![]() ТОР 5 статей: Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы КАТЕГОРИИ:
|
КӨЗГЕ ЯҢГЫРГА КАДӘР 49 страницаКөрт арасыннан сузылган баскычтан күтәрелгәндә Солтан: — Боларның ишекләре кайсы яктан ачылганын да белми идем, менә кайдан икән,— дип шаярткандай әйтеп куйды.— Монда да эшләргә туры килер микәнни, Һарун Бариевич? — Монда гына түгел, минем урынга да утырырсыз әле... Түрәнең бу сүзен ничек аңларга тиеш иде икән соң ул? — Юк ла инде, сез, бигрәк, Һарун Бариевич... — Тиздән мин пенсиягә китәсе кеше... Урыннарны алыштырмагаек... Монысын ук Солтан Җәләевич көтмәгән иде. Мөгаен Хәниф Максутович аны ошатып калгандыр да Һарун Бариевичка берәр сүз әйткәндер дип уйлап куйды ул. Әмма кеше күңелен үртәргә һәм анда казынырга яраткан түрәнең бу белдерүе аппарат уенына бәйле бер шаярту гына икәнлеген башына да кертеп кармады. Берләшмәнең ишеген ачып, Һарун Бариевич шунда Солтан Җәләевичны алдан уздырырга теләде. Әмма егет аңарга буйсынмады. Ай-һаена да карамастан, ишекне тоткан хәлендә калды. Бусагадан узуга, борынына ачыган бәдрәф исе катыш парлы һава килеп бәрелде. Коридор буйлап баргач, түрдәге беренче кат ишекне ачтылар, тагын да кечкенә бүлмәне узып, диварга сөялгән, әмма дә аягында басып тора алмаган сәрхуш төсле шикле селкенүче шифоньерда кышкы киемнәрен элеп калдырдылар. Монда таләпчән хуҗа кулының җитенкерәмәве туктаусыз сызгыручы неон утларыннан да сизелә иде. Бу коридорның да түрендәге ишекне ачтылар. Анда берләшмәнең генераль директоры утырган кабинет икән. Зур өстәл артыннан чыгып, аларга каршы иске саламдай төсен югалткан бер адәм килә башлады һәм: — Һо, Һарун Бариевич монда,— дип, канәгать елмаеп, кулларын тизрәк алга сузды.— Көтәбез, көтәбез!.. — Менә үзегезне яшь иптәш белән таныштырыйм дип уйладык. Әдәби музейга мөдир!— Солтанны Һарун Бариевич алгарак этәреп куйгандай итте, үзе түргә үк кереп утырды. Генераль директор нечкә һәм үтә күренмәле кулларын кушырды. Солтанга да игътибар күзе ташлап: — Көтәбез, көтәбез,— дип, әлеге дә баягы сүзләрен кабатлап әйтте. — Бүген вакытым юк, тиздән китәрмен. Эш хакында бүтән чакта,— дигәч, түрә бер авыз сүз белән Солтан Җәләевич хакында әйтеп узды һәм Гатауллинда булулары, кандидатураны хуп күрүләре хакында белдерде.— Калганын, якынрак танышкач, үзегез дә миңа сөйләрсез. Генераль директор киңәшмәгә урынбасарларын ашыгыч рәвештә дәштереп алды. Алар керә башлаганда Һарун Бариевич чыгып ук киткән, Солтан Җәләевич исә ят кешеләр каршысында ялгызы гына утырып калган иде. Урынбасарлар барысы да хатын-кызлар, җитмәсә өлкән яшьтә булып, кыяфәттә һәм фикердә уңарак төшкәнәр икән. Моны аңлап алуы авырга килмәде. Әмма андыйларның соры күселәрдән дә болайрак тешле икәнлекләрен ул әлегә белми, хәтта алай дип уйларга да кыймый иде.
Каршы якларның сүзне кем һәм нидән башларга белмәүләреннән арада тынлык урнашты. Нәрсә хакында сөйләшсеннәр икән алар? Әлегә беренче тапкыр гына очрашулары. Ә бәлки соңгысы да булырга мөмкин. Генераль директорның урынбасарлары биш кеше икән, араларыннан берсе, марҗа йөзлеләрнең өлкәнрәк яшьтәгесе, Солтанны әллә кайчан белгән кеше шикелле хәйләкәр елмайгалап алды. Нидер сорарга теләп, сүз башлап кына китмәкче иде, үзенең кемлегенә басым ясап, ир кеше: — Үзегез хакында бераз сөйләсәгез иде?— диде. Яңа иптәшнең кемлелеге һәммәсенә кызыклы, әлбәттә. — Һарун Бариевичның әйткәннәренә нәрсәләр өстим икән?— Солтан Җәләевичның чыннан да арттырып бәян итәрлек гамәлләре юк иде. Комсомолның җаваплы эшләренә җигелмәдем, коммунист түгел идем дисә генә инде. — Иптәшләр ишетмәделәр шул, аларга мин сөйләгәнче, үзегез әйтеп бирсәгез, шат булыр идек!— диде шул ир кеше, тагын да генеральный директор булуын искәртергә теләп. Кыяфәте белән башагы коелган арыш сабагын хәтерләткән ул кешенең бу сүзләре урынсыз түгел иде. Теге ханымның һаман да елмаеп утыруы исә Солтан Җәләевичка авыр тәэсир итте. Гүяки ул аңа теләктәшлеген белдерәдер сыман тоелды. Кайдадыр берәр конференция эшендә очрашкан булулары да мөмкин. Дөнья тар шул ул. Әмма Солтан Җәләевич ялгышты. Хикмәт аларның танышлыгында түгел, бәлки ханымның астыртынлыгында иде. Шушы минутта гына да ул әллә нинди мәкерле фикерләргә килергә өлгерде. “Генеральный”ны өнәмәве, хәтта җене сөймәве хезмәттәшләренә яхшы билгеле булырга кирәк, калганнар аңарга сырт беләнрәк утырырга тырыштылар. Бу гына да түгел, заманында шул урынга үзе утырырга бик тә теләп, министрлык юлын ничәмә таптаганлыгы хакында сүзләр ишетелгәләгәнен Солтан Җәләевич хәтерендә яңартты. Сүз шушы хатын турында баргандыр тәгаен? Әгәр дә өлкә комитеты идарә иткән чор булмаса, “генеральный” итеп үзләреннән арткан аппаратчыны китереп куймасалар, бәхет кояшы аның өчен чыкмый калмас иде. Боларнымы Солтан Җәләевичның колагы ишетмәде? Сүз шушы урынбасар хакында барган, билгеле. Әмма морадына ирешә алмавының да сәбәпләре бардыр инде. Юкса, милли кадрларга үсү җиңелрәк икәнлеген белүгә, фамилиясе өчен бер татарга кияүгә чыгып, соңыннан, аның белән аерылышкач, ире өстеннән йөрешкән урысы белән язылышып тора башлап та, Галиуллина булып калды ул диләр иде. Мөгаен, кардәшләре арасында бу хакта сүз чыкса, яшереп маташкандыр, аңлатып тормагандыр әле. Урыс ирле марҗа, шулай итеп, татар фамилиясендә калгандыр. Аның кулы куелган документларны күрсәләр, милли кадрның үтенечләренә колак салмау мөмкин түгел дигәндәй, югарыдагы түрәләр хәерхаһлык итәләрдер. Башка булмас. Шушы хатындыр ул? Солтан Җәләевич әлегә танышмый торып, нигәдер ашыгычлык белән фаразлар кыла башлады. Аңа шушы сәбәпле бу кешеләр дә күптәнге танышлары кебек тоелырга тотындылар. Ул аларны җиңел генә үз итте. Һәрхәлдә беренче танышудан ук кешеләр бер-берсен танып калалар. Ә нигә үз исемнәрен, кем булуларын әйтмиләр соң? Бәлки фараз кылып утырасы да булмас? Мөгаен Солтан Җәләевичның килеш-килбәте, министрлык тарафыннан тәкъдим ителүе ул хатын өчен сөенеч китергәндер? Шунда ук хыялга бирелеп, эшнең ахырын уйлап алгандыр: моны юкка гына китермәгәннәр, “генеральный” урындыгына җайлап әзерләүләре дип хыялланадыр? Белмәссең! Ул хатынга Солтан Җәләевич игътибар беләнрәк тагын бер кат карап куйды һәм аның йөзеннән гүяки: “Һай, аңламыйсыз әле, төшенеп бетермисез. Галим халкы ярым җимерек Дәүләт музеена күптәннән теш кайрап йөри иде, менә хәрәкәтләрен башлап та җибәрделәр. Кандидатураның да ниндиен тапканнар шул әле, килмәгән җире юк. Ул төс-кыяфәт кенәме соң, әнә ничек курыкмыйча сөйләшә, үз-үзенә ышанып. Әгәр дә моңа юл куйсаң, иртәгә үк оябызны туздырырга тотыначак. Беләбез без татарларны, яшәп карадык инде бер. Уң-сулыңа күз салып кына торалар. Кемлекләрен сизеп алдылармы, шулай итеп кылана башлыйлар ки, хәтта ханга-солтанга әвереләләр, дию булып күренүләре дә бик ихтимал. Үз сүзләрендә каты тору гынамы соң әле, кире беткән алар. Мәкер белән эш итүдән дә чирканмыйлар. Әмма, болары нәрсә? Хәйләкәр, ахмак хәйләкәр түгел, акыллы хәйләкәр бу халык. Әнә ничек үз дәүләтләрен, кәгазьдә генә булсын, торгызып куйдылар. Урыс сугышканда, татар бәлеш ашый дигән әйтемне шактый ишеткәләгән бар. Мөдирлеккә китерелгән бу бәндә шул халыкның вәкиле бит. Тиздән аның адымнары белән киләчәкне үлчи башламасыннар тагын! Булыр да. Күптән бу йортка мондый кешенең кергәне юк иде!”— дигән уйларын укыган сыман булды. Бу көтелмәгән тойгылар Солтан Җәләевичны беразга аптырашта калдырдылар. “Генеральный”ның сүзгә-кулга йомшаклыгы яшереп булмаслык дәрәҗәдә сизелә, эшкә дә комачаулый торгандыр дип фикер йөртергә алыну да урынлы иде. Урынбасарлары аның шундый булуыннан файдаланып эш йөртәләр булырга кирәк, хәзер шушы очрашуны кискенләштереп җибәрергә маташырлар сыман, әмма Солтан Җәләевичның кайдан, кемнәр тарафыннан китерелгәнлеген исләрендә саклап, сабыр итми чаралары калмас!.. Ә елмаеп утырган теге урынбасар ханым бу тынлык һәм Солтан Җәләевичның сынап-сынап карап куюлары, нәрсәләрдер уйларга, ниндидер нәтиҗәләр чыгарырга өлгерүләре белән алга таба да килешеп утырырга теләмәде, соравы барлыгын белдермәстән сүз башлады: — Филиаллар белән эшләү миңа йөкләнелгәнлектән, алдан ук әйтәсем килә, сезгә бик авыр булачак. Коллективлары— яшь, безне сөендерерлек бер нәрсәне дә башкарып чыга алганнары юк. Элекке мөдирләре дә бик интекте алар белән. Белмим, эшли алырсыз микән? Алдан ук әйтеп куям: сезгә бик авырга киләчәк, күреп торырсыз! Аның бу сүзләре Солтанның җененә тиде. Елмаеп утырган кешенең болай мыскыллауга ук күчүе аның өчен аңлашылмаслык хәл иде. Гүяки аркасын сыйпаткан җиренә көтмәгәндә китереп бәрделәр дә йөзтүбән җибәрделәр үзен. Нәрсә ди әле, филиал, диме? Анысы тагын ни була? Турыдан-туры министрлыкка караган музей ничек аларга филиал тиеш икән? Инде ничә еллар дәвамында аякка баса алмаган, газеталарда язылганнарга ышансаң, фондларындагы Алтын Урда һәм Болгар дәвере алтын-көмешен таратып бетергән шушы мескеннәргә Әдәби музей филиал, имеш, юк сүздер бу? Шушы әйткәннәре җитә калды, Солтан Җәләевич элекке уйларыннан, кеше тикшереп утыруыннан арынды. Аның: “Мин дөрес ишетмәгәнмендер?”— дип үз алдына сорау куюы йөзенә аптыраулы төс чыгарды, “генеральный” да, урынбасарлары да бу үзгәрешен сизенми калмаска мөмкин түгел иделәр. Инде дә сорау белән мөрәҗәгать итәргә Солтан Җәләевичның үзенә чират җитте: — Әдәби Музей сезнең филиалмыни? Урынбасарларына гына түгел, хәтта “генеральный” өчен дә бу сорау гайре табигый һәм мәгънәсез кебек тоелды. Елмаеп утырган ханым, үзенчә канәгатьлек табып, тагын да мулрак итеп авызын ерды. Сүз дилбегәсен кулына ныклап алырга җыенган хәлендә сорап та куярга өлгерде: — Әллә башкача уйлаган идегезме? Солтанга болардан тел яшереп торырга ярамый иде, шунлыктан күңелендәге беренче фикерен ачык итеп әйтеп салды: — Миңа министрлыкта бүтән төрлерәк әйткән иделәр шул! — Нәрсә дип? Бу соравы елмайган ханымнан гына түгел, һәммәсенең дә авызыннан ут бөркетеп чыгарды. Шул сәбәпле гүяки таш сынга әверелделәр, сөйләшүгә кереп китә алмыйча, ни дип әйтергә дә белмичә калдылар. Министрлыкта яңа килеп маташкан мөдирнең колагына нинди юк-бар такылдарга мөмкин икәнлекләрен яхшы белгәнлекләреннән, “яшь иптәш”нең хәбәрләре алдагы көннәренә гайбәт урынына тотарлык көлкеле материал булачагын әлегә уйламадылар. Аларны башка нәрсә куркытты: Әдәби музей шулай итеп кулларын китә, берләшмәдән аерылып чыга микәнни? Югыйсә кемне анда мөдир итеп китерүләре турында алдан, киңәшеп тормасалар да, һич югы белдерерләр иде! — Дөресрәге, Әдәби музейның сезгә филиал икәнлеген миңа беркем дә әйтмәде. Үзем дә сорый белмәдемме? Юк, сорарга кирәк тапмадым. Чөнки мине бер-бер филиалга мөдир итеп түгел, бәлки музейга директор сыйфатында чакырдылар. Шуның өчен дә килештем, килергә булдым!— диде Солтан Җәләевич, менә шунда гына үзенең түрә тарафыннан алдануын, гомумән дә хаталы адым ясавын аңлап алып. “Әллә кире йөгерсенме?”— бу уе аның эчен яндырып алды. Ничек кире кайтсын инде ул? Кеше көлдерсенме? Эшли алмаган диячәкләр бит! “Генеральный” һәм аның урынбасарлары Солтан Җәләевич әйткән сүзләрдән көтмәгәндә канәгать калып, авызларын ерып ук җибәрделәр. Министрның җәтмәсенә капкан чираттагы кешенең көлке хәле аларны сөендерми кала алмагандыр, тәгаен! Солтан Җәләевич шунда өстәлдәге документларын үзенә табарак тартып куйды. Моны сизенеп алган теге ханым: — Тагын нәрсәләр вәгъдә иттеләр соң?— дип сорарга кирәк тапты. — Дүрт машинасы барлыгы да ялганмы?— диде Солтан Җәләевич, тәмам аптырашта калып. Ул бу вакытта чыннан да авызы салынып төшкән бала сыман кыяфәттә иде бугай. Урынбасарлар бу сүздән соң бер-берсенә карашып, елмаешып-көлешеп алдылар. Министрлыкта түрәнең нинди ялганнар белән баш катырганлыгын Солтан алга таба санап китәргә базмады. Бу ике факт кына да аның беркатлылыгын болар каршысында җитәрлек дәрәҗәдә раслап тора иделәр. Алга таба да үзен көлке объекты иттерсә, аңа монда аз гына утырып калырга да ярамаячак. Кадерледән кадерсезгә төшүнең ни икәнлеген шушындый хәлләргә очраучылар белә булыр. Әмма Солтан Җәләевич шушы беркатлылыгыннан файдалану җаен да карарга мөмкин иде: аны шушындый дип кабул итсеннәр, ә ул аларны йөзгә-йөз, ачыктан-ачык сөйләшүгә этәрер! Аларның нинди хыяллар һәм теләкләр белән монда утыруларын белми бит әле. Инде яшерә алмаслар. Кем инде беркатлы адәмнән шикләнә, аның алдында хәйләләр корып маташа? Теге ханымның йөзендәге елмаюының мыскыллы икәнлеге Солтан Җәләевич инде үзенчә ачыклаган кебек булды. Уй-ниятләре белән акылы мәш килгәндә, йөзен яшерергә теләгәндәй үзе белән алып килгән документларына күз ташлады. Әмма аларны җыеп алырга һәм моннан чыгып китәргә башына да китермәде. Хәзер ничек итеп институтларына кире кайтсын ди инде ул? Наил Фатыйховичның йөзенә нинди күзе белән карар? Моннан соң ни кадере калыр? Солтан Җәләевич соң булса да боларны гына уйлый алырлык дәрәҗәдә иде. Үз горурлыгына тигәннәрен сәбәп итеп кайнарлансынмыни? Бу очракта буш куыкланып орыну-бәрелү бер дә килешерлек гамәл түгел шул. Ул үзен һаман да җитди, уйлы һәм сабыр тотты. Юк, барган юлыннан борылып китүчеләрдән түгел Солтан Җәләевич. Бу түрәләрне генә бармак тирәсендә йөгертер акылы юкмыни аның? — Ә миңа унбишенче тәшкиләт буенча эш хакы түләрбез дип вәгъдә иткән иделәр,— диде ул бераздан, инде үз файдасын хәл итү эшенә керешергә тиешлеген төгәл белеп. Урынбасарларның үзләрендә дә ундүртенче генә разряд булуын ул әлегә белми иде, йөзләренә шунлыктан курку катыш аптырау сызыклары йөгерүне сизенми калмады. Инде әңгәмә аның файдасына таба борылды. Бу “яшь иптәш” аларга, шулай итеп, әллә нинди борчулар алып килде. Ә кем белә, бәлки министрлык Әдәби музейны аерып чыгарырга, үзбаш итәргә дә уйлый торгандыр? Әгәр дә шулай була калса?.. Заманасы нинди әле аның, җитмәсә. Кем ничек тели, шулай болгата. Түрәнең сүзләренә ихластан ышанып алданганлыгын Солтанга төшенү авыр булмады. Ул кабат шулар хакында уйланып алды. Алданган икән, башка юлы Һарун Бариевич белән ничек сөйләшергә, аңарга мөнәсәбәт күрсәтә белер. Кешеләр белән уйнаудан артыгын белмәгән андый адәмнәрне дә акылга утыртырга була. Теге мыскыллы елмаючы ханым исә, Солтан Җәләевичны, уйларга бирелүеннән файдаланып, бөтенләй дә бетереп ташларга алынды: — Һавадагы торнага үрелеп, кулыгыздагы чыпчыктан мәхрүм калгансыз шул, энем!— Болай ук әйтмәсә дә ярар иде. “Энем”, имеш.— Үз эшегез бусыннан мең өлеш артык булган. Монда килүегез бер дә сөендермәс әле. Административ бурычларны җигелеп үтәмәгән, фәнгә алданып, аның стихиясендә адашып калган кешегә ай-һай гына авыр булачак. Әмма форсат Солтан Җәләевичның кулында иде. Ул гүяки нәкъ кирәкле җептән тарткан да театр курчаклары алдан әзерләнеп куелган үз рольләрен башкаруга күчкән иделәр. Аңа гүяки вакыт-вакыт шушы уенга катнашып алырга, җепләрне тарткалап куярга гына калды. Урынбасар ханым тагын да нәрсәләрдер әйтте. Солтан инде ничәнче тапкыр аларны ташлап чыгып китәргә талпындай итте. Әмма күрәчәк язмышы аны монда кадаклап тота иде. Гүяки горурлыгын югалтып, башы түбән иелде. Әйе, хәле— көлке, үзе— чарасыз, имеш. Гайрәтләнеп кенә һични кылырга мөмкин түгел. Шулай да аның акылы эшли тора, зиһене әзер тамашаны күзәтә, ә күңелендә көлке катнаш сыкрау. Түрәдән алдануы — факт, ә болар аның көймәсен комга тери алмаячаклар. Монысын инде ул сизеп тора. Үзен кызгангандай итенеп башларын селкеткәләгән теге мыскыллаучы ханымның сүзләрен куәтләп утырган әңгәмәдәшләренә нәфрәте кабара бара. Әмма аның сүзләре Солтан Җәләевичның колагына ирешә тора, зиһене аша сугарылып, ашыкмыйча гына чут төймәләре сыман “бер, ике...” дигәндәй хәтеренә керә торалар һәм һәрбер әйткәненнән соң акылында бәяләнә баралар. — Шулайрак булган икән шул. Түрәләр сүзенә ышанып, үзеңне чоңгылга илтеп ташлаганыңны сизми дә каласың икән...— Аның бу сүзләре һәммәсенең дә йөзләрен нурландырып җибәрделәр.— Нәрсә эшләргә дә белмичәрәк калдым әле. Сез, дөньяны яхшы белгән, ак-карасын таныган кешеләр. Бәлки киңәш итәрсез? Юкса, сезнең турыда, сезнең хакта бер-бер ялгыш фикерләр дә туарга мөмкин аларда. Мондый сүзләрне Солтан Җәләевичтан ишетербез дип көтмәгән урынбасарлар, әйтелгәннәрдән гүяки һични аңламаган хәлләрендә, акыл шәрифләренең томалана баруын тойдылар. Моны яшерергә холыкларыннан килмәде. Бу вакытта алар үзләрен акыллыга санаган, һәр адымнарын алдан исәпләп куйган кешеләргә охшамаган иделәр. Ә Солтан Җәләевичка нәрсә киңәш итә алалар соң хәзер? Әмма теге ханым сүз беренчелеген һаман да үз кулыннан җибәрә алмады. Монда, “генеральный” каршысында аның фикерләре белән исәпләшәләр һәм теленнән куркыбрак та торалар түгелме соң? Нәкъ шулай булса кирәк. — Алданмаска тиеш идегез!.. Нигә юл биреп тордыгыз. Хаталануыгызны төзәтергә әле дә соң түгел. Кичәге әмерне бүген кайтарырга мөмкин. Менә шулай дип беләм. Ханымның сүзләре белән башка урынбасарлар да килештеләр. Хәтта “генеральный” да, һәммәсе кебек үк баш селкеп, хаталанмаска, яхшы чагында, документларыгызны кабат кочагыгызга күтәреп, табан ялтыратуыгыздан да хәерлесе юклыгын белдерүгә алындылар. Аларның тел төпләре, түрә китереп куйган “яшь иптәш”не ничек каршы алырга дип алдан киңәшеп, сүз беркетеп куюлары — һәммәсе-һәммәсе өскә ялтырап калыкты да чыкты. Әмма Солтан Җәләевич алар каршыннан бу рәвешле мыскыллы төстә чыгып китәргә теләми иде. Алар моны белмәделәр. Җитмәсә, нәкъ шул вакытта, теге, бая монда кергән чагында түрәнең тиздән үзе урынына күчерергә исәбен белдерү вакыйгасы да Солтан Җәләевичның исенә төште. Горурлыгы йөзенә кайтты һәм ул гүяки хәрәбәләр арасыннан күтәрелде һәм сүзләрен тезеп китте: — Әйе, минем хәлдә, әйткәнегезчә, әлбәттә, бу ялгышымны төзәтүдән дә яхшысы юк. Документларым әлегә тапшырылмаган. Бүген киткән җиргә иртәгә үк кабул итәчәкләр. Бу тәкъдим хакында ишеткәч тә, Наил Фатыйхович, сез аны беләсездер, ялгышмаска киңәш иткән иде. Әмма, әмма... Шунысы да бар бит әле аның? “Шунысы” дигәне алар өчен кызыклы түгел иде. Теге ханым, мыскыллы елмайган хәлендә, хезмәттәшләренә үзенең җиңүен белдергәндәй, тантаналы караш ташларга өлгергән иде инде. Әлегә Солтан Җәләевичны берсе дә ишетеп калырга, сүзләрен акыллары аша уздырырга җиткерә алмый калдылар. Шунлыктан ул өстәп куйды: Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:
|