиргә төкереп, каты гына сүгенгәләп тә алды.— Урысның йөзен дә күргән юк әлегә! Бу аның үз язмышына рәнҗүе, мыскыллануы иде! Шунысы гаҗәп булды, бер генә урында да аларны туктатмадылар, документларын сорап та маташмадылар. Кулларын күтәртеп яисә богаулап та куймадылар. Һичкемгә аларның кемлекләре кызыксындырмый идеме, әллә махсус йөкләнелгән эш белән йөриләр дип карадылармы? Хәтта бер немец танкы тукталып, аннан чыккан һәм тамаша кылган гаскәриләр ике савыт ит консервасы, буханкалы икмәк тә кулларына тоттырып киттеләр. Моңа кадәр андый сугыш машиналарын юл уңаенда күп күргәнлектән, алар гаҗәпләнүдән туктаган иделәр. Боларның гайре табигый кыланулары исә тагын да аптырашта калдырырлык иде. Әйтәләр иде аны, керәсе аш булса, авызыңны ертып ачтыра дип. Дөрес икән шул! Моңа нәрсә дисең инде? Юл читендәге чакрым баганалары Киевка якынлашып килүләрен искәртә иде. Беренче тапкыр аларны чатта туктаттылар. Дөрес, әгәр дә алдан уйлаган булсалар, әйләнеп тә узарга мөмкин иделәр, әмма курыкмыйча туп-туры үзләре сакчылар кулына барып керделәр. Аларны бер офицер каршысына китереп бастырдылар. Кесәләрен актарырга әмер бирелде. Лезгин исә бетеп җитмәгән консерва чыгарды. Тикшерүче солдат ул савытны читкә ыргыткан иде дә, мескен лезгин, аны-моны карап тормастан, шул консервасына ташланды. Сактагылар автоматларына ябышырга өлгергәндә ул инде шул савытның төбендә калган ризыкны ялый башлаган иде. Моны күреп алган солдатлар көлешергә тотындылар, хәтта Исмәгыйльнең дә авызы ерылды. Һәм менә шушы ярдәм итте дә инде. Моңа кадәр усал караган булсалар, хәзер ике якның да кәефе үзгәрде. Көтелмәгәндә арадан берсе Исмәгыйльгә хәтта ярты икмәк тоттырды. Ничә көннәр юлда килү аркасында ялыккан тәннәренә ныклык өстәр өчен ризыкның бер дә артыгы юк иде. Фашист икән, ул немецлар усал һәм дә ерткыч булырга тиешләр дә, әмма ни өчендер алар ул кадәр үк кыланмадылар. Эшләре юк сабыйлар төсле кабат-кабат көлештеләр. Әгәр дә мөмкин булса, шушы ике әсирне каршыларына утыртып, сугыш хәлләре хакында гайбәтләр алмашырга, чын ирләрчә усаллык белән сүгенеп алырга, хатын-кызларны искә төшерергә һәм тагын әллә нинди хикмәтләр сөйләшеп калырга да тарсынып тормас иделәр. Әмма телләр башкалыгыннан бигрәк, устав таләпләрен атлап чыгар юл тапмадылар. Исмәгыйльнең какча йөзендә елмаю сызыклары озак сакланды. Лезгин үзенең кыланышыннан канәгать кеше төсле кыяфәтен гадәти тотты. Аларны шәһәргә үткәреп җибәрделәр һәм хәтта комендатураның да кайдалыгын өйрәтеп калдылар. Ни өчендер, билгесез, озата барырга да сак билгеләмәделәр. Инде күптән авыраерга өлгергән аякларын сөйрәп, язмышларына исләре дә китмәгән бәндәләр төсле Исмәгыйль белән лезгин һаман да алга таба атладылар. Хәрабә хәленә килгән йортлар һәм бомбалардан каезланган урамнар гүяки егерме икенче июнь көненең иртәнге сәгать дүртен хәтерләргә сеңдерер өчен юри шушы хәлдә тора бирәләр иде. Анда-санда кемнәрдер кайнашалар, хәрабәләр арасында казыналар. Тегене-моны сөйрәштереп маташучы малайлар, аларга ияргән хуҗасыз этләр, хәсрәтле йөзле агайлар — болар барысы да инде таныш күренешләрдән иде. Фашистлар астында калганнарның да, әле сугыш уты барып җитмәгән Казанның да Исмәгыйльгә бу вакытта бертөрлерәктер сыман тоелды. Шулайдыр инде, ил өстенә килгән бәла һәммәне бертөрле итә, кайвакытта киресенчә дә була, хәвеф астында калганнарның хәле дошман кулына керүчеләренекенә караганда авыррак та әле! Тормыш бит инде ул. Берәүләрнең акланырга мөмкинлекләре була, икенчеләрнең исә аңа да хакы калмый. Алар ике якка чистартылып, арчылган үзәк урам буйлап алга таба бардылар да бардылар. Юлларында әсир гаскәриләр дә очрадылар. Шулар яныннан узганда берара туктап та торган иделәр, имеш, таныш-белешләре юкмы икән? Булмады. Ни хикмәт, боларны саклаучы солдатлар иректә, үз җайларына йөреп маташкан Исмәгыйль белән лезгинны бер дип тә белмәгән кебек кыландылар. Берәүләр булса, тотып алып, сөйрәп кертеп, бүтәннәр арасына китереп кушар, катнаштырып җибәрер иделәр. Юк шул, ничек ул сакчыларга: “ Без дә шушылар кебек гаскәри әсирләр!”— дип әйтәсең? Телен белмәгәч, юньләп аңлатып та булмый әле аны. Исмәгыйль, уңайлырак урынны сайлап, шул әсирләр янынарак бара башлаган иде дә, араларына шунда ук сакчы килеп басты һәм автоматын төбәде, нидер кычкырды. Кул хәрәкәтеннән генә бу тирәдән китәргә кушканлыгы аңлашыла иде. Комендатура дигәннәре таза һәм ныклы итеп төзелгән дүрт катлы йортка урнашкан булып чыкты. Әмма аларны ишектән уздырмадылар. Карчыга кыяфәтендә баскан ике метр чамасындагы озын буйлы һәм таза җилкәле ишек сакчысы янына барган иделәр, шунда ук кире борды. Беркемгә дә кирәкләре булмаган мескен кәҗә белән сарык хәлендә калып, Киев урамнары буйлап шактый озак йөргәннән соң гына алар үзләренә кирәкле комендатураны эзләп таптылар. Баксаң, теге юлы бөтенләй дә икенче төрле ишеккә барып керә язганнар икән бит. Монда исә русча гына белгәннәр өчендер инде, качакларга һәм югалып йөрүчеләргә махсус комендатура ачканнар. Тегендәге кебек ишек төбендә сак та юк. Йорт алды тулы адәмнәр, ниндиләре генә күренми. Әмма берсе дә солдат киемендә түгел. Кайсылары җигүле ат башын тотып торалар, кайсылары хәтта арбаларына, алай-болай кыш башланып китмәсме диптер инде, чана да салганнар. Әллә бер-бер җиргә эшкә куарга җыенганнармы соң аларны? Бусы нәкъ шул староста әйткән урын булып чыкты. Киевта румын гаскәриләре булганлыктан, комендатурасы да аларныкы икән. Бер өстәл янына килеп, аның артындагы калын пыяла күзлекле писәр ише берәүгә болар үзләренең ни сәбәпле монда йөрүләрен әйткәч, теге сак кына күтәрелеп карады да авызын ерды һәм урысчалап: — Вот тебе на,— дип көлә башлады. Аңа бүтәннәр дә борылып карадылар. Эшнең нәрсәдә икәнлеген аңламыйчарак тордылар, хәер, аларга сөйләргә атлыгып торучы да юк иде. Әсирлек дигән нәрсә шушы микәнни? Аны бер дә галәмәт зур газап дип күз алдына китерә иде Исмәгыйль, имеш, изәләр, кыйныйлар, интектерәләр, аннары соң тезеп бастыралар да аталар. Кая ди ул, инде ничәнче көннәрен аптырап йөриләр, ә аларның һичкемгә кирәкләре юк. Оручы да, сугучы да, таптарга җыенучы да күренми. Исмәгыйльдән сорау алганда әллә ни төпченеп тә тормадылар. Ә лезгинга бөтенләй дә җиңелгә булды: бер сүзен дә аңламагач, башларын катырып та тормадылар, “рус сарыгы” диделәр дә шуның белән бетте. Исмәгыйльнең гомерендә дә шушы кадәр мәет ташыганы һәм күргәне булмагандыр. Яшәешнең мәгънәсезлеге, хыялларның ахмаклыгы, дөньялыкның килбәтсезлеге менә шушында ачыла икән ул. Тормышка һичбер төрле ышаныч калмый. Хәтта җиңүчеләрне һәм даһиларны да аяусыз үлем кызганып тормый, чалгысы белән сызып кына үтә. Дөньялыкны үзгәртәм дигән булып әллә нинди гамәлләр кылган, атлыккан һәм омтылган, бүтәннәрне үз артыннан ияртергә тырышкан, акыл өйрәткән итәсең. Баксаң, берсе дә кирәк түгел икән! Әсир буларак Исмәгыйльне зинданга да, төрмәгә дә яки хәрби тоткыннар лагерына да аткармадылар. Барыбер качмасына ышаныптыр инде, госпитальгә эшкә билгеләп куйдылар. Лезгин белән икесен бергә. Өсләренә ак халат киеп, ярадан үлгән сугышчыларны яткан урыннарыннан күтәреп чыгарыр һәм сарайдагы өстәлләргә тезеп салырга тиеш иделәр. Дөрес, солдатларның үле гәүдәләрен табутларга кую йоласын үтәүгә аларны якын да китермәделәр, күмү эшендә дә катнашлары юк иде, әмма болардан башка да эшләре җитәрлек булды. Утын китерү, кисү-яру, мичләрне ягып җылыту, су кайнату — бусы инде төп хезмәтләренең берсе, җилекләрне суыра торганы. Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:
|