ТОР 5 статей: Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы КАТЕГОРИИ:
|
КӨЗГЕ ЯҢГЫРГА КАДӘР 41 страница— Сез анда булдыгызмыни? Хатын тыныч кына елмаеп куйды да: — Берлингача бардым әле... Кыз башым белән, менә юләрлек. Үлем ул, сеңлем, теләсә кемгә килми икән. Ә салкыннар җелеккәчә үтә иде, каһәр. Салып җибәрә идек тә...— дип, җырлап маташкан самавырының торбасын күтәреп карады.— Күмере дә җитәрлек. Ярар, ашыкмасын, кайнап чыгар. Шунда гына Гөлбанат кичә хуҗабикәнең аңа чынаяк савыт тутырып аракы эчерткәнен исенә төшерде. Аяктан егылып, харап булырсың дип куркытмасалар, күнәсе түгел иде. Альбинасы янына килеп, аның сулышын тыңлады. Сабые уянырга да уйламый, рәхәтләнеп изри бирде. Йокы аралаш һаваны имгәндәй иреннәрен кыймылдатты, борынын җыерып куйгандай итте. Тәмам кешегә ошап бара бу, дип Гөлбанат эченнән куанды. Исмәгыйле күрсә, сөенер инде. — Йокласын, уятма, сеңлем. Иртәнге йокы сабый өчен иң татлысы дия иде минем әнкәй. Хуҗабикәнең шушы киңәшен тотып, Гөлбанат юынгыч янына килде. Җылымса су бит-кулына сафлык иңдерде. — Сезнекеләр өйдә юкмыни? Мәктәпкә киткәннәрдер инде? Аның бу сорауларына җавап ишетелмәде. Хуҗа хатынны үпкәләткән булуын уйлап, Гөлбанат та сагаеп калды. Кирәкмәгән җирдән болай сүзне борып җибәрүенә оялды. Әмма хатасын төзәтә алмый иде инде. Гафу үтенеп маташуы да урынлы булмас. Җаны кимсенгәндер. Ул сиңа яхшылык итте, ә син ничек миһербансыз булдың, үзеңне әллә кемгә куеп? — Ә мин кияүдә түгел әле... Җитешермен, балаларым да булыр, башкасы да...— Хуҗабикә нәрсәнедер әйтеп бетерми кебек иде. Гөлбанат икенче тапкырында сүзгә керешергә ашыкмады, сораулы карашын да яшерергә тырышты. Әмма хатын аның уен белеп алган төсле сөйли бирде: — Бу ирне әйтәсеңме? Ул миңа ир түгел. Дуслар без. Сугыш бетәр алдыннан гына батареябызга алдылар аны. Унҗиде яшьлек яп-яшь" малай иде. Яшьлек дип йөрттек үзен. Әнә, хәзер ирләр кыяфәте кергән. Мәрьям апа, мин кайттым, дип кичә килеп керде. Вокзалда идем. Машинага утырган, йөк ташый. Казаннан арырак Шәле авылы бар. Шуннан ул. Җае чыккан да килгән. Яхшы адәм баласы. Бер дә кыек эше булмады. Сугышта бит законнар каты иде, устав. Боздыңмы, ата иделәр дә үтерә иделәр. “На месте”. Аннан анасына хат язалар, менә шундый-шундый гөнаһлары өчен атылды, дип. Шулай да булмаса, дөньяның әллә кемнәре бар. Итәк күрүгә, акыллары иләнә. Ирләр алар чүпрәк кебек, идәнгә төшсә, аягына ияреп йөри башлый. Кызгандың, бетте. Ә аның өстенә басып үтәргә кирәк, шунда ук ханымга әвереләсең. Менә шулай... Ә ирем, сугыш беткәч кенә, Берлинның уртасында һәлак булды...— Хуҗабикәнең әрнү-тетрәүле тавышы Гөлбанатның бәгырен сыдырып узды.— Командирыбыз иде... Авыр туфрагы җиңел булсын. Шунда ук Гөлбанат кулларын догага күтәреп, Аллаһы тәгаләдән бәндәләренә, тереләренә-үлеләренә, мондагыларына-андагыларына рәхим-шәфкать теләп укынды. Аңа хуҗабикә елмаеп куйды: — Без, сеңлем, солдатлар, ут эченнән, кан диңгезеннән үтеп чыктык, ышанабыз да, юк та. Ә син укы-укы, Аллаһы тәгалә бар ул, бәндәләрен ташламый. Ә мин комсомолка идем, Аны юк дип йөрдем. Анда коммунистка булдым... Ә син — укы, миңа ярамый. Укы, сеңлем... Аның болай йомшап китүендә күп серләр бар иде. Исмәгыйлен сагынган йөрәге моны яхшы сизде. Яралы аккош кебек әрнеп илерергә әзер булган Мәрьямне барып кочасы, юатасы иде. Көче җитмәде. Ә солдат хатын ул арада үзен кулга алырга да өлгерде: — Әй лә инде...— Утырган җиреннән болай тупас әйтеп кузгалуы инде аның белән бергә балавыз сыгарга әзер Гөлбанатның да сынын турайттырды.— Ә мин ялгыз түгел. Хезмәт иткән дусларым да юл уңаенда кергәләп, хәл белешеп чыга. Кияүгә дәшүчеләре байтак, ашыкмыйм әле... Бу Самат карсыз калдыра бугай инде, бар, чакыр әле үзен, керсен, чәй кайнады, диген. Баласы уянырга маташып борынын җебетә башлаганына да карамастан, хуҗабикәнең сүзен санлап, Гөлбанат ишек алдында көрәгенә таянып тәмәке көйрәткән Саматны бусагадан гына дәште. Тегесе хәзер дигән төсле кулын кагып кына җавап бирде.
XX Машинасын җылыткач, мамыкка төреп диярлек Гөлбанатны кызы Альбина белән бергә чыгарып утырттылар. — Син, Мәрьям апа, борчылып торма. Бу бит “полуторка” гына түгел, “зверь”, үгез көчләре бар монда. Карда гына батып ята торганнардан түгел. Бүген икеләргә үк барып җитәбез.— Самат калын бияләе белән машинасына яратып кына суккалап алды, гүяки хуҗасы атын шулай иркәли диярсең. — Һаман шул мактанчыклыгың бетмәгән әле, яшьлек... — Ярар инде, Мәрьям апа. Син үзең дә яхшы беләсең, аты белән мактанмаган ир ир буламы инде ул?.. — Бар-бар, телеңә салынма, әйләнеп кайтасыңны онытма... — Киттек, алайса. Хәзергә хуш иттек... Мәрьям аларга кул болгап калды, Самат, машинасын үкертеп, алгы пыялага сулышыннан ябышкан юка бозны бияләйле кулы белән уа-уа юлын турылап, китеп тә бардылар. Булса да булыр икән кешеләре дә. Әйтә иде әнкәсе, илдә чыпчык үлми, кайда да юньле адәмнәр бар, дип, чыннан да шулай икән. Ни сәбәпле бу яклардан шул кадәр юллар үтеп килгәнлеген белгәч, Мәрьям ике уйларга калдырмыйча, Саматка машинасын кабызырга һәм илтеп куярга кушты: — Мондый көнне, бала күтәртеп чыгарсак, гөнаһы булыр,— диде,— анда, район үзәгенә дә кагылырсыз. Безнең Гатаулла Сафин, университет бетереп, прокурор итеп китерелде. Аны да күрерсең. Сугышта да акыллы кеше булды, монда да үзен күрсәтә. Син, Самат, аның теге вакытта үзеңнән шаяртып көлүләрен исенә төшереп тинтерәтмә. Яратып кына үчеклиләр иде алар сине. Солдат кешенең шул инде аның: күңелендә шом булса да телендә шукланыр, сүз малаен йөгертер. Миннән сәлам, диярсең. Күптән түгел генә эшли башлады, диделәр. Бер барып чыгарга да исәбем юк түгел әле. Безнең Маринаны алып кайтты бит. Ул да андадыр. Көтеп, җыеныбрак торсыннар. Эшләремне җайга салам да диде, диген. Әйт-әйт, безнекеләр югала торганнардан түгел. Буфетта сату иткәнемне сөйләмәсәң дә ярый. Бу — вакытлыча гына, күңел утырып җитсә, Мәрьям апаң да әллә кем булыр әле. Салгалаганым хакында ишеткәнен әйтсә, юк сүз, диген. Күңелен бозмасын. Беләм мин аны, начарга уйламаса да, яхшысы да булмас. Ишеттеңме, Самат энем? Бу сүзләрне ишетеп торган Гөлбанат аптырап калды, шушы кадәр дә дөньяның кадерен белгән, тормыш өчен кан түккән кеше дә үз җаен югалтырга мөмкин икән. Сөйгәненнән аерылуны авыр кичерә торгандыр инде? Һай, Исмәгыйль, син дә мине шушы газапларга салдың шул, җылы өемне ташлап, сабый баламны күтәреп, башымны юләргә салып йөрим... Юл алай ук авыр булмады. Машинасын Самат бер генә тапкыр да туктатмады. Әле бер көйне, әле икенчесен көйләде. Җырлаштыргалап та алды. Кәефе начар түгел иде. Калын кара мыегы белән тәрәзә пыяласын гына һаман да борчып, сыпыргалап-сөрткәләп торды. Яннан күтәрелгән тәгәрмәч кадәрле зур сүрән кояш кар энҗеләрендә уйнады. Көнне суытыбрак җибәрсә дә, моннан, кабинадан киресенчә тоелды. Язга таба карлар авырая, юллар тыгызланарак төшкәндәй тоела. Хәер, язга ерак әле, башланмаган март ае бар, юллар апрель аеның урталарында гына өзелә. — Хәзер көннәр озынга бара инде, Гөлбанат, шулаймы? Самат бу сүзләрне юктан гына әйтте булырга кирәк, соравына күрә җавабын да көтеп тормастан, язлар килер, сулар агар, дип ниндидер җыр башлады. Ахырына кадәр җитмичә, икенчесенә күчте. Шулай алар район үзәгенә барып керделәр. — Әнә, моннан Казан да күренә... Гөлбанат ерактагы тигезле-тигезсез йортлардан торган иләмсез Казанны гомерендә беренче тапкыр күргәненә, хәтерендә калдырырга тырышып, урамга кереп киткәнче карап барды. Ул аны өшендерә һәм куркыта, алдап үзенә чакыра, кояшта түбәләрен ялтыратып, озын торбаларында кара яулык болгап кызыктырмакчы була кебек иде. Әмма Киев кызы, зур калаларның сазлык кебек суырып алып, кешеләрне тар урамнарында, кысынкы фатир һәм подвалларында тутыктырып калдыруларын белмимени? — Әйдә, кереп чыгыйк әле, Сафин Гатаулланы күреп. Таныр микән?— Самат шулай сөйләнә-сөйләнә машинасын мәйдан уртасында борды да койма буена китереп туктатты.— Боларның прокуратуралары шушында булырга кирәк. Әйдә, бергә керик. Егылып китсен. Хатыным дип уйласын әле. Кызык итим үзен. Аякларың да язылыр. Әмма Гөлбанат баш тартты: — Самат, мин монда гына утырыйм инде. Куркам мин андый кешеләрдән. Әллә нинди алар. — Ни курку ди ул? Булмаганны. Пәри башка, җен башка. Бу бит Гатаулла, безнең Гатаулла. Шәп егет иде. Бозылмагандыр әле. Ул буе, ул кыяфәте, карчыга диярсең. Әмма күңеле яхшы, зыянлы түгел иде. Әйдә-әйдә, кызык булсын әле бер. Болай ук дигәч, Гөлбанат киреләнүенең урынсыз булуын аңлап, Саматның шуклыгына кушылырга булды. Чыннан да, аягы оебрак киткән икән. Әле дә ярый кузгалырга итте. Тәмәке исе сеңгән караңгы озын коридор буйлап килгәч, кабул итү бүлмәсенә керделәр. Сәркәтип кыз исә иптәш Сафинда кеше барлыгын белдереп, бераз көтәргә кирәклеген әйтсә дә, Самат сабырсызланды: — Фронтташ дусты мин аның. Китәсе юлым ерак. Ачуланмас,— дип кара күн белән тышланган ишеккә кулын сузды. Әмма тоткага буе җитми калды, ишек үзе ачылып, аннан милиция киемендәге бер кеше килеп чыкты һәм Саматка килеп бәрелә язды. Әле дә ярый читкәрәк атлап өлгерде. Сынаулы усал караш йөзенә терәлсә дә, Самат ерык авызын җыярга уйлап та бирмәде, киресенчә, исе дә китмәгәнне сиздереп: — Анда кеше калдымы әле?— диде дә, җавап алып тормый, ишектән эчкә чумды. Ул арада шаулашып исәнләшкәннәре ишетелде. Милиционер, гаепле кеше сыман башын салындырып, үз юлы белән китте. Кыңгырау шалтырап, сәркәтип туташ та Самат артыннан керде. Озак тормый, әйләнеп чыкты, Гөлбанатка эчкә узарга кушты. Иптәш Сафин дигәннәре чыннан да карчыгадай кеше иде. Кайда кунса, шуны өзеп алырлык. — Менә, тагын берәү батып үлгән. Иделне чыкканда инде. Иртән тапканнар, документларын китерделәр. Үзе боз астына киткән. Бу бәндәнең күргәннәре инде. Өстенә бәла ягып утырткан булганнар. Монда фашист полицае бер адәм милициягә урнашкан икән дә әллә ниләр майтарып ташлаган. Танып, хәбәр итәр дип курыккан. Менә шулай бит ул, гаепсездән гаепле дә итәләр...— Ишек катында басып торган Гөлбанатны күреп алуга, урыныннан кузгалды һәм: — Ну Самат, кызның чибәрен тапкансың, хатыныңны әйтәм. Кем әле? Монда, түргә узыгыз, түргә. Балагыз да бар икән. Булдырасың, Самат... — Без бит ул... — Мактанчык, ансында да алдатмыйсың. Шактый сүзләрне кузгатып, фронтташ танышларыннан кайсы кайда күргәнлекләрен сөйләшеп утырулары озаккарак сузылды. Гөлбанат алар өчен артык иде. Урыныннан кузгалгач, ирләр дә тукталып калдылар. — Кадерле эш вакытыңны алдым инде, гафу, иптәш Сафин,— Самат шаярту катыштырып әйткәнгәдер, Гатаулла үчекләнеп тә куйды: — Алай димә әле. Өйгә чакырыр идем, Марина апаң күчеп килмәде әлегә, Казанда калды. Ул укытучы бит. Хәер, бәлки белмисеңдер дә. Бу елымны укытып бетерим инде, диде. Каршы килмәдем. Шулай да, әллә безгә кайтабызмы? Кая барасыз соң әле? Иртәгә китәрсез. Казангамы, әллә “дальше”мы? Аңа ни дип җавап бирәсең инде. Яңа гына Гөлбанатны үзенең хатыны итеп күрсәткәч, шаяртканыңны әйтеп акланыргамы? Самат кыен хәлдә калды. Ни дияргә дә белмәгәнендә Гөлбанат телгә килде: — Гатаулла абый, авылга барабыз... Кайдан килеп кая таба юл тотканлыгын яшерми сөйләгәч, Сафин үз колакларына ышанмыйчарак торды. Саматны төрле шуклыкларга үзе өйрәткән булганлыктан, ачуланып аңа берни дә әйтә алмый иде. Ул шактый басынкыланып, сүз башларга кыймый утырды. Кузгалып чыга башлаган Гөлбанатны гына туктатты: — Сеңлем, ашыкмагыз әле, ашыкмагыз... Утырыгыз. Хәзер... Аның тавышы үзгәргән, йөзенә борчылу чыккан. Самат моны үз адресына алды һәм гафу да үтенде. Аның саен Гатаулла эндәшмәде. Йөзенә учларын куеп, авыр сулады. Тәрәзәдән комсызланып кергән кышкы кояш нурларын күңеленә җыеп алырдай булып шул якка карап торды. Аннан соң гына Гөлбанатка текәлде һәм: — Безнең монда хәлләр булган,— өстәлдәге берничә документны Саматның алдына этте. Мә, күр, янәсе. Әмма Гөлбанат бу сүзләрне юкка үзенә кабул итмәде. Кулындагы көйсезләнә башлаган баласы тынычланып калгач кына, бу абыйның нәрсә әйтергә теләгәнен төшенергә теләвен белдереп, аңа туры карады. Әмма Гатаулла йөзен аннан читкә алды, бая әйткән сүзләрен тагын да кабатлады: —... Хәлләр булган... Гөлбанат өстәл янынарак килде. Саматның алдында яткан документлар Исмәгыйленеке иде. Паспортындагы фотосы. Киевта төшкән иде. Гөлбанатка яхшы таныш сурәт. Аның берсен ул һәрвакыт янында талисман-бети урынына йөртә. Кулындагы Альбинасы төшеп китә язды, Самат, сизенеп, аны үзенә алды. Гөлбанатны урындыкка утыртты. Сафин графиннан стаканга тизрәк су салып, аңа китерде. — Сеңлем, ашыкмагыз...— Мондый вакытта шулай дияләр бугай, Ходай белсен. Сугышны үтеп, гомере буена үлем һәм һәлакәттән бүтән һичнәрсәне күрмәгән кеше дип үзен уйлаган Гатаулланың ташка әверелә барган йөрәге ватылып китте. Гөлбанат, түшлегеннән Исмәгыйлең фотосын чыгарып, паспорттагысына янәшә куйды. Шик калырлык түгел иде. Саматны Гатаулла бер яккарак чакырып: — Кыш башында гына әнисе йорты-ние белән янып үлгән иде. Күршеләренә дә күчкән. Халыкны беләсең бит, кайвакыт әллә ниләр итәләр. Кызының күзен дә ачырмый башлаганнар, гел талый, теләсә нәрсәләр әйтәләр икән. Мескен, түзә алмаган, күптән түгел асылынып үлгән иде. Монда килгәч беренче эшем шул булды. “Фактически” караганда, аны беркем дә үтермәгән, бауга элмәгән. Әмма дә шушы хәлгә җиткергәннәр, ире дә, авылдашлары да, бер-бер артлы килгән кайгы-хәсрәте дә. Менә бит нәрсә... Аның сөйләгәннәрен Гөлбанат та ишетеп торды. Акыл томаланган чакта да сүзләр күңелгә языла икән шул ул. Аннан соң бәгырьне телеп-телеп, шашыныр дәрәҗәгә китерә-китерә аңга күчә. — Йа Ходай, тагын ниләр күрәсем бар икән?— Гөлбанатның аскы иреннәре дер-дер калтырана иделәр. — Һай Исмәгыйль, Исмәгыйль... Кайларда йөрдең моңа кадәрле, нигә хәбәр-хәтерең булмады?.. Гүяки аның сорауларына җавап биргәндәй, Гатаулла, гаепле кеше сыман сүзен дәвам итте: — Сөйләгән идемме, теге милиционер хакында. Шушы Исмәгыйльне, бала урлауда гаепләп, немецка хезмәт итте, полицай булды дип күрсәтеп, ялган шаһитлар табып, ун елга хөкем иттергән. Белмим, аңа хатыны турында уйларга вакыт тидеме икән? Менә бит ничек ул... Самат авыр сулап куйды. Гатауллага нигәдер шикләнеп карады да, Гөлбанат янына килеп, кулыннан алды, күтәрде: — Әйдә, китик, кызың елый,— дип үзенең артыннан ияртте. Гөлбанатның ни сүзе, ни җаны юк төсле иде. Шулай да акрын-акрын атлый бирде. Самат аның Альбинасын күтәрде, өстәлдә калдырылган Исмәгыйльнең сурәтен кесәсенә алып тыкты. — Гәүдәсен таптыгызмы соң?.. — Юк шул. Документлары биштәрендә булган, бүреге, бияләйләре белән бергә, суга төшеп киткән җирендә бозга катып калганнар,— Гатаулла гаепле кеше кебек аңлатырга ашыкты. Аның карчыга кыяфәте шиңгән, инде хәзер йолкыш карганы хәтерләтә иде. Ул аларны озата чыкты. Гадәтенә күрәме, әллә тиешле булгангамы, сәркәтибе аяк өсте басып калды. — Исән йөрегез... Китеп барганнарында Гатаулла шулай хушлашлашып кул бирергә тартылса да, Самат, һични әйтмичә, кабина ишеген каты итеп япты да газга басты. Шунда Альбина тагын да үксеп еларга тотынды. Агарынган ана аның тавышын ишетмәде. Олы юлга чыккач, баланы Самат руль белән күкрәге арасына куйды һәм: — Елама, кызым, елама,— дип юата бирде. Бераздан Альбина аңа чыннан да үз кызы кебек тоела башлады. Гөлбанатны шифаханәгә салдылар. Аңа юлда салкын тигән иде. Мәрьям моның өчен Саматны бар ачуына орышты. Дөресендә ул бары тик дөньялыкка булган үпкәсен генә чыгарды. Самат үз юлы белән китеп барды. Әмма бер атна дигәндә кире әйләнеп килде, үзе белән бергә бала чүпрәкләре, тансык ризыклар да китергән иде. — Мәрьям апа, син бу кызыңны миңа бирерсең инде, ярыймы? Аның сүзләрендә тәвәккәллек тә, үтенеч тә бар иде. Ышандырырлык итеп сорагач, нәрсә дисең инде аңа? — Мин тек, мин — риза да бит, үзе нәрсә дияр? — Күңелемә кереп утырды ул минем. Йокласам да күз алдымда, торсам да, кабинада да янымда гына утырып йөри кебек. Каршы килмә инде... — Син нәрсә, хәсрәтеннән чыгып җитмәгән, нәфсеңне сузасың? Мәрьямнең бу сүзе Саматның кызулыгын тагын да арттырды: — Әйтсәң, әйтәсең инде син, беләм, Шайтанның мөгезе сынарлык иттереп... Мин соң, юкса, бары тик ул баланың бәхетле булуын гына телим. Сабые белән кемгә кирәге бар. Җаным кызганганнан гына... Нәфсеңне сузасың, имеш... Беткән ди чибәр хатыннар. Юл чаты саен көтеп торалар, теләгемдә булса, эрләми генә сугар идем... Бу сүзләреннән соң Мәрьям ни яхшыдан, ни яманнан әйтмәде, бары тик, үзе дә моңа ризалык биргәндәй: — Алга таба күз күрер, карарбыз әле,— дип ышандырды. Саматның тәкате чәчәк атты. Гомер җырын башларга ашкынган кешенең сабырлыгы бетә икән ул. Әмма дә ашыкмаганда икесе өчен дә яхшырак булыр иде. Тик күңел белән шаяру мөмкин түгел, ул барыбер үз эшен башкара, акылны һәм аңны үзенә буйсындыра. Мөгаен шуңадыр акыллы кешеләр интуициягә һәм күңел теләгенә бик алай таянып яшәмиләр, ышанып җитмиләр. Ни кылсалар да, җиде кат үлчәп, бер кисәләр. Вакытларын хәтта күп чакта бушка исраф итүләренә карамастан, башта уйлыйлар, уң-сулны үлчиләр, аннан соң гына адым ясыйлар. Әмма андыйлар җир йөзендә берән-сәрән генә, күпчелек кеше тормыш арбасының артына тотынып баруны кулайрак күрә. Самат, шифаханәгә барып, Гөлбанатның хәлен дә белешкәләп йөрде. Кайда да үзен аңа ире сыйфатында күрсәтергә тырышты. Шаяртудан башланган гамәл чынлыкка әверелеп киткәндәй тоелды. Мәрьям исә аны тыя һәм туктата алмый иде. Бәлки шулай кирәктер, Гөлбанатның үзе өчен дә моннан да кулайрак бүтәне юктыр. Әмма Мәрьям белми түгел, андый гына хәлне татыган кеше иде. Ире үз итәгендә һәлак булганнан соң азлармы аңа мәхәббәт хисләрен бүләк итәргә тырышып карадылар? Ничек кенә әле. Кайсылары исә ирлек назы барлык кайгысын йөрәгеннән куып чыгарыр дип уйлады. Икенчеләре аны кызганудан гына каршында тезләнергә әзер иделәр. Тик чын мәхәббәт белән яратырдайларына очрамадымы, әллә үзенең күңел күзе сукыр идеме, һәммәсен инкарь итте. Ә менә Самат башкачарак кебек. Кем белә, бәлки Гөлбанат аны читкә этәрмәс. Бу кадәр бер-бер артлы килгән кайгыларны ялгызы ерып чыга алмас, кемнеңдер кул бирүе дә кирәк. Ахырда ул аларның бергә булуын тели башлады.
Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:
|