![]() ТОР 5 статей: Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы КАТЕГОРИИ:
|
КӨЗГЕ ЯҢГЫРГА КАДӘР 36 страницаИсмәгыйльнең акланыр чарасы бар шул. Бары тик куркакларга гына хас булган шушы юл аның өчен иң кулае булып чыкты. Әле кичә генә аякка баскан бала төсле һәммәсен яңа башлап киткәндә аңарга авыр да, кыен да түгел кебек тоелды. Яшәү хакына һәм бәхет исеменә атап боларны эшли ала, һәрхәлдә язмышы мөмкинлек биргәнлеген аңларлык дәрәҗәдә әле ул. Моңа кадәр чыннан да үз кемлеген аннан хәтер дәфтәре яшереп килгән икән, инде хәзер шуның сәхифәләрен берәмләп укырга теләгендә юк. Булган белән беткәнне генә белгән сантый ул хәзер. Аның бүгенге көне һәм киләчәге үзеннән шушыны тели, шушылай кылануын таләп итә. Әгәр дә менә хәзер кемлеген таныса, дусларын да, хәтта йөрәк түрендәге изге хисләр тәхетен алган Гөлбанатны да югалтыр, алар аңардан баш чөярләр кебек. Гөлбанат!.. Ә Гөлбанат белән бәйләнешләре көннән-көн үрли, ялкынрак һәм эчтәлеклерәк була барды. Алар хәзер, әлегә язылышмаган исәләр дә, үзләрен кыз белән егет кенә түгел, ир һәм хатынга тартым тойдылар. Дөрес, бер-берсенең җылы кочагыннан артыгын һәм иреннәренең утлы җимешеннән башкасын татыганнары юк. Ә шулай да Гөлбанат инде аңарга бүтән күзләр белән карый, үзенә аны таянычы буларак хис итә. Моны Исмәгыйль дә сизә, нәкъ шулай булуын тели. Кыскасы, Гөлбанатныкыннан бигрәк, аның үз өмете куш! Василий Игнатович белән бергә чыкканнан соң, алар хаста-ханә янында бераз басып тордылар. Картлачның һәр сүзеннән соң Исмәгыйль әйе дигәндәй башын каккалап куйгалады, әмма, дөресе, бер генә сүзен дә диярлек колагына элмәде. Бары тик: — В Татарию надо отправиться. Нашу бригаду бровщиков хотят перевести в город Бугульму, об этом уже давно ходят слухи. Как думаешь, плохо не будет, наверное, а?— дип сорагач кына, нәрсә хакында сүз барганлыгына игътибар итмәстән: — Да, правильно, плохо не будет!— диде. Исмәгыйльнең мондый битарафлыгы Василийга ошап бетмәде. Ул, әдәп исе буларак, гаепне үзеннән һәм бу йөрүләренең нәтиҗәсе юклыктан күрде. Саубуллашып, вакытының тыгызлыгына зарланып алды да, туктарга дип килүче трамвайга таба кызу-кызу атлап китте. Исмәгыйль үз якларына таба илтүче юлга борылды. Торган җирләре тимер юл вокзалыннан ерак түгел иде. Ә аның артында — агач йортлар. Ул әле һаман да Гөлбанатларда яши, шул ук бистәдә, алтмыш өченчедә! Аны авыр сугыш заманнарын тыныч кына диярлек уздырып җибәргән, әмма елларның авыр тәэсирен күтәрә алмаудан кыйшая төшкән агач һәм өймә йортлар тезмәсе каршы алдылар. Җәйнең матур табигате, кичнең йотылып барган кояшы бар тарафларга аеруча бертөрле рәхәтлек һәм тынычлык иңдерә иделәр. Исмәгыйльнең артыннан бастырып диярлек йөк машинасы килде дә, тузан томаннарын куптарып, шулар белән урамны иңгә-буйга тутырган хәлендә аргы башка элдерде. Артыннан каланың усал малайлары гөрләшеп-әйткәләшеп чабыша бардылар да, куып тота алмагач, бераздан тукталып калдылар. Аларның тир катыш тузан буялган маңгайларыннан-битләреннән ермаклар ага, өс-башлары тегермәнченекеннән ким түгел иде. Шушы тузанга тәмам батып бетүнең рәхәтлеген үзләре генә белә торганнардыр инде. Исмәгыйльне танып исәнләштеләр. Кем үтә, артыннан үртәп калырга ярата торган малайлар аны шаяртырга уйлап та бирмәделәр. Әмма пыш-пыш сөйләшенгәләп, ни хакындадыр үзара фикер алыштылар. Ә күзләре Исмәгыйль абыйларында иде. Мондый вакытта, сагаеп калып, ни дә булдымы икән диярәк уйларга мәҗбүрсең шул.
XIV Телнең тәме, ул сөйләм телем, әллә әдәбиме, яки туган телең, яисә чит телме, бары тик шул телдә ирекле һәм иркен рәвештә уйлый, фикер йөртә, хатирәләреңне барлаганда гына сизелә-сиземләнә башлый. Алар көчәйгән һәм киңәйгән саен шул телеңнең тәме арта, акылга сихәтлек, тәнгә рәхәтлек китерә, хәтта йөрәкне дә канатландырып җибәрә. Ә шулай да туган телеңдә фикерләүдән, сөйләшүдән, язудан, аралашудан тапкан рәхәтлек һәм ләззәтне бер генә чит тел дә бирә алмый. Туган тел ул зәгыйфь акылны да куәтләндерү көченә ия! Исмәгыйленең эшеннән кайтканын Гөлбанаты ишегалдына чыгып ук каршы алды. Рәхәт уйлар эченә чумып атлый килгән егетенә оялчан гына елмаюлы сәламен бирде дә: — Озакладыгыз, бер-бер хәл булмагандыр?— дип, нигәдер төпченәсе итте. Ярата, һич шик юк, ярата! — Борчылырлык түгел, Василий Игнатович белән булдык!— Исмәгыйль үз җавабыннан канәгать түгел иде. Әмма Гөлбанатка шушы да җитә калды, ишеткән кадәресенә дә ул риза иде. Өйдә кеше юк икән. Аш янында алар икесе генә булдылар. Гүяки ир белән хатын диярсең үзләрен. Ә нигә, вакыт түгелме икән инде? Гөлбанатка Исмәгыйль мәгънәле итеп карап куйды. Ул менә хәзер күптән көтелгән сүзне башлап җибәрер дә кызны бәхетле итәр. Безгә ялгыз яшәргә ярамас, кавышырга каршы булмассызмы, дияр. Гөлбанат та аңа җавап бирер. Әмма ашыкмаска, бераз сабыр итәргә кирәк дип, ялдыргандай сүз катар. Ә Исмәгыйль исә мондый теләге барлыгын ничек җиткерү тиешлеген күз алдына китерә алмыйча газапланган яшүсмер кебек аптырады да калды. Аркасы буйлап тир бөртекләре йөгерде. Гөлбанатны бәхетсез итәргә аның хакы юк иде. Тиң ярын табып, шуның белән гомерен кичерсен. Ә Исмәгыйль кем әле? Язмыш җиле тарафыннан менә шушы йортка китереп ташланган көзге яфрак түгелме? Гөлбанат, урыныннан кузгалып, түргә таба китте. Артыннан карап калган Исмәгыйльнең күзләре аңа озак кадалып тордылар. Аһ, чибәр дә инде, кем бәхетенә шушы кадәр гүзәл булыр икән бу бала дип уйлады. Хәзер йөгереп артыннан килергә дә күтәреп алырга теләгендә бар исә, нәфсесен акылы тыеп, авызлыклый белде. Ничә еллар буена шушы йортның һәр әһелесеннән чиксез рәхмәт белән дә кайтарып бетерә алмаслык тәрбияләр күреп, бу дөньяның йөзенә самими күзләрен ачып балкыган гөл чәчәген ни җаны белән йолкып атсын ди әле ул, булмаганны! Әмма Исмәгыйльнең күзләре Гөдбанатка туймастай карап тордылар. Йөрәге урыныннан купты, тәнен сәер бер теләк һәм омтылыш чыбыркыларга тотынды. Ул да түгел, кыз савыт-саба киштәлегенә таба борылды. Исмәгыйльнең күзләре аның калку күкрәкләрендә тукталды, карашы аларны йомшак кына итеп сыпырып узды. Биленә төште... Юк, болай мөмкин түгел, ярамый. Оятсыз син, оятсыз! Әллә марҗаң дип белдеңме? Тый үзеңне! Ашап бетермәгән ашын калдырып, Исмәгыйль урам якка чыкты. Кояшның соңгы нурлары күк йөзен алсу төскә манган иде. Әгәр дә кеше сулышы кысыла башлап, үз эченә сыеша алмаса, үзен читлектә дип тойса, күзләрен күктән алмый инде, анысы. Әмма Исмәгыйльне чиксезлек, Тәңренең тәхет тоткан урыны бөтенләй дә башка сәбәптән үзенә тартты. Ул тиз генә тынычлана алмады. Утырып еларлыгы гына бар иде, ярата шул Гөлбанатны, ярата. Аның да назлы карашында мәхәббәт нурларының уйнаганын, җанын елатканын тоя, тик узганыннан атлап чыга алмый, үткәннәре күз алдына килеп баса да барлык тойгыларына киртә куя, хисләр өермәсен бөтенләй дә бүтән тарафка, хәсрәт һәм кайгы дәрьясына таба алып китә. И кеше, мескен адәм баласы, әгәр дә җиргә бәхетеңне эзләп килсәң һәм аны таптым дип куансаң, ялгышма! Нәрсә-нәрсә, әмма җир йөзендә җәннәтнең булганы юк. Аннан бер куылып чыгарылгач, икенче тапкыр, ай-һай, кертерләр микән? Исмәгыйльнең Гөлбанат белән уй-хыяллары бөтенләй дә башка эчтәлек алып, үзенә генә бәйләнмәгән, гомум кешелек тә чишә алмаган мәсьәләләргә барып төртелде дә челпәрәмә килделәр. Кабарынкы болытларны кичнең үз җаена гына иңеп килүе кучкылландырган, әмма кояш баешы ягын куе кызыл төскә буяган, дөньялык йөзенә ниндидер бер сәер тынлык урнашып калган кебек тоелды, йөрәкләргә үтәли шом сала иде ул. Исмәгыйль янына Гөлбанат чыгып, нигәдер аның беләгеннән тотарга, бөтен буе белән диярлек аңарга елышырга уйлаган? Аның җылы тыны һәс йомшак сыны нәфсе кузгатырлык хисле. Башың әйләнеп, мондый вакытта егылуың да мөмкин. Ир кеше дисәң дә, ул да таштан ясалган түгел шул. Ничек түзмәк кирәк! — Нинди матур, ягымлы кичә! Гөлбанатның сүзләре Исмәгыйльнең җанын тибрәндерде. Кызны кысып кочасы, иркәлисе килде. Әмма намус өзәңгесе бушанырлык түгел иде. Алар шушы хәлләрендә бик озак басып тордылар. Бары тик Гөлбанатның юка күлмәгенә кичнең тәмам иңүен белдереп искәләп алган салкынчарак җил үтеп кергәч һәм тәненә шушыннан калтырану йөгергәч кенә, Исмәгыйль: — Керик, булмаса,— дип, аның кулын беләгеннән сыпырып төшерде. Җитте, янәсе, үртәдең! — Юк, бераз торыйк, шушылай рәхәт бит!— Гөлбанатның бу теләгенә буйсынып, тагын да күк йөзен күзләделәр. Бер-бер артлы кабына башлаган йолдызлар инде тәмам иңгән кояштан соң каралып калган болытлар арасыннан нурларын сирпи, үзләренчә сихрилек белән каш сикерткән кызлар кебек шаярткалагандай иделәр. — Хафиз абый кайда соң? Әле яңа гына абайлаган кебек итеп йорт хуҗалары хакында сорап куйгач, Исмәгыйль озак кына җавап ишетмичә торды. Инде дә кабатларга торганда, Гөлбанат: — Әни дә, әти дә ашка киттеләр. Тиз генә кайтмаслар әле!— дип, ишекне ачып, эчке якка узды. Аның артыннан ияргән Исмәгыйль өстәл янында тукталып калды. Табак-савытларның җыештырылган булуына игътибар итте һәм, чәй сорап тормастан, инде үзенеке икәнлегенә күнеккән почмагына китте, караватына утырды. Озын аякларын алга таба сузып, олы учларын тезләренә куйды. Йокларга әзерләнсә дә ярый иде. Иртәгә барыбер эшкә барасы, бәйрәм түгел. Ул шактый озак шушы рәвешле тынсыз диярлек ятты. Өс-башын чишенмәгән килеш кенә болай аунавы бер дә мактарлык түгел иде. Әмма барыбер күзләренә йокы кермәде. Уенда бары тик Гөлбанат кына булды. Ни дисәң дә, ир кешенең күңеле хатын-кызга тартыла инде ул, анысы һичкемгә сер түгел. Табигать шулай итеп яраткан, аның белән ярышып буламыни? — Әллә йокладыгыз да инде? Урам да әйләнеп кермибезме? Икенче бүлмәдән тавыш биргән Гөлбанатның сүзләре бик ерактан килгән кебек ишетелделәр. Ә нигә? Йөреп керсәләр дә ярар, һава алыштырып, акылны бутаган уйларны таратып, дигәндәй. — Әйдәгез соң... Исмәгыйльнең тавышы юньләп чыкмаса да, кыз аны шунда ук ишетеп алды һәм инде җыена да башлавын, чигешләрен бер читкә алып куюын әйтте. — Ятмагыз, аягыгызга басыгыз! Кызлар әйткәч, ялкауланалар димени? Ояты ни тора! Бу йортта Исмәгыйльгә бик сирәк кенә исеме белән эндәшәләр. Күпчелек вакытта аның белән “сез” дип кенә сөйләшәләр, кайвакытта “сиңа” дә күчкәләп алалар. Әмма, асылда, Исмәгыйль һаман да “сез” булып йөри бирә. Ул аңарга күнеккән, башкалар да шулай. Дөресе, инде бу йортка кайтарылган Исмәгыйльнең беренче аенда ук кемлеген һәм госпитальдә нишләвен, ни өчен атып үтерелергә тиешлекләрен кешеләр аша белешеп, дөрес исемен дә белә иделәр. Тик барыбер ышанып җитмәделәрме, Исмәгыйль дип аңа бик сирәк, чит кеше алдында гына эндәшкәләү гадәтенә кереп калдылар. Хәер, Гөлбанатның әти-әнисе дә бер-берсенә исеме белән әйтмиләр, йорт эчендә кешегә исеме белән мөрәҗәгать итү ниндидер табу кебегрәк иде. Имеш, алай эшләсәләр, кеше йорттан читләшә, күңеле ерагая бара. Ә Рамай исеменә килгәндә, Исмәгыйль үзен шушы исемле кеше дип уйлап йөрде. Аныңча башкача була алмый иде. Әгәр дә Исмәгыйль исеме белән эндәшсәләр, бу ничектер сәер сыман тоела торды. Дөрес, инде хәзер, бу көннән ул үзенең исеме Исмәгыйль икәнлеге белән килешә, әмма Рамай булып кала бирә. Бәлки анысы да монысы да хата түгеледер әле! — Мин торып бастым инде! Сез әзермесез? — Юк-юк, бу якка керә күрмәгез! Хәзер булам! Гөлбанатның алай дип кабаланып әйтүеннән өске киемен киеп яки алыштырып маташканын төшенергә мөмкин иде. Исмәгыйль аның ишегенә таба тартылды, күреп калырга теләгән кебек, бүлмә эченә бакты, әмма шул вакытта гына кыз үз ягындагы утны сүндерде. — Уф, котымны алдыгыз!— дип, күкрәген тоткан Гөлбанат артка табарак чигенде, чак кына егылып китмәде. Шунда аны Исмәгыйль тотып калса да яраган булыр иде, әмма, татар акылы төштән соң дигәндәй, инде кыз тураеп, котын кайтарырга өлгергәч кенә аның башына бу фикер килде. Әмма форсат бавы кулыннан ычкынган иде. Шулай да күңелендә шулай очраклы гына кузгалган уйлары хисләр белән төренде һәм аның Гөлбанатка булган игътибарын арттыра төште. Икенче юлы соңармаска иде исәбе, файдаланып калырга. Алар урамга чыктылар. Анда-санда яшьләр узгалап тора, халык әле йокыга ятмаган, хәтта җырлашып утыручылары да ишетелгәли, караңгыга чумган дөньяның үз җаена яшәвен дәвам итү сәгатьләре иде. Төнгә кергәндә, кич иңүгә, парларның серләшер вакытлары җитә. Көндез әйтә алмаган сүзеңне дә йолдызлар карап торганда, айны шаһит итеп әйтергә, эчеңдәгене тышыңа чыгарырга мөмкин. Яктыда сәер күренергә мөмкин гамәлгә караңгыда юл ачыла. Көндез үпсәң, йөзеңә сугарга кодрәт иткән кызлар да кичен иреннәрнең назын үз итәләр. Менә ничек шул ул! Урамнан бер әйләнеп узганнан соң, ишек төпләренә килеп, тукталып калдылар. Исмәгыйль әллә керәбезме дигән иде дә, Гөлбанат ашыкмады. Тагын да бераз һава сулап алырга үтенде. Аңа каршы әйтү урынсыз иде. Алар тагын да шушы кичнең барлык рәхәтен алып бетерергә уйлаган парлар шикелле сөйләшеп йөрделәр. Һаваның салкынаеп китүеннән бераз калтыранып куйган Исмәгыйльдән Гөлбанат көлгәләп тә алды. — Кичен шулай юка киенәләр димени? Бушлатыңны җилкәңә булса да саласың калган... Әллә җылытмыйммы? Аның шушы сүзләреннән соң Исмәгыйльнең эченә эсселек төшкәндәй булды, хәтта маңгаеннан тир бөртекләре дә төртеп чыктылар. Әмма аңа рәхәт иде. Гөлбанатның беләгеннән кысып тотуы, йөрәк тибешен тоюлары ничек итеп начар тойгы булсын ди? Һай, егетләр, белмисез сез кемнең кулына үрелергә! Аңламыйсыз тормышның мәгънәсен, назын! Менә, Гөлбанат, сезнең иң бәхетсезегезне дә сәгадәтле итә алыр иде. Монда бер назлы гөл егет ирененнән мәхрүм булып кибә, күзләрегез урынына әллә ботак тишеге генәме? Кайларда йөрисез? Гөлбанатның үзеннән сорарга уйлаган иде дә Исмәгыйль, тукталып кала алды. Юктан аның кәефен җибәрәсе, төннең салкын җиле төсле усалланып шушы наз гөлнең күңеленә килеп төртеләсе килмәде. Дөнья болай да матур, әллә нинди кирәкмәгән сүзне кузгатып, нигә аның ямен җибәрергә? — Сез нәрсә хакында уйлыйсыз?— Гөлбанатның тавышы йомшак һәм ягымлы иде.— Исмәгыйль эреп кенә китте диярлек. Әмма алдыйсы итмәде: — Сезнең хакыгызда, Гөлбанат сеңлем,– дип җавабын бирде. Әгәр дә кыз төпченә калса, эшләре харап иде. Ярый әле әңгәмәләре шушында өзелеп, икесе дә хисләр дәрьясына чумдылар. Акыллары да шул диңгезгә гарык булмады. Әллә язмыштан узмыш юкмы: аларның иреннәре кавыштылар, әрсезләнгәннән әрсезләнәрәк бардылар... Иртәнге якта уянганда Исмәгыйль караватында ялгызы гына ята, хуҗалар инде торганнар, аш янына утырырга әзерләнеп йөри иделәр.
XV Никах мәҗлесеннән соң Исмәгыйль белән Гөлбанатка урынны бергә җәйделәр. Кавышкан кичләрендә оялуның нәрсә икәнлеген оныткан булсалар, бу юлы бер-берсенең тәненә капкан утның эсселеген якыная алмас дәрәҗәдә итеп тойдылар, күзләренә йөз күтәрергә дә кыймадылар. Аларның бәхетле кичәләре теге вакытта, хисләргә төренгән, акылларын югалткан минутларында сизелми генә узып китсә дә, аның чыны, мәгънәлесе менә бүген, хәзерге сәгатьтән башланырга тиеш иде. Икесе дә шушыны яхшы аңлаган хәлдә һәм җаваплылыгын җитәрлек тоеп, киләчәккә таба беренче адымнарын атларга, үткәннән никахның изге күпере аша үтеп, бәхетле гаилә тормышына кереп китәргә җыендылар. Мондый вакытта һәрхәлдә ир кеше тәвәккәлрәк була торгандыр, шулай тиеш. Әмма Исмәгыйльнең итәгеннән яшьлегендә кылган хаталары тотып торалардыр кебек тоелды. Күз алдына туган авылы һәм, ни гаҗәп, киртә бәйләнгән, кояштан, яңгырдан, суыктан, эсседән, җилдән яргаланып беткән, шуңа да карамастан ныклыгын һәм үзлеген саклаган имән багана килеп басты. Ул гүяки адәм кебек сөйләшә, тыелырга үтенә иде. — Әллә ятабызмы соң? Гөлбанатның шушы соравыннан Исмәгыйль сискәнеп куйды, болай юктан саташып утыруы бер дә мактарлык хәл түгел. Тиз генә үзенә кайта алмыйча гаҗизләнсә дә, сынатырга ярамый иде. Шунлыктан ул бер-бер җылы сүз эзләде. Буталган күңеленә монысы ук мөмкин хәл түгел икән, тәмам икеләнеп, каушап калды. Җаны бәргәләнде. Хәтерендә яңарган Гөлсара һәм Марфаның сурәтләре каршысында гүяки үзләре үк монда килгәндәй басып торалар, аңа үтенеп һәм ачуланып карыйлар кебек иде. Тәрәзә яныннан артка чигенде ул һәм Гөлбанат каршысына борылды. Шул мизгелдә кәләше аның кочагына атылды. Исмәгыйльнең барлык шик-шөбһәләре күңеленнән ташлап чыктылар, югалдылар. Хәзер алар урынын бары тик кайнар мәхәббәт хисләре генә биләп алдылар да тантана итә башладылар. Гомернең узганы сизелми дә, бәхетнең нәрсә икәнлеген мәхәббәт диңгезенә чумганда гына тоеп калырга мөмкин. Һай рәхәт минутлары бар шул ул тормышның, моны инкарь итәргә, аннан баш тартырга ярыймы соң? Гөлбанат белән гаилә корып яши башлауларының һәр көне һәм сәгате шаулы гөлчәчәкләр бакчасында назланган күбәләкнекеннән бер дә ким түгел иде. Исмәгыйль яшәү мәгънәсен тоюдан, ничә еллар ялгызлыктан гаҗизләнгән җиреннән инде иң якын кешесенең үз янында булуыннан икеләтә бәхетле иде. Әгәр дә гомере бар икән, аны Гөлбанаттан һичкем аера алмас, ярын һичбер очракта да ташламас, күтәрелеп авыр сүз әйтмәс, кулын озайтмас, башкаларга алышмас. Әгәр дә кемдер тартып алырга уйласа, юк-юк, мондый хәлгә юл куярга ярыймы соң? Исмәгыйль үз бәхетен саклап калу өчен көрәшер. Кешенең күңеле көтмәгәндә ачыла икән ул. Җиргә ныграк басып йөри башлый. Җилкәләренә пар канатлар үсә һәм аны екмый-ектырмый. Эше дә шома гына барырга, уңышлар китерергә тотына. Бары тик ялгышмасын гына, абынмасын. Ә тормыш кешеләр белән уйнарга ярата. Шаярта, сыный. Гөлбанат үзенең язмышы белән канәгать иде. Аның әйткән һәрбер сүзе ниндидер йомшаклык һәм назлылык белән чыга, Исмәгыйльнең болай да әсәрләнгән җанын әсир итә, тәмам үзенә буйсындыра. Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:
|